События
12.04.2017
Арча Үзәк китапханәсендә Космонавтлар көненә багышланган чара узды
Бүген, 12 апрельдә Арча Үзәк китапханәсенең уку залында «Җиһангирлар» төркеменең җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов инициативасы белән Космонавтлар көненә багышланган «Мыслить в масштабах космоса» дип исемләнгән чара узды.
12.04.2017
Арчада тәрбиячеләр ярышты
Арчаның 10нчы бакчасында (җитәкчесе Миләүшә Гарифуллина) мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләрдә эшләүче педагоглар арасында “Уен – җитди эш” дигән ярыш булды. Анда 24 тәрбияче иң яхшы авторлык дидактик уенга осталыкларын күрсәттеләр. Авыл бакчаларыннан да килделәр.
11.04.2017
Арча якташлык җәмгыяте Казанда "Туй мәҗлесе" уздырды
Тинчурин театрында оештырылган очрашуда "Татар-информ" хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова да бүләкләнде.
10.04.2017
Түбән Мәтәскәдә ЙОЛДЫЗлы очрашу
Арча районы Түбән Мәтәскә авылы китапханәсендә зур бәйрәм узды. Чакырылган кунагыбыз да бар иде. Ул- Абдулла Алиш исемендәге премия, Бәллүр каләм бүләге иясе, язучылар берлеге әгъзасы — Йолдыз апа. Мондый истәлекле бәйрәм белән берьюлы кунагыбызның апрель аенда булчак юбилее белән котлау-ике куянны бергә тотудыр инде.
09.04.2017
Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары бәйгедән уңышлар белән кайтты
5 апрельдә Алабугада «Кече шәһәрләр» XIV яшь музыкантлар республика бәйгесе булды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты.
08.04.2017
Арчалар бөтенроссия акциясенә кушылды
Бүген Россиядә «Тоталь диктант» акциясе узды. Ел саен мәгариф учреждениеләрендә уза торган әлеге акциядән арчалар да читтә калмады: Арча аргар сәнәгать көллиятендә бүген үз теләкләре белән, белемнәрен сынап карау максатыннан 60 якын кеше диктант язды.
07.04.2017
Арча якташлыгы милли туй мәҗелесен дәвам итә, бүген ул кияү йортындә гөрләячәк!
Бүген, 7 нчы апрель көнне, Кәрим Тинчурин театрында Арча якташлыгы милли туй мәҗелесен дәвам итә!
06.04.2017
Арчалар кунак җыйды!
Бүген, 6 нчы апрель көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды.
06.04.2017
Арчаның 3 нче мәктәбендә «Әлифба бәйрәме» узды
Арчаның 3 нче мәктәбендә «Әлифба бәйрәме» узды. Гадәттә, мәктәп кысаларында гына уза торган бу бәйрәм бүген район киңлегенә кадәр җәелде. Сәбәбе бар — бүген, быел тәүге тапкыр тупланган татар сыйныфында узды бәйрәм, беренче сыйныфлар ана телендә хәрефләр танырга, укырга өйрәткән Әлифба китабын укып бетереп, шуны әти-әниләр, дуслары, укытучылары белән зурлап бәйрәм итә.
06.04.2017
Бүген Кәрим Тинчурин театрында Арча якташлыгының очрашуы була
Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы була.
06.04.2017
Шурабаш мәктәбе укучылары «Тамчы-шоу»да катнашты
3 нче апрель көнне Арча районы Шурабаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Дуслык” командасы “ТНВ” каналында уздырыла торган “Тамчы шоу“ интеллектуаль-күңел ачу бәйгесендә катнашты.
05.04.2017
Казанда иң яхшы хат ташучыларны бүләкләделәр. Арада якташыбыз да бар
«Татмедиа» АҖ һәм «Татарстан почтасы» компаниянең газета-журналларына яздыручы хат ташучылар арасында барган конкурска йомгак ясады.
Бүләкләнүчеләр арасында Арча хат ташучысы Гөлшат Габдрахманова да бар.
05.04.2017
«Ак калфак» Арчаның Үзәк китапханәсендә әдәби-тарихи кичә уздырды
4 апрель көнне «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җирле бүлеге кысаларында Үзәк китапханәдә «Исем — нәселнең йөзе, байрагы!» исемле әдәби-тарихи кичә узды
05.04.2017
Арча укучылары шагыйрә белән очрашты
1 апрель көнне район балалар китапханәсендә шагыйрә, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, республика журналистларының “Бәллүр каләм” иясе Йолдыз Шәрәпова Арча 3 нче номерлы мәктәбе укучылары белән очрашты.
04.04.2017
Гөлсинә Зәкиеваның “Йөрәгем ярасы” пьесасы буенча спектакль премьерасы була
8 апрель көнне Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәни–спорт үзәгендә Гөлсинә Зәкиеваның “Йөрәгем ярасы” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакльнең премьерасы була.
04.04.2017
“Арча ягы — данлы Тукай ягы” конкурсы күп кенә яшь райондашларыбыз өчен уңышлы булды
Арча балалар сәнгать мәктәбе республиканың 17 районындагы музыка, сәнгать мәктәпләреннән 164 укучыны “Арча ягы — данлы Тукай ягы” дип исемләнгән Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышланган XII республика балалар иҗат конкурсына җыйды
03.04.2017
“Кояшкай”да аулак өй
Безнең татар телебез гаҗәеп бай һәм искиткеч матур. Уйлап карагыз әле: ә, ө, ү, җ, ң, һ авазлары гына да ни тора!? Шушы телебезне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру – төп бурычыбыз.
02.04.2017
«Арча» Боз сараенда Төньяк хоккей лигасының финал уены узды
Бүген «Арча» Боз сараенда Төньяк хоккей лигасының финал уены узды. Биредә Арча районыннан Хәсәншәех һәм Балтачтан Смәил командалары очрашты. Кискен көрәштә исәп 2:7 булып,смәиллеләр җиңү яулады.
01.04.2017
Утар Аты мәктәбе укытучысы Зөһрә Касыймова гран-при алып кайтты
Утар Аты мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Касыймова “Туган тел” Бөтенроссия бәйгесеннән гран-при алып кайтты.
31.03.2017
Свердловск өлкәсе мәгариф хезмәткәрләре Арчага тәҗрибә уртаклашырга килде
29 нчы март көнне Арча шәһәренең 11 номерлы балалар бакчасына Свердлов өлкәсеннән тәҗрибә уртаклашу максатыннан кунаклар килде.
31.03.2017
Ашытбаш мәктәбендә шашка ярышы узды
Ашытбаш мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укучылар арасында шашка ярышлары тәмамланды. Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнарыннан – барысы 12 команда катнашты.
Һәр сыйныф буенча ярышлар аерым барды. Жюри составында Татарстан чемпионы Чулпан Габделганиева да бар. Әлегә нәтиҗәләрне саныйлар. Аларны соңрак әйтербез.
31.03.2017
Арчаның 8 нче балалар бакчасында “Кече тәрбияче -2017” бәйгесе узды
28 март көнне Арча 8 нче балалар бакчасында күңелләргә шатлык китерерлек өр-яңа бәйрәм “Кече тәрбияче -2017” бәйгесе узды.
30.03.2017
Арчада мәдәни өлкә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Район Мәдәният йортында узган тантаналы чарада мәдәни өлкәдә уңышларга ирешкән хезмәткәрләр бүләкләнде. Соңыннан бәйрәм бүләге буларак «Җидегән чишмә» халык театрының Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Китмә, сандугач!» («Бабайлар чуагы») спектакль премьерасы тәкъдим ителде.
28.03.2017
Арчаның 10 нчы балалар бакчасында “Нәүрүз чибәре” бәйгесе узды
10 нчы номерлы «Чишмәкәй” балалар бакчасында, “Нәүрүз чибәре” дип аталган матурлык һәм осталык бәйгесе гөрләп үтте. Бәйгедә һәр төркемнән кызлар катнашты. Алар бик теләп үзләрен сынап карадылар. Чараның максаты: халкыбызның милли бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, аларга карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү иде.
27.03.2017
Рәфкать Низамиев авылдашларына бәйрәм бүләк итте
25 нче март киче Казанбаш авылы әдәбият сөючеләр күңеленә истәлекле бер көн булып кереп калыр, мөгаен. Чөнки ул көнне авыл мәдәният йортына үзешчән шагыйрь Рәфкать Низамиев авылдашларын очрашуга җыйды.
26.03.2017
Мирҗәм һәм Апаз авылларына язучылар кайтты
24 мартта Мирҗәм һәм Апаз авылларына бер төркем язучылар кайтты. Чыгышы белән Мирҗәм авылыннан ветеринария өлкәсендә галим, шагыйрь Рифат Җамал иҗатташ дусларын алып кайтты. Сүз остасы, җырчы Алмаз Хәмзин дә бар иде.
25.03.2017
«Ак Барс-Агро»да узган көрәш нәтиҗәләре
25 нче март көнне “Ак Барс Агро” хуҗалыгы призына көрэш ярышлары булып узды. Көрәшчеләр 6 үлчәү категогриясенә бүлешеп бил алыштылар.
