Регистрация   ?
 
 

События

Арчада йөзү ярышлары узды 02.11.2017 Арчада йөзү ярышлары узды
1 ноября в бассейне спортивного комплекса «Арча» прошло Первенство Арского муниципального района по плаванию среди юношей 2002, 2003-2004, 2005-2006 г.р., и девушек 2003-2004, 2005-2006 г.р. В соревнованиях приняли участие обучающиеся отделения плавания ДЮСШ «Арча» — 43 пловца этого возраста.

Каратэ түгәрәге Арча малайларын Польшага кадәр алып барды 01.11.2017 Каратэ түгәрәге Арча малайларын Польшага кадәр алып барды
Беркөн редакциягә Миләүшә Нотфуллина керде. Улы Искәндәр белән Арчадан Әсхәт Гәрәев Польшада Европа Кубогына узган ярышларда катнашып кайткан, Искәндәр ярышларда беренче бишлеккә кергән.  9 илдән килгән 600 дән артык спортчы арасында чыгыш ясау үзе үк горурлык бит! Тырышып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтмәсәләр, Татарстанннан икесе республика данын яклап Польшага кадәр ярышларга барыр идемени?!

Арчалар Чаллыдан 1 нче урын алып кайтты 30.10.2017 Арчалар Чаллыдан 1 нче урын алып кайтты
2017 елның 29 октябрь көнендә Яр Чаллы шәһәрендә А. В. Суворов истәлегенә багышланган тхэквондо буенча ачык шәһәр турниры узды. «Арча»  балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылар (тренеры Газинур Борһанов), Яр Чаллы һәм Питрәч командаларын артта калдырып,1 нче урын яуладылар.

Арчага күрше-тирә районнарның көрәшчеләре җыелды 29.10.2017 Арчага күрше-тирә районнарның көрәшчеләре җыелды
28 октябрьдә шимбә көнне «Арча» спорт комплексына күрше-тирә районнарның (Әтнә, Балтач, Теләче, Кукмара, Биектау, Саба, Арча) көрәшче малайлары җыелды. Заманында көрәшеп җиңүләр яулаган Фәргать Мортазин истәлегенә уздырылды ул.

Казанда Гариф Ахунов иҗатына багышланган фестивальнең җиңүчеләре билгеле булды 28.10.2017 Казанда Гариф Ахунов иҗатына багышланган фестивальнең җиңүчеләре билгеле булды
Казанның Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте бинасында Гариф Ахунов исемендәге “Хәзинәле гомер” республикакүләм фестивале узды. Фестивальдә Татарстанның төрле районнарыннан килгән яшь талантлар Гариф Ахунов әсәрләрен татар һәм рус телләрендәяттан сөйләде. Фестивальнең төп оештыручысы — танылган шагыйрә, Гариф Ахуновның кызы Наилә ханым “Татар-информ” хәбәрчесенә фестивальнең төп нәтиҗәсе булып катнашучыларның китапны кулга алып укулары булуын әйтте.

Сарай–Чокырчада яңа клуб ачылды 27.10.2017 Сарай–Чокырчада яңа клуб ачылды
Кыюның бәхете артык, диләр. Район башлыгы Илшат Нуриев киңәшмәләрнең берсендә җитәкчеләргә яңа клуб төзү мөмкинлеге бар, әмма бәясенең яртысын түләргә кирәк булачак, кем алына дигән сорау биргән иде. Бары тик “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов кына кул күтәрде: “Безнең Сарай–Чокырча авылы клубы бик беткән, анда тырыш халык яши, яңа клуб булса әйбәт булыр иде”, – диде.

Хәсәншәехтә балалар бакчасы ачылды 26.10.2017 Хәсәншәехтә балалар бакчасы ачылды
Бай тарихлы, дәрәҗәле шәхесләре белән дан казанган Хәсәншәех авылында балалар бакчасы ачу тантанасы булды.

Авыл уртасында юл кырыенда гына әллә каян күзгә ташланып, балкып тора ул бина. Исеме җисеменә туры килә – “Салават күпере”. Нәкъ яңгыр артыннан яктырып кояш чыкканнан соң салават күпере пәйда булган кебек балачак дөньясы баш калкытты.

Арча Үзәк китапханәсендә һәвәскәр бакчачылар фикер алышты 25.10.2017 Арча Үзәк китапханәсендә һәвәскәр бакчачылар фикер алышты
25 октября работники Арской центральной библиотеки провели встречу садоводов-любителей за дегустационным столом «Мой огород — здоровье и доход»

Арча педагогия көллияте студентлары ярышларда катнашты 24.10.2017 Арча педагогия көллияте студентлары ярышларда катнашты
21 октябрь көнне Арча стадионында жиңел атлетика буенча район беренчелегенә кросс  узды. Ярышларда хатын-кызлар 1 км, ә ир-егетләр 2 км. арада көч сынашты. Кызлар арасында беренче булып финишка Арча сәнәгать коллиятеннән Лиана Имамиева килде (3.48,3) .

Иске Йорт киленнәре 23.10.2017 Иске Йорт киленнәре
Иске Йорт 110 кешесе булган 30 хуҗалыклы авыл. Үзенә күрә кечкенә генә клубы да бар. Артистлар килмәсә дә, концертлар, спектакльләр куелмаса да, төрле чаралар үткәреп, үз–үзләренең күңелләрен күреп, тыныч кына яшәп яталар. Узган атнада шундый чараларның берсендә катнашырга да туры килде.

