Вакыйга

Районда беренче ачык төбәкара шахмат турниры узды 13.12.2024 Районда беренче ачык төбәкара шахмат турниры узды

Яңа Кенәр урта мәктәбендә ике тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә багышланган шахмат буенча беренче ачык төбәкара шахмат турниры узды.

Ярышларда төрле төбәкләрнең өстәмә белем бирү оешмаларыннан 14 команда катнашты. Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Мамадыш, Актаныш районнарыннан тыш, Мари Иленнән дә егет-кызлар бар иде. 

Арча мәдәният йортында «Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез” дип исемләнгән иҗат фестивале узды 12.12.2024 Арча мәдәният йортында «Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез” дип исемләнгән иҗат фестивале узды

1 декабрьдән башлап районыбызда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге үткәрелде.

Ункөнлек кысаларында бик күп мәдәни-күңел ачу чаралары узды, физик мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбызга җыр-моңнар бүләк ителде. Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы районыбызның картлар һәм инвалидлар интернат йортында,  "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә, Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә, Яңа Чүриле психоневрология интернатында чыгыш ясадылар.

Арча батырларын данлады 11.12.2024 Арча батырларын данлады
Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ул хезмәт алдынгыларына, җитәкчеләргә, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы, хәзерге вакытта ялга кайткан райондашларыбызны тәбрикләде. Барлык якташларыбызның исән-имин кайтуларын теләде.

Арчаның Җиңү паркында батырлар истәлегенә чәчәкләр салынды 09.12.2024 Арчаның Җиңү паркында батырлар истәлегенә чәчәкләр салынды

Илебездә 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә

Гомуми белем бирү оешмаларында Ватан Геройлары көнен батырлык дәресләре үткәрү, Россия ветераннары һәм геройлары белән очрашу, һәйкәлләргә чәчәкләр салу белән билгеләп үтү кабул ителгән. Арча районында да бүген, елдагыча, Җиңү паркында батырлар истәлегенә чәчәкләр салынды. Чарада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

«Арча хәбәрләре» газетасы журналисты Ильяс Фәттаховка - 75 яшь 08.12.2024 «Арча хәбәрләре» газетасы журналисты Ильяс Фәттаховка - 75 яшь
Корайван авылында Гөлбәгъда апа белән Сәхәп абый гаиләсендә 7 бала үсә алар. 5 малай ике кыз. Аллага шөкер, туган нигезе буш түгел. Энесе Вәли гаиләсе белән яши. 

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-xabarlare-gazetasy-zurnalisty-ilias-fattaxovka-75-ia...

Курса-Почмак авылында яшәүче Сәрия Фәсхиева “Ана даны” медале белән бүләкләнде 07.12.2024 Курса-Почмак авылында яшәүче Сәрия Фәсхиева “Ана даны” медале белән бүләкләнде

Бүләкләргә лаек булган актив сәхнә кешесе ул. Әмма авыл тормышы сәхнәдән генә тормый шул.

Йорт-җире, бакчасы, терлеге, кош-корты дигәндәй... Һәм бала-чагасы. Сәрия биш бала әнисе! Сиринә, Ризәлә, Рәмзилә, Салават, Сәгыйрь... Малай табам, дип тырышкансыздыр инде дим. “Өч кыздан соң дүртенчесен малай тапкач, ирем алып кайтып күрсәтмичә ышанмыйм диде”, – ди Сәрия. Олыраклары инде үсеп чыгып киткән. Өчесе дә кияүдә. Оныклар үсеп килә. Ә малайлар әле өйдә, мәктәптә укыйлар.

Арча районы волонтерлары Казан арты музеена җыелды 06.12.2024 Арча районы волонтерлары Казан арты музеена җыелды
Мохтаҗларга ярдәм итүче олы йөрәкле волонтерларны Казан арты музеена җыйдылар. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бу җылы очрашуда күңел түрендә булган хис-кичерешләр яңартылды, башкарылган игелекле эшләр барланды. 

Арчада “Татар кызы, татар егете – 2024” бәйгесе узды 05.12.2024 Арчада “Татар кызы, татар егете – 2024” бәйгесе узды
Татар кызы, татар егете..... Нинди тирән мәгънә салынган бу сүзләрдә. Алар – татар халкының йөзек кашы, намусы, милләтебезнең дәвамчылары, саклаучылары. 22 нче ноябрь көнне күппрофильле Г.Курсави исемендәге лицейда кызларыбызның, егетләребезнең милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максатыннан “Татар кызы, татар егете – 2024” бәйгесе узды.

50 ел бергә – иң яхшы еллар 04.12.2024 50 ел бергә – иң яхшы еллар

Төбәк-Чокырча авылында яшәүче Зоя Ивановна һәм Леонтий Александрович Евдокимовлар 50 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр.

Арчадан да килеп котладылар үзләрен. Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, “Көньяк“ территория җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Ленар Васыйлов юбилярларның өенә килеп, бүләкләр тапшырып, матур итеп котладылар.

Балалары – тормыш бизәкләре 03.12.2024 Балалары – тормыш бизәкләре
Арчада яшәүче Хәбибрахмановлар 10 балага гаилә җылысы бүләк иткән

Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 02.12.2024 Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 

Хөрмәтле Фәнис Наил улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! 

Рашат Салихҗанов: «Олы яшендә булуга карамастан, анда булган энергия һәм кешегә ярдәм итеп яшәве күпләрне сокландыра» 27.11.2024 Рашат Салихҗанов: «Олы яшендә булуга карамастан, анда булган энергия һәм кешегә ярдәм итеп яшәве күпләрне сокландыра»
Яңа Кенәр волонтерлар оешмасы җитәкчесе, әфганчы Рашат Салихҗанов белән һәрдаим элемтәдә торабыз

Алар ай саен диярлек махсус хәрби операция зонасына барып, егетләребезгә халыктан җыелган гуманитар ярдәмне тапшырып кайталар. Рашат Салихҗанов аның белән юлга чыгучы авылдашларына аеруча рәхмәтле. Олысы, кечесе бу эштә ярдәм итәргә әзер тора.

Арча таэквон-дочылары 25 медаль алып кайтты 26.11.2024 Арча таэквон-дочылары 25 медаль алып кайтты
24 ноябрь көнне Яшел Үзән районының Осиново авылында 2010-12 һәм 2013-14 елгы  егетләр һәм кызлар, 2015-16 елгы һәм 2017-18 елгы малайлар һәм кызлар арасында тхэквондо буенча СК «Мангуст» ачык беренчелеге узды. Турнирда Казан, Яшел Үзән, Осиново, Биектау, Чабаксар һәм Яңа Чабаксар спортчылары катнашты. Арча командасы составында (тренерлары Газинур һәм Руслан Борхановлар) 25 спортчы чыгыш ясады, алар әлеге ярышлардан 25 медаль алып кайттылар: 9 алтын, 8 көмеш, 8 бронза, 2 нче гомумкоманда урыны өчен кубок.

Әниләр көнендә 90 яшьлек юбилей 24.11.2024 Әниләр көнендә 90 яшьлек юбилей
Арчада яшәүче Ләлә апа Садриевага бүген 90 яшь тулды. Кызлары, кияүләре, балалары, оныклары туганнары, күршеләре зурлап Ләлә апаны юбилее белән котладылар. Ләлә апа мех берләшмәсендә кисүче булып эшләп пенсиягә чыга. Өч кыз тәрбияләп үстерә. Юбилей бик матур үтте. Озын гомернең серен дә сорадык. Сере - эш, дип җавап бирде Ләлә апа. 

Бардыр бер авыл, аны Кече Төрнәле диләр 22.11.2024 Бардыр бер авыл, аны Кече Төрнәле диләр

Юлы булган авылның киләчәге бар

Мәзәкләр алар тормышта туа. Кече Төрнәле авылына кайтучы бер хатын-кыз (исемен әйтеп сөйлиләр) шул якка баручы машинага утыра. Үрнәк бистәсенә җитәрәк шоферга: “Әнә теге полосада туктарсың“, – ди. Кәефсезрәк чагы булганмы: “Кара син бу оятсызны, полосада туктарга куша бит!“ – дип сүгеп ташлый теге.

Наласалар МХОга токмач кисеп җибәрде 21.11.2024 Наласалар МХОга токмач кисеп җибәрде

Шушы эшкә тотынырга ниятләгәч, Наласа авылы группасына: «13 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә махсус хәрби операциядәге егетләргә жибәрергә мәдәният йортында токмач кисеп алыйкчы,» – дип яздык.

Язуын яздык та, тик һәркемнең үз эше, үз мәшәкате, килүче булырмы, дип уйга калдык. Белдерү язып 5 минут та узмагандыр, Миләүшә ханым кечерәк капчык белән он, капкачлы зур савыт һәм тоз кертеп тә бирде. Аның җиңел кулы белән мәдәният йортына авылдашларыбыздан он, йомырка, киселгән токмачлар агыла башлады

Кайда авыр, ул шунда 20.11.2024 Кайда авыр, ул шунда

Үзбәк Сабир улы 1927 елда Югары Масра авылында туа.

7 классны тәмамлагач колхозда төрле эшләр башкара, атлы лобогрейкада урак ура, Арча элеваторыннан күтәреп чәчү орлыгы ташый. 15 яшендә тракторчылар курсында укып тракторчы була. Авыр сугыш еллары бит, бөтен эш хатын-кызлар, яшүсмерләр, балалар җилкәсенә кала.

Хуҗалык җитәкчесе махсус хәрби операция зонасына бару өчен машина бүләк иткән 19.11.2024 Хуҗалык җитәкчесе махсус хәрби операция зонасына бару өчен машина бүләк иткән
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм оештыру буенча райондашларыбыз бик актив эшли, көченнән килгән һәркем үз өлешен кертә.

Шәхси эшмәкәр Илнур Яруллин бик күп тапкырлар алгы сызыкка кадәр барып гуманитар йөкләрне андагы райондашларыбызга тапшырып кайтты, алар белән даими элемтәдә тора.

Ашабашта «Каз өмәсе» гөрләде 18.11.2024 Ашабашта «Каз өмәсе» гөрләде
Шушы көннәрдә Ашабаш авылының уңган ханымнары: Зөрия Гыйниятова, Венера Ганиева, Динә Хәлиуллина, Фирдәвес Кәлимуллина, Найлә Афзалова, аның кызы Ләйлә, килене Адилә Афзаловалар, Көчедән кодагыйлары Энҗе Әхмәтҗанова, Эльмира Мөхәммәтшиналар, үзләренең яшь чакларында өмәләрдә катнашуларын искә төшереп, барлык шартларын туры китереп, Афзаловлар йортына «Каз өмәсе»нә җыелды.

Райондашыбыз махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә люлкалы мотоцикл җибәргән 17.11.2024 Райондашыбыз махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә люлкалы мотоцикл җибәргән

Каенсар авылында туып-үскән, бүген Арча станциясендә яшәүче Ленар Хәсәнов люлкалы мотоцикл җыеп, махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә озата.

“Ике якын туганым махсус хәрби операциядә хезмәт итә, – дип сөйләде ул безгә. – Мотоцикл булса, яхшы булыр иде дип әйттеләр. Шуннан тотындым. Белдерүләр сайтына мотоцикл сатып алам дип язып элдем. Гаражда тик торган мотоцикллар була бит ул. Эшләмәсә, җыям, рәтлим. Яраклы хәлгә китерәм. Мотоциклларын тәкъдим итүчеләр булды. Акчага сатып алдым. Сеҗе ягыннан берәү мотоциклны бушка бирде. Исемен әйтмәде. Икесен озаттым инде. Өченчесен җыйдым. Менә сеңлемнең улы Руслан кайтканны көтәм”. “Техникага кайдан өйрәндегез?” – дип сорыйм

Яңа Кенәрдә көрәшчеләр очрашты 16.11.2024 Яңа Кенәрдә көрәшчеләр очрашты

Яңа Кенәр мәктәбендә 2009 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында район башлыгы призына көрәш ярышлары үтте.

Матур бер спорт чарасына әйләнгән шушы ярышка районыбыз мәктәпләреннән 108 яшь көрәшче җыйналды һәм алар 11 үлчәү категориясенә бүленеп бил алыштылар.

Ике бәйрәм бер көндә 15.11.2024 Ике бәйрәм бер көндә

10 ноябрь – Хәлиулла Хәбибуллин өчен икеләтә бәйрәм. Гомер бәйрәме, туган көне белән бер көндә ул, ел саен, һөнәри бәйрәме, РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен дә билгеләп үтә.

Гомере буе халык иминлеге сагында торучы райондашыбыз Хәлиулла Хәбибуллин һөнәрен дәвам итүчеләр өчен үрнәк булып тора. Хөрмәт белән искә алырлык, горурланып сөйләрлек хезмәт юлы бар аның..

Арча китапханә хезмәткәрләре сукырлар көне уңаеннан чара уздырды 14.11.2024 Арча китапханә хезмәткәрләре сукырлар көне уңаеннан чара уздырды

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне.

Арчаның Казан арты музеенда әлеге уңайдан үзәк китапханә һәм район сукырлар җәмгыяте тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасы узды. 

И-и, әни, әни бит син! 13.11.2024 И-и, әни, әни бит син!

Корайван авылыннан хезмәттәшебез Ильяс Фәттаховның беренче укытучысы Нурдилә Хәбибуллинаның өенә бардык. 90 яшь тулу уңаеннан.

Нурдилә апа Югары Курсада яши. Тау башындагы авыл. Капка төпләренә килеп туктагач, табигать хозурлыгына сокланып басып тордык. Өйләре нәкъ тау башында. Ә аста чишмә, агачлар, елга, аннан китә басу... Монда сандугачлар сайравы йөрәкләргә шифа булып ятадыр...

Халыктан ярдәм бик зур 12.11.2024 Халыктан ярдәм бик зур

Алинә Латипова: “Гуманитар ярдәм күрсәтергә теләүчеләр саны арта. Нәрсәләр кирәк, ничек булышыйк, дип шалтыратучылар күбәйде”.

Узган атнада редакциядә тынгы белмәс волонтерларыбыз Алинә Латипова, Гөлия Гарифҗанова, Фәрит Әхмәтгалиев булып китте.

Шурабашта киңәштеләр 11.11.2024 Шурабашта киңәштеләр

“Заря“ ширкәтендә терлекчелектә тугыз айлык эш йомгакларына һәм техниканы кышкы саклауга куюга багышланган семинар-киңәшмә булды.

Анда район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров, хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, баш инженерлар катнашты.

Арча Тукай Ватаны, Әлифба Ватаны! 10.11.2024 Арча Тукай Ватаны, Әлифба Ватаны!
Арча педагогика көллиятендә Әлифба музееның 25 еллыгын билгеләп үттеләр.

Мәдәният йортында бәйрәм концерты узды 09.11.2024 Мәдәният йортында бәйрәм концерты узды

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге бәйрәм 2005 елдан башлап 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Россия дәүләт бәйрәме.

Тарихи көн уңаеннан, район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды.

Район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар 08.11.2024 Район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар

Бүген Урта Аты авыл җирлеге башкарма комитеты баш хисапчысы Гүзәл Хисмәтуллина һәм шул ук башкарма комитетның сәркатибе Лилия Газизовага Район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Алар бу бүләккә җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәтләре һәм юбилейлары уңаеннан лаек булды.

Яңа Кенәр авылында мәчет беренчелегенә волейбол ярышлары узды 07.11.2024 Яңа Кенәр авылында мәчет беренчелегенә волейбол ярышлары узды

3 ноябрь көнне Яңа Кенәр мәктәбе спортлар залына спорт сөюче мөселман яшьләре җыелды

Авылның спорт ветераны Ришат Садиков мәчет әһелләре белән берлектә волейбол ярышлары уздырды. Биредә Балтач, Әтнә, Биектау һәм Яңа Кенәр командалары катнашты. 

Район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды 06.11.2024 Район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге бәйрәм 2005 елдан башлап 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Россия дәүләт бәйрәме. Бу көнне Россиянең Хәрби дан көне билгеләнгән.

Яңа Кенәрдә “Җиһангирлар паркы“ ачылды 05.11.2024 Яңа Кенәрдә “Җиһангирлар паркы“ ачылды

Читтән караганда ул үзәгендә кояш белән Кояш системасын хәтерләтә. Шунда ук очып китә торган ракета белән стела урнаштырылган.

Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча проект кысаларында Яңа Кенәр авылында “Җиһангирлар паркы” сафка басты.
Узган атнада әлеге паркны ачу тантанасы булды. Бәйрәм Яңа Кенәр урта мәктәбендә башланып китте. Биредә чараларына оештыра беләләр. Бу юлы да мәктәп коллективы бик эчтәлекле һәм мәгълүматка бай кичә әзерләгән иде. Кунакларны мәктәп директоры Хәмбәл Зарипов каршы алды. 

Кул көрәшендә икенче урында 04.11.2024 Кул көрәшендә икенче урында

Арча районыннан Айрат Низамов кул корэше буенча Республика Чемпионатында икенче урынны яулаган.

2 ноябрьдә Алабугада республика беренчелеге һәм чемпионаты үткән. Айрат шунда катнашып, уңышлы чыгыш ясаган.

Әлифба музеена 25 ел 01.11.2024 Әлифба музеена 25 ел

Арча педагогика көллиятендә урнашкан Әлифба музееның 25 еллыгын билгеләп үттеләр.

Әлифбачылар Сәләй ага белән Рәмзия апа Вәлитованы зурлап искә алып үткәрделәр. Укучылары да килде. Заманында Арча педагогика көллияте директоры булып эшләгән Илдус Сәгьдиев, Шәфигулла Гарипов та бар иде. Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы доценты, Башкортстанның атказанган укытучысы Нәсимә Мөкимова да кайткан.

Ветеранга 70 яшь тулды 31.10.2024 Ветеранга 70 яшь тулды
31 октябрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров Арча шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Хәйретдинов Рифнур Гафетдин улын 70 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.

Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр спорт ярышларында катнашып торалар 29.10.2024 Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр спорт ярышларында катнашып торалар
Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы спорт ярышларын оештырып тора.

Спартакиада кысаларында Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең беренчел профсоюз оешмалары арасында 23 октябрьдә Арчаның 5нче гимназиясендә ату һәм дартс буенча ярышлар узды.

Арча районы мәхәлләләрендә мөселманнар Гошер җыйды 28.10.2024 Арча районы мәхәлләләрендә мөселманнар Гошер җыйды

Аллаһ катнашучылардан һәм ярдәм итүчеләрдән разый булсын!

Шушы көннәрдә Арча районы мәхәлләләрендә мөселманнар Гошер җыйды.

Теләгән һәркем үз уңышының бер өлешен мохтаҗларга бирә алды, шулай ук аны мәчетләргә тапшырырга да мөмкин иде.

Иске Кырлай авыл җирлегендә бер көн уздырдык 25.10.2024 Иске Кырлай авыл җирлегендә бер көн уздырдык

Иртәнге сәгать 8дә Түбән Мәтәскәгә чыгып киттек. Мәктәп янында безне Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин каршы алды һәм җирлек тормышы белән таныштырды.

Бу юлы район Иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) бер көне шушы җирлектә үтте. Авыл җирлеге эшчәнлеге белән таныштылар, аңа бәя бирделәр.

Район мәдәният йортында «Гаиләле ШТК»ның финалы узды 23.10.2024 Район мәдәният йортында «Гаиләле ШТК»ның финалы узды

Агымдагы елның 26 мартында районыбызда Гаилә елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесенә старт бирелгән иде

11 апрельгә кадәр “Гаиләле ШТК” лигасының беренче туры узды. 17 октябрьдә лиганың финалы Арча район мәдәният йортында узды.

Районда өлкәннәр ункөнлеге ничек узды 20.10.2024 Районда өлкәннәр ункөнлеге ничек узды

Ун көн дәвамында өлкәннәрне зурладылар, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, бәйрәмнәр оештырып, күңелләрен күрделәр.

Өлкәннәр ункөнлеген ябу уңаеннан Арча мәдәният йортында концерт булды. Зал тулы өлкән яшьтәге апа-абыйлар каршында яшьләр чыгыш ясады.

Бүген якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне! 18.10.2024 Бүген якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне!
Бүген, 18 октябрь көнне якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрикли!

Казаннан 20 медаль алып кайттылар 17.10.2024 Казаннан 20 медаль алып кайттылар
Арча таэквондочылары Казанда «Олимпиец» спорткомплексында «Казан Барсы» турнирында җиңүләр яуладылар. Тренерлары - Газинур һәм Руслан Борхановлар.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган 83 каһарман истәлегенә кедр агачлары утыртылды 16.10.2024 Бөек Ватан сугышында һәлак булган 83 каһарман истәлегенә кедр агачлары утыртылды
9 октябрьдә районыбызда тагын бер аллея барлыкка килде. Гади генә аллея түгел, биредәге һәр агач яу кырында ятып калган Чиканас авылы батырлары хөрмәтенә утыртылды. 
“Бу эшне башлап йөрүчеләр – Абдуллаҗан абый кызлары”, – дип башлады таныштыруны авыл ветераннар советы рәисе Халидә Вафина. Яшь чакта авылдан чыгып киткән өч кыз туган (Фәридә Җиһангирова, Фирдания Бәдретдинова, Резеда Гыйльмиҗанова) бүген туган якларына кайтып гомер итә.  Алай гына да түгел, кешенең тамыры җирдә булырга тиеш дип, агачлар утырту белән шөгыльләнә башлый алар.

Арчаның 10нчы балалар бакчасында әби-бабайлар кунак булды 15.10.2024 Арчаның 10нчы балалар бакчасында әби-бабайлар кунак булды
Тәрбиячеләре Рәүзия Закирова, Лилия Шәрәфетдинова һәм татар теле тәрбиячесе Рәмзия Гарифуллина белән балалар әби-бабаларын яшьлек елларына да алып кайтты, рәхмәт сүзләре дә җиткерде, уйнатты да, биетте дә. 

Арчада спортлы гаилә фестивале узды 14.10.2024 Арчада спортлы гаилә фестивале узды
13 октябрь көнне «Арча» спорткомплексында гаилә һәм дуслык бәйрәме узды. Районыбызның 20 командасы Россиякүләм "Алдынгылар чакыруы" проекты кысаларында төрле спорт уеннарында үз көчләрен сынадылар. Ярышларны «Алдынгылар хәрәкәте» һәм «Арча» спорткомплексы оештырган иде.

Арчада бәхетле гаиләләр агач утыртты 13.10.2024 Арчада бәхетле гаиләләр агач утыртты
Чын гаилә бәйрәменә әверелде ул. Мәдәният хезмәткәрләренең дәртле җырлары астында районыбызның төрле төбәкләреннән җыелган бәхетле гаиләләр аллеяга үз агачларын утыртты. Урманчылар әйтүенчә,алар барысы 150 төп үсенте алып килгән.Балары,оныклары белән килгән әти-әни,әби-бабайлар бергәләп әлеге хезмәт бәйрәмендә бик теләп катнашты. Киләчәктә бу агачлар "Гаилә елы" истәлеге булып тирә-юнебезгә ямь биреп торыр.

Ат халкымның юлдашы һәм моңдашы да: Яңа Кырлайда ат көне ничек узды? 12.10.2024 Ат халкымның юлдашы һәм моңдашы да: Яңа Кырлайда ат көне ничек узды?
Мондый күңелле манзарага ничек килми каласың! Әнә Балтачтан Мансур Сәләхов бизәлгән, җигелгән аты белән ел саен киләм, йөрәк түзми, килми кала алмыйм, ди. Атын бизәп тә караган! Аты исәнләшкәндәй башын селкегән саен кыңгыраулары чыңлый... Сөрдедән Рүзәл Хәмидуллин: “Шушы бизәлгән атыбыз белән дүрт атыбыз бар”, – дип сөйләде. “Ат тоту файдалымы?”. “Кемдер балыкка йөри, кемдер ауны ярата, безнеке шушы ат инде. Үзем ветврач булып эшлим. 1997 елда эшли башладым. Ул вакытта машина юк. Кая ул без яшьләргә машина... Күрше авылга эшкә йөрисе бар. Башта атта йөрдек, хәзер машина...”. 

Иске Кырлай авыл җирлегендә 11.10.2024 Иске Кырлай авыл җирлегендә
Район иҗтимагый совет әгьзалары Иске Кырлай авыл җирлегендә булдылар. Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин җирлек эше белән таныштырды. Түбән Мәтәскә мәктәбендә, Мөндеш балалар бакчасында, мәдәният йорты, Иске Кырлай мәктәбендә, мәдәният йорты эше, андагы шартлар белән таныштылар, дәүләт программаларының, илкүләм проектларның ничек тормышка ашуын күрделәр.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Арчада «Караоке Баттл» иҗади ярышы узды 10.10.2024 Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Арчада «Караоке Баттл» иҗади ярышы узды

Районыбызның иҗат сөючеләре җыр-моң өлкәсендә көч сынашты

9 октябрь көнне, районыбызда Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чираттагы мәдәни чара узды. Иҗади чара район мәдәният йорты тарафыннан оешытырлган иде. 

“Яңарыш“ ширкәте баш зоотехнигы Рамилә Вәлиуллина Россиядә – өченче! 09.10.2024 “Яңарыш“ ширкәте баш зоотехнигы Рамилә Вәлиуллина Россиядә – өченче!

“Яңарыш“ ширкәте баш зоотехнигы Рамилә Вәлиуллина Мәскәүдә Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясендә узган өченче Бөтенроссия зоотехник-селекционерлар конкурсында өченче урынны яулады. Ширкәттә терлекчелектә яңа программалар, цифрлаштыру кебек яңалыклар кертүдә аның өлеше зур.

Укучы балалар арасында төбәкара шахмат ярышлары була 08.10.2024 Укучы балалар арасында төбәкара шахмат ярышлары була
19 октябрьдә Яңа Кенәр мәктәбендә 2012 елгы һәм аннан яшьрәк укучы балалар арасында төбәкара шахмат ярышлары була. Ярышларда Татарстан, Мари Иленнән һәм Удмуртиядән килгән спортчылар катнашачак. Ярышларны Татарстан шахмат федерациясе уздыра.  

Мәктәп еллары гомергә уелып кала 07.10.2024 Мәктәп еллары гомергә уелып кала
Лесхоз мәктәбендә бик күңелле, матур очрашу булды. Бәйрәмгә Лесхоз мәктәбендә эшләп ялга киткән өлкәннәр чакырылган иде. Шул мәктәптә эшләүче Зәлия Саттарова программаны зәвыклы итеп эшләгән иде. Шулкадәр матур җылы очрашу булды ул. Мәктәп елларындагы матур хәтирәләр, күңелле вакыйгаларны искә алып күңелләргә үтеп керә торган моңлы җырлар тыңлап бәйрәмдә кунак булып кайттык.

«Аударыш»та Илнур Рамазанов беренче! 07.10.2024 «Аударыш»та Илнур Рамазанов беренче!

Ат өстендә ир-егетләр бер-берсен тартып төшерү ярышы бу. Кара-каршы ике атта ике ир-егет. Курса Почмак егете Илнур Рамазанов менә инде ничә ел рәттән бу ярышта катнаша. Көрәшче егет. Быел 70 кг.авырлыктагылар арасында беренче калды. Котлыйбыз!


Яңа Кырлайда Ат көне узды 06.10.2024 Яңа Кырлайда Ат көне узды
әйрәмдә ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, ТР Дәүләт советы депутаты Назиф Газизов, Теләче районы башлыгы Айрат Фатхуллин катнашты. Ярышларда 100ләп ат җитезлеккә, чыдамлыкка сыналды. Иртән иртүк атлар озын дистанциягә чыгып китте. 21 ат 40, 80, 120, 160 км.га ярыштылар.

Фирдания һәм Әдһәм Шәриповлар 60 ел бергә гомер итәләр 05.10.2024 Фирдания һәм Әдһәм Шәриповлар 60 ел бергә гомер итәләр

Бриллиант туй: 60 ел бергә 
Фирдания һәм Әдһәм Шәриповларда чын мәгънәсендә китап итеп язарлык гаилә тарихы һәм шул истәлекләр арасында гыйбрәт алырлык хатирәләр бар. 60 ел бергә гомер итү дәверендә шатлык-куанычлары да, сынаулары да күп була.

Фирдания ханым Субаш Аты авылыннан. Әтисе сугышка киткәндә 10 айлык бала булып кала ул. Гаиләдә алты бала булалар. 1958 елдан кыз Арчада яши. Гомере буе тегүче булып эшли.

Үз агачыңны утырт 04.10.2024 Үз агачыңны утырт

3 октябрьдә Арча педагогика көллияте студентлары Арча шәһәренең Ямашев, Кызыл Бистә  урамнары янәшәсендәге тау битләренә агачлар утырттылар.

Мондый игелекле эштә бу атнаның шимбәсендә күп кеше катнашыр дип көтелә.

Котлыйбыз 03.10.2024 Котлыйбыз
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен «Ватан» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш агрономы Габдрәис Әгъләм улы Рамазановка Россия Президенты Указы нигезендә «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Арчада ветераннар арасында шашка һәм шахмат ярышлары була 03.10.2024 Арчада ветераннар арасында шашка һәм шахмат ярышлары була

3 октябрь көнне ветераннар арасында шашка һәм шахмат буенча ачык турнир уздырыла

«Арча» спорткомплексында 55 яшьтән өлкәннәр өчен ачык турник оештырыла. Шашка һәм шахмат ярышларына теркәлү – 9.00дә, уеннар 10.00 сәгатьтә башлана. Төп хөкемдар – Сөләйман Галиуллин

Урманчыга беренче һәйкәл 02.10.2024 Урманчыга беренче һәйкәл

Арча урман хуҗалыгында гаять күңелле, мәгънәле һәм тарихи вакыйга булды – Урманчыга – урман саклаучыга һәйкәл ачылды.

Тантанада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Арча һәм Саба районнары башлыклары Илшат Нуриев, Рәис Миңнеханов, ТР муниципаль берәмлекләр ассоциациясе җитәкчесе киңәшчесе Алмас Назиров, директор Шамил Хәйруллин, урманчылар, башка кунаклар катнашты.

Илшат Нуриев 100 яшьлек райондашларны котлады 01.10.2024 Илшат Нуриев 100 яшьлек райондашларны котлады
1 октябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев Иске Иябаш авылында яшәүче тыл ветераны Минҗофар Сабированы, Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераны Гөлирам Хаялованы Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән котлады, бүләкләр тапшырды.

Арча Мәдәният йортында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, хатыннарына, якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырдылар. 27.09.2024 Арча Мәдәният йортында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, хатыннарына, якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырдылар.
Герой булып тумыйлар, батырлык үрнәкләре күрсәтеп герой исемен яулыйлар. Көчле рухлы, туган җире өчен җаваплылык хисләре белән янган, ватанына, үз халкына тугры булган егетләребез моны батырлыклары белән исбатлый. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган егетләребезне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Берәү дә битараф калмады 26.09.2024 Берәү дә битараф калмады

Безгә Арча педагоия көллияте гимназиясе укытучылары Алия Гыйләҗева һәм Әлфия Төхфәтуллина яза.

Ничек итеп яшьләрнең игътибарын авыл хуҗалыгына, игенчелеккә юнәлтергә? Мең кат сөйләгәнче бер кат күрү яхшырак булыр дигән ният белән Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең гимназия сыйныфы укучылары “Ак барс” агрокомплексына сәяхәткә барды. Укучылар өчен бу гаҗәеп һәм көтелмәгән яңалык булды. Анда безне  хуҗалык җитәкчесе Ленар Абдуллин, агрокомплексның агрономнары Булат Сәләхов һәм Илүсә Шәрәфиева каршы алдылар. Алар ипинең өстәлгә ничек килүе турында яратып һәм кызыклы итеп сөйләделәр. Бу сөйләүләр бер генә баланы да битараф калдырмады. Һәркемдә тизрәк бу күренешләрне үз күзләре белән күрәсе килү теләге уянды

Министр безнең районда 25.09.2024 Министр безнең районда

25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булды.

25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Зиннур Тимергалиев: “Илһамны мин туган яктан алам” 23.09.2024 Зиннур Тимергалиев: “Илһамны мин туган яктан алам”

21 сентябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортына иҗат сөючеләр җыелды

Язучы-прозаик, шагыйрь, райондашыбыз Зиннур Тимергалиевка 50 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды. Биредә язучының туганнары, якыннары һәм Сөрде авылы халкы катнашты.

Районыбызда узган “Татарстан кроссы – 2024”тә 300дән артык кеше катнашты 22.09.2024 Районыбызда узган “Татарстан кроссы – 2024”тә 300дән артык кеше катнашты
Районыбызның мәктәп укучылары, көллият студентлары, төрле оешмада эшләүчеләр, спорт ветераннары 1-3 чакрым аралыкны йөгереп үттеләр. Ярышлар алты яшь категориясендә уздырылды. 
Спорт бәйрәмен район башлыгы Илшат Нуриев ачты. 

Арчада фильм төшерелә 21.09.2024 Арчада фильм төшерелә
"Районыбызда "Әлифба" китабы авторы, Татарстанның атказанган укытучысы Сәләй Гатат улы Вагыйзов турында документаль фильм төшерелә. Күмәк күренешләрдә райондашларыбыз, мәдәният хезмәткәрләре дә катнаша. 

Арчаның 10нчы балалар бакчасында көзге ярминкә узды 20.09.2024 Арчаның 10нчы балалар бакчасында көзге ярминкә узды
19 сентябрь көнне районыбызның 10нчы балалар бакчасында көзге ярминкә узды. Сату-алу башланганчы, нәниләр концерт куйды. Балалар да, тәрбиячеләр дә җырлап-биеп күңел ачтылар. Әти-әниләр өчен уеннар да әзерләнгән иде.  

Район иҗтимагый советы Яңа Чуриледә һәм Югары Атыда булды 19.09.2024 Район иҗтимагый советы Яңа Чуриледә һәм Югары Атыда булды
Район иҗтимагый советы әгьзалары (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) Яңа Чуриле психоневрология интернат йортында һәм Югары Курса авылында мәшһүр мәгьрифәтче Г.Курсави музеенда булдылар.

Арчага республика ветераннары килде 18.09.2024 Арчага республика ветераннары килде
Татарстан Республикасы ветераннар советы белән Арча районы ветераннар советының пленар утырышы булды. ТРның аетераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков кайтты. Республиканың аетераннар советлары рәисләре, актив ветераннар Арчага килде.

Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашкан Утар Аты мәктәбен тәмамлаучы ир-егетләрнең исемнәре – Мактау тактасында 16.09.2024 Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашкан Утар Аты мәктәбен тәмамлаучы ир-егетләрнең исемнәре – Мактау тактасында

14 сентябрь көнне Утар Аты мәктәбенә төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, шушы мәктәпне тәмамлаган ир-егетләр җыелды.

Җыелуның сәбәбе – Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашучы авылдашлар хөрмәтенә мактау тактасы һәм тарихи почмак ачылу. Мәктәп укучыларын шул дәһшәтле еллар белән таныштырып, районыбыз горурлыгы булган хәрбиләр белән очраштыру һәм патриотлык хисләрен тәрбияләү – чараның төп максаты иде.

Гомере буе җитәкче урыннарда 15.09.2024 Гомере буе җитәкче урыннарда

Районның билгеле шәхесе Зөфәр Насыйровка 75 яшь тулды

Үз ветераны турында кайгыртып,  район социаль яклау идарәсенең башлангыч ветераннар советы рәисе Руфия Баһаветдинова да безнең белән элемтәгә чыкты.

Авыл халкын ял иттерә дә белергә кирәк! 14.09.2024 Авыл халкын ял иттерә дә белергә кирәк!
Концертны Айван мәдәният йорты директоры Рәмзия Миннәшәева кызы, студент Эльза алып барды. Авыл үзенең үзешчәннәре белән дә бай. Авылдашлар Арча үзәк хастаханәсендә эшләүче Светлана Хаҗиева, Айван китапханәсе мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйсән Ялаева һ.б. һәр чарада актив катнашалар, җырлап, биеп, авыл халкына менә дигән ял бүләк итәләр.

Габденнасыйр Курсави исемендәге музей ачылышы 13.09.2024 Габденнасыйр Курсави исемендәге музей ачылышы
Югары Курса авылында Габденнасыйр Курсави исемендәге музей ачылды. Музей 1835 елда татар эшкуарлары Апанаевлар төзеткән тарихи мәчет бинасына урнашкан. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Готыф улы Әхмәтов та катнашты.

Алар аз, әмма сыната торганнар түгел 12.09.2024 Алар аз, әмма сыната торганнар түгел

Узган шимбәдә Арча ДОСААФ оешмасында “Автосессия –2024” дип аталган машина белән идарә итүче студентлар арасында район бәйгесе булды.

Яшьләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Бәйгегә килгәннәр, әмма барысы да бик тыныч, өлкәннәр кебек хафаланмыйлар да, ничек булыр икән, дип борчылмыйлар да.

Сез барыгыз да җиңүче 11.09.2024 Сез барыгыз да җиңүче

Узган җомгада Арча ДОСААФы оешмасында “Автобабай-2024” һәм “Автоәби-2024” ярышы үткәрелде.

Дамир Шакиров өченче, Тәнзилә Вәлиева дүртенче тапкыр  автомобиль йөртүчеләр арасында үткәрелгән бәйгедә җиңүче булды.

Бакчасы да бик матур 10.09.2024 Бакчасы да бик матур

Арчаның Шәрык мәчете бакчасында розалар быел икенче тапкыр чәчәк атты.

“Мәчетнең эче дә, тышы да матур булырга тиеш”, – ди шәһәрнең көнчыгыш территория идарәсе рәисе Ринат Сафин. Ул үзе дә әлеге розаларны даими тәрбияләп тора, янәшәдәге йортта яшәүче Фәния апа да бик булыша, ди.

Солдатларга ярдәм йөзеннән 09.09.2024 Солдатларга ярдәм йөзеннән

Сайлауларны дә тулыландырырга, аның барышында төрле чаралар оештырырга була. Моны шуралар исбатлады. "Солдатларга ярдәм ит" акциясе үткәрәр, махсус хәрби операция барган зонадагы егетләргә әйберләр җыйдылар. "Минем гаиләм" акциясе барышында авылның матур гаиләләрен билгеләп үттеләр. Бу хакта Шура клубы җитәкчесе Клара Хөсәенова хәбәр итте.


Ташкичүдә сетка үргәннәр 09.09.2024 Ташкичүдә сетка үргәннәр
Ташкичү авылы сайлау участогы Мәдәният йорты бинасында урнашкан. Бүген анда махсус хәрби операция барган зонага җибәрү өчен маскировка сеткасы үрүне дә оештырганнар.

Яшьләр сынатмый 08.09.2024 Яшьләр сынатмый
Район яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әмир Вәгыйзов 6 сентябрьдә урып-җыюда яхшы эшләүче яшь механизаторларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Алдынгылар рәтендә 07.09.2024 Алдынгылар рәтендә
Район башлыгы Илшат Нуриев 7 сентябрьдә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә терлекчелектәге эшләр белән танышты. Бу хуҗалык бөтенләй терлекләрсез калган иде. Бүген ул бу өлкәдә уңышлар яулый, алдынгы хуҗалыклар рәтенә басты.

Арча модельләре - икенче дәрәҗә лауреат 06.09.2024 Арча модельләре - икенче дәрәҗә лауреат
Арча балалар сәнгать мәктәбенең «Хәят» этник костюм театры төркеме кызлары җитәкчеләре Кәримова Альмира Әхтәм кызы, Галимҗанова Айгөл Рәдис кызы, Гомәрова Альбина Данис кызы Санкт-Петербург шәһәрендә узган «Музы белых ночей» XVII халыкара костюм дизайны һәм кулланма иҗат бәйгесендә катнашып, заманча этно-костюм номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. 

Арчада «Автобабай-2024» була 05.09.2024 Арчада «Автобабай-2024» була
Арчада «Автобабай-2024» бәйгесе оештырыла. 55 яшьтән өлкәнрәк машина белән идарә итүче ханымнар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар чакырыла.

Куркыныч фаҗигадә һәлак булганнарны искә алып 04.09.2024 Куркыныч фаҗигадә һәлак булганнарны искә алып
“Экстремизмга  юл-юк!”: ункөнлеге кысаларында Арча "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен берничә чара үткәрелде. Чаралар 2004 елның 1сентябрендә булган Бесландагы фаҗигагә һәм бөтен дөньяда террорчылар китергән башка терактларга багышланган иде.

Халыктан ишеткән рәхмәт сүзләре, аңлаулары көч бирә 03.09.2024 Халыктан ишеткән рәхмәт сүзләре, аңлаулары көч бирә

30 август көнне Арча стадионында махсус хәрби операция барган зонадагыларга ярдәм йөзеннән ярминкә үткәрелде.

Бу хакта без волонтер Алинә Латипова белән сөйләштек.

Арчаның 5 нче гимназиясендә икеләтә бәйрәм 02.09.2024 Арчаның 5 нче гимназиясендә икеләтә бәйрәм

Бүген Арчаның 5 нче гимназиясендә икеләтә бәйрәм булды.

Белем көне генә түгел, ныклап төзекләндерүдән соң укучыларның яңартылган мәктәп ишеген тәүге тапкыр ачып керүләре дә бәйрәмгә әверелде. Укучы һәм укытучыларның шатлыгын уртаклашырга район хакимиятеннән, ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгыннан да кунаклар килгән иде.

Венетадан Михаил Филиппов 50 елдан артык шикәр чире белән көрәшкән өчен медаль белән бүләкләнде 30.08.2024 Венетадан Михаил Филиппов 50 елдан артык шикәр чире белән көрәшкән өчен медаль белән бүләкләнде
Венета авылында яшәүче Михаил Филиппов А.Ю Майоров исемендәге ”50 мужественных лет с диабетом” медале белән бүләкләнде. Бу турыда безгә район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты, эндокринолог Индира Урманова хәбәр итте.

Республика көнендә Арчада узачак чараларга рәхим итегез 29.08.2024 Республика көнендә Арчада узачак чараларга рәхим итегез

30 август - Республика көнендә Арчада гаилә белән бергәләп ял итү өчен мөмкинлекләр күп булачак.

Бәйрәм чаралары бүген , 29 августта кич үк велойөреш белән башланып китәчәк.

Бәйрәм чараларында гаиләләрегез белән көтеп калабыз, хөрмәтле райондашлар!


“Мин.Син.Татарстан” яшьләр автобусы Арча районында булды 28.08.2024 “Мин.Син.Татарстан” яшьләр автобусы Арча районында булды

Яшьләр белән очрашу шәһәр стадионында узды.

Республика көне алдыннан районыбызга “Мин.Син.Татарстан” яшьләр автобусы килде. Махсус автобус Арча стадионында туктады. Марафонны оештыручылар белән районның эшләүче яшьләре очрашты. Башта оештыручылар федераль һәм республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирде. Яшьләрнең һәркайсының Татарстан Республикасы Яшьләр парламентының яңа составына керү мөмкинлеге бар, дип билгеләп үтте алар.

«Казанка»да урак бетте 27.08.2024 «Казанка»да урак бетте

27 августта “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров район башлыгы Илшат Нуриевка быелгы уракны төгәлләүләре турында рапорт бирде, яңа уңыш ашлыгыннан пешерелгән икмәк тапшырды.

Район башлыгы Илшат Нуриев “Казанка” хуҗалыгы хезмәтчәннәренә зур оешканлык күрсәтеп эшләгәннәре өчен рәхмәт әйтте, яңа уңышлар теләде.

Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды 26.08.2024 Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

26 августта Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды.

Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Сүзебез Шушмабаш мәктәбе турында 25.08.2024 Сүзебез Шушмабаш мәктәбе турында
Арчада үткән мәктәпләр ярминкәсендә Шушмабаш мәктәбе үзенең авыл хуҗалыгы культуралары үстерүе белән сокландырды. Агрокласслар оештырылган мәктәп бу.

Арчада мәктәпләр ярминкәсе 24.08.2024 Арчада мәктәпләр ярминкәсе
Бу юлы да сокланып карадык һәм кирәк әйберне сатып алдык. Ярминкә белән танышырга район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Халык та күп иде. Яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге, мунча себеркесе, үләннәр  сатып алдылар. Рәхәтләнеп концерт карадылар. 2024 ел - Гаилә елы, 2024 ел - Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы. Шул уңайдан эчтәлекле күргәзмәләр оештырылган иде. "Бергә булганда - без көчле!" - дуслык, туганлык, милләтләр дуслыгы турында бик матур чыгышлар булды.

«Дан өчен түгел, егетләребез өчен» 22.08.2024 «Дан өчен түгел, егетләребез өчен»

Алабугада сәяхәттә булдылар 21.08.2024 Алабугада сәяхәттә булдылар
Арча районы ветераннары, өлкәннәребез Ташкичү мәдәният йортында эшләп килүче  "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы белән берлектә Алабуга шәһәрендә сәяхәттә булып кайттылар. Бик күп мәгълүматлар туплап, рәхәтлек алдык, диләр. 

Мәктәп ярминкәсе була. Рәхим итегез! 20.08.2024 Мәктәп ярминкәсе була. Рәхим итегез!

Арча районы халкы игътибарына!

24 август көнне Арчадагы Җиңү паркы каршындагы мәйданда мәктәпләр ярминкәсе була. Иртәнге 7 дә башлана. 

“Сөембикә гөлләре”ннән 19.08.2024 “Сөембикә гөлләре”ннән

Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче Илһамия Гыйлаҗиева җитәкчелегендә “Сөембикә гөлләре” бию коллективы да ярдәм күрсәтүдән читтә калмады.

Бу хакта безгә Арча мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова хәбәр итте.

Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын 18.08.2024 Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын

Татарстанда РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә социаль түләүләр өч тапкыр артты

Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,7 миллион сумга җитә. Ул республикадан, РФ Оборона министрлыгыннан, районнан бирелә торган түләүләрне кушып исәпләнә.

Бер нигә дә карамый 17.08.2024 Бер нигә дә карамый

Элегрәк урман яңгырларны үзенә тарта, дип әйтәләр иде. Хәзер алай түгел, нигәдер урманнан читтә ява яңгырлар

Дөрес аңлагыз, сүз урак өстендәгесе турында түгел, иң кирәкле чак – июнь, июль айлары турында  бара.

– Бездә 10 июньнән 29 июльгә кадәр бер тамчы  яңгыр төшмәде, – ди урманнарга сыенып утырган “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Хәзер ява яңгырлар, ярый әле борчакны алып өлгердек, анысына да бөтен халыкны җыярга туры килде.

Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк 16.08.2024 Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк

Хәтерләүчеләр быелгы елны 1978 ел белән чагыштыра.

Мин үзем дә яхшы хәтерлим әле. Ул чакта райкомда инструктор булып  эшли идем.

“Ракета“ колхозын бюро утырышына әзерләдек. Ил буенча Ипатов методын  кертеп маташкан вакытлар. Кыскача гына әйткәндә –  комбайннарны басудан  кайтармыйча эшләү. Идеясе әйбәт, чөнки техниканы әрле-бирле йөртәсе юк, күпме ягулык азрак тотыла, караңгыда юлларда йөрү хәтәр дә бит.

Яңа Кырлай авылында балалар сабантуе булды 15.08.2024 Яңа Кырлай авылында балалар сабантуе булды

Бик күңелле үтте ул. Авыл халкы оештыручыларга бик рәхмәтле.

Заманында авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Фарук Мортазинның кияве Алмаз Фатыйхов, Казанда яшәүче Яңа Кырлай егетләре Айрат Хашимов, Айрат Сабиров, Арча егете Рәдис Закиров - бергәләп оештырдылар.


Новости 1 - 100 из 3745
Страницы: