Регистрация   ?
 
 

События

Барда авылы бәйрәмендә 14.08.2018 Барда авылы бәйрәмендә
Безнең Арча районы һәм Пермь өлкәсенең Барда районы халкы белән дуслык, туганлык җепләренең сузылуына инде 25 ел булган икән. Шушы еллар эчендә әлеге ике район арасында шактый санда делегацияләр бер-берләрендә булып, хәбәрләшеп, хәл-әхвәлләр белешеп яшәде. Шулай туганлашып яшәүнең төп сәбәпчесе, әлбәттә, Габдулла Тукай иде. Тукайның бабасы Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы Әмиров, нәкъ менә шушы Барда районыннан килеп, Кышкар мәдрәсәсендә белем ала һәм 1864-1909 елларда безнең Өчиле авылында муллалык итә.

Кәче иленә кайчан нигез салынган? 13.08.2018 Кәче иленә кайчан нигез салынган?

Арчага терәлеп торган Кәче авылына кайчан нигез салынганын тәгаен генә әйтеп булмас,әлбәттә. Чөнки, катлам-катлам тарихыбыз “битарафлылык тузанына”күмелеп калган. Күпме генә «казынсаң» да, башлангыч ноктага төшеп җитеп булмый – эзләр ахыр чиктә, гасырлар томанлыгына кереп югала. Авылыбызның тарихы язылып барылмаган. Зиратларыбыздагы борынгы кабер ташларындагы язмалардан тыш, башка җирле тарихи чыганакларыбыз юк. Ни хәл итәсең…

“Алтын каләм” яшь журналистлар фестивале Зөлфия Хәсәнова Гран–при алды 12.08.2018 “Алтын каләм” яшь журналистлар фестивале Зөлфия Хәсәнова Гран–при алды
Быел “Алтын каләм” яшь журналистлар фестивале “Борис Полевой” теплоходында сәяхәт итеп уздырылды. Анда “Нур” телестудиясе яшь журналистлары да катнашты һәм төрле номинацияләрдә җиңүләр яулады.

Яхшы эшләсәң — бүләк 11.08.2018 Яхшы эшләсәң — бүләк
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 10 августта «Тукай», «Игенче», «Кырлай», «Северный», «Казанка» хуҗалыклары комбайнчылары Рамил Фәттаховка, Ильяр Сибгатуллинга, Ринат Шәфыйковка, Равил Габдрахмановка, Фаил Халиуллинга игеннәрне урып-җыюда яхшы эшләгәннәре өчен Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды

Туган җиргә тугрылыклылар 10.08.2018 Туган җиргә тугрылыклылар
Бер танышым: “Элек кадрларны райком әзерли иде. Хәзер “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте әзерләп җибәрә”, – дип әйтә. Сүзләренең хаклыгына инандыру өчен бармакларын бөгә–бөгә биредә чыныгу алып,  белемнәрен тирәнәйтеп район, хәтта республика дәрәҗәсендә эшләүчеләрне саный.

«Каурый каләм” музейда 09.08.2018 «Каурый каләм” музейда
7 август көнне Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенең бер төркем һәвәскәр шагыйрьләре Фәйзрахманова Халидә Абдулхак кызы җитәкчелегендә Биектау районында урнашкан “Иске Казан дәүләт һәм табигать мүзей-тыюлыгы”нда иҗади сәяхәттә булып кайтты.

Бөтендөнья татар яшьләре –Арчада 08.08.2018 Бөтендөнья татар яшьләре –Арчада
1–5 августта Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы булып узды. Гадәттә ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге чара делегатлары бер көннәрен безнең Арчага кайтуга багышлый. Бу юлы да шимбә көнне арчалар (җитәкчеләр, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, татар теле укытучылары, китапханәчеләр) форум делегатларын каршы алды. Үзәк стадионда шимбә кичендә онытылмаслык матур чара булды.

“Мулла” – чын сәнгать үрнәге 07.08.2018 “Мулла” – чын сәнгать үрнәге
Кушлавычка ул бик кирәк иде. Тукай туган авылның бер музей белән генә түгел, башка аны танытырлык урыннар белән дә баетылуы турында сүз бара. Татарстанда егермедән артык чишмәне төзекләндергән “Таттелеком” оешмасы җитәкчесе, мактанып (мактанырлыгы бар) якташыбыз дияргә дә онытмыйк, Лотфулла Шәфигуллин шуңа игътибар иткән, күрәсең. Ул тарихи “Мулла” чишмәсен төзекләндерергә алынган һәм бу эшне һәрвакыттагыча үзенә хас төгәллек, зәвык белән башкарып та чыккан. Тау кырыенда урнашкан чишмәгә бару юлындагы елгага басма да салдырган.

Игелекле эшләр. Халык хәтере 06.08.2018 Игелекле эшләр. Халык хәтере

Сикертән авылының тарихта үз урыны бар. Монда татар әдәбияты классигы, атаклы халык драматургы Галиәсгар Камал туган. Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе шушы авылныкы. Булачак язучы үзе дә Сикертән мәктәбендә укыган, соңрак укыткан. Педагогия фәннәре кандидаты, профессор, бик күп  дәреслек, программа һәм методик кулланмалар авторы Мәрьям Хәсәнова шулай ук Сикертәннән.

Әлеге шәхесләр истәлеген кадерләп саклыйлар, мәктәпкә Галиәсгар Камал исеме бирелде, Мөхәммәт Мәһдиевкә багышлап истәлек тактасы куелды һ.б.

Авыл халкы хәтерендә яши торган тагын бер шәхес бар. Ул – 1919–1944 елларда авылның мулласы булган Хәсән Абдуллин. Гаҗәеп язмышлы, мулла булганы өчен күп михнәтләр кичергән, Казан шәһәрендә туып, 92 яшендә Сикертәндә вафат булган кеше ул.

“Аралашуны балалардан башлыйк” 02.08.2018 “Аралашуны балалардан башлыйк”
“Ак калфак”ларны арчаларга гына хас кунакчыллык белән район чигендә каршы алдылар. Көннәре әнә шулай җыр, татар моңы белән башланып китте. “Арча бизәкләре” ансамбле чыгышын карап хозурландылар, үзләре дә рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар, җырладылар.

Арчада зона семинары 01.08.2018 Арчада зона семинары
31 июльдә Арча районының “Игенче” хуҗалыгы базасында урып–җыю эшләрен, көзге чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салуны оештыру мәсьәләләренә багышланган семинар–киңәшмә узды

Ветераннарга бүләкләр 31.07.2018 Ветераннарга бүләкләр
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 28 июльдә Яңа Кенәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Тәлгать Шәриповка, Гаптелмән Сәмигуллинга, Шура авылында яшәүче Әхмәтвәли Хәкимовка “Татарстан Республикасы алдындагы фидакарь хезмәтләре өчен” медальләре тапшырды.

Алар яхшы әзерләнгән 30.07.2018 Алар яхшы әзерләнгән
Район хуҗалыклары арасында урып–җыюга иң яхшы әзерләнүчеләр билгеле булды. Беренче урында “Курса МТСы” ширкәте. “Северный”  хуҗалыгы – икенче, “Ватан” һәм “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре өченче урында. Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды.

Бүген–иртәгә уракка төшәбез 29.07.2018 Бүген–иртәгә уракка төшәбез
Ындыр табакларында эш кайный, чистарталар, агарталар, чистарту, киптерү җайланмаларын көйлиләр. Алар яңа уңыш кайта башлаганчы әзер булырга тиеш.

Бүген Казанбаш плотинасында «Фәйзуллин йөзүләре» булды 28.07.2018 Бүген Казанбаш плотинасында «Фәйзуллин йөзүләре» булды
Үзенең 75 яшьлеген Равил Фәйзуллин Гариф Ахунов туган Өчиле авылы, Ахун чишмәсе янында әнә шулай билгеләп үтте. «Фәйзуллин йөзүләре»нең дә юбилее - 40нчысы булып чыкты бу.

Ул матурлыкны ярата 27.07.2018 Ул матурлыкны ярата
Табигать юмартлыгына соклана-соклана чәчәкләрне карадык, фотоларга төштек. Төрледән–төрле чәчәкләр арасында “Күрегезче мине!” дигәндәй югарыга үрмәләгән роза гөле үзе бер могҗиза! Әйтерсең лә, биредә Сочи үзе!

“Ак калфак”ның күчмә утырышы вәкилләре Кушлавычта “Мулла чишмәсе”н ачуда катнашты 26.07.2018 “Ак калфак”ның күчмә утырышы вәкилләре Кушлавычта “Мулла чишмәсе”н ачуда катнашты
Бүген "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы Арча районы Кушлавыч авылында “Мулла чишмәсе”н ачу тантанасында катнашты. Бу хакта “Татар-информ”га утырышта катнашучы вәкил хәбәр итте.

Арчада "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының өч көнлек күчмә утырышы башланып китте 25.07.2018 Арчада "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының өч көнлек күчмә утырышы башланып китте
Бүген, 25 июльдә, Арчада "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының өч көнлек күчмә утырышы башланып китте. Дөньяның төрле илләреннән килгән 150дән артык делегатны утырышның беренче көнендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте кабул итә. Бу хакта “Татар-информ”га утырышта катнашучы вәкил хәбәр итте.

Гани Сафиуллин музее тагын да матурланып күркәмләнеп китте 24.07.2018 Гани Сафиуллин музее тагын да матурланып күркәмләнеп китте
Вакыт искән җил кебек бик тиз үтә.Бөек җиңүнең 70 еллыгын үткәреп йөргән көннәрдә “Таттелеком” АҖ генераль директоры Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы җитәкчелегендә Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның мемориаль музей-утары ачылды.Өч ел вакыт сизелми дә үтеп киткән.Шул вакыт эчендә нинди үзгәрешләр,вакыйгалар булган соң?

Кушлавыч үзгәреш кичерә 23.07.2018 Кушлавыч үзгәреш кичерә
Казан артындагы күпсанлы эреле-ваклы авыллар арасында Кушлавыч үзенә аерым бер урын алып тора, чөнки ул дөньяга татар халкының бөек улы Габдулла Тукайны биргән авыл. Сөекле шагыйребезнең безнең авылда тууы  зур горурлык.

Легендар шәхес 21.07.2018 Легендар шәхес
Иске Ашыт авылында яшәүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәтхрахманова Саяра Гыйбадулла кызына 90 яшь тулды.  Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев аны юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Якташлары белән горурланалар 20.07.2018 Якташлары белән горурланалар
Музеебызга районыбызның Утар Аты һәм Субаш Аты мәктәбе укучылары килде. Аларның якташлары, Утар Аты авылында туып-үскән, РСФСРның атказанган һәм ТАССРның халык артисты Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел тулу уңаеннан без аны бергәләп искә алдык. Алар “Театр – минем төп йортым” дип исемләнгән күргәзмә янында Нәгыймә Таҗдарова турында белгәннәрен горурланып сөйләделәр һәм күренекле шәхес турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.

Амсар абый – атказанган хезмәткәр! 19.07.2018 Амсар абый – атказанган хезмәткәр!
Яңа Кишеттә яшәүче Амсар Садыйковка 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярга Президент В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Район социаль яклау бүлегеннән, авыл жирлегеннән дә котладылар. Күңелле итеп сөйләшеп утырдылар.

