События

Бүген якташыбыз Фәвия Сафиуллинаның туган көне! 04.05.2018 Бүген якташыбыз Фәвия Сафиуллинаның туган көне!
Сафиуллина Фәвия Әхтәм кызы 1959 елның 4 маенда Арча районының Ташкичү авылында туган. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле

Якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның яңа аудио-дискы чыкты 02.05.2018 Якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның яңа аудио-дискы чыкты
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте...» циклыннан «Алып калыр Өмет...» дип аталган аудио-дискы чыкты. Әлеге циклда бу диск  инде  икенче. Беренче аудио-диск бер ел элек чыккан иде.

Якташыбыз Зиннур Тимергалиевның яңа китабы дөнья күрде 29.04.2018 Якташыбыз Зиннур Тимергалиевның яңа китабы дөнья күрде
Туган тел көнендә райондашыбыз Зиннур Тимергалиев яңа гына «табадан төшкән» китабын кулына алды. «Кичә яраттым» исемле китап Татарстан китап нәшриятында басылган. Язучыга фатыйханы кереш сүз белән тагын бер якташыбыз Вакыйф Нуриев язган. «Әдәбиятта яңа исем булса да, Зиннур кинәт кенә язучы булып китмәгәндер. Миңа калса, ул тормышны элек-электән өйрәнеп, аның матурлыгын да, гыйбрәтләрен дә күңел дөньясына җыеп, вакыйгаларны. детальләрне хәтеренә сеңдереп яшәгән», — дип яза ул.

Галимнәр Өчиледә “Габдулла Тукай энциклопедиясе”н тәкъдир итте 28.04.2018 Галимнәр Өчиледә “Габдулла Тукай энциклопедиясе”н тәкъдир итте
Габдулла Тукайның туган көне алдыннан Өчиле авылы дәрәҗәле кунаклар – “Габдулла Тукай энциклопедиясе”н эшләүдә зур көч куйган Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәрен, фән эшлеклеләрен кабул итте. Кунаклар авыл мәктәбенә энциклопедияне тәкъдир итү кичәсенә кайтты.

Арчага Тукай бәйрәменә күрше районнар да килде 27.04.2018 Арчага Тукай бәйрәменә күрше районнар да килде
26 нчы апрель — сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бу уңайдан районыбыз мәктәпләрендә, балалар бакчаларынды, музейларда, мәдәният йортларында төрле кичәләр, шигырь бәйрәмнәре уздырыла. Кичә “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Моңлы сазым” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Арчада Тукайның туган көне уңаеннан ачык һавада күргәзмә оештырылды 26.04.2018 Арчада Тукайның туган көне уңаеннан ачык һавада күргәзмә оештырылды
25 апрель көнне “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге урнашкан бинасы каршында күргәзмә оештырылды. 26 апрель — Габдулла Тукайның туган көне һәм шулай ук Туган тел көне уңаеннан ачык һавада үткәрелгән бу күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар. Күргәзмә яныннан узучы һәркем сөекле шагыйребезне яратып искә алды, хөрмәт сүзләре белдерде, күпчелеге үзе белгән шигырьләрен дә сөйләп күрсәтте.

Бүген якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан ЗАРИФның туган көне! 25.04.2018 Бүген якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан ЗАРИФның туган көне!
Чулпан Зариф (Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин) 1969 елның 25 апрелендә Арча районы Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1975 елда гаиләсе Арчага күчеп килү сәбәпле, урта мәктәпне Арчада тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда район газетасы каршында Радик Фәизов җитәкчелегендәге «Тукай якташы» исемле әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөри, телевидение тапшыруларында катнаша. Татар һәм рус телендә язылган шигырьләре матбугатта күренә башлый.

Гайшә апа Якупова эшләнмәләреннән күргәзмә оештырганнар 24.04.2018 Гайшә апа Якупова эшләнмәләреннән күргәзмә оештырганнар
Гайшә апа Якупова белән без күптәннән танышлар. Аның бик күпләргә үрнәк булырлык батырлыгы, юлларында очраган авырлыкларны ачы күз яшьләрен эченә йотып булса да җиңеп чыга алуы, сәхнәдә үзенә күңел тынычлыгы табуы, тормыштан ямь табып яшәве турында яхшы беләм. Аралашып торсак та, Гайшә апа белән һәр очрашу миңа һәрвакыт бер яңалык китерә.

Уңышның сере – аңлашып эшләүдә 23.04.2018 Уңышның сере – аңлашып эшләүдә
Шакирҗановларның киләчәккә планнары да зурдан. Ферманы зурайтып, заманчалатып эшләргә уйлыйлар. Әлегә төгәл ничек буласын күз алдына китереп бетерә алмыйбыз, дисәләр дә, күренеп тора, барысын да уйлап куйганнар инде.

Гөберчәктә шәҗәрәгә багышланган кичә узды 23.04.2018 Гөберчәктә шәҗәрәгә багышланган кичә узды
Гөберчәк авыл клубында “Минем гаиләм-минем шәҗәрәм “ исемле кичә оештырылды. Укучыларда, гаилә традицияләренә, ядкарьләренә  кызыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр,  аларның килеп чыгышы,  әһәмияте турында  күзаллауларны тирәнәйтү, үз гаиләң  белән горурлану хисләре, хөрмәт тәрбияләү.

Оста чигүчеләр Арчада яши 22.04.2018 Оста чигүчеләр Арчада яши
Арча – һөнәрчеләр төбәге. Тарихның узган гасырларыннан ук билгеле – сәүдәгәр, һөнәрчеләрнең осталары яшәгән Арча җирендә. Даны чит илләргә таралган аяк киемнәре фабрикасы үзе генә дә бер тарих.