Шушмабаш авыл җирлегенең авыл урамнары яктырган 22.10.2017 Шушмабаш авыл җирлегенең авыл урамнары яктырган
Үзара салым акчасын һәр авыл җирлеге үзенчә файдалана. Берсе авылларда урам юлларын төзекләндерә, икенчесе су кертә, өченчесе зиратларны тәртипкә китерә һәм башкалар. Кыскасы, кемнең кайсы җире ныграк “авырта”. Әмма барысының да максаты бер – авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту.

Эшләүчеләр һәм студентлар стадионда йөгерде 21.10.2017 Эшләүчеләр һәм студентлар стадионда йөгерде
Хезмәт коллективлары һәм урта уку йортларында укучылар Арча стадионында йөгерде. Иртәнге сәгать 10да башланды ул. Һәрвакыттагыча Арча педагогика көлиятенең физик тәрбия укытучысы Бари Каюмович оештырып йөрде. Тантаналы өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов йөгерүдә катнашучыларны сәламләде, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды һәм уңышлар теләде.

Районга зур кунаклар кайтты 20.10.2017 Районга зур кунаклар кайтты
Район сәнгать мәктәбендә Татарстанның хәрби комиссары, генерал—майор Сергей Погодин, республиканың кеше хокуклары буенча уполномоченные Сәрия Сабурская, район башлыгы Илшат Нуриев армиягә чакырылучы егетләр белән очрашты. Очрашуга офицерлар, армия хезмәте үткән ир-егетләр дә килгән иделәр.

Арча баскетболчылары ТР җыелма командасы составына керде 19.10.2017 Арча баскетболчылары ТР җыелма командасы составына керде
2017 елның 12-15 октябрь көннәрендә «Арча»  спорт комплексы спорт залында Татарстан Республикасы Беренчелеге кысаларында  14 яшькә кадәрге (2004 елгы һәм яшьрәк) кызлар арасында баскетбол буенча очрашулар узды.

«Арча бизәкләре» — «Уйнагыз, гармуннар!» җиңүчесе 18.10.2017 «Арча бизәкләре» — «Уйнагыз, гармуннар!» җиңүчесе
14 октября 2017 года в Национальном культурном комплексе с.Аракаево Нижнесергинского района Свердловской области прошел Межрегиональный конкурс исполнителей на национальных народных инструментах , который проводится в рамках реализации Соглашения о сотрудничестве между Республикой Татарстан и Свердловской областью

Якташыбыз Дамир Нуриәхмәтов иҗаты 17.10.2017 Якташыбыз Дамир Нуриәхмәтов иҗаты
Дамир Фәтхрахман улы Нуриәхмәтов 1961 нче елның 7 нче сентябрендә Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. 1978 нче елда 3нче Арча урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын Арча автотранспорт предприятиесендә слесарь булып башлый.

Харисовлар гаиләсе I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды 16.10.2017 Харисовлар гаиләсе I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
4 октябрьдә Казанда иҗади гаиләләр арасында «Чикләре булмаган иҗат» II Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Харисов Рәдис Рафис улы гаиләсе белән фестиваль-бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Музыкаль гаилә, «Уен коралларында башкару» номинациясендә Харисовлар гаиләсе I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Мирҗәм клубы төзекләндерелә 14.10.2017 Мирҗәм клубы төзекләндерелә
Мирҗәм авылы клубы бик иске. Шуңа карамастан Мәрвәр Шакирова нинди генә чаралар оештырмый. Бәйрәмнәрдә олысы, кечесе җыела, клуб гөр килеп тора.

Музейда Мәрзия Фәйзуллина иҗатына багышланган ачык дәрес узды 13.10.2017 Музейда Мәрзия Фәйзуллина иҗатына багышланган ачык дәрес узды
Музеебыз хезмәткәрләре Арча шәһәренең 3 нче номерлы мәктәбендә балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллинаның иҗатына багышланган ачык дәрес уздырды

Ашытбаш мәдәният йортында «Самовар бәйрәме» 12.10.2017 Ашытбаш мәдәният йортында «Самовар бәйрәме»
Бердәм котлау көне, өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Ашытбаш мәдәният йортында «Самовар бәйрәме» булып узды. Бу көнне онытыла барган самоварларыбыз өстәл түренә менеп утырды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм «Ак калфак» клубының максаты да, онытыла барган йолаларыбызны, халкыбызның күңел җәүһәрләрен, самоварларыбызны яңадан торгызу,халыкка җиткерү. Яратып эчелә торган чәй,самовар тарихлары турында сөйләнелде.

Бүген якташыбыз Габделфәт Сафин 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә! 11.10.2017 Бүген якташыбыз Габделфәт Сафин 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!
Бүген, 11 октябрь көнне якташыбыз  Габделфәт Сафинның туган көне!  “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!

Өлкәннәр ункөнлегендә районда нинди чаралар үтте? 10.10.2017 Өлкәннәр ункөнлегендә районда нинди чаралар үтте?
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда бик күп төрле чаралар  үткәрелде. Һәр оешма, учреждение, предприятие үзләрендә эшләп чыккан ветераннарны олыларга, аларга ихтирам күрсәтергә тырышты. Аздан гына да күңел була. Кечкенә генә күчтәнәчен бирсәләр, я булмаса чәй өстәле артына очрашуга чакырсалар, яисә концерт оештырып, вакытларын бик матур чыгышлар белән бизәсәләр – өлкәннәрнең күңелен күрү өчен әллә ни күп кирәк тә түгел.