Диас Вәлиевны искә алу 18.07.2018 Диас Вәлиевны искә алу
Арчаның «Казансу» паркында «Казан арты» тарих-этнография музее һәм Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре  «Әдәби мәйдан»оештырып, драматург Диас Вәлиевны искә алу кичәсе үткәрделәр. Якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты тирәнтен яктыртылды, музей хезмәткәрләре Диас Вәлиевның «Тормыш бүләк итәм» пьесасыннан өзек тәкъдим иттеләр.

Балтырган басып китмәсен 17.07.2018 Балтырган басып китмәсен
Безнең районда Сосновский балтырганы 42 гектар чамасы җир  били, – ди Россия авыл хуҗалыгы  үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Ул “Ташкичү”, “Ашыт”, “Кырлай” хуҗалыкларына кергән авыллар тирәсен үз иткән. Әмма тагын да таралу куркынычы бар.

Урта Бирәзәдә яңа клуб ачылды 16.07.2018 Урта Бирәзәдә яңа клуб ачылды

Берара фермалар ябылып, халык эшкә шәһәргә китә һәм шунда төпләнеп тә кала башлагач, Урта бирәзәләр авыл бетә икән, дип борчылышканнар иде. Соңгы вакытта аларга канат чыккандай булды. Авылга яшьләрнең кайтуын, яңадан–яңа йортлар калкып чыгуын, балалар саны артуын, юллар төзекләндерелүен күреп торган Урта Бирәзә авылы халкы рухланып китте. Ямь өстенә ямь өстәп авылның нәкъ уртасында, иске клуб урынында өр–яңа клуб бинасы да калкып чыкты.

Арчаның тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр техникумда кунак булды 15.07.2018 Арчаның тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр техникумда кунак булды
Узган атнада Арчаның гуманитар-техник техникумы үзенә Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы яшүсмерләрне кабул итте. Кунакка килүчеләр 10 нан 17 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр иде.

Арча районында яңа ашлыкны яңа амбарлар кабул итәчәк 14.07.2018 Арча районында яңа ашлыкны яңа амбарлар кабул итәчәк
Дәүләтнең авыл хуҗалыгын үстерүгә  юнәлдерелгән программалары бар. Соңгы елларда районыбыз хуҗалыклары алар ярдәмендә терлек тораклары, машина–трактор парклары, остаханәләр төзәтә, силос–сенаж траншеялары төзи.

Бәхетләре булсын гомерле 13.07.2018 Бәхетләре булсын гомерле
ЗАГСта узучы бәйрәмнәр җанга рәхәтлек, озак вакытка җитәрлек энергия бирә. Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ЗАГСның Арча Мәдәният йортындагы бәйрәм залы районыбызның күркәм, үрнәк гаиләләрен җыйды.

Уңда – яңгыр, сулда – кояш 12.07.2018 Уңда – яңгыр, сулда – кояш
Соңгы көннәрдә район өстен каплаган кысыр болытлар яңгырлыга әйләнде. “Июль аенда Арчада 49 мм яңгыр яуды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов. – Июль нормасы – 63 мм.

Якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 11.07.2018 Якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 11 июль көнне якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улының туган көне — 55 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне туган көнегез белән тәбрикли!

Кушлавыч авылы үзгәреш кичерде 10.07.2018 Кушлавыч авылы үзгәреш кичерде
Казан артындагы күпсанлы эреле-ваклы авыллар арасында Кушлавыч үзенә аерым бер урын алып тора, чөнки ул дөньяга татар халкының бөек улы Габдулла Тукайны биргән авыл. Сөекле шагыйребезнең безнең авылда тууы, күпмедер яшәве, районыбыз авылларында булуы – безнең өчен зур горурлык.

Айдар Фәйзрахманов туган авылына клуб ачылышына кайта 09.07.2018 Айдар Фәйзрахманов туган авылына клуб ачылышына кайта
Татарстанның халык артисты, опера җырчысы, дирижер Айдар Фәйзрахманов 15 июльдә Арча районындагы Урта Бирәзә авылы клубы ачылышына Татарстанның дәүләт фольклор музыка ансмабле белән кайта. Бу хакта ансамбльнең сәнгать җитәкчесе “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Иң уңган кыз Өчиледә яши 08.07.2018 Иң уңган кыз Өчиледә яши
Алсу – Өчиле кызы. Челтер чишмә суларыннан илһам, кояштан якты нур, сөйкемлелек, шаян җилләрдән наянлык туплап үсеп буйга җиткән дә, балачактан ук бөреләнгән хыялын тормышка ашыра башлаган. Ә ул хыял – сәхнә. Кечкенәдән биергә хирыс кызны әти-әнисе Арча сәнгать мәктәбенә алып килә. Ә ул серле дөнья кызны 5 ел буе бию серләренә өйрәткәннән соң да җибәрергә теләми – тагын өч елга зурлар төркемендә биергә калдыра, аннары тормышын бию дөньясы белән бәйли

Ул һәрвакыт гадел булган 07.07.2018 Ул һәрвакыт гадел булган
Мөбарәк Әшрәфҗан улы Әшрәпов Арча районы прокуроры булып 1970 елда билгеләнә һәм әлеге җаваплы вазыйфаны 15 ел башкара. Ул районда иң озак эшләгән прокурор. Аңа кадәр Кызыл Юл, Кызыл Йолдыз, Теләче, Саба районнарында прокурор булган. Прокуратура органнарында 38 ел эшләгән. Татарстан Республикасы прокуратурасының иң хөрмәтле ветераннарының берсе.

