Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
31.03.2021
Арчаның яшь көрәшчеләре яңа җиңүләр яулый
25-26 март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә 2003 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында, Татарстан республикасының һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган көрәш турниры булып узды. Турнирда Арча районы җыелма командасы да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Ашытбаш мәктәбеннән Фәйзрахманов Райнур, Шушмабаш мәктәбеннән Кәримов Таһир (тренерлары Сәлахов М.Р.) 1 нче урынны яуладылар. Кәче мәктәбеннән Вәлиәхмәтов Дияз (тренеры Галиев Р.Ф.) һәм Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятеннән Һадиев Марат (тренеры Лотфуллин Т.А.) 2 нче урында. Арча районы командасы 2 нче урынга лаек булды һәм диплом, кубок белән бүләкләнде. Егетләрне һәм аларны әзерләгән тренерларны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
30.03.2021
Кесмәс буе талантлары бер сәхнәдә
Туган ягына мәдхия җырлаучы, җыр- моңга гашыйк, белем алган мәктәбен олылаучы, сәләтле үзешчән җырчы Илшат Мәһдиев Кесмәс буе талантларын бер сәхнәгә җыйды.
Сикертән мәдәният йортында "Моңлы Кесмәс буйлары" исеме астында бәйге-концерт узды. Бәйгедә Курса Почмак урта мәктәбе, Сеҗе төп мәктәбе, Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укучылары нәфис сүз, вокал, бию номинацияләрендә көч сынашты. Концерт өлкән буынның талантлы җырчылары Баһаветдинов Мидхәт, Минһаҗев Мөдәрис, Шәмсетдинов Хакмулла, Котдусов Ренат абыйлар, Набиуллин Разил, Минһаҗева Равия һәм Салихова Рәмия апаларның искиткеч җырлары белән үрелеп барды. Өлкән буынның барлык катнашучыларына район мәдәният идарәсе җитәкчесе исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.
29.03.2021
Гран-При – Арчада
Арча балалар сәнгать мәктәбендә "Арча ягы – данлы Тукай ягы" XVI балалар иҗаты республика бәйгесе үтте.
Ул ел да оештырыла. Традициягә әверелде. Елдан ел күбрәк кеше катнаша. Быел ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланды.
Бәйгедә республикабызның Арча, Әгерҗе, Югары Ослан, Яшел Үзән, Балтач, Саба, Кукмара, Питрәч, Биектау районы һәм башка – барлыгы 11 районнан 140 якын укучы катнашты. Бәйге оешкан төстә, профессиональ югарылыкта узды. Барлык укучылыр да дәрәҗәле жюри тарафыннан әйбәт бәяләнде, лаеклы урыннар алды һәм дипломнар белән бүләкләнде.
29.03.2021
Якташыбыз "Тантана-2021" премиясе иясе булды
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Тантана 2021” театр премиясен тапшыру тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллинаның да булуы безнең өчен зур шатлык. Бу бүләккә ул “Хуш авылым” спектаклендә башкарган роле өчен “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүче буларак лаек булган. Ләйсәннең әнисе ,Татарстаның халык артисты Раушания Фәйзуллина ,Симетбаш авылында туып үскән якташыбыз бүгенге көндә Әлмәт театрында берсеннән–берсе кызыклы образлар иҗат итә. Халыкара театр көне Ләйсән өчен икеләтә бәйрәмгә әйләнде. Без якташларыбыз белән горурланабыз, аларның уңышларына сөенәбез.
29.03.2021
Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 29 март көнне якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улының туган көне — 60 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
28.03.2021
Якташыбыз Шамил Әхмәтҗановның Шамил Әхмәтҗановның 80 яшьлек юбилей концерты узды
Татарстанның халык артисты, райондашыбыз Шамил Әхмәтҗановның 80 яшьлек юбилей концерты узды. Арча район мәдәният йорты сәхнәсен Татарстан җыр һәм бию ансамбле гөрләтте. Чулпан Әхмәтҗанова һәм Шамил абыйның шәкерте Аршак Алтунян җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Районыбызның "Яшь йөрәкләр", "Арча бизәкләре", Талисман" җыр һәм бию төркемнәре, яраткан җырчыбыз Дамир Гасимов чыгышлары бәйрәм бүләге булды. Шамил ага үзенең җырлары белән күп тамашачыларыбызны яшьлекләренә алып кайтты...
27.03.2021
Арча аграр сәнәгать көллияте студентлары язны каршы алды
Арча аграр сәнәгать һөнәр көллиятенең беренче филиалында Нәүрүз бәйрәме елдагыча гөрләп узды.
Студентлар төрле спорт ярышларында актив катнашты. Татар халкының яраткан капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу кебек уеннары да читтә калмады. Тамашага Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә килгән иде. Уеннар ахырында Кыш бабай студентларга уңышлар теләп хушлашты. Бәйрәм карачкы яндыру белән төгәлләнде. Иң өлгерләр булып 31нче төркем студентлары танылды.
27.03.2021
Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге – балаларга гаилә җылысын бирүче учак
Бүген, 26 март көнне Арча шәһәрендә урнашкан “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә пресс-тур узды. Без, матбугат чаралары хезмәткәрләре биредәге эшчәнлек белән таныштык.
“Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Арча районында 1999 елдан бирле эшли. Бинада балалар өчен ике йокы бүлмәсе, логопед-психолог, музыка, социаль адаптация һәм медицина кабинетлары бар. Үзәк стационар һәм ярымстационар булып санала, 35 урынга исәпләнгән. Бирегә Татарстанның төрле районнарында яшәүче балалар һәм яшүсмерләр килеп шөгыльләнә һәм дәвалана. “Өмет чаткысы” җитәкчесе Фәния Шакирова әйтүенчә, бүгенге көндә Арча, Теләче, Биектау, Әтнә районарыннан килүче 31 бала бар. Алар белән югары квалификацияле белгечләр эшли. “Үзәктәге һәр кабинет та балаларны тернәкләндерү өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазланган. Менә инде өченче ел рәттән “Доступная среда” федераль программасы ярдәмендә ярдәмлекләр, җиһазлар алынды,”- дип уртаклашты ул.
26.03.2021
Кыр эшләре якынлаша
25 мартта “Кызыл Яр” һәм “Аю” хуҗалыклары базасында хуҗалыкларның баш агрономнары, баш инженерлары белән семинар үткәрелде.
“Кызыл Яр” ширкәтендә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы төзәтеп, әле генә заводтан чыккан кебек итеп буяп бер рәткә тезеп куйганнар. Боларны күрүгә үк әлеге җирлекнең тырыш халкына хөрмәт арта. Техник карауга куелган таләпләр үтәлгән, афәрин!
25.03.2021
Казанбашта Нәүрүз бәйрәме узды (видео )
Нәкъ Пушкинча:кояш нурлары кар бөртекләре остендә уйнап күзне камаштыра, баян телләреннән татар халык моңнары агыла, мәңге яшь, мәңге яшел, күккә ашкан чыршылар яз саен кабатлана торган якты өметлэр уята, яз рухы! Иң мөһиме – балалрның шат авазлары бөтен дөньяга яңгырый сыман.
24.03.2021
Арча көрәшчеләре Әлмәттән зур уңышлар белән кайттылар, 3нче урын!
19—20 март көннәрендә Әлмәт шәһәрендә татарча көрәш буенча республика күләмендә “Алтын сөлге” турниры булды. Көрәш стенкага—стенка ысулы белән “Татнефть” кубогына оештырылды. 2020 елда көрәш нәтиҗәләре буенча иң көчле 16 район һәм шәһәр командалары катнашты. Ә безнең район 2020 ел көрәш нәтиҗәләре буенча 2нче урынны алды.
23.03.2021
Туксан яшьлек Әминә Нуриева: "Кызлыкка алган баламның игелеген күрәм"
Шушмабаш авылында яшәүче Әминә апа Нуриева 36 ел мәктәптә эшли. Бөек Ватан сугышының ачысын татый. Бүген кызлыкка алган баласының тәрбиясендә яши. Ире Фоат белән 60 ел матур гомер кичерәләр. Менә инде 4 ел ул аны сагынып яши.
Әминә апа — Шушмабашның гына түгел, районның да ак әбисе. Озак еллар буе мәктәптә эшләү дәверендә берничә йөзгә җыелган рәхмәтле укучылары атна саен диярлек хәлен белеп тора. Әминә апа белән күрешү үземә дә рәхәтлек бирде. Тормышны сөюе, аның тирән белеме, юмор хисе кәефне күтәрә. Героебыз белән сугыш еллары, мәктәптә булган кызыклы хәлләр, әдәбият һәм гаиләсе турында сөйләштек.
22.03.2021
Якташыбыз Әскәров Вәнил Вәкил улын туган көне - 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 22 март көнне, якташыбыз Әскәров Вәнил Вәкил улының туган көне - 55 яшьлек юбилее!
Хөрмәтле Ванил Вакилович! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
21.03.2021
Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 21 март көнне, якташыбыз Булат Сәлаховның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
Булат Нуретдин улы Сәләхов 1952 елның 21 мартында хәзерге Арча районы Алан авылында туа. Алан башлангыч, 1963-1968 елларда Югары Курса сигезьеллык мәктәпләрендә укый. 1968-1970 елларда Кукмара һөнәр училищесында белем ала, Казан киез итек фабрикасында эшли. 1972-1974 елларда Байконурда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә килә, 15ел Кама автомобиль заводы төзелешендә эшли.
21.03.2021
Якташыбыз Сабиров Азат Наил улын туган көне - 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Азат Наилович! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
20.03.2021
Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды
Бүген, 20 март көнне Арча стадионында бәйрәм булды
Һәр ел саен язгы чәчүләр алдыннан уздырыла торган Нәүрүз бәйрәменең быелгысы да матур итеп узып китте.
Әлеге гүзәл язгы бәйрәмне район мәдәният хезмәткәрләре оештырган иде. Электән килгән гореф-гадәтләр искә алынды, җыр-бию, уен-көлке мулдан иде, килгән кунаклар җылы ризык белән сыйланды.
19.03.2021
Бүген якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне!
Бүген,19 март көнне, якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
18.03.2021
Чемпион Арчаның 6нчы мәктәбендә укый
Арчаның 6нчы мәктәбендә 15 март иртәсе татарча көрәш буенча Россия чемпионы Динияр Моратовны тәбрикләү белән башланып китте. 9 Б сыйныфында укый. Яхшы укый. Ул әле яңа гына Казанда булып үткән Россия чемпионатында җиңү яулап, алтын медальгә лаек булды. Аңа кадәр ике тапкыр Татарстан чемпионы булган иде. Тренерлары Фәнил Һидиятуллин, Илшат Фазылҗанов. Мәктәп директоры Дилүс Мостафин чемпионны тәбрикләде һәм рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде. Диниярның әнисе (элеккеге хезмәттәшебез, радиода эшләде, бүген 6нчы мәктәптә укыта) Гөлшат ханымны һәм әтисе Рафаэль Моратовларны котлыйбыз! Шундый тәртипле һәм тырыш ул үстергәннәре өчен. Динияр игезәк балаларның берсе. Кыз туганы Ләйлә дә уку алдынгысы, бик матур җырлый, төрле чараларда актив катнаша.
17.03.2021
Яңа Кенәрдә яшәүче Илфат үз куллары белән трактор җыйган
Яңа Кенәрдә агач эше осталары гына түгел, тимер һәм техника белән дус булганнар да бар. Шуларның берсе – Илфат Сабиров.
Сабировларның ишегалдына килеп керүгә, каршыда ук торган тракторга күзебез төште. Илфатның техника эшендә оста икәнлеген белгәнгә, үзе җыйган трактор шушыдыр, дип уйладык.
– Бу минем бер ел элек җыйган тракторым. Узган елның гыйнвар аенда ясадым мин аны. Бер ай вакыт китте аңа, – дип таныштырды ул үзенең хезмәт җимеше белән.
17.03.2021
Бүген Арча районы балалары Биектауда "Йолдызлык -- 2021" зона фестивалендә чыгыш ясый
Арча йолдызлары бүген иртәнге сәгать 5тә йокыдан торды. Кәефләре шәп. Чөнки күңелле сәяхәт булачак. Арча сәнгать мәктәбе янына җыелып, автобусларга төялешеп, Биектауга киттеләр. Башта безнекеләр район мәдәният йортында "Арча Йолдызлыгы--2021" фестивалендә чыгыш ясадылар. Зона турына үткәннәр бүген Биектауда сәгать 10нан чыгыш ясый. Арча, Биектау, Балтач, Әтнә, Саба, Теләче районнары балалары нәрсәгә сәләтле икәннәрен күрсәтәчәк. Уңышлар телик үзләренә! Финалга үтеп, сөенеп кайтырга язсын!
17.03.2021
Моны бары көчле кешеләр генә эшли ал
15 мартта якташыбыз, Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинга 100 яшь тулган булыр иде. Ул шушы бер гасырның нибары 66 елын гына яшәп кала алган. Әмма әлеге чор эчендә күпме эшләр башкарырга өлгергән ул!
Чын мәгънәсендә утлар-сулар кичкән, 22 яшендә Советлар Союзы Герое исеме алган, сугыштан соңгы хезмәтләре дә батырлыкка тиң. Ике Ленин, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Аны Социалистик Хезмәт Герое исеменә дә тәкъдим иткән булганнар, дип әйтәләр.
17.03.2021
Якташыбыз Ринат Рәхим улы Рәхимов тууына 82 ел!
Бүген, якташыбыз Ринат Рәхим улы Рәхимов тууына 82 ел!
Шагыйрь Ринат Рәхим улы Рәхимов 1939 елның 17 мартында хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Урта Сәрдә авылында туа. 1956 елда Биектау районындагы Мүлмә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел туган авылында гади колхозчы һәм ындыр табагы бригадиры булып эшли. 1957–1962 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый, аны тәмамлагач, өч елга якын Татарстанның Питрәч районы Ильич исемендәге колхозда баш агроном, 1965 елдан 1973 елга кадәр колхоз рәисе була. 1973–1980 елларда Р.Рәхимов шул ук районның авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән агроном-мелиоратор, аннары мелиоратив берләшмәнең баш агрономы һәм соңга таба рәисе булып эшли. 1980–1984 елларда яңадан мелиоратив берләшмәнең баш агрономы вазифасын башкара.
16.03.2021
Өч Геройлы Мирҗәмдә
14 мартта туган авылы Мирҗәмдә әлеге юбилейны зурлап билгеләп үттеләр. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов, Геройның улы Данил гаиләсе белән, туганнары, якыннары, авылдашлары, кунаклар катнашты.
Кичәдә Герой турында истәлекләр яңартылды, җырлар яңгырады.
Соңыннан Геройлар аллеясына (Мирҗәм – 3 Герой биргән авыл) чәчәкләр салдылар, Коръән ашы үткәрелде.
15.03.2021
Якташыбыз Сафин Нәкыйп Сафа улы тууына 100 ел!
Бүген, якташыбыз Сафин Нәкыйп Сафа улы тууына 100 ел
Сафин Нәкыйп Сафа улы 1921 елның 15 мартында хәзерге Татарстан Республикасы Арча районы Мирҗәм авылында туган. Милләте —татар. Җидееллык мәктәп тәмамлаган. Колхозда, Иркутск өлкәсендә тимер юлда эшләгән. 1940 елдан Совет Армиясендә. 1944 елдан КПСС әгъзасы.
15.03.2021
Арчалылар «Милли мультFest» балалар кинофестиваленең финалына чыкты
Казан шәһәренең «Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең йомгаклау зональ туры узды.
Әлеге турда Казан, Биектау, Арча, Әтнә, Теләче, Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Әлки, Алексеевск, Балтач районнары үз эшләрен жюри хөкеменә тәкъдим итте. Районыбыздан бик күп эшләр әлеге конкурска җибәрелде. Шулар арасыннан жюри әгъзалары зональ турга Арчаның 1 мәктәбе, Ашытбаш, Наласа, Шушмабаш урта мәктәпләре, Ташкичү, Сеҗе, Разъезд Курса, Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәпләре һәм Нур телестудиясе укучыларының эшләрен кабул иткән иде.
14.03.2021
Якташыбыз Сабиров Рөстәм Наил улын туган көне белән котлыйбыз!
Рустам Наилович Сабиров родился 14 марта 1958 года в деревне Дусюм Арского района ТАССР. Председатель Совета директоров ООО “РС-Групп”, депутат Государственного Совета РТ пятого созыва.
13.03.2021
Арча көрәшчеләренә Россиядә тиңнәр юк
Бүген Казанда үткән Россия чемпионатында Арча районыннан өч көрәшче егет алтын медаль яулады.
Бу ярышларда Россиянең 20 дән артык регионыннан 250 ләп көрәшче бил алышты.
12.03.2021
Госман Бакировны тууына 125 ел тулды
Фронтовик язучы Госман Бакировны тууына 125 ел тулу уңаеннан искә алу (12.03.1896 – 12.03.1982)
Бүген балалар язучысы, Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышларында катнашкан фронтовик язучы Госман Бакировның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу язманы әзерләгәндә без Арча шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы , Госман Бакировның абыйсы Хәбибулланың оныгы Гөлшат Хәнәфиева (Бакирова) язган материалларны кулландык, без аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез.
11.03.2021
Арча – лаек шәһәр, бергәләп матурайтыйк
Республикада уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча иң яхшы проектлар барланды. Бәйгедә 10 шәһәр һәм 1 авыл катнаша. Алар арасында Арча да бар.
Тагын да тулырак аңлатма алу өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллинга мөрәҗәгать иттек.
10.03.2021
Якташыбыз Сәфәргалиева (Фәйзрахманова) Фәрдия Фәтхрахман кызының туган көне!
Бүген, 10 март көнне, якташыбыз, режиссер, сценарист, алып баручы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003) Сәфәргалиева (Фәйзрахманова) Фәрдия Фәтхрахман кызының туган көне!
Сәфәргалиева (Фәйзрахманова) Фәрдия Фәтхрахман кызы 1953 елның 10 мартында Арча районы Урта Бәрәзә авылында туа.
Мәктәптән соң Казан дәүләт педагогика институтында белем алып, шактый еллар Ульяновск шәһәрендә математика фәнен укыта. Иҗатка тартылуы инде шул еллардан ук башлана – татар бәйрәмнәре өчен сценарийлар яза, татар балалары өчен якшәмбе түгәрәкләре оештыра. Район һәм республика газеталарында шигырьләре, мәкаләләре дөнья күр
10.03.2021
Күренекле якташыбызны югалттык
Урта Курса авылында туып-үскән, районыбызның Казанбаш, Югары Курса авылларында 25 ел дәвамында укытучы, директор урынбасары һәм директор булып эшләгән Рөстәм Хәбибулла улы Бакировны бүген соңгы юлга озаттык.
Балаларының һәм туганнарының кайгысын уртаклашып килгән һәркем аны бары тик тирән белемле укытучы, кешелекле һәм ярдәмчел кеше буларак олы хөрмәт белән искә алдылар. Бакировлар династиясе үзенең лаеклы бер улын югалтты. Рөстәм абый Бакировның укыткан укучыларында ул биргән белем һәм тәрбия гомергә сакланачак һәм буыннан буынга күчеп үз эзен калдырачак.
09.03.2021
Нинди ул без белгән һәм белмәгән Гөлназ?
Ул – ут кебек! Сәхнәдә дә, эфирда да, тормышта да! Тамашачы аның аптырап, югалып калган чагын хәтерләмидер. Юктыр... Гөлназ бит ул! Чая, җитез, тапкыр!
08.03.2021
8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.
07.03.2021
Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка 80 яшь!
Бу көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтүче якташыбыз, Татарстанның халык артисты Шамил абый Әхмәтҗанов белән шагыйрә, бик күп җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова авылдашлар, районыбызның Курса Почмак авылыннан. Туган авылларында оештырылган төрле чараларда алар еш очрашалар, авылдашлары белән бергә үзенчәлекле бәйрәмнәр оештыралар. Мәктәп музеенда аларның тормыш юллары һәм иҗатлары белән бәйле кызыклы материаллар белән танышырга мөмкин.
06.03.2021
Арчалар бөек якташлары юбилеена әзерләнә
Арча район хакимиятендә Габдулла Тукайның 135 еллыгына әзерлек чараларына багышланган киңәшмә узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина үткәрде.
- Сөекле Тукаебызның олы юбилеен лаеклы каршылау, бәйрәм чараларын тиешле югарылыкта үткәрү өчен барыбызга да бүгеннән үк әзерләнә башларга кирәк,- диде ул киңәшмәгә чакырылган социаль учреждение җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
06.03.2021
Кушлавыч мәктәбендә шахмат зонасы ачылды
Быел «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча пилот проектлары эшли башлады. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова башлап җибәрде. Шунлыктан районыбыз мәктәпләрендә дә шахмат зоналары булдырылды.
06.03.2021
Гореф-гадәтләребезне онытмыйк!
“Дөрес юлны табу өчен, безгә үзебезне, халыкның гүзәл йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәк...”, дип әйтеп калдырган безгә якташ язучыбыз Гомәр Бәширов.
Татар халкын милләт буларак саклап калу, яшь буынга туган телебезне онытмыйча, халкыбызның милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре аша тәрбияләү максатында, бакчабызда төрле чаралар уздырыла. Шул чараларның берсе турында сөйлисем килә... Халыкара туган тел көне уңаеннан, бакчабызда туган тел атналыгы үткәрелде. Һәр төркем балалары, тәрбияче апалары, әти- әниләр белән берлектә татар халкының гореф-гадәтенә, йоласына яки милли бәйрәменә багышланган кичә әзерләде.
05.03.2021
9 апрель көнне Арча якташлыгының чираттагы очрашуы була
9 апрель көнне 18.00дә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы була.
Быелгы традицион очрашу “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Арча Мәдәният йорты” муниципаль учреждениясе һәм “Идел–йорт” Россия төбәкара театр фестивале Гран–при иясе “Җидегән чишмә” Арча халык театры белән берлектә оештырыла.
04.03.2021
Якташыбыз “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде
Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район Мәдәният йортының “Русская песня” халык вокаль ансамбле аккомпаниаторы Гатин Илшат Габдулла улы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
03.03.2021
Сәнгатькә гашыйк Сөмәя апа
Сөмәя Җиһаншинаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә.
Сугыш чорында күргән авылыклар күңелдә, хәтердә саклана. Сөмәя Җиһаншинаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул Кәче авылында 1939 елның 1 августында туа. “Балачагым авыр сугыш елларына туры килсә дә бик кызыклы үтте: кечкенәдән табигатькә гашыйк кеше идем, табигатьтә уйнарга яраттым, җәен су коендык, кышын чаңгыда , тимераякта шудым. 6 нчы сыйныфта укыганда районда узган ярышта 3 км үтеп икенче урынны алдым” – дип сөенеп, ул еллардагы вакыйгаларны күз алдына китереп рәхәтләнеп сөйләде. 7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң , 15 яшьтә беренче хезмәт юлы юлы колхозда башланып китә.
02.03.2021
Күпкырлы шәхес
“Казан арты” музеенда Арча районы мәгарифен, мәдәниятын, сәнгатен, спортны, авыл хуҗалыгын һәм башка өлкәләрне үстерүгә зур өлеш керткән, олы хөрмәткә лаек Сабиров Ибраһим Зөфәр улының 70 яшьлек юбилее уңаеннан очрашу кичәсе үтте.
Сабиров Ибраһим Зөфәр улы 1951 нче елның 21 февралендә Биектау районы Мүлмә авылында дөньяга килә. Кечкенәдән бик тере, шук, тырыш бала булып үсә. 3 яшьтән чаңгыда йөри башлый, 5 нче сыйныфтан соң колхоз эшләрендә катнаша. Үзлегенән гармунда уйнарга өйрәнә. Гармунны абыйсы белән колхоз басуында калган бәрәңгене җыеп сатап алалар. Армиядән кайткач, Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга керә.
01.03.2021
Кысна авылы янындагы плотинада балыкчылар ярышты
Безгә бу турыда Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин хәбәр итте.
Балыкчылар ярышы тулы бер бәйрәмгә әйләнә. Чәйле, коймаклы, җырлы бәйрәмгә...
Балыкчылар да бик күп килә... Бу турыда фотолар сөйли.
27.02.2021
Безнең фермерны Мәскәүдә дә беләләр
Мөндеш авылында яшәүче Хәлим Гарипов районда беренче булып гаилә фермасы булдырып эшли башлаган кешеләрнең берсе. Тора-бара ул терлекләрне арттырып, яңа тораклар төзеп, пай җирләре алып иң уңышлы эшләүче фермерга әверелде.
Фермер – үз куллары белән байлык тудыручы. Кайчан гына килсәң дә, Хәлим гел хәрәкәттә, әле тегене, әле моны эшләгәндә очратасың. Яңа техникалар да алып тора, төзелеш буенча да планнары зурдан.
26.02.2021
Картингта ярыштылар
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арчада балалар арасында картинг буенча ярышлар үтте.
Аны Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районындагы бүлекчәсе, Арча ДОСААФы һәм Арча Укучылар сарае оештырды.
Картинг буенча ярышлар бездә беренче генә тапкыр үтми. Укучылар сараенда секция эшли. Аның белән Надыйр Исмәгыйлев җитәкчелек итә. Бүгенге көндә 4 төркемдә 60тан артык бала шөгыльләнә. Республика ярышларында да актив катнашып, уңышларга да ирешәләр.
25.02.2021
Бүген Вәлиев Инсан Миргали улы үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Бүген, 25 февраль көнне, бөтен гомерен Арча эшчеләр бистәсендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга багышлап намуслы хезмәт иткән, районыбыз халкына билгеле булган шәхес – Вәлиев Инсан Миргали улы үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул мәктәпне тәмамлап, унбиш яшеннән Казанда һөнәр училищесында белем ала, слесарь буларак хезмәт юлын башлап төрле оешмаларда мастер, җитәкче вазыйфаларын башкара. Аның тырышлыгын, оештыру сәләтен күреп халык депутатларының Арча поселок Советы председателе итеп сайлыйлар һәм ул бу җаваплы вазыйфаны 23 ел дәвамында башкарды.
24.02.2021
Сикертән мәктәбендә истәлекле очрашу
Салкын кышның соңгы ае да сиздермичә үтеп бара. Суык көннәре белән генә түгел, истәлекле даталары белән дә күңелгә кереп кала февраль ае. Ышанып әйтә алабыз, бу айда бик куп талантлы кешеләр туган. Шуларның берсе белән мин сезне дә таныштырып үтим әле.
9 нчы февраль көнне хезмәт ветераны, үзешчән шагыйрә, Чөмә Елга авылында туып үскән якташыбыз Роза Шәйхетдинованың 80 яшьлек юбилее. Шул уңайдан, Гөберчәк музее мөдире Габидуллина Халидә Кыям кызы, Сикертән мәктәбендә, 3-9 нчы сыйныф укучылары белән күңелле очрашу уздырды. Ул безне Роза Шәйхетдинованың катлаулы тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, кайбер шигырьләрен укыды, шулай ук библиографик белешмә бирде. Укучылар бик яратып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
23.02.2021
Апазга 6 авылдан җыелдылар
Апаз җирлегенә (җитәкчесе Раушан Котдусов) кергән 6 авылдан шахматчылар Апазга җыелды.
23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган әһәмиятле чара иде ул. Район башлыгы Илшат Нуриев үзе дә килде. Башта сугыш каһарманнары һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аннан Апаз мәдәният йортына керделәр. Тантаналы өлештән соң шахмат ярышлары башланып китте. Баш судья Сөләйман Галимуллин булды. "Кеше күп, сабантуемени!," - диделәр шахматчылар. Балалар да, олылар да шахмат уйнады.
19.02.2021
Аларны хәзер бөтен дөнья карый
Наласалар алар авыллары өчен үлеп тора. Рамил Рафис улы Мөхетдинов кайда гына эшләсә дә, торган урыны туган авылы Наласада. Инстаграмда ул “Туган авылым – Наласа!” дигән сәхифә булдырган.
– 2019 елның башында ачып җибәргәндә мин аны болай ук кызыксыну уятыр дип көтмәгән идем, – ди ул. – Авылдашлар чит җирләрдә дә күп бит, кемдер кияүгә киткән, кемнеңдер әти-әнисе шушында яшәгән һ.б. Хәзер сәхифәне тулыландыруда катнашучылар 900гә җитте һәм алар арта тора. Күпләр яшьлек, мәктәп еллары, элеккеге гореф-гадәтләр турында хатирәләр, фоторәсемнәр җибәрә.
18.02.2021
Рәис Гарипов тугыз дистә сокланырлык гомер кичергән
Сеҗе авыл җирлегендә Рәис абыйны белмәгән кеше юк. Гомере буе колхозда агроном булып эшләгән һәм бүгенге көндә якыннары янәшәсендә тормыш итә ул.
Рәис Гариповны котларга Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин килде. Ул Рәис абыйга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Арча район башлыгы Илшат Нуриевның ихлас теләкләрен җиткерде.
17.02.2021
Яңа Кенәр мәктәп-интернатына 60 ел
Яңа Кенәр интернат--мәктәбе турында.
“Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Сугыштан соңгы тормыш бик җиңелләрдән булмый. Ятим балаларның, балаларын ялгыз караучы аналарның хәлен җиңеләйтү максаты белән 1956 елда КПССның XX съездында Совет хөкүмәте мәктәп-интернатлар төзү турында карар кабул итә. Мәктәп-интернатларга иң беренче чиратта ятимнәрне, сугыш һәм хезмәт инвалидлары, пенсионер, ялгыз аналарның балаларын кабул итәләр. Яңа Кенәрдә мәктәп-интернатны оештыруда РСФСРның атказанган укытучысы, СССРның мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Халитов Рәгыйб Усмановичның роле зур була.
16.02.2021
Якташларыбыз – Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары
15 февральдә без шагыйрь, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу көнен билгеләп үтәбез. Бу дәрәҗәле исемнәр аңа озак елларга сузылган кимсетүләр, гаепләүләр, ныклап тикшерүләр аша һәм бары тик дусларының ныклы теләктәшлек күрсәтүләре , дөреслекне исбат итүләре нәтиҗәсендә генә бирелә. Муса Җәлил 38 яшендә Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән. Аның үлемсез шигырьләре һәм җырлары бик күп, ә язылмый калганнары...
15.02.2021
Роза Шәйхетдинова: Сагышымны бушатырга булышасың, каләмем.
Төрле темаларга язылган шигырьләре тупланган “Ятимлек ачысы”, “Гомер агышлары”, “Күңелем чишмәсе”, “Уйлы еллар, моңлы еллар”, “Гомер такыясы” китаплары белән һәркемгә таныш булган Роза Шәйхетдинова бу көннәрдә үзенең 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан без аның белән телефон аша сөйләшеп, уй-фикерләрен белештек.
Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинова 1941 елның 9 февралендә күренекле язучылары белән дан тоткан Кесмәс ягында, татар әдәбиятына балалар язучысы Заһирә Гомәрованы биргән матур табигатьле Чөмә Елга авылында туган.
14.02.2021
Алсу Мөхәммәтова: биредә бик тырыш кешеләр яши
Шушмабашта хисап җыелышлары һәрвакыт оешкан төстә, эшлекле шартларда үтә
Җитәкчеләрнең, белгечләрнең төпле чыгышларын рәхәтләнеп тыңлыйсың. Быелгысы да шулай булды. Баш зоотехник Ирек Сәләхов, баш агроном Ришат Шәрифуллин, баш инженер Самат Йосыпов, баш икътисадчы Фаил Котдусов, кадрлар бүлеге мөдире Ләйсән Кәримова үз өлкәләрендәге эшчәнлеккә анализ ясадылар, киләчәктә нәрсәләргә игътибарны арттырырга кирәклеген үтемле итеп аңлатып бирделәр.
14.02.2021
Урта Бирәзәне танымадым
Наласа авыл җирлегендәге матур үзгәрешләргә сокланырлык. Авыл халкы данлы үткәне белән горурланып, киләчәккә карап зур планнар корып яши
Авыл җирлеге башлыгы Илфира Рамазановна иң беренче итеп Урта Бирәзә авылына алып китте. Мин моның серен соңрак аңладым. Бу авыл аша үтеп киткәләгән, мәктәбендә, клубында булган бар иде. Бактың исә, бу авылны белмим дә икән әле мин. “Мин башлык булып эшли башлаганда (2012 ел) бу авылда 48 йорт бар иде, – диде Илфира Шакирова. – Хәзер 98 йорт бар, әле яңа төзелә торганнары, алынган җир кишәрлекләре бар”
13.02.2021
50 ел бергә яшибез
Туң катламына эләккән бәрәңге коңгызлары катып үләчәк инде. Башы эшләгәннәре бер метр тирәнлеккә кадәр кереп йоклый икән, алары белән очрашырга туры киләчәк. Үлеп бетсәләр, күңелсез булыр инде, агу сатучылар бигрәк тә борчылыр.
Һәр яңалык күпмедер вакыттан соң яңалык булудан туктый, гадәти хәлгә әйләнә. Узган гасырның 70нче еллар башында халык арасында, бәрәңгене ашый торган бөҗәк барлыкка килгән, бернәрсәне дә калдырмый икән, дигән шомлы хәбәрләр таралды. Минем редакциядә эшли башлаган вакыт. Авылга кайткач та бөтен сүзләре шул, кайбер авылларда бакчаларны сукалый башлаганнар икән, нишләрбез инде, диләр. Аларны аңларга да була, бар карап торганнары сыер белән шул бәрәңге бакчасы бит инде.
12.02.2021
Илдар Шәмсетдинов күңел тынычлыгы өчен эшли
Яңа Кенәрдә яшәүче Илдар Шәмсетдиновның йортын күрүгә үк анда алтын куллы кеше яшәвенә шик калмый.
Зәвык белән эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, койма, капкадагы фигуралар шунда ук күзгә ташлана. Матурны сукыр да тоя, дип юкка гына әйтмиләр шул. Чөнки күзле кешегә аны күрмәү мөмкин түгел.
11.02.2021
Якташыбыз Сафин Ленар Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 11 февраль көнне, Сафин Ленар Ринат улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр һәм бәхетле озын гомер кичерүегезне тели. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын!
Ленар Ринат улы Сафин 1969 елның 11 февралендә ТАССР Арча шәһәр тибындагы бистәсендә (2008 елдан шәһәр) туган. Озак еллар ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрыгын (2010 -2020) җитәкли. Бугенге көндә РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы.
10.02.2021
Сарай Чокырчада Пушкин шигырьләре яңгырады
Сарай - Чокырча авыл клубында (клуб мөдире Марсель Шарапов @sharapov.marsel ) үзенең 42 ел гомерен балаларга рус теле һәм әдәбияты серләрен укытуга багышлаган Марсель абыйның бертуган апасы Гөлзада Нәҗипова призына А.С.Пушкин әсәрләрен сәнгатьле уку буенча бәйге оештырылды.
09.02.2021
Бүген Роза апабызның олы юбилее
Күңел серем шигырьләремдә...
Мин Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинованы бик озак еллардан бирле беләм. Ул кайда гына эшләсә дә үз эшен җиренә җиткереп, намуслы хезмәт итте, үзенең пөхтәлеге, хезмәттәшләренә карата гаделлеге, эш сөючәнлеге белән аерылып торды. Район мәдәниятен үстерүгә 30 елдан артык гомерен багышлаган Роза Шәйхетдинова шигырьләр язып әдәбият сөючеләрне куандырып яшәргә дә вакыт таба, аның җырлары да сәхнәләрдән еш яңгырый. Һәрбер чыккан яңа китабын миңа да бүләк итеп барды, иҗаты белән якыннан танышканнан соң Роза апа Шәйхетдинованың тормыш юлын, аның кичергәннәрен һәркем үз күңеле аша үткәрәдер. Ул бу көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтә, шул уңайдан үзенең шигырь юллары аша аның тормыш юлы белән таныштырасым килде.
09.02.2021
“Кая чабасың, Шәүкәт?” – дип сорыйсы килә.
Иртән машина белән җайлап кына эшкә барам. Тротуар буйлап берәү йөгерә, күптәнге танышым Шәүкәт икән
Көн саен бер үк вакытта очрый бу, җайлы чаба, машинаны да узып киткәли. Туктап: “Кая чабасың, Шәүкәт?” – дип сорыйсы килә.
Беркөнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов: “Бүген Шәүкәт абыйның юбилее, бергә барып килмибезме?” – дип шалтыратты. “Әлбәттә, барам! Аңа бирәсе сорауларым да бар”, – дидем.
Шәүкәт Баһаветди-новны күптәнге танышым, дигән идем. Ул үзе Буа районыннан, безнең районда агрохимик булып эшләде. “Башта авыл хуҗалыгы идарәсендә ике ел орлыкчылык агрономы булып эшләдем, аннан соң 39 ел агрохимик булдым”, – ди югары белемле галим-агроном.
08.02.2021
Яңа Кырлайдан матур хәбәр
- Безнең авылда бик матур бәйрәм булды, - дип сөенечлзре белән уртаклаштылар. -- Заһидуллин Айнур Фаил улы Яна Кырлайда, әби - бабайсынын авылында, малае туган хөрмэткэ авыл халкын җыйды. Чалган гакыйка корбаны 2 тэкэ итеннэн плау һәм шурпа эзерлэп, туганнарын, авылдашларны һәм килгэн кунакларны сыйлады.Төрле спорт ярышлары белэн зур концерт бергэ үрелеп барды. Жинучелэр саллы гына булэклэргэ ия булды. Бик зур рәхмәт. Килэчэктэ, алла боерса, балалар куп туып торып, мондый бэйрэмнэр ешрак булсын дигэн телэктә калабыз.
07.02.2021
«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгарды
«Татмедиа»ның «Идел-пресс» полиграфия комплексында язучы Марат Кәбировның «Киллер» китабы 2000 данә тираж белән чыкты. «Киллер» — «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан икенче китап.
«Киллер» китабында ике әсәр — «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде» повестьлары бар. «Исемнәре котсыз булса да, үзләре мөлаем әсәрләр. Яшәү белән үлем турында уйландыра торган темалар бар. Гади телдә язылды. Укучыны җилтерәтеп алып бара торган әсәрләр алар», — дип сөйләде автор «Татар-информ» хәбәрчесенә.
06.02.2021
Фоторәсемдә – тарих
Әлеге фоторәсемне Урта Курса авылында яшәүче Сәүбән абый Шаһниев биргән иде.
Сулда аның әтисе Габделхак абый. Ул Корайван авылында төзелгән “Кызыл тау” колхозының беренче рәисләренең берсе. Газета төпләнмәләрен карап утырганда әлеге колхозның алдынгылар рәтендә булуын күрәсең. Дәүләткә ашлык сату планнарын арттырып үтәгәннәр, хезмәт көненә иң күп икмәкне дә алар биргән. Агач утырту, органик ашлама әзерләү, кар тоту һ.б. буенча да алда “Кызыл тау”. Габделхак абый мин белгәндә кибетче иде, өйләре янгач Урта Курсага күченделәр.
05.02.2021
Юбилейга иң зур бүләк – Салаваттан
Печмәнтауда яшәүче Әминә апа Газизова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аңа иң зур бүләкне оныгы Салават ясады – 1 февраль көнне Әминә апаның оныкчыгы Кәрим туды
Шул ук көнне юбилярга район башлыгы Илшат Нуриев шалтыратты һәм гомер бәйрәме белән котлады. “Мине шулай олылавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә”, – диде Әминә апа. Бу мизгелдә аның күзләрен, йөзен шатлыклы елмаю бизи иде.
04.02.2021
Гомер сукмагыннан 45 ел бергә
Апам Гөлфия (Арчада яши, Айван авылыннан) авылдашы, сыйныфташы, дус кызы турында: “Алсуның Илдар белән өйләнешеп яши башлауларына 45 ел икән инде. Алар турында язарга кирәк. Тәртипле, гади, тырыш кешеләр”, – диде. Мин бу эшкә бик теләп алындым. Чөнки авылдашым Алсуны, аның гаиләсен ихтирам итәм. Әйбәт кешеләр...
03.02.2021
Алмаз Закиров - алтын медаль иясе
29-31 гыйнвар көннәрендә Кама Аланында тхеквандо буенча егетләр көч сынашты
Татарстан Республикасы беренчелегенә уздырылган ярышларда 2001-2005 елгы егетләр катнашты.
Газинур Борһанов тренерлыгында шөгыльләнүче "Арча" спорт мәктәбе спортчылары бер алтын һәм дүрт бронза медаль алып кайтты.
02.02.2021
Районда тагын ике язучы барлыкка килде
Районыбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бик уңышлы башланып китте. Кичә шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе Рифат Җамал шатлыгын уртаклашып: “Бүген Язучылар берлеге идарә утырышында якташларыбыз Гөлчирә Нәҗметдинова һәм Олеся Феоктистованы Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттек. Алар актив иҗат итеп һәрберсе берничә китап чыгарырга өлгергәннәр. Аларның иҗаты белән ныклап танышканнан соң, дәрәҗәле язучылар бертавыштан ризалыкларын бирделәр.Якташым Рөстәм Галиуллин белән ике райондашыбызның бер үк көнне Язучылар берлеге әгъзалары булганнары өчен горурланып утырдык”, – дип хәбәр итте.
01.02.2021
Наласа мәктәбендә очрашу булды
29 нчы гыйнвар көнне Наласа урта мәктәбендә “Без - бит Арча яклары” җыентыгы буенча “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән чара үтте. Чара кысаларында авылдашыбыз, язучы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты , “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин белән очрашу үткәрелде. Бәйрәмебездә Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премияләре лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, ТР Арча муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – Алинә Таһир кызы Мөхәммәтшина, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина, Наласа авылы җирлеге башлыгы Ильфира Рамазан кызы Шакирова һәм районыбыз мәктәпләреннән укытучылар , укучылар катнашты.
31.01.2021
Якташларга ярдәм кирәк
Якташларга ярдәм кирәк
29.01.2021
Аны җиңел атлетика короле дип йөртәләр
Арчада Бари Каюмович Бакировны белмәгән кеше юктыр.
Спорт ярышларында күп тапкырлар очрашкан бар. Илкүләм кроссларда районда йөзәрләгән йөгерүче катнашыр иде. “Кем беренче килер икән?” – дип сорасаң, “Билгеле инде, Арча педагогика көллияте егетләре!” – дип җавап бирер иде. Һәм бервакыттта да ялгышмады.
– Без Бари Каюмовичны ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз! – ди Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова. – Ул, чын мәгънәсендә, халык укытучысы. Көллият, студентлар тормышы белән яшәгән чын педагог.
29.01.2021
Казанбаш басуында алтын тапканнар?
Шактый еллар элек инде, мине “Казанбаш тракторчылары алтын коелмасы тапкан”, – дип, район эчке эшләр бүлегенә чакырдылар. Җитәкче өстәлендә чынлап та саргылт төстәге металл коелмасы ята иде. Ниндидер хәрефләре, номерлары да бар. “Казанга экспертизага җибәрәбез”, – диде җитәкче.
Соңрак әлеге табылдыкның бронза коелмасы булуы ачыкланды. Әмма барыбер Казанбаш басуына бронза коелмасы каян килгән, дигән сорау җавапсыз калды.
29.01.2021
Әнис Шакиров лауреат исемен яулады
"La primavera" Татарстан Дәүләт оркестрына кушылып җырлады
20 нче январьда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында (БКЗ) яшь башкаручыларның "Звезды из завтра" дип аталган республика иҗат программасы лауреатларының Гала-концерты булды. Катнашучылар әсәрләрне Р.Абязов җитәкчелек иткән "La primavera" Татарстан Дәүләт оркестрына кушылып башкардылар. Концертта Арча педагогия көллияте студенты Әнис Шакиров (жит. И.И Закиров) Лауреат исемен яулады. Аларны зүр җиңү белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
28.01.2021
Беренчеләрдән булып...
Башка хезмәт коллективларын да музеебызда көтеп калабыз.
Булат Кадыйров телефоннан: “Татарстан Республикасында 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә. Без коллектив белән районыбызда туып-үскән язучылар һәм сәнгать эшлеклеләренең тормыш юллары һәм иҗатлары белән танышу максатында музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә барырга уйладык. Бу очрашу быелның бер истәлеге дә булып калыр иде”, – дип белеште.
27.01.2021
Конкурста җиңүчеләрнең берсе – Рәдис Бикчәнтәев
“Ел укытучысы-2021” бәйгесе үтте
"Укытучы" сүзе - изге сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларын матур итеп үз фикерләрен җиткерергә, яхшылыкны балалар күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә, аларның уңышына чын күңелдән шатлана һәм алар белән горурлана.
Мәктәбебездә география, биология, химия укытучысы Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы, әнә шундыйлардан. Ул быел “Ел укытучысы-2021” бәйгесендә катнашып моны тагын бер тапкыр раслады.
26.01.2021
Якташыбызның яңа иҗат җимеше белән таныштык
Хәйдәр Зәйнуллин үзенең иҗатын сәер хезмәтләр дип атый
Арча хәбәрләре редакциясе белән һәрдаим тыгыз элемтәдә торып, иҗат җимешләре белән бүлешүче якташыбыз Хәйдәр Зәйнуллин үзенең тагын бер хезмәте белән уртаклашты.
Күптән түгел генә "К" хәрефеннән генә торган "Кәрим коесы" дигән китабы дөнья күргән булса, бүген авторның кулында тагын бер "җимеше". "Җырлыйк әле, дуслар" дип исемләнгән җырлар җыентыгы әлегә бер генә данә. "Бу китапның әле узгәртәсе җирләре бар. Биредә бик матур борынгы авыл көйләре, туй җырлары, чыгарылыш кичәләрендә җырлый торган җырлар тупланган. 150ләп җыр бар монда. Төрле җыр китапларыннан файдаланып, үзем дә җырларга яратканлыктан, бер китап бастырасым килеп китте. 2019 елда ук башланып киткән бу эшнең әле бу беренче нәтиҗәсе генә. Төгәлләп бетергәч, купләп чыгар дип планнаштырам,"- дип уртаклашты Хәйдәр Зәйнуллин.
25.01.2021
Бүген Фәрхәт Зыятовның туган көне
Бүген Фәрхәт абый Зыятовның туган көне, - дип хәбәр итте ветеран педагог Халидә Фәйзрахманова.
Исән булса 74 яшь тулган булыр иде. Фәрхәт абый узган елның июлендә вафат булды.
"Без китәрбез, сез каласыз!" - дип җырлармын...
Зал тып-тын калып Фәрхат Зыятовны тыңлый. Ләйлә Дәүләтованың “Кеше булып кал” шигырен яттан сөйли.
25.01.2021
Арчадан ике пар алтын туйларын билгеләп үтте
Любовь һәм Валерий Мурысиннар, Рузия һәм Илсур Гариповлар алтын туйларын билгеләп үтте.
Аларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Баһаветдинов һәм шәһәр хатын-кызлар советы җитәкчесе Валентина Гаранина котладылар, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
24.01.2021
"Киләсе көн йолдызлары" фестивале лауреаты Арчада яши
20 гыйнвар көнне С.Сәйдашев исемендәге зур концертлар залында "Киләсе көн йолдызлары" дип аталган яшь музыкантлар өчен республикакүлəм иҗади проект лауреатларының гала-концерты булды
Концертта Арча балалар сәнгать мәктәбеннән - Сираҗиева Илзирә (җитәкчесе Харисова Ч.Ф.) Татарстанның həм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera" камера оркестрына кушылып чыгыш ясады.
23.01.2021
Район башлыгы призына көрәшчеләр көч сынашты
Бүген, 23 гыйнвар көнне, районыбызның Яңа Кенәр авылында көрәш буенча ярышлар узды.
Яна Кенәр мәктәбендә Арча районы башлыгы призына 2005-2007 нче елгы егетләр арасында көрәш ярышлары узды.Ярышны ачу тантанасында Арча районы башлыгы Нуриев Илшат Гаптелфәртович, самбо буенча спорт мастеры Фарих Мадьяров, Арча районы яшьләр эшләре, спорт хэм туризм булеге җитәкчесе Габделгазизов И.Н., Арча районы мәгариф булеге житэкчесе Мухамадияров Р.Д. катнашты.
22.01.2021
Арчада Хәнәфи Бәдигыйны искә алу кичәсе узды
20 нче гыйнварда Арчаның "Казан арты" тарих- этнография музеенда Татарстан, РФ Язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты шагыйрь, галим, мөгаллим, публицист Хәнәфи Бәдигыйның тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырылган искә алу кичәсе булды.
21.01.2021
Арча янгын сүндерүчеләренә Рөстәм Миңнеханов яңа машина ачкычы тапшырды
Татарстан Президенты районыбыз янгын сүндерү бүлегенә яңа машина бүләк итте. Бу турыда безгә Арча янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев җиткерде.
"Янгын сүндерү бүлеге өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур вакыйга бу. Моңарчы эшләгән янгын сүндерү машиналарыбыз шактый искерә башлаган иде инде. Мондый зур бүләк өчен җитәкчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Исән-имин эшләргә язсын "- дип, шатлыгы белән уртаклашты янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе.
20.01.2021
Терлекчелек тармагында 2020 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов алга куелган бурычларның күп өлеше үтәлүен билгеләп үтте.
Сөт җитештерү буенча – 8, ит җитештерү буенча 7 процентка якын үсешкә ирешелде. Бер сыердан сөт саву, уртача тәүлеклек артым күрсәткечләре дә начар түгел. Әмма мөмкинлекләр тулысынча файдаланылды, дип әйтеп булмый әле. Терлекләрнең баш саны кимүгә юл куелды.
19.01.2021
Арчаның 7 егете
Арчаның 7 малае - 7 улы узган ел авыл мәдәният йортларында чыгыш ясап, тамашачының күңелен яулады.
Алар быел Арчадагы Үзәк чыршы янындагы кече сәхнәдә чыгыш ясадылар. 4 гыйнвар кичендә. Берсеннән берсе осталар. Иске Чүриледән Шәүкәт Вәлишин, Югары Пошалымнан Илдус Саттаров, Хәсәншәехтан Фирдүс Хамматов, Казанбаштан Ранил Шакирҗанов, Яңа Кенәрдән Илһам Вәлишин, Иске Кишеттән Рәзил Галиуллин, Апаздан Алмаз Хаҗиев. Афәрин, егетләр!
18.01.2021
«Әнине җирләргә әтине ашыгыч ярдәм алып килде»: Арча укытучысы ковидтан вафат
Арча балалар сәнгать мәктәбенең 56 яшьлек укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан вафат.
2020 елның һәр туар көнен: «Бүген нәрсә ишетербез?» — дип көтә идек. Бөтен халыкның үзәгенә үткән мәкерле чир яңа елда да чигенергә уйламый, аның корбаннары турында хәбәрләр әледән-әле килеп ирешә.
Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан саклануның бөтен чараларын да күрә. Хезмәттәшләре әйтүенчә, чиргә каршы вакцинацияне дә авырмас өчен, авырган очракта да, җиңел үткәрү максаты белән ясаткан. Тик вакыйга бөтенләй башка борылыш ала. «Бирешә торган кеше түгел иде бит», — дип өзгәләнәләр аның турында хезмәттәшләре. Улы Рифатны ятим, ире Рафилне ялгыз калдырып, мәңгелеккә күчә ул. Тормыш иптәше бүген үзе дә хастаханәдә коронавирустан дәвалана.
17.01.2021
Күчмә кубокны Яңа Кенәр командасы яулады
Бүген Арча мөхтәсибәте призына үткәрелгән "Тукай якташлары" хоккей турнирында Яңа Кенәр командасы җиңде һәм Күчмә кубок белән бүләкләнде.
Финалда алар 6:1 исәбе белән Хәсәншәех хоккейчыларын отты. Бу команда икенче урында. Шушмабашларны җиңеп Субаш Аты егетләре бронза медальләргә лаек булды.
Турнирның иң яхшы капкачысы дип Субаш Атыдан Заһид Нигъмәтҗанов, иң яхшы һөҗүмче - Яңа Кенәрдән Дияз Вәлиуллин, иң яхшы сакчы дип Хәсәншәехтан Илнур Хисмәтов танылды.
16.01.2021
Арчада Гомәр Бәширов күргәзмәсе ачылды
Бу көннәрдә әдәбият сөючеләр Гомәр Бәшировның туган көнен билгеләп, хөрмәт белән искә алалар.
Шул уңайдан "Казан арты" тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында Арчабызның горурлыгы, Татарстанның халык язучысы, фольклорчы, СССР Дәүләт премиясе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Бәширов Гомәр Бәшир улының тууына 120 ел уңаеннан күргәзмә ачу кичәсе булды.
15.01.2021
Шушмабашта ветеран укытучы Әминә Нуриеваның юбилее
Шушмабаш урта мәктәбендә 40 ел эшләп лаеклы ялга чыккан, олы хөрмәткә лаек ветеран - укытучы Нуриева Әминә Усман кызының бүген 90 яшьлек юбилее . Шул уңайдан Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкчесе Мөхәмәдияров Рамил Данил улы юбилярны котлап, аңа иң изге теләкләрен җиткерде. Рамил Данилевич Әминә апага Арча районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
14.01.2021
Арча батырлары "Манзара" да көрәшәчәк
Төрле елларда Арча Сабантуеның абсолют батырлары булган Илшат Идиатов һәм Руслан Абдуллин "Манзара" бәйгесендә катнашачак.
Ул 16 гыйнварда Казан цирк бинасында узачак.
Без шул уңайдан чараны оештыручы Айдар Шәймәрдановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
13.01.2021
Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары үтте
Яңа ел каникуллары вакытында Арча педагогика көллиятендә авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары үтте.
Районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов идеясе белән башланган иде ул эш. Быел бишенче елын оештырыла инде. Рәсми ярышлар түгел, ә спорт фестивале буларак. Һәм анда бөтен республикадан шахмат сөючеләр катнаша. Кунак буларак Гөлнараның әти-әнисе дә чакырыла. Быел да әтисе Айдар Рәшитов кайткан иде.
12.01.2021
Теләк кенә кирәк
Хәйриячелек, кешегә ярдәм күрсәтү Русланның иң яраткан шөгыле.
Район Советы утырышында район башлыгы Илшат Нуриев Руслан Әһлиевка истәлек медале, шуңа Россия Президенты Вадимир Путинның Мактау грамотасын тапшырды.
Руслан Әһлиев 2014 елдан бирле Бөтенроссия халык фронты җәмәгатьчелек хәрәкәтендә безнең районнан вәкил булып тора. Бу медальгә Руслан Татарстан Республикасының “#Мывместе” үзара ярдәм күрсәтү Бөтенроссия акциясен оештыруга үзеннән өлеш керткән өчен лаек булды.
11.01.2021
Районның хөрмәтле кешесе
9 гыйнварда район башлыгы Илшат Нуриев Арча шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Зәкиев Ислам Әхмәди улын 85 яшьлек юбилее белән котлады, бүләкләр тапшырды. “Төрле җаваплы урыннарда эшләп, район үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт!” – диде район башлыгы.
Ислам Зәкиев төрле елларда “Сельхозтехника” район берләшмәсен җитәкләде, район башкарма комитеты җитәкчесе булды.
10.01.2021
Укучылар сарае базасында велотуризм буенча ярышлар узды
Спорт туризмы буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге узды. Велосипедны фигуралы йөртү буенча көч сынаштылар
Укучылар сарае базасында велотуризм буенча ярышлар узды.
Ярышларда барлыгы 50 катнашучы катнашты. Ярышларга Казан шәһәреннән Мәскәү районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе(СамГУПС филиалы) һәм Яшел Үзән муниципаль районының "6 нчы спорт мәктәбе (Бригантина)" кунаклары килде. Катнашучылар 6 яшь төркемендә ярыштылар.
09.01.2021
Ак күңелле Ак әбигә бүген 90 яшь!
Түбән Аты авылында гомер итүче Бәһирә Мортазинаны юбилее белән котлыйбыз
Бәһирә ападан сөйләгәннәрдән кайбер мизгелләрне Сезгә дә тәкъдим итәм: “Бәһирә апа 1931 нче елның 9 нчы гыйнварында Югары Аты авылында дөньяга килә. Әти-әни һәм 3 кыз бала. Мин 4 яшемдә үк укый-яза белгәнмен инде. Әтиебез Габдрахман Югары Аты мәктәбендә 1937 нче елда әтиебезне колхоз председателе итеп билгеләп куйдылар. Ул елны икмәк бик уңды дип сөйләшкәннәрен хәтерлим. Әти бик игелекле, кешелекле җитәкче булганга күрә, кат-кат сорап колхоз председателе булып эшләргә күндерәләр. Бөтен авылга бары бер машина бар.Ул машинада әтинең энесе йөрде. Озакламый әтине баш хисапчы итеп куйганнарын беләм. 300 сум җитмәүчелек чыккан, ниндидер сәбәпләр белән накладнойлар югалган диеп олыларның ачынып сөйләшкәнен ачык хәтерлим.
08.01.2021
Бөек якташыбызның олуг юбилее
Бүген Гомәр Бәшировның тууына 120 ел
Арчаның базар мәйданы без барып җиткәнче арбалы атлар, җәяүлеләр белән әллә кайчан тулган.
Як-ягына карасаң, исләрең китмәле! Әллә кайларга хәтле ун-унбиш рәт булып атлы арбалар тезелеп киткән. Бер арбадан икенче арбага сикереп-сикереп китсәң, әллә тагы Арчаның аргы башына, әнә теге яшел түбәле, алтын тәреле чиркәүләргә хәтле барып чыгарсың. Нинди генә арбалар, нинди генә атлар юк. Арба саен диярлек минем шикелле бер малай кисәге, йә кыз бала чөмәшеп утыра. Кайсы авызын тутырып базар калачы ашый, кайсының кулында алма, йә кыяр. Кеше ашаганны карап авыз суларыңны йотып утыру яхшы түгел, ди әни. Әти миңа да берәр тәмле әйбер алып килер әле”.
07.01.2021
Эшмәкәр Илфат Закиров игелекле эшләр башкара
Арча спорт комплексында таэквондо буенча ярышлар булып узды. Илфат Закиров анда берәүне дә бүләксез калдырмады. Кайбер тырыш балаларга аерым бүләкләр бирде.
06.01.2021
Якташыбыз шагыйрь Рәис Сафинның туган көне
Районыбызның Субаш Аты авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Рәис абый Сафинның бүген Туган көне. Ул 6 гыйнварда 86 яшен билгеләп үтә, бүген дә актив иҗат итә, төрле темаларга язылган шигырьләре, поэмалары, хикәяләре, туган телебез һәм милләт язмышы турындагы мәкаләләре белән сөендереп яши.
05.01.2021
40 ел мәдәният өлкәсендә эшләгән
Аның рәхмәт сүзләре гармун моңы аша тамашачыга барып иреште.
Хәйдәр Әхмәтов 80 яшьлек юбилеен сәхнәдә билгеләп үтте. Бу уңайдан Шушмабаш мәдәният йортында аның иҗат концерты булды.
Хәйдәр ага 40 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган. Атказанган мәдәният хезмзткәре исеменә лаек булган. Аны авылында гына түгел, районда да беләләр һәм хөрмәт итәләр. Иҗат кичәсендә мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов та катнашты һәм юбилярны котлады. Мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы исеменнән Расих Галимҗанов котлау сүзләре җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов та Хәйдәр агага ихтирамын белдерде. Авылдашлары бик матур концерт куйды. Хәйдәр ага үзе дә гармунын сузмый түзеп кала алмад
04.01.2021
Яшьләрне дә уздырганнар
Ишнарат - 20 хуҗалыклы авыл. Яшьләр шәһәргә киткән. Өлкәннәр калган. Клуҗы да юк. Әмма бәйрәм һәркем өчен бәйрәм. Өлкәннәр җыелышып чыршы бизәгәннәр, аның янында күңел ачу чарасы оештырганнар. Рәхәтләнеп уйнап, биеп бәйрәм иткәннәр.
03.01.2021
Ярдәмне яшертен күрсәтергә кирәк
Арчадан 60 яшьләр тирәсендәге бер ханым (ул исемен әйтергә теләмәде, фотога дв төшмәде) хәйриячелек белән шөгыльләнүче Руслан Әһлиевка шалтырата.
- Минем 13 мең сум акчам бар, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итәсем килә, - ди ул.
Тик бер шарт белән: бүләкне үзе ала һәм тапшырганда үзе дә шунда булырга тели.
Яңа ел алдыннан Руслан Әһлиев, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина әлеге ханым белән юлга чыгалар. Аларга мин дә кушылдым. Әлеге ханым белән танышасы килде.
02.01.2021
Урта Сәрдәдә Яңа ел могҗизалары
Безгә яңа ел могҗизалары турында Урта Сәрдә китапханәсе мөдире Әнисә Ишморатова сөйләде.
- "Яңа ел тәрәзәсе" Бөтенроссия акциясенә Урта Сәрдә авылыннан Фәттахов Рамил гаиләсе кушылды, -- дип сөйләде Әнисә ханым. -- Тырыш һәм иҗади гаилә ел саен яңа ел традицияләренә тугры калып, урамда өй каршыларына чыршы бизәп һәм тау ясап тирә - юньдәге кешеләргә бәйрәм рухы бүләк итәләр.."Быел кар әз булу сәбәпле тау ясамадык. Шулай да бәйрәм рухы кертергә тырыштык - ди Нурфия ханым.Дөрестән дә, кызлары Айсылу ясаган тәрәзәдәге сүрәтләрне рәссам килеп ясаган диярсең, әллә кайдан үзенә җәлеп итә.