Спектакль карагыз. Рольләрдә Арча педагогика көллияте студентлары 09.10.2017 Спектакль карагыз. Рольләрдә Арча педагогика көллияте студентлары
Арча мәдәният йорты каршындагы «Яшьлек» спутник төркеме спектаклен карагыз

Ашытбаш почта элемтәсе бүлекчәсенә утыз мең сум премия 08.10.2017 Ашытбаш почта элемтәсе бүлекчәсенә утыз мең сум премия
5 октябрьдә «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятендә Татарстан Республикасы почта бүлекчәләре һәм хат ташучылар арасында үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясадылар. Шунысы сөенечле, җиңүчеләр арасында безнең район вәкиле дә бар. Икенче яртыеллыкта «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте журналларына яздыру буенча иң күп тираж туплап, Ашытбаш почта бүлекчәсе (җитәкчесе Лилия Гатауллина) җиңүче дип табылды. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин бүлекчәгә утыз мең сум күләмендә акчалата премия тапшырды.

Арча урманчылыгына яшь галимнәр килде 07.10.2017 Арча урманчылыгына яшь галимнәр килде
Арча урманчылыгында «Евразия урманнары – Идел буе урманнары» дигән яшь галимнәрнең XVII халыкара конференциясе булды. Конференциядә  Казан, Мәскәү, Махачкала, Ижау, Архангельск  шәһәрләреннән, Мәскәү өлкәсе, Мари Иле, Кыргызстан, Беларуссия республикасыннан, Алтай краеннан, чит илләрдән урманчылык буенча югары уку йортларының галимнәре, студентлары килделәр.

Район башлыгы Илшат Нуриев авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен котлый 06.10.2017 Район башлыгы Илшат Нуриев авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен котлый
Хөрмәтле агросәнәгать комплексы  хезмәткәрләре, кадерле авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәм – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!Дөньяда бар нәрсә дә үзгәрә, ә авыл хезмәте элеккечә барысына да, һәркемгә дә кирәк. Сез җиргә хуҗаларча караш, хезмәтне ярату белән авыл хуҗалыгы тармагын – тормыш нигезен, авылның яшәү рәвешен, күптәнге традицияләрен саклыйсыз һәм үстерәсез.

Халидә Фәйзрахманова “Мин татармын” исемле бәйге тәкъдим итте 05.10.2017 Халидә Фәйзрахманова “Мин татармын” исемле бәйге тәкъдим итте
“Каурый каләм”челәр киңәшмәгә җыелдылар. Алар “Өмет” кафесында, төшке аш өстәле артында ирешкән уңышлары һәм проблемалары турында сөйләштеләр. РФ президенты В.В.Путинга юлланган “60 язучы хаты” белән таныштылар. Соңыннан берләшмә җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова “Мин татармын” исемле бәйге тәкъдим итте.

Рәхмәтләрнең зуры, сезгә! 04.10.2017 Рәхмәтләрнең зуры, сезгә!
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 3 октябрьдә районның алдынгы комбайнчыларына Рәхмәт хатлары, акчалата бүләк тапшырды.

Малайлар матур көрәшә 03.10.2017 Малайлар матур көрәшә
30 сентябрьдә Арчаның 3нче мәктәбе спорт залында 2005 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде. Яшь спортчыларны район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде, уңышлар теләде.

Район башлыгының Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе ияләре 02.10.2017 Район башлыгының Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе ияләре
Район башлыгының “2017 елда Арча муниципаль районының әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе тапшыру турында”гы карары нигезендә бүләкләнүчеләр:

Поздравляем Акберова Олега Закариевича с днем рождения 01.10.2017 Поздравляем Акберова Олега Закариевича с днем рождения
Акберов Олег Закариевич родился 1 октября 1976 года в рп. Арск Арского района ТАССР. Окончил Казанский государственный медицинский университет по специальности "стоматолог" (1998 г.), Московский университет потребительской кооперации по специальности "экономист"(2001 г.).

Көләч йөзләр гел көләч булып калсын 30.09.2017 Көләч йөзләр гел көләч булып калсын
Дөньябызның яме,  тормышыбызның тәме, күңелебез көрлеге, җаныбыз тынычлыгы сездә, кадерле өлкәннәребез.Һәрберегез олы хөрмәткә, уңай мөнәсәбәткә, әйтеп бетергесез күп рәхмәт сүзләренә лаек. Ә якынлашып килүче өлкәннәр ункөнлегендә сезгә аеруча зур ихтирам белән карыйсы килә.

Яңа Кенәргә язучылар килде 29.09.2017 Яңа Кенәргә язучылар килде

Яңа Кенәр авылына күренекле язучылар Камил Кәримов һәм якташыбыз Вакыйф Нуриев килде. Аларны район ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахманов озатып йөрде. Язучылар  Өлкәннәр көне уңаеннан “Мәрхәмәтлек” үзәгенең тернәкләндерү бүлекчәсендә пенсионерлар белән очраштылар.


Гөлүсә Галиуллина: «Чәчәк үстерү күңелгә рәхәтлек бирә» 28.09.2017 Гөлүсә Галиуллина: «Чәчәк үстерү күңелгә рәхәтлек бирә»
Арчага командировкага баргач, бик матур бер өйгә игътибар иттек. Йортына да, урам яктан ук чәчәккә төренгән ишегалдына да игътибар итмичә узып китү бөтенләй мөмкин түгел иде. Аллы-гөлле чәчәкләр арасында йөрүче хуҗабикә белән дә таныштык.

Гөлүсә Галиуллина гимназиядә математика укыткан икән, хәзерге вакытта лаеклы ялда.

Бүре җиккән әби 27.09.2017 Бүре җиккән әби
Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 16 сентябрьдә Шушмабаш авылында яшәүче Габидә Гарифуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат  Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Ветераннар Яңа Кенәрдә 26.09.2017 Ветераннар Яңа Кенәрдә
Районның башлангыч ветераннар советы җитәкчеләре, актив пенсионерлар Яңа Кенәргә барып, башлангыч ветераннар советының эшен өйрәнделәр, социаль объектларда булдылар, соңыннан Яңа Кенәр ветераннар советы җитәкчесе Габделбәр Сабировның чыгышын тыңладылар, уңай күренешләр, проблемалар турында сөйләштеләр һәм концерт карадылар.

Арчада республика педагоглары ярышты 25.09.2017 Арчада республика педагоглары ярышты
Бүген Арчада республиканың 40лап районыннан педагоглар җәйге спартакиада төрләре буенча көч сынашты. 1 млн сум өчен көрәш иде бу. Шуңа да көрәш каты барды. Алар йөгерде, озынлыкка сикерде, гер күтәрде, йөзде, мылтыктан атты, бадминтон, мини-футбол уйнады, аркан тартышты. Командада 22шәр кеше иде. Шулай итеп, Арчада 800дән артык педагог бүген спортта сыналды.

Иман юлында. Бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде 24.09.2017 Иман юлында. Бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде
Көз ел да үзе белән кешелек дөньясына җанлану алып килә, ыгы-зыгы, күңелле мәшәкатьләр башлана: халык уракка төшә, бакчадагы уңышын җыя башлый, ә иң матуры — мәктәпләрдә укулар башлана. Тиздән, төгәлрәге, октябрь башында мәчетләр каршындагы мәдрәсәләр дә шәкертләрен кабул итәргә әзерләнә. Бу хакта Арчаның Җәмигъ мәчетендә узган имамнар һәм абыстайлар җыелышында да сөйләшү булды.

Яңа Кырлайда татулык һәм дуслык кичәсе булды 23.09.2017 Яңа Кырлайда татулык һәм дуслык кичәсе булды
Яна Кырлай мэдэният йортында » Татулык ,дуслык» кичэсе булып узды. Анда балаларга торле халык туында мэгълумат бирелде хэм жыр-бию белэн урелеп барды. Алдан балаларга рэсемнэр ясарга бирелде хэм Кырлайнын гимны белэн » И туган тел » жыры белэн тэмамланды. Бугенге кон кадагы булып торле халык дус тату яшэуен нэтижэ итеп ясадык.

Гариф Ахунов истәлегенә… Ахун чишмәсе 22.09.2017 Гариф Ахунов истәлегенә… Ахун чишмәсе
18 сентябрьдә халык язучысы Гариф Ахуновка 92 яшь тулган булыр иде. Ул 2000 елда вафат булды. Бүген районга Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов җитәкчелегендә бер төркем язучылар кайтты. Язучы Гариф Ахуновның кызы Наилә ханым һәм туганнары да кайтты.

Бүген якташыбыз Гарифҗанов Рамил Илгиз улының туган көне! 21.09.2017 Бүген якташыбыз Гарифҗанов Рамил Илгиз улының туган көне!
Бүген, 21 нче сентябрь көнне, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улының туган көне!

Бәхетле гаиләләр бер-берсенә охшаш 20.09.2017 Бәхетле гаиләләр бер-берсенә охшаш
Арча ЗАГСында күптәннән бер күркәм гадәт яши — хезмәткәрләр озак еллар пар, үрнәк булып яшәгән гаиләләрне кунакка дәшәләр, Дан китабына кул куйдырып, аларга яшьлектә була алмый калган туй мизгелләренең күңеллелеген бүләк итеп, зур бәйрәм ясыйлар.

Арча педагогия көллияте Россиядә өченче! 19.09.2017 Арча педагогия көллияте Россиядә өченче!
11 – 16 сентябрьдә Анапа шәһәрендә Россиянең 17 төбәгеннән иң көчле спортчылар ГТО  нормаларын тапшыру  буенча җыелды. Татарстан Республикасы данын Арча педагогия көллияте командасы яклап чыгыш ясады: Яруллин Илназ, Галимов Нияз, Нуруллин Илназ, Латыйпов Илнур, Автономова Алина, Сабитова Әлфина, Җиһаншина Диана, Фәйзиева Гөлшат составындагы команданы Сәгыйтов Зиннур, Зарипов Рөстәм җитәкләде.

Сафиуллин крестьян–фермер хуҗалыгында эшләр гөрләп бара 18.09.2017 Сафиуллин крестьян–фермер хуҗалыгында эшләр гөрләп бара
Сафиуллин крестьян–фермер хуҗалыгы идарәчесе Рәиф Зәйниев турында сүз чыккач бер танышым “Тумыштан акыллы кеше ул, укыган булса, әллә кемнәр булган булыр иде”, – диде.

Авылым Ташкич хатирәләре 17.09.2017 Авылым Ташкич хатирәләре
Шәһәрдә тууыма карамастан, үземнең балачагымның ярты өлешен авылда үткәрдем, дип әйтә алам. Тәүге мәртәбә аның гүзәл табигате белән өч-дүрт яшьләремдә таныша башладым.

Арчадан Кашаповлар «алтын», Хәсәншәехтән Хәбибуллиннар «зөбәрҗәт» туйларын уздырды 16.09.2017 Арчадан Кашаповлар «алтын», Хәсәншәехтән Хәбибуллиннар «зөбәрҗәт» туйларын уздырды
Арча ЗАГСында күптәннән бер күркәм гадәт яши — хезмәткәрләр озак еллар пар, үрнәк булып яшәгән гаиләләрне кунакка дәшәләр дә, Дан китабына кул куйдырып, аларга яшьлектә була алмый калган туй мизгелләренең күңеллелеген бүләк итеп, зур бәйрәм ясыйлар.

Олпат затлар 15.09.2017 Олпат затлар
15 сентябрь көнне Салихов Рим Гариф улы, олпат затлар Абдулла Алиш һәм Таҗи Гыйззәтнең туган көнендә, 1937 елны Кызыл Юл районының (хәзерге Арча районы) Яңа Кенәр авылында дөньяга килгән. Сабый "сугыш башланды", "фронт", "геройларча һәлак булды..." дигән сүзләрне ишетеп үсә. Бәлки шуңа күрәдер, ул бик хисле, дикъкатьле булып, бала чактан ук шигырьләр һәм кыска хикәяләр яза башлый.

Арча шахматчылары җиңүләр яулый 15.09.2017 Арча шахматчылары җиңүләр яулый
Зәйдә Татарстан Республикасының авыл районнары командалары арасында 14 төрдән спорт ярышлары булды. “Авыл яшьләре” командалары арасында арчалар да бар иде.

Мөхәммәт Мәһдиев музеена сыйныфташы кунакка килде 14.09.2017 Мөхәммәт Мәһдиев музеена сыйныфташы кунакка килде
Мөхәммәт Мәһдиев музеенда бик җылы очрашу булып узды. Язучының классташы Минзада апа Газизова Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбенең алтынчы сыйныф укучылар белән очрашуга, дөресрәге, “Батырлык” дәресендә катнашырга һәм Мөхәммәт ага турындагы истәлекләре белән уртаклашырга килде. Гап-гади авыл апасы, ләкин аңарда бик күп тарих саклана икән.

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана 13.09.2017 Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
С 16 сентября в Татарстане стартует новый сезон ярмарок по реализации сельскохозяйственной продукции и продовольственных товаров повседневного спроса. Об этом сообщил сегодня на совещании в Минсельхозпроде РТ первый замминистра сельского хозяйства и продовольствия РТ Николай Титов.

Арча районының алдынгы комбайнчылары (исемлек) 12.09.2017 Арча районының алдынгы комбайнчылары (исемлек)
Арча районының алдынгы комбайнчылары

Утар Атыда Бөтенроссия аеклык көненә багышланган чара узды 11.09.2017 Утар Атыда Бөтенроссия аеклык көненә багышланган чара узды
Әлеге халыкара дата алкогольнең шәхесне деградацияләве проблемасына планетадагы барлык кешеләрнең игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелә.   Аек кеше сәламәт милләтнең нигезе булып тора. Ә алкоголизм халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә.

“Бер бинт жәлләделәр…” 10.09.2017 “Бер бинт жәлләделәр…”
Яңа Кенәрдә яшәүче Тәлгать Шәрипов гомеренең 95 яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярны котларга килгән район башлыгы Илшат Нуриев РФ Президентының һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшыргач юбиляр белән хатирәләрен уртаклашып сөйләшеп утырды.

Арча районының алдынгы комбайнчылары 09.09.2017 Арча районының алдынгы комбайнчылары

 Ак-Чишмәдә авыл көне гөрләде 09.09.2017 Ак-Чишмәдә авыл көне гөрләде
Беренче сентябрь көнне Ак-Чишмә авылында өчен чираттагы зур бәйрәм булды.

Кояшлы иртә авылыбыз мәктәбендә белем бәйрәме белән башланып китте.

Апазда балалар бакчасы ачылды 07.09.2017 Апазда балалар бакчасы ачылды
Беренче сентябрь көнне Апазда ныклап төзекләндергәннән соң “Гөлчәчәк” балалар бакчасы ачылды.

Яшьлеге авыр булса да, картлыгы бәхетле Әхмәтвәли абыйның 06.09.2017 Яшьлеге авыр булса да, картлыгы бәхетле Әхмәтвәли абыйның
100 елдан артык яшәгән бер хикмәт иясеннән сораганнар: “Озак яшәүнең сере нәрсәдә?” “Аллаһка шөкер кылып, көнчелек сыйфатыннан ерак булуда”, – дигән ул.

Якташыбыз Марсель Шәрәпов иҗаты 06.09.2017 Якташыбыз Марсель Шәрәпов иҗаты
Марсель Шәрәпов Сарай Чокырча егете. Озак еллар район эчке эшләр бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан, туган авылына мәңге тугры калып. туган җиренең матурлыгын күрә белеп һәм шул матурлыкны кәгазь битләренә төшереп, иҗатын яратучылар белән дә бүлешеп гомер итә.

АРЧА "ЧЫПЧЫКЛАРЫ" 05.09.2017 АРЧА "ЧЫПЧЫКЛАРЫ"
Бу ризыкны Арча ягында никтер чыпчык дип атыйлар, ә күпчелек рогалик ди. Ничек кенә аталса да чәй янына менә дигән тәмле ризык. Эчлеген төрлечә ясарга була. Берьюлы төрле эчлек ясаганда буталмас өчен мәкле эчлек булганда өстенә мәк сибәргә, икенче төрле эчлек салынганына чәнечке белән ике, өченчесен бер рәт эз белән тамгаларга  мөмкин.

Минтимер Шәймиев: Без - тарихи вакыйганың шаһитлары 04.09.2017 Минтимер Шәймиев: Без - тарихи вакыйганың шаһитлары
"Ислам мәгарифенең башында торган академия кирәк", - дип сөйләде Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе ачылыш тантанасында.

Арчада тиздән яңа мәктәп ачыла 03.09.2017 Арчада тиздән яңа мәктәп ачыла

Сеҗе мәктәбе укучыларын яңарып каршылый 02.09.2017 Сеҗе мәктәбе укучыларын яңарып каршылый
Узган шимбәдә ныклап төзекләндергәннән соң Сеҗе мәктәбен ачу тантанасы булды. Бу чара укучылар гына түгел, барлык авыл халкы өчен зур бәйрәм төсеналды.

«Яңа гасыр»да безнекеләрне күрсәтәчәкләр 01.09.2017 «Яңа гасыр»да безнекеләрне күрсәтәчәкләр
Арчаның бер төркем умартачылары «Яңа гасыр» телевидениесенә «Башваткыч» тапшыруында төшәргә китте, тапшыруның кайчан күрсәтеләчәчген кабат хәбәр итәрбез.

Иске Муйда мәчет ачылды 31.08.2017 Иске Муйда мәчет ачылды
31 августта  Иске Муй авылында мәчет ачу тантанасы булды. Бу уңайдан мәчет янәшәсендә зур бәйрәм үткәрелде. Аңда авылның бар халкы – өлкәннәрдән тыш баласы–чагасы, яше–карты җыелган, читтә яшәүчеләр дә кайткан иде. Шунда ук өстәл әзерләгәннәр, казанда пылау пешеп утыра. Ничек инде шундый зур чараны бөтен авыл белән билгеләп үтмисең!

«Нечкәбил»ләр Арчаның тернәкләндерү үзәге балаларына шатлык бүләк итте 31.08.2017 «Нечкәбил»ләр Арчаның тернәкләндерү үзәге балаларына шатлык бүләк итте
Арчаның «Өмет чаткысы» балалар тернәкләндерү үзәгендә «Матурлык һәм шатлык көне» узды. Бу мизгелләрне балаларга һәм аларның әти-әниләренә чараны оештыручылар — Арча районы буенча «Гаилә канаты астында» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Мортазина һәм быел район данын яклап «Нечкәбил»дә катнашучы Раушания Закирова бүләк итте.

Якташыбыз Руденко Гөлзада Рәкыйп кызын туган көне белән котлыйбыз! 30.08.2017 Якташыбыз Руденко Гөлзада Рәкыйп кызын туган көне белән котлыйбыз!
Сегодня, 30 августа, свой День рождения отмечает Генеральный директор Елабужского государственного историко-архитектурного и художественного музея-заповедника Руденко Гульзада Ракиповна!

«Арча кичләре» район халкын бәйрәмгә чакыра! 29.08.2017 «Арча кичләре» район халкын бәйрәмгә чакыра!
Арчаның үзәк мәйданында 30 нчы август көнне ачык һавада Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан “Арча кичләре” мәдәни-күңел ачу чарасы уздырыла.

Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды 28.08.2017 Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды
26 августта Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Ташкичүдә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәктәп белән танышты 27.08.2017 Ташкичүдә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәктәп белән танышты
Кичә, 26 август көнне, Арчада укытучыларның август киңәшмәсе узды. Аның эшендә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты. Ул эш сәфәрен Ташкичү мәктәбе белән танышудан башлады. Район башлыгы Илшат Нуриев,  «Таттелеком» җәмгыяте җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин белән бергәләп алар биредә элемтәчеләр ярдәмендә төзелгән Мәрҗани һәм М Галәү һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар,бөек мәгърифәтче музеенда булдылар.

Арча Үзәк китапханәсендә утырыш узды 26.08.2017 Арча Үзәк китапханәсендә утырыш узды
25 августа в Центральной библиотеке прошло совещание, проведенное Общественным Советом Арского муниципального района, по итогам независимой оценки качества работы библиотек МБУ «Арская ЦБС»

Арча районы мәдәният идарәсе комиссиясе авылларда 25.08.2017 Арча районы мәдәният идарәсе комиссиясе авылларда
Август ае җитүгә, ел саен мәдәният учреждениеләренең эш барышын, кышка әзерлеген, бинаның төзеклеген, тирә-юненең чисталыгына, матурлыгына игътибар юнәтеп махсус комиссия йөри. Составында мәдәният өлкәсе, китапханә хезмәткәрләре, Иҗтимагый, ветераннар советы рәисләре булган комиссия белән без дә чыктык.

Якташыбыз Галиәхмәт Шаһины туган көне белән котлыйбыз! 24.08.2017 Якташыбыз Галиәхмәт Шаһины туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 24 август көнне якташыбыз Галиәхмәт Шаһины туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Һәркемгә кирәк булып алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Яңа Кенәр авыл җирлегендә үзара салым акчасын нәрсәгә тоталар? 23.08.2017 Яңа Кенәр авыл җирлегендә үзара салым акчасын нәрсәгә тоталар?
Яңа Кенәр элек тә иң зур авыл җирлекләренең берсе санала иде, Шурабаш, Сөрде яклары да килеп кушылгач, ул тагын да зурайды. Димәк, эш күләме дә артты дигән сүз. Җәйгә сыешып, эшне бетерү җитәкчедән тора. Монда сүз юл төзү турында бара. Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән ун авылның да урамнары юлларын карап бетерергә кирәк бит.

Булат Бәйрәмовны Яңа Кенәр егете Рамил Шәрәфиев алыштырачак 22.08.2017 Булат Бәйрәмовны Яңа Кенәр егете Рамил Шәрәфиев алыштырачак
16 ел буе “Татар радиосы” дулкыннарында сәламләгән Булат Бәйрәмов бүген соңгы эфирын үткәрде.
–Радиога килүемә июльдә 16 ел булды, – диде Булат “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Гөлчәчәкле Иске Кишет урамнары 21.08.2017 Гөлчәчәкле Иске Кишет урамнары
Җәй айларын чәчәкләрсез күз алдына да китереп булмый. Кыр чәчәкләрен инде әйткән дә юк. Тырыш хуҗабикәләребезнең төрледән-төрле утырткан гөлчәчәкләре, фантазияләре өй янындагы бакчаларына гына сыймый урамнарга ук ташып чыгалар.

Арча районының алдынгы яшь комбайнчыларына бүләкләр тапшырылды 20.08.2017 Арча районының алдынгы яшь комбайнчыларына бүләкләр тапшырылды
Быел урып-җыю чорында районыбыз кырларында 27 яшь комбайнчы эшли. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов бүген кырларга чыгып шуларның иң алдынгыларына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Соңгы нәтиҗә буенча, бәлки, алар җиңүче дә булмас, әмма бүген алар үз хуҗалыкларында беренче.

“Ак Барс агро”ның яшь комбайнчылары бүләкләнде 19.08.2017 “Ак Барс агро”ның яшь комбайнчылары бүләкләнде
17 август көнне Бердәм Россия партиясенең “Яшьләр гвардиясе” хәрәкәте җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алинә Шиһабиева “Ак Барс агро” ширкәтенең басу-кырларында хезмәт итүче яшь комбайнчыларга рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды. Алинә Шиһабиева кулыннан Алмаз Котдусов, Зөлфәт Сәгыйдуллин, Раил Фәйзрахманов үз бүләкләрен алдылар.

Питомникның гүзәллек сөюче чәчәк үстерүчеләре 18.08.2017 Питомникның гүзәллек сөюче чәчәк үстерүчеләре
Нәсимә Гарифуллина тотынган эш һәрвакыт үрнәк булырга күнеккән. Эш курка аңардан. Чөнки нәрсәгә генә тотынса да, җиренә җиткереп эшләргә күнеккән.

Иске Чүриле һәм Кәче балаларын шатландырдылар 17.08.2017 Иске Чүриле һәм Кәче балаларын шатландырдылар
Татарстанда  «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе старт алды. Районыбыз да әлеге игелекле акциядән читтә калмый. Акция балалары беренче сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатында хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Агтибригадачылар эшчеләргә җырларын бүләк итте 17.08.2017 Агтибригадачылар эшчеләргә җырларын бүләк итте
Районда күркәм традиция яши: мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада җырчылары ел да ындыр табакларында эшләүчеләр янына барып. җыр–моңнары белән эшчеләрнең күңелләрен күтәреп кайта.

Арча районының алдынгы комбайнчылары 16.08.2017 Арча районының алдынгы комбайнчылары
“Северный” ширкәтеннән Илфат Гыйззәтуллин “Вектор” комбайны белән – 2890, “Яңарыш” ширкәтеннән  Рөстәм Галиәхмәтов “Акрос” комбайны белән   – 2409, Фәрит Мөхәммәтҗанов “Акрос” комбайны белән – 2210, “Курса МТСы” ширкәтеннән Радик Хәбибуллин “Акрос” комбайны белән – 2205, Фәнис Хөснетдинов “Акрос” комбайны белән 2144 центнер ашлык суктырдылар инде.

“Курса МТСы” һәм “Ак барс” агрокомплексы ширкәтләрендә 15.08.2017 “Курса МТСы” һәм “Ак барс” агрокомплексы ширкәтләрендә
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 14 августта “Курса МТСы” һәм “Ак барс” агрокомплексы ширкәтләрендә булдылар.

Сафиуллин крестьян-фермер хуҗалыгы җиңүче 14.08.2017 Сафиуллин крестьян-фермер хуҗалыгы җиңүче
12 август көнне хуҗалык җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев Сафиуллин хуҗалыгы җитәкчесе Раиф Зәйниев һәм Күлтәс фермасы мөдире Наҗия Галәветдиновага терлекчелектә ирешкән югары күрсәткечләр өчен Дипломнар һәм күчмә кубоклар тапшырды.

Арча районында «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе старт алды 13.08.2017 Арча районында «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе старт алды
Республиканская благотворительная акция «Помоги собраться в школу-2017»в Арском муниципальном районе проводится с 1-20 августа 2017г. Акция организована арским местным отделением Партии «Единая Россия» совместно с МУ «Управлением образования» исполнительного комитета Арского муниципального района, отделом социальной защиты.

Күлтәсне танымассың! 12.08.2017 Күлтәсне танымассың!
Үрнәк авыл җирлеге үзара салым акчалары исәбенә быел да зур эшләр башкара.

Арчада эшмәкәрләр ачыктан-ачык сөйләштеләр 11.08.2017 Арчада эшмәкәрләр ачыктан-ачык сөйләштеләр
Районда Арча, Әтнә, Балтач, Питрәч районнарының эшмәкәрләре, фермерлары җыелды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр Советы Арчада үзенең күчмә утырышын үткәрде. «Бизнес һәм власть” кысаларында ачыктан-ачык сөйләшү булды ул. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Арча районы «Игенче» хуҗалыгында семинар-киңәшмә узды 10.08.2017 Арча районы «Игенче» хуҗалыгында семинар-киңәшмә узды
10 августта Арча районының “Игенче” агрофирмасы базасында игеннәрне урып–җыю, көзге чәчү, орлыклар белән эшләү, туфрак эшкәртүгә багышланган зона семинар–киңәшмәсе булды.

КамАЗ төзүдә катнашкан якташыбыз 09.08.2017 КамАЗ төзүдә катнашкан якташыбыз
Яр Чаллыда төзелә башлаган Кама автомобильләр заводының беренче нигез ташыннан алып беренче автомобиль эшләп чыгаруга кадәр куелган хезмәтне үз күзләре белән күргән якташыбыз Равил Вәли улы Вәлиев үзен бик бәхетле хис итә.

Арчада велотөн уза 08.08.2017 Арчада велотөн уза
10 август кичендә Арчада икенче тапкыр велотөн уза. Велосипедчылар кичке 8 дә Арчаның Үзәк мәйданыннан кузгалып китеп Арчаның төзелеш һәм сәнәгать оешмалары янында биш тукталыш ясаячак.

Арча районында урак башланды 07.08.2017 Арча районында урак башланды
5 августта «Яңарыш» хуҗалыгында арышны турыдан-туры урып-җыюга керештеләр.

Район җитәкчесе Илшат Нуриев беренче бункер ашлык суктырган Рөстәм Галиәхмәтовка вымпел һәм Диплом тапшырды. Комбайнчы Фәрит Мөхәммәтҗанов та диплом алды.

Конгресс кунаклары Ташкичүдә булды 06.08.2017 Конгресс кунаклары Ташкичүдә булды
Бөтендөнья татар конгрессы VI корылтаенда катнашучы милләттәшләребез бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани һәм язучы Мәхмүт Галәү исемнәре белән бәйле Арча районының Ташкичү авылына сәяхәт кылдылар.

Эшмәкәрлек буенча күчмә утырыш Арчада узачак 05.08.2017 Эшмәкәрлек буенча күчмә утырыш Арчада узачак
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча совет Арчада  үзенең күчмә утырышын  уздырачак. Күчмә утырыш 10 августта Арчада 11 сәгатьтә башлана. Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов оештырган очрашуда власть органнарына мөһим сораулар биреп, бизнес алып барганда килеп чыккан проблемаларны кузгатып булачак. Утырышка Әтнә, Балтач, Питрәч районнарының кече бизнес вәкилләре дә чакырыла. Әлеге очрашуда катнашырга теләгән эшмәкәрләргә ( 843 )210-15-99 телефоны буенча теркәлергә кирәк.

Арчада менә шундый егетләр яши 04.08.2017 Арчада менә шундый егетләр яши
Арчаның “Форпост” үзәге егет-кызлары турында әледән-әле хәбәрләр ишетелеп тора: алар я дружиначылар булып йөри, я төрле чараларда сакта торалар, я конкурстан җиңеп кайтканнар…

30 июльдә Үзәк стадионда оештырылган бәйрәмдә дә форпост- чыларның шактыен күрергә туры килде, алар полиция хезмәткәрләре янәшәсендә тәртип саклады.

Якташыбыз Васил Мифтахов дәүләт бүләгенә лаек булды 03.08.2017 Якташыбыз Васил Мифтахов дәүләт бүләгенә лаек булды
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Чаллы элеваторы” ачык акционер җәмгыяте директоры урынбасары, якташыбыз Мифтахов Васил Ибраһим улы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов Указы белән Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Якташыбыз Вафин Фәрит Вәдүт улын туган көне белән котлыйбыз! 02.08.2017 Якташыбыз Вафин Фәрит Вәдүт улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 2 август көнне якташыбыз  Вафин Фәрит Вәдүт улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтовның китабы дөнья күрде 02.08.2017 Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтовның китабы дөнья күрде
Район үзәк китапханәсендә Урта Бирәзәдә яшәүче Дамир Нуриәхмәтовның «Ачтым күңелем пәрдәсен» дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Казаннан якташыбыз галим, шагыйрь Рифат Җамал, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, рәссам-бизәүче Фәйзрахман Камалов кайтты.

Арчада тырыш кешеләр яши 01.08.2017 Арчада тырыш кешеләр яши
Районда җаваплы урыннарның берсендә эшләүче танышым машинада сөйләп бара: “Нәрсә белән генә шөгыльләнеп карамадым мин, – ди. – Башта идән астында суган үстердек. Туфракта түгел, суда. 30 квадрат метр чамасы урынга полиэтилин җәйдем, шуңа су тутырдык.

Арчада сәләтле балалар өчен лагерь ачылды 31.07.2017 Арчада сәләтле балалар өчен лагерь ачылды
Сәләтле балалар үзләренең җәйге каникулларын ничек уздыралар икән? Эрудицияле булу, иҗади яктан үсеш өчен мәктәптә олимпиадалар, конкурслар оештырып килсәләр, җәен нишләргә соң? Шундый сәләтле балаларны үстерү өчен лагерьлар эшләп килә.

Арчаның 2нче мәктәбе — Дуслык йорты 30.07.2017 Арчаның 2нче мәктәбе — Дуслык йорты
Арчаның 2нче мәктәбе 600гә якын укучыны үзенә сыйдырган. Алар арасында татар, рус, әрмән, украин, таҗик, казах, азербайҗан балалары дуслыгын да күрергә мөмкин. Һәм алар барысы да татар телен өйрәнәләр.

Миллилек безгә сеңгән 30.07.2017 Миллилек безгә сеңгән
Әңгәмәдәшебез – Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегаты, Бөтендөнья татар конгрессының Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. Сүзне делегатның хәлләрен сорашудан башладык.


Новости 2501 - 2600 из 3509
Страницы: