Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
03.07.2017
Арчаның үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның хыялы тормышка ашты
Арча үзәк китапханәсе 23 июньдә шигърият сөючеләрне җыйды. Ул көнне әдәби кунакханәдә үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның “Йөрәк ритмында” дигән исем астында яңа дөнья күргән шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү булды.
02.07.2017
Курса Сабантуенда
1 июльдә авылларда Сабантуйлар үтте. Урта Курса авылындагы бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты
01.07.2017
Арчада лагерьда булачак укытучылар ял итә
27 июньдә Арча педагогика көллиятендә булачак укытучылар өчен җәйге мәктәп ачылды.
Этномәдәни компонентлар кергән бу лагерьда Казан федераль университетында һәм Алабуга педагогика институтында белем алучы 3–4 курс студентлары ял итәчәк. Араларында якташыбыз, Яңа Кенәрдән Миләүшә Сагедиева да бар. Ул федераль университетта 3 курста белем ала. Тәмамлагач, математика–информатиканы татар телендә укытырга районга кайтачак.
30.06.2017
Арча агросәнәгать көллияте студентлары диплом алды
28 июньдә Арча агросәнәгать көллияте 90 укучысын мөстәкыйль тормыш юлына озатты. Егет-кызлар техник-механик, техник-технолог, техник программачы, техник, өлкән техник-механик белгечлекләренә ия булып көллият белән саубуллашты бу көнне.
29.06.2017
Ярыштылар да, ял да иттеләр
28 июньдә “Казанка” хуҗалыгы җәйләвендә сыер савучылар һәм технологларның район конкурсы узды.
Сыер савучылар теория буенча имтихан тотканнан соң саву аппаратларын сүтеп җыю, сыер саву буенча ярыштылар. Алар арасында “Ак барс” агрокомплексы” сыер савучысы Гөлфия Шәрәфетдинова җиңде. “Игенче” ширкәтеннән Наилә Фәсәхетдинова – икенче, “Казанка” хуҗалыгыннан Лилия Мәрдәнова өченче урында.
29.06.2017
Арча Сабантуена рәхим итегез!
2 июль, 2017 ел, Арча шәһәре, стадион
28.06.2017
Авылга хат
И газиз туган авылым! Үзеңнән еракта яшәмәсәм дә, бик сагынам мин сине. Ничек сагынмыйсың инде. Сиңа кайтып, күкрәк киереп, саф һаваңны бер сулау гына да ни тора бит!
27.06.2017
Поздравляем Файзрахманова Джаудата Ибрагимовича с днем рождения
Файзрахманов Джаудат Ибрагимович родился 27 июня 1948 года в д. Нуса Арского района ТАССР. Окончил Казанский сельскохозяйственный институт, экономический факультет (1972 г.), аспирантуру Казанского сельскохозяйственного института (1978 г.).
26.06.2017
«Өмет чаткысы»нда юл кагыйдәләрен белү буенча конкурс узды
23 июня 2017 года в ГАУСО Реабилитационный центр «Исток надежды», среди детей и подростков с ограниченными возможностями был проведен конкурс «Правила дорожные, знать каждому положено!»».
25.06.2017
Поздравляем Гимаева Ильшата Сахаповича с днем рождения
Гимаев Ильшат Сахапович родился 25 июня 1963 года в дер. Ст. Муй Арского района Татарской АССР. Окончил Казанский инженерно-строительный институт (1989 г.).
24.06.2017
Арчада үзешчән шагыйрь Альберт Әбелхановның китабын тәкъдир иттеләр
23 июня в Арской центральной библиотеке прошла презентация книги «В ритме сердца» самодеятельного поэта Абульханова Альберта Киямовича.
23.06.2017
Иске Чүриле мәктәбе лагереның күңелле мизгелләре
Балаларга ныклы белем бирү белән беррәттән, аларның сәламәтлекләрен саклау район мәгарифенең алгарышлы бурычы булып тора. Бу җәһәттән, балаларның җәйге ялын оештыруга һәр елдагыча зур игътибар бирелә.
22.06.2017
Арчада Хәтер һәм кайгы көне узды
Бүгенге белән ул көн арасында 76 еллык тарих ята. Ләкин аның кайтавазы, ачы әрнүе йөрәкләрдә уелып калган. Әтиләре фронтка киткәндә туып кына калган балалар да әти дип бер әйтергә тилмереп үсеп шул яшькә җитте инде.
22.06.2017
Казансу паркында «Хәтер шәмен яндыр» акциясе үтте
21 июнь кичендә халык Арчада «Казансу» паркына җыелды. 1941 елның 22 июнь таңында сугыш башланган көн хәтергә кара бер көн булып сеңеп калган. Туган илебезне фашистлардан азат итү өчен сугышта батырларча көрәшкән каһарманнар мәңге онытылмас.
21.06.2017
Арчада мәктәп яны лагеренда балалар «Юл әлифбасын» өйрәнде
20 июня 2017 года в летнем пришкольном лагере МБОУ «АНОШ № 4» Арского муниципального района среди учащихся был проведен конкурс «Дорожная азбука». В конкурсе участвовали 20 детей (1-4 классы). Участники прошли 5 станции по правилам дорожного движения.
21.06.2017
Бүген — Кадер кичәсе
Рамазанның соңгы ун көнлеген вакларга керештек. Бу көннәр арасында бик кыйммәтле, мөкаддәс бер кичә бар – ул Кадер кичәсе. Ул кичәдә Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аша Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлламгә вәхилек китерә, Коръән иңә башлый. Кадер төне кайчан соң ул? Аны кайсы төннән эзләргә?
20.06.2017
21 июнь төнендә «Казансу» паркында Хәтер көненә багышланган чара уза. Рәхим итегез!
В ночь с 21 на 22 июня в парке «Казансу» пройдет акция «Свеча памяти» посвещенная Дню памяти и скорби! «Свеча памяти» – это международная акция, участники которой с 2009 года ежегодно накануне Дня памяти и скорби 22 июня, Дня Победы 9 мая и в другие памятные дни зажигают свечи в честь 27 миллионов погибших в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг. и всех павших в боях за Родину.
19.06.2017
Арча ветеринарлары белемнәрен арттырды
Казан ветеринария медицинасы академиясе укытучылары, профессорлар Арчада “Тиз ветеринария ярдәме күрсәтүгә өйрәтү” курслары оештырдылар.
18.06.2017
Мөндеш мәчетендә ифтар мәҗлесе узды
Мөндеш мәчетендә ифтар мәҗлесе узды
17.06.2017
Артист булмас өчен 10 сәбәп
Җырчылар күп… Саный башласаң санап, тыңлый башласаң тыңлап бетерә торган түгел. Ә иң начары — бик күп җырчыларның җырлаганын тыңлау бер газапка тиң була: ни тавыш, ни моң…
16.06.2017
Арча районында «Шатлык» лагеры эшли башлады
Үрнәктәге Арча агросәнәгать көллияте базасында «Шатлык» лагеры эшли башлады. Һәр елдагыча лагерҗ быел да өч сменада балалар кабул итәчәк.
15.06.2017
Көтек авылы тарихы
Олы тарихны авыллар һәм калаларның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге формалаштыра. Алар арасында авыл тарихлары, анда теркәлгән кызыклы фактлар, халыкның яшәеше билгеле бер урын алып тора. Авылыбызны саклап калу өчен, аны алга таба үстерү, авыл кешесенең яшәешендә кызыксыну уятыр өчен, аның үткән тарихын, авылның килеп чыгышын белү дә мәслихәттер.
14.06.2017
Арчада экстремаль уеннар паркы ачылды
Арча стадионы янында экстремаль уеннар паркы рәсми рәвештә ачылды. Капкага аркылы куелган ал тасманы район башлыгы Илшат Нуриев балалар белән бергә кисте.
13.06.2017
Арча Үзәк китапханәсендә интеллектуаль-танып белү уены узды
13.06.2017. в Арской центральной библиотеке для учащихся средних классов Арской средней общеобразовательной школы №1 имени В. Ф. Ежкова прошла интеллектуально — познавательная игра «Знаменитые имена России».
13.06.2017
Пөшәңгәрдә балалар Сабантуе узды
Сабантуй – чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу.
12.06.2017
Арчада сәләтле балаларны бүләкләделәр
Бүген Арча Мәдәният йортына районыбызның сәләтле балалары җыелды. Биредә районыбызның сәләтле һәм талантлы яшь буыны — олимпиада, конкурс-фестивальләр җиңүчеләре һәм призчыларын бүләкләү тантанасы узды.
12.06.2017
Кзыл-Яр авылы кешеләре белән күркәм
Менә инде 6 ел Кзыл-Яр башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирәм һәм авыл халкына китапханә хезмәтен күрсәтәм. Әгәр дә бу авылда хезмәт юлым дәвам итмәсә, Кзыл-Яр авылы халкының бердәм, тату,ярдәмчел икәнен белеп тә бетермәгән булыр идем. Кзыл-Яр авылында тырыш халык яши. Һәркем мәктәпкә үзенчә ярдәм кулын суза.
11.06.2017
Арча район балалар китапханәсендә Россия көненә багышланган чара узды
9 нчы июнь көнне район балалар китапханәсендә Россия көненә багышланган “Россия турында беләсем килә” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чарада тернәкләндерү үзәгенә йөрүче күрше районнардан килгән балалар да катнашты.
10.06.2017
Арча сорт сынау участогында семинар-киңәшмә булды
10 июньдә Арча сорт сынау участогында үсемлекләрне саклауга багышланган семинар-киңәшмә булды.
Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге белгечләре катнашты.
09.06.2017
Арчада ифтар мәҗлесе узды
Кичә (8 июнь) Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ифтар мәҗлесе уздырды. Анда район һәм авыллардагы имам-хатыйплар, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. Мәҗлестә шулай ук ТР Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба һәм Әтнә районнарының имам-мөхтәсибләре Айнур һәм Наил хәзрәтләр катнашты.
09.06.2017
Арчаның 9 нчы балалар бакчасында өч тел өйрәнәләр
Арча станциясендәге 9 нчы номерлы “Шатлык” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә инглиз теленә яшьтән өйрәтү” программасын тормышка ашыру максатында ачык дәрес узды.
08.06.2017
Арчада “Татар кызы-2017” Халыкара матурлык бәйгесе үтте
5 июньдә Арча район Мәдәният йортында “Татар кызы-2017” Халыкара матурлык бәйгесе үтте. Чарада 11 район вәкиле катнашты. Арча данын педагогия көллияте студенты Гүзәл Закирова яклады.
07.06.2017
Мортазиннар «Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017» фестиваль-бәйгесеннән җиңү яулап кайтты
30 май – 2 июньдә Ульяновскида «Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017» V округ фестиваль — бәйгесе үтте. Анда Чувашия, Мордовия, Башкортостан, Оренбург, Удмуртия, Түбән Новгород, Пенза һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән 14 гаилә катнашты. Татарстан Республикасы данын Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Мортазина Зилә Азат кызы гаиләсе яклады.
07.06.2017
“Иң-иң”нәр бездә дә бар!
1 июнь-Балаларны яклау көне. Нәкъ шушы көнгә без бик зур өметләр баглаган идек. Җәйнең беренче көне булгач, кояш, җылы һава торышы көткән идек.
07.06.2017
Арча Үзәк китапханәсендә Пушкинның туган көнен искә алдылар
В честь 218-летия великого русского поэта А.С.Пушкина в читальном зале отдела обслуживания Арской центральной библиотеки 6 июня прошла интеллектуально-литературная игра «Души и сердца вдохновенье» для учащихся пришкольного лагеря АСОШ №1 им. В.Ф.Ежкова.
06.06.2017
«Ызандашлар» кабат очрашты
4 июнь көнне, Арча районының “Балыкчылар авылы”нда “Ызандашлар» төркеменең чираттагы очрашуы узды. Анда җиде – Арча, Әтнә, Биектау, Саба, Теләче, Кукмара, Балтач районнарында яшәп иҗат итүче 17 ызандаш җыйналды.
05.06.2017
Арчадан Мортазиннар гаиләсе «Идел буеның уңышлы гаиләләре» фестиваль-конкурсыннан җиңү яулап кайтты
Среди достижений семьи из Арска победы в республиканском конкурсе «Семейный родник», в номинации «Семейный совет» Фестиваля семей Татарстана-2016 и в республиканском конкурсе красоты, материнства и семьи «Нечкэбил-2016». В Международный день защиты детей в Ульяновской области подвели итоги V окружного фестиваля-конкурса «Успешная семья Приволжья».
04.06.2017
Арчаның «Казан арты» командасы татар КВН лигасында 3 урын яулады!
Финал нәтиҗәләре буенча җиңүче исеменә Казан дәүләт аграр университетының «Әкәмәт» командасы лаек булды. Икенче урында – «Tatar Team», өченче урында – «Казан арты», дүртенче урында – «ӘДМХИ» командалары. Җиңүчеләр Башкортстанның Урал тауларына өч көнлек сәяхәткә барачак. Бүләкне лиганың партнерлары әзерләгән.
03.06.2017
Яңасала балалары «Әдәби мәйдан»га чыкты
Балачак – иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булсын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Менә шушы балачак мизгелләрен мәңге онытылмаслык, хәтердә калырлык итеп үткәрү максатыннан Яңасала авыл җирлегендә 1 июнь Халыкара балаларны яклау көнен уңаеннан барлык мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре ике авыл (Каенсар һәм Яңасала) балаларын бергә җыеп матур итеп бәйрәм оештырырдылар. Ник оештырмаска, аларның бит хәзер бергә җыелып очрашу, төрле бәйрәмнәр үткәрү өчен парклары бар.
02.06.2017
Арчаның талантлы балалары бәйрәмдә бүләкләнде
Арчада Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Балачак ул — мин һәм син» дигән чара узды. Бәйрәм чарасы Арча сәнгать мәктәбе укучыларының бәйрәм рухы бөркем торучы ялкынлы чыгышлары — җыр-биюләре белән үрелеп барды.
02.06.2017
Арча Укучылар сараенда «Сәләтлеләр университеты» ачылды
Арчага «Казанның ачык сәләтлеләр университеты» ның башкаручы директоры Айдар Фәрит улы Акмалов кайтты. Әлеге әһәмиятле чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, Укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин катнашты.
01.06.2017
Арчаның нәни йолдызчыгы
Әминә Ибраһимова 4 яшьтә генә булуына карамастан, күп бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яуларга өлгергән инде.
– Бу балалар бакчасына Әминә 3 яшеннән йөри. Сентябрьдә килдек, ноябрьдә инде ул “Голосок” дигән район бәйгесендә катнашып, беренче урынны яулады. Шунда аның талантын Алсу Кашапова күреп алды. “Бусинка” дигән ансамбльне дә алып бара ул. Балалар белән бик бирелеп эшли, – диде Әминәнең әнисе Динә.
31.05.2017
Якташыбыз, Зеленодол үзәк район хастаханәсе баш табибы, Хидиятов Ильгиз Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Хидиятов Ильгиз Ринатович родился 31 мая 1973 года в д. Штырь Арского района ТАССР. Окончил Казанский государственный медицинский университет по специальности "лечебное дело" (1997 г.), Институт государственной службы при президенте Республики Татарстан по специальности "государственное и муниципальное управление" (2005 г.).
30.05.2017
Язучылар Арчадагы балалар бакчаларында кунакта
Узган атнада безгә Татарстан язучылар союзы рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә язучылар, шагыйрьләр, драматурглар Вакыйф Нуриев, Камил Кәримов, Хәнәфи Бәдигый, Рифат Җамал, Фирдәвес Зариф, Рифә Рахман, Альберт Гадельшин, танылган журналист Риман Гыйлемханов, язучылар берлегенең матбугат бүлеге җитәкчесе Нәгыйм Шаһиев килде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов озатып йөрде. Кунакларны иң беренче булып чәкчәкләр белән, “Туган тел”не татар, рус, инглиз телендә сөйләп, татар көенә биетеп Арчаның тугызынчы балалар бакчасында каршы алдылар.
30.05.2017
Арчаның 3 нче мәктәбе укучысы Әлфиснең язмасы 2 урынга лаек булды
ТР Милли музее “Тылсымлы куллар” журналы редакциясе белән берлектә “Әбиемнең серле сандыгы” исемле бәйге игълан итте. Максаты- гаиләдә сакланган ядкәрләрне барлау. Бәйгенең шарты: бер кулыңа гаиләдә сакланучы ядкәрнең үзен, икенчесенә, аның рәсемен яки үзенчәлекле эшләнмәсен тотып, фотосурәткә төшәргә һәм әлеге ядкәр турында хатирәләр язып, “Тылсымлы куллар” журналы редакциясенең электрон тартмасына юлларга кирәк иде. Бәйгегә 186 эш кабул ителгән. Бу бәйгедә Арчаның 3 нче номерлы мәктәбеннән 3 “Б” сыйныфы укучысы Һидиятуллин Әлфис Фәнис улы, “Тамгалы кашыклар” язмасы белән катнашып, 2 нче урынга лаек булды.
30.05.2017
Арчаның 1 нче мәктәп укучылары «Куркынычсыз тәгәрмәч»тән уңышлар белән кайтты
XXIII республиканский конкурс юных инспекторов движения «Безопасное колесо – 2017» прошел в городе Набережные Челны. В этом году даты его проведения совпали с юбилеем службы пропаганды безопасности дорожного движения, которая была образована 85 лет назад – 25 мая 1932 года.
29.05.2017
Арча йөзүчеләре уңышлар белән кайтты
25-27 нче май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә 2002-2004 нче елгы егетләр арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар узды. Бу ярышларда “Арча” спорт мәктәбеннән, тренер Музафарова Гүзәл Марсовна җитәкчелегедә, Ахунов Әсхәт (Арчаның 1 нче номерлы мәктәбе укучысы) һәм Зайнуллин Наил (Ташкичү мәктәбе укучысы) катнаштылар.
29.05.2017
Укучылар мәктәп инспекторы белән очрашты
Мәктәп инспекторы Нил Нигъмәтуллин Түбән Оры, Сөрде, Югары Оры башлангыч мәктәпләре укучылары белән очрашты. Ул укучыларны җәйге каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырып, су буйларында ялгыз гына йөрмәскә кирәклеген аңлатты.
28.05.2017
Курсалар әзер
27 майда Арча районының “Курса МТСы” ширкәте базасында терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.
27.05.2017
Арча укучылары имтиханны Балтачта тапшырачак
Быел район мәктәпләрендә 5258 бала белем алды. 25 майда алар өчен шатлыклы көн – “Соңгы кыңгырау” тантанасы булды. 11нче сыйныфны тәмамлаучы 193 егет һәм кыз өчен мәктәптә чынлап та соңгы кыңгырау яңгыраган көн иде бу.
26.05.2017
Яңа Кенәр мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме узды
Яңа Кенәр урта мәктәбен быел уналты 11 һәм утыз 9 нчы сыйныф укучысы тәмамлый. Олы тормышка аяк баскан бу тантанада Арча муниципаль районы хакимияте башлыгы Ильшат Габделфәрт улы Нуриевның катнашуы укучылар, укытучылар коллективы, ата- аналар өчен чын олы бүләк булды.
26.05.2017
Арчада «Без — Тукайлы халык мәңгегә!» дигән әдәби мәйдан узды
25 мая библиотекари Арской центральной библиотеки провели Литературную площадку «Без — Тукайлы халык мәңгегә!» на Международном Дне соседей, организованном ООО «Управляющая компания» и ТСЖ г. Арск и Арского муниципального района
25.05.2017
«Казан арты» музее хезмәткәрләре Ринат Гаделшин белән очрашты
«Казан арты» тарих-этнография музее директоры, Айван авылында яшәүче Ринат Гаделшин белән очрашып, аның истәлекләрен язып алды. Ринат ага — Арчабызда әдәбият-сәнгать музеен (хәзер «Казан арты» тарих-этнография музееның бер бүлеге) оештыруда башлап йөрүче, аның фондын беренче елларда ук меңнән артык экспонат белән тулыландырган, төбәк тарихын өйрәнүгә үзеннән өлеш керткән мөхтәрәм шәхес.
24.05.2017
Арчаларны күршеләр бәйрәменә чакырабыз!
25 майда көндезге сәгать 2дә Арчаның икенче мәктәбе спорт мәйданчыгында “Күрше сәламәт булса, мин дә сәламәт” дигән исем астында район тарихында беренче тапкыр зур чара үткәрелә.
23.05.2017
Арчалар Чабаксардан уңышлар белән кайтты
20 майда Чабаксар шәһәрендә «Гармун — күңелем кылы» исемле IV Ачык Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары бу бәйгедә актив катнашты.
22.05.2017
Арчада көрәш ярышлары узды
20 май көнне “Арча” спорткомплексының көрәш залында 2003 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, Арча районы беренчелегенә көрәш ярышлары узды.
21.05.2017
Арча мәдәният йортында спектакль карадык
Мин кечкенәдән театр белән кызыксындым. Театр үзе бер серле дөнья бит ул. Актёрларның оста итеп уйнаулары, матур хәрәкәтләре, әдәби телдә сәнгатьле сөйләүләре соклану тудыра. “Кем буласың килә?” — дигән сорауга “Һичшиксез, актриса булам”, — дип җавап бирә идем. Ни өчендер, еллар узгач, бу хыялым тоныкланып калды.
20.05.2017
Арчада велотөн узды
19 май көнне, дөресрәге төнне Арчада велотөн узды. Велосипедта сәяхәтчеләр Арчаның бик күп урыннарында булып, районыбызның тарихи урыннары белән танышты. Радиотыңлаучыларны бу көнне шушы маршруттагы тарихи урыннар белән «Казан арты» музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин таныштырып барды.
19.05.2017
Түбән Атыдан Хәлиуллиннар 6 гектарда кыяр, помидор үстерә
Авыл халкы өчен бакча эшләре башланды. Бөтенесе шау-гөр килеп яшелчә утырта, җиләк-җимеш агачларын барлый. Арча районы Түбән Аты авылында яшәүче Хәлиуллиннар өчен исә бу ел әйләнәсе башкарыла торган эшләрнең бер өлеше генә.
18.05.2017
Велотөндә Арчаның тарихи урыннары белән таныштырачаклар
Бу төндә велосипедларда 10 чакрым узу каралган. 19 майда, Арча шәһәренең тарихи урынннары белән танышу максатыннан, велотөн чарасы уздыралар. Барлык теләүчеләр дә 21.00 сәгатьтә Арчаның үзәгендә җыелып, велосипедлар белән Иске шәһәрнең тарихи урыннарында була алачак.
17.05.2017
Арчалар “Иске Казан түгәрәк уены”ннан лауреат булып кайтты
13 май көнне Биектау районының Шәпше мәдәният йортында “Иске Казан түгәрәк уены” Республика татар фольклоры фестиваль-конкурсының йомгаклау туры узды.
16.05.2017
Пөшәңгәрдә яшәүче Әхмәдуллиннарда алтын туй
”Гаилә – татулыгы белән көчле.”
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели.
15.05.2017
Ак калфаклар җыелган чакта
13 нче май көнне татар халкының милли традицияләре, йолалары, уеннары, кием үрнәкәләре белән таныштыру максатыннан Сурнар авыл китапханәсендә Апайкина –Гарь мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашында “Ак калфаклар җыелган чакта” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне китапханәче Рамилә Фоат кызы ачып җибәрде. Кичәнең кунагы — Лесхоз китапханәсе мөдире Раушания Ибраһим кызы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы турында сөйләде. «Ак калфак» оешмасының төп максаты халкыбызның мирасын киләчәк буынга тапшыру. Шушы оешма үткәргән җыеннарда халкыбызның милли җәүһәрләрен киләчәк буынга тапшыру юллары өйрәнелә. Без бу кичәгә укучыларны онытылып баручы йолаларыбыз белән таныштыру максатынннан җыелдык, диде ул.
15.05.2017
“Кырлай”да бәрәңге утырталар
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 15 майда “Кырлай” ширкәтендә бәрәңге басуларында булды. Әлеге хуҗалык районда гына түгел, республикада да иң күп бәрәңге игүче хуҗалык.
14.05.2017
Арчада Альберт Гайнетдиновның иҗат концерты узды
12 майда Арча балалар сәнгать мәктәбендә искиткеч җылы атмосфера хөкем сөрде. Бу көнне сәнгать мәктәбе залында укытучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Гайнетдиновның «Моң яшәртә – яшәтә безне» исемле иҗат концерты узды.
13.05.2017
Арчаның 2 нче мәктәбе элеккеге укучыларын очрашу кичәсенә җыйды
Арчаның 2 нче мәктәбендә бик зур очрашу кичәсе булып үтте. Анда 1977 елдан башлап 2012 нче елга кадәр һәр биш ел саен булган чыгарылыш сыйныфлары булды.
12.05.2017
Тинчурин театры Арчада «Без — кырык беренче ел балалары»н күрсәтте
Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт драма һәм комедия театрының бер төркеме булып китте. Ниятләре изге – Җиңү көне уңаеннан биредә тәрбияләнүчеләргә спектакль күрсәтү.
11.05.2017
Президент Арчада булып китте
10 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Ул вертолетта район басуларын карап үтте. Аннан соң “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте басуында хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
10.05.2017
Арчалар бәйрәм итте
Арчалар «Арча кичләре»ндә күңел ачып ял итте. Яңгыр явып тору бераз кәефне төшерсә дә, халыкка ул гына киртә була алмады: районыбыз һәвәскәрләренең җырларына, бию көенә рәхәтләнеп биеде, бәйрәм рухын дәвам итте алар.
09.05.2017
Арчада Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган парад булды
9 майда Арча шәһәрендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган парад булды. Үзәк мәйданнан район халкы, хезмәт коллективлары һәм гомуми белем учреждениеләры укучылары колонналары үтте.
08.05.2017
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле райондашлар!
Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм! 1945 елның җиңү китергән язына күп еллар узса да, Җиңү көненнән дә яктырак, изгерәк бәйрәм юк. Әлеге бәйрәмдә халкыбызның бөеклеге, җиңүчеләр буынының батырлыгы, югалту кайгысы һәм күрешү шатлыгы чагыла.
07.05.2017
«Ар-и-Эль» җитәкчесе Эльза Камалова дәрәҗәле исемгә ия булды
Указом Президента Республики Татарстан почётное звание «Заслуженный работник культуры Республики Татарстан» присвоено:
— Эльзе Ильтузаровне Камаловой – преподавателю хореографического отделения муниципальной бюджетной организации дополнительного образования «Арская детская школа искусств»
06.05.2017
Түбән Оры егете Раил Бакиев «Йолдызлык» фестиваленнән 1 урын алып кайтты
22 апреля в КРК «Пирамида» прошел заключительный гала-концерт Открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства «Созвездие-Йолдызлык-2016» с участием Премьер-министра Республики Татарстан Алексея Песошина.
05.05.2017
Арча егете Искәндәр Нәбиуллин грант отып, Европа конференциясендә катнашып, үз постерын тәкъдим иткән
Татарстан укытучысы Искәндәр Нәбиуллин 23-28 апрельдә Австриянең Вена шәһәрендә узган EGU Генераль ассамблеясендә катнашкан.
05.05.2017
Лесхоз мәктәбе укучысы Марат Бөтенроссия олимпиадасыннан призлы урын алып кайтты
С 24 по 30 апреля в Санкт-Петербурге прошел заключительный этап Всероссийской олимпиады школьников по экологии.
05.05.2017
Арчаның 2 нче мәктәбе укучыларын очрашуга чакыра!
Арчаның 2 нче мәктәбе 6 май көнне мәктәпне 1977, 1982, 1987, 1992, 1997, 2002, 2007, 2012 елда тәмамлаган укучыларын очрашу кичәсенә чакыра. Кунакларны теркәү Арчаның Күпер (Мостовая) урамы 15 нче йортта урнашкан мәктәп бинасында 14.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмнең тантаналы өлеше 15.00 сәгатьтә 2 нче катта башланып китәчәк. Белешмә өчен телефон: 8(843) 66 3-52-00.
03.05.2017
Божа балалар бакчасында экологик чара узды
Табигать-безнен туган йортыбыз. Балыклар сусыз, жэнлеклэр урмансыз, урманнар агачларсыз була алмаган кебек, кешеләр дә табигатьсез яши алмый.
Адәм баласы кая гына яшәмәсен, ул хәрвакыт үсемлекләр, хайваннар, кошлар,бөжәкләр белән әйләндереп алынган. Шуңа күрә дә кеше табигатьнең аерылгысыз бер кисәге булып тора.
03.05.2017
Бүген якташыбыз Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улы 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!
Бүген, 3 май көнне якташыбыз Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улының туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 50 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!
02.05.2017
Носы мәктәбе коллективы авылдашларына концерт бүләк итте
Носы төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары, елдагыча, Носы мәдәният йортында халыкка «Яратам сине, Тормыш!» дип исемләнгән бәйрәм концерты күрсәттеләр.
28.04.2017
Арчада «Җомга көн кич белән» гала-концерт булды
Көздән алып язга кадәр авыл мәдәният йортларында “Җомга көн кич белән” дигән исем астында концертлар гөрләде.
27.04.2017
«Казан арты»нда «Моңлы сазым» талантларны барлады
«Казан арты» тарих-этнография музеенда «Моңлы сазым» әдәби-музыкаль кичәсе узды. Анда Арча, Балтач, Кукмара, Биектау, Теләче районнарыннан килгән 10 сыйныф укучылары чыгыш ясады.
27.04.2017
Арча район балалар китапханәсе Тукай паркында әдәби мәйдан уздырды
26 апрель көнне Район балалар китапханәсе Тукай исемендәге паркта “Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем” дигән темага әдәби мәйдан оештырды.
27.04.2017
Арча үзәк китапханәсендә Тукайга багышланган кичә узды
Арча үзәк китапханәсендә “Каурый каләм”нәр, укучы яшьләр һәм шигърият сөючеләр өчен “Тукай белән көчле без” дигән әдәби–музыкаль кичә үткәрелде.
26.04.2017
Ашытбашта Тукайның туган көненә багышланган кичә узды
Быел “Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулды.Аның әкиятләре, шигырьләре балаларны хезмәтне, илебезне яратырга өнди. Ана телен яхшы белгән, аңа хөрмәте булган сабый беркайчан үз телен онытмый.
24.04.2017
«Җидегән чишмә» халык театры авыл тамашачысын сөендерә
«Җидегән чишмә» Арча Халык театры И. Зәйнинең «Китмә, сандугач!» комедиясе белән район авыл сәхнәләрендә чыгыш ясауны дәвам итә.Һәм тамашачыларны көтеп кала
24.04.2017
Иске Ашыт мәктәбендә педагог – оештыручыларның семинары узды
19 нчы апрель көнне Иске Ашыт мәктәбендә “ Бердәм тәрбия эшчәнлеге формалаштыруда укучылар узидарәсенең роле” исеме астында педагог – оештыручыларның республикакүләм семинары үтте.
23.04.2017
Дүртенче ел рәттән чемпион булып кайттылар
17 – 19 апрельдә Мамадыш шәһәрендә һөнәри уку йортлары арасында көрәш буенча ярышлар булып узды. Арча педагогия көллияте командасы көндәшләреннән зур өстенлек белән I – нче урынны алып, 4 ел рәттән чемпион исеменә лаек булдылар.
22.04.2017
Арчада фермерлар киңәште
Арча районының крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашу үткәрелде. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциясе җитәкчесе Марсель Хәлилов катнашты.
22.04.2017
Агроном ни өчен кирәк?
Язлар килергә уйламый, бурый да бурый буран дигән җырдагы кебегрәк килеп чыкты быел. 19 апрельдә агрономнар белән үткәрелгән укулар башланыр алдыннан да шул турыда сөйләшеп алдык.
21.04.2017
Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган РОССИЯКҮЛӘМ бәйгедә катнашыгыз!
Татар интернетын үстерү фонды, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениеләре Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче дистанцион Россиякүләм «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесе үткәрә!..
20.04.2017
Бүген якташыбыз, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!
Бүген, 20 нче апрель көнне якташыбыз Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!
19.04.2017
Кушлавычтагы музейда яңа күргәзмә
Ямьле яз айлары белән кабат Тукай кайтты. Ул иҗат иткән сихри әсәрләр менә инде күпме еллар халкыбыз күңелендә бер моң булып яши.
“Татарстанда музейлар язы-2017” акциясе кысаларында Тукаевлар гаиләсе музей-йортының экспозицияләр залында Әтнә районының Түбән Шашы авылында яшәп иҗат итүче сынчы Хәкимҗанов Мәхмүт Гаделҗан улының “Тукай әкиятләренә сәяхәт” дип аталган сыннар күргәзмәсе ачылды.
19.04.2017
Ашытбаш мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының семинары узды
12 нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбендә “Кече яшьтәге мәктәп укучыларының белем дәрәҗәсенә контроль һәм бәяләү системасының компоненты буларак региональ мониторинг ” темасы астында республика күләмендә башлангыч класслар укытучылары семинары булды.
19.04.2017
«Казан арты» музее — җиңүче
Кичә ТР Милли музеенда узган «Музей һәм хәрби-патриотик тәрбия» исемле фәнни-гамәли конференциядә «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре 2016 ел нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы корреспондент пункты» конкурсының җиңүчесе дип танылды һәм 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде
19.04.2017
Рәшит Ваһапов конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Арада безнекеләр дә бар
Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең 2017 елгы яшь башкаручылар конкурсының җиңүчеләре белән танышыгыз.
18.04.2017
Арчаның гөсләчеләр ансамбле фестивальдән III дәрәҗә лауреат булып кайтты
15 апрельдә Казанда традицион уен коралларында уйнаучыларның Беренче Халыкара бәйге — фестивале үтте. Бәйгенең төп шарты — төрле халыкларның традицион уен коралларында – гармунның барлык төрләре, курай, думбра, мандолина, гөслә, балалайка һәм башкаларда уйнау иде.
18.04.2017
Хәзер Арчаның атказанган тренеры бар
16 апрельдә Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Арча–Арена Боз сараенда районда спортны үстерүгә зур өлеш керткән Мәүли Гатаулла улы Абдуллинга Татарстан Республикасының атказанган тренеры дигән мактаулы исем бирелү турында таныклык тапшырды.
17.04.2017
Әдәби кичә Курса Почмак мәктәбе укучыларын авылдашлары — шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очраштырды
14 нче апрель көнне төбәгебезнең танылган шагыйрәсе, “Оч иреккә, җырым”, “Пар алма”, “Гәрәбә” исемле китаплар авторы, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,Мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, Татарстан Республикасының татар информ мәгълүмат агентлыгының татар сайты мөхәррире, авылдашыбыз Сания Әхмәтҗанова белән очрашу кичәсе булып узды.
16.04.2017
Арча Мәдәният йорты «Җомга көн кич белән» гала-концертка көтеп кала!
Хөрмәтле райондашлар! Яшь талантларны барлау, ачу максатыннан үткәрелгән авыл җирлекләре арасындагы «Җомга көн кич белән» иҗат чыгышларының гала-концертына рәхим итегез!
Концерт 21 апрель көнне 19.00 сәгатьтә башлана. Билетлар Арча Мәдәният йорты кассасында. 0+
15.04.2017
Арчаның 3 нче мәктәбендә әйләнә-тирә фәненнән интеграль дәрес узды
Арчаның 3 нче номерлы башлангыч мәктәбенең 1 нче В татар сыйныфында әйләнә-тирә фәненнән интеграль дәрес үткәрелде. Дәресне 1 нче В укучыларының сыйныф җитәкчесе Хайруллина А.Р., инглиз теле укытучысы Тихомирова Г.А. һәм гарәп теле укытучы Гыйлфанова Л.К. үткәрделәр.