Яңа Кырлайда җәй дә татарча 06.07.2018 Яңа Кырлайда җәй дә татарча
Өченче ел рәттән татар телен үзләштерергә, камилләштерергә, татар халкы гореф–гадәтләре белән танышырга теләгән балаларны Яңа Кырлай авылындагы “Без – Тукай оныклары” дигән төбәкара чатырлы лагерь үзенә җыя. Бу көннәрдә анда Башкортстаннан, Киров, Оренбург өлкәләреннән, Мари Иленнән, Татарстанның төрле районнарыннан килгән 200 бала ял итә.

Носы мәктәбе өч буынны очраштырды 05.07.2018 Носы мәктәбе өч буынны очраштырды
Кояшлы, җылы июнь ае 29 елдан соң, 1988 — 1989 елгы чыгарылыш укучыларын, белем һәм тәрбия биргән туган мәктәбенә  кабаттан җыйды. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый, чөнки балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле.

Арча агросәнәгать көллияте студентлары диплом алды 04.07.2018 Арча агросәнәгать көллияте студентлары диплом алды
Быел Арча агросәнәгать һөнәри көллиятен 150 укучы тәмамлады. 30 июньдә аларга дипломнар тапшыру тантанасы булды.

Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова иҗатына багышланган махсус тапшыру әзерләнә 03.07.2018 Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова иҗатына багышланган махсус тапшыру әзерләнә
“ТНВ – Яңа гасыр” телевизион каналының «Әдәби хәзинә» тапшыруларының берсе шагыйрә, популяр җырлар авторы, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мөхәррире Сания Әхмәтҗановага багышланачак. Шушы көннәрдә телевидение шагыйрәнең туган ягына – Арча районының Курса Почмак авылына кайтып, туган нигезен, авыл мәктәбен, яңа ачылган Курсави чишмәсен, Арчадагы «Казан арты» тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеген төшергән.

Якташыбыз, җырчы  Илназ Баһ абитуриентларны татар теле укытучысы булырга өнди! 02.07.2018 Якташыбыз, җырчы Илназ Баһ абитуриентларны татар теле укытучысы булырга өнди!
Җырчы Илназ Баһ Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбенең рекламасында төшкән. Татар теле укытучысы һөнәрен сайларга өндәгән реклама уку йортының социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә чыкты. Җырчы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ни өчен бу рекламада төшүе турында сөйләде.

Якташыбыз белән горурланабыз 01.07.2018 Якташыбыз белән горурланабыз
Вәлиев Диас Назыйх улы 1938 елның 1 июлендә районыбызның Казанбаш авылында туа. Ул үзенең балачагын искә алып:  “Документлар буенча мин, Казанбаш авылы малае, әмма нәни чактан шәһәрдә яшәдем. Шул ук вакытта тууым да гадәти түгел. Әнием, шәһәр врачы, мине табар алдыннан Казанбашка кайта. Вакыты җиткәч аны тарантас белән Арчага алып китәләр. Мин юлда туганмын, район больницасына җиткәч салам арасыннан табып алалар. Шуңа кечкенә чагымда Тарантас — малай, дип үртиләр иде”.

Арчада балалар өчен актерлык осталыгы буенча осталык дәресе үткәрелде 28.06.2018 Арчада балалар өчен актерлык осталыгы буенча осталык дәресе үткәрелде
Арчадагы “Эрудит” үсеш үзәгендә актерлык осталыгы буенча осталык дәресе үткәрелде. Аны Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисткасы Гүзәл Сибгатуллина алып барды. Ул безгә “Тапшырылмаган хатлар” нәфис фильмы (анда төп рольне башкарды) аша таныш. Шулай ук без аны Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруында катнашкан, “Священная война” җыры белән Интернетны шаулаткан Арслан Сибгатуллинның әнисе буларак та беләбез.

Бүген якташыбыз Фәйзрахманов Җәүдәт Ибраһим улының туган көне - 70 яшьлек юбилее! 27.06.2018 Бүген якташыбыз Фәйзрахманов Җәүдәт Ибраһим улының туган көне - 70 яшьлек юбилее!
Җәүдәт Фәйзрахманов — Казан дәүләт аграр университеты ректоры, икътисад фәннәре докторы (1991), профессор (1993), ТР ФАнең хакыйкый әгъзасы (2013), Халыкара югары мәктәп академиясенең хакыйкый әгъзасы (1997), Россия авыл хуҗалыгы мәгарифе академиясенең мөхбир-әгъзасы (1995)

Якташыбыз Арчага Гагарин кубогын алып кайтты 26.06.2018 Якташыбыз Арчага Гагарин кубогын алып кайтты
Узган шимбәдә Арчада Гагарин кубогын каршы алдылар. Аны безгә континенталь хоккей лигасында беренчелекне яулаган һәм әлеге кубокка лаек булган “Ак Барс” хоккей командасы капкачысы, якташыбыз Эмиль Гарипов алып кайтты. Район өчен, бигрәк тә хоккей спорты сөючеләр, уйнаучылар гына түгел, бу өлкәдә безнең төбәк елдан–ел зуррак уңышларга ирешә, җанатарлар өчен дә, чын вакыйга булды. Кубокны каршы алырга Арча үзәгенә районыбыз хоккейчылары, җанатарлары (күрше районнардан да килгәннәр) җыелган иде.

Пошалым Сабантуенда 25.06.2018 Пошалым Сабантуенда
Быел Пошалымлылар Сабантуйны аеруча дулкынлану белән көтеп алды. Сәбәбе дә бар шул, күп еллар төрле урыннарда узганнан соң, Пошалым Сабантуе күпләребезнең балачагы турында матур хәтирәләр саклаган элекеге урынына әйләнеп кайтты.

