Регистрация   ?
 
 

События

Арчада язучы Радик Фәизовны искә алдылар 19.05.2016 Арчада язучы Радик Фәизовны искә алдылар
Арчаның «Казан арты» тарих—этнография музеенда язучы Радик Фәизовның тууына 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Истәлекле очрашуга язучының хатыны Дамира апа, балалары, авылдашы, сыйныфташы, дусты Наил Сакбиров, редакциядә эшләгән елларында “Арча хәбәрләре” газетасы мөхәррире булып эшләгән Тәлгат Гомәров, хезмәттәшләре, чордашлары, әсәрләрен яраткан укучылары килгән иде.

Тинчурин театры коллективы Арчага хәйриячелек ярдәме күрсәтте 19.05.2016 Тинчурин театры коллективы Арчага хәйриячелек ярдәме күрсәтте
Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары район Мәдәният йортында мәктәп укучыларына һәм педагогика көллияте студентларына Разил Вәлиевның «Язмышым юллары» спектаклен күрсәтте.

Заманында актив хәбәрче идем 18.05.2016 Заманында актив хәбәрче идем
16 майда Арча почта бүлекчәсендә Әбүнәче көне үткәрелде. Традициягә әверелеп киткән бу чарага хәзер халык та ияләшеп китте, көтеп ала башлады. Редакциягә дә шалтыратып сорашалар, кызыксыналар.

Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова грант отты 18.05.2016 Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова грант отты
Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова “Иң яхшы мәктәп директоры” исемле Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында җиңү яулады.

Арчага ТР Дәүләт Советы депутаты Рауль Рәхмәтуллин килде 18.05.2016 Арчага ТР Дәүләт Советы депутаты Рауль Рәхмәтуллин килде
Депутат Арчада урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булып, андагы яшәеш белән танышты, өлкәннәр белән аралашты.

Мамадыштан җиңеп кайттылар 17.05.2016 Мамадыштан җиңеп кайттылар
12-13 нче май көннәрендә Мамадыш шәһәрендә Татарстанның һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында җинел атлетика буенча ярышлар узды. Бу ярышларда Арча педагогия көллияте студентлары уңышлы чыгыш ясадылар. Илнур Әһлиуллин, Илназ Яруллин, Айнур Гомәров, Анастасия Сметанина, Инзилә Фазылҗанова, Гөлия Мөхәмәтдинова, Артур Вафин 13 төрдә призлы урыннарны яуладылар, нәтиҗәдә гомум команда ара беренчелектә 1 урын.

Арча ЗАГСында зур вакыйга 16.05.2016 Арча ЗАГСында зур вакыйга
Арча ЗАГСында бик матур йола яши. Озак гомер иткән  парларны үзләренә кунакка чакырып хөрмәтлиләр, зурлыйлар. Бу юлы Арча ЗАГСы хезмәткәрләре Арчадан Хәния, Данил Рәхимбаевлар, Үрнәктән Фәния, Мөхәммәтнур Шәвәлиевлар, Лилия, Фаил Шәвәлиевлар, Аланнан Луиза, Нәкыйп Низамиевларга балалары белән бергә чын бәйрәм оештырдылар.

Бүген якташыбыз Радик Хәбибрахман улы Фәизов (1931-2011) тууына 85 ел тулды! 15.05.2016 Бүген якташыбыз Радик Хәбибрахман улы Фәизов (1931-2011) тууына 85 ел тулды!
Радик Хәбибрахман улы Фәизов 1931 елның 15 маенда Татарстанның Арча районы Дусым авылында туган. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта. 

Якташыбыз Шафигуллин Лутфулла Нурислам улын туган көне белән котлыйбыз! 14.05.2016 Якташыбыз Шафигуллин Лутфулла Нурислам улын туган көне белән котлыйбыз!
14 май көнне якташыбыз Шафигуллин Лутфулла Нурислам улының туган көне! Арча якташлыгы да аны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Арчада язучы Радик Фәизовны искә алалар 13.05.2016 Арчада язучы Радик Фәизовны искә алалар
17 май көнне сәгать 10да «Казан арты» тарих-этнография музеенда язучы, журналист Радик Фәизовның тууына 85 яшь тулу уңаеннан искә алу кичәсе була.

Шушмабаш авыл җирлеге геройлары 13.05.2016 Шушмабаш авыл җирлеге геройлары
Шушмабаш мәктәбенә (директоры Рәзилә Шәймәрданова) Бөек Ватан сугышында Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Кәрим Исхак улы Исхаков һәм Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллин  истәлегенә мемориаль такталар куелды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Арчалар җиңү яулап кайтты 12.05.2016 Арчалар җиңү яулап кайтты
7-9 май көннәрендә Казан шәһәренең “Яшьләр үзәге” концертлар залында “КИТ” дип исемләнгән Бөтенроссия халыкара мәдәният һәм сәнгать конкурсы 6 нчы мәртәбә үткәрелде.

Апаз мәктәбендә Советлар Союзы Герое Сафин Нәкыйп Сафа улына мемориаль такта куелды 12.05.2016 Апаз мәктәбендә Советлар Союзы Герое Сафин Нәкыйп Сафа улына мемориаль такта куелды
Апаз урта мәктәбенең тарихы бик бай. Тарих эзләре буйлап китсәк, мәктәп белән күп кенә күренекле шәхесләрнең язмышы бәйләнгәнен күрәбез. Шундыйларның берсе — Арча районының Мирҗәм авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Сафин Нәкыйп Сафа улы.

Арча егете Салават Бикбаевның аты Казанда үзен танытты! 11.05.2016 Арча егете Салават Бикбаевның аты Казанда үзен танытты!
Арча егете Салават Бикбаев атының Казан ипподромында ничек чапканын видеодан карап белә аласыз.

Яңасала башлангыч мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировка мемориаль такта кую тантанасы булды 11.05.2016 Яңасала башлангыч мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировка мемориаль такта кую тантанасы булды
Кунакларыбыз — язучының оныгы Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева), якташ язучыбыз, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе  Вакыйф Нуриев, Арча районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З. М., «Казан арты» тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Гарипов Ш.З.,  «Безнең мирас» журналының бүлек мөхәррире Гобәйдуллин Л. И. язучы белән бәйле вакыйгаларны искә алдылар.

Яшьләр белән янәшә 10.05.2016 Яшьләр белән янәшә
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте басуларына карап күңел куана. Уҗымнар бик матур күтәрелеп килә.

Кызыл чәчәкләр… 09.05.2016 Кызыл чәчәкләр…
Район өлкәннәр һәм инвалидлар йорты тирәлегенә җәй килгән. Урам яктан яшь чыршылар тезелеп киткән, бакчасында ямь-яшел хәтфәдәй чирәм, фонтан эшләп утыра. Казаннан кайткан якташларыбыз да бу ямьлелеккә игътибар итми калмагандыр.

Cугыш һәм тыл ветераннарына багышланган митинг 09.05.2016 Cугыш һәм тыл ветераннарына багышланган митинг
Мөндеш башлангыч мәктәбендә 7 нче май көнне сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган митинг уздырылды. Мәдәният йорты каршында  балалар һәм укытучылар катнашында матур музыкаль композиция куелды.  Һәйкәлгә  венок салынды. Тыл ветераны Гарипов Канафи бабай тылда күргән авырлыклар турында  сөйләде, бүгенге тормышның кадерен белеп яшәргә өндәде.

Геройларны мәңгеләштерделәр 08.05.2016 Геройларны мәңгеләштерделәр
Шушмабаш мәктәбендә (директоры Рәзилә Шәймәрданова) Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллин һәм сугышта Александр Мотросов батырлыгын кабатлаган Кәрим Исхак улы Исхаков истәлегенә мемориал такталар ачылды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Көрәш буенча республика һәм дөнья чемпионнары – Арчада 07.05.2016 Көрәш буенча республика һәм дөнья чемпионнары – Арчада
5 майда “Арча” спорт комплексында билбау көрәше буенча республика чемпионаты башланып китте. Аны район башлыгы Илшат Нуриев ачты. Чемпионат 8 майга кадәр дәвам итә. Анда республика һәм дөнья чемпионнары да катнаша.

Президент Арчада 07.05.2016 Президент Арчада
6 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Арчада җирле шагыйрь Минһаҗ Кашаповның иҗат кичәсе узды 07.05.2016 Арчада җирле шагыйрь Минһаҗ Кашаповның иҗат кичәсе узды
Кичә (5 май) биредә үзешчән шагыйрь Минһаҗ Кашаповка 75 яшь тулу уңаеннан «Гомер юлым минем агымсу…» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Шагыйрьнең иҗатташлары, замандашлары белән очрашып истәлекләрне барлау. шигырьләрен тыңлау һәр тамашачы күңеленә якты эзен малды.

Ул Берлинга беренче булып кергән 06.05.2016 Ул Берлинга беренче булып кергән
5 май көнне Иске Кырлай мәктәбендә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, ниндидер сәбәпләр белән Алтын Йолдыз орденын алуга ирешә алмаган тагын бер якташыбыз Гарапша Шаһимәрдәновның туганнары белән очрашу булды.

Арчада тагын бер геройга истәлек тактасы ачылды 06.05.2016 Арчада тагын бер геройга истәлек тактасы ачылды
Арча ягы үзенең мәгърифәтчеләре, күренекле язучылары, галимнәре һәм тырыш, эш сөючән халкы белән данлыклы. Юкка гына анда Социалистик Хезмәт Геройлары тумагандыр. Менә алар: Хәстиев Мирбат Бәдри улы, Сәгъдуллин Шәрифулла Сәгъдулла улы, Галимова Дания Һадиҗан кызы, Әсхәдуллин Галимулла Әсәдулла улы, Стелла Габдрахманова. Алар Арча төбәген үстерүгә һәм күтәрүгә бик күп хезмәт куйган шәхесләр. Галимулла Әсәдуллин Носы төп гомуми белем мәктәбендә белем алган.

Арчалылар «Виктория» VII Халыкара бәйге-фестиваленең җиңүчеләре 06.05.2016 Арчалылар «Виктория» VII Халыкара бәйге-фестиваленең җиңүчеләре
26 апрельдән 1 майга кадәр Казанда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр иҗатының «Виктория» VII Халыкара бәйге-фестивале узды. «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә «Энҗеләр» ансамбле (җитәкчесе Тайфә Гидиятуллина II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Авылга герой килде 06.05.2016 Авылга герой килде
Кичә (5 май) Арча районына Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кирилл улы Кузнеөов килде. Әлеге сәфәрнең максаты — геройның чордашы. Сугыштан соңгы елларда аралашып яшәгән дусты — Гани Сафиуллинның музеенда булу иде.

Рөстәм Яхин исемендәге I республика бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз! 06.05.2016 Рөстәм Яхин исемендәге I республика бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз!
23-24 апрельдә Казанда Рөстәм Яхин исемендәге I республика бәйгесе узды. Бәйге шарты буенча һәр катнашучы композитор Рөстәм Яхинның берәр әсәрен һәм бер зур әсәр — сонатина яки соната башкарырга тиеш иде.

Арчада Җиңү кубогына велоузыш булды 05.05.2016 Арчада Җиңү кубогына велоузыш булды
Кичә (4 майда) Арчада Бөек Җиңү көне уңаеннан Җиңү кубогына велоузыш булды. Анда 11 кеше катнашты. Алар Яңа Кырлайда юлга кузгалып, 24 километр ара үттеләр һәм Арча үзәгедәге һәйкәл янында очраштылар.

8 нче сыйныф укучысы Романова Алия 1 урынны яулады 04.05.2016 8 нче сыйныф укучысы Романова Алия 1 урынны яулады

Волейбол ярышлары узды 03.05.2016 Волейбол ярышлары узды
3 майда “Арча” спорт комплексында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга, Җиңүнең 71 еллыгына багышлап волейбол ярышлары уздырылды. Аны районның волейбол федерациясе (җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев) оештырды. Ярышта алты районнан 8 команда катнашты.

Җиңү паркында бәйрәм гөрләде 02.05.2016 Җиңү паркында бәйрәм гөрләде
Кичә Җиңү паркында бәйрәм гөрләде. Арча мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов, сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова җитәкчелегендә үзешчәннәребез ике сәгатьлек концерт программасы әзерләп килгән иде.

Арча басу-кырларында эш тынмый 01.05.2016 Арча басу-кырларында эш тынмый
"Курса МТС"ы кырларында 30 апрельгә күпьеллык үләннәр 1474 га тырмаланган һәм тукландырылган. 2420 га зәп тырмаланган. Симәнәләргә инкрустация ясалган -ягъни чәчүгә әзерләнгән. Берьеллык үләннәр 162 га чәчелгән. Арпа 320 га. Көзге арыш 860 га тукландырылды һәм тырмаланды.

Арчада республикакүләм кул көрәше ярышы узды 30.04.2016 Арчада республикакүләм кул көрәше ярышы узды
Арча спорт комплексыннан республиканың кул көрәшендә катнашучылар кичке сәгать 6 тулганда гына таралышты.Барысы 16 команда. Кемнәр җиңде дип уйлыйсыз? Мамадыш районы командасы җиңде! Икенче — Теләче командасы, Арча районы командасы өченче булды

Казанбашта Фәрхәт ага Зыятов белән очрашу булды 29.04.2016 Казанбашта Фәрхәт ага Зыятов белән очрашу булды
Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар район күләмендә дәвам итә. 28 нче апрельдә Казанбаш төп мәктәбендә атказанган укытучы, Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Фәрхәт ага Зыятов белән очрашу үткәрелде.

Арча педагогия көллияте кызлары беренче 29.04.2016 Арча педагогия көллияте кызлары беренче
26 апрельдә мәркәзебез Казанда  Г.Тукай юбилеена багышланган чаралар бихисап булды. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында  узганы, мөгаен, юбилей елының таҗы дип саналырга хаклыдыр. Туган тел көненә һәм  шагыйренең 130 еллыгына  багышланган тантанада быелгы Тукай лауреатларын котладылар.

Минтимер Шәймиев Яңа Кырлайда әдәби-сынлы парк ачу тантанасында булды 28.04.2016 Минтимер Шәймиев Яңа Кырлайда әдәби-сынлы парк ачу тантанасында булды

Кичә Арча районының Яңа Кырлай авылында яңа әдәби-сынлы парк ачылды. Бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Парк ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин инициативасы белән булдырылган.

Тукай бездән ерагайган саен, без якынаябыз гына... 27.04.2016 Тукай бездән ерагайган саен, без якынаябыз гына...
26 апрельдә мәркәзебез Казанда  Г.Тукай юбилеена багышланган чаралар бихисап булды. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында  узганы, мөгаен, юбилей елының таҗы дип саналырга хаклыдыр. Туган тел көненә һәм  шагыйренең 130 еллыгына  багышланган тантанада быелгы Тукай лауреатларын котладылар.

Бүген халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел. 26.04.2016 Бүген халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел.
Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел тулды.

Тукай эстафетасы 26.04.2016 Тукай эстафетасы
23 нче  апрель көнне Арча шәһәренең үзәк урамнары буйлап сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган җинел атлетика буенча эстафета ярышлары булып узды. Бу ярышларда педагогия көллиятенең уку группалары һәм Арча мәктәпләренең командалары катнашты.

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиададан югары нәтиҗәләр белән кайттык 25.04.2016 Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиададан югары нәтиҗәләр белән кайттык
19-22 апрельдә Казанда туган телне саклау, үстерү максатында быел дүртенче тапкыр татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада үтте.Олимпиаданың йомгаклау һәм бүләкләү тантанасы 22 апрельдә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды.

Бүген Төркиянең Карс шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан ЗАРИФның туган көне! 25.04.2016 Бүген Төркиянең Карс шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан ЗАРИФның туган көне!
Бүген Төркиянең Карс шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан ЗАРИФның туган көне!
Чулпан Зариф (Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин) 1969 елның 25 апрелендә Арча районы Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туа.

Каләм тоткан–хур булмас 24.04.2016 Каләм тоткан–хур булмас
Узган атнада Арчада “Без — Тукайлы халык” дигән Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм Габдулла Тукай укулары булды.

Җырчы Лилия Муллагалиева “Бәби көтәбез әле” исемле җырына клип төшергән. 23.04.2016 Җырчы Лилия Муллагалиева “Бәби көтәбез әле” исемле җырына клип төшергән.
Җырчы Лилия Муллагалиева “Бәби көтәбез әле” исемле җырына клип төшергән. Бу вакыйганы тарихта калдырыр өчен татар эстрадасындагы барлык йөкле алып баручы һәм җырчыларын әлеге клипка чакырган.

Ни өчен “Җидегән чишмә”не яратабыз? 22.04.2016 Ни өчен “Җидегән чишмә”не яратабыз?
“Җидегән чишмә” Арча халык театры коллективы район Мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Алпамыш алпавыты” исемле спектаклен куйды. Спектакльне район башлыгы Илшат Нуриев та карады. Соңыннан ул сәхнәгә чыгып коллективка Рәхмәт хаты тапшырды.

Хәсәншәех малае Казанны шаккаттырды! 21.04.2016 Хәсәншәех малае Казанны шаккаттырды!
Бүген “Сәләт” йортында республикакүләм  нәфис сүз осталары бәйгесе уза. Әлеге чара  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан оештырыла.

Игелек иясе 20.04.2016 Игелек иясе
Симетбаш авылында туып-үскән «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы – үзенең туган авылы, якташлары өчен күп игелекле эшләр башкарган кеше.

«Глянец» хореография коллективын котлыйбыз! 20.04.2016 «Глянец» хореография коллективын котлыйбыз!
16 апрель көнне Йошкар-Ола шәһәрендә 1нче  Халыкара «Шома бас» бию фестивале узды. Конкурста төрле төбәкләрдән  иҗат коллективлары катнашты.

Гарәп илендә Айдар Фәйзрахмановның фольклор коллективы 20.04.2016 Гарәп илендә Айдар Фәйзрахмановның фольклор коллективы
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мәдәни үзәге булган Шардж шәһәрендә «Шардж мирасы һәм мәдәнияте» дип аталган фестиваль уза.

Районның көчле шашкачысы 20.04.2016 Районның көчле шашкачысы
Биектауда “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында үткән шашка буенча республика чемпионатында районыбыз спортчысы (башлангыч тренеры Хәйдәр Зәйнуллин) Айнур Зиннуров 2нче урынны алды һәм Бөтенроссия ярышларында катнашачак Татарстан җыелма командасы составына кандидат итеп кертелде.

Бүген якташыбыз, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне! 20.04.2016 Бүген якташыбыз, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне!
Шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында колхозчылар гаиләсендә туган.

Күпербаш мәдәният йортында комедия күрсәтелде 19.04.2016 Күпербаш мәдәният йортында комедия күрсәтелде
Күпербаш мәдәният йортында Гөлсинә Зәкиеваның «Өйләнәм дигәч кенә…» исемле комедиясен күрсәтелде. Үзешчәннәр дә бик оста уйнады, тамашачы да рәхәтләнеп көлеп, алкышлап карады.

«Созвездие — Йолдызлык» республика фестиваленең зона ярышында жиңүче якташларыбыз Казанда ничек чыгыш ясады? 19.04.2016 «Созвездие — Йолдызлык» республика фестиваленең зона ярышында жиңүче якташларыбыз Казанда ничек чыгыш ясады?
Казанда «Уникс» мәдәни-спорт үзәгендә ике көн дәвамында «Созвездие — Йолдызлык» республика фестиваленең финал ярышлары булды.

“Кино һәм китап” Әдәби кунакханә 19.04.2016 “Кино һәм китап” Әдәби кунакханә
18 апрель көнне Хәсәншәих авылы китапханәчесе Гөлкәй Хәбирова укучыларын “Кино һәм китап” исемле әдәби кунакханәгә чакырды.

Ул Сикертән мәктәбендә укыган 18.04.2016 Ул Сикертән мәктәбендә укыган
16 апрельдә Сикертән мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев хөрмәтенә истәлек тактасы кую тантанасы булды.

Булачак язучы биредә 1941-1944 елларда укыган.

«Изге моңнар ватаны син, Арча» 18.04.2016 «Изге моңнар ватаны син, Арча»
7-8 нче апрель көннәрендә «Арча якташлыгы» җәмгыятенең ел саен уздырыла торган хисап концерты булды

Якташлар очрашуы. "ТАТАРЛАР" тапшыруы ("ТНВ-Татарстан" телеканалы) 18.04.2016 Якташлар очрашуы. "ТАТАРЛАР" тапшыруы ("ТНВ-Татарстан" телеканалы)
Якташлар очрашуы. "ТАТАРЛАР" тапшыруы ("ТНВ-Татарстан" телеканалы). 13.04.2016.

Иң көчлеләр Арчада 17.04.2016 Иң көчлеләр Арчада
17 апрельдә “Бердәм Россия” партиясенең Арча бүлекчәсе инициативасы белән Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шахмат ярышы үткәрелде.

Җиңүчеләрне котлыйбыз! 16.04.2016 Җиңүчеләрне котлыйбыз!
14 нче апрель көнне Арчада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүгә багышланган V Республикакүләм Тукай укулары булып узды.

Арчалылар “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә эшче һөнәрләр буенча Wordakills “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатында 15.04.2016 Арчалылар “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә эшче һөнәрләр буенча Wordakills “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатында
Узган атнада “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә эшче һөнәрләр буенча Wordakills “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты үтте. Анда егетләр һәм кызлар илледән артык эшче һөнәр буенча көч сынашты. Моңарчы безнең колак ишетмәгән бүгенге заман һөнәрләре, күз күрмәгән җиһазлар бар. Җай чыккан саен яшьләрне яманларга тырышабыз. Мин монда аларга сокланып кайттым.

Бүген якташыбыз Самат Шакирның (Самат Фәтхерахман улы Шакиров,1924-1998) туган көне 15.04.2016 Бүген якташыбыз Самат Шакирның (Самат Фәтхерахман улы Шакиров,1924-1998) туган көне
Самат Шакир (Самат Фәтхерахман улы Шакиров, 1924-1998) 1924 елның 15 апрелендә Татарстанның Арча районы Күәм авылында туган. Җиде классны тәмамлагач Арча педагогия училищесында укый, аннары Носы авылы мәктәбендә укытучы, Әтнә район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм 1942—1943 елларда Янавыл мәктәбендә янәдән укытучы һәм мәктәп мөдире булып эшли. 1943—1945 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, бераз вакыт «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннан соң, 1946— 1949 елларда, Дөбъяз районы газетасының җаваплы секретаре була.

Яшь язучыларның “Илһам” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды 14.04.2016 Яшь язучыларның “Илһам” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды
Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе 2016 елның 12 апрелендә  «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Әлеге бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында һәм татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды.

Тинчурин театрында әдәби мәйдан 14.04.2016 Тинчурин театрында әдәби мәйдан
7 – 8 апрель көнне Үзәк китапханә, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре “Мәгариф идарәсе” белән берлектә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” иҗтимагый оешмасы оештырган чараларда катнаштылар.

Арча якташлыгы концерты. 8 нче апрель 2016 ел 13.04.2016 Арча якташлыгы концерты. 8 нче апрель 2016 ел
Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы якташлар очрашуы үткәрде. Сезгә икенче көнне узган концертның тулы видеосын (8.04.2016) тәгъдим итәбез.

Концертны караганнан соң сезнең тиешле фикерләрегезне һәм тәгъдимнәрегезне якташлар сайтында күрәсебез килә. Моның өчен аерым регистрация үтү таләп ителми! Алдагы очрашуларны тагында матурырак, күңеллерәк, файдалырак уздыру өчен сезнең фикерләрегез безнең өчен бик мөһим!

"Мәктәп елым, гомер юлым!" дип исемләнгән кичә узды 13.04.2016 "Мәктәп елым, гомер юлым!" дип исемләнгән кичә узды
9 апрель көнне Яңа Кишет авылы китапханәсендә "Мәктәп елым, гомер юлым!" дип исемләнгән кичә узды.Кичәгә моннан 31 ел элек Яңа Кишет урта мәктәбен тәмамлаган укучылар, өлкән укытучылар, мәктәпнең 9 сыйныф укучылары чакырылды.

Арча якташлыгы концерты. 7 нче апрель 2016 ел 12.04.2016 Арча якташлыгы концерты. 7 нче апрель 2016 ел
Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы якташлар очрашуы үткәрде. Сезгә беренче көнне узган концертның тулы видеосын (7.04.2016) тәгъдим итәбез.

Концертны караганнан соң сезнең тиешле фикерләрегезне һәм тәгъдимнәрегезне якташлар сайтында күрәсебез килә. Моның өчен аерым регистрация үтү таләп ителми! Алдагы очрашуларны тагында матурырак, күңеллерәк, файдалырак уздыру өчен сезнең фикерләрегез безнең өчен бик мөһим!

Горурланып, Арча кызы диям… 11.04.2016 Горурланып, Арча кызы диям…
Ашытбаш мәдәният йортында “Тукай төрле телләрдә яңгырый” районара конкурсында җиңүчеләрне котладылар. Үзенең туган авылына шагыйрь Наил Касыймов Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Данил Салихов белән кайтты.

Арчалар “Тукайлы туган ягым” дип ике көн Казанны шаулатты 11.04.2016 Арчалар “Тукайлы туган ягым” дип ике көн Казанны шаулатты
7-8 апрельдә Казанның Тинчурин театрында Арча якташлар җәмгыяте “Тукайлы туган ягым” дигән зур мәдәни кичә оештырды. Алар беренчеләрдән булып республика күләмендә Тукай исемен яктырткан зур чараларны башлап җибәрделәр.

Алар Казанбашка кайтты 11.04.2016 Алар Казанбашка кайтты
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов белән Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев Казанбаш мәктәбендә бергә укыйлар. Аннан соң да гомерләре буе дус булып кала алар.

Казанга Шүрәле килде 10.04.2016 Казанга Шүрәле килде
“Шүрәле – Былтыр ма­җаралары” театральләшкән концерт-тамаша ике көн дәвам ите

Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә — «Җидегән шишмә» Арча халык театры 09.04.2016 Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә — «Җидегән шишмә» Арча халык театры
Район Мәдәният йортында «Җидегән шишмә» Арча халык театры Туфан Миңнуллинның «Без бит авыл малае» пьессасы буенча сәхнәләштерелгән «Алпамыш алпавыты» исемле спектакль куйды. Жюри коллективны халык театр коллективларының «Идел йорт» төбәкара смотр фестивалендә катнашырга лаек дип тапты.

Арча якташлыгы очрашуында Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфартович белән интервью 09.04.2016 Арча якташлыгы очрашуында Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфартович белән интервью
8 нче апрель көнне узган Арча якташлыгы очрашуында Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфартович белән интервью.

Якташлар кабат очрашты! 08.04.2016 Якташлар кабат очрашты!
Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды.

Арча якташлыгының 8 нче апрель көнендә узган очрашуы 08.04.2016 Арча якташлыгының 8 нче апрель көнендә узган очрашуы
Арча якташлыгын 8 нче апрель көнне дә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Шүрәле – Былтыр маҗаралары" дип исемләнгән театральләштерелгән зур концерт–тамаша оештырды, тагын якташларны бергә җыйды. Сезгә шул концерт–тамашадан видео тәъдим итәбез.

Симетбаш мәктәбе яңарды 07.04.2016 Симетбаш мәктәбе яңарды
Быел язгы каникуллар вакытында Арча ЗУЭСы (җитәкчесе Евгений Андреев) осталары мәктәпнең стеналарын тышлаган, малайлар һәм кызлар өчен аерым бәдрәфләр куйганнар, канализация үткәрелгән, лампочкалар көн яктылыгы лампаларына алыштырылган, сигнал яңартылган, запас чыгу юлы эшләнгән, җылылык системасы алыштырылган. “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуанов булышлыгында күргәзмә материаллар яңартылган.

В судьбе нет случайностей 07.04.2016 В судьбе нет случайностей
Патриотизм доказывается не словом, а делом. Любить Родину - значит делать все возможное для того, чтобы она становилась лучше и краше. Если каждый из нас будет неравнодушным к той земле, которая нас вскормила, воспитала, научила основным жизненным ценностям, все могут быть спокойными за будущее своей малой родины. В этом убежден Марат ШАКИРОВ, директор филиала ПАО «МТС» в РТ, депутат Казанской городской думы, заслуженный работник информатизации и связи РТ.

XI Республика балалар иҗаты “Арча ягы — данлы Тукай ягы” конкурсы 06.04.2016 XI Республика балалар иҗаты “Арча ягы — данлы Тукай ягы” конкурсы
Арча сәнгать мәктәбендә XIнче республика балалар иҗатының “Арча ягы – данлы Тукай ягы” конкурсы булды. Анда 15 районнан 192 бала катнашты.

Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов Болгар радиосының "Чәкчәк шоу "программасында кунакта 06.04.2016 Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов Болгар радиосының "Чәкчәк шоу "программасында кунакта
Болгар радиосының "Чәкчәк шоу "программасында кунакта - К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча якташлык җәмгыяте рәисе Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов

Арча сәхнәсендә премьера 06.04.2016 Арча сәхнәсендә премьера
5 апрель көнне Арча мәдәният йортында «Җидегән чишмә» Арча халык театры Туфан Миңнуллинның «Алпамыш алпавыты» комедиясен тәүге тапкыр тамашачыларга тәкъдим итте.

Арчада батырлар бил алышачак 06.04.2016 Арчада батырлар бил алышачак
Кайнар йөрәкле, көчле беләкле райондашларыбыз өчен 9 апрель көнне район буенча Курса МТСы бүләгенә  милли көрәш ярышлары булачак. Әлеге ярышлар мәктәп укучылары арасында үткәрелә.

Арча якташлыгы театральләштерелгән концерт–тамашага чакыра 06.04.2016 Арча якташлыгы театральләштерелгән концерт–тамашага чакыра

Арча якташлыгы 7-8 нче апрель көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Шүрәле – Былтыр маҗаралары" дип исемләнгән театральләштерелгән зур концерт–тамаша оештыра. Башлана 18.30 сәгатьтә.

Арча мәдәният йортында премьера 05.04.2016 Арча мәдәният йортында премьера
Бүген Арча мәдәният йортында тамаша. Арча халык театры Туфан Миннуллинның «Алпамыш алпавыты» спектаклен тәкъдим итә. Театр сөючеләрне көтеп калабыз. Башлана кичке 7 сәгатьтә.

7нче тапкыр кубок алган команда 05.04.2016 7нче тапкыр кубок алган команда
Яңа Кенәр хоккейчылар командасы район башлыгы кубогы ярышында быел да җиңеп чыкты. «Ай-яй, матур уйнадылар!» – дип, һаман да сөйлиләр әле.  Үткән шимбәдә кичке сәгать 8 тулганда Боз сараена килдем. Максатым – команда белән якыннанрак танышу иде.

Линия судьбы врача 05.04.2016 Линия судьбы врача
Имя Равиля ВАЛИЕВА заслуженного врача Российской Федерации и Республики Татарстан, главного фтизиатра Приволжского федерального округа и Республики Татарстан, доктора медицинских наук, профессора, широко известно как в республике, так и далеко за ее пределами. В его лице соединились талантливый ученый-исследователь, практик с многолетним стажем работы и руководитель-новатор, а судьба отразила историю развития регионального здравоохранения последнего 30-летия. О времени, о медицине, о себе профессор  откровенно говорит в нашем интервью.

IV “Балкыш” республика фестивале Яңа Кенәрдә 04.04.2016 IV “Балкыш” республика фестивале Яңа Кенәрдә
Татарстан Республикасы ветераннары арасындагы үзешчән ветераннарның IV “Балкыш” республика фестивале талантлар эзләү буенча яңадан сәяхәткә чыкты.

Чираттагы тукталышы Арча районында.  Авыллар буйлап  “атлаган” сайлап алу турлары ахырына да  якынлашты. 30 мартта Яңа Кенәр зонасына кергән авыллар ветераннары сәхнәдә “бил алышты”.

Игелекле эш башкаручы 03.04.2016 Игелекле эш башкаручы

Симетбаш авылында туып-үскән «Таттелеком»акциянерлык җәмгыяте генераль директоры  Шафигуллин Лотфулла Нурислам улы үзенең туган авылы, якташлары өчен күп игелекле эшләр башкарган кеше.  Авылдагы кое һәм чишмәләр, Хәтнә авылындагы «Изгеләр чишмәсе»н төзекләндерү, авылның беренче тракторчыларына һәйкәл кую — саный китсәң, алар күпкә җыела. Бөек Тукайның 130 еллыгы уңаеннан бүгенге көндә Яңа Кырлай авылында Тукайга багышланган яңа комплекс төзү — аның җитәкчелегендә алып барыла торган эш.

«Казан арты» тарих-этнография музеенда “Иске Арча – Яңа Арча” фотокүргәзмәсе эшләячәк 02.04.2016 «Казан арты» тарих-этнография музеенда “Иске Арча – Яңа Арча” фотокүргәзмәсе эшләячәк

Укучыларның язгы каникул көннәрендә «Казан арты» тарих-этнография музеенда Арча ягы тарихын өйрәнүчеләр һәм А.М Сәгыйтҗанов коллекциясе нигезендә “Иске Арча – Яңа Арча” фотокүргәзмәсе эшләячәк. Рәхим итегез.

Татулык — безнең иң зур байлыгыбыз 02.04.2016 Татулык — безнең иң зур байлыгыбыз
Һәр җирлекнең уңышлы үсеше нигезендә аның социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси һәм милләтара мөнәсәбәтләр тотрыклылыгы тора.

Талгат Миндубаев и его команда 01.04.2016 Талгат Миндубаев и его команда
Вода - основа жизни. С ней связаны здоровье, чистота, приятный отдых, наконец, просто возможность быть сытым и довольным. В городе Арске обеспечение теплом, водой, услугами канализации занимаются ООО «Водоканал-Сервис» и ООО «Тепло-Сервис». У каждой из этих организаций - свои обязанности в ЖКХ, но их взаимодействие – гарантия бесперебойной работы всех служб, ответственных за комфорт жителей.

Кулдан килгәнне эшләргә 01.04.2016 Кулдан килгәнне эшләргә
Районның иң тәҗрибәле агрономнарының берсе Рафис Җаббаров күп еллардан бирле һава торышының ничек килгәнен язып бара.

Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабын тәкъдир итү кичәсе узды 31.03.2016 Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабын тәкъдир итү кичәсе узды
21 март көнне Иске Кырлай авыл китапханәсендә “Тулсын күңелең ак нур белән…” дип аталган, Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Язмыш эзләре буйлап… 30.03.2016 Язмыш эзләре буйлап…
Арча үзәк китапханәсендә Атказанган мәдәният хезмәткәре, Хезмәт ветераны Ринат Фазлыйәхмәтовның “Язмыш эзләре буйлап” һәм“Арча ягы зыялылары” китапларының презентациясе узды.

Идти своей тропой 29.03.2016 Идти своей тропой
Уроженец деревни Сиза Арского района Алмас Назиров в 1975 году окончил Лубянский лесхоз-техникум. Конечно, 19-летний выпускник не мог предполагать тогда, что впереди его ждет успешная карьера руководителя, в это время было желание посвятить себя профессии лесовода. Образование он прподолжил в вузе - поступил заочно в Марийский политехнический институт на специальность «Инженер лесного хозяйства».

Симетбашта «Нәүрүз» бәйрәме гөрләде 29.03.2016 Симетбашта «Нәүрүз» бәйрәме гөрләде
29 март көнне балаларның каникул көннәрендә Симетбаш мәдәният йортында  «Күңелле стартлар» үзды. Биредә «Нәүрүз» бәйрәмен дә билгеләп үттеләр.

Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 29.03.2016 Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген якташыбыз, “Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире, Фәйзрахманов Илфат Хәким улының туган көне.

Ленар САФИН: «Моя мечта - построить дороги ко всем деревням Татарстана» 28.03.2016 Ленар САФИН: «Моя мечта - построить дороги ко всем деревням Татарстана»
Многие из нас нередко приписывают успехи известных людей обстоятельствам, счастливому случаю, везению. А ведь на самом деле судьба человека находится в его руках, его целеустремленности, инициативности, уверенности в себе. Только тот, кто умеет не сдаваться перед трудностями и брать на себя ответственность за решение масштабных вопросов, и может стать лидером. Именно таков Ленар САФИН, министр транспорта и дорожного хозяйства РТ. Не случайно одно из его любимых выражений «Жизнь любит сильных людей».

Шаяннарның, тапкырларның, мәзәкчеләрнең бәйгесе 28.03.2016 Шаяннарның, тапкырларның, мәзәкчеләрнең бәйгесе
Районыбызда «Халык рухын зурлый белгән сәнгать һәрчак үсә барыр яңарып» девизы белән Шаяннарның, тапкырларның, мәзәкчеләрнең бәйгесе үтә. Аның чираттыгысы Ашытбаш мәдәният йортында узды.

Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясендә Камилә дипломант булды 28.03.2016 Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясендә Камилә дипломант булды
Казан каласында укытучыларның һәм 5-11 нче класс укучыларының Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе үткәрелде. Әлеге чара татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның (1935-2012) иҗади мирасын киңрәк өйрәнүне һәм популярлаштыруны, аның әсәрләре аша яшь буында милли үзаң, толерантлык, ватан пәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм үстерүне максат итә.

«Җидегән чишмә» премьерага чакыра 27.03.2016 «Җидегән чишмә» премьерага чакыра
5 апрельдә Арча мәдәният йортында «Җидегән чишмә» Арча халык театры чыгыш ясаячак. Ул арчалыларга Туфан Миннуллинның «Без бит авыл малае» пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Алпамыш алпавыты» исемле спектаклен тәкъдим итә. Спектакль кичке 7 сәгатьтә башлана.

Күңелле стартлар 26.03.2016 Күңелле стартлар
Арчаның 4 нче номерлы мәктәбендә  спорт буенча берсеннән-берсе күңелле чаралар уздырылып тора. Шушы көннәрдә Арча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Галиева Ләйсән укчылар белән «Күңелле стартлар» спорт чарасы үткәрде.  

Иң көчле шахматчы кызлар Утар-Аты мәктәбендә 25.03.2016 Иң көчле шахматчы кызлар Утар-Аты мәктәбендә

23 нче март көнне Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәни-спорт үзә-гендә башлангыч сыйныф укучылары арасында шашка һәм шахмат буенча ачык район турниры үткәрелде. Яңа Кырлай, Утар-Аты, Кәче, Иске Чүриле, Пөшәңгәр һәм Арчаның 4 нче номерлы башлангыч мәктәпләреннән килгән яшь спортчылар шәхси беренчелектә көч сынаштылар.


Новости 3101 - 3200 из 3509
Страницы: