События
16.09.2024
Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашкан Утар Аты мәктәбен тәмамлаучы ир-егетләрнең исемнәре – Мактау тактасында
14 сентябрь көнне Утар Аты мәктәбенә төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, шушы мәктәпне тәмамлаган ир-егетләр җыелды.
Җыелуның сәбәбе – Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашучы авылдашлар хөрмәтенә мактау тактасы һәм тарихи почмак ачылу. Мәктәп укучыларын шул дәһшәтле еллар белән таныштырып, районыбыз горурлыгы булган хәрбиләр белән очраштыру һәм патриотлык хисләрен тәрбияләү – чараның төп максаты иде.
15.09.2024
Гомере буе җитәкче урыннарда
Районның билгеле шәхесе Зөфәр Насыйровка 75 яшь тулды
Үз ветераны турында кайгыртып, район социаль яклау идарәсенең башлангыч ветераннар советы рәисе Руфия Баһаветдинова да безнең белән элемтәгә чыкты.
14.09.2024
Авыл халкын ял иттерә дә белергә кирәк!
Концертны Айван мәдәният йорты директоры Рәмзия Миннәшәева кызы, студент Эльза алып барды. Авыл үзенең үзешчәннәре белән дә бай. Авылдашлар Арча үзәк хастаханәсендә эшләүче Светлана Хаҗиева, Айван китапханәсе мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйсән Ялаева һ.б. һәр чарада актив катнашалар, җырлап, биеп, авыл халкына менә дигән ял бүләк итәләр.
13.09.2024
Габденнасыйр Курсави исемендәге музей ачылышы
Югары Курса авылында Габденнасыйр Курсави исемендәге музей ачылды. Музей 1835 елда татар эшкуарлары Апанаевлар төзеткән тарихи мәчет бинасына урнашкан. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Готыф улы Әхмәтов та катнашты.
12.09.2024
Алар аз, әмма сыната торганнар түгел
Узган шимбәдә Арча ДОСААФ оешмасында “Автосессия –2024” дип аталган машина белән идарә итүче студентлар арасында район бәйгесе булды.
Яшьләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Бәйгегә килгәннәр, әмма барысы да бик тыныч, өлкәннәр кебек хафаланмыйлар да, ничек булыр икән, дип борчылмыйлар да.
11.09.2024
Сез барыгыз да җиңүче
Узган җомгада Арча ДОСААФы оешмасында “Автобабай-2024” һәм “Автоәби-2024” ярышы үткәрелде.
Дамир Шакиров өченче, Тәнзилә Вәлиева дүртенче тапкыр автомобиль йөртүчеләр арасында үткәрелгән бәйгедә җиңүче булды.
10.09.2024
Бакчасы да бик матур
Арчаның Шәрык мәчете бакчасында розалар быел икенче тапкыр чәчәк атты.
“Мәчетнең эче дә, тышы да матур булырга тиеш”, – ди шәһәрнең көнчыгыш территория идарәсе рәисе Ринат Сафин. Ул үзе дә әлеге розаларны даими тәрбияләп тора, янәшәдәге йортта яшәүче Фәния апа да бик булыша, ди.
09.09.2024
Солдатларга ярдәм йөзеннән
Сайлауларны дә тулыландырырга, аның барышында төрле чаралар оештырырга була. Моны шуралар исбатлады. "Солдатларга ярдәм ит" акциясе үткәрәр, махсус хәрби операция барган зонадагы егетләргә әйберләр җыйдылар. "Минем гаиләм" акциясе барышында авылның матур гаиләләрен билгеләп үттеләр. Бу хакта Шура клубы җитәкчесе Клара Хөсәенова хәбәр итте.
09.09.2024
Ташкичүдә сетка үргәннәр
Ташкичү авылы сайлау участогы Мәдәният йорты бинасында урнашкан. Бүген анда махсус хәрби операция барган зонага җибәрү өчен маскировка сеткасы үрүне дә оештырганнар.
08.09.2024
Яшьләр сынатмый
Район яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әмир Вәгыйзов 6 сентябрьдә урып-җыюда яхшы эшләүче яшь механизаторларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
07.09.2024
Алдынгылар рәтендә
Район башлыгы Илшат Нуриев 7 сентябрьдә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә терлекчелектәге эшләр белән танышты. Бу хуҗалык бөтенләй терлекләрсез калган иде. Бүген ул бу өлкәдә уңышлар яулый, алдынгы хуҗалыклар рәтенә басты.
06.09.2024
Арча модельләре - икенче дәрәҗә лауреат
Арча балалар сәнгать мәктәбенең «Хәят» этник костюм театры төркеме кызлары җитәкчеләре Кәримова Альмира Әхтәм кызы, Галимҗанова Айгөл Рәдис кызы, Гомәрова Альбина Данис кызы Санкт-Петербург шәһәрендә узган «Музы белых ночей» XVII халыкара костюм дизайны һәм кулланма иҗат бәйгесендә катнашып, заманча этно-костюм номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
05.09.2024
Арчада «Автобабай-2024» була
Арчада «Автобабай-2024» бәйгесе оештырыла. 55 яшьтән өлкәнрәк машина белән идарә итүче ханымнар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар чакырыла.
04.09.2024
Куркыныч фаҗигадә һәлак булганнарны искә алып
“Экстремизмга юл-юк!”: ункөнлеге кысаларында Арча "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен берничә чара үткәрелде. Чаралар 2004 елның 1сентябрендә булган Бесландагы фаҗигагә һәм бөтен дөньяда террорчылар китергән башка терактларга багышланган иде.
03.09.2024
Халыктан ишеткән рәхмәт сүзләре, аңлаулары көч бирә
30 август көнне Арча стадионында махсус хәрби операция барган зонадагыларга ярдәм йөзеннән ярминкә үткәрелде.
Бу хакта без волонтер Алинә Латипова белән сөйләштек.
02.09.2024
Арчаның 5 нче гимназиясендә икеләтә бәйрәм
Бүген Арчаның 5 нче гимназиясендә икеләтә бәйрәм булды.
Белем көне генә түгел, ныклап төзекләндерүдән соң укучыларның яңартылган мәктәп ишеген тәүге тапкыр ачып керүләре дә бәйрәмгә әверелде. Укучы һәм укытучыларның шатлыгын уртаклашырга район хакимиятеннән, ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгыннан да кунаклар килгән иде.
30.08.2024
Венетадан Михаил Филиппов 50 елдан артык шикәр чире белән көрәшкән өчен медаль белән бүләкләнде
Венета авылында яшәүче Михаил Филиппов А.Ю Майоров исемендәге ”50 мужественных лет с диабетом” медале белән бүләкләнде. Бу турыда безгә район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты, эндокринолог Индира Урманова хәбәр итте.
29.08.2024
Республика көнендә Арчада узачак чараларга рәхим итегез
30 август - Республика көнендә Арчада гаилә белән бергәләп ял итү өчен мөмкинлекләр күп булачак.
Бәйрәм чаралары бүген , 29 августта кич үк велойөреш белән башланып китәчәк.
Бәйрәм чараларында гаиләләрегез белән көтеп калабыз, хөрмәтле райондашлар!
28.08.2024
“Мин.Син.Татарстан” яшьләр автобусы Арча районында булды
Яшьләр белән очрашу шәһәр стадионында узды.
Республика көне алдыннан районыбызга “Мин.Син.Татарстан” яшьләр автобусы килде. Махсус автобус Арча стадионында туктады. Марафонны оештыручылар белән районның эшләүче яшьләре очрашты. Башта оештыручылар федераль һәм республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирде. Яшьләрнең һәркайсының Татарстан Республикасы Яшьләр парламентының яңа составына керү мөмкинлеге бар, дип билгеләп үтте алар.
27.08.2024
«Казанка»да урак бетте
27 августта “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров район башлыгы Илшат Нуриевка быелгы уракны төгәлләүләре турында рапорт бирде, яңа уңыш ашлыгыннан пешерелгән икмәк тапшырды.
Район башлыгы Илшат Нуриев “Казанка” хуҗалыгы хезмәтчәннәренә зур оешканлык күрсәтеп эшләгәннәре өчен рәхмәт әйтте, яңа уңышлар теләде.
26.08.2024
Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды
26 августта Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды.
Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
25.08.2024
Сүзебез Шушмабаш мәктәбе турында
Арчада үткән мәктәпләр ярминкәсендә Шушмабаш мәктәбе үзенең авыл хуҗалыгы культуралары үстерүе белән сокландырды. Агрокласслар оештырылган мәктәп бу.
24.08.2024
Арчада мәктәпләр ярминкәсе
Бу юлы да сокланып карадык һәм кирәк әйберне сатып алдык. Ярминкә белән танышырга район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Халык та күп иде. Яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге, мунча себеркесе, үләннәр сатып алдылар. Рәхәтләнеп концерт карадылар. 2024 ел - Гаилә елы, 2024 ел - Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы. Шул уңайдан эчтәлекле күргәзмәләр оештырылган иде. "Бергә булганда - без көчле!" - дуслык, туганлык, милләтләр дуслыгы турында бик матур чыгышлар булды.
22.08.2024
«Дан өчен түгел, егетләребез өчен»
21.08.2024
Алабугада сәяхәттә булдылар
Арча районы ветераннары, өлкәннәребез Ташкичү мәдәният йортында эшләп килүче "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы белән берлектә Алабуга шәһәрендә сәяхәттә булып кайттылар. Бик күп мәгълүматлар туплап, рәхәтлек алдык, диләр.
20.08.2024
Мәктәп ярминкәсе була. Рәхим итегез!
Арча районы халкы игътибарына!
24 август көнне Арчадагы Җиңү паркы каршындагы мәйданда мәктәпләр ярминкәсе була. Иртәнге 7 дә башлана.
19.08.2024
“Сөембикә гөлләре”ннән
Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче Илһамия Гыйлаҗиева җитәкчелегендә “Сөембикә гөлләре” бию коллективы да ярдәм күрсәтүдән читтә калмады.
Бу хакта безгә Арча мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова хәбәр итте.
18.08.2024
Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын
Татарстанда РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә социаль түләүләр өч тапкыр артты
Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,7 миллион сумга җитә. Ул республикадан, РФ Оборона министрлыгыннан, районнан бирелә торган түләүләрне кушып исәпләнә.
17.08.2024
Бер нигә дә карамый
Элегрәк урман яңгырларны үзенә тарта, дип әйтәләр иде. Хәзер алай түгел, нигәдер урманнан читтә ява яңгырлар
Дөрес аңлагыз, сүз урак өстендәгесе турында түгел, иң кирәкле чак – июнь, июль айлары турында бара.
– Бездә 10 июньнән 29 июльгә кадәр бер тамчы яңгыр төшмәде, – ди урманнарга сыенып утырган “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Хәзер ява яңгырлар, ярый әле борчакны алып өлгердек, анысына да бөтен халыкны җыярга туры килде.
16.08.2024
Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк
Хәтерләүчеләр быелгы елны 1978 ел белән чагыштыра.
Мин үзем дә яхшы хәтерлим әле. Ул чакта райкомда инструктор булып эшли идем.
“Ракета“ колхозын бюро утырышына әзерләдек. Ил буенча Ипатов методын кертеп маташкан вакытлар. Кыскача гына әйткәндә – комбайннарны басудан кайтармыйча эшләү. Идеясе әйбәт, чөнки техниканы әрле-бирле йөртәсе юк, күпме ягулык азрак тотыла, караңгыда юлларда йөрү хәтәр дә бит.
15.08.2024
Яңа Кырлай авылында балалар сабантуе булды
Бик күңелле үтте ул. Авыл халкы оештыручыларга бик рәхмәтле.
Заманында авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Фарук Мортазинның кияве Алмаз Фатыйхов, Казанда яшәүче Яңа Кырлай егетләре Айрат Хашимов, Айрат Сабиров, Арча егете Рәдис Закиров - бергәләп оештырдылар.
14.08.2024
Иске Кенәрдә авылдашлар очрашты
10 август көнне Иске Кенәр авылы халкы һәм биредә туып үсеп, чит җирләрдә яшәүчеләр авылның элеккеге клуб урынына җыелды
Бу очрашуны оештыруны шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә Яңа Кенәрдә гомер итүче Наҗия Әхмәтҗанова тәкъдим итә. Телефондагы аралашу төркемендә «утыручы» авылдашлар, бигрәк тә шул чор кызлары, бу фикерне хуплап, бик теләп әзерлек эшләрен башлап җибәрәләр.
13.08.2024
Шушмабаштан Шиһаповларның гаилә бәйрәме узды
12.08.2024
Арча мөхтәсибәте башлап җибәрде
Арча мөхтәсибәте "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясен башлап җибәрде. “Бердәм Россия" партиясенен Арча бүлекчәсе җитәкчесе Җәләлетдинов Тәлгать Таһир улы белән очраштык һәм беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкаларны тапшырдым. Шушы акция барышында барлыгы 160 дане букча хәзерләп бирдек. Районыбызда авыр хәлдә калган, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга, якыннары махсус хәрби операция зонасында булган балаларга ярдәм йөзеннән мәрхәмәтлелек чарасы булып тора. Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын!" - диде Әмир хәзрәт Миннемуллин
11.08.2024
Ишле гаилә – эшле гаилә
Авылда күп балалы, ихтирамга лаек гаиләләр шактый булса да, Хәбибрахманов Рөстәм абыйлар гаиләсе турында тәфсилләп, тулырак язасым килә.
Ике туган тынышып яши алмаган бу заманда, бер-берсе өчен җан атып торучы туган җанлы, бердәм, кешелекле булулары белән аерылып торучы балалары турында белгәннәремне сезгә дә җиткерергә булдым. Олы уллары Мөхәрләм белән яшьтәшләр, сыйныфташлар булуым да, аннары Рөстәм абый белән күп еллар Шекә бригадасында бергә эшләвем дә бу гаиләне яхшы белүемә этәргеч булгандыр дип уйлыйм.
10.08.2024
Арча мөхтәсибәтеннән «Урал» мотоциклы СВОга китте
Арча мөхтәсибәте мөселманнары Җиңү көнен якынайту максатыннан күпсанлы эшчәнлек алып бара. Районыбыз һәм авыл мәчетләрендә сеткалар үрү оештырылды, гуманитар ярдәм җыюга һәрдаим үз өлешләрен кертәләр. Махсус хәрби операция зонасына ГАЗель автомобиле алып тапшырдылар. Шушы көннәрдә "Урал" мотокциклы алдылар. Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриевның хәер-фатихасы белән мотокциклны мөфтияткә Казанга озаттылар, аннан ул хәрби хезмәт җиренә тапшыралачак.
09.08.2024
Агитбригада юлда
Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче РасихГгалимҗанов җитәкчелегендәге агитбригада өчен дә урып-җыю чоры иң кызу вакыт. Хәзерге вакытта үзешчән артистлар ындыр табакларында концерт куя. Күптән түгел алар Шушмабаш һәм Апаз авыл җирлекләрендә булып, хезмәтчәннәрнең күңелен күреп кайтты.
08.08.2024
Илһамыгыз кимемәсен, Рәфкать абый
Казанбаштан Рәфкать ага Низамиев кечкенәдән хисле бала була. Мәктәптә укыган вакытында ук шигырьләр яза. “Яшь ленинчы” газетасында басылып та чыга алар.
07.08.2024
Таулар күчерергә була
Югары Оры авылы халкы да гуманитар ярдәм әзерләүдә үз көчен кертә. Авыл төркеменә әйтеп язу белән ярдәмгә ашыга.
06.08.2024
Авыл халкы белән горурлана
Байкал авылы халкы узган ел биш маскировка өчен сетка үргән булган. Быел яңадан эшкә тотынганнар.
05.08.2024
Ярдәм итәргә әзерләр
Шура халкының бердәмлеге турында беренче генә ишетүебез түгел. Аларга бер тапкыр “кирәк” дип әйтү җитә.
Бу юлы да Яңа Кенәрдән Рашат Сабирҗанов: ”Маскировка өчен сеткалар үреп бирә алмассызмы?” – диюгә, шуралар җиң сызганып эшкә керешә.
04.08.2024
26 июльдә “26“ да очрашу
26 июль көнне “26 авылы“ (халык телендә шулай атала) халкы урман буенда кабат очрашты. Бу инде егерме ел дәвам итә.
31.07.2024
Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йорты ярминкәгә әзерләнә
Бөтенроссия Спасс ярминкәсенә. Ул Алабугада булачак.
Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында уйлашканнан соң тәлинкәләргә сурәтләр ясарга булалар. Һәм җыелышып эшкә тотыналар. Уңышлар телик үзләренә.
30.07.2024
Кысна авылында беренче тапкыр авыл көне үткәрелде
Бик күңелле үткән. Бергә озак, матур яшәгән гаиләләр һәм яшь парлар котлап үтелгән. Милли уеннар, җыр, биюләр белән үрелеп барган бәйрәм. Татарча көрәш тә булган. Авыл халкы бик канәгать калган. Оештыручыларга рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар.
29.07.2024
“Ура, авылга!“
Әлеге проект кысаларында Урта Курсада оештырылган лагерьда 43 бала ял итте.
Алар биш көн эчендә әйдаманнар әзерләгән бик күп кызыклы чараларда катнаштылар. Программада халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән танышуга зур урын бирелгән иде.
28.07.2024
Парлы тормышка ни җитә?!
Арчада яшәүче Саймә һәм Илгиз Бәйрәмовлар илле ел бергә. Аларны районда яхшы беләләр. Илгиз абый авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләсә, Саймә апа бала табу йортында акушер иде.
24.07.2024
Дога булып барып ирешсен
Иске Ашыт мәдәният йортында танылган җырчы Фердинат Фәтхиның әнисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәтксре Саяра ханымны искә алу кичәсе үтте. Кичә истәлекле мизгелләрне искә төшерү һәм матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Якын тирә авыл клублары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре бик матур чыгыш ясады.
22.07.2024
Татарстан командасы өчен безнең Әмин дә уйнады
Краснодарда 17 яшькә кадәргеләр арасында волейбол буенча җәйге спартакиаданың финалы узды. Зона ярышларында җиңгән 12 команда катнашты. Татарстан командасы мәскәүләргә генә бирешеп, икенче урынны яулады. Команда составында безнең районнан Әмин Димөхәммәтов уйнады.
21.07.2024
«Сөлгеле капка» капкасын кабат ачты
Кичә Ташкичүдә "Сөлгеле капка" ачык фольклор фестивале узды. Ул района быел өченче тапкыр үткәрелә. Максаты - йолаларны искә төшерү, яшьләргә җиткерү, тәҗрибә уртаклашу
20.07.2024
Арчаның «Шәрык» мәчете каршында
Безгә балаларны тәрбияләүдә бик зур өлеш кертергә кирәк.
Арча шәһәре «Шарык» мәчете каршында Ислам динен өйрәнү буенча рухи-сәламәтләндерү курслары уза. Малайлар һәм кызлар белән күрешеп аларга нәсихәт сүзләрен җиткердем.
19.07.2024
Сәрдәбашта Питрау бәйрәме узды
Бәйрәмне Сәрдәбаш авылы клубы каршында эшләп килүче “Туым җондызы” керәшен халык фольклор ансамбле башлап җибәрде.
50 ел бергә гомер иткән Вера һәм Михаил Архиповларны котлап, бүләкләр тапшырдылар. Быел армиядән кайтучыларны да мәйдан түренә чакырдылар. Аларга матур теләкләр әйтеп, бүләкләр бирделәр.
18.07.2024
Көллияткә бүләккә комбайн бирделәр
Арча агросәнәгать көллиятенең 80 еллыгын бәйрәм иткәндә “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Ленар Абдуллин көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаевка “Нью-Холланд“ комбайны бүләк итү турында сертификат тапшырган иде.
15.07.2024
Арчада җиңел машина йөртүче хатын кызлар ярышты
13.07.2024
Сагынып сөйләрлек кеше ул
Татарстан Республикасы атказанган төзүчесе Анатолий Николаевич Смирновны Арчада белмәгән кеше сирәктер. Аның исеме юллар белән бәйле.
Анатолий Николаевич 1985 елның маеннан 1997 елның июленә кадәр ДРСУ (юл ремонт-төзелеш идарәсе) җитәкчесе булып эшләде.
12.07.2024
Солдаттан рәхмәт хаты
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран Илнур Яруллин Корьән ашы үткәрде.
Ниятләр изге. Ил-көннәребез тыныч, улларыбыз исән-сау булсыннар. Догаларны Радик хәзрәт Кәримов укыды. Илнур Яруллин Корьән ашына килгән кадерле кунакларга "Солдаттан рәхмәт хаты" тапшырды. Яңа Кенәрдән махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Инсаф Салихов та хатыны Раилә, кызы Камилә белән килгән иде. Уллары махсус хәрби операциядә булган аналар Мәмсәдән Нәзирә Хәйруллина, Яңа Кенәрдән Нурия Галимова шулай ук кадерле кунаклар булдылар.
10.07.2024
«Гаилә учагы» Арчадан Балтачка китте
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Арчаның “КазанСу” паркында бәйрәм узды.
Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп саклаучы, буыннарны бәйләүче өзелмәс җеп. Районыбызның һәм илебезнең тотрыклы үсеше гаиләләрнең ни дәрәҗәдә нык булуына бәйле.
09.07.2024
Арчада яшәүче Татьяна һәм Александр Зимановлар алтын туйларын билгеләп үтте
Бу көнне аларга район башлыгы Илшат Нуриевның котлавы һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Ежков урамында урнашкан иң матур йортларның берсендә яши алар. Зур түгел ул, әмма күңел җылысын биреп хуҗаның үз кулы белән эшләнгән.
08.07.2024
100 яшендә очрашырга дип сөйләштек
Иске Кишет авылында яшәүче Нургали абый белән ул үткән юлларны барлап рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.
Әле яңа гына 95 яшен тутырган кешенең күргәннәре, башыннан кичергәннәре калын бер китап язарлык.
07.07.2024
Афәрин, Ислам!
Балалар, оныклар ирешкән уңышлар һәр ата-ана, әби-бабайлар өчен зур шатлык инде ул. “Северный“ ширкәте баш инженеры Самат Йосыповның улы Исламның авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану буенча Россия күләмендәге һөнәри осталык чемпионатында икенче урынны алуын ишеткәч тә куанып куйдым.
06.07.2024
Чын ир-егет үстергән Анага рәхмәт!
Район башлыгы Илшат Нуриев исеменә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче райондашыбыз, гвардия лейтенанты Олег Андреевич Никитинның әнисе Анна Арсентьевнага тапшыруны сорап улының командиры Рәхмәт хаты җибәргән. Анда Олег Андреевичны әти-әнисе үз Ватанының чын патриоты итеп тәрбияләүләре әйтелә.
05.07.2024
Сугышта хәбәрсез югалганнар табылды
“Казан арты” музее узган атнада райондашларыбызны үзенчәлекле чарага җыйды. 80 елга якын исемнәре хәбәрсез югалганнар рәтендә булган якташларыбызның якыннары рәсми хәбәр кәгазен кулларына алды.
05.07.2024
Арчада бүген гаилә белән велосипедта сәяхәт иттеләр
Арча спорт комплексыннан кузгалдылар. Тимер юл вокзаллына төштеләр. Аннан Арчаның шәрык мәчетенә менделәр. Арчаның 5нче гимназиясенә килделәр. Район мәдәният йорты янында финиш бирделәр. Әлеге сәяхәттә катнашучылар бик канәгать калдылар.
04.07.2024
Арчада яшәүче Гөлирам апага 100 яшь тулды
Бүген Арчада яшәүче Хәялова Гөлирам Шакир кызын 100 яшьлек юбилее белән котларга Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев килде.
Гөлирам Хәялова Апас райнында дөньяга килгән. Яшь чагында төрле хезмәт башкарырга туры килгән үзенә, ирләр белән беррәттән урман да кискән.
03.07.2024
Рәхмәт, юлчыларга!
Җәй юлларны карау өчен уңай вакыт
Шуңа да юл салучы, юлларны ныклап төзекләндерүче оешмалар җәйдән файдаланып калырга тырыша.
“Без өч районга – Арча, Әтнә, Теләче районнарына һәм, гомумән, республикага хезмәт күрсәтәбез, – дип сөйләде республиканың “Татавтодор” җәмгыяте Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев
02.07.2024
Районыбызның ун гаиләсе узган ялларны табигать кочагында уздырды
29 һәм 30 июньдә районыбызда Арча укучылар сараеның “Сәламәт Арча” проекты кысаларында “Ял-Юл” җәяүле сәяхәте узды.
Чираттагы районкүләм чара турында хәбәр әзерләргә дип йөргән җиремнән, Укучылар сараеның директор урынбасары, проектның авторы Айгөл Галәветдинова үземне дә бу сәяхәттә катнашырга чакырды. Озак уйламый гына ризалаштым һәм шимбә көнне иртә белән, кызымны алып, Укучылар сараена юнәлдем.
01.07.2024
Райондашыбыз галим-агрономга 75 яшь тулды
Заманында районның иң көчле агрономнарының берсе булган Галиуллин Гомәр Мифтах улына 75 яшь тулды. Аны юбилее белән бергә эшләгән хезмәттәшләре котлады. Районның баш агрономы Раил Шакирҗанов аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
28.06.2024
Гөлзада апа, сез Күлтәс өчен янып яшисез!
17 июньдә Күлтәс авылы мәчетендә Корбан ашы булды. Бу мәҗлесне авылыбызда туып-үскән, хәзерге вакытта Нагорный бистәсендә гомер итүче авылдашыбыз Гөлзада апа Шәяхмәтова үткәрде. Коръән ашына аның гаиләсе-кызлары, туганнары һәм авылдашлар җыелды.
28.06.2024
Арчаның Кызыл Бистә урамында Корьән ашы үтте
Арчаның Кызыл Бистә урамында Корьән ашы үтте
27.06.2024
Якташыбыз Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахмановны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 27 нче июнь көнне, озак еллар Казан дәүләт аграр университеты ректоры булып эшләгән Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахмановның туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән котлый!
26.06.2024
Кәчедән Галәвиевлар - ярдәмчел кешеләр
Арча районының Кәче авылында гомер итүче Фәнисә (29 яшь) һәм Ринат (33 яшьтә) Галәвиевларның гаилә корып яши башлавына 7 ел. Авылда төпләнеп, гөрләтеп тормыш көтәләр.
Берничә йорт салырга өлгергәннәр, уртак бизнеслары бар. I һәм II группа инвалид туганнарын да тәрбиялиләр. Күптән түгел икенче тапкыр әти-әни булганнар. Олы кызлары Руфинәгә 6 яшь, уллары Нариманга 5 ай.
26.06.2024
Наласадан Марат Вахитовны котлыйбыз!
ООО АФ Игенче хуҗалыгы агрономы Вахитов Марат Мирзаян улы Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында узган «Сабантуй-2024» Республика милли бәйрәме кысаларында бүләкләнде.
25.06.2024
Шундый якташыбыз белән горурланабыз
Марат Сабиров Кәчедә туып үскән. 1986 елның 6 августында туган. Ике малай әтисе.
Без күптән түгел район Иҗтимагый советының күчмә утырышында Кәче мәктәбендә булдык. Музеена кердек. Музейда махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым бер почмак эшләп куйганнар.
24.06.2024
Без сокланабыз сезгә!
Республиканың пенсионерлар берлеге ел да Казанда спартакиада кысаларында спорт ярышлары оештыра
Бу әһәмиятле чарадан безнең район пенсионерлары да читтә калмый. Быел башта май аенда “Арча“ спорт комплексында район спорт ярышларында катнаштылар.
23.06.2024
Ул 82 елдан соң туган авылына кайтты
Яңа Кишет авылында яшәүче Закир Вәлиев Бөек Ватан сугышына 1941 елның 27 августында алына.
22.06.2024
Ташкичүдә СВОдан ялга кайткан авылдашлары белән очраштылар
Мәдәният йортында бик тә эчтәлекле матур кичә үтте, дип хәбәр иттеләр Ташкичү мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Кичәбезнең сәбәпчесе : СВО да хезмәт итүче, 4 нче тапкыр ялга кайтучы, кайткан саен күкрәгендә медальләры артып, мактау һәм рәхмәт грамоталары тулы булган, безнең горурлыгыбыз Фирдусебез булды
21.06.2024
Авыр туфрагың җиңел булсын Гарәфетдин абый
Күлтәс авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Гарәфетдин ага Зиннуровны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрәсимендә район башлагы Илшат Нуриев, сугышчан туганлык оешмасы әгьзалары, авылдашлары, якыннары катнашты
20.06.2024
Алар - Арча районының “алтын фонды”
Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар район Мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелде.
19.06.2024
Яңа Кырлайда төзүчеләрне Корбан итеннән пешерелгән ризык белән сыйладылар
- Авыл барлыкка килгәннән бирле чүпләнеп килгән Ия елгасын чистартып,матурлап, яктыртылган җәяүле юллар салучы Арча "Эталон""һәм Балтач. " Мелиорация "" җәмгыяте эшчеләрен корбан ите белән сыйларга уйладым
18.06.2024
“Ак барс“ агрокомплексы ширкәте терлекчеләре бәйрәм итте
15 июньдә “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә бик матур бәйрәм булды. “Чәчүлекләрне кабул иткән көнне механизаторларны шулай зурлап хөрмәтләгән идек, бүген менә терлекчеләребезне кунак итәбез“, – диде хуҗалык җитәкчесе Ленар Абдуллин.
17.06.2024
Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йортына Корбан ите китерәләр
Районда игелек эшләүчеләр күп. Уеңда, теләгеңдә бар икән инде игелек эшлә! Район Өлкәннәр һәм инфалидлар йорты җитәкчесе Рәисә Рәкыйповна ярдәм итүчеләргә бик рәхмәтле. Исән-сау булсыннар, балаларының игелеген күреп яшәсеннәр, дип тели.
16.06.2024
Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 16 июнь көнне якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улының туган көне - 70 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Сезгә алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!
15.06.2024
Арча педагогия көллиятен котлыйбыз!
10 июнь көнне Татарстан Республикасы спорт министрлыгында урта һөнәри уку йортлары арасындагы спартакиадага һәм лига ярышларына йомгак ясалды. 2023-2024 уку елында Арча педагогия көллияте барлык уку йортлары арасында ( барлыгы 102 уку йорты) I урынны алды.
14.06.2024
Сыйфат өчен тырышалар
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов 11 июньдә Арча районында булды. Ул “Яңарыш“ ширкәтендә терлек азыгы әзерләү, сенаж салуның барышы белән кызыксынды.
– Без арышны 1300 гектарда чәчкән идек, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. – Бөртеккә дигәне 900 гектар, калганын сенажга салабыз. Масса әйбәт, барысы 2 мең тонна чамасы шундый сенаж салабыз. Урып-җыйналган басуларга бодай, судан үләне чәчәбез.
13.06.2024
Сабантуй – очрашу, күрешү, аралашу урыны
Арча Сабантуе көнне иртәдән кояш балкыды. Күңелләр күтәрелеп китте.
Хәер, шимбә көн яңгыр яуганга карап ул да авыл Сабантуйларына артык комачауламады.
Хәтерләсәгез, телогрейка киеп төшкән еллар да булды. Хәзерге яшьләр телогрейканың нәрсә икәнен дә белми. Шулай да көн салкынча булып торгач, нигәдер, шул искә төште. Чөнки бәйрәмгә барабыз, дип алдан киемнәр алып куеп, бу көнне көтеп аласың бит. Ярый, бу юлы эш җылы киемнәргә барып җитмәде. Яңгыр явып торуга карамастан, һәркайда бәйрәм гөрләде. Икенче көнне кояш күңелләрне күтәрде, Үзәк стадион ягыннан иртәдән дәртле музыка яңгырый иде.
12.06.2024
Наил Сабиров вафат
Арча, Әтнә районнарында гына түгел, республикада да хөрмәтле, дәрәҗәле аксакал Сабиров Наил Закир улы бүген вафат булды.
Наил абый Сабиров 28 яшендә «Чулпан» колхозы рәисе итеп билгеләнә. Колхозны алдынгылар сафына күтәрде, данын еракларга җиткерде. Халыкның тормышын, көнкүрешен яхшыртуны алгы планга куеп эшләде. Әтнәбезнең дәрәҗәле аксакалы иде. Урыны оҗмахта булсын, гаиләсенә, балаларына, якыннарына Аллаһ сабырлык бирсен.
11.06.2024
Бай тарихлы Каенсар
Туган төбәгебезнең чын тарихын барлау, аның күренекле кешеләрен белү һәркем өчен мөһим. Соңгы елларда татар авылларының тарихы белән кызыксынучылар шактый күп. Авыл тарихларын, аларның халкын, элеккеге тормышын туплап китап бастыручылар да артып тора.
Әлбәттә, халкыбыз өчен кирәкле хезмәт бу. Минемчә, һәркем үзе яшәгән төбәкнең тарихын белергә, өйрәнергә тиеш.
10.06.2024
Арча Сабан туе - 2024
Арча Сабан туе милли йортлардагы гаилә көнкүреше белән танышудан башланды
Халкыбызның милли бәйрәме Сабан туена ел саен күп кунаклар җыела. Быел да Арчага республикабыздан мөхтәрәм шәхесләр килгән иде.
09.06.2024
Әй мәктәбем, Апаз мәктәбем...
Апаз мәктәбе капка төбенә 40 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар җыелды. Кочаклашып күрешәләр, сөйләшәләр, көлешәләр...
Район башлыгы Илшат Нуриев та 40 ел элек Апаз мәктәбен тәмамлаган. Бердән, сыйныфташлар очрашса, икенчедән, Апаз мәктәбенә 150 ел! Зур юбилей!
08.06.2024
Районыбыз авылларында Сабантуйлары гөрли
8 июньдә районның шактый авылларында Сабантуйлар гөрләде. Табигать тэ рәхимле булды, артык эссе дэ түгел, яңгырлар да булмады.
07.06.2024
Райондашыбыз 37 ел гомерен төзелешкә багышлаган
“Арча МСО”сы ширкәтенең төзүчесе Ирек Вәлиев һөнәри осталык республика конкурсында “Иң яхшы төзүче” номинациясендә 3нче урынны яулады
5 разрядлы төзүче Ирек Вәлиев бүгенге көндә бригадасы белән Яңа Кенәрдә хастаханә түбәсен яңарту белән мәшгуль. Ташчы булса да, кирпеч өю генә түгел, төзелештәге башка эшләрне дә башкарырга туры килә икән үзенә.
06.06.2024
Арча муниципаль районы Сабан туе программасы
Арча шәһәре үзәк стадионында Сабан туе 9 июньдә узачак
05.06.2024
Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде
Ташкичу авыл китапханәсендә Россия Федерациясенең халык мәгариф отличнигы, югары категорияләре укытучы, һәвәскәр язучы Насибуллина Рузалия Ибраһим кызының "Атылган йолдыз" исемле китабын тәгъдир итү киче узды.
04.06.2024
Кунакта
Төбәк инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов “Без Тукайны укыйбыз“ дигән әдәби марафонда уңышлы чыгыш ясаучыларны котлап, бүләкләр тапшырды
Бу матур тантана-очрашу чәй өстәле янында район мәдәният йортында инвалидлар җәмгыяте бүлмәсендә үтте.
03.06.2024
Район иҗтимагый советының Кәче авыл җирлегендә күчмә утырышы булды
Район иҗтимагый советының җитәкчесе Надия Мифтахетдинова. Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев.
Совет әгьзалары Чулпан фельдшер-акушерлык пункты, Чулпан клубы, Якты Көндә Радик Бариев крестьян-фермер хуҗалыгында (кошчылык), Якты Көн клубында, Кәче мәчетендә, Кәче мәктәбендә, бакчасында булдылар. Аларның эше белән якыннан таныштылар. Дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылганын карадылар.
02.06.2024
Мәгариф хезмәткәрләре йөгереп тә карый!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы үзенекеләрне Арча стадионына җыйды
Көндезге сәгать 1. Көн кояшлы, җылы, кошлар сайрый. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр шау-гөр килеп, бер-берсе белән күрешәләр, уен-көлке сөйләшәләр. Ярыш алдыннан әкрен генә йөгереп, гәүдәләрен язучыларга карап: “Кара бу чабышкы атын, кая узасың моны!” – дип көлешә ир-егетләр. Үзе бер күңелле!
01.06.2024
Укытучылар “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек куйды. Галәви ролен Фәнис Җиһанша башкарды
24 май көнне район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Курса Почмак мәктәбендә унберенче сыйныфны быел өч, тугызынчы сыйныфны сигез укучы тәмамлаган. Шуларның дүртесе өчен дә кыңгырау соңгы тапкыр чыңлаган. Биредә соңгы кыңгырау бәйрәме башкалардан аермалы буларак 25 майда үткәрелде. Аның сәбәбе дә бар.
31.05.2024
“Ак барс“та бәйрәм
Быел “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә бик зур үзгәрешләр бара. Бүгенге көндә тәүлеккә 30 тонна сөт савалар. Язгы кыр эшләрен оешкан төстә, бердәм булып төгәлләп чыктылар. Чәчүне “Казанка“ ширкәтеннән соң икенче булып тәмамладылар.
30.05.2024
Сүндермичә сакласак иде
Арча үзәк китапханәсе ЗАГС бүлеге белән берлектә Гаилә елы уңаеннан “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән очрашу үткәрде
29.05.2024
Анда ярдәм бик кирәк
Зөлфия Мәгъсумова белән Тәнзилә Вәлиева Оренбург өлкәсенә барып, җыелган гуманитар ярдәмне илтеп кайттылар. Аларны бик җылы каршы алганнар.
– Безгә төрле фикерләр ишетергә туры килде. Казанда бер таксист: “Сезгә дөнья кадәр акча түлиләрдер инде”, – диде. Безнең үз хисабыбызга ял алып, бушка йөрүебезгә ышандыра алмадык. Үзләре бер барып кайтсалар, андый сүзләр әйтмәсләр иде.
28.05.2024
Якташыбыз Нурзадә Вәлиуллинаны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 28 май көнне, якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2019), җырчы, автор-башкаручы, Нурзадә Фирдинант (Рәдиф) кызы Вәлиуллина туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!