«Ринат белән бергә – без зур көч» 21.04.2018 «Ринат белән бергә – без зур көч»
“Чабып барган атны туктатыр, дөрләп янган өйгә керер”…  Эшкә батыр, уңган, булган хатын-кызларыбыз белән аралаша башлау белән үзеннән-үзе Николай Некрасовның шушы юлларын әйтәсе килә. Лилия белән очрашкач та әлеге сүзләр искә төште. Мәкаләмне хатынын мактау белән башлавыма Ринат үпкәләмәс, дип уйлыйм.

Арча эчке эшләр органы ветераннары бәйрәм итте 19.04.2018 Арча эчке эшләр органы ветераннары бәйрәм итте
17 апрельдә илебездә эчке эшләр органнары һәм эчке эшләр гаскәрләре ветераннары көне билгеләп үтелә. 2011 елдан билгеләнеп үтелүче бу бәйрәмнән арчалар да читтә калмый. Быел да, 15 апрель көнне, Арча районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев үзләрендә эшләп чыккан ветераннарны ресторанга җыеп очрашу оештырды.

Дания Фазыл кызы Салихованы КОТЛЫЙБЫЗ! 19.04.2018 Дания Фазыл кызы Салихованы КОТЛЫЙБЫЗ!
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенчабүлек җитәкчесе урынбасары, тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Дания Фазыл кызы Салихова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Тукай безнең йөрәкләрдә 18.04.2018 Тукай безнең йөрәкләрдә
17  апрель  көнне  Өчиле  төп  гомуми  белем  мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә!” девизы астында    «Уйна, гармун! Моңлан,курай!Сыздыр,скрипка,кылларың!» III районкүләм иҗат  фестиваль –конкурсы  үтте.

Арча эшмәкәре татар милли бизәген патентлаштырган 17.04.2018 Арча эшмәкәре татар милли бизәген патентлаштырган
Арча эшмәкәре Илдар Фаздалов татар нәкыше белән сурәтләнгән бизәкләрне патентлаштырган. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе хәбәр итте.

Арча укучылары Халыкара бәйгедән уңышлар белән кайтты 17.04.2018 Арча укучылары Халыкара бәйгедән уңышлар белән кайтты
14 апрельдә Казанда «Весенние проталины» I Халыкара хор һәм традицион уен коралларында башкару бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать
мәктәбе укучылыры һәм укытучылыры уңышлы чыгыш ясады.

Ашытбаш мәктәбендә шигырь уку бәйгесе узды 16.04.2018 Ашытбаш мәктәбендә шигырь уку бәйгесе узды
16 нчы апрельдә Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә “Тукай төрле телләрдә яңгырый” район конкурсы узды.

Кызлар өчен тәрбия сәгате узды 16.04.2018 Кызлар өчен тәрбия сәгате узды
Ашытбаш төп гомумбелем мәктәбе коллективы белән бергә Ак-Чишмә авыл
китапханәсе “Хатын- кыз- гаилә учагының сакчысы”исемле өлкән мәктәп
яшендәге кызлар өчен тәрбия сәгате уздырды.

Алар берничә сугышта катнашкан 15.04.2018 Алар берничә сугышта катнашкан
Түбән Мәтәскә мәктәбе музеенда “Якташларыбыз гражданнар сугышында” дип аталган альбом саклана. Альбом якынча 50 ел элек төзелгән. Аны Күпербаш мәктәбе укучылары һәм укытучылары эшләгән. Илебез тарихында тирән эз калдырган бу вакыйгаларга 100 ел булды.  

Яңа Кенәрдә яшәүче Рифат абый тимердән гөлләр коя 15.04.2018 Яңа Кенәрдә яшәүче Рифат абый тимердән гөлләр коя
Шушы көннәрдә шундый “алтын куллы” шәхес белән очрашу насыйп булды. Яңа Кенәрдә яшәүче Рифат Габидуллин ул. Әлеге исем газета укучыларыбызга да таныштыр, чөнки Рифат абый еш кына үткәннәре белән бәйле күңелле истәлекләрне чагылдырган язмалары белән газета битләрен баета. Ә аның һөнәрче икәнлеген белми идек.

XIX – XX гасырда  “истәлек” хаты 14.04.2018 XIX – XX гасырда “истәлек” хаты
Беркөн “Ватаным Татарстан” газетасында “Безнең мирас” – безнеке!” дигән язмага (14 март, 2018 ел, Гүзәл Исмәгыйлева) игътибар иттек. Биредә “Безнең мирас” журналының өченче санына күзәтү ясалган.

Тукай республика укучыларын Яңа Кырлайга җыйды 13.04.2018 Тукай республика укучыларын Яңа Кырлайга җыйды
Апрель туды. Ул килүгә, районда тормыш җанлана башлый – Тукайның туган ае бит! Бигрәк тә Яңа Кырлай гөжли: кунаклар кабул итәргә әзерләнә. Гадәттә, кунаклар  ай уртасы җиткәнче үк туган көнне искә алып килә башлый. 12 апрельдә быел да мәктәптә Тукай укулары узды.

Арча районы 2017 елгы спартакиадада 3нче! 13.04.2018 Арча районы 2017 елгы спартакиадада 3нче!
ТРның «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте җитәкчесе Видадий Махмухов республикада Спартакиада кысаларында үткәрелгән 2017 елгы спорт ярышлары нәтиҗәләре буенча 3нче урынны алган Арча районына диплом, кубок һәм медаль тапшырды.

Мөндеш элемтә бүлекчәсе – җиңүче 12.04.2018 Мөндеш элемтә бүлекчәсе – җиңүче
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте хат ташучылар эшен бәяләү юнәлешендә даими кызыксындыру чаралары үткәрә, һәр ярты ел саен алар арасында бәйге үткәреп, нәтиҗәләр ясала.

Арча ЗАГСында юбилярларны котладылар 11.04.2018 Арча ЗАГСында юбилярларны котладылар
Мендельсон маршы, балалары, оныклары, туганнарының көчле алкышлары астында юбилярлар залга үтте. Алар – алтмыш ел бергә яшәп, бриллиант туйларын билгеләп үткән Рауза һәм Нәкыйп Нурисламовлар һәм таш туйларын бәйрәм иткән Нәсимә һәм Наил Гарифуллиннар.

Урта Курсада сыер савучылар арасында КВН узды! 10.04.2018 Урта Курсада сыер савучылар арасында КВН узды!
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина сыер савучылар арасында үткәреләчәк КВН уенын карарга чакырды. Көлке көне алдыннан бер рәхәтләнеп көлеп алу зыян итмәс. Сыер савучылар дигәне исем өчен генәдер инде, булса бер–ике терлекче кертерләр дә, калганнары мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар булыр. Кайбер хуҗалыкларда әнә КВН уйнарга түгел, сыер савырга да кеше юк бит…

Альбина Зыятдинова татар хатын–кызлары өчен үзенчәлекле итеп тегелгән яулыклар тәкъдим итте 09.04.2018 Альбина Зыятдинова татар хатын–кызлары өчен үзенчәлекле итеп тегелгән яулыклар тәкъдим итте
Якташлар очрашуында “Казан арты” тарих–этнография музее Габдулла Тукайга, Шиһабетдин Мәрҗанигә, Арча ягында туып–үскән татар мәгърифәтчеләренә багышланган бай эчтәлекле күргәзмәләр оештырган иде. Музей җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов кызыксынучылар сорауларына җаваплар бирде, алар турында тулырак мәгълүмат җиткерде.

Өлкән яшьтәгеләр яшьлекләрен искә төшерде 09.04.2018 Өлкән яшьтәгеләр яшьлекләрен искә төшерде
Театр бинасының икенче катында кунакларны Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” халык вокаль, Ташкичүдән Розалия Насыйбуллина җитәкчелегендәге “Өммегөлсем” фольклор ансамбльләре каршы алды. Татар моңнары, фольклор күренешләр тамашачыларга бик ошады. Өлкән яшьтәгеләр яшьлекләрен искә төшерсә, яшьләр кызыксынып карап торды.

Арчалар Казанда очрашты 08.04.2018 Арчалар Казанда очрашты
Узган жомгада Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Арчалар кыздыра» дигән исем астында зур концерт булды. Биредә бу көнне якташлар очрашты. Арча үзешчәннәре белән беррәттән безнең төбәктән чыккан танылган эстрада артистлары да чыгыш ясады.

Арча якташлыгы егерме еллык юбилеен уздырды 07.04.2018 Арча якташлыгы егерме еллык юбилеен уздырды
Кичә, 6 апрельдә, Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында Арча якташлыгының егерме еллыгына багышланган очрашу кичәсе узды. Концерт “Арчалар кыздыра” исеме астында үтте.

Арча якташлыгының 20 еллык юбилей очрашуы узды! 06.04.2018 Арча якташлыгының 20 еллык юбилей очрашуы узды!
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды. Быел Казандагы традицион очрашу Арча якташлыгы оешуга 20 ел, бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулуга багышланды һәм “Арча төбәге – үткән гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр” шигаре астында оештырылды.

Ш. Мәрҗани: …үз телеңне сакларга тырышырга кирәк 05.04.2018 Ш. Мәрҗани: …үз телеңне сакларга тырышырга кирәк
Галимнәр әйтүенчә, күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең кайбер кулъязмалары әле һаман да яхшылап өйрәнелмәгән. Хәтта Ташкичү авылында аларның бәрәңге бакчасында баз булган, Мәрҗани китаплары шунда ташылган, дигән гыйбарә дә йөри. Имеш бу турыда авылның бер әбисе сөйләп калдырган.

Айваннар килен төшерде 04.04.2018 Айваннар килен төшерде
Район буйлап уңышлы гына «Хәтер чылбыры» дип исемләнгән фольклор коллективларның III район фестивале бара. Айван мәдәният йорты үзешчәннәре дә  Кәче зонасында булып үткән әлеге фестивальда бик теләп катнаштылар. Мондый чаралар әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап, яшь буынга җиткерергә ярдәм итә.

«Балкыш» фестивале үзешчәннәре Ашытбашта һәм Арчада концертлар куя. Рәхим итегез! 03.04.2018 «Балкыш» фестивале үзешчәннәре Ашытбашта һәм Арчада концертлар куя. Рәхим итегез!
V нче “Балкыш” фестиваленең беренче турында җиңеп чыккан ветеран үзешчән башкаручыларның йомгаклау концертлары була.
7 апрельдә Ашытбаш мәдәният йортында, 19 сәгатьтә башлана.
9 апрельдә Арча район Мәдәният йортында. Башлана 18 сәгатьтә.
Бу хакта район ветераннар советы хәбәр итте.

Радик Мөхәммәткә багышланган күргәзмә 02.04.2018 Радик Мөхәммәткә багышланган күргәзмә
Чиканас авылында туып-үскән, “Килегез сез Арча якларына”, “Көмеш ияр”, “Әгәр бергә булсак…” дип исемләнгән шигырь китаплары авторы Радик Мөхәммәтнең тууына 60 ел тулу уңаеннан «Казан арты» тарих-этнография музеенда әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күргәзмә оештырылды. Якташыбызны искә алу кичәсе 3 апрель көнне 10 сәгатьтә “Казан арты” тарих-этнография музеенда була. Кичәдә шагыйрь Газинур Моратның да катнашуы көтелә.

Күпләр көнләшерлек 01.04.2018 Күпләр көнләшерлек
30 мартта “Курса МТС”ы базасында хуҗалыкларның баш агрономнары, баш инженерлары белән язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган семинар-киңәшмә булды.

Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани укулары 31.03.2018 Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани укулары
30 мартта Ташкичү мәктәбендә республика дәрәҗәсендә күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани укулары булды. Казаннан зур кунаклар кайтты.

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады 31.03.2018 Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады
28 мартта Яр Чаллыда «Моң чишмәсе» Ачык республика фестиваль-бәйгесе узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады.

Аларга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды 30.03.2018 Аларга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды
Нәтиҗәле хезмәтләре, мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләре өчен һәм Мәдәният хезмәткәре көне уңаеннан Гөберчәк авылы клубы мөдире  Әхмәдиева Халидә Мөхәммәтнур кызы, Орнашбаш авылы клубы мөдире  Гомәрова Гөлназ Юныс кызы, Иске Иябаш авылы клубы мөдире Шакирова Алия Мәгъсүмҗан кызы, Хәсәншәех авылы китапханәсе мөдире Хәбирова Гөлкәй Харас кызы, Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Зиннәтуллина Резеда Рифат кызы,  М.Мәһдиев музее мөдире Габидуллина Халидә Кыям кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Арча якташлык җәмгыяте Тинчурин театрында зур концерт-тамаша үткәрә 29.03.2018 Арча якташлык җәмгыяте Тинчурин театрында зур концерт-тамаша үткәрә
6 апрельдә 18.30да Татарстанның Арча якташлыгы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә зур концерт-тамаша уздыра. Быел Казандагы традицион очрашу Арча якташлыгы оешуга 20 ел, бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулуга багышлана һәм “Арча төбәге – үткән гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр” шигаре астында оештырыла.

Айванда искитмәле кешеләр яши 29.03.2018 Айванда искитмәле кешеләр яши
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин Айван авылына барып килергә тәкъдим итте.

Алучысын табу кыенрак 28.03.2018 Алучысын табу кыенрак
Ашытбашта бул да, Рәис Шәкүровны күрми ничек китәсең инде? “Кыярлар өлгерде, карап кит!” – дип шалтыраткан да иде әле. Аның бүген Арчада сәүдә итә торган көне, сәгать бергә кайтып җитәм, дигән иде – минуты минутка туры килә язды.

Яңа Кенәрдә балыкчылар ярышы булды 27.03.2018 Яңа Кенәрдә балыкчылар ярышы булды
Шимбә көн булды ул. Ярый әле бардык, дидек. Балыкчылар дөньясын без аңлап бетермибез икән. Алар балык кына тотып утырмый икән…

Наласада — Нәүрүз бәйрәме 26.03.2018 Наласада — Нәүрүз бәйрәме
Кичә Наласада кышны озату, язны каршы алу — Нәүрүз бәйрәме үтте. Олысы, кечесе  рәхәтләнеп ял итте. Аеруча балаларга күңелле булды. Соңыннан карга боткасыннан авыз иттеләр. Карачкы да яндырдылар.

Арча районының “Кызыл китабы”на кергән табигый һәйкәлләре турында сөйләделәр 25.03.2018 Арча районының “Кызыл китабы”на кергән табигый һәйкәлләре турында сөйләделәр
22 март – Бөтендөнья су ресурслары көне уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә 2 нче номерлы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Су – тормыш һәм сәламәтлек чыганагы» исемле экологик дәрес узды. Укучылар белән очрашуга Татарстан Республикасының биологик ресурслар дәүләт комитетына караган “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Абдрахманова Г.И. һәм Әхмәтҗанов Р.З. чакырылды.

«Кар мотоциклын кызык өчен ясадым» 24.03.2018 «Кар мотоциклын кызык өчен ясадым»
Арча районы Наласа авылында яшәүче Фоат Гарипов, “Урал”ын үзгәртеп, менә шундый кар мотоциклы ясаган. Күптәнге хыялын тормышка ашыру өчен, аңа ике ай чамасы тимер-томыр арасында казынырга туры килгән.

Айван авылыннан абыйлы-энеле Исхак һәм Исмәгыйль Минхәировлар 3 гектар мәйданда кыяр үстерә! 23.03.2018 Айван авылыннан абыйлы-энеле Исхак һәм Исмәгыйль Минхәировлар 3 гектар мәйданда кыяр үстерә!
Абыйлы-энеле Исхак һәм Исмәгыйль Минхәировлар районда иң беренчеләрдән булып эшмәкәрлекне башлап җибәрүчеләр. Айван басуында буш урында үзе бер шәһәрчек - 3 гектар мәйданда теплица. Биредә эшләүче хезмәткәрләр өчен йорт, гараж төзегәннәр. Узган ел 1 гектардан 170 тонна кыяр үстереп саткан алар.

Буыннар чылбыры өзелмәсен, үткәннәр онытылмасын! 22.03.2018 Буыннар чылбыры өзелмәсен, үткәннәр онытылмасын!
Бу  дөньяда  яшәүче  һәркем  үзенең  гаиләсенең,белем  биргән  мәктәбенең,туган  һәм  яшәгән  җиренең  тарихын,тамырларын  һәм  туганнарын  белергә   тиеш.

Арча сәнгать мәктәбе укучылары «Дулкыннар»дан бүләкләр белән кайтты 21.03.2018 Арча сәнгать мәктәбе укучылары «Дулкыннар»дан бүләкләр белән кайтты
14-16 мартта Казан шәһәрендә «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган, татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган «Дулкыннар» Республика бәйгесе булып узды.