Әтнә районында XI республикакүләм театрлар Сабан туе уздырылды 25.06.2018 Әтнә районында XI республикакүләм театрлар Сабан туе уздырылды
24 июньдә, Əтнә районының Каенсар урманының Мәхәббәт аланында XI республикакүләм театрлар Сабан туе уздырылды. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашты. Сабан туе ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте тарафыннан оештырылды. Бәйрәмне күпсанлы тамашачылар, шулай ук Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары да карады.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды 24.06.2018 Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды
Урта Бирәзә авылында узган Сабан туйда Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр булып калды. Көрәшчегә «Лада-Гранта» автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Ленин ролендә  — Камил Саттаров 23.06.2018 Ленин ролендә — Камил Саттаров
Арча районы үзешчәннәренең Казанда үткәрелгән иҗат концертларын сәхнәгә чыгаруга булышучы, районыбызның “Җидегән чишмә” һәм башка халык театрларына даими ярдәмен күрсәткән Камил абый Саттаров белән якыннан танышасы килә иде. Һәм бу теләк тормышка ашты.  Без районның ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов белән сугыш елларында Камил Саттаров яшәгән Югары Сәрдә авылына юл тоттык.

Арчада Хәтер көненә багышланган митинг узды 22.06.2018 Арчада Хәтер көненә багышланган митинг узды
1941 елның 22 июне — Хәтер һәм кайгы көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн. 22 июньдә таңда, сугыш игълан итмичә генә, фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Бу канкойгыч сугышта СССР 27 миллионга якын кешесен югалтты, әмма җиңеп чыга алды.

«Татар кызы-2018» республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле 21.06.2018 «Татар кызы-2018» республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
«Татар кызы-2018» республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле. Ул Балтачтан Гүзәл Габдрахманова .Бу хакта бүген Филармониядә узган «Татар кызы-2018» сайлап алу турында билгеле булды.

Арчалар Барда җыенында булып кайтты 20.06.2018 Арчалар Барда җыенында булып кайтты
Арча белән Барда арасы…, җиде йөз чакрым икән барасы. Менә шул ерак араларны узып без, Арча районы делегациясе, 16 июнь көнне Пермь өлкәсенең Барда районы оештырган милли бәйрәмдә катнаштык, ул анда “Барда җыены” дип атала. Районыбызның Кызыл Яр авылында туып-үскән фронтовик шагыйрь Мостафа Ногманның сүзләренә Сара Садыйкова көй язган  “Тол буйлары” җыры Барда районының гимны итеп кабул ителгән.

Курсада бәйрәм 19.06.2018 Курсада бәйрәм
“Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов сабан батырларын мәйдан уртасына чакырып мактады, бүләкләде. Сабан батыры Мансур Хуҗиәхмәтов тәкә күтәреп мәйдан әйләнде.


            

Арча Сабантуенда 18.06.2018 Арча Сабантуенда
17 июньдә Арчада район Сабантуе булды. Бәйрәмне тәбрикләү сүзе белән район башлыгы Илшат Нуриев ачты.

Арча муниципаль район башлыгының Сабантуй котлавы 17.06.2018 Арча муниципаль район башлыгының Сабантуй котлавы
Күп гасырлар дәвамында Сабантуй иң яраткан, шатлыклы һәм көтеп алган вакыйга булган һәм шулай булып кала. Сабантуй – безнең халыкның үзенчәлекле мәдәният чыганагы, милли рухның хәзинәсе һәм дуслар, туганнар, авылдашлар белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек. Бетмәс–төкәнмәс тере чыганак буларак, ул буыннар дәвамчанлыгын тәэмин итеп, безнең мәдәниятебезне баета.

Тукайның нәсел сукмаклары 16.06.2018 Тукайның нәсел сукмаклары
Габдулла Тукайның иң яраткан, ак фәрештәгә тиңләгән һәм “каберемдә ятсам да онытмам”, – дип язып калдырган Бибисаҗидә апасының нәсел җепләрен барлау аның якташлары – арчалар өчен дә кызыклы булыр.

Арча тагын да матурланачак 15.06.2018 Арча тагын да матурланачак
Татарстан кечкенә шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите тудыру буенча иң яхшы Бөтенроссия проектлар конкурсында 920 млн. сумлык 14 грант отты. Россия буенча барысы 80 грант. Безнең Арча шәһәре проекты да “Кечкенә шәһәрләр” номинациясендә финалга үтте һәм экспертлар тарафыннан уңышлы дип бәяләнде

Арчабыз горурлыгы! 14.06.2018 Арчабыз горурлыгы!
“Казан арты” тарих-этнография музеенда бер ел элек безнең арабыздан киткән, кайда гына эшләсә дә намуслы хезмәте, тырышлыгы белән безгә үрнәк булган, үзеннән соң районыбыз тарихы, күренекле шәхесләре турында бик күп мәгълүматләр туплап калдырган Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улын искә алу һәм бу көннәрдә генә басылып чыккан “Шәхесләрдә Арча тарихы” китабын тәкъдим итүгә багышланган кичә булды.

Пөшәңгәрдә Сабантуйга сөлге җыйдылар 13.06.2018 Пөшәңгәрдә Сабантуйга сөлге җыйдылар
Пөшәңгәр авылында элек-электəн килгəн йолаларның берсе — «Сөлге жыю йоласы». Милли бəйрəм Сабантуйны авылда көтеп алалар, бүләк җыю да авыл бәйрәменә әйләнә.

Арчаның Җиңү паркында Россия көнен бәйрәм иттеләр 12.06.2018 Арчаның Җиңү паркында Россия көнен бәйрәм иттеләр
12 июньдә Арчаның Җиңү паркында район халкы Роосия көнен бәйрәм итте. Бәйрәмне Арча балалар сәнгать мәктәбе коллективы оештырган.

Арчалыларны Симетбаш җыенына көтеп калабыз! 11.06.2018 Арчалыларны Симетбаш җыенына көтеп калабыз!
16 июнь көнне Арча районы Симетбаш авылында «Симетбаш җыены» узачак! Башлана 16.00 сәгатьтә. Халкыбызны көтеп калабыз.

Театрлар Сабан туе быел Әтнәдә була 10.06.2018 Театрлар Сабан туе быел Әтнәдә була
24 июньдә Әтнә районы Сабан туе мәйданында XI Театраль сабантуй була. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашуы көтелә. Республика театрлары Сабан туен ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте оештыра.

Арчаның Чишмәле урамы юллы булды 09.06.2018 Арчаның Чишмәле урамы юллы булды
“Арча хәбәрләре” газетасы һәр елны Яңа ел алдыннан район башлыгы Илшат Нуриев белән әңгәмә оештыра. Газета укучыларыбыз да үзләрен борчыган сораулар юллый. Арча шәһәренең  Чишмәле урамында яшәүчеләр әлеге урамны төзекләндерүне үтенгәннәр иде. Шушы көннәрдә без бу урамда яшәүчеләрдән шатлыклы хәбәр алдык – урамга асфальт җәйгәннәр!

Арчаның үзәк стадионында балачак бәйрәме була 08.06.2018 Арчаның үзәк стадионында балачак бәйрәме була
9 июньдә Арчаның үзәк стадионында балачак бәйрәме уза. Башлана: 10.00 сәгатьтә. Бәйрәмгә рәхим итегез!

“Җидегән чишмә” җырына – 40 ел 07.06.2018 “Җидегән чишмә” җырына – 40 ел
Һәр атнада телевидениенең ТНВ каналында “Ком сәгате” тапшыруы була. Аны якташыбыз, Өчиле авылы егете, журналист Данил Гыйниятоав мавыктыргыч итеп алып бара. Күптән тугел Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева белән булган әңгәмәне яратып карадык. Ул үзенең чыгышында кырык ел элек булган вакыйганы сөйләде

Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә фестиваль узды 06.06.2018 Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә фестиваль узды
Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә (җитәкчесе Марат Котдусов) балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан “Һәрвакыт булсын кояш” дип исемләнгән фестиваль үткәрелде.

«Казан арты» музеенда Ринат Фазлыйәхмәтовны искә алу кичәсе була 05.06.2018 «Казан арты» музеенда Ринат Фазлыйәхмәтовны искә алу кичәсе була
Иртәгә «Казан арты» тарих-этнография муззенда ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, туган төбәгенең тарихын, шәхесләрен өйрәнеп берничә китап язган автор ФАЗЛЫЙӘХМӘТОВ РИНАТ ӘХМӘТГАЛИ улын искә алу һәм яңа басылып чыккан китабын укучыларга тәкъдим итү кичәсе булачак

Арчада һәр чәршәмбе ярминкә 05.06.2018 Арчада һәр чәршәмбе ярминкә
Быел Арчада үз продукцияләрен сатарга теләгәннәр өчен уңайлыклар артты, махсус павильоннар барлыкка килде. Ачылган көненән башлап биредә сәүдә гөрли.

Мирҗәмнән Бибисара апа: “Аллага шөкер, мин бик бәхетле” 04.06.2018 Мирҗәмнән Бибисара апа: “Аллага шөкер, мин бик бәхетле”
Мирҗәмдә яшәүче Бибисара Корбанованы 95 яшълек юбилее белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк  тапшырды.

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев июнь аена фаразлар бирде 03.06.2018 Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев июнь аена фаразлар бирде
Балтач районында да бүген кар төшкән. Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев берничә көн элек боз да явып үтүен әйтте.

Апаз авыл җирлегендә 02.06.2018 Апаз авыл җирлегендә
Район иҗтимагый Советы палатасы әгъзалары Апаз авыл җирлегенең социаль-мәдәни объектларын карадылар. Шушы җирлектәге уңай күренешләрне һәм проблемаларны өйрәнделәр, фермер хуҗалыкларында булдылар.

Иске Чүриле урта мәктәбе — беренче унлыкта! 01.06.2018 Иске Чүриле урта мәктәбе — беренче унлыкта!

Агач – җимеше, кеше–эше белән  матур, ди татар халык мәкале. Әлеге мәкаль Иске Чүриле урта мәктәбендә укучы егет-кызлар һәм аларга белем- тәрбия бирүче мөгаллимнәргә бигрәк тә туры килә. Бу уку елы, чыннан да, җимешләргә бай  булды. Район олимпиадаларында 10 җиңүче һәм 23 призер укучыларыбыз –куанычыбыз да, горурлыгыбыз да.


Арча балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә сәләтле балалар 30.05.2018 Арча балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә сәләтле балалар
24 майда ике шатлык бергә туры килде: уку елы тәмамланды һәм Арчаның сәнгат мәктәбендә балалар әти-әниләренә, дәү әни-дәү әтиләренә үзләренең ел буе нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнехановка «Тукай Юлы - Путь Тукая» яңа туристик маршрутын тәкъдим иттеләр 29.05.2018 Рөстәм Миңнехановка «Тукай Юлы - Путь Тукая» яңа туристик маршрутын тәкъдим иттеләр
Бөек татар шагыйренең тормыш һәм иҗат юлына багышланган маршрут Татарстанның Биектау, Арча, Әтнә һәм Балтач районнары аша узачак.

Яңа Кенәрдәге “Җиһангирлар паркы” проекты җиңеп чыкты 28.05.2018 Яңа Кенәрдәге “Җиһангирлар паркы” проекты җиңеп чыкты
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте сайтының “Ачык Татарстан” бүлегендә сорау алу үткәрелгән. Анда һәрбер теркәлгән кулланучы 2019 елда төзекләндереләчәк җәмәгатьчелек мәйданын сайлый алган.

«Казан арты» музеенда якташларын искә алдылар 27.05.2018 «Казан арты» музеенда якташларын искә алдылар
Музеебызга районыбызның Утар Аты һәм Субаш Аты мәктәбе укучылары килделәр.Бүген, 25 май көнне, аларның якташлары, Утар Аты авылында туып-үскән, РСФСРның атказанган  һәм  ТАССРның халык артисты Нәгыймә Таҗдарованың  тууына 130 ел тулу  уңаеннан без аны бергәләп искә алдык.

Арча табиблары тарихка керде 26.05.2018 Арча табиблары тарихка керде
Арчада хастаханә 1872 елда ачыла. 1877 елга кадәр ул дәвалау урыны дип атала. Хастаханә статусын алгач амбулатор, стационар һәм урынга барып дәвалау медицина хезмәтләре күрсәтелә. 1929–1930 елларда Интернационал һәм Галактионов урамнарында (хәзерге үзәк даруханә урынында) санэпидстанция һәм хатын-кызлар, балалар консультациясе төзелә.

Илназ ГТО чемпионы исемен яулады 25.05.2018 Илназ ГТО чемпионы исемен яулады
18-21 май көннәрендә Арча педагогия көллиятендә “Арча” спорт комплексында һәм стадионда Татарстанның ёөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында ГТО ның күптөрлелеге буенча финал ярышлары узды. Бу ярышларда шәһәрләрдән 38 һәм авыл җирлегеннән 20 команда катнашты. Ярышларда спортчылар 9 төр буенча көч сынашты.

Фәрит Минхәеровны КОТЛЫЙБЫЗ! 25.05.2018 Фәрит Минхәеровны КОТЛЫЙБЫЗ!
Районыбызның күренекле педагогы Минхәеров Фәрит Фәтхи улы гражданнар оборонасы системасында озак еллар нәтиҗәле эшләве, республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге “Куркынычсызлык мәктәбе” ярышларында югары  нәтиҗәләргә ирешүе өчен “Гражданнар оборонасына 85 ел” медале белән бүләкләнде.

Арча районы мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» чыңлады 24.05.2018 Арча районы мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» чыңлады
Бүген Арча районы мәктәпләрендәге чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәрескә чакырып соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады. Арчаның 5 нче гимназиясендәге бәйрәм чарасына муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде.

Кушлавыч ник бездән ерак? — «Ватаным Татарстан» газетасы 23.05.2018 Кушлавыч ник бездән ерак? — «Ватаным Татарстан» газетасы
Болгар, Зөя утравы кебек төзек, заманча hәм бай тарихи hәйкәлләребез янәшә­сендә татарның рухын ныгыта, күңелен күтәрә, зурлыгын тоярга ярдәм итә торган шундый ук Тукай урыннары булмаска тиешмени?  Бу хакта «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Тукай эзләре буйлап «сәяхәте» вакытында уйлана һәм үз җавабын эзли.

Арча батырларына тәкә бирелде 22.05.2018 Арча батырларына тәкә бирелде
20 майда “Арча” спорт комплексында “Ак барс” агрокомплексы” призына 2003–2004 елларда туган яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча турнир үтте.

Эмиль Гарипов Бирәзәгә Сабантуйга Гагарин кубогын алып кайта 21.05.2018 Эмиль Гарипов Бирәзәгә Сабантуйга Гагарин кубогын алып кайта
“Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов Бирәзәдә Сабантуй үткәрә, Гагарин кубогын да алып кайта, Данис Зарипов та кайта, дигән хәбәрләр таралды. Шуны ачыклау максатыннан Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакировага мөрәҗәгать иттек.

Яңасалада үрнәк гаиләләр яши 21.05.2018 Яңасалада үрнәк гаиләләр яши
19 май Халыкара гаилә көне уңаеннан Яңасала мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре бик матур, тәрбияви кыйммәткә ия булган “Парлы үтсен гомерләр” дигән бик күркәм бәйрәм кичәсе оештырдылар.

Алтын куллы Гайшә апа эшләнмәләре 20.05.2018 Алтын куллы Гайшә апа эшләнмәләре
Гайшә апа Якупова белән без күптәннән танышлар. Аның бик күпләргә үрнәк булырлык батырлыгы, юлларында очраган авырлыкларны, ачы күз яшьләрен эченә йотып булса да җиңеп чыга алуы, сәхнәдә үзенә күңел тынычлыгы, тормыштан ямь табып яшәве турында яхшы беләм. Аралашып торсак та, Гайшә апа белән һәр очрашу миңа һәрвакыт бер яңалык китерә.

Аның кебекләр сирәк 19.05.2018 Аның кебекләр сирәк
Галәвиевлар 2000 елдан үз хуҗалыкларында күпләп терлекләр асрыйлар. Биш сыердан башласалар, таналарны калдырып килеп, саннарын гел арттыралар. Бүгенге көнгә хуҗалыкта бозаулар белән бергә барысы 34 баш терлек  (19ы сыер).

Арчада “Татар кызы – 2018” республика бәйгесенең зона ярышы булды 18.05.2018 Арчада “Татар кызы – 2018” республика бәйгесенең зона ярышы булды
Арча Мәдәният йортында “Татар кызы – 2018” республика бәйгесенең зона ярышы булды. Анда Кукмара, Саба, Теләче, Балтач, Апас, Арча, Биектау, Кайбыч районнарыннан татар кызлары катнашты

Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабында Арча районы укучылары бүләкләнде 17.05.2018 Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабында Арча районы укучылары бүләкләнде
16  нчы май көнне  Казанда укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабының абсолют җинүчеләрен бүләкләделәр. Районыбызның 8 укучысы һәм укытучылары әлеге тантанада катнашып дәрәҗәле бүләкләр алып кайтты.

Әсәрләр иҗат итүгә кешеләргә психологик анализ ясау аша килдем – язучы Зиннур Тимергалиев 16.05.2018 Әсәрләр иҗат итүгә кешеләргә психологик анализ ясау аша килдем – язучы Зиннур Тимергалиев
Зиннур Тимергалиевка 43 яшь. Ул 1974 елның 14 июлендә Арча районы Сөрде авылында биш балалы гаиләдә туа. Зиннур Тимергалиев 1991 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый. Ә 1992-1994 елларда Грузия Республикасында солдат хезмәтен үти. Аннан соң 1996-2008 елларда МВД системасында эшли. Зиннур Тимергалиев Арчада яшәп иҗат итә. Быел Татарстан Язучылар берлеге секция утырышында һәвәскәр язучының иҗаты тикшерелеп, уңай бәя алды.

«Иске –Казан түгәрәк уены» фестивалендә арчалар да катнашты 15.05.2018 «Иске –Казан түгәрәк уены» фестивалендә арчалар да катнашты
12 майда Биектау районы Шәпше авылында «Иске –Казан түгәрәк уены» Республика татар фольклоры фестивале узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбеннән «Гөсләчеләр» ансамбле (җитәкчесе Гайнетдинов Альберт Салах улы) катнашты һәм  «Гөсләдә уйнау» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Якташыбыз Шафигуллин Лутфулла Нурислам улын туган көне белән котлыйбыз! 14.05.2018 Якташыбыз Шафигуллин Лутфулла Нурислам улын туган көне белән котлыйбыз!
14 май көнне якташыбыз Шафигуллин Лутфулла Нурислам улының туган көне! Арча якташлыгы да аны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Яхшы эшләүчеләргә бүләкләр 13.05.2018 Яхшы эшләүчеләргә бүләкләр
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 13 майда язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән “Яңарыш” ширкәте механизаторы Рәис Солтановка, “Игенче” ширкәте механизаторы Марат Абдуллинга, “Курса МТСы” ширкәте механизаторы Ленар Сафинга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.

«Арча» спорт мәктәбендә Бөек Җиңүгә багышланган «Ачык ишекләр көне» узды 12.05.2018 «Арча» спорт мәктәбендә Бөек Җиңүгә багышланган «Ачык ишекләр көне» узды
10 мая в спортивном зале отделения бокса ДЮСШ «Арча» прошло
спортивно-массовое мероприятие «День открытых дверей»

«Ятаган» 1 нче дәрәҗә лауреат булды 11.05.2018 «Ятаган» 1 нче дәрәҗә лауреат булды
Яр Чаллы шәһәрендә Инбер Шәфыйковка багышланган «Моңлы курай» VII Ачык республика курайчылар бәйгесе узды. «Халык уен кораллары» номинациясендә Арча балалар сәнгать мәктәбенең “Ятаган” фольклор ансамбле, кубызчылар һәм курайчылар ансамбле I дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучы Альберт Гайнетдинов). «Курай» (аерым башкару) номинациясендә Азат Ахунов III дәрәҗә лауреат, Рената Хәсәнова — I дәрәҗә дипломант, Әмир Хафизов — III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар (укытучы Альберт Гайнетдинов), Платон Будков I дәрәҗә дипломант исемен яулады (укытучы Айгөл Гарифуллина).

«Арча кичләре» бәйрәмендә 10.05.2018 «Арча кичләре» бәйрәмендә

Арчада бәйрәм 09.05.2018 Арчада бәйрәм
9 майда Арчада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы парад булды.

Якташыбыз, Арча егете Коста-Рикада калын тиреле ташбакаларны өйрәнгән 09.05.2018 Якташыбыз, Арча егете Коста-Рикада калын тиреле ташбакаларны өйрәнгән
Казан шәһәре Киров районы 4 нче гимназия-интернатның биология укытучысы Искәндәр Нәбиуллин Коста-Рикада калын тиреле ташбакаларны өйрәнү һәм саклап калу программасында катнашкан. Искәндәр Нәбиуллин үзе эшләгән гимназиядә Коста-Рикада төшергән тере табигать фоторәсемнәреннән күргәзмә ясаячак. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Исемнәре яши мәңгегә 08.05.2018 Исемнәре яши мәңгегә
Гөберчәк авылыннан Бөек Ватан сугышына 116 ир-егет китә. Шуның 69ы һәлак булып, туган җиренә 47се генә исән-сау әйләнеп кайта. Алар арасында кайсы аягын, кайсы кулын, кайсы күзен югалтып кайткан кешеләр. Күпме бала әтисез, күпме ана баласыз калган вакытлар. Кызганыч, бүген авылыбызда бер генә сугыш ветераны да исән түгел. Инде әтисез үскән буын сафы да елдан–ел кими бара.

Арча егете республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы итеп билгеләнде 07.05.2018 Арча егете республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы итеп билгеләнде
Татарстан Республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы эшеннән китте. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгындагы чыганагы әйтте.

Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, аның урынын Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов алачак. Бүген иртәнге 8 сәгатьтә аны онкодиспансер коллективына тәкъдим итәчәкләр.

Курсалар чәчүгә чыкты 07.05.2018 Курсалар чәчүгә чыкты
5 майда район хуҗалыкларындагы киптергечләрне кабул итү булды. Махсус комиссия аларның һәрберсен эшләтеп карап баллар куеп барды.

Җиңү бәйрәме көнне Арча үзәгенә парадка килегез! 06.05.2018 Җиңү бәйрәме көнне Арча үзәгенә парадка килегез!
Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган район халкы, хезмәт коллективлары һәм гомуми белем учреждениеләре укучылары колоннасының үтү тәртибе


Новости 2201 - 2300 из 3509
Страницы: