Регистрация   ?
 
 

События

“Канатны канатка куеп яшәр кешең булсын ул...” 26.07.2022 “Канатны канатка куеп яшәр кешең булсын ул...”

Яңа Кырлайдан Зәкия һәм Мансур Шакировлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Бу уңайдан Арчаның ЗАГС бүлегендә тантаналы чара узды.

Кулга-кул тотынып музыка астында балалары, туганнары, күршеләре, якыннары яныннан түргә үткәндә дә, алар турында матур сүзләр әйткәндә дә Мансур абыйның күзеннән яшь китмәде. “Шундый йомшак күңелле инде мин”, – диде ул сүз биргәч тә әйтә алмыйча урынына утырып һәм өмет белән хатыны Зәкиягә карап. Икесе дә шундый мөлаемнар, тыйнаклар. Бер мизгелдә күзләренә карап алып та бер-берсенең нәрсә әйтергә, эшләргә теләвен аңлап алалар. Алтмыш ел бергә – аз гомер түгел шул.

Балачак хатирәләре күңелгә сеңеп кала 25.07.2022 Балачак хатирәләре күңелгә сеңеп кала

Мирҗәм авылында тау астында, елга буенда, табигатьнең бик матур урынында балалар җыены гөрләп узды.

Нәкъ Корбан гаете көненә туры килде ул. Авыл халкы өчен икеләтә бәйрәм булды.

Бу авылның үзенә генә хас матур гореф-гадәтләре бар. Килен булып төшкән елларда аптырый да идем әле. Кечкенә генә авыл, ничек матур көн күрә! Бәйрәмнәр булса, кечкенә генә клуб яны шау итеп тора. Олысы-кечесе шунда җыела. Концертлар, кичәләр булса, ул клуб эче шыплап тула. Чын күңелдән бирелеп, уч төпләре арганчы алкышлап утырган тамашачы тагын кайда бар икән? Авыл яшьләре җыелып чишмә буенда да бәйрәм итәләр.

Эстрада йолдызлары балаларга шатлык бүләк итте 24.07.2022 Эстрада йолдызлары балаларга шатлык бүләк итте

“Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен ул көнне гади генә түгел, ә “йолдызлар яңгыры” яуды.

14 июнь көнне балалар белән очрашырга Казаннан бер төркем артистлар килде. Алар куйган концерт ике сәгать ярым барды. Балалар чыгышларны тын да алмый карады, артистларга кушылып җырлады, алкышларга күмде.

Беркөнне безгә “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт белгече булып эшләүче Гөлнара Сәлихҗанова шалтыратты.

Амбардагысы икмәк 23.07.2022 Амбардагысы икмәк

Ә иң зур амбарлар – элеваторда. Басуда үстерелгән мул уңышның шактый өлеше шунда китереләчәк.

Анда бит әле башка районнарныкы да килә. “Арча районы хуҗалыкларыннан китерелгән ашлыкны кабул итүдә бернинди тоткарлыклар  булмаячак”, – ди директор Ләйсән Әһлиуллина.

Килегез, ял итегез, рәхәтләнеп күңел ачыгыз! 23.07.2022 Килегез, ял итегез, рәхәтләнеп күңел ачыгыз!

Узган җомгада “Казансу” паркында “Кичке уен” дип исемләнгән ачык җәйге күңел ачу кичәсе булды

Бу шундый форматта үткәрелгән беренче чара гына түгел. 1 июльдән башлап җомга саен оештырыла ул. Һәр авыл җирлеге үзешчәннәре катнаша, арчалар алдында чыгыш ясый. Һәм “Кичке уен”нар 26 августка кадәр дәвам итәчәк.

Һәр җомга. Кичке 7дә башлана, ике сәгать дәвам итә. Җырлы-биюле уеннарда катнашып, күңелле итеп ял итәсе килгәннәр өчен мөмкинлек бар әле.

Сабада медиасабантуй узды 22.07.2022 Сабада медиасабантуй узды

15 июльдә булды ул. Анда без дә – “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте филиалы “Арск-информ” – “Арча хәбәрләре” газетасы һәм “Арча” радиосы хезмәткәрләре дә бәйрәм иттек.

Төнлә яңгыр яуды. Иртән дә көн болытлы иде. Өстән яңгыр явып торырга ошаган, өскә, аякка нәрсә кияргә икән, дип икеләндек.

Ташкичүдә «Сөлгеле капка» фольклор фестивале узды 21.07.2022 Ташкичүдә «Сөлгеле капка» фольклор фестивале узды
Арча районы Ташкичү авылында "Сөлгеле капка" фольклор фестивале узды. Фестиваль татар традицион мәдәниятен саклау, районыбыз халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халкыбызның бай халык авыз иҗатын, рухи мирасын ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җыр-биюләрен саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы коллективларга иҗади тәҗрибә уртаклашу максатында уздырылган. ("Татар-информ")

Республикада аларга тиңнәр юк! 20.07.2022 Республикада аларга тиңнәр юк!
19 июльдә район башлыгы Илшат Нуриев республика бәйгесендә җиңү яулаган “Игенче” ширкәте ясалма орлыкландыру технологы Булат Гарәпшин белән Түбән Аты ветеринария участогы мөдире Фидәрис Фәйзрахмановка Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Югары Пошалымга җырчылар Рөстәм Закиров, аның җәмәгате Люция ханым һәм Резедә Шәрәфиева кайтты 19.07.2022 Югары Пошалымга җырчылар Рөстәм Закиров, аның җәмәгате Люция ханым һәм Резедә Шәрәфиева кайтты

Чөнки Югары Пошалымда кичке авыл бәйрәме булды. Бу турыда безгә Гөлгенә Гыйниятова хәбәр итте.

Бәйрәмне клуб җитәкчесе Илдус Саттаров оештыра. Әтнәдә яшәүче авылдашлары Рамил Шәрәфиев бәйрәмне алып бара. "Бик күңелле булды, - дип сөйли Гөлгенә Гыйниятова. - Бөтен авыл халкы рәхәтләнеп ял итте. Коймаклар, шашлыклар пешеп, чәй кайнап торды. Казаннан мөхтәрәм артистлар Рөстәм Закиров, аның хатыны Люция һәм Резедә Шәрәфиева кайтты. Үзебезнең үзешчәннәр дә бик матур чыгыш ясадылар. Бөтен авыл халкы оештыручыларга рәхмәт әйтте. Киләсе очрашуларга кадәр!".

Питрау бәйрәмендәге ат ярышында Арча егете Рамил Рәхмәтуллин икенче урынны яулаган 19.07.2022 Питрау бәйрәмендәге ат ярышында Арча егете Рамил Рәхмәтуллин икенче урынны яулаган

Мамадыш районының Җөри авылындагы «Тырлау» аланында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узды

Әлеге бәйрәмдә Арча егете Рамил Рәхмәтуллин үзенең аты белән икенче булып килгән. Бу Рамилнең быел бишенче җиңүе. Котлыйбыз. Бүләкләрне дә муллан биргәннәр. Атчылар шуңа да канәгать.

Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туенда Арча егете скутер белән бүләкләнгән 18.07.2022 Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туенда Арча егете скутер белән бүләкләнгән
Балтач райнонының Бөрбаш авылында чираттагы Бөтенроссия мөселман балалары арасында Сабан туе узды. Бу юлы да төп мәйдан булып, мөгаен, көрәш мәйданы торгандыр. Балаларны, яшьләрне тарта бирегә Бөрбаш мәйданы. ("Шәһри Казан")

Бер очрашу – бер гомер 17.07.2022 Бер очрашу – бер гомер
Аларны дуслар – полкташлар, дип атасаң да ялгыш булмас. Сүзем Дәүләт автомобиль инспекциясе (элек ул шулай гади генә итеп атала иде) ветераннары турында. Һәр елны, июль аеның беренче якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен бергә җыелып, истә калырлык итеп билгеләп үтә алар.

Арча районыннан А.Сәләхов аты "Мисс Татарстан - 2022" призын отты 16.07.2022 Арча районыннан А.Сәләхов аты "Мисс Татарстан - 2022" призын отты
15 июльдә Казан ипподромында "Мисс Татарстана" призына ат ярышлары булды. Ярышта Арча районыннан "А.Сәләхов" фермер хуҗалыгы атына (Сарагоса Мун) тиңнәр булмады. Төп приз аңа эләкте. Тренеры Анатолий Александров. Җайдагы Николай Ухванов. Котлыйбыз!

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте үрнәк итеп куярлык 15.07.2022 “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте үрнәк итеп куярлык

Яхшы агрономны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табуы кыен, дип әйтәләр. Бу һәр өлкәдә шулайдыр инде, чөнки яхшы белгечтән башка ниндидер үсеш, алга китү турында сүз алып баруы кыен.

Бу яктан “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте үрнәк итеп куярлык. Монда иң беренче чиратта җитәкчесе Шәйдулла Сәләховның роле зур. Бу хуҗалыкны кадрлар әзерләү мәктәбе, дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Биредә чыныгу алган күпме белгеч район, хәтта республика күләмендә җаваплы урыннарда эшли.

Сабада журналистларның Сабантуе узды 15.07.2022 Сабада журналистларның Сабантуе узды

"Арча хәбәрләре" район газетасы һәм радиосы хезмәткәрләре дә рәхәтләнеп бәйрәм итте.

Бүген булды ул. Яңгыр әледән әле килеп явып китсә дә зыяны булмады. Чөнки Сабаның бик уңайлы сабантуе үткәрә торган урыны бар. Ышыкланырга мөмкинлек иркен.

Җәяүле сәяхәт 14.07.2022 Җәяүле сәяхәт
Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан олуг мәгърифәтче Шәмсетдин Күлтәси, галим Рәхим Мөбәрәкшиннар туган һәм яшәгән Күлтәс авылындагы истәлекле урыннарда экскурсия, Әби патша юлы, Казансу елгасы башланган урыннар буенча җәяүле сәяхәт оештырдык.

Ирек хәзрәт Галиев: "Балалар тавышы ишетелеп тормаган мәчетнең киләчәге юк!" 13.07.2022 Ирек хәзрәт Галиев: "Балалар тавышы ишетелеп тормаган мәчетнең киләчәге юк!"
Зөлхиҗҗә аеның аеруча өстенлеккә ия беренче ун көнендә Яңа Кенәр мәчете каршында балалар өчен бәйрәм оештырылды. Мөселманнарның ураза тотарга, күбрәк дога укырга, игелекле эшләр кылырга тырышкан бу көннәрендә узган әлеге матур бәйрәм авыл балаларын Аллаһ йорты каршына җыйды.
https://www.youtube.com/watch?v=hHvnSczPGvM

Тиздән – урак өсте! 12.07.2022 Тиздән – урак өсте!

Вакыт тиз уза. Әле кайчан гына язгы чәчүне тәмамлаган идек, инде менә урып-җыю якынлаша.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башлыгы Илшат Нуриев катнашында хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеген кабул итү башланды. Комиссия “Яңарыш”, “Курса МТСы”, “Заря”, “Северный”, “Кырлай” ширкәтләрендә, Арча элеваторында булды.

Чемпионнарны район башлыгы кабул итте 11.07.2022 Чемпионнарны район башлыгы кабул итте
Яңа Кенәр мәктәбенең регби тренеры Рәмис Хәйруллин: “Ярышларда катнашып торабыз, – дип сөйләде. – Районда 1нче, республикада 2нче урын алдык. Безнең мәктәптән Мәскәүгә ярышка Арча командасы составында ике укучы – Артем Карпов һәм Айдар Галимов барды. Командада барысы 8 бала”.

Олы тормышка – кызыл диплом белән! 10.07.2022 Олы тормышка – кызыл диплом белән!

Кабул ителгән традиция буенча Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә 1 июль – дипломнар тапшыру көне.

Быел да шулай булды.  Мәдәният йортына укуны тәмамлаган студентлар, аларның әти-әниләре, укытучылар, кунаклар җыйналды.

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә яңа җитәкче сайланды 09.07.2022 Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә яңа җитәкче сайланды

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе итеп Абдуллин Ленар Илсур улы билгеләнде.

Абдуллин Ленар Илсур улы 1985 елда Арча районының Урта Курса авылында туган, югары белемле, 2007 елда Казан дәүләт технология университетын кызыл дипломга тәмамлаган. Ул хезмәт юлын “Ак барс Агро” ширкәтендә баш икътисадчы ярдәмчесе булып башлый. 2011 елда баш икътисадчы итеп билгеләнә, 2016 елдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә өлкән белгеч, 2018 елдан район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе. 2019 елдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләде.

Шәүкәт Зәйнуллинга 90 яшь тулды 08.07.2022 Шәүкәт Зәйнуллинга 90 яшь тулды
Районда җаваплы урыннарда эшләгән Зәйнуллин Шәүкәт Сибагәт улына 90 яшь тулды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Раил Шакирҗанов юбилярга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.

Арча стадионында гаиләләр ярышты 07.07.2022 Арча стадионында гаиләләр ярышты
Арча стадионында гаиләләр белән матур чара үтте. Кичке сәгать 6да башланды ул. Район социаль яклау идарәсе, китапханә, яшьләр бүлеге оештырды аны. Гаиләләр Арчаның 6нчы мәктәбеннән килделәр. Әти-әниләр балалары белән төрле кызыклы ярышларды катнаштылар. "Форпост" командасы да бар иде. Ахырдан гаиләләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр бирделәр.

Илфат Фәйзрахманов: "Кечкенәдән табиб булырга хыялландым" 07.07.2022 Илфат Фәйзрахманов: "Кечкенәдән табиб булырга хыялландым"
 “Алтын каләм” матбугат фестивалендә катнашкан яшь каләм тибрәтүчеләр танылган журналист, якташыбыз Илфат Фәйзрахманов һәм "Интертат" электрон газетасы хәбәрчесе Ләйлә Хәкимова белән түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр. Очрашу барышында  кызыклы сораулар бирелде, төпле фикерләр әйтелде, осталык дәресе һәм мавыктыргыч биремнәр  башкардылар.

“Карап тормый ара еракка, дуслар килә безгә кунакка” 06.07.2022 “Карап тормый ара еракка, дуслар килә безгә кунакка”
Ташкичүгә Казанның Тынычлык бистәсе Мәдәният йортының “Җәүһәр” фольклор ансамбле, “Казан татарлары” клубы әгьзалары, Илдус авылыннан “Зөбәрҗәт” фольклор триосы килде.

“Бу очрашу кичәсе тәжрибә уртаклашу, халкыбызның элеккеге гореф-гадәтләрен саклау максатыннан оештырылды. Кунакларны кара-каршы җырлашып каршы алдык, Мәрҗани музеена алып бардык, татар халкының милли ризыклары белән сыйладык. Ә зур концерттан соң үзебезнең матур чишмәләребезгә сәяхәт кылдык”, – диделәр Ташкичү мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Мәгъсумова һәм сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.

Сәйдәгә ярдәм кирәк! 06.07.2022 Сәйдәгә ярдәм кирәк!

Арчада һәм Әлмәттә яңа креатив киңлекләр булдыру планлаштырыла 05.07.2022 Арчада һәм Әлмәттә яңа креатив киңлекләр булдыру планлаштырыла
Татарстанда креатив киңлекләр ясау буенча ике проект эшләнә. Аларның берсе Арчада булачак – монда традицион күн промыселы булдыру планлаштырыла. Ә Әлмәттә анимация һәм музыка мәдәнияте белән бәйле мәйданчык ясау күздә тотыла.

Бу хакта ТАСС агентлыгына биргән интервьюда республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

Иң осталар ярышты 05.07.2022 Иң осталар ярышты
5 июльдә “Курса МТСы” ширкәте базасында район сыер савучылары һәм ясалма орлыкландыру технологларының конкурсы үтте.

Ясалма орлыкландыру технологлары арасында беренче урынны “Казанка” ширкәтеннән Васил Низаметдинов яулады.

Җәяүле сәяхәт 05.07.2022 Җәяүле сәяхәт
Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан олуг мәгърифәтче Шәмсетдин Күлтәси, галим Рәхим Мөбәрәкшиннар туган һәм яшәгән Күлтәс авылындагы истәлекле урыннарда экскурсия, Әби патша юлы, Казансу елгасы башланган урыннар буенча җәяүле сәяхәт оештырдык.

Дөньяда Татар кызы дигән горурлык бар! 04.07.2022 Дөньяда Татар кызы дигән горурлык бар!

Зиннур Хөсниярның “Хур кызлары” романы әнә шул җөмлә – фикер белән тәмамлана. Укыйсы киләме, килә, билгеле. Нинди татар кызы? Нинди горурлык ул?

Укырга кирәк бу китапны. Зиннур Хөсниярның әйтәсе килгән фикере бар, аның безне тәрбиялисе, милләтне саклыйсы килә. Булышыйк без авторга. Нияте изге...

Шурабаш мәчетендә яңа эшләр башланды 04.07.2022 Шурабаш мәчетендә яңа эшләр башланды
Райондашыбыз Таһир Әскәров фотолар җибәрде

"Шурабаш авылы мәчетенә газ, су, канализация кертелә. Аллаһка тапшырып тотындык",- дип язган ул фотолар астына

“Чордашлар” яши! 03.07.2022 “Чордашлар” яши!
“Безнекеләр хәбәр бирүгә килеп җитә”, – ди Шура авылы клуб мөдире Клара Хөсәенова.

“Безнекеләр” дигәне – “Чордашлар” халык фольклор коллективы. 2011 елдан оешып, шуннан соң күп урыннарда, төрле конкурсларда, бәйгеләрдә чыгыш ясаган алар.

"Районның алтын фонды": Арчада сәләтле балаларны котладылар, яңа йолдызлар кабынды 03.07.2022 "Районның алтын фонды": Арчада сәләтле балаларны котладылар, яңа йолдызлар кабынды
Арчада төрле фән олимпиадалырнда җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны котладылар, Дан Аллеясында яңа йолдызлар кабынды.

Бу көннәрдә бөтен республика буйлап чыгарылыш кичәләре гөрли. Бердәм дәүләт имтиханнары белән бергә күңелле мәктәп еллары артта калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен туган мәктәпләре, белем биргән укытучылары белән саубуллашыр көн килеп җитте. Моңсу да, истәлекле дә, шатлыклы да көн... Алда – зур мөмкинлекләр, кызыклы ачышлар, яңа дуслар, өмет белән тулы олы тормыш юлы...

Әбине янган йорттан коткарган егетләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары бирелде 02.07.2022 Әбине янган йорттан коткарган егетләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары бирелде
2 июньдә Арчаның Коммуна урамында янган йорттан әбине коткарган егетләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Егетләрнең бу батырлыгы геройлыкка тиң. Менә кемнәр алар: Төбәк Чокырчадан 2002нче елгы Айдар Мөхәрләмов, Арчадан 2003 елгы Артур Алдошин һәм Арчадан 1980 елгы Айрат Йосыпов. Район янгын күзәтчелеге тикшерүчесе Наил Бәйрәмов менә ниләр сөйләде: "Егетләр Төбәк Чокырчадан 2002нче елгы Айдар Мөхәрләмов һәм Арчадан 2003 елгы Артур Алдошин кич чыккан җирдән 9лар тирәсендә бер йорттан төтен чыкканын күреп алалар. Һәм шунда йөгерәләр. Озак уйлап тормыйлар, тиз генә янган йортның бикле капкасын ватып кереп өйдән 85 яшьлек әбине алып чыгалар.

Казанда узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Арча укытучылары да катнашты 02.07.2022 Казанда узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Арча укытучылары да катнашты

27 - 29 нчы июнь көннәрендә башкалабыз Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узды.

Анда бөтен илдән 400 гә якын делегат  катнашты.  Алар арасында педагоглар, мәгариф бүлекләре вәкилләре, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономия вәкилләре, Россия субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүлекләре вәкилләре бар иде.

Арчадан өч дөнья чемпионы! 01.07.2022 Арчадан өч дөнья чемпионы!
24-26 июнь көннәрендә “Саба Арена” спорт комплексында   һәм Миңгәр Сабан туе була торган мәйданда көрәш буенча яшьләр арасында дөнья беренчелеге һәм комдагы көрәш буенча дөнья чемпионатлары узды. Дөньяның 27 иленнән 200гә якын көрәшче бил алышты. Башта “Саба–арена” спорт комплексында көрәштеләр.  Батырлар 1нче, 2нче  урыннар өчен  кич белән Миңгәр Сабан туе мәйданында келәмгә чыктылар. Безнең район көрәшчеләре Арчадан Динияр Моратов (80 кг), Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов (80кг), Наласадан Фаяз Зарипов (90кг) үз үлчәү авырлыкларында дөнья чемпионнары булдылар. Шулай итеп Арча тарихында беренче тапкыр Динияр, Илшат һәм Фаяз галәмнең иң көчле көрәшчеләре исемен яуладылар.

Яңа Кенәрдә традицион футбол ярышлары узды 01.07.2022 Яңа Кенәрдә традицион футбол ярышлары узды
Узган якшәмбедә футболчылар көч сынашты

26 июнь иртәсе Яңа Кенәрлеләр өчен футбол караудан башланды. Кырлай, Хәсәншәех, Шушмабаш, Лесхоз, Арча, Яңа Кенәр һәм эстрада йолдызлары командалары ярышты. Дүртенче ел рәттән барган әлеге уеннарны Кенәр яшьләре оештыра.

"Мин Арча баласы" проекты өченче сезонының беренче этабына нәтиҗә  ясады 30.06.2022 "Мин Арча баласы" проекты өченче сезонының беренче этабына нәтиҗә ясады

"Мин Арча баласы"... Арча районы балалары һәм яшьләре үзләренең туган якларының истәлекле урыннары һәм тарихы турында хикәяләрен нәкъ шулай дип башлыйлар.

Проект инде өченче ел гамәлгә ашырыла. Өченче сезонда «Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе аша проект конкурста катнашты һәм Татарстан Республикасы министрлар кабинеты грантына ия булып, 257397 сумлык җиһазлар сатып алынды.

"Нур" балалар телерадиостудиясе журналистлары "Алтын каләм"нән җиңү белән кайтты 29.06.2022 "Нур" балалар телерадиостудиясе журналистлары "Алтын каләм"нән җиңү белән кайтты

Арча "Нур" телерадиостудиясенең 20 журналисты "Алтын каләм" Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугате фестивалендә катнашты.

Биредә Татарстанның 20 районыннан 160 "каләм"че көч сынашты. Катнашучылар телевидение, радио, рус һәм татар телләрендә басма матбугат, SMM, дизайн юнәлешләрендә үзләрен сынап карадылар. Яшь журналистларның төп максаты - тәҗрибә туплау. Күп төрле очрашулар, мастер-класслар  фестивальне тагын да кызыклы итте. Биредә журналистлар 7 көн дәвамында журналистика серләренә төшенделәр, үз осталыкларын күрсәттеләр.

“Китап”лы бәйрәм киче 28.06.2022 “Китап”лы бәйрәм киче

26 июньдә Арчада Яшьләр көне билгеләп үтелде. Шәһәребезнең үзәк стадионы бу кичне җыр-моң, нәфис сүз һәм алкышлардан гөрләп торды.

Тарихка күз салсак, “Совет яшьләре көне”н уздыру турындагы Указга 1958 елның февралендә кул куела. Аны июнь аеның соңгы якшәмбесендә уздырырга карар кылалар. Бәйрәм көнне бөтен шәһәрләрдә актив яшьләрнең очрашулары була, фабрика-заводларда спорт ярышлары уза, ә кич белән паркларда яшьләр биергә җыела.

Яшьләр көне "Китап" белән башланып китте 27.06.2022 Яшьләр көне "Китап" белән башланып китте

"Китап" радиосы Арчада булып китте

Яшьләр көнендә оештырылган бәйрәм чараларының бер өлешен "Китап" радиосы бизәде. Әдәби-музыкаль мизгелләр бүләк итүче Лилия Кадырова, Илшат Сафин, Зәринә Хәсәншина, Сәйлән, Айрат Ганиев, Ильяс Шәрипов берсеннән-берсе ихлас чыгышлары белән районыбыз халкына рухи ял бүләк иттеләр. 

"Хәтер йомгагын сүткәндә": Шекәдә китап тәкъдир итү кичәсе узды 26.06.2022 "Хәтер йомгагын сүткәндә": Шекәдә китап тәкъдир итү кичәсе узды

Шекә авылында Мөзәкир Габдрахмановның “Хәтер йомгагын сүткәндә” дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Җәйнең кояшлы матур көнендә Шекә авылына юл тоттык. Районыбызда үзенең “пәриләре”  белән данлыклы  Шекә безне гүзәл табигате, мөлаем халкы белән каршы алды. Авыл урамнары буйлап бер-бер артлы печән төягән тракторлар, силос, сенаж төягән “КамАЗ” машиналары тыз да быз үтеп кенә тора. “Җәйнең бер көне ел туйдыра”, – дигән гыйбарәгә тугры калып, механизаторлар, тракторчылар кышка азык әзерләү белән мәшгуль. Тырыш, хезмәт сөючән, булдыклы кешеләр яши биредә. Чиста урамнар, төзек йорт-җир, каралты-куралар – үзләре өчен үзләре сөйли. Эшли дә, ял да итә белә шекәлеләр. Бу юлы да, уттай кызу эш өсте дип тормаганнар, олысы да, кечесе дә клубка авылдашлары Мөзәкир Гаптрахмановның “Хәтер йомгагын сүткәндә” дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсенә җыелганнар. Бу кичә аларның күңелендә җылы, матур бәйрәм булып истә калыр.

Сабантуйда машина отучы Илшат Һидиятов: "Хис-кичерешләрнең чиге юк. Моны аңлатып бетереп булмый..." Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sabantuyda-mashina-otuchy-ilshat-idiyatov-khis-kichereshlrne-chige-yuk-mony-alatyp-beterep-bulmyy 25.06.2022 Сабантуйда машина отучы Илшат Һидиятов: "Хис-кичерешләрнең чиге юк. Моны аңлатып бетереп булмый..." Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sabantuyda-mashina-otuchy-ilshat-idiyatov-khis-kichereshlrne-chige-yuk-mony-alatyp-beterep-bulmyy

Арча шау итә: көрәшче Илшат машина откан! Казанда яшәсә дә, ул безнеке – Арчаныкы!

Шалтыратып,  фикерләрен әйтүчеләр дә булды. Күптән лаек иде инде ул моңа! Аның кебек көрәшче юк! Машинаны ул Арчада отарга тиеш иде! Шәп итеп языгыз әле Илшат турында! Бу сүзләрне үзе көрәшкән, көрәшне яхшы аңлаган ир-егетләр, күпне күргән абзыйлар әйтте.

Арчада республика китапханәчеләре киңәште 24.06.2022 Арчада республика китапханәчеләре киңәште

Китапханәләр системасы базасында “Библиотека как важное звено в процессе популяризации здорового образа жизни” дигән республика күләм семинар үтте.

Әлеге семинарда Казан шәһәренең Республика яшүсмерләр һәм Казан Милли китапханәсе хезмәткәрләре, шулай ук Республикабызның төрле районнарыннан килгән китапханә директорлары һәм модель китапханә китапханәчеләре катнашты. 

Арча станциясендә амбулатория ачылды 24.06.2022 Арча станциясендә амбулатория ачылды

Арча станциясендә Көньяк урамы, 60/1а йортында (татар зираты янында) табиблык амбулаториясе ачылды.

Ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Табиблар, шәфкать туташлары, шул тирәдә яшәүчеләр дә килгән иде. Бу бинада аптека да булачак. Халык бик сөенде. 

Басулар, кырлар буйлап 24.06.2022 Басулар, кырлар буйлап

23 июньдә районда чәчүлекләрне кабул итү үткәрелде.

Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Абдуллин җитәкчелегендә, автобуска утырып басулар буйлап уздылар, чәчүлекләрнең торышына бәя бирделәр.

Җидегән чишмәләрдә җиде улак 23.06.2022 Җидегән чишмәләрдә җиде улак

Яңасала авылында булдык.

Сүзебез җырлы авыллар турында. Җырсыз авыл бармы икән, диярсез. Юктыр, мөгаен. Ә мин шундый җырлы авылларның берсе Яңасала турында язарга булдым. Ни өчен? Чөнки ул минем әни  – Айван авылында гомер иткән Әлфия Саттарованың (кыз фамилиясе Гыйниятуллина) туган авылы. Чөнки ул атаклы язучы Гомәр Бәшировның туган авылы. Җырлы авыл. Гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләгән һәм Арчада яшәгән Хаҗи Фәтхуллин заманында туган авылы Яңасала турында “Яңасала утлары” дигән шигырь һәм көй язган.

Район башлыгы кубогына картинг буенча ярышлар узды 22.06.2022 Район башлыгы кубогына картинг буенча ярышлар узды
Картинг буенча ярышлар булды

21 июньдә Арча районында «Картинг –яшьләрне сайлау» проекты кысаларында Арча муниципаль районы башлыгы кубогына картинг буенча ярышлар булды. Ярышлар Арча Укучылар Сарае, Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә Арча районы балалар һәм яшьләр арасында спортның техник төрләрен популярлаштыру һәм үстерү максатыннан оештырылды.

Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2022 Хәтер һәм кайгы көне
Моннан 81 ел элек, 1941 елның 22 июнь иртәсендә, күпләр әле татлы йокыда вакытта немец фашистлары илебезгә бәреп керә. Тыныч шәһәрләре, авыллары өстенә бомбалар ява, Бөек Ватан сугышы башлана...

"А.Сәләхов" крестьян-фермер хуҗалыгы аты республикада дан яулый 21.06.2022 "А.Сәләхов" крестьян-фермер хуҗалыгы аты республикада дан яулый
ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән 1800 метр ераклыктагы ярышта Арча аты - "А.Сәләхов" крестьян-фермер хуҗалыгы атына тиңнәр булмый. Җайдагы - Мари иле егете Александр Александров. Молодец егет! Афәрин малкай Брейзен Зип! Котлыйбыз!

Якташыбыз, көрәшче Илшат Һидиятов машина отты! Котлыйбыз! 20.06.2022 Якташыбыз, көрәшче Илшат Һидиятов машина отты! Котлыйбыз!

Казан сабантуе көнне Аккош күлендә "Сибур Казаноргсинтез" та Сабантуй оештырды.

-Бу ярышның буласын һәм баш батырга машина биреләсен алдан ишетеп белдем. Һәм бу ярышка алдан әзерләнеп килдем, - дип сөйли Күпербаш егете Илшат Һидиятов. - Мин Казанда яшим һәм бу компаниядә погрузчикта шофер булып эшлим. Арчада көрәшчеләр әзерлим. 39 яшемдә татарча көрәштә беренче тапкыр бүләккә машина (Лада гранта) алдым. Бик сөендем. 100 килога кадәрле көрәшчеләр арасында көрәштем. Читләрне көрәшкә кертмәделәр. Көчле көрәшчеләр бар иде. 9 яшьтән көрәшәм. Мин Казанда туып үстем. Әни Күпербаштан, әти Чөмә- Елгадан. 22 яшемдә Арчага Күпербашка кайттым. Арчаның 120нче һөнәр училищесын һәм Арчаның педагогия училищесын тәмамладым. Арча мине кеше итте дисәң дә була. Арчага мин бик рәхмәтлемен. Район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәт Көрәшкә зур игьтибар бирә. Көрәштә иң мөһиме - тренировка.

Арчалар "Барда җыены"нда 19.06.2022 Арчалар "Барда җыены"нда
Арча районы делегациясе Пермь өлкәсенең Барда районы оештырган “Барда җыены”нда катнаша. Арчаларны милләттәшләребез бик җылы һәм дустанә каршы алдылар. Бардалар белән элемтә туксанынчы еллардан ук бара.

Арчалар башкаланы яулый 18.06.2022 Арчалар башкаланы яулый
Әлеге бәйге чиратлап Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырыла. Безнекеләр 2019 елда Сочига барып чыгыш ясаган булган инде. Быел Мәскәүнең үзенә бару бәхетенә ирештеләр. Һәм биш беренче урын гына алып кайттылар! 2-3 дәрәҗә лауреатларыбыз да бар. Барлыгы ике меңгә якын кеше, күпме коллектив арасында! Редакциядә без әлеге укучыларның укытучылары Чулпан Харисова, Булат Гайнуллин, Альбина Фатыйхова, Алена Ганиева белән очраштык.

Арчалар Сочидан җиңеп кайттылар 17.06.2022 Арчалар Сочидан җиңеп кайттылар
Айван авылыннан Дания Хәйретдинова хәбәр итә. Фотода Алмаз Хәйретдинов өстә-штурвал артында.

-16 июньдә Укучылары сараенда шөгыльләнүче "Сөембикэ" бию коллективы Сочи шэһэрендэ узган Халыкара конкурс-фестивальдә ("Мир на ладони"), ике бию белэн катнашып,1нче һәм 2нче дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар - дип сөйли Айваннан Дания Хәйретдинова. - 1нче дәрәҗә "по морям, по волнам" биюенә бирелде.

"Экояз 2022" бәйгесенең район этабы җиңүчеләре билгеләнде 16.06.2022 "Экояз 2022" бәйгесенең район этабы җиңүчеләре билгеләнде

"Экояз" бәйгесенең район этабына нәтиҗә ясалды.

"Экобакча" номинациясендә  4нче балалар бакчасы җиңүче булды. Мәктәпләр арасында өченче мәктәп беренче урынны алды. "Экогаилә" номинациясендә Наласадан Төхфәтуллиннар гаиләсе җиңү яулады. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре, Министрлык дипломнары тапшырылды.

Арча тренерлары арасында рейтингка нәтиҗә ясалды 15.06.2022 Арча тренерлары арасында рейтингка нәтиҗә ясалды
Тренерларга Арча районы башлыгы Нуриев И.Г,. диплом hәм акчалата буләкләр тапшырды.

2021-2022 нче уку елы нәтиҗәләре буенча, "Арча" спорт мәктәбендә эшләгән көрәш тренерлары арасында рейтинг уткэрелде. Арча Сабантуенда шуңа нәтиҗә ясалды.

Сабантуйларда сыйныфташлар да очраша 14.06.2022 Сабантуйларда сыйныфташлар да очраша
Айван авылында туып-үскән сыйныфташлар (1972 елда 8 сыйныфны тәмамлаучылар) сабантуена дулкынланып килделәр. Алар иртәдән Арчага сыйныф җитәкчеләре Сәрия Гимаевна Абдуллина янында булганнар. Арчаның 2нче мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлар очрашкан. 8не бетергәнгә 50 ел, дип үзләре дә шаккаткан. Гомер шулай тиз үтә бит ул. "Безне авылдашыбыз, сыйныфташыбыз Рифкать Абдуллин оештырды, - дип сөйли Дилбәр. - Аңа бик зур рэхмэт. Эле килэчэктэ дэ очрашырга сүз куешып аерылыштык. Бик күңелле булды. Сәрия Гимаевна белән бик күрешэсе килэ иде. 50 ел утсэ дэ, һаман шундый мөлаем, матур әле. Күргәч елыйсылар килде. Күзләр яшьләнде... Киләсе очрашуларга кадэр!".

Арча Сабантуенда абсолют батыр булып кем калды? 13.06.2022 Арча Сабантуенда абсолют батыр булып кем калды?
Менә дигән итеп эшли дә, ял да итә безнең халык. Һава шартларының шактый катлаулы булуына карамастан, районыбыз игенчеләре язгы кыр эшләрен оешкан төстә төгәлләделәр.

Район башлыгы Илшат Нуриев кырларда намус белән эшләгән һәркемгә рәхмәт әйтте, барлык райондашларны Сабантуй бәйрәме һәм Россия көне белән тәбрик итте.

Бөтен авыл халкы рәхмәт әйтә 12.06.2022 Бөтен авыл халкы рәхмәт әйтә
Үзара салым акчасын авыл халкы белән җыя -җыя Курса Почмак авылында балалар мәйданчыгы ясап куйганнар. Ә менә икенче балалар мәйданчыгын Тимербулат Хәсәнов авыл башына бары үз хезмәте белән генә эшләп куйган. Өлкәннәр өчен ял итү урыннарын да күз уңында тотып эскәмияләр куелган.Балалар уйнаган арада өлкәннәр ял итеп җаннарына сихәт ала.Камырсаздан ишетелеп торган тәкәрлек җырын тыңлап, янәшәдә генә үсеп утырган урманны күзләп утырасың, җанга рәхәт.Ике гает арасында Тимербулат абыйның сабыйлар өчен куйган хезмәте аллах тарафыннан иң олы сәдакалардан саналса иде. Сабыйларны куандыру олы бәхет!

Авылларда сабантуйлары гөрләде 11.06.2022 Авылларда сабантуйлары гөрләде
Бүген халык сабантуйларына агылды. Без Айван сабантуенда булдык. Сабантуен күңелле итеп Альмира Гатауллина белән Гөлзилә Миңнуллина алып барды. Мәйданга бар халыкны шаккатырып татар эстрадасы артисты, шаян тел остасы, тамада Рамил Шәрәпов чыкты. Уен-көлке сөйләп, җырлап халыкның күңелен күреп китте. Авыл халкы Казан артистын көтмәгән иде. Чөнки аларга түләргә акча күп кирәк. Ә Рамил бушка концерт куеп китте. Хәл болай була. Авылдашыбыз Алсу Әхмәтшинаның (кыз фамилиясе) кызы Алия электрон челтәрләр аша Рамилне Айванга кунакка-концерт куярга чакыра. Ә Рамил кайта! Билгеле, шактый сөйләшүләр аша. Менә бит хыяллар тормышка аша!

Арчалар Бөтенроссия ярышларында беренче булды! 10.06.2022 Арчалар Бөтенроссия ярышларында беренче булды!

Россия чемпионнарын котлыйбыз

Мәскәүдә үткән "Регби мәктәп лигасы" Бөтенроссия ярышларында безнең 6нчы мәктәп командасы беренче урынны яулаган. Тренерлары Фәнил Һидиятуллин.

Яңа Кенәрнең соңгы ветераны вафат булды 10.06.2022 Яңа Кенәрнең соңгы ветераны вафат булды
Урының җәннәттә булсын, Мидхәт абый.

Яңа Кенәр авылында яшәүче сугыш ветераны Мидхәт абый Сәфәров вафат булган. Әле 9 май алдыннан гына аның белән очрашкан идек бит. Бик озак сөйләшеп утырдык. Көлешә-көлешә истәлекләре белән уртаклашканын тыңлап утырдык. "Парадка киләм, машинада булам, кул болгап китәрмен", дигән иде. 97 яшендә булса да бик матур күренә иде әле. Урының җәннәттә булсын, Мидхәт абый (рәсемдә уңда).

Аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды 09.06.2022 Аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды
8 июньдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Абдуллин озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында намус белән хезмәт иткән, июнь аенда юбилейларын билгеләп үтүче втераннарга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Арчада бүген кич зур концерт була 09.06.2022 Арчада бүген кич зур концерт була

«Күңел» радиосы республика шәһәр-районнарына музыкаль сәфәргә чыга! Сәяхәтнең максаты – әлеге районнардагы радиотыңлаучыларыбыз белән якыннан танышып, аралашып кайту. Беренче сәфәребезне Арча районыннан башлыйбыз! 


Эстрадабызның популяр артистлары һәм радио алып баручылары кич дәвамында сезнең кәефне күтәрәчәк  «Күнел» радиосыннан истәлекле бүләкләр, яраткан алып баручылар һәм артистлар белән фотога төшү – болар барысы да бер кичтә 
9 июнь 18:00дә Арча районы Стадионында очрашканга кадәр! #күңелрадиосы

Ни хикмәт, күзләре күрә башлады... 08.06.2022 Ни хикмәт, күзләре күрә башлады...
Ташкичүдә "Хаҗ могҗизалары" исемле искиткеч мәгънәле, файдалы кичә үтте.Кичәгә Түбән Камадан Марфуга ханым һәм Үзбәкстаннан кунакка кайткан Райля ханым, ХАҖИЯ ләр чакырылган иде. Алар Хаҗда вакытта үзләре бөлән булган могҗизалар турында, Аллаһның кодрәте, көче хакында бик күп мавыктыргыч, дулкынландыргыч сүзләр сойләделәр. Мәсәлән: "Хәрәм" мәчетенә барганда күзлегемне онытканмын. Аллаһтан сорыйм, Әй, Аллаһым, күзләрем күрсә укыр идем, күзлек калган, күзләремә нур бир, дигән,ни күрсен,чынлап та күзләре күзлексез  күрә,"әәә, Аллаһ, аның кодрәте бу мәчәттә күренә икән, "-дип уйладым, ләкин бүлмәгә кайткач та, киретТуган якларыма кайткач та күзләрем күрә. Бу Аллаһның ярдеме, могҗизә бит", дип сөйли Райля ханым.

Һөнәри бәйрәмегез белән, социаль хезмәткәрләр 08.06.2022 Һөнәри бәйрәмегез белән, социаль хезмәткәрләр

8 июнь социаль хезмәткәрләр көне. Бу изге һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Бәйрәм уңаеннан бкез Казанбашта социаль хезмәткәр Дамира Лотфуллина белән очраштык. Ул 7 өлкән кешегә хезмәт күрсәтә.

- Алар минем өчен балаларым кебек якын, - ди Дамира.

Бу хакта тулырак газетабызның җомга санында.

Васил Мифтахов: “Харис Мөхәммәдиев минем күңелгә иртә сүнгән йолдыз булып кереп калды” 07.06.2022 Васил Мифтахов: “Харис Мөхәммәдиев минем күңелгә иртә сүнгән йолдыз булып кереп калды”
“Арча хәбәрләре” газетасының 6 май санында Курса-Почмактан укучыбыз Лимара Мөхәммәдиеваның “Ирем Хариска мәдхия” дигән мәкаләсе бусылып чыккан иде. 28 яшендә районыбызның “Фрунзе” колхозы рәисе итеп билгеләнгән Харис Мөхәммәдиевның хезмәт биографиясен бик матур итеп тасвирлаган ул. Әлеге мәкаләне укыганнан соң 1984 – 1996 елларда Арча районы “Октябрь” колхозы рәисе булып эшләгән райондашыбыз, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны Васил Мифтахов та Харис әфәнде турында якты истәлекләре белән уртаклашты.

Арчада язучы Зиннур Хөснияр белән очрашу 07.06.2022 Арчада язучы Зиннур Хөснияр белән очрашу
Арча сәнгать мәктәбендә язучы, "Сәхнә" журналы мөхәррире Зиннур Хөснияр белән очрашу булды. "Хур кызлары" дигән романы буенча укучылар белән конференция узды. Ул очрашуны Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. уйландыра торган очрашу булды ул. Язучылар күп. Әмма үзешчән язучылар күбрәк вакыйга сөйләү белән мавыгалар. Вакыйгаларны язу ул әдәби әсәр түгел. Образлы итеп жанрны тудыра белергә кирәк. Хикәя, повесть, роман язу ансат эш түгел. "Үзешчәннәргә киңәшләрегез", -- дип тә сорадык язучыдан. "Күп укырга кирәк, -- диде Зиннур Хөснияр.

Мөнәҗәтләр – халык байлыгы 06.06.2022 Мөнәҗәтләр – халык байлыгы

Район мәдәният идарәсе, Арча район Мәдәният йорты тарафыннан “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” дигән бәйге игълан ителгән иде.

Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Ул онлайн-форматта үтте. Бәйгедә катнашу өчен мөнәҗәт башкарганны видеога яздырырга һәм электрон адрес-ка җибәрергә генә кирәк иде. Бәйгедә 7 яшьтән алып балалар катнаша алды. Ә өлкәннәрнең яше чикләнмәде.

Арчада Пушкин туган көнне билгеләп үттеләр 06.06.2022 Арчада Пушкин туган көнне билгеләп үттеләр
Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бүген район мәдәният йорты каршында әкият иленә сәяхәт оештырдылар. Ул Александр Пушкинның туган көне һәм рус теле көне уңаеннан үткәрелде.Балалар Пушкинның әкиятләрен искә төшерделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Музыкаль паузалар чараны бизәп җибәрде. 

Артист булып туган ул 05.06.2022 Артист булып туган ул

Иске Төрнәле клубында 30 елдан артык Арча халык театрында уйнаучы авылдашлары Илдус Хәбибуллин белән очрашу кичәсе узды.

Кечкенә генә клуб. Мәктәпнең спортзалы. Сәхнәсе дә юк. Әмма эшлим, дигән кешегә бернинди уңайсызлыклар да киртә була алмый икән. Үрнәк авыл җирлегенә кергән мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре бер коллектив булып авыллар саен концерт куеп йөриләр. Бу очрашу да аларның чыгышлары белән үрелеп барды.

Руслан Әһлиев: “Ярдәм итә алуыма шатмын” 05.06.2022 Руслан Әһлиев: “Ярдәм итә алуыма шатмын”

Арчадан Руслан Әһлиев станциядә яшәүче 16 яшьлек тумыштан инвалид Динә Йосыповага коляска алу өчен сертификат тапшырды.

Миңа бу хакта бишенче балалар бакчасы җитәкчесе Лилия Шәйхетдинова җиткерде. “Балага ярдәм кирәк, синең булыша алганыңны беләм, шуңа мөрәҗәгать итәм”, – диде ул.

Юбилей медале тапшырылды 04.06.2022 Юбилей медале тапшырылды
Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков эш белән Арчага килде. Ул ведомство ветераны, тыл хезмәтчәне  Әшрәпов Мөбарәк Әшрәп улы янында да булды. Илдус Нәфыйков ветеранга “Россия прокуратурасына 300 ел” дигән юбилей медале тапшырды, аңа сәламәтлек, озын гомер, бәхет, гаилә иминлеге теләде. Без дә Мөбарәк Әшрәповны олы бүләге белән котлыйбыз, аңа сәламәтлек телибез. / фото район прокуратурасы архивыннан.

Арча районында бер көндә ике йорт янды 03.06.2022 Арча районында бер көндә ике йорт янды

Берсе Арча станциясендә, икенчесе Пөшәнгәрдә. Фотода Коммуна урамындагы йорт.

2 июньдә 21 сәгать 59 минутта янгын частена Арча станциясе Коммуна урамы 28 йорт яна дигән хәбәр керә. Янгын машиналары чыгып чаба. Йортның түбәсе һәм йортның обшивкасы яна. Шулай ук сарайның түбәсе һәм өлешчә эче дә янган. Янгые электрдан чыккан дигән фараз бар. Йорт хуҗасы 1937 елгы апа.

Пөшәңгәр авылындагы Галәветдиновлар гаиләсенә янгыннан соң ярдәм кирәк 03.06.2022 Пөшәңгәр авылындагы Галәветдиновлар гаиләсенә янгыннан соң ярдәм кирәк
2 июнь көнне Галәветдиновларның йорт-җирләре янып бетә

Янгын көндезге сәгатьләрдә чыга. Хуҗалар бернәрсәне дә алып чыгарга өлгерми, ялкын минут эчендә бөтен өйне чолгап ала. Бер генә документны да алып кала алмыйлар.

Газинур һәм Руфия гаиләсенә ярдәм кирәк. Савыт-саба, кием-салым, көндәлек кирәк-ярак - бар нәрсә дә кирәк аларга.

Арча районында Сабантуйлар кайчан була? 31.05.2022 Арча районында Сабантуйлар кайчан була?
Быелгы Сабантуйларының кайчан буласын сорап язучылар күп. Һәркемгә аерым җавап бирмәс өчен, күпләрне борчыган сорауга җавап бирәбез.

Арча Сабантуе 12 июньдә, авыл Сабантуйлары 11 июньдә була.
Сабантуй программалары белән соңрак таныштырырбыз

Якташыбыз Хидиятов Ильгиз Ринат улын туган көне белән котлыйбыз! 31.05.2022 Якташыбыз Хидиятов Ильгиз Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Хидиятов Ильгиз Ринатович родился 31 мая 1973 года в д. Штырь Арского района ТАССР. Окончил Казанский государственный медицинский университет по специальности "лечебное дело" (1997 г.), Институт государственной службы при президенте Республики Татарстан по специальности "государственное и муниципальное управление" (2005 г.).

Рамил Шәрәфиев: "Кеше китсә дә, хәтере кала" 30.05.2022 Рамил Шәрәфиев: "Кеше китсә дә, хәтере кала"

Якташыбыз әтисен ел да матур итеп искә ала

Бүгенге көндә күпләргә Татар радиосының баш мөхәррире һәм алып баручысы буларак таныш булган Рамил Шәрәфиев узган ялларда балык тоту ярышы оештырды. Әлеге чара Рамилнең әтисе Вазыйх улы Рәфкатьнең якты истәлегенә багышланган иде. Югары Оры күлендә узучы әлеге ярышны Яңа Кенәр егете Рамил ел да уздыра. 

Әлфинә Сәйфуллина: “Эшләп ял итәргә яратам” 29.05.2022 Әлфинә Сәйфуллина: “Эшләп ял итәргә яратам”

Арча кызы Эльза матурлык бәйгесендә җиңү яулады 26.05.2022 Арча кызы Эльза матурлык бәйгесендә җиңү яулады
Арчадан Эльза Тимергалиева "Мини мисс Татарстан-2002" бәйгесендә катнашып, "Нежность" номинациясендә җиңү яулады. Мини мисс "Нежность" исеменә лаек булган кызга ТНВ каналының махсус бүләген дә бирделәр,"Шаян ТВ" каналында төшәргә дә чакырдылар.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-kyzy-elkha-maturlyk-bygesend-i-yaulady

Арчаның 6нчы мәктәбендә соңгы кыңгырау 25.05.2022 Арчаның 6нчы мәктәбендә соңгы кыңгырау
Бүген республикабыз мәктәпләрендә шаулап-гөрләп "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Кеше гомерендә кабатланмый торган мизгелләре белән истә кала торган вакыт  ул – мәктәптә уку чоры. Арчадагы Казан арты милли мәгариф белем үзәге "Арча 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе – шәһәребезнең Көнбатыш микрорайонында урнашкан гүзәл уку йорты. 827 укучысы, 31 сыйныф комплекты, 53 укытучысы булган белем йортында бүген  искиткеч матур бәйрәм узды.

Шушмабаш мәктәбендәге соңгы кыңгырау бөтен авылны кузгатты 25.05.2022 Шушмабаш мәктәбендәге соңгы кыңгырау бөтен авылны кузгатты
Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова: "Бездә соңгы кыңгырау икенче төрле була", - диде. Дөрестән дә шулай булды. Чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәптән чыгып, туп-туры мәдәният йортына юнәлделәр. Юлның ике ягында мәктәп укучылары шарлар тотып басып торды. Кем әйтмешли, 11ләр, 9лар тере коридор аша атладылар. Бу тамашаны карарга бөтен авыл халкы чыккан иде. Клубта тантана дәвам итте. 11 сыйныфны тәмамлаучы 14 егет һәм кыз. Аларга берсеннән берсе матур теләкләр юлладылар. Мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрдәнова, "Северный" хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Мөхлисов, сыйныф җитәкчесе Гөлназ Фәйзрахманова, әти-әниләр, ветеран педагоглар, авыл халкы... Район вәкиле - контроль-исәп палатасы рәисе Надия Сафиуллина да килгән иде. Ул егетләргә һәм кызларга район башлыгы исеменнән һәм үз исеменнән уңышлар теләде. Егетләргә һәм кызларга ак юллар! Хыяллары тормышка ашсын!

Хезмәт белән тапкан бәхет 24.05.2022 Хезмәт белән тапкан бәхет

“Әтием теләген үтәдем”, – ди Фәнис.

Корайван авылына “Ватаным Татарстан” газетасында эшләүче журналист Риман Гыйлемханов белән бергә бардык. Юлда йөрү, аралашу өчен рәхәт кеше ул. Аның белән мин, үзе әйтмешли, “почти” яшьтәшләр дә әле.

Риман моннан берничә ел элек “Ватаным Татарстан”да “Корайван маҗаралары” дигән язма бастырган иде.  Аның кайтавазы республика газеталарында бүген дә яңгыраш таба әле. Авылның русча исеменә килеп кергән бер хәреф һәм тарихи гаделлекнең Россия Президенты Указы нигезендә торгызылуы турында иде ул. “Безнең авылны Мәскәүдә беләләр хәзер!” – мин әйтәм.

Гомерен пионерия хәрәкәтенә багышлаган Әлфия Бәдретдинова Пионерлар көнендә туган көнен билгеләп үтә 19.05.2022 Гомерен пионерия хәрәкәтенә багышлаган Әлфия Бәдретдинова Пионерлар көнендә туган көнен билгеләп үтә
Әлфия Бәдретдинова 40 елга якын Яңа Кенәр мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли.

Бүген, 19 майда, Пионерия туган көне билгеләп үтелә. Яңа Кенәрдә яшәүче Әлфия апа Бәдретдинова өчен бу көн икеләтә бәйрәм. 1929 елның 19 маенда дөньяга килгән Әлфия апа гомере буе кызыл галстукка тугры кала.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт Ветераннар, рәхмәт сезгә, аяз күк өчен! 18.05.2022 Рәхмәт сезгә, рәхмәт Ветераннар, рәхмәт сезгә, аяз күк өчен!
9 Май – безгә тынычлык һәм ирек яулаган әби-бабаларыбызга тирән рәхмәт сүзләре җиткерү, алар өчен горурлык хисләре кичерү бәйрәме! Ул – тиңдәшсез батырлык күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә дошманнарны җиңгән батырларны искә алу көне! Миллионлаган гомерләр хисабына яулап алынган тынычлыкны саклау-безнең изге бурыч.

Илле ел бер сукмактан 17.05.2022 Илле ел бер сукмактан
Ашытбаш авылыннан Рузалия апа һәм Тәлгать абый Сәлимҗановлар матур гомер кичергән парларның берсе. Алар 50 ел бер сукмактан атлыйлар.

Ташкичүдә гаилә көне 16.05.2022 Ташкичүдә гаилә көне
"Гаилә -бәхет бакчасы " исем астында бик күңелле чара үткәрдек. 2 өлештән торган бу кичәбез күңелле дә, файдалы да булды.Кичәбезнең 1нче өлеше китапхәнәдә үтте. Гаиләләр турында гыйбрәтле хикәяләр, сорау -җәваплар,табышмаклар, мәкальләрне дәвам итү кебек мавыктыргыч иде. 2 нче өлештә гаиләләр арасында шашка -шахмат ярышы үткәрелде, балалар өчен күңелле спорт ярышлары өештырдык. Бу ярышларда балалар гына түгел, әти-әниләр, әбиләр дә көч сынашты".

Һәр чорның үз матурлыгы 16.05.2022 Һәр чорның үз матурлыгы

Арчада яшәүче Фирдәүсә һәм Әнәс Вильдановлар зөбәрҗәт, Кадрия һәм Хөснулла Фазуллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Аларны район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, “Россия пенсионерлар союзы”ның җирле бүлекчәсе рәисе Руфия Баһаветдинова котладылар, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Зур Бирәзәдә бриллиант туй 16.05.2022 Зур Бирәзәдә бриллиант туй
Зур Бирәзә авылында яшәүче Тәслимә апа белән Равил абый Минҗановлар алтмыш елдан артык тигез гомер кичерәләр. Бүген бу бер өйдә өч гаилә, дүрт буын яши. Улы да, оныгы да гаиләләре белән үз яннарында, оныкчыклары да бар.

Каенсар клубында түгәрәк өстәл артында очрашу 15.05.2022 Каенсар клубында түгәрәк өстәл артында очрашу
"Идел буе Болгарстанда ислам динен кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан Каенсар авыл клубында "Дин үгет- нәсыйхәт" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу булып узды. Кичәбез авылыбызның ак әбисе, абыстаебыз Нурания апа Сафинаның вәгазье һәм Коръән укуы белән башланып китте. Каенсар авыл клубы мөдире Ата бабаларыбызның ислам динен кабул итү тарихы белән таныштырды. Яңасала авыл китапханәсе мөдире кунакларны китап күргәзмәсе белән таныштырды һәм "Изге Болгар җире" дигән күргәзмә тәкъдим итте. Очрашуга килүчеләр үзләренә әби бабаларыннан мирас булып калган истәлек ядкарләренең тарихлары белән таныштырдылар. Кичәбездә мөнәҗәтләр әйтелде, риваятьләр тыңлап үттек.

Алтын тавышлы “Көмеш су” 14.05.2022 Алтын тавышлы “Көмеш су”
Шурабаш мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Шишор” мари халык фольклор ансамбле 65 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне мәдәният йортында искиткеч зур чара узды. Гөрләтте “Шишор” сәхнәне. Аерым чыгышларын караганым бар иде, әмма бу юлы беренче тапкыр тулы бер концертлары шаһите булдым. Сокланып, күземне алмый күзәттем.

Сугышы ветераны Равил ага Фазлыев башыннан кичкәннәрне сөйли 13.05.2022 Сугышы ветераны Равил ага Фазлыев башыннан кичкәннәрне сөйли

Иске Йорт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил ага Фазлыев безне гадәттәгечә елмаеп каршы алды.

Район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов аны Җиңү көне белән котлап бүләкләрен тапшырдылар.

Арчага Казахстан республикасыннан килделәр 12.05.2022 Арчага Казахстан республикасыннан килделәр

Районга тәҗрибә уртаклашырга килеп торалар.

Алар районда Арча педагогика көллиятендә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә булдылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

"Район Кулибиннары" бәйгесе тәмам 12.05.2022 "Район Кулибиннары" бәйгесе тәмам
Апрель ахырыннан башланып киткән фотолар бәйгесенә нәтиҗә ясар вакыт килеп җитте

Штерә, Яңа Кенәр, Наласа, Пөшәңгәр, Иске Му, Мөрәле, Түбән Аты, Сарай Чокырча, Урта Аты, Кәче, Сәрдәбаш, Хәсәншәех, Каенсар, Орнашбаш, Апаз, Югары Аты, Яңа Кырлай, Иске Төрнәле, Наласа, Шура авылларыннан 21 катнашучы фотолар җибәрде. Кайберләре берничә техника эшләп, аларның һәркайсын фотога төшергән иде. Килгән һәр фотоны сайтка урнаштырып бардык. Афәрин, аларның һәркайсы җиңүгә лаек.

Арчадагы Җиңү парадында 30 оешма коллективы катнашты 11.05.2022 Арчадагы Җиңү парадында 30 оешма коллективы катнашты

Җиңүнең 77 еллыгына багышланган парад 9 майда узган бәйрәм чарасының төп өлеше иде

Җиңү парадына тезелгән райондашлар "Арча" спорт мәктәбе бинасы яныннан шәһәр үзәгенә кадәр уздылар. Барлыгы 30 төркемгә тупланган оешма коллективлары кулларына шарлар, чәчәкләр, плакатлар тоткан иде. 

Иң беренчеләрдән булып байраклар күтәргән райондашлар узды. "Я помню! Я горжусь!" һәм "Үлемсез полк" акциясенә кушылучылар иң зур төркемнәрнең берсе иде. Аларның кулында сугышта батырларча һаләк булган әби-бабаларының фотолары иде.

Сугыш, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары Казанга театрга бардылар 10.05.2022 Сугыш, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары Казанга театрга бардылар
Арчада яшәүче сугыш ветераны 95 яшьлек Тәлгать Ногыманов та барды. Бик ошатып кайттылар. К.Тинчурин театрына сәяхәтне оештырган район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллинга рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар. Исән-сау булсыннар!

Арчада узган Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасында Мәдәният министры да катнашты 09.05.2022 Арчада узган Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасында Мәдәният министры да катнашты

77нче Җиңү язын каршы алган көндә районыбызда тантаналы төстә митинг-парад узды

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның чыгышлары белән башланып киткән кечкенә парад әдәби-музыкаль мәйданчыкларлардагы чыгышлар белән дәвам итте. Чыгышларны районыбыз җитәкчеләре генә түгел башкаладан кайткан хөрмәтле кунак ТРның мәдәният министры Ирада Әюпова да зур соклану белән карады. Министр үзе дә  "Үлемсез полк" акциясенә кушылып, арчалар белән бергә урам буйлап узды.

Яңа Кенәрдәге бәйрәмдә авылның сугыш ветераны Мидхәт Сәфәров та катнашты 08.05.2022 Яңа Кенәрдәге бәйрәмдә авылның сугыш ветераны Мидхәт Сәфәров та катнашты
Яңа Кенәр авылында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды

Районыбыз авыл җирлекләрендә митинглар, Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алу чаралары уза. 8 майда Яңа Кенәр җирлегендә узган хәтер бәйрәме Кырый урамнан "Үлемсез полк" акциясенә кушылган кенәрләрнең Үзәк урамга килүләре белән башланып китте. Әби-бабайларының фотоларын тоткан укучылар, укытучылар, битараф булмаган һәркем авыл үзәгендә урнашкан батырларның исемнәре язылган хәтер тактасы һәм солдат һәйкәле янына җыелдылар.

Йөзъяшәр ветеран янында 07.05.2022 Йөзъяшәр ветеран янында

Безнең районда Бөек Ватан сугышы ветераннары җидәү генә калды. Шуларның берсе – Симетбаш авылында туып үскән Габдрахман ага Сафин. Аның язмышы гаять гыйбрәтле,исләр китәрлек.

Ул Бөек Ватан сугышына алына,әсирлек газапларын кичерә. Аннан азат ителгәч дошманнарга каршы сугышуын дәвам итә. Туган ягына кайту белән колхозда эшли башлый. Әмма әсирлектә булганнарны алып китеп инде үзебезнең лагерьларга озаталар. Сталин үлгәч аларны аклыйлар.

Йолдызлар атылганда... 06.05.2022 Йолдызлар атылганда...

“Созвездие–Йолдызлык – 2022” XXII республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау концерты узды.

“Пирамида”мәдәни-күңел ачу комплексы концертлар залы сәхнәсенә Арча балалар сәнгать мәктәбеннән Илзирә Сираҗиева (җитәкчесе Чулпан Харисова), “Күңелле балачак” вокаль балалар ансамбле (җитәкчеләре Лена Ганиева һәм Альбина Фатыйхова) дә чыкты.


Новости 701 - 800 из 3508
Страницы: