Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
07.07.2019
Без бит Тукай оныклары!
Быелгы җәйге ялымның бер атнасы «Без-Тукай оныклары» дигән чатырлы аланда үтте. Истә калырлык менә дигән ял булды бу!
Әлеге алан Арча районында 4нче ел рәттән оештырыла. Быелгысы Арча педагогика көллияте базасында үткәрелде. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Киров, Оренбург өлкәләреннән, Мари Иленнән 200ләп сәләтле бала җыелды. Без — Тукай оныклары татар теле мохитендә яшәп, аның мөмкинлекләрен дә ачтык. Без үзебезне Тукай оныклары дип горурланып әйтә алабыз!
06.07.2019
Олыгайган көнендә тигезлеге бар
Иске Кишеттә яшәүче Нургали абый Хөсәеновка 90 яшь тулды. Юбилеен ул балалары, оныклары янәшәсендә билгеләп үтте. 30 ел бергә гомер иткән хатыны Нурия апа Соколова да янында иде. Бу көнне ул үзен бик бәхетле хис итте. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов та килеп кергәч, юбилярның йөзләре тагын да яктырып китте. Гөлнара Ггарипова Нургали абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм истәлек бүләге тапшырды.
05.07.2019
Кирәкле кеше – бәхетле кеше
Узган гасырның җитмешенче еллар башы. Курсалар, Масралар Арчага Корайван авылы аша йөри иде. Авылның нык чагы, урам тулы бала-чага, өлкәнрәкләр клуб, кибет янында. Берзаман таудан карага буялган көймәле чанага җигелгән кара айгыр менеп Күпербаш ягына үтеп китте. “Иске Масраның Мөдәрис бу, – диделәр аны белгәннәр. – Зоотехник булып эшли”.
04.07.2019
Нәкъ район читендә бардыр бер авыл
Шура авылы халкы бәйрәмнәрне үзе ясый. Әле күптән түгел генә гармун белән урам әйләнеп Ленар Мөбарәкшинны армиягә озаттылар.
– Яман да күңелле булды, – ди күптәнге танышым Кәшшаф Рәхмәтуллин. – Яшь чаклар, үзебезнең киткән вакытлар искә төште. Ленар бик тәртипле гаиләдән, техникум тәмамлады, әтисе Нурфис тракторда, әнисе мәктәптә эшли. Авыл халкы бик бердәм, тырыш безнең.
03.07.2019
70 тән соң да тормыш дәвам итә яки Сикертәндә кино төшерделәр
Ун көн дәвамында Сикертәндә кино төшерделәр. Артистлар гына түгел, бөтен авыл халкы, муеннан эшләре булуы турында онытып, шушы мәшәкатьләр белән мәш килде. Кызыксынып без дә Сикертәнгә юл тоттык. Ничек инде районда барган бу вакыйганы яктыртмый калып була? Һәр районда кино төшермиләр бит. Бәхетебезгә режиссер Нурания Җамалинең беразга гына бушаган вакытына туры килдек. “Трактор килгәнне көтә идек”, – дип аңлаттылар безгә.
02.07.2019
Онытылмаслык очрашу
Күңелләрне җилкетеп, дәрескә чакырып бирелгән кыңгырау чыңнары бик күп еллар үтеп артта калса да, мәктәп еллары һаман сагындырып тора. Сеҗе урта мәктәбен (хәзерге вакытта Сеҗе төп гомумбелем мәктәбе) моннан 40 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар шушы көннәрдә очрашуга җыелдык.
02.07.2019
Аңа 90 яшь тулды
2 июльдә Каенсарда яшәүче Клара Борһановага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котлап килгән район социаль яклау бүлегенең “Мәрхәмәтлек үзәге” директоры Миләүшә Шакирова юбилярга район башлыгы Илшат Нуриевның, РФ Президенты В. Путинның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
01.07.2019
Тырыш кешеләр
Наласа авылы элек-электән көрәш һәм хезмәт батырлары белән данлыклы. Вакыт үтү белән буыннар алышына, матур традиция дәвам итә.
23 июньдә Казан Сабантуенда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызның быелгы сабан батыры Илнар Ситтыйковка 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Илнар – Наласа авылыннан.
30.06.2019
Умартачы язмышы
– Умарталарны карау бер генә дә җиңел эш түгел дип саныйм, бигрәк тә хатын-кызга, – дип сүз башлады гомер буе умартачы булып эшләгән Гамбәр апа Шәйхиеваның кызы, Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Лилия ханым Галимҗанова. – Без үскәндә дә әни шул умарталыгыннан кайтып кермәде. Күбрәк Латыйфа әбием белән булдык. Әни тумышы белән Казаклар авылыннан. Алар алты бертуган булганнар. Шулар арасыннан өч абыйсы Бөек Ватан сугышына китеп, хәбәрсез югалган.
29.06.2019
Арчада тантаналы рәвештә “Тукай юлы” дип аталган яңа мәдәни сәяхәт маршрут ачылды
Бүген Арча районында тантаналы рәвештә “Тукай юлы” дип аталган яңа туристик маршрут ачылды. Проектны гамәлгә ашыручылар әлеге маршрут буенча Татарстан һәм Россия гына түгел, бөтен дөнья халыклары йөрүен теләүләрен әйтте.
28.06.2019
WorldSkills Флагы эстафетасы Арча районында
25 июньдә Арча шәһәренең үзәк стадионында WorldSkills Флагын хөрмәтләү тантанасы булды. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм “Ворлдскиллс Казан 2019 45нче дөнья Чемпионатын оештыру комитеты вәкилләре катнашты.
27.06.2019
Арчада «Тукай юлы» дип аталган җәяүле туристик маршрут ачыла
29 июнь көнне иртәнге сәгать 10да Арча тимер юлы станциясе мәйданында яңа туристик маршрут ачу тантанасы узачак. Бу Татарстанның беренче җәяүле, велосипед юлы маршруты, ди аны оештыручылар. “Балаларыгыз белән, туганнарыгыз белән килегез. Анда бик матур, бик кызык”, — дип чакырды кунакларны Римма Ратникова.
26.06.2019
Шурада һәр эш бәйрәм кебек
Шура авылындагы “Чордашлар” фольклор халык ансамбле эшләп килә. Хәзер анда 12 кеше катнаша.
– Авылның электән килгән йолаларын саклап, баетып яшибез, – ди ансамбль җитәкчесе Клара Хөсәенова. – Һәрберебезнең үз шөгыле бар. Мәсәлән, Нурфия Хәкимова кара җиләк, каен җиләге җыю остасы. Люция Молчанова ире Валерий белән Казаннан кайтып йорт алып яшиләр. Валерий абыйга 85 яшь. Помидор үсентеләрен бөтен авылга өләшә. Үзе карап та йөри әле, таяклар утыртып бәйләп тә бирә.
25.06.2019
Тормышның кадерен белергә кирәк
Ташкичүдә яшәүче Гөлсания апа Сафиуллина 90 яшьлеген билгеләп үтте. Районның халыкны яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова аны олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
24.06.2019
Гөберчәк китапханәсендә осталык дәресе узды
2019 — Татарстанда «Эшче һөнәрләр елы» диеп игълан ителде. Шул уңайдан Гөберчәк авыл китапханәсендә “Җирне кояш,кешене хезмәт бизи”исемле тәрбия сәгате узды һәм мастер-класс үткәрелде. Укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштырдым. Һөнәрләр турында шигырь сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, төрле биремнәрне үтәделәр. Авылыбызның нигезләрен нык тотучы, бөтен көчләрен, вакытларын кызганмыйча, көнне төнгә ялгап эшләүче җиргә береккән “Җир кешеләре” турында да сөйләштек.
23.06.2019
Бәйге белән бәйрәм бергә булды
20 июньдә “Казанка” хуҗалыгы җәйләвендә сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру техникларының район конкурсы булды.
Искиткеч матур көн, табигатьнең иң гүзәл чагы. Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының баш зоотехнигы Сирень Нигъмәтҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов тәбрикләде.
22.06.2019
Туган ягымда сабантуйлар гөрли
Сабан туе – хезмәт туе. Ул ел саен сабан беткәч, язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә. Һәр авылның, эшләрен тәмамлагач, үз сабан туен үткәрергә хакы бар. Иске Чүриле авыл җирлегендә өч авылга бер сабан туе үткәрелде инде. Ләкин ел саен үзендә сабантуй бәйрәмен үткәрергә гадәтләнгән Штерә халкы моның белән генә чикләнеп калмады. 16 июнь көнне Штерәдә “Авыл җыены” үтте. Бу җыен халык тарафыннан соралды. Халыктан бүләкләр, акча җыелды. Галиәхмәтов Фаил абый батырга дигән тәкәне бүләк итте. Җыенны оештыруда Газизов Марат, Камалов Рафис һәм Фәнисләр авыл халкына ярдәм иттеләр.
21.06.2019
63 елдан соң очрашу
2019 нчы елның 15 июнь көне Урта Пошалым авылы тарихына бик күңелле бер истәлек булып язылып куяр мөгаен. Бу көнне мәдәният йорты бинасында 1941 — 1942 нче елларда туган, моннан 63 ел элек Урта Пошалым урта мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлар очрашуга җыйналды. Мәктәп еллары — кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына.
20.06.2019
Арча районы башлыгы сәләтле укучылар белән очрашты
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев тырыш һәм сәләтле балалар белән очрашып, яшь буынны кызыксындырган сораулар буенча фикер алышты, республика олимпиадаларында җиңүче булган укучыларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды. Узган елгы уку елында олимпиада җиңүчеләре 45 булса, быел алар 62гә җиткән!
19.06.2019
Арча атларында кемнәр чаба?
Арчада ат ярышлары вакытында җайдак Александр Александров исемен еш ишетергә туры килә. Бигрәк тә ул «Ак Барс» агрофирмасы һәм «Айзат» крестьян-фермер хуҗалыгы атларында чаба. Атлар ярышында татар милләтеннән булмаган фамилия яңгыраса, ярыш караучылар арасында Казаннан килделәрме, әллә Мари аты чабамы икән, дигән чыш-пыш китә. Мари егете Арча атларында чаба!
18.06.2019
Министр Арчада
18 июньдә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Арча районында булды. Ул район башлыгы Илшат Нуриев белән Яңа Чүриле психоневрология интернатының яңа торак корпусы төзелешен карады.
17.06.2019
Югары Орыда мәчет ачылды
Узган атнада Югары Орыда мәчет ачылды. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, районның баш мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин катнашты.
16.06.2019
Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 16 июнь көнне якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улының туган көне — 65 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
15.06.2019
Йөрәгемә якын остазым
Илле елдан соң очраштылар бөек зат Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың укучылары. Арча педагогия көллияте шау чәчәктә утырган ап-ак шомыртларга тиң иде. Очрашу җылысы, аклык, сафлык бөркелә иде йөзләрдән. Балаларга 40-50 ел белем биргән шәхесләр башкача була да алмый.
14.06.2019
Арча районы мәктәпләре — «Җиңү адымнары -2019» республика бәйгесе җиңүчеләре
2019 елда Татарстан Республикасы министрлыгы ярдәме белән совет гаскәрләренең 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74- еллыгына багышланган «Җиңү шаһиты — 2019» республика проектына старт бирелде.
15 апрельдән 9 майга кадәр яшь волонтерларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү буенча 2500 дән артык чара үткәрелде. Проект та 27 муниципаль берәмлегеннән 153 гомуми белем бирү учреждениесе катнашты.
13.06.2019
Шушмабашта чатырлы лагерь эшләде
2019 елның 1 июненнән 7 июненә кадәр Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шушмабаш урта мәктәбе базасында «Азимут» чатырлы лагере эшләде. Балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен тәэмин итү өчен менә дигән шартлар тудырылган иде.
«Азимут» лагерена 11-15 яшьлек балалар кабул ителде, ял итүчеләр саны 20 кеше тәшкил итте.
12.06.2019
Безнекеләр барыбер иң яхшылар
Район башлыгы Илшат Нуриев “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты (WorldSkills Russia) җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты, аларга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы командасы “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты (WorldSkills Russia) финалында беренче урынны яулады. Татарстанның җыелма командасы составында Арча педагогика һәм Арча агросәнәгать көллияте студентлары да бар иде.
11.06.2019
Безнең халык ял итә белә
Сабантуйда берәүләр көрәш карарга яратса, икенчеләре спорт ярышларында үзен сынап карый, өченчеләре уеннарда теләп катнаша. Моң сөючеләр сәхнә тирәсендә бөтерелә. Кемгә нәрсә ошый. Уеннарга килгәндә, ниндиләре генә оештырылмый бит аларның. Балалар өчен дә, өлкәннәргә дә. Чүлмәк вату уенына казан сөлгесе буе чират җыелган иде. Тик чүлмәкнең генә моңа исе китмәде, бик биреләсе килеп тормады. Шулай да төз бәрүчеләрдән читкә китеп котыла алмады.
11.06.2019
Арчада һәм авылларда үткән “Сабантуй” бәйрәмнәрендә милли көрәш буенча батырлар
Арча Илшат Идиятов Күпербаш
11.06.2019
Мин Арчама барам… (Наилә Ахунованың 60 яшьлек юбилее)
Табигатьнең ямь-яшел булып, чәчәкләргә күмелеп, һәркемне сокландырган чагында дөньяга килгән Наилә Ахунова бу көннәрдә үзенең матур юбилеен билгеләп үтә. Ул 1959 елның 12 июнендә Әлмәт шәһәрендә күренекле язучылар Гариф Ахунов белән Гөлшаһидә ханым гаиләсендә туган. Мәктәптә укыганда ук сәнгать мәктәбенә йөри, рәсем ясарга һәм әдәби әсәрләр укырга ярата. Шуңа күрә дә мәдәният институтында укып китапханәче һөнәрен үзләштерә, озак еллар Наилә Ахунова Казан дәүләт медицина университетының китапханәсендә эшли, “Казанский медик” газетасының баш мөхәррире була һәм шулай ук “Белая ворона” (“Ак карга”) дигән әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли. Әдәби берләшмәнең дистәгә якын альманахы басылып чыга, аның мөхәррире Наилә Ахунова була. 2017 елдан иҗади берләшмә Гариф Ахунов исемен йөртә. Төрле кичәләр, очрашулар, фестивальләр оештырып Наилә Ахунова яшьләргә, бигрәк тә физик кимчелекләре булган балаларга иҗат юлына керергә ярдәм итә.
10.06.2019
Арчада Сабантуй
9 июньдә район Сабантуе булды. Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев ачты. Арчалыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлады.
09.06.2019
Иң яхшы көрәшчеләр җыелды
Район башлыгы Илшат Нуриев 2018–2019 уку елында республика күләмендә уңышка ирешкән көрәшчеләр белән очрашты. “Сабантуйлар алдыннан көрәшчеләрнең абруе тагын да арта”, – дип елмаеп күреште алар белән район башлыгы.
09.06.2019
Сабантуй котлы булсын!
Сезне Сабантуй бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм! Чын халык бәйрәме һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алган вакыйга булды һәм шулай булып кала. Бик борынгы чорда яралган Сабантуй күптән милли чикләрне үтеп чыкты һәм чын мәгънәсендә бөтенхалыкныкына һәм яраткан бәйрәмгә әверелде. Күңел ачу, кунакчыллык, спорт ярышлары һәм батырларның кызу көрәше һәвәслеге белән Сабантуй барлык милләтләрне һәм дин тотучыларны, төрле яшьтәге кешеләрне берләштереп йөрәкләрне яулап ала, элекке традицияләр, гадәтләр, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләр хәзинәсе булып тора.
08.06.2019
Җиңүчеләрне бүләкләделәр
Район хакимиятендә “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты (WorldSkills Russia) җиңүчеләре һәм призерларын котладылар. Алар – Арча педагогика көллияте һәм агросәнәгать көллияте студентлары. Район башлыгы Илшат Нуриев аларны котлап, бүләкләр тапшырды.
07.06.2019
Җиңүчеләрне бүләкләделәр
Район хакимиятендә “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты (WorldSkills Russia) җиңүчеләре һәм призерларын котладылар. Алар – Арча педагогика көллияте һәм агросәнәгать көллияте студентлары. Район башлыгы Илшат Нуриев аларны котлап, бүләкләр тапшырды.
07.06.2019
Авыл китапханәчесе тик ятмый
Урта Сәрдә китаханәчесе Әнисә Ишморатова китапханәгә әллә ниләр эшләп бетергән.Бөек Ватан сугыш темасына нинди матур почмак эшләп куйган. Авылдашы шагыйрь Ринат Рәхимовның иҗатын шулай ук аерым урынга туплаган. Авыл тарихы музее да бик кирәкле музей. Аны да эшләп куйганнар. Афәрин дими ни дисең инде мондый кешеләргә!
06.06.2019
Арчада балалар сабантуе узды
Балаларны яклау көне уңаеннан “Казансу” паркында балалар сабантуе узды. Рәхәт, матур чара булды ул. Бер генә бала да читтә калмады, туйганчы уйнады, биеде, җырлады, көлде, күңел ачты. Арча мәдәният йорты, китапханә, укучылар сарае, сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе, район мәгариф идарәсе, Казан арты тарих-этнография музее – барысы бер булып шундый бәйрәм ясадылар. Парк ул көнне балаларның шатлыклы авазыннан гөрләп торды.
06.06.2019
Арча балалар сәнгать мәктәбенең хезмәт җимешләре
Арча балалар сәнгать мәктәбендә укучылар агачтан нәрсәләр генә ясамыйлар! 1 июньдә алар хезмәт җимешләрен сатуга да алып чыктылар.
05.06.2019
Арча муниципаль районының Сабантуе программасы
9 июнь, 2019 ел, Арча шәһәре, стадион
Кунакларны каршы алу. Милли фольклор йортларны карау. Пролог “Сабантуй – бәйрәмнәр таҗы”. Тантаналы өлеш.
Бәйрәмне ачу (10.00-11.00)
04.06.2019
Язылмаган әсәр герое
Арча станциясендә яшәүче Рәхимҗан Галимҗанов белән очраштык. Ул — үз вакытында Казахстанда Чирәм җирләрне эшкәртү эшендә, төгәлрәк әйтсәк, урып-җыю вакытында актив катнашкан кешеләрнең берсе. Мөхәммәт Мәһдиев белән дә еш аралашкан, чөнки шофер буларак, язучыны машинасы белән Гөберчәккә яки авылыннан электричкага илтә торган булган. Шул вакытларда язучы аңар байтак кына эч серләрен дә чишкән, үзе кичкән язмыш авырлыклары турында да сөйләгән. Ә Рәхимҗан аганың тормыш юлы турында Мөхәммәт абый әсәр язарга кирәк дигән уен белдергән. Ләкин ул язылмаган китап булып калган. Шул турыда Рәхимҗан абый белән хатирәләр яңарттык.
03.06.2019
Чып-чын авыл шагыйре
Урта Бирәзә авылында яшәп иҗат итүче Дамир Нуриәхмәтов хатыны Рәмзия белән музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә балкып килеп керде. Дамир Фәтхрахман улының кулында әле генә табадан төшкән “Кайтам әле…” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы, күренеп тора, шатлыгы эченә сыймый. Аның 2017 елда “Ачтым күңелем пәрдәсен” китабы басылып чыккан иде инде. Олы Бирәзә авылында укытучы булып эшләүче Рәмзия ханым ире белән горурланып: “Дамирның илһам чишмәсе ачылды әле, бөтен тирә — яктан матурлык күрә, табигатькә соклануын, кешеләрне яратуын, туган авылга мәхәббәтен, әти-әнигә, туганнарга хөрмәтен шигырь юлларына тезә дә тезә”,- диде елмаеп.
02.06.2019
Югары Пошалымнан Тәхәветдин абыйга 90 яшь тулды
Бүген Тәхәветдин абый Бәдгытдинов карчыгы Турфәйдә апа белән кызы Резедәдә кунакта. Югары Пошалымга барып йөрисе булмады. Хәер, ерак юл түгел, машианлар йөреп торганда барабыз да кайтабыз. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татыган ветераннарга хөрмәтебез зур. Кайда яшәсәләр дә, без аларны табабыз.Арча станциясенә төштек. Тәхәветдин абый белән Туфәйда апаның барлык балалары да җыелган. Фәвзия, Фәрит, Рузия, Фәргат, Резедә, Равил… Туфәйда апа 7 бала таба. Тик менә… Равилнең игезәк сыңары Равилә 10 яшендә авыртып үлеп китә. Бүген бар да исән—сау.
01.06.2019
Минзәлә театрында безнең якташыбыз
Россиядә Театр елы дәвам итә. Үзләренең тормышларын театр белән бәйләгән якташларыбызның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәввам итәбез.
Музеебызның фәнни хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин Минзәлә шәһәрендә булып озак еллар Минзәлә театрында эшләгән якташыбыз Рәбига Шакирова турында материаллар, фотолар алып кайтты. Без үзебез дә аның кызы, башта Казан шәһәрендә инженер-архитектор булып эшләгән, бүгенге көндә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының музеен җитәкләүче Илһамия Мөхит кызы Кичубаева белән элемтәгә кердек. Ул безгә әти-әнисе турында бик мәгълүматләр бирде. Тупланган материалларга нигезләнеп Рәбига Шакирова турындагы истәлекләрне тәкъдим итәбез.
31.05.2019
Якташыбыз Хидиятов Ильгиз Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Хидиятов Ильгиз Ринатович родился 31 мая 1973 года в д. Штырь Арского района ТАССР. Окончил Казанский государственный медицинский университет по специальности "лечебное дело" (1997 г.), Институт государственной службы при президенте Республики Татарстан по специальности "государственное и муниципальное управление" (2005 г.).
31.05.2019
Ак-Чишмәдә ифтар ашы узды
Рамазан аенда ифтар ашы үткәрү Ак-Чишмә авылында матур традициягә әйләнеп бара. Нуриев Руслан Илшат улы изге рамазан аебызны, әрвахларыбызны хөрмәтләп ифтар ашы уздырды. Шунысы куанычлы, ифтар ашында катнашучыларның саны елдан- ел арта, бигрәк тә ураза тотуычылар арасында яшьләрнең күп булуы сөенечле, мул итеп әзерләнгән табынны тутырып утырулары үзе мактауга лаек.
30.05.2019
Истәлекле очрашу
29 май көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда 1966–1974 елларда районыбызның мәдәният бүлеген җитәкләгән Филиппова Клара Мәрдан кызы белән очрашу, шул елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре белән истәлекләр яңарту кичәсе булды. Очрашуны алып баручы музей хезмәткәре Ирина Синичкина:”Актаныш районының Чуракай авылында туып-үсеп, мәктәпне тәмамлаганнан соң Минзәлә районында укытучы буларак хезмәт юлын башлаган япь-яшь Клара Мәрдан кызын безнең районыбызга мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп җибәрәләр.Ул Арчага килү белән Тукайның туган авылы Кушлавычта, Яңа Кырлайда була, районның барлык мәдәният йортларын, китапханәләрен йөреп чыга һәм җиң сызганып эшкә керешә”,- дип, кичәдә катнашучыларны таныштырды.
29.05.2019
Нурзадә Анталиядә ифтар ашыннан соң татарча концерт куйган
Җырчы Нурзадә атна ахырында Анталия татарлары алдында чыгыш ясады. Бу турыда Анталия татар җәмәгатьчелеге вәкиле Оксана Назарова хәбәр итә.
28.05.2019
Кыснадан Равил Ибраһимов атлардан күңел тынычлыгы таба
Кыснадан атчы Равил Ибраһимов (рәсемдә сулда) турында ишетеп беләбез. Әмма күреп сөйләшкән юк иде әле. Җай чыкты.Сабантуй алдыннан үткәрелә торган ат ярышында Равил Ибраһимовның «Каролина» кушаматлы аты ике яшлек атлар арасында икенче булып финишка килде. Ә ярымчиста токымлы айгырлар ярышында «Падишах» кушаматлы аты өченче нәтиҗәне күрсәтте.
27.05.2019
Арча «Драконнары» 1нче разряд алды
Мәктәпнең 4нче сыйныфында укучы малайлар сыйныф белән «Драконнар» командасында хоккей уйный. Арчаның Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров соңгы кыңгырау көненә килде. Буш кул белән килмәде. Ул республика күләмендә уңышка ирешкән «Драконнар» командасы хоккейчыларына дипломнар һәм яшүсмерләрнең 1нче разряды кенәгәләрен тапшырды. Уңышлар телик егетләргә! Р.Н.
26.05.2019
Арчаның 10 нчы балалар бакчасы балалары Казансу паркына сәяхәт кылды
Шәһәребезнең көннән-көн матураюын барыбыз да белә. Бу матурлыкны күрә һәм кечкенә буынга күрсәтә белү кирәк. Ә иң мөһиме- шушы гүзәллекне төзек итеп саклау. Без, Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре , балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү, аның истәлекле урыннары белән таныштыру өстендә даими эшлибез. Шушы көннәрдә 1 нче номерлы зурлар төркеме балалары белән шәһәребез стадионында һәм Казансу паркында булдык.
25.05.2019
Мөхәммәтле Гөберчәк
Халидә Габидуллинаның “Мөхәммәтле Гөберчәк” исемле китабын халыкка тәкъдим итү кичәсе булып узды.
24.05.2019
Истәлекләр дәрьясында
– Элек язучылар Арча педагогия училищесына 15-20шәр булып кайттылар. Алар өчен ел саен җыелып кайту – традиция иде, анда олпат язучылар Габдрахман Әпсәләмов, Гомәр Бәширов, Зәки Нури, Гариф абыйлар һәм башкалар, – дип истәлекләре белән бүлеште Илдус Абдрахманович. – Язучылар кайтышка аларның кибетләрдә китаплары бетә, студентлар да, укытучылар да язучылардан автографлар алып калырга тырыштылар.
23.05.2019
Якташыбыз – юмор остасы
Быел 26 апрельдә Рәис Габделхак улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Рәис абый бик күп кызыклы шигырьләр, юмористик хикәяләр авторы. Аның 2009 елда “Ышанмасаң, ышан!..”, 2016 елда “Елмаеп яшик әле”, 2019 елда “Булгандырмы, юктырмы…” дип исемләнгән китаплары басылып чыкты. Китапларның исеменнән күренгәнчә аларның эче тулы Рәис абыйның тормышында очраган кызыклы вакыйгалар, шаян хәлләр.
22.05.2019
Кадерле китап
Һәрбер кеше үзенең туган авылы, аның кешеләре белән горурланып яшидер, мөгаен. Мин дә үземнең туган авылым Гөберчәк белән бик тә горурланам, һәрвакыт авыл тормышы белән кызыксынып, авылдашларымның ирешкән уңышларына сөенәм.
Менә шундый истәлекле вакыйганың берсенә үзем дә шаһит булдым. 18 май көнне Мөхәммәт Мәһдиев музеенда, музей җитәкчесе Халидә Габидуллинаның “Мөхәммәтле Гөберчәк” исемле тәүге китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Халидә ханымның әлеге кичәгә чакыруына бик теләп ризалаштым.
21.05.2019
“Җидегән чишмә” — Буада
17 майда “Җидегән чишмә” Арча халык театры Буада үткән милли театрларның өченче Халыкара фестивалендә катнашып кайтты. Коллективның Буа Дәүләт театры бинасында беренче тапкыр гына чыгыш ясавы түгел. Башкорт драматургы Ибраһим Абдуллинның “Айылуның айлы кичләре”, Гөлсинә Зәкиеваның “Елый икән елый ирләр дә” спектакльләрен күрсәтеп, тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергәннәр иде инде. Бу юлы Якутия, Казахстан, Үзбәкстан, Башкортстан, Татарстан, Чувашстан, Калмыкия, Төркия, Сербия, Иран, Эстония, Украина, Санкт-Петербург, Мәскәү, Оренбург һәм башка илләр, республикалар, шәһәрләр театрлары белән беррәттән чыгыш ясау коллектив өчен зур дәрәҗә булды.
21.05.2019
Арча сәнгать мәктәбендә хисап концертлары
Бу көннәрдә Арча сәнгать мәктәбендә хисап концертлары бара. Шундыйларның берсе — хореографлар Венер Хисамиев һәм Зилә Мортазина әзерләгән биюче балаларның чыгышларын карадык. Рәхәтләнеп карадык. Әти—әниләр, әби—бабайлар да күп килгән иде. Һәркайсының үз баласын сәхнәдә күрәсе килде. Укытучыларга да әти—әниләр каршында хисап тотуы җиңел түгел. Ел буе биергә йөргән баласы сәхнәдә ничек бии? Афәрин, концерт шәп килеп чыкты! Рәхмәт хореографларга! Әти—әниләр үз балалары белән горурланып утырдылар!
20.05.2019
Арчаның «Туризм» берләшмәсе укучылары «Тукай юлы» буйлап сәяхәт итте
10-13 май көннәрендә «Туризм» берләшмәсе укучылары тренер Минхәеров Фәрит Фәтхи улы җитәкчелегендә Арча — Өчиле авылы-Яңа Кырлай-Иске Иябаш авылы маршруты буенча өч көнлек «Тукай Юлы» сәяхәтен үткәрделәр. Экскурсия вакытында балалар Габдулла Тукай язмышы һәм иҗаты белән таныштылар, шулай ук утын әзерләү, учак ягу, учакта ашарга әзерләү кебек туристлык белемнәрен практикада кулландылар.
19.05.2019
Арчада ат ярышы булды
Арчада Сабантуй алдыннан ат ярышы үткәрү матур бер гадәткә кереп китте. Бүген Арча ипподромында ат ярышы булды. Ат ярышын район башлыгы Илшат Нуриев та карады. Илшат Нуриев атчыларны сәламләде, аларга уңышлар теләде. Ярышта 20 ат катнашты. Арча, Балтач, Кукмара, Мари республикасы, Малмыж атлары ярышты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә.Ярышларны Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин (үзе дә атлар белән мавыга) алып барды. 2 яшьлек атлар ярышында «Ак Барс» ширкәтеннән «Карамелька» атында Илнур Рамазанов 1нче килде. 2нче — Кыснадан Равил Ибраһимовның Каролина атында улы Рафил, 3нче булып Мари Элдан «Верховный Круиз» ширкәте Премьера кушаматлы атында Анна Макарова килде.
18.05.2019
Үрнәк көллиятендә ачык ишекләр көне
Үрнәк агросәнәгать көллиятендә бүген ачык ишекләр көне булды. Фойега килеп керүгә егетләрне һәм кызларны чәй өстәле янына чакырдылар. Кош теле һәм чәк—чәк белән тәмләп чәй эчтеләр. Аннан залга үттеләр.Үрнәк агросәнәгать көллияте җитәкчесе Рифкать Камалетдинов көллият тарихы белән кыскача гына таныштырып үтте. «Безнең көллият 1944 елны оешкан, — дип сөйләде җитәкчесе.
17.05.2019
Төрки халыкларның “Нәүрүз” XIV Халыкара театр фестивале кысаларында Тинчурин театрында спектакльләр күрсәтеләчәк
2019 елның 1-8 июнендә Казанда Төрки халыкларның XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә. Фестиваль программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Таджикистан һәм Россиянең милли республикаларыннан барлыгы 29 театр катнаша. XIV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале спектакльләрен КәримТинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театрында карарга була
16.05.2019
Арча укучылар Сарае укытучысы -һөнәри осталык буенча лауреат
2019 елның 13-14 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең 1нче номерлы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталык буенча «Йөрәгемне балаларга бирәм » республика конкурсының финалы узды. Арча укучылар Сараеның өстәмә белем бирү педагогы Сафин Ленар Яхиевич конкурс лауреаты булды.
15.05.2019
Тырыш кешегә хөрмәт бар
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 14 майда язгы кыр эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән “Ватан” ширкәте тракторчысы Дамир Фәйзиевкә, “Северный” ширкәте тракторчысы Ленар Миннебаевка, “Ашытбаш” хуҗалыгыннан Илнар Шакировка, “Ташкичү” хуҗалыгыннан Айрат Шәйдуллинга, “Ашыт” хуҗалыгыннан Айдар Мөхәммәдиевкә Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.
15.05.2019
Гармун моңы тынмасын иде
Арчада танылган баянчы, композитор һәм җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара бәйгесе узды. Бу бәйге бездә җиденче тапкыр үткәрелә инде. Башта Арча педагогика көллиятендә үтте, быел гармунчылар киңрәк масштабта мәдәният йортына җыелды. Рамил Курамшин безнең төбәк кешесе дә түгел, ни өчен ул бәйге Арчада оештырыла? Аның да үз тарихы бар икән.
14.05.2019
Авыл яшьләре эштә дә сынатмый
Авыл яшьләре язгы кыр эшләрендә дә сынатмый. Матур торган көннәрнең кадерен белеп, вакыт белән хисаплашмыйча җир эшкәртүдә, чәчүдә тырышып эшләгәннәр арасында утыз яшькә кадәрге ир-егетләр күп. Традиция буенча, Арча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә басуларга чыгып, алар белән очрашулар оештыра, алдынгыларына бүләкләр тапшыра.
13.05.2019
«Әдәби мәйдан» гөрләде
Арча үзәгендәге әдәби мәйдан шигърият һәм сәнгать сөючеләрне үз янына җыйды. Биредә Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Яшәү өчен җиңдек бу сугышны» дип исемләнгән әдәби мәйдан оештырды. Укучылар, китапханәләр, мәдәният йортлары, клублар хезмәткәрләре, укучылар, үзешчән шагыйрьләр сугыш темасына шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Тамашачы аларны йотлыгып тыңлады. Кайберләрен тыңлаганда күзләрне яшь пәрдәләре каплады.
12.05.2019
Ак-чишмәдә бәйрәм
Ак-Чишмә авылында Җиңү бәйрәме җиденче майда кич бәйрәм өстәле артында мәктәп ашханәсендә башланып китте.
Сигезенче майда Ак-чишмә авылының үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында “Картаймагыз, ветераннар! Сезгә тиеш бик күп даннар!”дип аталган балаларның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе узды.
11.05.2019
Арчада пляж волейболы башланды
Арчаның Казансу паркында ике комлыкта мәктәп укучылары арасында пляж волейболы булды. Берсендә тренер Рәшит Сафин баш судьялык итте, икенчесендә — Нияз Гатауллин.
Һәр командадан икешәрләп уйнадылар. Арчаның 1нче мәктәбе, Арчаның 6нчы мәктәбеннән, Казанбаш, Кәче, Урта Курса мәктәпләре укучылары волейбол уйнады.
10.05.2019
Сөмбелә әбигә 90 яшь
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 10 майда Арча шәһәрендә яшәүче Сөмбелә Әхмәдуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
09.05.2019
Арчада бәйрәм!
9 майда Арча шәһәрендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган парад үтте. Искиткеч матур көндә, күп кеше катнашында узган бәйрәм күңелләргә хуш килде.
08.05.2019
Якташлары онытмый
Якташыбыз, Яңа Кишет авылында туып-үскән Надир Закиров Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы идарәсен җитәкли. Быел ул Яңа Кишет мәктәбе каршындагы мәйданда Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин бюстын эшләтте.
07.05.2019
Иске Кишеттә герой Гани Сафиуллин янына җыелдылар
Көн иртәдән еламсырап торды. Яңгыр менә—менә явып китәр сыман иде. Сәгать 10нарга Иске Кишеттә Бөек Ватан сугышы герое Гани Сафиуллин музее янына мәктәп укучылары, әти—әниләр, ветераннар җыелды. Арчадан миниавтобус белән армиягә чакырыласы егетләр килде. Хәрби комиссар Алмаз Борханов үзе дә шунда иде.
07.05.2019
Арчалар Тинчурин театрына китте
Бүген Арча районында яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары Казанда Кәрим Тинчурин театрында узачак хәйрия акциясендә катнаша.
Акция кысаларында аларга Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм!» спектакле күрсәтеләчәк.
06.05.2019
Үзәкне өзгән аерылу мизгелләре
Ел саен балалар бакчалары арасында “ Сандугачтай моңлы Тукай теле” бәйгесен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланганы Арчаның 10 нчы балалар бакчасында үтте.
06.05.2019
Казиле авылы мәчете төзелүгә 120 ел
Элек-электән татар авылының йөзек кашы булып авыл уртасында мәчетләре торган. Дин белән көрәш елларында күп кенә авылларда мәчетләр җимерелгән, манарасыз калган, клуб яисә мәктәп буларак файдаланылган.
05.05.2019
Суслонгерга сәяхәт
Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов инициативасы белән 2015 елдан бирле әби-бабаларыбыз иза чиикән Суслонгер җиренә сәяхәт оештырыла. Анда баручылар составында укучылар да, студентлар да, яшь гвардиячеләр дә, хәрби ветераннар да бар. Быел да бер төркем кеше Суслонгерга сәяхәт кылды.
04.05.2019
Рамазан ае алдыннан -велопробег
Арча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Арча үзәк мәчете белән берлектә велопробег оештырды. «Рамазан ае — изгелек ае. Без аңа изге эшләребез белән шатланып керергә тиеш», — диде мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин. Велосипедта чабарга чыкканнар арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да бар иде. Велосипедчылар Көнбатыш, Көнчыгыш мәчетләрендә тукталыш ясадылар, өлкәннәр һәм инвалидлар йортына кереп, анда тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
03.05.2019
“Нур”ыбызның нурлы “әнисе”
Моннан өч ел элек бары тик исеме кызыксыну уятканга гына килгән “Нур” балалар телестудиясе киләчәктә минем өчен дә икенче өйгә әйләнер дип кем уйлаган? Шул көннән башлап мин, канатланып, рухланып, журналистика дөньясына кереп киттем һәм бу дөньядан башка чыга алмам ахыры… Һәрчак яхшы кәеф һәм кояш җылысы бирүче остазым – Зөлфирә Маннаповна да миңа зур өметләр баглый.
02.05.2019
Гармунчылар осталыкта ярышты
28 апрель көнне Арча мәдәният йортында Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара бәйгесе узды. Шул көнне кичен җиңүчеләр катнашында гала-концерт булды. Җиңүчеләрнең күбесе әлеге бәйгегә нигез салучы һәм җиденче тапкыр инде гармунчыларны үзенә җыючы Арча районыннан.
01.05.2019
Яңа Кенәр мәктәбендә фәнни-гамәли конференция узды
29 апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге III районара, VII мәктәпкүләм “Татарстан – туган йортыбыз” укучылар фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциянең беренче этабына 70 тән артык эш килде, шуларның 54-е икенче этапка тәкъдим ителде.
30.04.2019
«Талисман» Чувашиядән 1 нче урын алып кайтты
Апрель аенда Чувашия башкаласы Чабаксар шәһәрендә Авыл яшьләренең XIII нче Сәнгать фестиваль-конкурсы булды. Бу чарада «Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте»нең «Талисман» халык бию төркеме (җитәкчесе Лилия Маликова) дә чыгыш ясады. Биючеләребез «Халык биюләре. Ансамбль.» номинациясендә I нче дәрәҗә Лауреат исемен яуладылар. Киләчәктә дә аларга яңа уңышлар телибез.
30.04.2019
Райондашларыбыз — Халыкара олимпиада җиңүчеләре
22-25 нче апрель көнне Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан VII Халыкара олимпиада узды. Быелгы олимпиада Россиянең 26 төбәгеннән 191, 15 ләп чит илдән 50гә якын, Татарстаннан 250 катнашучыны бергә очраштырды. Олимпиада барышында укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан, Татарстан тарихыннан биремнәр эшләделәр һәм “Дөнья киңлегендә Татарстан”темасына проект яклап чыгыш ясадылар. Арча районыннан 7 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Хаева Алсинә (укытучысы Фазуллина А.М.) – җиңүче, Яңа Кенәр урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хайруллина Азалия (укытучысы Нигъматуллина Л.С.) йомгаклау туры призеры булды.
30.04.2019
Әйдәгез, керпене бергәләп коткарыйк!
2019 елның 1 февраленнән “Батарейканы тапшыр – керпенең тормышын саклап кал!” дигән экология акциясе башланды. Ул 1 июньгә кадәр барачак. Акциянең максаты изге – табигатькә һәм кешелек дөньясына зыян салучы кулланылган батарейкалары җыю, табигатьне саклап калу һәм балаларга экология тәрбиясен кече яшьтән бирү.
29.04.2019
Якташыбыз — Тукай бүләге иясе
27 апрель көнне Яңа Кырлай Тукай туган көнен билгеләп үтте. Бирегә Татарстаныбыздан гына түгел, чит төбәкләрдән дә кунаклар – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә язучылар, шагыйрьләр, әдәбият белгечләре килде. Араларында Карачай-Черкес республикасы халык шагыйре Аскер Додуев, Башкортстаннан Хисмәтулла Юлдашев, Тамара Искәндәрия, Чувашстанның халык шагыйре Валерий Тургай, танылган шагыйрь Ренат Харис, шагыйрь Газинур Морат, драматург, прозаик Рәдиф Сәгъди, Хәбир Ибраһим, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт, 2019 елгы Тукай бүләге ияләре прозаик, әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин, якташыбыз, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов та бар иде.
29.04.2019
Арчада шигырь бәйрәме
Тукай туган көнне Арча Мәдәният йорты каршында шигырь бәйрәме оештырылды. Анда әлеге бәйгеләрдә, марафонда катнашып, дәрәҗәле урыннар яулаган балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучы яшьләр һәм өлкәннәр чыгыш ясады. Һәр чыгыш соклану уятты. Субаш Атыдан 5 сыйныф укучылары Айнур Гарипов, Хәлил Вәлиев “Сак-сок”ны укыганда күзне яшь томалады, Носыдан Алинә Егорованың “Кәҗә белән Сарык” әкиятен көлә-көлә тыңладылар. Беренче рус мәктәбе укучысы Алинә Гатауллина “Пар ат”ны искиткеч матур сөйләде. Кыскасы, һәр чыгыш чыннан да җиңүгә лаек иде.
28.04.2019
Сикертәннән Җәмилә апа юбилен үткәрде
Сикертәннән Җәмилә апа Минһаҗевага 90 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова юбилярга Президент В.Путинның һәм район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Район социаль яклау бүлеге һәм авыл җирлегеннән дә котларга килделәр. Ире Гыйлемхан оста гармунчы була. «Гармунчылар матурларны ярата, сез яшь вакытта чибәр булгансыздыр?» — дип сорадык. «Безнең әни дә, әти дә бик матурлар иде», — дип сөйләде балалары.
27.04.2019
Арча педагогия көллиятенең «Татар халык җәүһәрләре» коллективы Гран-прига ия булды
Россиядә театр елы игълан ителү уңаеннан һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында 24 апрельдә КФУның мәдәниятара багланышлар институтында халык уеннарына багышланган «Кәрия-Зәкәрия» төбәкара фестиваленең йомгаклау этабы узды.Фестивальдә «Сәнгатьчә эшләнеше ягыннан иң яхшы чыгыш» номинациясендә «Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте»нең Ләйлә.Салихова җитәкчелегендәге «Татар халык җәүһәрләре» коллективы Гран-прига лаек булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.
26.04.2019
Быелгы Тукай премиясе ияләре билгеле булды
Быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле булды. Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
25.04.2019
Якташыбыз Чулпан ЗАРИФны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 25 нче апрель көнне, Төркиянең Карс шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, шагыйрә, галимә, тәрҗемәче Чулпан ЗАРИФның туган көне — 50 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне туган көнегез белән тәбрикли!
Чулпан Зариф (Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин) 1969 елның 25 апрелендә Арча районы Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1975 елда гаиләсе Арчага күчеп килү сәбәпле, урта мәктәпне Арчада тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда район газетасы каршында Радик Фәизов җитәкчелегендәге «Тукай якташы» исемле әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөри, телевидение тапшыруларында катнаша. Татар һәм рус телендә язылган шигырьләре матбугатта күренә башлый.
25.04.2019
Татар халкын Төркиядә танытучы якташыбыз
Төркиядә Карс шәһәренең Кавказ университетында Чордаш төрки телләр бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, доцент Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четинның олы юбилее, бу көннәрдә аңа 50 яшь тула.
24.04.2019
Райондашыбыз «Елның иң яхшы хәйриячесе» исеменә лаек булды
22 апрельдә Казан Кремлендә елның иң уңышлы хәйриячеләрен бүләкләү тантанасы узды. «Шәхси эшмәкәр» номинациясендә безнең районнан Инсаф Нурсил улы Габделгазизов бүләкләнде.
23.04.2019
Яңа Кенәр балалар иҗаты Йорты укучылары Бөтенроссия конкурсыннан җиңүләр белән кайтты
21 апрельдә Казанда «STAR» Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Анда Яңа Кенәр балалар иҗаты Йорты укучылары да катнашып, җиңүләр белән кайтты. Нуриева Гөлчәчәк Фәритовна җитәкчелегендәге бию түгәрәгенә йөрүче укучылар — Нуриева Азалия II дәрәҗә лауреат, Хайруллина Эльвира III дәрәҗә лауреат, Сабирова Камилә һәм Хайруллина Земфира I дәрәҗә дипломант исемнәренә лаек булдылар. Ә Абдуллаҗанова Гөлгенә Гарәфетдиновна җитәкчелегендәге бию түгәрәгенә йөрүче Абдуллаҗанова Илүзә I дәрәҗә дипломант булды.
22.04.2019
Шушмабашлар «Яшь автомобиль йөртү остасы-2019» республика конкурсы җиңүчесе
18 апрель көнне Казанда 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар командалары арасында автоузыш буенча республика конкурсы узды. Ярышларда Татарстанның 32 шәһәреннән һәм районыннан 32 команда составында 100дән артык Яшь автомобильче катнашты.
21.04.2019
Арчада хоккей ярышлары тәмамланды
Бүген тәмам Арча халкы купты. Арча Боз сараена хоккей ярышлары карарга килде. Ярышлар каты барды. Җанатарлар: «До конца!» — дип, көч—куәт биреп тордылар. 6 команда уйнады. Тайд—Фойл, Яңа Кенәр, Апаз, Хәсәншәех, Утар Аты, Югары Аты командалары. Нәтиҗәләр түбәндәгечә. 1нче урында Яңа Кенәр командасы, 2нче урында Тайд—Фойл командасы, 3нче урында Хәсәншәех командасы. Шулай итеп, район башлыгы призы—Кубогы яңакенәрлеләргә эләкте. котлыйбыз!
20.04.2019
Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 20 нче апрель көнне якташыбыз, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
19.04.2019
Арчада “Түгәрәк өстәл” утырышы узды
Арчада “Гериатрия” өлкәннәргә” профиле буенча сәламәтлекне саклау һәм медицина ярдәмен үстерү системасын камилләштерү турында” дигән темага (гериатрия – өлкән яшьтәге кешеләрнең авыруларын өйрәнү, профилактикалау, дәвалау белән шөгыльләнүче геронтологиянең бер бүлеге. Бүгенге көнгә республикада 13 гериатрия кабинеты, “гериатрия” профиле буенча Казан һәм Чаллыдагы сугышлар ветераннары өчен госпитальләрдә 25 урын бар икән) “Түгәрәк өстәл” утырышы узды.
18.04.2019
Арчага республика тәрбиячеләре җыелды
Арчаның 4нче балалар бакчасына республика тәрбиячеләре җыелды. Балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү буенча семинар булды. Семинарны бакча мөдире Наилә Самиева ачты. Ул үзләренең 2018 елда «Әйдәгез әле, балалар, табигатьне саклыйк» проекты белән республика конкурсында җиңүләре турында әйтеп үтте. Шул акчага мультипроектор, видеоэкран, балалар костюманры сатып алганнар.
17.04.2019
Андый кешеләр сирәк
Барлык нәрсәне язмышка сылтау дөрес тә түгел инде. Тик бу очракта ничек язмыш хәл итте дип әйтмисең. Педагогия училищесын тәмамлаган яшь кызны Носы авылына укытырга җибәрәләр. Шунда барганда РОНОда инспектор булып эшләгән Рәгыйбнең Фәниягә күзе төшә. Егет ошатса ала, кыз ошатса да кала, дигән сүз бар халыкта. Рәгыйб тә кызны кулдан ычкындырмый. 1952 елны күп балалы гаиләдә туып-үскән, Носыда биш ел укытып, азмы-күпме тәҗрибә тупларга өлгергән, югары уку йортына укырга кереп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген дә үзләштергән Күлтәс кызы Яңа Кенәргә килен булып төшә.
16.04.2019
«Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!» IV районара иҗат фестиваль –конкурсы
15 апрель көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 133 еллык туган көненә багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә!” девизы астында «Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка,кылларың!» IV районара иҗат фестиваль –конкурсы үтте. Әлеге чараның төп максаты укучыларны Г.Тукай әсәрләрен өйрәнүгә җәлеп итү, татар халык җырларын пропагандалау, җыр –моңга сәләте булган яшьләрне ачыклау, осталыкларын үстерү, татар моңы аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү иде.
16.04.2019
“Ярый әле син бар”
Рәфкать абыйны Наилә апа янәшәсендә күрү, бер-берсенә сөеп, елмаеп караулары, 63 ел бергә яшәү дәверендә мәхәббәтләрен күз каралары кебек саклаулары аларга карата ихтирам да, соклану да уятты. Кара, нинди матур пар. Балалары, яннарында бөтерелүче оныклары, оныкчыклары нинди сөйкемле. Шушы җылылыктан өйләре нурга күмелгән. Алар бер-берсенә: “Ярый әле син бар”- — дип кенә торалар. Мөнәсәбәтләренә исең китәрек.
15.04.2019
Яңа Кырлайда Габдулла Тукайны искә алдылар
Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның вафаты көнне бер төркем татар зыялылары Казанның Яңа татар бистәсе зиратында дога кылып, аның каберенә чәчәкләр салса, Яңа Кырлайдагы музеендагы шагыйрьне искә алу кичәсенә Габдулла Тукай премиясе иясе, шагыйрь Зиннур Мансуров һәм Тукайның дүртенче буын туганы, журналист Риман Гыйлемханов кайтты.