24.03.2017
Арча укучылары «Моң чишмәсе»ннән җиңү яулап кайтты
21 мартта Яр Чаллы шәһәрендә «Моң чишмәсе» Ачык Төбәк фестиваль-конкурсы булып узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы гына чыгыш ясады.
23.03.2017
Арчаның 11 нче балалар бакчасында талантларны барладылар
14 нче март көнне, Арчаның 11 нче номерлы балалар бакчасында “Талантлы гаилә “дип исемләнгән фестиваль булып узды. Бу фестивальгә әзерлек эшләре күптәннән башланды.
23.03.2017
Орнашбашлылар Япониядә яки “тәүбә”без тәүбәме?
Бүген музеебызга Орнашбаш авылының имамы Мөнир абый Касыймов тарихи яктан бик тә әһәмиятле берничә “табыш” белән килеп керде.
Аның сөйләвенә караганда, 1962 елгы төсле фоторәсемдә Орнашбаш авылы кешеләре – ике бертуган Якуб һәм Фәйзрахман Габдрахмановлар төшерелгән. Иң кызыгы шунда: фоторәсем Нурания исемле ханымга, Корбан бәйрәме белән котлап, Япониянең Кобе шәһәреннән җибәрелгән.
22.03.2017
Арчалылар Тинчурин театрына милли туй мәҗлесенә кунак җыя!
6,7 АПРЕЛЬДӘ ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА «АРЧАЛАР-УТ КҮРШЕЛӘР КУНАК ҖЫЯ» КОНЦЕРТ-ТАМАШАСЫ БУЛА.
Арчалылар милли туй мәҗлесенә чакыра! Беренче көнне мәҗлес кәләш өендә, икенче көнне кияү йортындә гөрләячәк. Тамадалар — Фәнис Җиһанша, Гөлназ Сәфәрова, Рөстәм Гайзуллин, Рилә Абдрахманова. Кәләш белән кияүнең кемнәр икәнен концертка килгәч белерсез!
Касса телефоны: 8(843) 238-56-17
22.03.2017
Изге эштә бердәм булыйк!
Гөлия Гайфутдиновага ярдәм йөзеннән оештырылган концерт.
Белешмәләр өчен телефон: 8(987)403-21-97, 8(987)240-19-83, 8(987)212-20-53
21.03.2017
Райондашларыбыз «Ел укытучысы — 2017» Бөтенрәсәй бәйгесендә җиңү яулап кайтты
13 -17 мартта Казан шәһәрендә «Иң яхшы — Ел укытучысы» Бөтенрәсәй бәйгесенең йомгаклау туры узды.
Арча районы данын Иске Чуриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы, Шушмабаш урта мәктәбенең биология укытучысы Сәмигуллина Чулпан Миннур кызы яклады.
21.03.2017
Айбулат «Дулкыннар» бәйгесендә 2 нче урын алып кайтты
15 мартта Казан шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиевның 70 еллыгына багышланган «Дулкыннар» Республика бәйгесе булып узды. «Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр» номинациясендә Айбулат Харисов (җитәкчесе Рәдис Харисов), курайда уйнап, II урынга лаек булды. Гала-концертта ул диплом, кубок һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
21.03.2017
Арча кызы Ландыш — «Россиянең киләчәге» лауреаты
18–19 мартта Казанда «Россиянең киләчәге» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурс-фестивале булып узды.
«Вокал» номинациясендә чыгыш ясап, Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Гыйләҗиева Ландыш (укытучысы Милеүшә Алеева) II дәрәҗә лауреат исемен яулады.
20.03.2017
Казанбаш мәктәбендә “Нәүрүз” бәйрәме узды
Март ае-яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманалар буена яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты-21 нче март, Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелгән.
19.03.2017
Афәрин, Апаз мәктәбе!
Укучылар үзидарәсе” дигән Бөтенроссия программасы кысаларында “СОК. Стань Одной Командой”дигән укучылар үзидарәләренең Республика конкурсында без ничек катнаштык.
18.03.2017
Якташыбыз Алмас Нәзиров: Татарстанда Кызыл китапка 612 сирәк очрый торган хайван, үсемлек һәм гөмбә кертелде
Татарстанда “Кызыл китап”ның өченче редакциясе дөнья күрде. Анда нинди сирәк хайваннар һәм үсемлекләр кергән, ә ниндиләре, киресенчә, юкка чыгучылар рәтеннән алынган? Әлеге сорауларга җавапларны республиканың урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров белән интервьюдан белерсез.
17.03.2017
Класслар шакмаклы булачак?! (Якташыбыз Фәрит Вафин мәгарифтәге реформалар турында)
Татарстанның Арча районында 40 елдан артык укытучы булып эшләгән хезмәт ветераны Фәрит Вафин Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодецның укыту системасын яхшыртуга кагылышлы тәкъдименә карата үз фикерен белдерде.
16.03.2017
Урта Атыда умырзаялар баш калкытты
Урта Аты авыл җирлегенә кергән авыллар үзешчәннәре концерты “Елмай” бию төркеме башкаруындагы “Умырзая” биюе белән башланып китте.
15.03.2017
Мең дә бер кичә (Апаз авыл җирлегенең концертында)
Апазлар оештырган һәр чара, концертмы ул, бәйге, ярышмы, кичә, очрашумы, үзенчәлекле һәм зур әзерлекле булуы белән аерылып тора. Әзерләнми дә булмый, һәр чарага хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов үзе һәм авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков килә.
15.03.2017
Тарих җебе эзеннән… (Яңа Кырлай авыл җирлегенең иҗат концертыннан алган тәэсирләр)
Яңа Кырлайны без Тукай яшәгән төбәк буларак беләбез. Ә менә тарих эзе буйлап сәяхәт итә башласаң… Бу җирлеккә кергән авыллар тарихы хәтта 16–17 гасырларга барып тоташа.
14.03.2017
Пар канатлы гаиләләр — Каенсарның горурлыгы!
«Яннарыңда булса якыннарың, Сөюләре җылытса күңелне. Синең өчен бар да үлеп торса, Әллә шушы бәхет түгелме?!» — дигән сүзләр белән башланып китте Каенсар клубында узган “Әти-әнием пар канатым” кичәсе.
13.03.2017
«Казан арты» музее райондашларыбызны искә алу һәм очрашу кичәсенә көтеп кала
Үзешчән сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән райондашларыбыз 1957 елда Мәскәүдә уздырылган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша.
Аны оештыруда үзләреннән зур өлеш керткән Сәлих Хисмәтуллин, Сәлих Вәлиевләрне искә алу һәм декадада катнашучылар белән очрашу кичәсе була. 15 март көнне 10 сәгатьтә “Казан арты” тарих-этнография музеенда көтеп калабыз.
12.03.2017
Арчаның 3 нче балалар бакчасында әниләр бәйрәме узды
8 нче Март –Халыкара хатын – кызлар бәйрәме уңаеннан, Арча өченче номерлы мәктәп – балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче малайлар һәм кызлар кадерле әниләрен, әбиләрен “Әкият” кафесына кунакка чакырдылар.
11.03.2017
«Яшь йөрәкләр» вокаль ансамбле 10 еллыгын билгеләп үтте
11 мартта район мәдәният йортында «Яшь йөрәкләр» вокаль ансамбле үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Кичке сәгать 6да башланды ул. Зал тулы халык иде.
11.03.2017
Урта Курса мәдәният йортында “Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Әйе, яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кыз да җиргә яңа тормыш бүләк итә.
Хатын – кыз ул үзе дә яз төсле – назлы һәм сылу, якты һәм ягымлы. Урта Курса мәдәният йортында узган “Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз” дип исемләнгән очрашу кичәсендә шундый җылы, матур сүзләр искиткеч күп яңгырады.
10.03.2017
Арчага Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатлары килде
Казанда уздырылучы VI Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыены делегатлары Арча һәм Балтач районнарына килде.
09.03.2017
Якташыбыз Шакирова Гүзәл Әдһәм кызын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген якташыбыз Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 60 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итә!
06.03.2017
Без Гүзәл Әдһәм белән горурланабыз!
Язучы Гүзәл Әдһәмнең иҗатын гел күзәтеп барам. Соңгы елларда аның иҗаты тагын да активлашты, газета-журналларда бер-бер артлы хикәяләре чыгып килә. Укый башлау белән мавыктырып, ни белән бетәсен белмичә туктап булмый торган хикәяләре белән аерылып тора ул.
06.03.2017
Арча якташлыгы театральләштерелгән концерт–тамашага чакыра
6, 7 апрельдә 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Арчалар — ут күршеләр кунак җыя» дип исемләнгән театральләштерелгән концерт-тамаша үткәрелә. Татарстанның Арча якташлыгы тарафыннан оештырылган бу чарада быел Арча районыннан чыккан җырчылар белән беррәттән, башка якташлыклар вәкилләре дә катнаша.
05.03.2017
Арча Үзәк китапханәсендә әдәби кичә узды
Арча Үзәк китапханәсендә «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы кысаларында «Яулык — күңел пакьлеге, яулык — йөзнең аклыгы» дигән әдәби кичә узды.
04.03.2017
Арча районы башлыгы көрәшчеләр белән очрашты
Район башлыгы Илшат Нуриев көрәш тренерлары һәм көрәшчеләр белән очрашты. Түгәрәк өстәл артында районда көрәшне үстерү һәм Арчаны республикада алга чыгару турында сөйләштеләр. Сөйләшү барышында Илшат Нуриев: «Эшли генә башлаган вакыт иде, Рөстәм Миңнеханов, кайда синең көрәшчеләрең, дип сорады», – диде.
03.03.2017
Арчаның ветераннар хоккей командасы Казаннан җиңеп кайтты!
Бер хоккей уйнаган кеше гомер буе аннан аерыла алмый, диләр. Бу сүзләрне Арчада яшәүче Марсель Ахунов турында һәм, гомумән, Арчаның ветераннар командасы хакында әйтеп була. Беркөнне Марсель үзе дә редакциягә килеп керде.
02.03.2017
Арчадан Раушания Закирова: “Балалар өчен язылган җырлар бик аз”
Бихисап башкаручылар өчен татар эстрадасында бик күп җырлар языла, ләкин мәхәббәт, хыянәт һәм якын кешеңне югалту турындагы җырлар ташкыны арасында без сабыйлар өчен язылган җырларга кытлык кичерәбез түгелме соң?!
01.03.2017
Арчада район Советының чираттагы 12нче утырышы булды
Утырышта Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев “Арча муниципаль районының 2016 елдагы социаль–икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында” чыгыш ясады.
01.03.2017
Арчада бәйрәм
Бәйрәм юкка гына “Алдынгыларга Арча дан җырлый” дип аталмаган иде. Ул башыннан ахырына кадәр гади хезмәт кешесен хөрмәтләү рухында барды.
28.02.2017
Куллары алтын, күңелләре матур
“Авылым күрке – яшь гаилә” бәйгесенең чираттагы тукталышы Ташкичү мәдәният йортында булды.
27.02.2017
Курса Почмак урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде
23 февраль… Бу бәйрәмгә инде 95 елдан артык. 95 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч,түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул — ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.
26.02.2017
Арча баскетболчылары ярышлардан икенче урын алып кайтты
23 и 24 февраля в «Баскет-холле», баскетбольным клубом «Казаночка», был организован турнир, посвященный памяти Татьяны Станславовны Юшканцевой. В соревновании приняли участие девочки 2004 и 2005 г.р.
25.02.2017
Казанбаш мәктәбендә әтиләр белән уллары ярышты
21 февральдә Казанбаш төп мәктәбендә хәрби- патриотик айлыгын йомгаклап, мәктәбебездә 23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур кичә уздырылды.
24.02.2017
Кзыл-Яр һәм Түбән Оры мәктәпләрендә патриотик тәрбия айлыгы узды
Февраль ае-патриотик тәрбия ае. Бездә дә патриотик айлык бик матур итеп узып бара. Яңа Кенәр урта мәктәбе филиаллары Кзыл-Яр һәм Түбән Оры башлангыч мәктәпләре Кзыл-Яр авылы китапханәсе белән берлектә эчтәлекле мероприятиеләр уздырдылар.
23.02.2017
Арчада Бакый Урманчены искә алдылар
Яңа Кырлай Г. Тукай музей—комплексында татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган олуг рәссам – Бакый Идрис улы Урманченың тууына 120 тулу уңаеннан очрашу булды. Искә алу кичәсендә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов катнашты.
22.02.2017
Иске Ашыт мәктәбендә Миләүшә Шәйхетдинованың иҗат кичәсе узды
Арча туфрагының, һавасының үзенчәлекле булуына һич шик юк. Татар дөньясына Мәрҗанине, Курсавины, Тукайны, Бәшировны, Мәһдиевне һ.б. талант ияләрен биргән җирнең уңдырышлылыгы кимеми. Печмәнтау авылында яшәп иҗат итүче Миләүшә Шәйхетдинова – әнә шундый дәвамчыларның берсе. 21нче февральдә Иске Ашыт төп мәктәбендә шагыйрәнең иҗат кичәсе үтте.
21.02.2017
Татарстанда якташлык җәмгыятьләре берләште
Республика башкаласында районнарның 30лап якташлык җәмгыяте исәпләнә. Бүген Актаныш, Буа сыман якташлык хәрәкәте бай тарихка ия районнар булган кебек, әле берләшеп кенә килүчеләр дә, андый уртак җәмгыятьтән мәхрүм райондашлар да юк түгел. Татарстанда быел Якташлык җәмгыятьләренең Координация советы төзелде.