Булат — Россия чемпионы! 20.03.2018 Булат — Россия чемпионы!
Казанда көрәш буенча Россия беренчелеге тәмамланды.Бу ярышларда Татарстан данын яклап «Арча» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егетләр дә бил алышты. Моңа кадәр алар Татарстан беренчелегендә үз үлчәү авырлыкларында 1 нче урынны яулаган иделәр. 2002-2003 нче елгы егетләр арасында 75 кг га кадәрге үлчәү авырлыгында Урта Курса мәктәбе укучысы Нурисламов Раниф чемпион булды (тренеры Ахмадеев Марат Гусманович).

Ләкләкләр китмәгән дә 18.03.2018 Ләкләкләр китмәгән дә
Арча шәһәрендә яшәүче Әхмәт Хәкимҗановның ләкләкләре турында узган ел район газетасында язган идек инде. Бу юлы ул “кышкы бакчага” чакырды.

Арчалыларны Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз! 17.03.2018 Арчалыларны Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз!
Иртәгә, 18 март көнне Арчаның Җиңү паркында Нәүрүз бәйрәме уза. Бәйрәм чарасында арчалылар өчен кышны озату — язны каршы алуга бәйле йолалар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук программада җыр-бию, уен-көлке, спорт уеннары була һәм һәр кунак карга боткасыннан авыз итәчәк.

Сорнар китапханәсендә күңелле очрашу узды 16.03.2018 Сорнар китапханәсендә күңелле очрашу узды
Элек тə əнилəребез, əбилəребез, буй җиткəн кызлар бергə җыелып кич утырганнар.

Бу кичлəрдə алар тегү-чигү, бəйлəү кебек кул эшлəре тотып кына калмаганнар. Халкыбызның матур җырларын көйлəгəннəр, бəетлəр чыгарганнар, хəл-əхвəл белешкəннəр. Шулай кайгы — шатлыкларын бүлешеп, моң-зарларын түгеп, бер-берсенэ терəк булганнар. Самовардан мəтрүшкəле хуш исле чəй, тəмле бəлеш кич утыруларны тагын да ямьлəндергəн.

Арча батырларын олылады 15.03.2018 Арча батырларын олылады
14 мартта Арчада хезмәт алдынгылары слеты булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һ.б. катнашты.

Якташыбыз Сабиров Рөстәм Наил улын юбилее белән котлыйбыз! 14.03.2018 Якташыбыз Сабиров Рөстәм Наил улын юбилее белән котлыйбыз!
Сегодня отмечает свой 60-летний юбилей Генеральный директор ОАО "Холдинговая компания "Татнефтепродукт", депутат Государственного Совета РТ пятого созыва Рустам Наилович Сабиров!

Арча кызлары «Арча гүзәле» исеме өчен көч сынашты 14.03.2018 Арча кызлары «Арча гүзәле» исеме өчен көч сынашты
7 мартта Арчаның Мәдәният йортында «Арча гүзәле 2018» исеме өчен бәйге узды. Районыбызның һәм шәһәребезнең берсеннән-берсе чибәр 7 кызы шушы исем өчен көч сынашты.

Якташыбыз Зөлфия Мансур китабын тәкъдим итү кичәсе узды 13.03.2018 Якташыбыз Зөлфия Мансур китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Казанда урнашкан Халыклар Дуслыгы йортында Зөлфия Мансур китабының презентациясе узды. 5 кызлы йорт дигән бренд эстрадабызда ныклы урын алды. Берсеннән-берсе чибәр кызларның анасы Зөлфия Мансурның "Мин көтәрмен, тик син... ашыкма" дигән яңа китабын зурлап тәкъдим иттеләр

Арча якташлыгы зур концерт–тамашага чакыра! 12.03.2018 Арча якташлыгы зур концерт–тамашага чакыра!
Арча якташлыгы 6 нчы апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Арчалылар кыздыра" дип исемләнгән зур концерт–тамаша оештыра. Бары бер генә көн!

«Без бергә» зур гаилә ярышында курса почмаклар җиңде 11.03.2018 «Без бергә» зур гаилә ярышында курса почмаклар җиңде
Арчада ГТО нормаларын тапшыру буенча зур гаилә ярышлары булды. Анда район мәктәпләреннән 16 гаилә катнашты. Беренче урынны Курса Почмактан Шиһаповлар гаиләсе яулады. Икенче урында Яңа Кенәрдән Корбангалиевлар, өченче урында Яңасаладан (җиденче мәктәп) Сафиннар гаиләсе..

Субаш Атыда хоккей турниры 11.03.2018 Субаш Атыда хоккей турниры
11 нче мартта Субаш Атыда хоккей турниры узды. Анда хуҗалардан тыш, Яңа Иябаш, Түбән Аты, Утар Аты командалары катнашты. Зур булмаган әлеге авылда боз мәйданчыгы бушап тормый.Бу авыл командасы районда үткәрелгән ярышларда актив катнашып килә. Бу юлы үзләренә кунакка чакырганнар. Уенчылар өчен кайнар чәй дә әзер, күңелле көйләр дә уйнап тора. Авыл өчен менә дигән бәйрәм оештырган егетләр.

Якташыбыз Фәрдия Сәфәргалиева иҗаты 10.03.2018 Якташыбыз Фәрдия Сәфәргалиева иҗаты
Сәфәргалиева (Фәйзрахманова) Фәрдия Фәтхрахман кызы 1953 елның 10 мартында районыбызның Урта Бирәзә авылынды туа.

Арча егетләре хәрби фестивальдә җиңеп кайтты 09.03.2018 Арча егетләре хәрби фестивальдә җиңеп кайтты
1 нче февраль көнне Казанда Татарстан беренчелегенә “Җиңү парады” проекты кысаларында хәрби-фестиваь уздырылды.

Бу ярышларда Арча районы данын педагогия көллияте студенлары Илназ Яруллин, Ранис Хакимов, Булат Сафин яклап чыгыш ясадылар. Ярышлар уздырылган 11 төр буенча да егетләребез призлы урыннарны биләделәр һәм гомум команда беренчелегендә җиңү яуладылар.

Арчадан Фаяз Зарипов республика чемпионы булды 08.03.2018 Арчадан Фаяз Зарипов республика чемпионы булды
2-3 мартта Биектау районында билбау көрәше буенча республика беренчелеге узды. Ярышта 18-20 яшьлек егетләр көч сынашты. Әлеге бәйгедә Наласа егете Фаяз Зарипов көндәшен зур өстенлек белән отып, 90 кг үлчәүдә республика чемпионы исеменә лаек булды. Ул Россия чемпионатында катнашу хокукын да яулады. Фаязны зур җиңүе белән тәбрик итәбез!

Арча районы көрәшчеләре Россия беренчелегендә катнашырга юллама алды 07.03.2018 Арча районы көрәшчеләре Россия беренчелегендә катнашырга юллама алды
28 февральдән 2 мартка кадәр Мамадыш районының Түбән Ошма авылы спорткомплексында 17-18 яшьлек егетләр арасында «Татарстан яшьләре» газетасы призына Татарстан беренчелеге булды. Бил алышырга барлык Татарстаннан 41 команда составында 300 ләп көрәшче җыелган иде.

Арчаның “Нур” телерадиостудиясе төшергән фильм алтын медальгә лаек булды 06.03.2018 Арчаның “Нур” телерадиостудиясе төшергән фильм алтын медальгә лаек булды
Арча  Укучылар  сарае каршында эшләп килгән “Нур” балалар  телерадиостудиясе  Дамир  Таҗиев  җитәкчелегендә  Киров  шәһәрендә  булып  кайтты.  Анда  алар  XV  Бөтенроссия  кыска  метражлы  фильмнар  фестивалендә  катнашты.

  

Арча укытучылары семинарда язучы Рәфикъ Юнысның иҗаты белән якыннан танышты 06.03.2018 Арча укытучылары семинарда язучы Рәфикъ Юнысның иҗаты белән якыннан танышты
Кәче төп гомуми белем мәктәбендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив универсаль уку гамәлләрен камилләштерү” темасына район туган тел һәм әдәбияты укытучыларының семинары узды.

Арча үзәк китапханәсендә Шиһабетдин Мәрҗанине искә алуга багышланган тарихи кичә узды 06.03.2018 Арча үзәк китапханәсендә Шиһабетдин Мәрҗанине искә алуга багышланган тарихи кичә узды
28 февральдә Арча үзәк китапханәсендә Г.Тукай исемендәге педагогия көллияте студентлары өчен якташыбыз, күренекле галим, тарихчы, фәлсәфәче, мәгърифәтче Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Шиһабетдин Мәрҗани: бөеклеккә юл” исемле тарихи кичә узды.

Арчада кыяр өлгерде 05.03.2018 Арчада кыяр өлгерде
Районда эшмәкәрлекне башлап җибәрүчеләрнең берсе Исхак Минхәиров менә җиде ел инде теплицада кыяр үстерү белән шөгыльләнә. Узган ел 360 тонна кыяр  җыеп алдылар. 2016 елда йөз тоннага артыграк булган.

Арчада себерке тоттырып, кода–кодагыйны мунчага озаттылар 04.03.2018 Арчада себерке тоттырып, кода–кодагыйны мунчага озаттылар
– Күп бәйрәмнәрдә коткаручы коллектив ул. Сокланабыз аларга, – диде Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. – Алар күрсәткән гореф–гадәтләрне мәктәп балаларына дәрес итеп бирергә дә була.

Арчада шахмат ярышы бара 03.03.2018 Арчада шахмат ярышы бара

Бүген “Ладья” шахмат клубында предприятие, оешма, учреждениеләр командалары арасында шахмат ярышы башланды. Командада 2 ир–егет, 1 хатын–кыз көч сынаша


Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды, араларында якташларыбыз да бар! 02.03.2018 Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды, араларында якташларыбыз да бар!
Быел Г.Тукай премиясенә өч язучы, өч рәссам, бер театр коллективы, бер акционерлык җәмгыяте һәм танылган коллекционер Абдулла Дубин дәгъва итә.

Якташ язучыбыз Рәфикъ Юнысны туган көне белән котлыйбыз! 01.03.2018 Якташ язучыбыз Рәфикъ Юнысны туган көне белән котлыйбыз!

Шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юныс (Рәфикъ Юныс улы Юнысов) 1943 елның 1 мартында Татарстанның Арча районы Кәче авылында крәстиян гаиләсендә туа. Кәчедә – җиде сыйныф, Арчада урта мәктәпне тәмамлагач, ике елга якын туган авылы колхозында төрле эшләрдә эшли, биш ай чамасы Казанда төзелештә була. 1962–1965 елларда ул армиядә – стратегик ракета гаскәрләре составында хезмәт итә.

“Мөндеш Аренада” хоккей ярышы 28.02.2018 “Мөндеш Аренада” хоккей ярышы
Мөндеш авылында боз шугалагы кыш башында сафка басты.

Авыл халкыннан акчалата ярдәм, “Гарипов КФХ”  техника һәм төзелеш материаллары, Төһватуллин оешмасы төзелеш материаллары белән, шулай ук шәһси эшмэкэрлэр Ильшат Эсхәдуллин, Рөстәм Хөсәинов, Таһир Шәмсетдинов тарафыннан да акчалата ярдәм күрсәтелеп, авыл халкы көче белән тормышка ашырылды.

Казанда якташларыбыз Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллинаның иҗат кичәсе узды 27.02.2018 Казанда якташларыбыз Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллинаның иҗат кичәсе узды
К.Тинчурин исемендәге театр бинасында Татарстанның халык артистлары Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллинаның иҗат кичәсе булып узды.

Арчаның «Ятаган» ансамбле II дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты 25.02.2018 Арчаның «Ятаган» ансамбле II дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты
25 февральдә Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре Сахар С.Б. исемендәге XIII «Йолдызлык» Төбәкара фестиваль-бәйгесе узды.

Мөрәле һәм Сеҗе балалары шагыйрә белән очрашты 24.02.2018 Мөрәле һәм Сеҗе балалары шагыйрә белән очрашты
Кышкы салкыннарда да күңелне җылытып, иркәләп торучы кадерле истәлекләр була. Арча районының Мөрәле балалары һәм Сеҗе авылы мәктәбе укучылары да дулкынландыргыч матур хисләр белән яшиләр бу көннәрдә. Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, “Бәллүр каләм” иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар шагыйрәсе Йолдыз Әдип кызы Шәрапова шундый тылсымлы очрашу бүләк итте үзләренә.

Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2018 Ватанны саклаучылар көне белән!
Хөрмәтле якташлар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм!

Арчага Фәрит Мөхәммәтшин килде 22.02.2018 Арчага Фәрит Мөхәммәтшин килде
21 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды.

Алар бар да җиңүче 22.02.2018 Алар бар да җиңүче
Район буйлап “хәрәкәт” иткән “Ир солтаны” бәйгесе ахырына якынлашты. Соңгысы узган атнада Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә үтте. Анда Иске Чүриле, Яңасала, Арча станциясе, Күпербаш, Айван, Кәчедән чын ир солтаннары булган ир-егетләр “бил алышты”.

Арчаның “Сөембикә гөлләре” бию коллективы халыкара фестивальдән гран-при яулап кайтты 21.02.2018 Арчаның “Сөембикә гөлләре” бию коллективы халыкара фестивальдән гран-при яулап кайтты
2018 елның 18 февралендә Казанда “Адмирал йолдызы 2018” иҗади проекты кысаларында балалар ,яшьләр һәм өлкәннәрнең иҗади коллективлары һәм “Vivat-Kazan” башкаручыларының халыкара фестивале булып узды. Бию номинациясендә гран-прига һәм 1 дәрәҗә лауреат исеменә безнең йолдызчыкларыбыз — Гыйлаҗиева Илхамия Мөбәрәк кызы җитәкчелегендәге “Сөембикә гөлләре” коллективы лаек булды.

Урта Бирәзә клублы булачак 20.02.2018 Урта Бирәзә клублы булачак
Республика программасы нигезендә төзелүче 50 урынга исәпләнгән клуб була бу, – диде Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. – Ул быелга программага кертелергә тиеш булмаган. Планлаштырылуы һәм төзелә башлавы белән без, беренче чиратта, авылдашыбыз, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановка рәхмәтле.

Урта Курса мәктәбеннән Рәниф — көрәш буенча чемпион! 19.02.2018 Урта Курса мәктәбеннән Рәниф — көрәш буенча чемпион!
15-17 нче февраль көннәрендә Алабуга шәһәрендә 2002-2003, 2004-2005 нче елгы егетләр арасында Татарстан беренчелегенә көрәш буенча ярышлар узды. Бу ярышларда Арча районы командасы да катнашты.

Рөстәм Галиуллин туган мәктәбенә кунакка кайтты 18.02.2018 Рөстәм Галиуллин туган мәктәбенә кунакка кайтты
16 нчы февраль көнне Наласа урта мәктәбендә язучы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты , “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин белән очрашу үткәрелде.

Арчада район башлыгы кубогына хоккей турниры узды 17.02.2018 Арчада район башлыгы кубогына хоккей турниры узды
Бүген, 17 нче февраль көнне «Арча» Боз сараенда район башлыгы призына хоккей буенча ярышлар узды. Чемпион дип Тайд-Фойл командасы табылды.

Ир солтаннары ярышу өчен күпфункцияле үзәккә җыелды 16.02.2018 Ир солтаннары ярышу өчен күпфункцияле үзәккә җыелды
Кичә Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә Айван, Арча станциясе, Кәче, Күпербаш, Яңасала, Иске Чуриле авылларында яшәүче ир солтаннары ярышты. Бу авыл җирлекләрендә үткән ярышларның соңгысы иде. 23 февраль көнне Арча мәдәният йортына барлык ир–солтаннары җыелачак.

Арчада язучы Гайсә Гатауллинны искә алу кичәсе узды 15.02.2018 Арчада язучы Гайсә Гатауллинны искә алу кичәсе узды
“Казан арты” тарих-этнография музеенда 14 февраль көнне үзенең әкиятләре, хикәяләре, повестьлары һәм шигырьләре белән безгә яхшы таныш булган якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гайсә Госман улы Гатауллинның 70 яше тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды.

«Татавтодор» Арча филиалы чаңгычылары республикада 1нче! 14.02.2018 «Татавтодор» Арча филиалы чаңгычылары республикада 1нче!
Искиткеч команда бу. Үзләренең аерым чаңгычы костюмнары бар. Аларның чаңгы шуганнарын күрсәгез сез! Араларында 55 яшьлек Илдус Солтанов Арчада үткән шимбә көнне үткәрелгән ярышта, хәтта кайбер тренерларны артта калдырып, финишка беренче килде.

Казанда Морзалар йортында Арча зыялылары җыены узды 13.02.2018 Казанда Морзалар йортында Арча зыялылары җыены узды

Гыйнварда терлекчелек буенча «Сафиуллин А.В.» хуҗалыгы җиңүче 12.02.2018 Гыйнварда терлекчелек буенча «Сафиуллин А.В.» хуҗалыгы җиңүче
10 нчы февральдә район башлыгы катнашында үткән киңәшмәдә  гыйнвар аена терлекчелек буенча нәтиҗәләр ясалды. Гомумән алганда, ел башын уңышлы дип санарга мөмкин. Сөт һәм ит җитештерүдә узган елның шул чоры белән чагыштырганда бераз алга китеш бар. Әмма 2018 елга  үзләре килешеп алган йөкләмәләрне үтәп җиткермәүчеләр дә шактый әле. Бигрәк тә, «Тукай» ширкәте нык артка чиккән.Район авыл хуҗалыгы һәм идарәсе белгечләренә Илшат Габделфәртович  «кызыл» зонага кергән һәм районны артка сөйрәүче мондый хуҗалыкларның эшчәнлегенә аерым анализ ясарга, кимчелекләрне бетерү юлларын табарга кушты.

Арча районында рус мәктәбендә укыган укучылар олимпиадада җиңеп кайтты 11.02.2018 Арча районында рус мәктәбендә укыган укучылар олимпиадада җиңеп кайтты
Рус мәктәбенең рус төркемендә укыган укучыларыбыз олимпиада да җиңүләр яулап кайттылар.

«Ел хатын-кызы» конкурсыннан арчалар җиңү белән кайтты 10.02.2018 «Ел хатын-кызы» конкурсыннан арчалар җиңү белән кайтты
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының Балтачта узган зона турында Арча районыннан Рузалия Насыйбуллина, Раушания Закирова һәм Фәрхат Зыятов катнашты.

Рузалия Насыйбуллина белән Фәрхат Зыятов үз номинацияләрендә җиңүче дип табылды.

Арча көрәшчеләре Биектауда Муса Җәлил призына көрәшә 09.02.2018 Арча көрәшчеләре Биектауда Муса Җәлил призына көрәшә
Бүген Биектауда Муса Җәлил призына көрәш бәйгесе уза. Анда, составында 10 көрәшче булган Арча командасы да катнаша. Арчаның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе  Ильяс Габделгазизов хәбәр иткәнчә, хәзерге моментка безнең командадан Фаяз Зарипов, Дамир Әһлиуллин, Илшат Фазылҗанов, Нәсим Габидуллин, Зөлфәт Хәйруллин, Фәнгиз Мәннанов беренче көндәшләрен җиңеп, икенче турга уздылар.

Мөндеш мәктәбендә “Мин һәм Кызыл китап”бәйгесе узды 08.02.2018 Мөндеш мәктәбендә “Мин һәм Кызыл китап”бәйгесе узды
Мөндеш башлангыч сыйныф укучылары “Мин һәм Кызыл китап” иҗади кул эшләре бәйгесендә катнаштылар. Бәйгене “Ашыт” тыюлыгы оештырды. Әлеге бәйгенең максаты экологик белемне популярлаштыру, Татарстан Республикасының табигый мирасына  сакчыл мөнәсәбәт  тәрбияләү аша Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын кул эшләрендә чагылдыру иде.

Киләчәк бүгенге студентлар кулында 07.02.2018 Киләчәк бүгенге студентлар кулында
Соңгы елларда районда яшьләргә эшләү, ял итү, күңел ачу, спорт белән шөгыльләнү өчен яңа объектлар калкып чыга, төрледән-төрле кызыклы, мавыктыргыч чаралар оештырыла. Яшьләр тәкъдим иткән идеяләргә дә игътибар бирелә.

Урта Курса мәдәният йортында урам концерты узды 06.02.2018 Урта Курса мәдәният йортында урам концерты узды
3 февраль көнне Урта Курса авылы мәдәният йортына тирә-як авыл халкы, авылдашлары катнашуындагы «Җир бизәге — туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар» дигән исем астында урам концертын карарга җыелды.

«Ятаган» махсус бүләккә ия булды 05.02.2018 «Ятаган» махсус бүләккә ия булды

2 февральдә Казанда «Синең вакыт!» исемле II Бөтенроссия балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты фестиваль-бәйгесе узды. Бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, «Ятаган» фольклор уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Гайнетдинов Альберт Сәләх улы) «Халык традицияләрен саклаган өчен» дигән махсус бүләккә лаек булды.

Арчада хоккей буенча район чемпионын ачыклыйлар 04.02.2018 Арчада хоккей буенча район чемпионын ачыклыйлар
Алдан хәбәр иткәнебезчә, быел район башлыгы кубогы өчен 12 команда көрәшә. Алар 3 дивизионга бүленеп 2тур уйныйлар. 1 тур узган шимбәдә үткән иде.

Арчада Сталинградчыларны искә алдылар 03.02.2018 Арчада Сталинградчыларны искә алдылар
Кичә «Казан арты» тарих-этнография һәм Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музей-йортында Сталинград сугышында катнашкан Арча каһарманнарын искә алдылар

Арчада уку йортлары арасында килешү төзелде 02.02.2018 Арчада уку йортлары арасында килешү төзелде
Арча педагогика көллиятендә III Халыкара фәнни–практик конференция булды. Бу юлы ул “Белем бирү мәйданында толерантлык тудыру. Мәдәниятара коммуникация” дигән темага багышланды.


Новости 2301 - 2400 из 3508
Страницы: