Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
01.03.2019
Бүген якташыбыз, шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юнысның туган көне!
Шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юныс (Рәфикъ Юныс улы Юнысов) 1943 елның 1 мартында Татарстанның Арча районы Кәче авылында крәстиян гаиләсендә туа. Кәчедә – җиде сыйныф, Арчада урта мәктәпне тәмамлагач, ике елга якын туган авылы колхозында төрле эшләрдә эшли, биш ай чамасы Казанда төзелештә була. 1962–1965 елларда ул армиядә – стратегик ракета гаскәрләре составында хезмәт итә.
28.02.2019
Бүген Арчада бәйрәм
Арча батырларын барлый
Бүген Арчада зур бәйрәм – хезмәт алдынгылары слеты. Эш беткәч уйнарга ярый, ди халык. Монда сүз ел йомгаклары турында бара, билгеле. Арчалар 2018 елны начар тәмамламадылар. Кырларда әйбәт уңыш үстерелде, терлекчеләребез дә сынатмады. Хөрмәт һәм данга лаек кешеләр яши районыбызда.
27.02.2019
«Нур»лар дөньякүләм кино фестивалендә җиңү яулап кайтты
Казанда узган дөньякүләм кино фестивалендә “ Нур” телестудиясе “ Яшь режиссерлар” номинациясендә җиңү яулап кайтты. Фестивальдә студия “ Бабакай серләре “ дигән яңа төшерелгән фильм белән катнашты. Режиссеры студиянең журналисты Талия Тухфатуллина.
27.02.2019
Курса егете Әнис халыкара конкурстан лауреат дәрәҗәсе алып кайтты
23-24 нче февральдә Казан мәдәният һәм сәнгать институтында В.Ганееваның «Сандугач-Соловей» Vl нчы Халыкара вокалистлар конкурсы булды. Бу конкурста «Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте»нең 2 нче курс студенты Әнис Шакиров (житәкчесе И.И.Закиров) 2 нче дәрәҗә лауреат исеменэ лаек булды.
26.02.2019
Марсель Шәрәповның житмәгән җире юк!
Сарай Чокырчадан Марсель Шәрәповның, билләһи, өлгермәгән җире юк. Шигырь яза, китап чыгара, инде «Башваткыч» тапшыруында җиңеп кайткан! «Бер җиңгән идем инде мин анда!» — ди.
25.02.2019
Көрәшче Равил абый бездә кунакта
Равил абый Гайнетдинов, 1960 нчы елның 13 нче декабрендә Арча районы Түбән Мәтәскә авылында тирә-як авыллар өчен дан казанган, балта остасы Гайнетдинов Шиһап абый гаиләсендә дөньяга килә. Ул гаиләдә унөченчесе-иң төпчеге була. Күрше Күпербаш авылындагы 8 еллык мәктәпне тәмамлый. Алга таба укуын Казанбаш мәктәбендә дәвам итә.
24.02.2019
Ватан алдында йөзләре ак
Әйе, ул сугышка карата төрле фикерләр яңгырады. Сәяси бәя үзгәрергә мөмкин, әмма солдат батырлыгы мәңгелек. Алар Ватанга биргән антларына тугры калып хәрби бурычларын намус белән үтәделәр.
23.02.2019
Эшмәкәрләр җыелып сөйләште
Арча сәнгать мәктәбенә эшмәкәрләр тулы бер зал җыелды. Очрашуны район башлыгы Илшат Нуриев алып барды. Эшмәкәрләр үзләрен борчыган сорауларны уртага салып сөйләштеләр. Казаннан вәкилләр дә кайткан иде.Тулырак вариантын район газетасына урнаштырдык. Бу җомга саныннан укый аласыз.
22.02.2019
Якташлар Туган тел көнендә Арчага җыелды
Бүген татар дөньясы Туган тел көнен билгеләп үтә. Әлеге көнне Арча районыннан чыккан әдәбият һәм сәнгать әһелләре туган төбәкләре Арча җирендә каршы алды. Аларның бергә җыелышып, районыбыздагы тел мәьәләсе хакында беренче сөйләшүе.
21.02.2019
Райондашларыбыз «Илһам»нан җиңү белән кайтты
Казанда узган “Илһам” бөтенроссия конкурсында Зәринә Нәбиуллина (укытучысы Алинә Шиһабиева) һәм Илзирә Сираҗиева (укытучысы Чулпан Харисова) 1нче, Гүзәл Гыйләҗиева (укытучысы Чулпан Харисова) 2нче урын алып кайтты.
20.02.2019
Якташыбыз Рәшит Мифтаховны 60 яшьлек юбилее белән КОТЛЫЙБЫЗ!
Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары чна 20 февральдә 60 яшь тулды.
19.02.2019
Марсель Шәрәповны телевизордан карамый калмагыз!
Иртәгә, 20 февральдә Арча Үзәк китапханәсенең уку залында Марсель Шәрәповның «Әткәй тальяны» китабын тәкъдир итү кичәсе була. Кичәгә Татарстан Язучылар берлеге язучыларының да кайтуы көтелә. Башлана: 10.00 сәгатьтә.
18.02.2019
Утар Атыда “Сәхтиян читекләре” кичәсе узды
Меңъеллык тарихы булган татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен, тормыш-көнкүреш культурасын яшь буынга җиткерү максатыннан Утар-Аты авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Сәхтиян читекләре” дип исемләнгән тематик кичә уздырды.
17.02.2019
Наласа балалар бакчасында Җәлил укулары узды
Мин,Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ММББУ“Наласа балалар бакчасы”нда тәрбияче булып эшлим.Балалар бакчасында даими рәвештә белем һәм тәрбия бирүдә бик күп төрле эшчәнлек алып барабыз, төрле чаралар оештырабыз.Февраль аенда Бөек шагыйребез Муса Җәлил иҗатына багышланган бәйрәм иртәсе уздырдык.
16.02.2019
Арчада поликлиника ачылды
15 февральдә Арча шәһәрендә ныклап төзекләндерелгән поликлиниканы ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
15.02.2019
Район башлыгы хисап тотты
15 февральдә Арча район Советының чираттагы 31нче утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һ.б. катнашты.
15.02.2019
Авылда яшәү – бәхет ул
Бүгенге көндә мин 1093 кешесе булган, 366 хуҗалыклы Урта Курса авыл җирлеген җитәклим. Халыкның уртача яше 35-38 яшьләргә туры килә, соңгы арада туучыларыбыз күбрәк. 2017 елда 14 сабый туды, 7 кеше бакыйлыкка күчте. 2018 елда – 19 бала туган, 13 кеше үлгән иде.
14.02.2019
Кошлауч мәктәбе укучылары “Әлифба бәйрәме”ндә кунакта булды
Кошлауч төп гомуми белем мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә үткәргән “Әлифба бәйрәме”ндә кунакта булдылар.
13.02.2019
Гомер такыясы
Арча педагогия училищесын тәмамлап хезмәт юлын Кама Тамагы районында укытучы булып башлап, аннан соң Арча районының мәдәнияты үсешенә зур өлеш керткән Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинова “Казан арты” тарих-этнография музеена килеп яңа гына басылып чыккан “Гомер такыясы” дап исемләнгән шигырьләр китабын бүләк итте.
12.02.2019
Тик утыру ят аңа
Арчада яшәүче Зәйтүнә Закированы 90 яшьлек туган көне белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Ул юбилярга үзенең һәм РФ Президентының котлавын, бүләк тапшырды.
11.02.2019
Бүген якташыбыз Сафин Ленар Ринат улының туган көне - 50 яшьлек юбилее!
Бүген, 11 февраль көнне якташыбыз Сафин Ленар Ринат улының туган көне - 50 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
10.02.2019
Якташыбызның «к» хәрефеннән башланган сүзләрдән генә торган китабы дөнья күрде
“Кәрим коесы” китабының тарихы
Кәче мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып эшләүче Хәйдәр Зәйнуллин күпләргә яхшы таныш. Ул балаларны физик яктан чыныктырып кына калмый, шашка уйнарга да өйрәтә. Спортчы, газетага мәкаләләр яза.
09.02.2019
Сәрдәләр әйбәт хуҗа көтә
Урта Сәрдә авылы клубы халык белән шыгрым тулы. Җыелыш та билгеләнгән вакытта башланып китте. Бу үзе үк әлеге авыл кешеләренә карата ихтирамны арттырды.
08.02.2019
Дипломант булып кайттылар
Арчаның сәнгать мәктәбе укучылары “Талантлар территориясе” дигән lV республика конкурс-фестивалендә катнашып, уңышлар яулап кайтты.
07.02.2019
Сынаулы гомер юлы
Казанбашта гомер итүче Рауза Галимованың 90 яшьлек туган көненә йортта Коръән ашы укыттылар. Ашка үзеннән ике яшькә өлкән, Мамадыш районында яшәүче апасы да килгән иде. Сеңлесен котлап, аның тормыш юлын һәм изге теләкләрен чагылдырган шигырь дә язып килгән. Бу көнне аларда кунаклар күп булды. Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев та килде.
06.02.2019
Рәйсә апа рухы укучылары күңелендә
Була шундый укытучылар. Алар туганда ук Җиргә укытучы булырга дип килә дә, шул сәләтен тулыландырып, гомере буе белгәннәрен балаларына өләшә. Һәр укытучының, яратып, аерып искә төшерә торган укытучылары була. Ә менә Рәйсә Насретдинованың, сагынып искә алучы укучылары бихисап.
05.02.2019
Якташыбыз, язучы-прозаик Гөлчәчәк Галиева тууына 91 ел!
Бүген, якташыбыз, язучы-прозаик Гөлчәчәк Галиева тууына 91 ел. Гөлчәчәк Галиева (Яхина) 1928 елның 5 февралендә Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында укытучы Яхин Кәрим гаиләсендә туа. Ул күренекле мәгърифәтче Таиб Яхин, бөек композитор Рөстәм Яхин белән бер нәселдән.
04.02.2019
Түбән Мәтәскә мәктәбенә экологлар килде
2 нче февраль-Бөтендөнья Сулык-сазлык биләмәләре көне. Нәкъ шушы көнне, 1971 нче елда Рамсар шәһәрендә, барлык дөньяда тотрыклы үсешкә ирешү чарасы буларак, сулык-сазлык биләмәләрен саклау һәм рациональ файдалану максаты белән сулык-сазлык биләмәләре турында конвенция имзалана. Шул вакыттан бирле документ Рамсар конвенциясе атамасын йөртә.Ул конвенциянең Перспективалы исемлегенә Татарстан Республикасының да сулык-сазлык биләмәләре кертелгән.
03.02.2019
Туган ягында рухы яши
1 гыйнварда якташыбыз, язучы Рафаил Төхфәтуллинның тууына 95 ел тулды. Аны искә алу кичәсе Арча Үзәк китапханәсенең уку залында узды. Китапханә хезмәткәрләре искиткеч кичә әзерләгән.
Кичәгә язучының Әлмәт шәһәрендә яшәүче улы Рөстәм дә кайткан иде. Китапханәгә бүләккә дип үзенең әтисе турындагы истәлекләрдән тупланган китабын алып кайткан. Инде үзе дә Җиденче дистәне ваклаучы Рөстәм абый әтисен онытмаулары өчен арчалыларга рәхмәт хисләрен әйтеп бетерә алмый.
02.02.2019
Иске Кишеттә халык бергәләп чаңгы шуа
Иске Кишет авыл китапханәсе һәм клубы авыл халкын сәламәтлегебез өчен бик тә файдалы булган бәйрәмгә,ягъни күмәкләшеп чаңгы шуарга дәште.
01.02.2019
Ташкичүдә Мәрҗани укулары узды
2019 нче ел җитте. Ш.Мәрҗани елы тәмамланды. Шушы уңайдан мәктәптә “Бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт” дип аталган районара укулар оештырылды. Укучыларга өч төрле юнәлештә фәнни-тикшеренү эшләре темалары тәкъдим ителде. Барлыгы 100 дән артык эш килде, шуларның 38е лауреат исеменә лаек булды. 2019 нчы елның 30 гыйнваренда шушы укуларның йомгаклау туры узды. Бу укуларны Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Ильшат Габделфәрт улы ачып җибәрде, Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасын өйрәнүнең әһәмиятенә басым ясады.
31.01.2019
Арчада яңа премьера аншлаг белән узды
29 гыйнварда Арча Мәдәният йортында Гөлсинә Зәкиева пьесасы буенча куелган “Өйләнәм дигәч кенә” спектакленең премьерасы булды. Комедиянең күңелле дулкыны зал тутырып килгән тамашачыны елмайтып та, көлдереп тә тамаша ахырына кадәр үзенә бөтереп алды да, рух күтәренкелеге бүләк итте.
30.01.2019
Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне!
Айдар Файзрахманов (Айдар Фәйзрахманов) 1955 нче елның 30 гыйнварендә Татарстан республикасының Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. Кечкенәдән җырчы булырга тели. Мәктәпне бетерүгә, Айдар Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә, 1976нчы елда аны уңышлы итеп тәмамлый. Соңыннан Казан Дәүләт кончерваториясенә кереп, аны 1981нче елда бетерә.
29.01.2019
Якташыбыз Риман Гыйлемханов 70 яшьлек юбилеен туган ягы Арчада үткәрде
Республиканың танылган журналисты Риман Гыйлемханов 70 яшьлек юбилеен туган ягы Арчада (ул Субаш Аты авылында туган) үткәрде.
Мәҗлесне халкыбызның юмор остасы Алмаз Хәмзин алып барды. Алмаз белән Риман булган җирдә күңелсез була алмый.
28.01.2019
Арча укучылары республика фестиваленнән уңышлар белән кайтты
Казанда узган Нәҗип Җиһанов исемендәге IV республика фестиваль-конкурсында Арча сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты һәм “Фортепианода аерым башкару” номинациясендә Динә Закирова 3 урынга лаек булды (укытучысы Венера Асанова), Альбина Җәләева 1нче дәрәҗә дипломант (укытучысы Әлфия Баһаветдинова), шулай ук Камилә Кәримова 1нче дәрәҗә дипломант булып танылды (укытучысы Кадрия Галиева). “Инструменталь ансамбль” номинациясендә Риназ Шиһабетдинов һәм Диләрә Тәхәвиева 1нче дәрәҗә дипломант булып танылды (укытучысы Альмира Фәхретдинова).
27.01.2019
Арча. Татарча көрәш. Нәтиҗәләр.
«Арча» спорт комплексында район башлыгы призына зурлар арасында татарча көрәш булды. Көчлеләр тиздән буласы республика күләмендәге М.Җәлил исемендәге приз ярышына барасылар. Көрәшчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм көрәшне карап, җиңүчеләргә бүләкләрне дә үзе тапшырды.
26.01.2019
Арчаның 1нче мәктәбе беренче!
Профсоюзлар киңәшмәсендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәп коллективына Рәхмәт хаты тапшырды. Ни өчен дисезме? 2018—2019 уку елында Арчаның 1нче мәктәбе укучылары — олимпиадаларда иң күп җиңү яулаучылар. Рәхмәт хатын тантаналы шартларда мәктәп директоры Эльмира Сафина кабул итеп алды. Афәрин, Эльмира Нәзыйховна, укытучылар һәм укучылар! Уңышлар! Р.Н.
25.01.2019
Күргәзмәгә экскурсия
2019 елның 23 гыйнварында Арча » Мәрхәмәтлек үзәге» нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм ата-аналар белән берлектә « Хәрәкәтле гигант драконлар» дип исемләнгән күргәзмәне карадылар. Күргәзмә Арча шәһәренең тарихи-этнография музеенда оештырылды.
24.01.2019
Арча районы Көек авылында йорт янды
Бүген иртәнге якта була бу хәл. Янгын күптән түгел төзелгән яңа йортның икенче катында чыга. Өйдәгеләр ниндидер тавышка уянып китәләр. Утны яндыралар, ут янмый. Урамга чыксалар, өске яктан төтен чыкканын күреп алалар.
23.01.2019
Мөмкинлекләр зур
19 гыйнварда үткән киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Районда 20 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 70тән артык крестьян-фермер хуҗалыгы бар, аларда 2 меңнән артык кеше эшли.
22.01.2019
Авыл яме – атларда
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов белән Курса-Почмак урамыннан барабыз. Берзаман болын ягыннан ат көтүе кайтып керде. Юлның ике ягыннан урам тутырып кайта болар, машинадан төшеп шактый вакыт әлеге гаҗәеп манзарадан аерыла алмый карап тордым. Без бит үзебезне белә башлаганнан ат көтүе көтеп үскән малайлар. Менә шунда балачакның шул матур мизгелләре чагылып үткәндәй булды.
21.01.2019
Арчада Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узды
20 гыйнвар көнне «Арча-Арена» боз сараенда 8 нче мәртәбә Фәнил Гарәфиев истәлегенә ветераннар арасында хоккей турниры узды. Ул быел аеруча истәлекле, чөнки Фәнилнең тууына 50 еллыкка багышланган иде.
20.01.2019
Тел стратегиясе: старт Арчада бирелде яки Тел Әлифбадан башлана
Туган телебез булган татар телен саклап калу, киләчәк буыннарга матур, аһәңле итеп тапшыру бүгенге көннең үзәк мәсьәләсе. Бөтендөнья татар конгрессы шул максатларда бик вакытлы һәм бик кирәкле эш башлап җибәрде. Татар телен саклау һәм үстерү стратегиясен эшләүгә старт бирелде Арчада. “Әлифба” музее да бу мөһим эшкә үзенең лаеклы өлешен кертә алуына сөенәм мин. Тел әнидән, бишек җырыннан башланса, белем әлифбадан башлана. Нәкъ менә әлифбаны үз туган телендә укыган кешеләр телнең булачак сакчылары дип уйлыйм мин. “Алтыда белгәнне алтмышта да онытмас”, — ди халык мәкале.
19.01.2019
Тиздән Арчада премьера була
«Җидегән чишмә» Арча халык театры арчалыларга Гөлсинә Зәкиеваның «Өйләнәм дигәч кенә» пьесасы буенча яңа премьера тәкъдим итәргә җыена. Премьера 29 гыйнвар көнне 19 сәгатьтә була. Рәхим итегез!
18.01.2019
Арчада «Ел тәрбиячесе» бәйгесе узды
17 гыйнварда Арчаның 4 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы үзенчәлекле кунаклар кабул итте: биредә «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының район этабы узды.
17.01.2019
Арчада татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар
Кичә Милли үсеш стратегиясе эскизын тулыландыру буенча татар җәмәгатьчелеге белән фикер алышу блды. Әңгәмә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы вакытында узды.
16.01.2019
Райондашыбызның тәүге китабы дөнья күрде
«…Ул һәртөрле җитешсезлекләргә, кимчелекләргә борчыла. Яхшы киләчәккә ышануда аның теләк-максатлары чагыла.
Соңгы вакытта тормышта шәхси сыйфатлар гына өстенлек алган чорда Марсель Шәрәпов иҗатында гражданлык пафосы, патриотлык та сизелә.
15.01.2019
Арча Боз сараенда хоккей турниры була
20 гыйнварда Арча Боз сараенда шәхси эшмәкәр, спортчы, иганәче Фәнил Гарәфиев истәлегенә ветеран командалар арасында хоккей турниры була. Турнир сәгать 9да башлана. Рәхим итегез!
14.01.2019
Нурлы апа
Арча үзәгендә яшәүче Гөлфия ханым Коръән ашы үткәрде. «Мин Арчада абыстайларны бик белеп бетермим, Коръән укырга кемне чакырыйм икән?» — дип киңәш сорады ул бездән.Без: «Әлфия апаны чакыр, бик тыйнак, әйбәт апа, вәгазьларне, догаларны да бик әйбәт укый, тавышы да йомшак, матур», — дип киңәш бирдек.
13.01.2019
Арчада Искечә Яңа елны каршылыйлар
Арчаның Үзәк чыршы янында Искечә Яңа елны каршылау бәйрәмен уздырдылар. Бездә халык бәйрәм итә белә. Күпләр бала—чагасы белән бәйрәмгә килгән. Ә мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр сәхнәдә халыкның күңелен күрә.
12.01.2019
Мөршидә апага 95 яшь тулды
Урта Сәрдәнең чибәр, уңган кызы Язиләнең авылның булдыклы егете Хафиз белән гаилә корып җибәрүенә авылдашлар аптырамый, шулай булырга тиеш кебек кабул итә. Әкренләп гаилә ишәя, бер-бер артлы уллары Салих белән Харис туа. Тик гаилә бәхетенә гражданнар сугышы киртә куя — Хафиз сугышта һәлак була. Япь-яшь кызы тормыш йөген ялгызы тартып бара алмас дип Галимҗан абый кызы Язиләгә киңәш бирә: “Кызым, бу балаларны ялгызың үстерә алмассың, приютка бир”. Ата сүзен аяк астына салып булмый, тормышлар да авыр, әти кеше белми сөйләмәс, дип, Язилә тәвәккәлли…
11.01.2019
Атта йөрисең килсә — Кырлайга бар
Ат чанасына утырып йөрисең килсә, Яңа Кырлайга Гомәр абыең янына барасың инде. Авылның табигате дә бик матур. Гомәр Әһлиуллин үзен Габдулла Тукайны уллыкка алган Сәгъди абзыйның туганы, ди.Көн дә атын җигеп, Яңа Кырлай үзәгенә килә ул.
10.01.2019
Менә шулай яшәп ятыш
Арча районының Яңа Кенәр авылында “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат” дип аталган уку йорты бар. Монда бүгенге көндә 112 бала белем һәм тәрбия ала. Барысы да республика психологик медицина комиссиясе тарафыннан махсус шушындый мәктәпләрдә укырга тиеш дип табылган балалар.
09.01.2019
Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазинга тиңнәр булмады
Арча Укучылар сараенда шашка буенча шәһси һәм команда беренчелегенә 1 нче этап район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде.
08.01.2019
Якташыбыз Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары бара
Бүген Арча педагоника көллиятендә авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары бара. Анда күрше тирә районнардан да шахматчылар килгән. Барлыгы 60 кеше катнаша. Яшьләре чикләнмәгән.
07.01.2019
Кырлайдагы Кыш Бабай иң исендә калган хат турында сөйләде
Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Кыш Бабай резиденциясенә быел 2 меңнән артык хат килгән. Татарстанның төп Кыш Бабае «Татар-информ» хәбәрчесенә үзенең иң исендә калган хат турында сөйләде.
06.01.2019
Чаңгыда кемнәр көчле?
Арча шәһәре стадионында чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Ярышлар кызлар командалары һәм егетләр командалары арасында узды. Эстафетада Иске Кырлай, Ашытбаш, Урта Курса, Курса-Почмак, Арчаның 2 нче, 6 нчы мәктәпләре катнашты. Командалар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә.
02.01.2019
Симетбашның күренекле кешеләре
Симетбаш клубында кызыклы стендлар урнаштырылган. Шундыйларның берсе авылдан чыккан күренекле кешеләргә багышланган. Фотолар бик кызыклы. Әйдәгез алар белән бергәләп танышыйк.
30.12.2018
Югары Атыда кышкы бәйрәм узды
30нчы декабрь конне Югары Аты авылынын хоккей мэйданчыгында кышкы сабантуй горлэп узды. Балалар торле спорт ярышларында коч сынашты, ахырдан зур булэклэр тапшырылды. Авылыбыз тренеры Абдрахманов Ильнурга, Галимзянова Люциягэ хэм спонсорларга бик зур рэхмэт.
29.12.2018
Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина лаеклы ялга китте
29 декабрьдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттан тыш 29 утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы, Арча район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
28.12.2018
Арча район башлыгы Илшат Нуриев сәләтле балалар белән очрашты
Традиция буенча Яңа ел алдыннан район башлыгы Илшат Нуриев районның сәләтле балалары (уку алдынгылары, активистлар, олимпиадаларда җиңүчеләр, спортчылар һәм башкалар) белән очрашты. Ул Арча мәдәният йортында булды һәм анда районның төрле мәктәпләреннән килгән егерме укучы катнашты. Шулай ук очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров да килгән иде. Аралашу сорау-җавап формасында үтте. Иң кызыгы, сорауларны балалар гына түгел, район башлыгы үзе дә бирде, аларның киләчәккә планнары белән дә кызыксынды.
27.12.2018
Арчада район башлыгының чыршы бәйрәме узды
Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме булды. Бәйрәм башта чыршы янында барса, соныннан сәхнәдә дәвам итте. “Яңа ел тамашалары” дигән сәхнәләштерелгән күренештә төп рольләрдә Арча кызы Аделина Фәйзрахманова белән Казан дәүләт мәдәният институтында бергә укыган булачак артистлар булса, биючеләр, җырчылар үзебезнең яшь сәхнә йолдызларыбыз иде.
26.12.2018
Арча кызы Камилә «Хәзинә» конкурсында җиңде
25 нче декабрь көнне Казанда “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Хәзинә” әдәби конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгегә Төркиядән, Чувашиядән, Пермьнән һәм башка төбәкләрдән 11 повесть, утыздан артык хикәя, кырыктан артык хикәя һәм шигырь килгән.
25.12.2018
Алтын куллы кар сыннары остасы ул
Ел саен “Водоканал-Сервис” ширкәте каршында матур сыннар барлыкка килә. Бу юлы да Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары һәм 2019 ел символы кабан урын алды. “Дуңгыз елы, диләр. Без, татарлар яратмыйбыз бит инде аны. Ә бу останың башы эшләгән, кабан ясап куйган”, – диде минем фоторәсемгә төшереп йөргәнемне күргән узып баручы урта яшьләрдәге ханым.
24.12.2018
Арчада яңа йолдызлар кабынды
Арчаның 1нче балалар бакчасында җыр бәйрәме –“Голосок” район бәйгесе булып үтте.
23.12.2018
“Ак чәчәкләр” кебек ак күңелле ханым
Беркөн Арча үзәк китапханәсендә Чаллыда яшәп иҗат итүче танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу булды. Кеше турында фикереңне белү өчен, гадәттә, аның белән очрашып сөйләшергә кирәк, диләр. Дөрес икән. Айгөл ханымның әсәрләрен яхшы беләм, кулыма эләккәннәрен башны ташлап укып барам, дип мактанып, газета укучыларны алдыйсым килми. Артык исем китмәде, дип тә әйтә алмыйм. Бу очрашу минем икеләнүле уйларыма нокта куйды, аның турында фикерем кискен үзгәрде. Беренче булып гади, йомшак күңелле, ачык йөзле, бик теләп аралашучан, игътибарлы, үзенә карата таләпчән, үз эшенә гашыйк, бөтен барлыгын биреп иҗат итүче кеше буларак якын иттем аны.
22.12.2018
Кушлавычта семинар
21.12.2018
Арчада чаңгы базасы ачылды
Арча стадионында бүген чангы базасы ачылды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Соңыннан кышкы сезонны ачу уңаеннан чаңгы ярышы булды. Бу хакта тулырак газетабызның чәршәмбе 26 нчы декабрь санында укырсыз.
20.12.2018
Арча үзешчәннәре – Таҗдарова башкарган рольләрдә
Таҗдарованың 130 еллгы уңаеннан Арча районында аның образларын иң яхшы иҗат итүчегә бәйге игълан ителгән иде. Артистканың туган авылы Утар Атыда шуның финалы булды. Бәйгедә барлык мәдәният йортлары һәм авыл клублары катнашты, финалга иң яхшы дип табылган 10 коллектив килгән иде.
20.12.2018
Аңа Герой исеме бирелүгә — 75 ел
Сафин Нәкыйп Сафа улы 1921 елда районыбызның Мирҗәм авылында туган. Туган авылында башлангыч, аннан соң 1932-1935 елларда Апаз җидееллык мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач Нәкыйп авылда эшли, аннан соң Иркутскийга китеп тимер юлда эшли. 1940 елдан армия сафларына алына. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша
19.12.2018
Алар Россиянең иң яхшы мәктәпләре рәтендә
Шушмабаш мәктәбе турында еш язылса да аптырый торган түгел, коллектив моңа лаек. Чөнки үзләрен һәр яктан да үрнәк итеп куеп була: эшләсәләр, җиренә җиткереп эшлиләр, хезмәтләрен бәяләтә дә беләләр. Район мәктәпләре арасында әлеге мәктәп республика, Россия күләмендә иң күп грант отучылар рәтендә, мәктәп кенә түгел, укытучылар да шул рәтнең алдынгы сафында. Алар төрле проектларда катнаша һәм һәммәсеннән диярлек уңыш елмая үзләренә.
18.12.2018
Любовь Осинаны котлыйбыз!
Бүген, 18 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Осина Любовь Михайловнага Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.
17.12.2018
Яңа Кенәр китапханәсендә кызыклы очрашу узды
Социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр, Яңа Кенәр авылының Туфан Миңнуллин исемендәге китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Монда күп еллар Ташкичү авылы урта мәктәбендә укытучы, аннан соң директор вазыйфаларын башкарган Насыйбуллина Рузалия ИбраҺим кызының “Акланган өметләр” исемле китабын тәкъдир итү тантанасы булды.
16.12.2018
Ул Тукай белән таныш булган
12 декабрь көнне район мәгариф һәм мәдәният идарәләре белән берлектә “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре язучы-драматург, мөселман хәрби шурасы рәисе, “Безнең тавыш” газетасы мөхәррире, мөселман революцион штабы рәисе, татар отрядларын оештыручы Габделгазиз Монасыйповның тууына 130 ел тулу уңаеннан Шурабаш мәктәбендә ”Милләтне без тергезик”, ә якташыбызның туган авылы Байкал клубында “Дөньяга үрнәк булырлык эш ясыйк” дип исемләнгән әдәби-музыкаль һәм фәнни чаралар үткәрелде.
15.12.2018
Бүген якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне!
Бүген, 15 нче декабрь көнне, якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне!
Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, эшегездә зурдан-зур уңышлар тели!
14.12.2018
Кышкардан Мөршидә апа 80 яшендә дә сәхнәдән төшми
Кышкар клубының «Зөбәрҗәт» фольклор ансамблендә Мөршидә апа Сафинаның җырлавын сокланып тыңладык. 80 яшь икән инде үзенә. Мөршидә апа, авыртмыйча, шулай тамашачыны сөендереп, озын—озак еллар яшәргә язсын сезгә!
13.12.2018
Котлыйбыз! Вакыйф Харисов бәйгедә беренче урынны яулаган
Татарстан Республикасы профсоюзлары Федерациясенең “Иң яхшы хокук саклау эше” республика бәйгесендәге “Профсоюзның хокукый хезмәт инспекторының иң яхшы хокук саклау эше” номинациясендә беренче урынны яулаган төбәк профсоюз оешмасы рәисе, Арча районы мәгариф учреждениеләре оешмалары профсоюзының хокукый хезмәт инспекторы Вакыйф Вагыйзович Харисов Татарстан Республикасы профсоюзлары Федерациясе дипломы белән бүләкләнде.
13.12.2018
Мондый хәлне бабайлар да күрмәгән
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов: “Авыл халкы өчен куанычлы хәбәр бар, кечкенә фермалар төзү өчен 120 мең сум урынына – 200, 200 мең сум урынына 400 мең сум акча бирә башлыйлар”, – диде.
12.12.2018
Арчалар «Моңлы курай»дан уңышлар белән кайтты
Арча балалар сәнгать мәктәбенең укучылар һәм укытучылары Ш.Низаметдинов истәлегенә багышланган «Моңлы курай» I Республика халык музыкасы фестиваль-конкурсында катнашып, уңышлар белән кайтты.
11.12.2018
Гөлчирәнең “Кәнфит тавы”
Наласа мәдәният йортында шул авылда яшәп иҗат итүче Гөлчирә Нәҗметдинованың “Кәнфит тавы” исемле яңа гына басылып чыккан балалар өчен шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Ул көнне Гөлчирә ханым чәчәкләргә күмелде. Бу – аның иҗатын яратучыларның, үзен хөрмәт итүчеләрнең ихтирамы билгесе иде.
10.12.2018
Иске Кишеттәге музейга Россия Герое килде
7 декабрьдә Россия Геройлары көне уңаеннан Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утарында Россия Герое Дмитрий Сафин белән очрашу булды.Очрашуда ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов, Кораллы Көчләр ветераннары оешмасының район комитеты әгъзалары — отставкады хәрбиләр,Таттелеком хезмәткәрләре,авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова,Яңа Кишет мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары һәм тарих укытучысы Гөлия Сабирҗанова һ.б. катнашты.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова җыелганнарны музей белән таныштырды,Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның тиңдәшсез батырлыгы турында Таттелеком төркеме төшергән фильм күрсәтелде.
10.12.2018
Поздравляем Осину Любовь Михайловну с юбилеем!
Сегодня отмечает свой 60-летний юбилей заместитель главы Арского муниципального района, заместитель Председателя Арского районного Совета Осина Любовь Михайловна!
09.12.2018
Туган җирендә яши, икмәк үстерә икән, ул да үзенчә герой
“Казан арты” тарих-этнография музеенда Россия Герое көненә багышланган чара үтте. Яшь гвардиячеләр белән очрашуга Россия Герое Дмитрий Сафин килде. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.
08.12.2018
Арча районында эшмәкәрләргә юллар ачык
Әңгәмәдәшебез – район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов.
07.12.2018
Якташыбыз Ежковны искә алдылар
Россия Герое көне уңаеннан Арчаның беренче мәктәбе укучылары традиция буенча рус зиратында булдылар. Бу көнне бирегә Россия Герое Дмитрий Сафин, Кораллы Көчләр ветераннары решмасының район комитеты әгъзалары — отставкады хәрбиләр дә килде. Ежковның әнисе Клеопатра Курочкина һәм туганнары күмелгән урында митинг булды. Кунаклар һәм укучылар кабергә чәчәкләр салдылар.
06.12.2018
Укытучылар өлкәннәргә осталык дәресе уздырды
Арча сәнгать мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы мөкинлек чыккан саен изгелек эшләргә тырыша. Шул нисбәттән алар хәйрия акцияләрендә дә үз өлешләрен кертеп яши. Бүген мәктәпнең укытучылары Арчада урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булып, өлкәннәрнең рухын күтәреп кайтты: осталык дәресе уздырып алар әби-бабайларны бераз вакытка гына булса да сәнгать дөньясына алып керде, кул эшләнмәләрен үзләренә дә эшләп карау мөмкинлеге тудырды.
06.12.2018
Арча сәнгать мәктәбе укытучылары бүләкләнде
Арча районының социаль-икътисадын һәм мәдәниятен үстерүгә керткән шәхси өлеше, район халкы алдындагы хезмәтләре өчен Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Гайнетдинов Альберт Сәләх улы “Арча муниципаль районы алдындагы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.
05.12.2018
Яңа Кенәр балалары республика конкурсында катнашып җиңү белән кайтты
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп укучылары арасында “Ул кабызган утлар балкышы” дип исемләнгән IV Республика яшь сәхнә осталары конкурсы оештырды. Әлеге бәйге Кәрим Тинчуринның тууыны 131 ел тулуга һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгына багышлап уздырылды.
04.12.2018
Хәйрия футболы нәтиҗәләре
Хәйрия футболы «Арча» спорт комплексында ике көн барды. Теләгән кешегә акча салырга хәйрия тартмасы да куелган иде. Ярышта 11 команда катнашты. Һәркайсыннан 2шәр мең сум акча җыелды. Хәйрия футболында җыелган акчалар районның аз керемле гаиләләренә бүлеп биреләчәк. Бүген финал ярышлары булып, җиңүчеләр билгеле булды. Әлеге чарага килгән гаиләләрне кафеда бушка ашаттылар. Зур залның бер башында балалар да туп уйнады.
03.12.2018
Авылым минем – Күпербашым
Фәрит абый Хәбибуллин озак еллар район хәзерләүләр конторасында әзерләүче булып эшләде. Күпербаш авылының иң актив кешеләренең берсе иде ул. Сәламәтлеге какшагач та авыл тарихын язу турында хыялланды. “Мин сөйләрмен, син язарсың”, – дигән иде ул миңа. Ул шулай эшләгән дә, Фәрит абый сөйләгәннәрне хатыны Дания апа язып барган.
03.12.2018
Арча сәнгать мәктәбе юбилеен билгелщп узды
Юбилейга мәктәптә элек эшләгән укытучылар, укучылары, гомумән, кунаклар күп кайткан иде. Алар мәктәпнең элеккеге бинасыз интеккән чаклары белән бүгенгесен чагыштырып, гаҗәпләнүләрен яшермәде.
01.12.2018
Якташыбызның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде
Якташыбыз — Түбән Атыда туып үскән, бүгенге көндә Казанда гомер итүче Хай Хак Йосыфиның (Гаптелхәй Гаптелхак улы Йосыпов) «Тукай узган урамда» дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Гаптелхәй Йосыпов 1950 елның 9 июнендә дөньяга килә. 1965 елда Наласа мәктәбен, 1968 елда Казан кооператив техникумын, соңрак Совет сәүдә техникумын, кичке Марксизм-Ленинизм университетын тәмамлый. Хәзерге вакытта ул Россия Кораллы көчләренең отставкадагы өлкән офицер-майоры.
30.11.2018
Аңа 60 яшь тулган булыр иде…
Фәрит Бәширне тууына 60 ел тулу уңаеннан искә алу, 30.11.1958 – 07.10.2009
29.11.2018
Без- табигать дуслары!
Табигать һәм Ана! Бу сүзләр арасындагы уртаклык – икесе дә җир өстенә тереклек китерүче илаһи серлелеккә ия изгелек чыганагы булу. Табигать анабыз безгә җир йөзендәге барлык табигый матурлыкны тудырса, газиз әнкәйләребез безне бу дөньяга тудырган , яшәешебезгә үзенең барлык көчен кызганмаган иң газиз кешеләребез.
28.11.2018
Яше җитмешкә җитсә дә, әле дә сәхнәдә аккоштай йөзә
Ташкичүдән Розалия Насыйбуллина яше җитмешкә җитсә дә, әле дә сәхнәдә аккоштай йөзеп йөрүче районыбызның күрке булган затларның берсе. Чыннан да, искиткеч кеше ул. 40 ел гомерен мәктәпкә багышлаган, югары исемнәргә ия булган Розалия ханым күптәннән лаеклы ялда булса да җәмәгать эшенә кереп чумган.
27.11.2018
Сәхнәдә “Нечкәбил” республика бәйгесе җиңүчеләре
Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә сәхнәгә “Нечкәбил” республика бәйгесендә мактаулы исемнәргә лаек булган Наласадан Хәсәновлар, Арчадан Галәветдиновлар гаиләләре дә күтәрелде. Алар тамашачыларга үз чыгышларын тәкъдим итте.
27.11.2018
Шушмабаш мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды
Шушмабаш урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Балаларның осталыгына исең китәрлек! Без, әниләр, балаларыбыз өчен сөенеп утырдык. Театр түгәрәгенә йөргәннәр осталыкларын күрсәтте. Түгәрәк җитәкчесе Гөлфия апаларына балаларны театр серенә өйрәтүенә зур рәхмәт.
26.11.2018
Иң уңган әниләр — Ак-Чишмәдә
Башта китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне “Оҗмах әниләрнең аяк астында” исемле китап күргәзмәсе, китапханәгә килүче газета-журналлар, яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Әниләребезнең кул эшләре күргәзмәсе һәркемнең күңеленә хуш килде.
25.11.2018
Татулык гомерне озайта
“Сәламәт тормыш рәвеше” рубрикасын дәвам итәбез. Без бүген сезгә Яңа Кишеттә тигезлек белән гомер итүче Руза апа белән Рәиф абый Әхмәтшиннарның киңәшләрен җиткерәбез.
24.11.2018
Каенсарда Мәүлед бәйрәме узды
Мәүлед — гарәп сүзе — туу дигән сүз. Үзебезчә әйтсәк, бу көн иң сөекле олугы пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләмнең дөньяга килгән. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды.