Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
06.06.2021
Дуслык күпере салынды
Балалар бакчаларында күңелле бәйрәм кичәләре еш үткәрелә. Без, Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре дә, нәниләрнең көннәре мавыктыргыч узсын өчен төрле чаралар оештырабыз.
Быелгы уку елы коллективыбыз өчен шактый уңышлы булды. Тырыш хезмәтебез өчен бакча район мәгариф идарәсе җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә май аенда эш нәтиҗәбезне йомгаклап, “ Татмедиа” АҖ тарафыннан нәшер ителүче “ Салават күпере” һәм “ Сабантуй” журналы хезмәткәрләрен кунакка чакырдык. Балалар да Казан кунакларын түземсезлек белән көтте. Ниһаять, ул көн килеп җитте.
05.06.2021
“Тукай юлы” дигән ял аланы янында очраштык
Район авыл җирлекләре башлыклары Наласа авыл җирлегендә (Наласа, Урта Бирәзә авыллары) булдылар.
Район Советының икътисади үсеш, авыл хуҗалыгы, тирә-юньне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясенең күчмә утырышы иде ул. Башлыклар урыннарда булып, уңай күренешләрне өйрәнеп, тәҗрибә тупладылар. Күчмә утырышта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова катнашты.
04.06.2021
Мөселман эшмәкәрләре җыелды
Арчага Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов һәм ассоциациянең бизнес клубы вәкилләре кайтты.
Район Мәдәният йортында район эшмәкәрләре белән очрашты алар. Арчага ике көнгә кайттылар. Кунакларга – мөселман эшкуарларга Арчада карарлык нәрсәләр күп. Алар Арча мәчете, музейларда булдылар, эшмәкәрләр эше белән таныштылар, Яңа Кырлайга бардылар һ.б. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Алар ассоциация президенты белән хезмәттәшлек итү буенча ике яклы килешүгә кул кйдылар.
03.06.2021
Наласа авыл җирлегендә
Район авыл җирлекләре башлыклары Наласа авыл җирлегендә (рәисе Илфира Шакирова) булдылар. Фоторепортаж шул турыда сөйли. Мәктәп, бакча, мәдәният йорты, мини ферма, "Игенче" агрофирмасы төзегән яңа йортларны карадылар. Тәҗрибә уртаклаштылар.
02.06.2021
Якташыбыз белән горурланабыз
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә җырчы, педагог, доцент, Татарстан Республикасының атказанган артисты Люция Хәсәнованың тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле экспонатлар тупланып барыла.
Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хаты, Мәдәният министрлыгының “Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе, төрле елларда бирелгән мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, юбилейлары уңаеннан котлаулар, җырлары язылган дисклар, төрле еллардагы фотолар, рәссам Эрот Зарипов ясаган портреты, газета-журналлапрда басылган мәкаләләр, аның турында язмалар урын алган китаплар саклана.
01.06.2021
Руслан Әһлиев балаларны сыйлады
Балаларны яклау көнендә балалар кунак булды
Күп кенә изге эшләре белән танылган райондашыбыз Руслан Әһлиев бүген дә саваплы эш башкарды. Опека һәм попечительлек бүлегендә исәптә торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны кунакка чакырды ул. Арча шәһәрендә урнашкан өч кафе белән берлектә әлеге балалар кайнар ризык белән сыйланды. Шулай ук кафеларга аниматорлар килеп сабыйларның күңелләрен күтәрде.
31.05.2021
Изгелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын!
Редакциягә бер көнне райондашыбыз Руслан Әһлиев керде. Реклама бүлегенә килгән җиреннән, сүз артыннан сүз китеп, зур эшләр белән йөрүен әйтте.
“Күптән түгел дуслар белән табигатькә ял итәргә чыктык. Яңа Кырлайның күл кырыенда булдык. Тик андагы чүп-чар, судагы шешәләр, яр кырыенда ташлап калдырылган пластик тарт-маларны күреп, минем кәеф кырылды...” – дип башлады ул сүзен.
31.05.2021
Арча сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе
Укучылар чәчәкләр тотып, матур киенеп, Арча сәнгать мәктәбенә (җитәкчесе Гөлнара Сабироаа) бардылар. Биредә матур бер бәйрәм. Фотоларга төшәләр, яраткан укытучыларына чәчәкләр бирәләр. Бәйрәмнең тантаналы өлеше сәхнәдә булды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илфар Әюпов та килгән иде. Биючеләр, рәсем ясаучылар, җырчылар, уен коралларында уйнаучылар һ.б. сәнгать мәктәбендә яраткан һөнәрләрен үзләштереп, диплом алдылар.
30.05.2021
Велотуризм өчен мәйданчык ачу тантанасы булды.
29 май көнне районда зур чара оештырылды
Арча стадионында Арча укучылар сараена түгәрәккә йөрүче һәм район мәктәпләрендә шөгыльләнүче укучылар өчен туризм буенча мөһим чара уздырыла.
29.05.2021
Без аны еш искә алабыз
Хезмәттәшебез, язучы Радик Фәизовка быел 90 яшь тулган булыр иде.
Радик абый Фәизов белән мәктәптә укыган елларда ук таныш идек. Мин район газетасына мәкаләләр язгалыйм, газетада үз язмаңны күргәч канатлар үскәндәй була иде. Ара-тирә хат та килеп төшә, хатлар бүлеге мөдире Радик Фәизов язган була аларны, рәхмәт әйтеп киңәшләрен биргән, шундый темага язып кара әле, дигән.
28.05.2021
Якташлары күренекле шәхес истәлеген кадерләп саклыйлар
Татар әдәбияты классигы атаклы халык драматургы, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдин) 1879 елның 30 гыйнварында Арча районы Сикертән авылында иген игүче Галиәкбәр Камалетдин гаиләсендә туа.
1883 елның 16 февралендә әтисе Казанга күчеп китә һәм тирече булып эшли башлый. Кечкенә Галиәсгар сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшенә җиткәч Галиәсгар шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары аны Казанга алып китәләр.
27.05.2021
Арчада елның иң яхшы шахмат уйнаучы укучысын билгеләделәр
"Иң яхшы шахматчы-2021 " исеменә Арча муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча шәхси-команда ярышларының өченче этабы узды.
Буген Арча муниципаль районының Укучылар сарае базасында «Иң яхшы шахматчы-2021 " исеменә Арча муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча шәхси-команда ярышларының 3 нче этабы узды».
26.05.2021
"Арча" бассейнында үзенчәлекле мастер-класслар үтте
Су спорт төрләрен үстерүче "FINA" үзәге стипендиатлары Татарстан Республикасы белән таныша. Аларның беренче тукталышлары - Арча районы.
Төрле республикадан җыелган спортчыларны районыбызга кергәндә үк чәк-чәк белән, гармун уйнап каршы алдылар. Кунаклар белән бергә татар халык биюен дә башкардылар.
25.05.2021
Безнекеләр Бөтендөнья хатын-кызлар җыенында
20-21май көннәрендә Казан шәһәрендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены узды. Җыенда безнең районнан да вәкилләре катнашты: "Ак калфак" оешмасы җирле оешмасы җитәкчесе, Арча Үзәк китапханәсенең методик бүлек мөдире - Зәкәрова Алсу Миннәхмәт кызы һәм Татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Гарипова Гөлнара Фидаил кызы катнашты.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/beznekelr-btendnya-khatyn-kyzlar-yenynda
25.05.2021
Әнисне зур җиңүләре белән котлыйбыз
Әнис Шакиров "Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара җырчылар фесивале"ндә һәм "Татар моңы" Халыкара телевизион бәйгесендә Лауреат исеменә лаек булды. Бу бәйгеләрдә Җиңү яулау зур тырышлык нәтиҗәсендә ирешелде. Әниснен Җыр сәнгатендә профессиональ югарылыкта тагын зур уңышларга ирешүен телибез.
24.05.2021
Арчада Сабантуй 13 июньдә булачак
Арча районы авылларында Сабантуйлар шимбә көнне 12июньдә, ә районныкы якшәмбе 13 июньдә узачак.
Бүген Сабантуйга әзерлеккә багышланган киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев шулай дип белдерде.
Киңәшмәдә милли бәйрәмебезне үткәрүгә җаваплы җитәкчеләр чакырылган иде. Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова алар арасында эш бүленеше белән таныштырды.
23.05.2021
Дуслык күпере салдылар
19 май көнне Арчаның 10нчы балалар бакчасы зур кунаклар кабул итте. Бакча белән танышырга " Салават күпере" һәм " Сабантуй" журналы хезмәткәрләре- Мөхетдинова Руфия Рифкать кызы,Ярмиева Гөлназ Зыятдин кызы кайттылар. Очрашу Арчаның беренче номерлы урта мәктәбе һәм Арча үзәк китапханәсе белән берлектә үткәрелде. Балалар һәм тәрбиячеләр, кунакларны каршы алып,музей эшчәнлеге белән таныштырдылар. Кунакларга җырлап,биеп,шигырь сөйләп,үз чыгышларын күрсәттеләр. "Салават күпере" журналы балалар өчен кызыклы проектлар,бәйгеләр оештырып тора. Бу проектларны тәрбиячеләр бик теләп эшләрендә кулланалар,балалар да кызыксынып,туган тел үзләштерәләр. Журнал хезмәткәрләре үз эшчәнлекләре,кызыклы проектлар,яңа бәйгеләр турында сөйләделәр.
22.05.2021
Тигезнең канаты сигез...
Арчадан Разыя һәм Илдус Җәләевлар бергә яши башлауларына 55 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Яран гөле тыныч урында гына чәчәк ата, дигәнне ишеткәнегез бар идеме? Ишеткәнем булмаса да, инандым. Җәләевларның тәрәзә саен яран гөл үсә һәм барысы да чәчәккә күмелгән. Өйләрендә дә беренче кергән кешенең дә күзенә ташланырлык тынычлык хөкем сөрә.
Разыя апа да, Илдус абый да бер авылдан, Югары Атыда туып үскәннәр. Берсе 1940, икенчесе 1941 елгы. “Мин Илдуслар йорты яныннан үтеп эшкә йөрдем”, – ди Разыя апа. – Әнисе капка төбенә чыгып артымнан карап кала иде”.
21.05.2021
Аның иҗаты – тормыш мәктәбе!
20 май көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда язучы, журналист Радик Фәизовның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Аның иҗаты – тормыш мәктәбе” дип исемләнгән искә алу кичәсе булды.
Язучының тормыш иптәше Дамира апа һәм кызы Светлана алдан ук килеп музейда урнаштырылган күргәзмә белән таныштылар. Дамира апа Радик абый Фәизовның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле һәрбер экспонатны кулына алып карап күңелендәге истәлекләрен яңартты. “Мине, Арчада медсестралар курсын бетергәч, Радикның туган авылы Дусымга эшкә җибәрделәр. Без шунда танышып гаилә кордык, аннан соң Магнитагорскийда яшәдек, 1965 елда Арчага кайтып урнаштык. Мин озак еллар балалар бакчасында мөдир булып, ә Радик район газетасында тырышып эшләдек. Ул миңа да, кызларыбыз Венера, Светлана, Лирага да бик игътибарлы булды, яратты.
20.05.2021
Басуларда тузан болыты, барыбыз да яңгыр көтәбез
Начарга юрыйсы килми, әмма май аенда 30 градустан арткан эсселәр шиккә төшерә: 2010 елгы корылык кабатланмасмы?
Кайберәүләр моның инде шуңа тартым билгеләрен дә әйтә: яз тулган бер буаның суы кинәт юкка чыккан, офыкта рәшәләр уйный, һава ничектер томанланып тора. Моннан унбер ел элек тә шундыйрак хәл күзәтелгән...
19.05.2021
18 май – Халыкара музейлар көне
Музейлар элек-электән яшь буынга рухи, патриотик, эстетик һәм хезмәт тәрбиясе бирү вазифасын үти. Киң карашлы, үз эшенә нык бирелгән педагоглар укучыларын музейга еш алып киләләр. Балаларны халкыбыз тарихы, рухи казанышлары, милли үзенчәлекләре, йолалары, тормыш-көнкүрешенә кагылышлы экспонатлар белән таныштыралар. Мондый чаралар еш кына чын мәгънәсендә тормыш дәресләренә, дөньяны танып белү дәресләренә әверелә, хәтергә берегеп кала.
Арча шәһәрендә яшәп актив иҗат итүче шагыйрә Роза Шәйхетдинова “Музейларда” шигыре белән, музейдагы экспонатларны үз күзләре белән күргән кеше буларак, яшьләргә аңлатып кадырырга тели:
18.05.2021
Кәчедә үткән татарча көрәш сабантуйны хәтерләтте
Яңа гына Кәче мәктәбендә татарча көрәш ярышы булды.
Искә төшереп үтәбез, 12 команда арасында 1 урында - Кәче, 2 урында - 6нчы мәктәп, 3 урында - Иске Чүриле мәктәбе командалары.
1нче һәм 3нче урыннарны алган Кәче һәм Иске Чүриле мәктәпләре командалары тренеры Рәис Галиев үз фикерләре белән уртаклашты.
17.05.2021
Шәфкать туташы картиналар чигә
Мөнирә апа Һидиятованы озак еллар Арча хастаханәсенең физиотерапия бүлегендә эшләгән шәфкать туташы буларак беләбез.
Аның хезмәт стажы 49 ел. Ул 1966 елдан алып 2015 елга кадәр медицина өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан. “Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек булган.
– Мин үзем Кәче кызы. Медицина училищесын тәмамлаганнан соң ел ярым Штерәдә фельдшер булып эшләдем. Аннан 13 ел Казанда операция ясау буенча шәфкать туташы булдым. Калган гомерем Арча хастаханәсендә үтте. Лаеклы ялга чыкканнан соң 7 ел өлкәннәр һәм инвалидлар йортында да эшләдем әле, – диде Мөнирә ханым.
16.05.2021
Арча кызы Миләүшә Вайссбах: "Иремнең Татарстандагы беренче сүзе "ашадым" булды"
Германиягә кунакка бара калсагыз, табын артына кыстаганнарын көтеп утырмагыз, югыйсә ач калуыгыз бар. Алман иленә яшәргә киткән Арча кызы Миләүшә Вайссбах та беренче көнне шундый хәлдә калган. Хәзер инде ул немецларның холкын, яшәү рәвешләре, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, аларга ияләшеп беткән.
Әлеге ил һәм анда яшәүчеләр белән инстаграм аша да таныштырып бара. Язылучылары арасында, сезнең сөйләгәннәрдән соң, әлегә кадәр үзем өнәп бетермәгән немец халкына карата мөнәсәбәтем үзгәрде, дип язучылары да бар.
15.05.2021
КИРЕ КАЙТУ (Рәмис Латыйпов)
Каләмдәшебезнең яңа гына табадан төшкән әлеге хикәясен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
14.05.2021
Радик Фәизовны искә алып... ( 15.05.1931 – 17.02.2011)
“Ике әни”еңне бердәй күрдең,– “Ак каз”ыңны мактап җырладың– Шундый әйбәт әсәрләрең белән Халкым йөрәгенә юл алдың.
Бу шигырь юлларын моннан 20 ел элек шагыйрь, РСФСРның атказанган төзүчесе Вәзыйх Рәхимов якташы, якын дусты Радик Фәизовның 70 яшьлек юбилеена багышлап, аның исеме әдәбият сөючеләр хәтерендә озак сакланачагына инанып язган. Бу көннәрдә без язучы, журналист Радик абый Фәизовны тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алабыз, аның башкарган хезмәтләрен күңелләребездә яңартып горурлык хисләре кичерәбез.
13.05.2021
Роза апа Шәйхетдинова шигырьләре
Афәрин Роза апа, язып тор!
12.05.2021
Гайшә апа Якупова кебек көчле рухлы кешеләр сирәк очрый
Арчада яшәүче Гайшә апа Якупова кебек көчле рухлы кешеләр сирәк очрый. Бу язмам нәкъ менә аның турында.
Үз гомерендә күпме хәсрәт кичерергә туры килә бу ханымга. Ире үлә, улы һәлак була. Икенче улы хәбәрсез югала һәм... 25 елдан соң гына Интернет аша табышып, аның белән очрашу бәхетенә ирешә ана. Егылып аякларын авырттыра, урын өстендә ята, әмма аякка басып йөреп китәргә үзендә көч таба Гайшә апа. “Арча станциясендә яшәүче кызымнарда булды бу хәл. Төнлә тышка чыгарга кирәк бит. Төзелеш бара иде. Идән юк, такталар гына салынган. Шунда аягым таеп китте дә, ике такта арасына кысылып калды. Казылган баз турысына туры килгәнмен. Балалар чыкканчы шактый асылынып торганмын. Мускуллар тартылган, – диде ул.
11.05.2021
Якташыбыз Рөстәм Закировны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 11 май көнне якташыбыз Рөстәм Раиф улы Закировның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!
11.05.2021
“Ул көннәр бүген дә йөрәктә”
Иске Йортта яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Равил абый Шәяхмәтов 76нчы Җиңү язын сөенеп каршылый.
Исән-имин, сау-сәламәт булуга ни җитә! Быел 95 яшен тутырса да, күңеле белән картаерга ашыкмый ветеран, йөзендә, күзләрендә нур, яшәү дәрте балкый.
8 балалы гади крестьян гаиләсендә үсә ул. Балачагы турында матур истәлекләр саклый. Әмма... 7 сыйныфны тәмамлауга... сугыш башлана. Авылда карт-коры, бала-чага, хатын-кызлар гына кала. Бригадир итеп куярга йөри башлыйлар әле мыек төртә генә башлаган яшүсмерне. Өстенә нинди йөк салыначагын үзе аңлап та бетерми, ә менә тормыш күрергә өлгергән әтисе, туганнары каршы чыга.
11.05.2021
Елена әбигә 100 яшь!
10 майда Арча шәһәрендә яшәүче Елена Александровна Бачевага 100 яшь тулды.
Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов аны юбилее белән котлап бүләкләр тапшырдылар.
10.05.2021
Түбән Мәтәскәдә истәлекле кичә булды
- Түбән Мәтәскә авылыннан Фәсәхи бабайның 4 баласы - Йосыфҗан, Әхмәтхан, Мәгьсүмҗан, Шакирҗан сугышка китә, - дип сөйләде. - Кичәбезнең иң кадерле кунаклары, бүгенге очрашуның төп сәбәпчеләре дә Фәсәхетдин бабайның оныклары.
Дүрт егетнең икесе сугыштан исән-сау кайткан. Шакирҗан бер аягын югалтып кайта. Өйләнә. Бер-бер артлы балалары туа. Рузилә, Даниял, Нурзидә, Данир, Шамил, Камил. Рузилә ападан кала, бар да биредә. Рузилә апа күптән түгел вафат булды. Әле яңа гына Даниял Фәсәхиев белән бергә бер төркем туганнар әтиләре Шакирҗан сугышта булган урыннарны карап кайталар.
09.05.2021
Ветераннарны район башлыгы өйләренә барып котлады
Бүген район башлыгы Илшат Нуриев өйләренә барып сугыш ветераннарын котлады, бүләкләр тапшырды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль сәламнәрен җиткерделәр.
Әхмәтвәли Хәкимов Шурадан. Арчада улы Фидаиль гаиләсендә яши. 1942 елда сугышка китә. Ржев өчен барган яраланып госпитальдә ята. Тагын сугышка керә. Смоленск янында башы яраланып, 45 көн комада ята. Аннан икенче төркем инвалид булып өйгә кайта. 22 яшендә. Тракторда эшли, киномеханиклыкка укый, кино күрсәтеп йөри. "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек була. Бүген аңа 99 яшь.
08.05.2021
Казанбашта
Казанбаш авылында халык һәйкәл янында тантанада Җиңү көнен билгеләп үтте. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Мәгьнәле чыгышлар уйландырды. Ветераннарга михнәтле сугыш елларын искә төшерде. Илләр тыныч булсын!
08.05.2021
Яңа Чүриледә яңа һәйкәл
Бүген Яңа Чүриле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачылды.
Авылда моңарчы мондый һәйкәл мәктәп ишек алдында булган. Ләкин моны хәтерләүчеләр сирәк калган инде. Тыл ветераны Антонина Осипова әйтүенчә, авылдан сугышка 300дән артык ир-ат киткән,шулар арасында аның да ике абыйсы : Иван белән Федор Ефремовлар да. Икесе дә ил азатлыгы өчен һәлак булган алар. Һәм менә бүген яу кырында ятып калган 72 каһарман авылдашлары белән бергә алар Туган илгә һәйкәл булып кайтты.
07.05.2021
Урта Курса авыл җирлегендә тантана
"Бөек Җиңү көне" уңаеннан тантаналы чаралар районыбызда башланып китте. Бүген Урта Курса авыл җирлегендә митинг узды. Әлеге чарага күмәк хуҗалык, җирле үзидарә, мәгариф, мәдәният учрежденияләре бик ныклап әзерләнгән. Урта Курса мәктәбе укучылары бәйрәм монтажы, җирле үзидарәгә караган мәдәният учреждениеләре чыгышлары белән тантаналы бәйрәм чарасы тиешле югарылыкта узды. Соңыннан ветераннарның өйләренә күмәк хуҗалык тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тарату оештырылды.
06.05.2021
Юбилей алдыннан... уйланулар...
Быел “Җидегән чишмә” Арча халык театры 35 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Ел саен бердән генә санасаң да, 35 спектакль дигән сүз.
Шушы вакыт эчендә күп кенә режиссерлар белән эшләргә туры килде. Артистлар да алышынып торды. Илфат Фәйзрахманов театрга нигез салса, Нурия Фәхриева вакытында халык театры исеменә, Рафис Сәләхетдинов эшләгән чорда “Идел-Йорт” фестивалендә җиңү яулап, Грантка ия булдык, күп кенә дәрәҗәле бүләкләр алдык.
06.05.2021
Якташыбыз 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Бу көннәрдә Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче Минһаҗ Хәмәт улы Кашаповның туган көне, якташыбыз 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1941 елның 5 маенда туган, сугыш елларында Казан шәһәрендә яшиләр. Сугыш башлану белән әтисен сугышка алалар, ә инде 1942 елда ук Ленинград фронтында әтисенең һәлак булуы турында хәбәр алалар. Сугыш беткән елны әнисе белән Әтнә районы Югары Көек авылына күчеп кайталар. 1959 елда Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлап, шул ук авылда урнашкан ятим балалар йортында тәрбияче булып хезмәт юлын башлап җибәрә. 1961-1963 елларда армия сафларында хезмәт итә. Зур спортка юлны шунда башлап, самбо белән шөгыльләнә, күп еллар Татарстан җыелма командасы составында Россия беренчелекләрендә катнаша. Ул СССРның спорт остасы дәрәҗәсенә каләр күтәрелә. 1972 елда Мәскәүнең Үзәк тренерлар мәктәбен, ә 1979 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый. Минһаҗ Хәмәт улы 22 ел дәвамында мәктәптә укытучы, директор вазыйфаларын башкара, 19 ел дәүләт хезмәте органнарында эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда, Арча эшчеләр бистәсендә яши. Аны районыбыз халкы хөрмәт итә, бергә эшләгән хезмәттәшләре Минһаҗ абыйның башкарган хезмәтләрен югары бәялиләр.
05.05.2021
Бөек Җиңү көнен якынайткан якташ язучыларыбыз
Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә быел 76 ел. 1941-1945 еллардагы сугыш батырлык һәм җиңүләрдән генә тормый, ә коточкыч зур югалтулар һәм корбаннарга китергән дәһшәтле афәт һәм фаҗига да булды. Ул миллионнарча гаиләләргә үлем һәм кан яшьләре, ятимлек һәм толлык, ачлык һәм михнәт алып килде.
04.05.2021
Бүген якташыбыз Фәвия Сафиуллинаның туган көне!
Сафиуллина Фәвия Әхтәм кызы 1959 елның 4 маенда Арча районының Ташкичү авылында туган. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле
03.05.2021
Хыяллары күпер булган барыр юлында
Рәдиф Исмәгыйлев диюгә стажлы укытучы гына түгел, искиткеч матур тавышлы җырчы, үзенчәлекле тамада да күз алдына килеп баса.
Бәлкем, кайберәүләр аның укытучы икәнен белмидер дә, ә менә зәвыклы, затлы юбилейлар, туйлар алып баручы икәне бик күпләргә мәгълүм.
Әмма беренче чиратта ул 2011 елда Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән туган тел укытучылары бәйгесендә осталык дәресе буенча икенче урынны яулаган, 2019 елда шулай ук “Иң яхшы туган тел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүгә ирешкән, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән укытучы.
03.05.2021
Бүген якташыбыз Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улының туган көне!
Бүген, 3 май көнне якташыбыз Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улының туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән тәбрик итә!
02.05.2021
Хәсәншәех мәктәбе укучысы җиңү яудады
ТР Дәүләт Советында "Парламент дәресе -2021" кысаларында рәсем, инша һәм эссе язучылар арасында республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе 6 нчы сыйныф укучысы Хәмидуллина Камилә иншалар бәйгесендә 2 урынны яулады. Укытучысы Нуриева Тәнзилә Габдрахмановна
02.05.2021
Каенсарда "Кызыл йомырка" бәйрәме
Каенсар авылында "Кызыл йомырка" бәйрәме. Урам тутырып балачага йортан йортка кереп хуҗаларга теләк теләп күчтәнәч, йомыркалар җыя. Ә аннан соң инде бәйрәм дәвам итә...
01.05.2021
Бүген якташыбыз Фатыйх Сибагатуллинның туган көне!
Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин 1950 елның 1 маенда Татарстанның Арча районы Апаз авылында туган.
30.04.2021
Арчалылар "Җиңү диктанты" язды
Арчаның 2нче урта мәктәбендә, 5нче гимназиясендә, 3нче башлангыч мәктәбендә һәм педагогика көллиятендә узган акциядә 170 кеше катнашты. Иң күп язучы 2нче мәктәпкә җыелган иде. Биредә район мәктәпләре укытучылары, хәрби комиссариат хезмәткәрләре үз белемнәрен тикшерде.
Халыкара диктант Бөек Ватан сугышы елларына кагылышлы сораулар белән тест рәвешендә үтте. Барлыгы 25 бирем һәм аларны үтәргә 45 минут вакыт бирелгән .
"Сораулар алдан билгеле булмады, әлеге чара башланыр алдыннан 1сәгать алдан гына кулыбызга алдык һәм 14.00 сәг. генә өләштек"- диде район буенча куратор, район мәгариф идарәсе методисты Альбина Әхмәдиева.
29.04.2021
Арчага Бурят Республикасыннан мәгариф хезмәткәрләре килде
28 нче апрельдә ТР Арча муниципаль районы “Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе коллективы Россия Федерациясенең Азия өлеше субъекты Бурят Республикасыннан тәҗрибә уртаклашырга килгән мәгариф хезмәткәрләрен кабул итте. Кунаклар мәктәп коллективы эше һәм районның мәктәпкәчә белем учреждениеләре эшчәнлеге белән җентекләп танышып чыктылар. Бурят Республикасыннан килгән мөгаллимнәр мәгариф оешмалары эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.
28.04.2021
Тукай ае уңыш китерде
Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Язучылар берлеге һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы бергәләп булдырган Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшыру кичәсе булды. “Көмеш кыңгырау” республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында 2020 елда басылып чыккан язмалары һәм газета белән актив хезмәттәшлеге өчен районыбызның Наласа урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Мөхетдинов Әнвәр дә бу мәртәбәле премиягә лаек булды. Аңа “Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясенең “Яшь хәбәрчесе” таныклыгы да тапшырылды.
27.04.2021
Быелгы "Тукай марафоны"на старт бирелде
Бүген районыбызда тагын бер зур вакыйга уза
Традицион рәвештә районыбызда Габдулла Тукай туган көнендә уздырылып килүче "Тукай марафоны" башланып китте.
Арчаның үзәк мәйданыннан йөгерүчеләр старт алды. Марафонны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.
Барлыгы 67 йөгерүче бүген Арча-Әзәк-Яңа Кырлай аралыгын йөгереп узачак. Мамадыш, Кукмара, Балтач, Саба, Әтнә, Арча, Казаннан килгән йөгерүчеләрнең һәркайсына уңышлар теләп калабыз.
26.04.2021
Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Арчага Рөстәм Миңнеханов та кайтты
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан районыбызда истәлекле чаралар оештырыла.
Иң зур мәдәни чара Яңа Кырлайда уза. Әлеге вакытта биредә редакциябез хәбәрчеләре эшли.
Алар хәбәр итүенчә, Г. Тукай музее каршында хөрмәтле кунакларны каршы алдылар. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановка биредә Печән базары күренешен, Тукайның солдатка каралган вакытын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аннан соң, кунаклар музейның эченә үтте. Татар зыялылары белән очрашу, музей экспонатлары белән танышу булды биредә.
25.04.2021
Бүген якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан Зарифның туган көне!
Чулпан Зариф (Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин) 1969 елның 25 апрелендә Арча районы Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1975 елда гаиләсе Арчага күчеп килү сәбәпле, урта мәктәпне Арчада тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда район газетасы каршында Радик Фәизов җитәкчелегендәге «Тукай якташы» исемле әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөри, телевидение тапшыруларында катнаша. Татар һәм рус телендә язылган шигырьләре матбугатта күренә башлый.
24.04.2021
"Милли MУЛЬТFEST" ның нәтиҗәләре билгеле
22 апрель көнне Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге филормония концертлар залында "МИЛЛИ МУЛЬТFEST" республика балалар кинофестиваленең бүләкләү тантанасы булып узды
"Балалар фольклоры" махсус номинациясендә Арча районы Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе диплом белән бүләкләнде. Минһаҗева Зәлинә Г.Тукайның "Кышкы кич" шигыренә кыска метражлы фильм белән катнашты.Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе
"Балалар фольклоры" махсус номинация дипломы белән бүләкләнде.
Наласа урта мәктәбе татарча мультфильмнарда иң актив катнашучы дипломы белән бүләкләнде.
"Нур" балалар студиясе кыска метражлы фильм номинациямендә 3 урын алды 50000 сертификат белән бүләкләнде.
23.04.2021
Котлыйбыз, Илзирә, Мөнир!
Казанда “Уникс” концертлар залында “Созвездие-Йолдызлык-2021” фестиваленең Гала концерты узды. Арча балалар сәнгать мәктәбеннән Илзирә Сираҗиева (җитәкчесе Чулпан Харисова) һәм Мөнир Мәрдәнов ( җитәкчесе Гүзәл Минхәерова) “Вокал-соло” номинациясендә (өлкән төркем) өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булганнар. Котлыйбыз, Илзирә, Мөнир!
22.04.2021
Арчада җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр
Кичә Арча мәдәният йортында җирле үзидарәләр көнен билгеләп үттеләр. Анда җирле үзидарәләр башлыклары, хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек хезмәткәрләре, ветераннары чакырылган иде.
Фойеда районның барлык җирле үзидарәләре тарихын чагылдырган бай эчтәлекле күргәзмә оештырылган. Музей хезмәткәрләре кунакларны шуның белән таныштырдылар, бөтенесе бергә фотога төштеләр, ветераннарга фоторәсемнәрне ясап бүләк тә иттеләр.
21.04.2021
79 елдан соң “очраштылар”
Очрашты сүзен ни өчен куштырнаклар эченә алдыммы? Чөнки абыйсы аның янына кәгазьдә генә кайтты. Әмма бу вакыйга Бәширә апа өчен 80 яшьлек юбилеена иң зур бүләк буларак барып иреште.
Сугышта хәбәрсез югалганнарны табарга булышабыз, дигән хәбәр “Арча хәбәрләре” район газетасында басылып чыккач, Бәширә апа зур дулкынлану кичерә һәм түзә алмый, кызы Миләүшә белән редакциягә килә.
21.04.2021
Арчада якташыбыз Илдар Хаҗиевны искә алдылар
Арчада якташыбыз, театр артисты, режиссер, драматург, җәмәгать эшлеклесе Илдар Хаҗиевны искә алдылар
“Казан арты” тарих-этнография музеенда үткән “Сәнгатькә юл ярганда” дигән очрашу аның 75 яше тулу уңаеннан үткәрелде.
Илдар Хаҗиның улы Алмаз, кызы Гөлназ, Татарстанның халык артисты, якташыбыз Булат Сәлахов та кайткан иде.
20.04.2021
Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 20 нче апрель көнне якташыбыз, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
Шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында колхозчылар гаиләсендә туган.
19.04.2021
Казанның хатын-кызлары Рәис абзыйга мөкиббән
“Казан” агросәнәгать паркында бу шимбәдә Кукмара белән Арча районнары агропредприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклары сәүдә гөрләтте. Ашытбаш авылыннан Рәис абзый Шәкүров бер өстәленә үзләренең бакчаларында үстергән яшелчәләрне, ә икенче өстәлгә Табигать анабыз күчтәнәчләрен өеп куйган.
- Казанның бөтен чибәркәйләрен үз яныгызга җыйган сез, - дип, шаяртып сүз каттым.
- Кызлар каратыр чаклар узды инде, туган. Авыл яшелчәләренә, ә бигрәк тә, зәңгәр мәтрүшкәләргә һәм дару үләннәренә мөкиббән шәһәр хатыннары. Мәтрүшкәләр, төрле үләннәр салып чәй эчүләре тәнгә сихәт бит. Җәй дәвамында урман-болыннарда дару үләннәре шактый җыелган иде, ярминкәгә алып килдем үләннәрне - Казан халкына да шифасы булсын, - ди Рәис ага Шәкүров.
18.04.2021
Түбән Мәтәскәдә көрәш ярышлары узды
Ярышлар 2008 нче елгы hәм аннан яшьрәк малайлар арасында "Казанка" агрофирмасы житәкчесе призына үткәрелде.
17 нче апрель көнне Тубән Мәтәскә мәктәбе спорт залында 2008 нче елгы hәм аннан яшьрәк малайлар арасында "Казанка" агрофирмасы житәкчесе призына корәш ярышлары булып узды, дип хәбәр итә “Арча” спорткомплексы үзенең Инстаграм аккаунтында Ярышларда районыбызнын 14 мәктәбеннән 74 яшь корәшче бил алышты. Командалар арасында 1 нче урынны хужалар - Тубән Мәтәскәлеләр алды. 2 нче урында Лесхоз мәктәбе командасы. Ике команданын да тренеры Аскаров Илус Илдусович. 3 нче урында Арчанын 6 нчы номерлы мәктәбе командасы (тренерлары Фазылзянов Илшат Маратович, Хидиятуллин Фәнил Фәнисович). 4 нче урында Кәче мәктәбе командасы (тренеры Галиев Рәис Фәнисович).
17.04.2021
Һөнәрле кеше югалмый
Кемдер югары уку йортына, кемдер Үрнәктәге училищега китте. Фермага эшкә баручыларны да гаеп итүче булмады. Бер елны Иске Ашыт мәктәбен тәмамлаучылар сыйныфлары белән фермага эшкә килделәр. Һәр һөнәр мактаулы иде ул заманда.
Укытучылар ара-тирә әйтә иде: 21нче гасырда һәр кеше югары белемле булачак! Аптырап та куя идек: бар кеше югары белемле булгач сыерны кем савар, трактор-комбайннарда кем эшләр? Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала, кебегрәк килеп чыга бит инде бу...
16.04.2021
Туган ягыбыз – яшел бишек
“Кечкенәдән суын эчеп үскән туган авылым чишмәләре кайда гына йөрсәм дә, исемнән чыкмады”, – дип язган Гомәр ага Бәширов.
Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин:
– Яңасала авыл җирлегенә Яңасала һәм Каенсар авыллары керә. Үзенең “Җидегән чишмә”ләре, тырыш халкы белән дан тоткан, халкыбызның олуг әдибе Гомәр ага Бәшировны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, оста гармунчы Хаҗи Фәтхуллинны, шагыйрь, мәгариф алдынгысы Илгиз Кадыйровны һ.б. күп шәхесләрне биргән җирлек бу.
15.04.2021
Арча районының Наласа урта мәктәбе укучысы Шәүкәт Галиев премиясенә лаек булды
Яр Чаллы шәһәрендә "Көмеш кыңгырау" газетасының Шәүкәт Галиев премиясен тапшыру тантанасы узды.
Балалар арасында 4 премиянең берсе Наласа урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Әнвәр Мөхетдиновка бирелде. Аңа бу бүләк "Көмеш кыңгырау" республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында 2020 елда басылып чыккан язмалары һәм газета белән актив хезмәттәшлеге өчен бирелде. Моннан тыш аңа газетаның яшь хәбәрче таныклыгы да тапшырылды.
14.04.2021
Казанда якташлар очрашты
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Арча якташлыгы җәмгыяте очрашу кичәсе булды.
Ул ел саен оештырыла. Арчада туып-үсеп, читтә яшәүче якташларыбыз өчен очрашу гына түгел, аралашу кичәсе ул. Бер күрешү үзе бер гомер, диләр бит. Казаннан читтә түгел, аның үзендә яшәүчеләрнең дә кайберләре шушы кичәдә очраша. Ишектән килеп керүгә үк күзләре белән танышларын эзләүчеләр, бер-берсен танып алгач кочаклашып күрешүләр шул хакта сөйли.
13.04.2021
Рузалия Насыйбуллинаның “Гомерләр заяга узмаган” китабын тәкъдир итү кичәсе булды
“Казан арты” тарих-этнография музеенда Рузалия Насыйбуллинаның “Гомерләр заяга узмаган” китабын тәкъдир итү кичәсе булды.
Иң кызыгы шунда, анда китап авторы гына түгел, ә аның герое Рузалина Әминова да катнашты. Бөтен гомерен мәдәниятка багышлаган бу ханымны без Роза апа дип беләбез. Әмма аны Рауза дип тә, Рузалинә дип тә йөртәләр. “Роза апа белән без күптәннән аралашабыз. Китап безне тагын да якынайтты”, – диде автор.
12.04.2021
Арча мөхтәсибәте Коръән уку бәйгесе үткәрде
Мәчеттә алма төшәрлек тә урын юк. Йөзләп бала, хәзрәтләр,абыстайлар, әти-әниләр. Бер залда азан әйтүчеләр, икенчесендә Коръән укучылар . Бер гаиләдән берничә бала катнашканнары да бар. Иске Кырлай имамы Габделнур хәзрәт мәсәлән биш баласын да алып килгән иде. Аларның һәрберсе диярлек җиңүчеләр арасында булды.
- Мәдрәсәбездә көн саен дин сабаклары укытыла, Балалар,үземнекеләр дә, авылдашларымныкылар да бик теләп йөриләр, - диде ул.
Мондый бәйгеләрне Арча мөхтәсибәте ел саен уздыра. Быелгысы аеруча бәрәкәтле көннәргә туры килде.
11.04.2021
Арчада Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге вәкиллеге булачак
Бүген Арчага Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге вәкилләре килде.
Берлекнең җитәкчесе Айдар әфәнде Шаһимәрдәнов белдергәнчә, алар бездәге мөселман эшмәкәрләре белән уртак инвестиция проектлары булдыру теләге белән килгәннәр. Делегацияне район башлыгы Илшат Нуриев кабул итте. Мәскәү кунаклары район хакимияте һәм мөселман эшмәкәрләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр. Киләчәктә Арчада Россия мөселман эшмәкәрләре берлегенең вәкиллеген ачу турында килешенде.
11.04.2021
Космонавтларны очарга әзерләгән табиб Арчада яши
12 апрельдә дөнья җәмәгатьчелеге кешенең галәмне яулый башлавының 60 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Беркөн Арчада яшәүче Гөлсинә Белова белән очраштык. Сөйләшә торгач, ире отставкадагы подполковник Александр Николаевичның 34 ел дәвамында Байконурда эшләве ачыкланды. Димәк, безнең Арчада да космос белән бәйле кешеләр яши?
10.04.2021
Арча командасы җиңде! Котлыйбыз!
Бүген Арча Боз сараенде өченче көн хоккей ярышы булды. 2009 елгы малайлар республика беренчелегенә уйнадылар. Район башлыгы Илшат Нуриев та килде.
Арчаның "Ястребы" командасы җиңде! Молодцы!
09.04.2021
Арча якташлыгының чираттагы очрашуы
Бүген, 9 нчы апрель көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды.
Быелгы традицион очрашу “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Арча Мәдәният йорты” муниципаль учреждениясе һәм “Идел–йорт” Россия төбәкара театр фестивале Гран–при иясе “Җидегән чишмә” Арча халык театры белән берлектә оештырылды.
08.04.2021
Якташыбыз Габдуллаҗанов Эдвард Юныс улының туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, якташыбыз Габдуллаҗанов Эдвард Юныс улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
Габдуллаҗанов Эдвард Юныс улы 1957 елның 8 апрелендә ТАССР Арча районының Олы Әтнә авылында туган.
08.04.2021
Китапларын бүләк итте
Арча шәһәрендә туып-үскән , “Свет в зеркалах” , “Маленькие городские сказки” китаплары аша әдәбият сөючеләргә таныш булган Олеся Феоктистованы Татарстан Яучылар берлегенә кабул иттеләр.
Бу көннәрдә ул музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булып яңа экспозицияләр һәм күргәзмә белән танышты. Олеся Михайловна музейга үзенең “Вошебная Казань Тылсымлы Казан”, “Демиург, меня создавший” китапларын бүләк итте. Аның бу китапларга тупланган әсәрләрен балалар аеруча яратып укыйлар.
07.04.2021
Урта Курсада Госман Бакировны искә алдылар
Урта Курса авылы мәдәният йортында фронтовик язучы, укытучы Госман Бакировны искә алу кичәсе булды. Әлеге чарада хезмәттәшебез Шәфигулла Гарипов һәм Гөлүсә Хаҗиева да күргәзмә белән катнашты.
06.04.2021
Арчада Хаҗи әфәнде өйләнә. Әмма өйләнә генә алмады...
Арча районы мәдәният йортында "Җидегән чишмә" халык театры Шәриф Камалның "Хаҗи әфәнде өйләнә" спектаклен уйнады.
Афәрин, үзешчәннәр, бик күңелле килеп чыкты. Рәхәтләнеп карап утырдык. Ял иттек. Ярый килгәнбез әле дип куандык. Рәхмәт сезгә. Исән-сау булыгыз. Яңадан яңа рольләр белән тамашачыны куандырып торыгыз!
05.04.2021
Яңа Кырлай авылында мондый вакыйганың булганы юк иде әле
– Авылда күңелле чаралар булып торса да, бала туган хөрмәткә мондый бәйрәм булганы юк иде әле, – диде ул.
Айнур Заһидуллин әби-бабасының туган авылы – Яңа Кырлайда улы Әмирхан туган хөрмәткә авыл халкын җыйган. Бәйрәмне ничегрәк уздырырга икәнен Ранил Гарипов белән бергәләп уйлашканнар. Айнур чалган гакыйка корбаны – 2 тәкә итеннән пылау һәм шурпа әзерләп, туганнарын, авылдашларны һәм килгән кунакларны сыйлаган.
– Төрле спорт ярышлары белән зур концерт бергә үрелеп барды, – дип сөйләде Ранил Гарипов. – Җырчылардан Рөстәм Закиров, Айваз Садыйров, Ринат Галиәскәр, Айгөл Рәхимова, Илназ Гарипов, Ранил Гарипов концерты булды. Төрле уеннарда, спорт ярышларында җинүчеләргә саллы гына бүләкләр бирелде. Киләчәктә, Алла боерса, балалар туып торсын, мондый бәйрәмнәр ешрак булсын дигән теләктә калабыз.
04.04.2021
Моряк, умартачы, юбиляр!
Бүген Казанбаш авылында яшәүче Зиннур абый Әхмәтгалиевка – 85 яшь! Районның иң өлкән умартачысы юбилеен умарталыкта каршылый. Чөнки умартачылар өчен кызу эш өсте – умарталарны кышкы чордан сон карап чыгасы бар.
Район умартачылар оешмасы җитәкчесе Ядкәр Мөхәммәдиев юбилярга республика умартачылар җәмгыятенең Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.
Юбилеең белән, моряк дустыбыз!
03.04.2021
“Ак барс” агрокомплексында үзйөрешле машиналарга техник күзәтү үтте
Техник күзәтү нәтиҗәләре буенча бер тракторның техник күзәтү таләпләренә җавап бирмәве ачыкланды. Техник күзәтү үткәрү графигы буенча 2021 елның 1 апрелендә “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәтендә үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник күзәтү үтте. Тикшерү барышында 43 техника каралды, 1 тракторның техник күзәтү таләпләренә җавап бирмәве ачыкланды. Габделхак Касыймов – Арча районы буенча ТР Дәүләk-bars-agrokompleksynda-zyreshle-mashinalarga-tekhnik-kzt-tteт техник күзәтүе баш дәүләт инженер-инспекторы
02.04.2021
Якташыбызның "Беренче апрельдә – ышанма беркемгә!” хикәясе көлке көненә багышланган
Якташыбыз Рәис абый Гайнетдинов белән даими элемтәдә торабыз. Ул үзенең тормыш юлы турында:” Мин 1939 елның 26 апрелендә Арча районының Иске Төрнәле авылында дөньяга килгәнмен. Әтием Габделхак, әнием Каймә шул авылдан, ата-анасыз үсеп, ике ятим бергә гаилә корып, дөньяга дүрт бала тудырганнар. Әти 1941 елда Совет Армиясенә алынып, 1942 елда Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалды. Балачагым сугыш һәм аннан соңгы авыр бөлгенлек елларында узды. 1946 елда укый башлап, туган авылда 7 сыйныфны тәмамладым. Җиде чакрым ераклыктагы Урта Пошалым авылына җәяү йөреп, урта белемгә ия булдым. Бер ел Казанда техник училищеда укып, Әлмәт шәһәренең Миңлебай газ эшкәртү заводында компрессорлар машинисты булып эшли башладым. 1959-1962 елларда армия сафларында чик сакчысы хезмәтен башкарып кайткач, шул ук заводта эшемне дәвам итеп, Мәскәү нефть институтының Әлмәт шәһәрендәге кичке факультетын тәмамладым.
01.04.2021
Лесхоз мәктәбеннән Альфис Зиатдиновны уңышы белән котлыйбыз!
9 сыйныф укучысы Альфис Зыятдинов илкүләм проект кысаларында үткәрелгән конкурста. экология темасы буенча проект эшләп, призлы урын алды. Казанда ТРның Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова котлады үзен. Без дә котлауларга кушылабыз.
31.03.2021
Арчаның яшь көрәшчеләре яңа җиңүләр яулый
25-26 март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә 2003 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында, Татарстан республикасының һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган көрәш турниры булып узды. Турнирда Арча районы җыелма командасы да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Ашытбаш мәктәбеннән Фәйзрахманов Райнур, Шушмабаш мәктәбеннән Кәримов Таһир (тренерлары Сәлахов М.Р.) 1 нче урынны яуладылар. Кәче мәктәбеннән Вәлиәхмәтов Дияз (тренеры Галиев Р.Ф.) һәм Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятеннән Һадиев Марат (тренеры Лотфуллин Т.А.) 2 нче урында. Арча районы командасы 2 нче урынга лаек булды һәм диплом, кубок белән бүләкләнде. Егетләрне һәм аларны әзерләгән тренерларны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Аларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
30.03.2021
Кесмәс буе талантлары бер сәхнәдә
Туган ягына мәдхия җырлаучы, җыр- моңга гашыйк, белем алган мәктәбен олылаучы, сәләтле үзешчән җырчы Илшат Мәһдиев Кесмәс буе талантларын бер сәхнәгә җыйды.
Сикертән мәдәният йортында "Моңлы Кесмәс буйлары" исеме астында бәйге-концерт узды. Бәйгедә Курса Почмак урта мәктәбе, Сеҗе төп мәктәбе, Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укучылары нәфис сүз, вокал, бию номинацияләрендә көч сынашты. Концерт өлкән буынның талантлы җырчылары Баһаветдинов Мидхәт, Минһаҗев Мөдәрис, Шәмсетдинов Хакмулла, Котдусов Ренат абыйлар, Набиуллин Разил, Минһаҗева Равия һәм Салихова Рәмия апаларның искиткеч җырлары белән үрелеп барды. Өлкән буынның барлык катнашучыларына район мәдәният идарәсе җитәкчесе исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.
29.03.2021
Гран-При – Арчада
Арча балалар сәнгать мәктәбендә "Арча ягы – данлы Тукай ягы" XVI балалар иҗаты республика бәйгесе үтте.
Ул ел да оештырыла. Традициягә әверелде. Елдан ел күбрәк кеше катнаша. Быел ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланды.
Бәйгедә республикабызның Арча, Әгерҗе, Югары Ослан, Яшел Үзән, Балтач, Саба, Кукмара, Питрәч, Биектау районы һәм башка – барлыгы 11 районнан 140 якын укучы катнашты. Бәйге оешкан төстә, профессиональ югарылыкта узды. Барлык укучылыр да дәрәҗәле жюри тарафыннан әйбәт бәяләнде, лаеклы урыннар алды һәм дипломнар белән бүләкләнде.
29.03.2021
Якташыбыз "Тантана-2021" премиясе иясе булды
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Тантана 2021” театр премиясен тапшыру тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллинаның да булуы безнең өчен зур шатлык. Бу бүләккә ул “Хуш авылым” спектаклендә башкарган роле өчен “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүче буларак лаек булган. Ләйсәннең әнисе ,Татарстаның халык артисты Раушания Фәйзуллина ,Симетбаш авылында туып үскән якташыбыз бүгенге көндә Әлмәт театрында берсеннән–берсе кызыклы образлар иҗат итә. Халыкара театр көне Ләйсән өчен икеләтә бәйрәмгә әйләнде. Без якташларыбыз белән горурланабыз, аларның уңышларына сөенәбез.
29.03.2021
Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 29 март көнне якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улының туган көне — 60 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
28.03.2021
Якташыбыз Шамил Әхмәтҗановның Шамил Әхмәтҗановның 80 яшьлек юбилей концерты узды
Татарстанның халык артисты, райондашыбыз Шамил Әхмәтҗановның 80 яшьлек юбилей концерты узды. Арча район мәдәният йорты сәхнәсен Татарстан җыр һәм бию ансамбле гөрләтте. Чулпан Әхмәтҗанова һәм Шамил абыйның шәкерте Аршак Алтунян җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Районыбызның "Яшь йөрәкләр", "Арча бизәкләре", Талисман" җыр һәм бию төркемнәре, яраткан җырчыбыз Дамир Гасимов чыгышлары бәйрәм бүләге булды. Шамил ага үзенең җырлары белән күп тамашачыларыбызны яшьлекләренә алып кайтты...
27.03.2021
Арча аграр сәнәгать көллияте студентлары язны каршы алды
Арча аграр сәнәгать һөнәр көллиятенең беренче филиалында Нәүрүз бәйрәме елдагыча гөрләп узды.
Студентлар төрле спорт ярышларында актив катнашты. Татар халкының яраткан капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу кебек уеннары да читтә калмады. Тамашага Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә килгән иде. Уеннар ахырында Кыш бабай студентларга уңышлар теләп хушлашты. Бәйрәм карачкы яндыру белән төгәлләнде. Иң өлгерләр булып 31нче төркем студентлары танылды.
27.03.2021
Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге – балаларга гаилә җылысын бирүче учак
Бүген, 26 март көнне Арча шәһәрендә урнашкан “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә пресс-тур узды. Без, матбугат чаралары хезмәткәрләре биредәге эшчәнлек белән таныштык.
“Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Арча районында 1999 елдан бирле эшли. Бинада балалар өчен ике йокы бүлмәсе, логопед-психолог, музыка, социаль адаптация һәм медицина кабинетлары бар. Үзәк стационар һәм ярымстационар булып санала, 35 урынга исәпләнгән. Бирегә Татарстанның төрле районнарында яшәүче балалар һәм яшүсмерләр килеп шөгыльләнә һәм дәвалана. “Өмет чаткысы” җитәкчесе Фәния Шакирова әйтүенчә, бүгенге көндә Арча, Теләче, Биектау, Әтнә районарыннан килүче 31 бала бар. Алар белән югары квалификацияле белгечләр эшли. “Үзәктәге һәр кабинет та балаларны тернәкләндерү өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазланган. Менә инде өченче ел рәттән “Доступная среда” федераль программасы ярдәмендә ярдәмлекләр, җиһазлар алынды,”- дип уртаклашты ул.
26.03.2021
Кыр эшләре якынлаша
25 мартта “Кызыл Яр” һәм “Аю” хуҗалыклары базасында хуҗалыкларның баш агрономнары, баш инженерлары белән семинар үткәрелде.
“Кызыл Яр” ширкәтендә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы төзәтеп, әле генә заводтан чыккан кебек итеп буяп бер рәткә тезеп куйганнар. Боларны күрүгә үк әлеге җирлекнең тырыш халкына хөрмәт арта. Техник карауга куелган таләпләр үтәлгән, афәрин!
25.03.2021
Казанбашта Нәүрүз бәйрәме узды (видео )
Нәкъ Пушкинча:кояш нурлары кар бөртекләре остендә уйнап күзне камаштыра, баян телләреннән татар халык моңнары агыла, мәңге яшь, мәңге яшел, күккә ашкан чыршылар яз саен кабатлана торган якты өметлэр уята, яз рухы! Иң мөһиме – балалрның шат авазлары бөтен дөньяга яңгырый сыман.
24.03.2021
Арча көрәшчеләре Әлмәттән зур уңышлар белән кайттылар, 3нче урын!
19—20 март көннәрендә Әлмәт шәһәрендә татарча көрәш буенча республика күләмендә “Алтын сөлге” турниры булды. Көрәш стенкага—стенка ысулы белән “Татнефть” кубогына оештырылды. 2020 елда көрәш нәтиҗәләре буенча иң көчле 16 район һәм шәһәр командалары катнашты. Ә безнең район 2020 ел көрәш нәтиҗәләре буенча 2нче урынны алды.
23.03.2021
Туксан яшьлек Әминә Нуриева: "Кызлыкка алган баламның игелеген күрәм"
Шушмабаш авылында яшәүче Әминә апа Нуриева 36 ел мәктәптә эшли. Бөек Ватан сугышының ачысын татый. Бүген кызлыкка алган баласының тәрбиясендә яши. Ире Фоат белән 60 ел матур гомер кичерәләр. Менә инде 4 ел ул аны сагынып яши.
Әминә апа — Шушмабашның гына түгел, районның да ак әбисе. Озак еллар буе мәктәптә эшләү дәверендә берничә йөзгә җыелган рәхмәтле укучылары атна саен диярлек хәлен белеп тора. Әминә апа белән күрешү үземә дә рәхәтлек бирде. Тормышны сөюе, аның тирән белеме, юмор хисе кәефне күтәрә. Героебыз белән сугыш еллары, мәктәптә булган кызыклы хәлләр, әдәбият һәм гаиләсе турында сөйләштек.
22.03.2021
Якташыбыз Әскәров Вәнил Вәкил улын туган көне - 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 22 март көнне, якташыбыз Әскәров Вәнил Вәкил улының туган көне - 55 яшьлек юбилее!
Хөрмәтле Ванил Вакилович! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
21.03.2021
Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 21 март көнне, якташыбыз Булат Сәлаховның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
Булат Нуретдин улы Сәләхов 1952 елның 21 мартында хәзерге Арча районы Алан авылында туа. Алан башлангыч, 1963-1968 елларда Югары Курса сигезьеллык мәктәпләрендә укый. 1968-1970 елларда Кукмара һөнәр училищесында белем ала, Казан киез итек фабрикасында эшли. 1972-1974 елларда Байконурда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә килә, 15ел Кама автомобиль заводы төзелешендә эшли.
21.03.2021
Якташыбыз Сабиров Азат Наил улын туган көне - 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Азат Наилович! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
20.03.2021
Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды
Бүген, 20 март көнне Арча стадионында бәйрәм булды
Һәр ел саен язгы чәчүләр алдыннан уздырыла торган Нәүрүз бәйрәменең быелгысы да матур итеп узып китте.
Әлеге гүзәл язгы бәйрәмне район мәдәният хезмәткәрләре оештырган иде. Электән килгән гореф-гадәтләр искә алынды, җыр-бию, уен-көлке мулдан иде, килгән кунаклар җылы ризык белән сыйланды.
19.03.2021
Бүген якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне!
Бүген,19 март көнне, якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
18.03.2021
Чемпион Арчаның 6нчы мәктәбендә укый
Арчаның 6нчы мәктәбендә 15 март иртәсе татарча көрәш буенча Россия чемпионы Динияр Моратовны тәбрикләү белән башланып китте. 9 Б сыйныфында укый. Яхшы укый. Ул әле яңа гына Казанда булып үткән Россия чемпионатында җиңү яулап, алтын медальгә лаек булды. Аңа кадәр ике тапкыр Татарстан чемпионы булган иде. Тренерлары Фәнил Һидиятуллин, Илшат Фазылҗанов. Мәктәп директоры Дилүс Мостафин чемпионны тәбрикләде һәм рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде. Диниярның әнисе (элеккеге хезмәттәшебез, радиода эшләде, бүген 6нчы мәктәптә укыта) Гөлшат ханымны һәм әтисе Рафаэль Моратовларны котлыйбыз! Шундый тәртипле һәм тырыш ул үстергәннәре өчен. Динияр игезәк балаларның берсе. Кыз туганы Ләйлә дә уку алдынгысы, бик матур җырлый, төрле чараларда актив катнаша.
17.03.2021
Яңа Кенәрдә яшәүче Илфат үз куллары белән трактор җыйган
Яңа Кенәрдә агач эше осталары гына түгел, тимер һәм техника белән дус булганнар да бар. Шуларның берсе – Илфат Сабиров.
Сабировларның ишегалдына килеп керүгә, каршыда ук торган тракторга күзебез төште. Илфатның техника эшендә оста икәнлеген белгәнгә, үзе җыйган трактор шушыдыр, дип уйладык.
– Бу минем бер ел элек җыйган тракторым. Узган елның гыйнвар аенда ясадым мин аны. Бер ай вакыт китте аңа, – дип таныштырды ул үзенең хезмәт җимеше белән.
17.03.2021
Бүген Арча районы балалары Биектауда "Йолдызлык -- 2021" зона фестивалендә чыгыш ясый
Арча йолдызлары бүген иртәнге сәгать 5тә йокыдан торды. Кәефләре шәп. Чөнки күңелле сәяхәт булачак. Арча сәнгать мәктәбе янына җыелып, автобусларга төялешеп, Биектауга киттеләр. Башта безнекеләр район мәдәният йортында "Арча Йолдызлыгы--2021" фестивалендә чыгыш ясадылар. Зона турына үткәннәр бүген Биектауда сәгать 10нан чыгыш ясый. Арча, Биектау, Балтач, Әтнә, Саба, Теләче районнары балалары нәрсәгә сәләтле икәннәрен күрсәтәчәк. Уңышлар телик үзләренә! Финалга үтеп, сөенеп кайтырга язсын!
17.03.2021
Моны бары көчле кешеләр генә эшли ал
15 мартта якташыбыз, Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинга 100 яшь тулган булыр иде. Ул шушы бер гасырның нибары 66 елын гына яшәп кала алган. Әмма әлеге чор эчендә күпме эшләр башкарырга өлгергән ул!
Чын мәгънәсендә утлар-сулар кичкән, 22 яшендә Советлар Союзы Герое исеме алган, сугыштан соңгы хезмәтләре дә батырлыкка тиң. Ике Ленин, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Аны Социалистик Хезмәт Герое исеменә дә тәкъдим иткән булганнар, дип әйтәләр.
17.03.2021
Якташыбыз Ринат Рәхим улы Рәхимов тууына 82 ел!
Бүген, якташыбыз Ринат Рәхим улы Рәхимов тууына 82 ел!
Шагыйрь Ринат Рәхим улы Рәхимов 1939 елның 17 мартында хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Урта Сәрдә авылында туа. 1956 елда Биектау районындагы Мүлмә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел туган авылында гади колхозчы һәм ындыр табагы бригадиры булып эшли. 1957–1962 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый, аны тәмамлагач, өч елга якын Татарстанның Питрәч районы Ильич исемендәге колхозда баш агроном, 1965 елдан 1973 елга кадәр колхоз рәисе була. 1973–1980 елларда Р.Рәхимов шул ук районның авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән агроном-мелиоратор, аннары мелиоратив берләшмәнең баш агрономы һәм соңга таба рәисе булып эшли. 1980–1984 елларда яңадан мелиоратив берләшмәнең баш агрономы вазифасын башкара.