21.02.2017
21 нче февраль Халыкара туган тел көне
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу — безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
20.02.2017
Ызандашлар Арчада очрашты
Арча ягы йөзгә якын язучы, шагыйрьләр биргән төбәк. Шунысы кызык, еллар үткән саен төпсез кое кебек, әдәбият, сәнгать сөючеләр, каләмнәрен чарлап карарга тырышучылар саны кимеми, ә артканнан арта гына бара.
19.02.2017
Кубок Әтнәгә китте
18 февральдә “Арча” спорткомплексында “Арча КСМы” ширкәте призына волейбол турниры узды.
Спортчыларны Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район волейбол федерациясе җитәкчесе, “Арча КСМы” ширкәте директоры Рафаэль Муллагалиев тәбрикләде.
18.02.2017
Арчада «Ызандашлар» очрашты
Арча шәһәрендәге «Казан арты» тарих-этнография музеенда «Ызандашлар» очрашуы булды. «Ызандашлар» — Арча һәм аңа чиктәш булган районнарның әдәби берләшмә җитәкчеләрен, актив иҗат итүчеләрен социаль челтәрләрдә, ватсапта берләштерә торган төркем. Ул 2016 елда Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь Зиннур Тимергалиев инициативасы белән оешты. Хәзерге көндә төркемдә 54 каләм әһеле бар.
17.02.2017
Әлмәттә якташыбыз Гариф Ахунов исемендәге тарихи-әдәби музей ачылды
Шәһәрдә Татарстанның халык язучысы, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемендәге тарихи-әдәби музей ачылды.
Чарада язучының кызы, шагыйрә Наилә Ахунова да катнашты. 4 нче мәктәптә урнашкан музей тарихи ядкарьләргә бай. Аның ачылышында чыгыш ясаган ветераннар оешмасы рәисе Василий Самойлов, журналистлар Рөстәм Төхфәтуллин, Анастасия Вакатовалар язучы турындагы хатирәләре әбелән уртаклашты.
16.02.2017
Лесхоз мәдәният йортында яшь гаиләләр көч сынашты
Лесхоз мәдәният йортында “Авылым күрке–яшь гаилә” дигән бәйге узды
15.02.2017
«Арча хәбәрләре»ннән Гөлсинә Зәкиева «Ел хатын-кызы» җиңүчесе
Кичә Биектау мәдәният йортында “Ел хатын–кызы–2017” республика бәйгесенең зона этабы булды. Анда 11 районнан килгән конкурсантлар 7 номинациядә чыгыш ясады.
14.02.2017
Америкалылар Арчадан канәгать булып китте
8 февраль Арча педагогия көллиятенә Америка мөгаллимнәре килгән иде. Бер атна сизелмичә дә үтеп киткән, америкалыларның китәр вакыты да җитте. Кичә Арча педагогия көллиятендә чит ил кунакларының эшлекле сәфәренә нәтиҗә ясалды. Төшкә кадәр кунаклар Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән очрашса, төштән соң Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре белән очрашты.
13.02.2017
Дияровлар гаиләсе беренче дәрәҗә дипломга лаек булды
10–12 нче февраль көннәрендә Сабада Республикакүләм XIV “Сәламәтлек” Спартакиадасы узды. Бу ярыш спорт белән шөгыльләнүче гаиләләрне бергә җыйнады. Әлеге бәйгедә 21 район катнашты. Арча районыннан Дияровлар гаиләсе уңышлы чыгыш ясап, җиңүче исеменә лаек булды. Әлеге ярышны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Уңыш” физультура – спорт җәмгыяте үткәрде. Бу гаиләне I дәрәҗә диплом, кубок һәм акчалата премия белән бүләкләделәр.
12.02.2017
Шушмабашлар концерт куйды
Шушмабашта «Җомга көн кич белән» иҗат концерты булды. Анда Шушмабаш авыл җирлегенә кергән авыллар үзешчәннәре чыгыш ясады. Кул эшләре осталары иҗат җимешләреннән бик матур күргәзмә оештырылган иде.
11.02.2017
Бүген якташыбыз Сафин Ленар Ринат улының туган көне!
Бүген, 11 февраль көнне якташыбыз Сафин Ленар Ринат улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
Сафин Ленар Ринатович. Министр транспорта и дорожного хозяйства Республики Татарстан.
Родился 11 февраля 1969 года в городе Арск. Окончил юридический факультет Казанского государственного университета им. В.И. Ульянова-Ленина по специальности "правоведение" (1993 г.), Казанский Финансово-экономический институт по специальности "менеджмент" (2000 г.). Кандидат юридических наук.
10.02.2017
Яңа Кенәрдә шахмат буенча республика ярышы булды
Бүген Яңа Кенәр балалар иҗат йортында өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүчеләр арасында шахмат буенча республика ярышы булды. Анда 10 районнан килгән 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк шахматчылар катнашты.
09.02.2017
Түбән Мәтәскәдә халык җыены узды
8 февральдә Түбән Мәтәскә мәдәният йортында Иске Кырлай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җыены булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
09.02.2017
Орнашбашта яшь гаиләләр ярышты
Узган ел районда бәйге үткәреп, иң яхшы төп йорт киленен барлаганнар иде. Быел авыл клуб учреждениеләре арасында “Авылым күрке – яшь гаилә” дигән өр–яңа бәйге игълан ителде. Аның беренче этабы старт алды да инде.
08.02.2017
Кәрим Тинчурин театрында "Көмеш туй" дип исемләнгән концерт-тамаша була
Кәрим Тинчурин театрында 13 нче март көнне 18:30 сәг. "Көмеш туй" дип исемләнгән концерт-тамаша була. Концерт Илсур Мотраза һәм Мәүлидә Нургалиның 25 ел бергә яшәүләренә багышлана.
07.02.2017
Ашытбашлылар авылдашларына «Табылдык»ны тәкъдим итте
4 февраль кичендә Ашытбаш мәдәният йортында эшләп килүче «Ак нур» драма коллективы вәгъдә иткәнчә, тамашачыларның күңеленә тагын да ак нур өстәп, кышкы салкын кичтә, күпме җылык, күңелле мизгелләр бүләк иттеләр.
06.02.2017
Айдар Фәйзрахманов: «Шамил Әхмәтҗанов чит ил тамашачысы күңелендә татар халкына соклану уяткан җырчыбыз ул»
Олыгая барган саен, күңел дәфтәрен ешрак актарасың, хәтер сәхифәләрен яңартасың, шуларга таянып, алга таба гомер сөрәсең. Ә хатирәләр – бихисап.
05.02.2017
Якташыбыз Шамил Әхмәтҗанов ялыкмаслар кавеменнән
Кайбер җырчылар сәхнәгә шаулап килеп чыга да, бераз шау-гөр килеп алгач, тиз арада онытыла да башлый. Ә берәүләре, киресенчә, олы сәнгать ишегеннән тыйнак кына атлап керә дә, моң иленә булдыра алган кадәр үз өлешен кертергә тырышып, аңа гомер буе хезмәт итә. Шушы фидакарьлеге ахыр чиктә аңа абруй китерә һәм ул үз эшендә алыштыргысыз остага әйләнә.
04.02.2017
Яңа Кенәр — Арчаның спорт башсаласы
Бүгенге ярышларның нәтиҗәләрен күргәч, шулай дип әйтергә генә кала. Алдагы хәбәребездә без Яңа Кенәр хоккейчылары Югары- Атыда Айрат Гыйльфанов истәлегенә узган турнирда җиңүләре турында хәбәр иткән идек. Сүз уңаеннан бу команда җанатарларының авылда эшләп килгән хоккей тренеры штаты бетерелүдән канәгатьсезлек белдерүләрен дә әйтеп китик. Бөтен ата-ананың да баласын 40 чакрымдагы Арчага йөртергә мөмкинлеге юк бит, дип гаҗәпләнә алар.
03.02.2017
Кәче — бай тарихлы авыл
Узган атнада Кәче мәдәният йортында “Җомга көн кич белән” иҗат концерты булды. Анда Кәче авыл җирлегенә кергән авыллар үзешчәннәре катнашты.
02.02.2017
Арчаның икенче мәктәбендә “Ел укытучысы –2017” зона бәйгесе үтте
1–2 февральдә Арчаның икенче мәктәбендә “Ел укытучысы–2017” укытучыларның һөнәри осталыгы бәйгесенең зона этабы булды. Ул “Ел укытучысы” һәм “Педагогик дебют” номинацияләре буенча үтте һәм анда биш районнан (Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче) үзләрендә иң яхшы дип табылган укытучылар катнашты.
01.02.2017
Шекә башлангыч мәктәбе укучылары авылдашлары Гөлзадә Сафиуллина белән очрашты
Шекә башлангыч мәктәбендә зур чара узды. Сүзем — очрашу кичәсе- нең инициаторы, олы кунагы, якташыбыз, авылыбызның җырчы сандугачы, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья Төрки хатын-кызлар берләшмәсенең президиум әгъзасы, Татарстанның халык артисткасы, Муса Җәлил бүләге лауреаты, Кырым республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, “Сөембикә варислары” төрки-татар фестивален оештыручы, ”Гөлзадә” студиясе хуҗабикәсе — Гөлзадә Сафиуллина турында.
31.01.2017
Татарстандагы иң мәшһүр татар авыллары арасында Арча районы авыллары да бар
Бер авылда шәп итеп каймак ясыйлар, икенчесендә ат дагалыйлар. Өченче бер авылда кыз урлыйлар. Дүртенче бер авылны ат карагы таныткан, ә менә бишенчесен – популяр җыр! Intertat.ru Татарстандагы танылган авыллар исемлеген тәкъдим итә.
30.01.2017
Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне!
Айдар Файзрахманов (Айдар Фәйзрахманов) 1955 нче елның 30 гыйнварендә Татарстан республикасының Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. Кечкенәдән җырчы булырга тели. Мәктәпне бетерүгә, Айдар Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә, 1976нчы елда аны уңышлы итеп тәмамлый. Соңыннан Казан Дәүләт кончерваториясенә кереп, аны 1981нче елда бетерә.
29.01.2017
Кәрим Тинчурин театрына рәхим итегез!
Кадерле якташлар, тамашачылар, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сезне үз спектакльләренә чакыра!
29.01.2017
Арчаны «Пошалым чаналары-2017» гөрләтте
«Пошалым чаналары-2017» фестивале 27 гыйнвар көнне Урта Пошалым Мәдәният йортында башланган иде, 28е Арча Мәдәният йортында дәвам итте. Конкурска 41 үзешчән җырчыдан гариза килгән, барысы 15 яхшы башкаручы сайлап алынды.
29.01.2017
Район башлыгы студентлар белән очрашты
Кичә Арча педагогика көллиятендә район башлыгы Илшат Нуриев студентлар белән очрашты.
28.01.2017
Арча Үзәк китапханәсендә дуслык дәресе узды
26 нчы январь көнне Арча 3 нче номерлы мәктәбенең 5 б сыйныф укучылары “Дус булып яшик” исемле дуслык дәресендә катнаштылар.
Дуслык -иң әһәмиятле темаларның берсе, бигрәк тә мәктәптә уку чорында. Дуслык, татулык балаларны берләштерә, аларның уртак эшләре барлыкка килә, бер-берсенә булышу , шатлык һәм күңелсезлекләрне уртаклашу теләге туа. Бердәм, тату коллективта булганда гына баланың мәктәпкә барасы килеп тора.
27.01.2017
Арча районында «Пошалым чаналары-2017» конкурсы бара
Бу минутларда Урта Пошалымда «Пошалым чаналары-2017» фестиваль-бәйгесе бара. 2004 елдапн башлап ике ел саен уздырылучы конкурска быел 40 тан артык үзешчән җырчы катнашырга теләк белдергән.
26.01.2017
Арчада Фәрхәт Зыятовның юбилей кичәсе узды
Кичә “Казан арты” музеенда Укытучы исемен горур йөртүче, кайнап торган мәктәп тормышы төшләренә кереп йөдәткән, күңеле белән мәңгелек яшьлек илендә калган, әдәбиятка һәм сәнгатькә чын күңеленнән гашыйк райондашыбыз, РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы Фәрхат Гани улы Зыятовның 70 яшьлек юбилее узды.
25.01.2017
Арчада студентлар бәйрәм итте
25 гыйнварда Россиядә Студентлар көне (Татьянин день) билгеләп үтелә. Иң беренче чиратта барлык студентларны бәйрәмнәре белән котлап, аларга теләкләрнең бары тик изгеләрен генә җиткерәсе килә.
24.01.2017
Арчада балалар бакчасы тәрбиячеләре ярышты
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү әйтеп бетергесез авыр, җаваплы, шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч хезмәт дип уйлыйм. Тик уйлау бер нәрсә, ә менә үзең шуның урынында булсаң…
23.01.2017
«Җомга көн кич белән» Симетбашта
“Җомга көн кич белән” иҗат концертларын яңа елда Яңа Кишет авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәрде. Узган җомгада Симетбаш авылы мәдәният йортында гади, әмма искиткеч җылы, матур концерт булды. Мин анда күңелемә рәхәтлек, үземә рухи азык алып кайттым.
22.01.2017
Наласада район күләмендә семинар узды
”Милли мәктәп– югары мәктәп— әхлаклы һәм көндәшлеккә сәләтле булган шәхес тәрбияләү моделе”исеме астында районкүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып узды.
21.01.2017
Арча районы авыл хуҗалыгында яшьләргә караш ничек?
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында Мәскәүдә әле яңа чыккан китапка укучылар энциклопедия, тарихи роман, мәктәпләрдә укырлык дәреслек, гаилә һәм нәсел, ватан турында язылган, җылы фәлсәфә җыентыгы дигән бәя бирделәр. Мин үзем әлеге китапның кайбер битләрен кабат–кабат укыдым.