События

Арчада «Ызандашлар» очрашты 18.02.2017 Арчада «Ызандашлар» очрашты
Арча шәһәрендәге «Казан арты» тарих-этнография музеенда «Ызандашлар» очрашуы булды. «Ызандашлар» — Арча һәм аңа чиктәш булган районнарның әдәби берләшмә җитәкчеләрен, актив иҗат итүчеләрен социаль челтәрләрдә, ватсапта берләштерә торган төркем. Ул 2016 елда Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь Зиннур Тимергалиев инициативасы белән оешты. Хәзерге көндә төркемдә 54 каләм әһеле бар.

Әлмәттә якташыбыз Гариф Ахунов исемендәге тарихи-әдәби музей ачылды 17.02.2017 Әлмәттә якташыбыз Гариф Ахунов исемендәге тарихи-әдәби музей ачылды
Шәһәрдә Татарстанның халык язучысы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемендәге тарихи-әдәби музей ачылды.


Чарада язучының кызы, шагыйрә Наилә Ахунова да катнашты. 4 нче мәктәптә урнашкан музей тарихи ядкарьләргә бай. Аның ачылышында чыгыш ясаган ветераннар оешмасы рәисе Василий Самойлов, журналистлар Рөстәм Төхфәтуллин, Анастасия Вакатовалар язучы турындагы хатирәләре әбелән уртаклашты.

Лесхоз мәдәният йортында яшь гаиләләр көч сынашты 16.02.2017 Лесхоз мәдәният йортында яшь гаиләләр көч сынашты
Лесхоз мәдәният йортында “Авылым күрке–яшь гаилә” дигән бәйге узды

«Арча хәбәрләре»ннән Гөлсинә Зәкиева «Ел хатын-кызы» җиңүчесе 15.02.2017 «Арча хәбәрләре»ннән Гөлсинә Зәкиева «Ел хатын-кызы» җиңүчесе
Кичә Биектау мәдәният йортында “Ел хатын–кызы–2017” республика бәйгесенең зона этабы булды. Анда 11 районнан килгән конкурсантлар 7 номинациядә чыгыш ясады.

Америкалылар Арчадан канәгать булып китте 14.02.2017 Америкалылар Арчадан канәгать булып китте
8 февраль Арча педагогия көллиятенә Америка мөгаллимнәре килгән иде. Бер атна сизелмичә дә үтеп киткән, америкалыларның китәр вакыты да җитте. Кичә Арча педагогия көллиятендә чит ил кунакларының эшлекле сәфәренә нәтиҗә ясалды. Төшкә кадәр кунаклар Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән очрашса, төштән соң Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре белән очрашты.

Дияровлар гаиләсе беренче дәрәҗә дипломга лаек булды 13.02.2017 Дияровлар гаиләсе беренче дәрәҗә дипломга лаек булды
10–12 нче февраль көннәрендә Сабада Республикакүләм XIV “Сәламәтлек” Спартакиадасы узды. Бу ярыш спорт белән шөгыльләнүче гаиләләрне бергә җыйнады. Әлеге бәйгедә 21 район катнашты. Арча районыннан Дияровлар гаиләсе уңышлы чыгыш ясап, җиңүче исеменә лаек булды. Әлеге ярышны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Уңыш” физультура – спорт җәмгыяте үткәрде. Бу гаиләне I дәрәҗә диплом, кубок һәм акчалата премия белән бүләкләделәр.

Шушмабашлар концерт куйды 12.02.2017 Шушмабашлар концерт куйды
Шушмабашта «Җомга көн кич белән» иҗат концерты булды. Анда Шушмабаш авыл җирлегенә кергән авыллар үзешчәннәре чыгыш ясады. Кул эшләре осталары иҗат җимешләреннән бик матур күргәзмә оештырылган иде.

Бүген якташыбыз Сафин Ленар Ринат улының туган көне! 11.02.2017 Бүген якташыбыз Сафин Ленар Ринат улының туган көне!

Бүген, 11 февраль көнне якташыбыз Сафин Ленар Ринат улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Сафин Ленар Ринатович. Министр транспорта и дорожного хозяйства Республики Татарстан.

Родился 11 февраля 1969 года в городе Арск. Окончил юридический факультет Казанского государственного университета им. В.И. Ульянова-Ленина по специальности "правоведение" (1993 г.), Казанский Финансово-экономический институт по специальности "менеджмент" (2000 г.). Кандидат юридических наук. 

Яңа Кенәрдә шахмат буенча республика ярышы булды 10.02.2017 Яңа Кенәрдә шахмат буенча республика ярышы булды
Бүген Яңа Кенәр балалар иҗат йортында өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүчеләр арасында  шахмат буенча республика ярышы булды. Анда 10 районнан килгән 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк шахматчылар катнашты.

Түбән Мәтәскәдә халык җыены узды 09.02.2017 Түбән Мәтәскәдә халык җыены узды
8 февральдә Түбән Мәтәскә мәдәният йортында Иске Кырлай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җыены булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Орнашбашта яшь гаиләләр ярышты 09.02.2017 Орнашбашта яшь гаиләләр ярышты
Узган ел районда бәйге үткәреп, иң яхшы төп йорт киленен барлаганнар иде. Быел авыл клуб учреждениеләре арасында “Авылым күрке – яшь гаилә” дигән өр–яңа бәйге игълан ителде. Аның беренче этабы старт алды да инде.

Кәрим Тинчурин театрында "Көмеш туй" дип исемләнгән концерт-тамаша була 08.02.2017 Кәрим Тинчурин театрында "Көмеш туй" дип исемләнгән концерт-тамаша була
Кәрим Тинчурин театрында 13 нче март көнне 18:30 сәг. "Көмеш туй" дип исемләнгән концерт-тамаша була. Концерт Илсур Мотраза һәм Мәүлидә Нургалиның 25 ел бергә яшәүләренә багышлана.

Ашытбашлылар авылдашларына «Табылдык»ны тәкъдим итте 07.02.2017 Ашытбашлылар авылдашларына «Табылдык»ны тәкъдим итте
4 февраль кичендә Ашытбаш мәдәният йортында эшләп килүче «Ак нур» драма коллективы вәгъдә иткәнчә, тамашачыларның күңеленә тагын да ак нур өстәп, кышкы салкын кичтә, күпме җылык, күңелле мизгелләр бүләк иттеләр.

Айдар Фәйзрахманов: «Шамил Әхмәтҗанов чит ил тамашачысы күңелендә татар халкына соклану уяткан җырчыбыз ул» 06.02.2017 Айдар Фәйзрахманов: «Шамил Әхмәтҗанов чит ил тамашачысы күңелендә татар халкына соклану уяткан җырчыбыз ул»
Олыгая барган саен, күңел дәфтәрен ешрак актарасың, хәтер сәхифәләрен яңартасың, шуларга таянып, алга таба гомер сөрәсең. Ә хатирәләр – бихисап.

Якташыбыз Шамил Әхмәтҗанов ялыкмаслар кавеменнән 05.02.2017 Якташыбыз Шамил Әхмәтҗанов ялыкмаслар кавеменнән
Кайбер җырчылар сәхнәгә шаулап килеп чыга да, бераз шау-гөр килеп алгач, тиз арада онытыла да башлый. Ә берәүләре, киресенчә, олы сәнгать ишегеннән тыйнак кына атлап керә дә, моң иленә булдыра алган кадәр үз өлешен кертергә тырышып, аңа гомер буе хезмәт итә. Шушы фидакарьлеге ахыр чиктә аңа абруй китерә һәм ул үз эшендә алыштыргысыз остага әйләнә.

Яңа Кенәр — Арчаның спорт башсаласы 04.02.2017 Яңа Кенәр — Арчаның спорт башсаласы
Бүгенге ярышларның нәтиҗәләрен күргәч, шулай дип әйтергә генә кала. Алдагы хәбәребездә без Яңа Кенәр хоккейчылары  Югары- Атыда Айрат Гыйльфанов истәлегенә узган турнирда җиңүләре турында хәбәр иткән идек. Сүз уңаеннан бу команда җанатарларының авылда эшләп килгән хоккей тренеры штаты бетерелүдән канәгатьсезлек белдерүләрен дә әйтеп китик. Бөтен ата-ананың да баласын 40 чакрымдагы Арчага йөртергә мөмкинлеге юк бит, дип гаҗәпләнә алар.

Кәче — бай тарихлы авыл 03.02.2017 Кәче — бай тарихлы авыл
Узган атнада Кәче мәдәният йортында “Җомга көн кич белән” иҗат концерты булды. Анда Кәче авыл җирлегенә кергән авыллар үзешчәннәре катнашты.

Арчаның икенче мәктәбендә “Ел укытучысы –2017” зона бәйгесе үтте 02.02.2017 Арчаның икенче мәктәбендә “Ел укытучысы –2017” зона бәйгесе үтте
1–2 февральдә Арчаның икенче мәктәбендә “Ел укытучысы–2017”  укытучыларның һөнәри осталыгы бәйгесенең зона этабы булды. Ул “Ел укытучысы” һәм “Педагогик дебют” номинацияләре буенча үтте һәм анда биш районнан (Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче) үзләрендә иң яхшы дип табылган укытучылар катнашты.

Шекә башлангыч мәктәбе укучылары авылдашлары Гөлзадә Сафиуллина белән очрашты 01.02.2017 Шекә башлангыч мәктәбе укучылары авылдашлары Гөлзадә Сафиуллина белән очрашты
Шекә башлангыч мәктәбендә зур чара узды. Сүзем — очрашу кичәсе- нең инициаторы, олы кунагы, якташыбыз, авылыбызның җырчы сандугачы, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья Төрки хатын-кызлар берләшмәсенең президиум әгъзасы, Татарстанның халык артисткасы, Муса Җәлил бүләге лауреаты, Кырым республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Сөембикә варислары” төрки-татар фестивален оештыручы, ”Гөлзадә” студиясе хуҗабикәсе — Гөлзадә Сафиуллина турында.

Татарстандагы иң мәшһүр татар авыллары арасында Арча районы авыллары да бар 31.01.2017 Татарстандагы иң мәшһүр татар авыллары арасында Арча районы авыллары да бар
Бер авылда шәп итеп каймак ясыйлар, икенчесендә ат дагалыйлар. Өченче бер авылда кыз урлыйлар. Дүртенче бер авылны ат карагы таныткан, ә менә бишенчесен – популяр җыр! Intertat.ru Татарстандагы танылган авыллар исемлеген тәкъдим итә.

Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне! 30.01.2017 Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне!
Айдар Файзрахманов (Айдар Фәйзрахманов) 1955 нче елның 30 гыйнварендә Татарстан республикасының Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. Кечкенәдән җырчы булырга тели. Мәктәпне бетерүгә, Айдар Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә, 1976нчы елда аны уңышлы итеп тәмамлый. Соңыннан Казан Дәүләт кончерваториясенә кереп, аны 1981нче елда бетерә.

Кәрим Тинчурин театрына рәхим итегез! 29.01.2017 Кәрим Тинчурин театрына рәхим итегез!
Кадерле якташлар, тамашачылар, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сезне үз спектакльләренә чакыра!

Арчаны «Пошалым чаналары-2017» гөрләтте 29.01.2017 Арчаны «Пошалым чаналары-2017» гөрләтте
«Пошалым чаналары-2017» фестивале 27 гыйнвар көнне Урта Пошалым Мәдәният йортында башланган иде, 28е Арча Мәдәният йортында дәвам итте. Конкурска 41 үзешчән җырчыдан гариза килгән, барысы 15 яхшы башкаручы сайлап алынды.

Район башлыгы студентлар белән очрашты 29.01.2017 Район башлыгы студентлар белән очрашты
Кичә Арча педагогика көллиятендә район башлыгы Илшат Нуриев студентлар белән очрашты.

Арча Үзәк китапханәсендә дуслык дәресе узды 28.01.2017 Арча Үзәк китапханәсендә дуслык дәресе узды
26 нчы январь көнне Арча 3 нче номерлы мәктәбенең 5 б сыйныф укучылары “Дус булып яшик” исемле дуслык дәресендә катнаштылар.

Дуслык -иң әһәмиятле темаларның берсе, бигрәк тә мәктәптә уку чорында. Дуслык, татулык балаларны берләштерә, аларның уртак эшләре барлыкка килә, бер-берсенә булышу , шатлык һәм күңелсезлекләрне уртаклашу теләге туа. Бердәм, тату коллективта булганда гына баланың мәктәпкә барасы килеп тора.

Арча районында «Пошалым чаналары-2017» конкурсы бара 27.01.2017 Арча районында «Пошалым чаналары-2017» конкурсы бара
Бу минутларда Урта Пошалымда «Пошалым чаналары-2017» фестиваль-бәйгесе бара.  2004 елдапн башлап ике ел саен уздырылучы конкурска быел 40 тан артык үзешчән җырчы катнашырга теләк белдергән.

Арчада Фәрхәт Зыятовның юбилей кичәсе узды 26.01.2017 Арчада Фәрхәт Зыятовның юбилей кичәсе узды
Кичә “Казан арты” музеенда Укытучы исемен горур йөртүче, кайнап торган мәктәп тормышы төшләренә кереп йөдәткән, күңеле белән мәңгелек яшьлек илендә калган, әдәбиятка һәм сәнгатькә чын күңеленнән гашыйк райондашыбыз, РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы Фәрхат Гани улы Зыятовның 70 яшьлек юбилее узды.

Арчада студентлар бәйрәм итте 25.01.2017 Арчада студентлар бәйрәм итте
25 гыйнварда Россиядә Студентлар көне (Татьянин день) билгеләп үтелә. Иң беренче чиратта барлык студентларны бәйрәмнәре белән котлап, аларга теләкләрнең бары тик изгеләрен генә җиткерәсе килә.

Арчада балалар бакчасы тәрбиячеләре ярышты 24.01.2017 Арчада балалар бакчасы тәрбиячеләре ярышты
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү әйтеп бетергесез авыр, җаваплы, шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч хезмәт дип уйлыйм. Тик уйлау бер нәрсә, ә менә үзең шуның урынында булсаң…

«Җомга көн кич белән» Симетбашта 23.01.2017 «Җомга көн кич белән» Симетбашта
“Җомга көн кич белән” иҗат концертларын яңа елда Яңа Кишет авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәрде. Узган җомгада Симетбаш авылы мәдәният йортында гади, әмма искиткеч җылы, матур концерт булды. Мин анда күңелемә рәхәтлек, үземә рухи азык алып кайттым.

Наласада район күләмендә семинар узды 22.01.2017 Наласада район күләмендә семинар узды
”Милли мәктәп– югары мәктәп— әхлаклы һәм көндәшлеккә сәләтле булган шәхес тәрбияләү моделе”исеме астында районкүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып узды.

Арча районы авыл хуҗалыгында яшьләргә караш ничек? 21.01.2017 Арча районы авыл хуҗалыгында яшьләргә караш ничек?
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында Мәскәүдә әле яңа чыккан китапка укучылар энциклопедия, тарихи роман, мәктәпләрдә укырлык дәреслек, гаилә һәм нәсел, ватан турында язылган, җылы фәлсәфә җыентыгы дигән бәя  бирделәр. Мин үзем әлеге китапның кайбер битләрен кабат–кабат укыдым.

Арчада көрәш бәйгесе бара 21.01.2017 Арчада көрәш бәйгесе бара
Спорткомплекста район башлыгы призына көрәш бәйгесе бара. Бәйгедә 10 артык команда, 100 якын көрәшче катнаша. Нәтиҗәләр буенча 9-11 февральдә Зәйдә узачак Муса Җәлил призына республика турнирына райнның җыелма командасы билгеләнәчәк.

Арчада рәссамның күргәзмәсе ачыла 20.01.2017 Арчада рәссамның күргәзмәсе ачыла
23 гыйнвар көнне 10.00 сәгатьтә «Казан арты» тарих-этнография музеенда һәвәскәр рәссам Илдар Вәлиуллинның иҗат күргәзмәсе ачыла.

Керү ирекле. Рәхим итегез!

Арча районы балалар китапханәсендә “Балачак әдипләре” исемле күргәзмә эшли 19.01.2017 Арча районы балалар китапханәсендә “Балачак әдипләре” исемле күргәзмә эшли
Агымдагы елның беренче ае татар язучыларының юбилей даталарына бай булды. Шул уңайдан, район балалар китапханәсендә “Балачак әдипләре” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмә китап укучыларга Р. Корбан (60 яшь) һәм Н. Каштан (75 яшь) иҗаты белән якыннан танышырга ярдәм итә.

Гөлзада Сафиуллина: «Әгәр җырчының йөрәгендә ватан, милләт кайгысы булмаса, мин аны җырчы дип саный алмыйм» 18.01.2017 Гөлзада Сафиуллина: «Әгәр җырчының йөрәгендә ватан, милләт кайгысы булмаса, мин аны җырчы дип саный алмыйм»
Гөлзада Сафиуллина — гомере буе милләт язмышын йөрәге аша уздырып иҗат иткән сирәк сәнгатькәрләребезнең берсе. Меңләгән, миллионлаган тамашачы алдына чыгып җыр суза торган артист шундый булырга тиештер дә инде ул.

Алмаз Закиров бронза медальгә ия булды 17.01.2017 Алмаз Закиров бронза медальгә ия булды
14 гыйнвардан 16сына кадәр Кама Аланында 21 яшькә кадәргеләр арасында таэквон-до буенча республика беренчелегенә ярышлар узды. “Арча” спорт мәктәбе укучысы Алмаз Закиров (тренеры Газинур Борһанов), ярышларның иң яшь катнашучысы булуына карамастан (аңа 15 яшь), 74 килограмм авырлыкта көч сынашып, 20 яшьлек көндәшләре арасында бронза медальгә ия булды.

Кенәрдә район беренчелегенә көрәш ярышлары узды 16.01.2017 Кенәрдә район беренчелегенә көрәш ярышлары узды
Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында мәктәптә укучы балалар арасында район башлыгы призына татарча көрәш ярышлары булды.

Агросәнәгать көллияте студентлары ял көнен файдалы үткәрә 15.01.2017 Агросәнәгать көллияте студентлары ял көнен файдалы үткәрә
Арча агросәнәгать көллияте студентлары спорткомплекста волейбол уйнадылар. «Шимбә бездә ял булуга карамастан, егетләр спорт чараларында бик теләп катнашалар»,- ди көллиятнең Арча филиалы мөдире Роберт Һидиатуллин. Бу турнирны оештыруда район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Нил Нигъмәтуллин, яшьләрнең «Форпост» оешмасы җитәкчесе Динар Фәйзрахманов та ярдәм иткәннәр.

Татар капитализмы Арча районы Түбән Оры авылыннан чыккан! 14.01.2017 Татар капитализмы Арча районы Түбән Оры авылыннан чыккан!
Галим капитализм татарда Арча районының Түбән Оры авылыннан башланган дип саный.

Ашытбашта шахмат ярышлары була. 13.01.2017 Ашытбашта шахмат ярышлары була.
17 гыйнварда Ашытбаш мәктәбендә “Арча хәбәрләре” призына шахмат ярышлары була. Ярышлар сәгать 9 да башлана. Шахмат ярышларының нигезләмәсе түбәндә.

Яшә син җыр һәм моң сибеп, Равил абый! 12.01.2017 Яшә син җыр һәм моң сибеп, Равил абый!
Беркөн шулай көтмәгәндә Равил абый Габдрахманов белән очрашырга туры килде.

Күпме еллар буе сәхнәдән төшмәгән, Арча радиосын шаулаткан, халык соравы буенча аның “Бакчаларда  зәңгәр чәчәк”, “Ялгыз җилкән” җырлары көненә егермешәр тапкыр яңгыраган, әллә ничә тапкырлар Бөтенроссия, республика бәйгеләре лауреаты булган, дистәләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән хезмәт һәм сәхнә ветеранының бераз гына күренми торуы да шунда ук сизелде.

Ашытбаш авылында «Авыл көне» узды 11.01.2017 Ашытбаш авылында «Авыл көне» узды
8 январь көнне «Хәрәкәттә-бәрәкәт» девизы белән Ташкичү авыл җирлегенең Ашытбаш авылында «Авыл көне» булып узды. Бу көнне Ашытбашлылар 30 градус салкын булуга да карамастан, бер дә аптырап калмыйча, мәктәпнең спорт залында бәйрәмне матур, күңелле итеп оештыра белделәр.

ТатАрча Кар бабаенда кунакта булдыгызмы? Булмасагыз, ашыгыгыз! 10.01.2017 ТатАрча Кар бабаенда кунакта булдыгызмы? Булмасагыз, ашыгыгыз!
Яңа ел әкияти тылсымлыкка ия булган бәйрәм кебек аннан нинди дә булса могҗиза көтәбез. Балалар бигрәк тә. Ә ата–аналар өчен аларны сөендерү үзе бер бәхет. Менә шушы могҗиза көтүче сабыйлар, бәхет эзләүче әти–әниләрне кунакка чакыра да инде Арча Кар бабае патшалыгындагы татАрча Кар бабае белән татАрча Кар кызы.

Бүген якташыбыз Гаптрәүф Салих улы Нуриевның туган көне! 10.01.2017 Бүген якташыбыз Гаптрәүф Салих улы Нуриевның туган көне!
Бүген, 10 гыйнвар көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Салих улы Нуриевкның туган көне.

«Арча-Арена» боз сараенда Гарәфиев Фәнил Канәфи улының якты истәлегенә багышланган хоккей турниры узды 09.01.2017 «Арча-Арена» боз сараенда Гарәфиев Фәнил Канәфи улының якты истәлегенә багышланган хоккей турниры узды
8 гыйнвар көнне Арча шәһәренең «Арча — Арена» боз сараенда Гарәфиев Фәнил Канәфи улының якты истәлегенә багышланган хоккей турниры булып узды. Әлеге ярышта Мамадыш, Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач, Әтнә, Арча районнарыннан килгән ветеран-хоккей командалары көч сынашты.

Гөберчәк балалары Рафис Корбанның иҗатын белә 08.01.2017 Гөберчәк балалары Рафис Корбанның иҗатын белә
Гөберчәк авыл китапханәсендә балалар шагыйре Рафис Корбанның 60 яшьлегенә багышлап “Балалар күңеленә юл -шигырь аша!” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде.

Сөрде авылы китапханәсенә яшь рәссамнар җыелды 07.01.2017 Сөрде авылы китапханәсенә яшь рәссамнар җыелды
6 нчы гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә, китапханә каршында эшләп килүче «Яшь рәссамнар» клубы җыены булды. Максатым рәсем сәнгате белән кызыксынучы балаларны барлау иде. Бүгенге җыеныбызның исемен «Рәсемнәрдә күңел җылысы» дип атадым, чөнки иҗатка гашыйк бала, үзенең рәсеменә бөтен күңел җылысын биреп ясый. Шулай ук без бергәләп әниләренә бүләккә яңа ел открыткалары да ясадык. Әйдәгез аларның эшен сезгә дә тәкъдим итик.

“Арча” спорткомплексында бадминтон буенча ярышлар булып узды 06.01.2017 “Арча” спорткомплексында бадминтон буенча ярышлар булып узды
6 нчы гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2001-2003 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Арча районы мәктәпләре командалары һәм Әтнә районы командасы катнашты.

Бүген Ташкичү авылында зур “Чаңгы бәйрәме” уздырылды 05.01.2017 Бүген Ташкичү авылында зур “Чаңгы бәйрәме” уздырылды
Бәйрәмне төп мәктәп коллективы җитәкчелегендә “Әтиләр Советы”, авыл Мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.

Арча Боз сараенда бергәләп шуулар күңелле! 04.01.2017 Арча Боз сараенда бергәләп шуулар күңелле!
Арча Боз сараенда кышкы каникул вакытында әкият геройлары белән бергәләп шуулар матур бер гадәткә кереп китте.

Барыбыз да бозга 03.01.2017 Барыбыз да бозга
Укучыларның кышкы каникуллары башланды. Каникуллар файдалы һәм нәтиҗәле үтсенгә мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелә. Сәламәтлек – зур байлык икәнен истә тотып, районыбыз мәктәпләрендә “Барыбыз да тимераякларга!” акциясе старт алды.

«Иң гүзәл кәләш» бәйгесе җиңүчеләренә бүләк тапшырылды 02.01.2017 «Иң гүзәл кәләш» бәйгесе җиңүчеләренә бүләк тапшырылды
Яңа елны каршы алу тамашасында  район газетасы сайтында  үткәрелгән «Иң гүзәл кәләш» бәйгесе җиңүчеләре сәхнәгә күтәрелде. Аларны баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин бүләкләде.

Арча стадионында Яңа елны каршы алдылар 01.01.2017 Арча стадионында Яңа елны каршы алдылар
31 декабрь көнне Арча стадионында үзәк чыршы янында Яңа ел алды тамашасы булды. Көне дә искиткеч матур, кеше дә күп иде. Уеннар, җырлар белән бәйрәм алды тамашасы бик күңелле үтте.

"Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы! 31.12.2016 "Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы!
Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче яңа 2017 ел белән котлыйм! Узып баручы 2016 ел тарих сәхифәләренә күчкәндә, бу елда башкарылган эш-гамәлләребезгә, хезмәт нәтиҗәләренә йомгак ясыйбыз һәм киләчәк елга максатлар, планнарыбызны барлыйбыз.

Яңа елны яңа фатирларда каршылаячаклар 30.12.2016 Яңа елны яңа фатирларда каршылаячаклар
Бүген Арчада ике яңа йорт үз хуҗаларын каршы алды. Йортны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Горький урамындагы 40, 42 йортлардагы фатир ачкычларын кулларына алган 15 гаиләдә Яңа ел белән бергә өй туйлары да гөрләячәк.

Көнбатыш микрорайонына Яңа ел бәйрәменә килегез 29.12.2016 Көнбатыш микрорайонына Яңа ел бәйрәменә килегез
30 декабрьдә «Көнбатыш» микрорайонында Яңа ел бәйрәме була. Чара кичке 5тә башлана.

Сикертәннән Илһам Мәһдиев машина откан! 28.12.2016 Сикертәннән Илһам Мәһдиев машина откан!
Яңа ел – маҗараларга, могҗизаларга бик бай чор. «Арчанефтепродукт» җәмгыяте моны тагын бер кат исбатлады. Бер уйласаң, кеше ышанмаслык хәл, имештер, тик торганда сиңа машина бирәләр ди.

Россия Банкы Габдулла Тукай портреты төшерелгән көмеш тәңкәләр чыгара 27.12.2016 Россия Банкы Габдулла Тукай портреты төшерелгән көмеш тәңкәләр чыгара
оссия Банкы “Россиянең күренекле шәхесләре” сериясендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган 2 сум номиналында истәлекле көмеш тәңкәләр чыгара башлады. Тәңкәдә Габдулла Тукайның портреты, шагыйрьнең авыл күренешләре, кошлар һәм китаплар рәсемнәре ясалган, тәңкәнең тиражы - 3 мең данә. Бу хакта Россия Банкы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Нур»лыларны җиңүләре белән котлыйбыз! 26.12.2016 «Нур»лыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
Арча Укучылар сараеның “НУР” балалар радиостудиясе (җитәкчесе Таҗиев Д.Г.) Татарстан эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе оештырган “Ышаныч һәм куркынычсызлык” Республика конкурсында катнашып 2 нче урынны алды.

Арчадагы Үзәк чыршыны ачу тантанасы 26.12.2016 Арчадагы Үзәк чыршыны ачу тантанасы
Арчада Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Тантананы район башлыгы Илшат Нуриев фатыйха биреп ачып җибәргәннән соң, чыршы утларын кабызды.

Яңа елга якты өметләр белән! 25.12.2016 Яңа елга якты өметләр белән!
Яңа ел алдыннан кызыклы сәяхәтләр, чыршы бәйрәмнәре башлана. Барыбызга да – олысы–кечесенә яңа елда ниндидер бер серле могҗиза булыр сыман. Өйләргә чыршылар куябыз, бизибез, ялтыравыклы уенчыклар, укалар, утлар эләбез.

Арчалар финалда 24.12.2016 Арчалар финалда
18 декабрьдә Арча педагогия көллияте базасында һөнәри белем оешмалары арасында баскетбол буенча зона ярышлары булып узды. Кызлар һәм егетләр командалары зур осталык күрсәтеп барлык көндәшләрен дә җиңеп I урынны яуладылар.

Арча районында шашканы кемнәр оста уйный? 23.12.2016 Арча районында шашканы кемнәр оста уйный?
Арча Укучылар сараенда шашка уены буенча район шәхси беренчелеге үткәрелде.

«Казан арты» КВН командасы татар лигасы фестивалендә 22.12.2016 «Казан арты» КВН командасы татар лигасы фестивалендә

Ашабаштан Хәйруллиннар гаиләсе республика бәйгесендә җиңү яулады 21.12.2016 Ашабаштан Хәйруллиннар гаиләсе республика бәйгесендә җиңү яулады
Ашабаштан Хәйруллиннар гаиләсе район күләмендәге «Иң күркәм гаилә» бәйгесендә җиңү яулап, республика бәйгесендә катнашу хокукын яулаган иде. Хәйруллиннар анда да сынатмады, «Иң эшчән гаилә» номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз сезне.

ТатАрча Кар бабае беренче кунакларны кабул итте 20.12.2016 ТатАрча Кар бабае беренче кунакларны кабул итте
Бүген татАрча Кар бабае беренче кунакларын (авыр хәлле гаиләләрдәге балаларны) кабул итте. Кар бабай белән Кар кызы яшәгән йортка барып җиткәнче аларга Убырлы карчык, Кощей, кул остасы Марья, Шүрәле янында булырга туры килде. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, күңел ачтылар, соңыннан коймактан авыз иттеләр.

Арчада шашка буенча район беренчелеге узды 19.12.2016 Арчада шашка буенча район беренчелеге узды
17 нче декабрь көнне Арча Укучылар сараенда шашка уены буенча Ачык шәхси район беренчелеге үткәрелде.
Ир-егетләр арасында Ашытбаш авылыннан Сөләйман Гәлиуллин җиңү яулады. 2 нче урында Урта Курса авылыннан Мөдәррис Лотфуллин. Яңа Кишет авылыннан Фарсил Минҗанов 3 нче урынга лаек булды.

Мөхәммәт Мәһдиев көзне яраткан 18.12.2016 Мөхәммәт Мәһдиев көзне яраткан
Язучы Мөхәммәт Мәһдиев Гөберчәк авылында 1930 елның 1 декабрендә туган. Узган ел 85 яшьлек юбилеен Сикертән мәктәбендә “Мәһдиев укулары” дигән фәнни конференция белән билгеләп үттеләр.

Ашытбашта үткән шашка ярышлары нәтиҗәләре 17.12.2016 Ашытбашта үткән шашка ярышлары нәтиҗәләре
Арча районы мәктәп укучылары арасында шашка буенча «Төнъяк балкышы» исемендәге ачык турнир булып үтте.

Ярышларны Ашытбаш мәктәбе физкультура укытучысы Наил Сабирҗанов, Яңа Кенәр иҗат балалар йорты тренеры Сөләйман Галиуллин оештырды.

Арча һәм татАрча Кар бабай кунакка чакыра 16.12.2016 Арча һәм татАрча Кар бабай кунакка чакыра
Туризм буенча республикада алга киткән төбәкләрдән саналмасак та, бу өлкәдә күтәрелергә, алга чыгарга омтылышыбыз зур. Күрсәтерлек, туристларны җәлеп итәрлек урыннарыбыз да бар. Арчадагы “Казан арты” тарих–этнография, “Әлифба”, әдәбият һәм сәнгать  музейлары, Казан Су пляжы, Җиңү паркы һәм башкаларны килгән кунаклар бик яратып карый, уңай эмоцияләр, тәэсирләр белән китә. Ә Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей–комплексы, Сәгъди карт йорты – безнең горурлыгыбыз.

Сикертән мәктәбендә II районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды 15.12.2016 Сикертән мәктәбендә II районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды
Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – М.Мәһдиевкә багышланган II районара М.Мәһдиев укулары

КӘРИМ КОЕСЫ (райондашыбыз Чәчкә һәм Хәйдәр Зәйнуллиннарның иҗат «җимеше» — «к» хәрефеннән башланган сүзләрдән торган әсәр) 15.12.2016 КӘРИМ КОЕСЫ (райондашыбыз Чәчкә һәм Хәйдәр Зәйнуллиннарның иҗат «җимеше» — «к» хәрефеннән башланган сүзләрдән торган әсәр)
Чәчкә Зәйнуллина, Хәйдәр Зәйнуллин

Кәрим коесы (Һәр сүзе “к” хәрефеннән башланган әсәр)

Бүген, 15 нче декабрь көнне, якташыбыз Данил Гыйниятов Шамил улының туган көне! 15.12.2016 Бүген, 15 нче декабрь көнне, якташыбыз Данил Гыйниятов Шамил улының туган көне!
Бүген, 15 нче декабрь көнне, якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне!
Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, эшегездә зурдан-зур уңышлар тели!

Арча турында 10 кызыклы факт 14.12.2016 Арча турында 10 кызыклы факт
Арча районына сәяхәт вакытында җирлек турында 10 кызыклы факт аерып чыгардык.

Иске Ашытта Мәүлед кичәсе узды 13.12.2016 Иске Ашытта Мәүлед кичәсе узды
Җомга көн кич белән Иске Ашыт халык театры Яңа Кенәрдә “Китмәгез торналар” (Таңчулпан Зарипова) спектаклен куйды. Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи үзе дә уйнады. Ул спектакльнең режиссеры да. Икенче көнне Иске Ашыт мәдәният йортында Мәүлет кичәсе үткәрделәр.

Түбән Мәтәскә мәктәбенең сәләтле укучылары онлайн-чемпионат бүләгенә ия булды 12.12.2016 Түбән Мәтәскә мәктәбенең сәләтле укучылары онлайн-чемпионат бүләгенә ия булды
Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укучылары Россия күләмендә игълан ителгән “Интернетны өйрән-аның белән идарә ит”исемле 5 нче онлайн-чемпионатта катнаштылар . Әлеге чемпионат берничә этапта барды. Бу чемпионатта 10 нчы класс укучысы Хәсәнова З., 11 нче класс укучылары Гасимов А., Кәбиров С., Камалиева Э., Нигъмәтҗанова Р.,Рәхимҗанова Д., Рәхимҗанова Р., Хәбибуллин И., Хәйретдинов И., Шиһабиева Э. катнаштылар.

Казиле каян килеп чыккан? 11.12.2016 Казиле каян килеп чыккан?
Беркөнне «Яңа гасыр» каналында Арча районының Казиле авылы турында сөйләделәр.
Авылның килеп чыгышы «Каз иле» атамасы  йорт кошы – каз яисә казый дигән сүз белән бәйле дип аңлатылды. Әмма, минемчә, боларның икесе дә шикле.

Арча агросәнәгать көллияте филиалы студентлары хәрби ветераннар белән очрашты 10.12.2016 Арча агросәнәгать көллияте филиалы студентлары хәрби ветераннар белән очрашты
Кичә — 9 декабрь — Геройлар көнендә Арча агросәнәгать көллияте филиалы (элеккеге 120 нче училище) студентлары хәрби ветераннар: запастагы майор, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби ветераннар Советы рәисе Юрий Козлов һәм отставкадагы подполковник Ринат Галиев, көллиятнең элеккеге чыгарылыш укучысы, армия сафларында булып хшрби бурычын үтәп кайткан Айван егете Раил Зарипов белән очрашты.

Арча педагогика көллиятендә II Республика һөнәри конкурсы узды 09.12.2016 Арча педагогика көллиятендә II Республика һөнәри конкурсы узды
24 ноябрьдә Арча педагогика көллиятендә “Педагогик осталык баскычлары” дип исемләнгән башлангыч сыйныфларда укыту элементларын үз эченә алган  II Республика һөнәри конкурсы узды.

“Җидегән чишмә”нең спутник труппасы Арча Мәдәният йортына премьерага чакыра 08.12.2016 “Җидегән чишмә”нең спутник труппасы Арча Мәдәният йортына премьерага чакыра
Арча мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Җидегән чишмә” халык театрының спутник труппасы – Арча педагогика көллиятенең “Яшьлек” театр төркеме балаларга Галимҗан Гыйльмановның “Кар бабайда сер бар” дигән пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасын тәкъдим итә. Ул Арча мәдәният йортында 17, 22 декабрьдә, 3, 6 гыйнварда булачак.

Фәнис Мөсәгыйтовның партадашы: “Дәрес әзерләмичә дә “5”ле ала иде” 07.12.2016 Фәнис Мөсәгыйтовның партадашы: “Дәрес әзерләмичә дә “5”ле ала иде”
Якташыбыз, Казанбашта туып үскән егет, башкалабызның Кәрим Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов бөтен Казанны шаулатып юбилеен уздырды. Шул уңайдан республика матбугатында аның белән әңгәмәләр дә шактый күренде. Ә «Акчарлак» газетасы журналисты Фәнис әфәнденең сыйныфташы, партадашы Рамил Хәбибуллин белән әңгәмә корган.

Арчага Герой космонавт Мәскәүнең үзеннән кайтты 06.12.2016 Арчага Герой космонавт Мәскәүнең үзеннән кайтты
Арчаның 3нче мәктәбендә геройлар белән очрашу булды. Мәскәүдән Советлар Союзы Герое, очучы—комонавт Анатолий Павлович Арцебарский кайтты.

Гөлзадә Сафиуллина сәхнә эшчәнлегенә нокта куярга җыена 05.12.2016 Гөлзадә Сафиуллина сәхнә эшчәнлегенә нокта куярга җыена
Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия сәхнәсендә Татарстанның халык артисты, Республиканың Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллинаның иҗат кичәсе була.

Якташыбыз Гөлүсә Ахунова: Концертлар алып барырга бик яратам. 05.12.2016 Якташыбыз Гөлүсә Ахунова: Концертлар алып барырга бик яратам.
Төрле белгечлекләр үзләштергән, вакытын хезмәтенә, гаиләсенә һәм үзенә дә җиткерергә өлгерүче Гөлүсә Ахунова турында замана хатын-кызы дияргә мөмкин. Арча педагогия училищесын, Казан Дәүләт педагогия университетын тәмамлап, ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурада укыган.

Арчада Фәрит Минхәировның иҗат кичәсе булды 04.12.2016 Арчада Фәрит Минхәировның иҗат кичәсе булды
Арабызда шундый кешеләр яши: аларны көн дә диярлек күрәбез, аралашабыз, гади булуы, һәркемне тигез күрүе өчен хөрмәт итәбез. Ә баксаң, ул исеме зур хәрефләр белән язылып куела торган шәхес икән. Фәрит Минхәиров шундыйлардан.

Фәнис Наил улы Мөсәгыйтовның юбилее уңаеннан зур концерт булды! 03.12.2016 Фәнис Наил улы Мөсәгыйтовның юбилее уңаеннан зур концерт булды!

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне - 50 яшьлек юбилее уңаеннан «Дуслар котлавы» дип исемләнгән зур концерт–тамаша уздырылды.

Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне - 50 яшьлек юбилее! 02.12.2016 Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне - 50 яшьлек юбилее!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне - 50 яшьлек юбилее!

Арча сәнгать мәктәбенең агачтан кисеп ясау бүлеге укучылары күргәзмәдән III урын алып кайтты 01.12.2016 Арча сәнгать мәктәбенең агачтан кисеп ясау бүлеге укучылары күргәзмәдән III урын алып кайтты
26 ноябрьдә Казанда «Пропилеи искусства» исемле II Ачык Халыкара сәнгати иҗат күргәзмә-бәйгесе узды. Арча сәнгать мәктәбенең агачтан кисеп ясау бүлеге укучылары Волков Максим, Минһаҗев Арслан, Миңлебаев Илназ (җитәкчеләре Миннемуллин Нияз Рәшит улы), күргәзмәгә эшләрен куеп, III урын яуладылар

Арчада педагогларның шигырьләре тупланган «Илһам чишмәсе» китабын тәкъдир итү кичәсе узды 30.11.2016 Арчада педагогларның шигырьләре тупланган «Илһам чишмәсе» китабын тәкъдир итү кичәсе узды
Арчаның 3 нче мәктәбендә «Илһам чишмәсе» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Китапка Арчада һәм район авылларындагы мәктәп укытучыларының һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренең иҗат җимешләре — шигырьләре тупланган.

Арчада көрәш буенча район беренчелегенә ярышлар узды 29.11.2016 Арчада көрәш буенча район беренчелегенә ярышлар узды
26 ноября 2016 года в спортивном зале ДЮСШ «Арча» прошло Первенство Арского муниципального района по борьбе Корэш среди юношей 2002-2003  годов рождения и моложе на призы  ООО «Тайд Фойл».

Курса Почмак мәктәбендә Илдар Хаҗиевны искә алдылар 29.11.2016 Курса Почмак мәктәбендә Илдар Хаҗиевны искә алдылар
25 ноябрь көнне Арча районы Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбендә “Бир кулыңны, туганым” исемле якташыбыз Илдар Хаҗины искә алу кичәсе булып узды.

Арчада Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды 28.11.2016 Арчада Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды
Әниләр көне уңаеннан Арча мәдәният йортында “Жәннәт әниләрнең аяк астында” дип исемләнгән кичә булды. Беренче булып сүзне район башлыгы Илшат Нуриев алды. Ул әниләрне бәйрәмнәре белән котлады, Яңа Кенәрдән биш бала анасы Гүзәл Садыйковага, Үрнәктән шулай ук биш бала анасы Алсу Нуриевага “Ана даны” медале, Арчадан Энҗе Миннебаева, Югары Пошалымнан Алсу Закировага “Ана капиталы” сертификаты тапшырды.

Якташыбыз Хәлил Гайнетдинов: «Татарлар ник галәмгә күтәрелми?» 27.11.2016 Якташыбыз Хәлил Гайнетдинов: «Татарлар ник галәмгә күтәрелми?»
Ишеткәнсездер, Бөгелмәдә туып үскән егетебез Сергей Рыжиков бүген Галәм киңлекләрен иңли. Ул 19 октябрь көнне Россиянең (СССРның) 121 нче космонавты булып, космоска старт алды. “Союз МС-02” корабының экипаж командиры, Халыкара космик станциянең борт инженеры. Якташларыбыз арасыннан Сергей Галәмгә беренче юл яручы булса да, безнең Җиһанны үзләштерү өлкәсенә керткән өлешебез искиткеч саллы. Ким Шакиров белән берлектә “Җиһангирлар, безне космос чакыра!” китабының авторы Хәлил Гайнетдинов белән әнә шул хакта гәпләштек.

Кәче мәктәбендә зона ярышлары үтте 26.11.2016 Кәче мәктәбендә зона ярышлары үтте
Кәче мшктәбендә өстәл теннисы һәм бадминтон буенча зона ярышлары үтте. Ир-егетләр арасында өстәл теннисы буенча 1 нче урынны Зарипов Фәнис — ДЮСШ «Арча», 2 нче урынны

Урта Курса авыл җирлегенең иҗат концерты 25.11.2016 Урта Курса авыл җирлегенең иҗат концерты
Урта Курса авыл җирлегенең “Җомга көн кич белән” иҗат концерты Урта Курса мәдәният йортында үтте.

Арчада “Ел укытучысы–2016” район бәйгесе җиңүчесе билгеле булды 24.11.2016 Арчада “Ел укытучысы–2016” район бәйгесе җиңүчесе билгеле булды
“Ел укытучысы–2016” район бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Ул – Арча беренче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәл Ахунова. Аңа хәзер республика ярышында район данын якларга туры киләчәк. Бу хакта газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.


Яңа Кенәрдән «Хыял» триосы “Идел көзе” конкурсында катнашып кайтты 23.11.2016 Яңа Кенәрдән «Хыял» триосы “Идел көзе” конкурсында катнашып кайтты
Казанда узган “Идел көзе” республика фольклор конкурсындагы катнашучылар арасында удмурт, керәшен, рус, татар, марилылар арасында Яңа Кенәр балаларының “Хыял” триосы да үз чыгышлары белән сәхнәне ямьләде. Алар халкыбызның “Сандугач-күгәрчен” җырын аккордеонга кушылып башкарып, жюриның югары бәясенә лаек булды. Трионы килсе елга да чакырып калдылар.

Казанда Рифат Җамалның иҗат кичәсе булып узды 22.11.2016 Казанда Рифат Җамалның иҗат кичәсе булып узды
Кичә, 21 ноябрьдә ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрь һәм фән докторы, профессор, якташыбыз Рифат Җамалның (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) 65 яшьлек туган көне уңаеннан иҗат кичәсе узды

Иске Чүриле мәктәбе укучысы Инсаф III Республика мәгълүмати-социаль видеоязмалар бәйгесе җиңүчесе 21.11.2016 Иске Чүриле мәктәбе укучысы Инсаф III Республика мәгълүмати-социаль видеоязмалар бәйгесе җиңүчесе
Укытучы өчен укучысының уңышына сөенеп яшәүдән дә куанычлы вакыйга бармы икән? Укучыларыбызның яхшы укып, зыялы, тәрбияле, әдәпле, шәфкатьле булулары бер куаныч булса, аларның төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңү яулаулары – икенче сөенеч.


Новости 2801 - 2900 из 3508
Страницы: