События
02.10.2018
Яшь комбайнчыларны зурладылар
Район мәдәният йортында республиканың иң яхшы яшь комбайнчыларны зурладылар. Алдагы көнне Үрнәктә агросәнәгать көллияте базасында комбайнчылар ярышы булды. Ә икенче көнне (шимбә) район мәдәният йортына җыелдылар. 15 экипаж. Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, ГТРК «Россия 1» Татарстан телевидениесе белән берлектә, Казанның авыл хуҗалыгы академиясе ярдәмендә оештырылган ярыш булды ул.
02.10.2018
Күкчә Бирәзәдә өлкәннәр көне узды
Күкчә Бирәзә авылы да,безнең Иске Йорт кебек кечкенә авыл…
Хезмәттәшем Исламова Раузания, өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмне бергәләп үткәрергә тәкъдим ясады.Без хезмәттәшләр белән бик теләп ризалаштык.Лилия Мингазова,Вәгыйзь Әһлиуллин һәм яшь алып баручы егетебез Өчиле авылыннан Алмаз Җиһангиров Күкчә Бирәзә авылы клубында узучы бәйрәмгә юл тоттык…
01.10.2018
Арча районына дәүләт уты килүгә – 60 ел!
Без бүгенге тормышыбызны электрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, ул безне ашата һәм кеше уйлап тапкан барлык механизмнарны, приборларны эшләргә мәҗбүр итә, аннан башка тормыш туктап калыр иде. Кешеләр икмәк үстерә, йортлар төзи, завод һәм фабрикалар эшләп тора, хастаханәләрдә балалар туа – боларның барысын да электр энергиясе кирәклеге берләштерә, кешеләрнең иминлеге әлеге энергия белән ышанычлы тәэмин итүгә бәйле. Кайчандыр электр уты бөтенләй булмаган бит.
01.10.2018
Сәрдәбашта ни хәлләр?
“Биек тауларның башында Учи агай бау ишә… ”
“Сәрдәбаш авылы 1619 елны Вятка губернасы, Малмыж өязенең Арбур волосте исемлегенә кертелгән. Өлкәннәрнең сөйләүләренә караганда, Михаил Романов патшалык иткән чорда бирегә Сәрдә дигән мари авылыннан күчеп утырганнар.
01.10.2018
Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, районның өлкән яшьтәге кешеләре!
Әлеге бәйрәм гуманлылык, игелек һәм шәфкатьлелек белән тулы, бу көнне олы тормыш юлы узган, илне, туган якны үстерүгә бөтен көчен һәм күңел җылысын биргән, алмашка лаеклы балалар һәм оныклар тәрбияләгән кешеләргә хөрмәт һәм ярату хисләрен җиткерәбез. Бу бәйрәм аталарыбыз һәм бабаларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы, илне җимерекләрдән торгызу мөмкинлеге биргән гаҗәеп фидакарьлеге алдында баш июче барлык буыннарны берләштерә. Бу безнең янәшәбездәге ата-аналарыбызга мәхәббәт һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәтебез дә.
30.09.2018
“РМЗ”ны саклап калган Даниял
Сөбханалла, Даниял Шакирович Фәсәхиев (тиздән 67 яшь тула) егетләр кебек әле! Көн саен иртән 1 сәгать күнегүләр ясыйм, ди. Иң төп сәбәпләрнең берсе, мөгаен, үз эшен яхшы белүе һәм яратуындадыр. Ә иң мөһиме – ул 34 кешене эшле итеп, Арча ремонт-механика заводын җитәкли! Ул гынамы, әле аның Түбән Мәтәскәдә халык өчен эшләп куйган чишмәләре һәм башка игелекле эшләре бар!
29.09.2018
Арчада яшь комбайнчылар ярышы
28 сентябрьдә Үрнәк агросәнәгать көллиятендә яшь комбайнчыларның республикакүләм бәйгесе башланды. Ул «Хезмәт кешесен зурлыйбыз» исеме астында үтә. Ике көн барачак. Әлеге әһәмиятле чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек министры урынбасары, министрлыкның фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе Наил Хәмидуллин оештырып йөрде. Арча районыннан бәйгедә «Игенче» хужалыгыннан Түбән Аты авылыннан Айнур Фәтхрахманов катнашты.
29.09.2018
Җыр керде күңелгә…
Сәхнә кешене танымаслык итеп үзгәртә, тамашачы алкышлары аңа дәрт өсти. Артист халыкка рухи азык кына биреп калмый, залдан килгән энергия белән үзенә дә рухи байлык туплый. Кайвакыт авырган, кәеф булмаган чакларда да чыгыш ясарга туры килә. Әмма сәхнәгә тамашачы каршына чыгу белән аларның барысы да онытыла.
28.09.2018
Якташыбыз Фарух Әхмәдуллин — рәссам һәм шагыйрь
Фарух Зиннәт улы Әхмәдуллин 1928 елның 20 августында Мөндеш авылында дөньяга килә. Ул яшьтән үк рәсем ясарга, шигырьләр язарга ярата. Аның шигырьләрендә картиналарындагы күренешләр кебек үк матурлык, табигатькә соклану, аларны кеше тормышлары белән чагыштыру, тарихи вакыйгаларны сүрәтләү зур урын алган.
28.09.2018
Яңасала балалары Алиш әкиятләренә сәяхәт кылды
Яңасала балалар бакчасында нинди генә мавыктыргыч, тәрбияви чаралар үтми ә менә чираттагысы балалар язучысы Абдулла Алиш иҗатына багышланган иде.
27.09.2018
Арча, Әтнә районнарының армиягә китәсе егетләре «Башваткыч»та төшеп кайтты
Хәрби комиссариат “Башваткыч” тапшыруына төшәр өчен әле күптән түгел генә яшь армиячеләрне алып барган иде. Бу юлы «Башваткыч»ка төшәргә агымдагы елның көзге чакырылышында армиягә чакырылучылар барды. Аларның уеннары өчен өч дистәдән артык кеше җан атты. Алар арасында егетләрне армиягә хәзерләүче ветераннар да бар иде.
26.09.2018
Зиннур Тимергалиевка зур җаваплылык өстәлде
Казанда якташыбыз Зиннур Тимергалиевны Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Райондашыбыз дулкынлану катыш шатлык хисләрен безнең белән дә уртаклашты:
Бик дулкынланам.Бу миңа зур җаваплылык өсти. Язучылар союзы әгъзалары кандидатурамны бертавыштан кабул итеп, «Син Арчада Радик Фәизов кебек эшлә», — диделәр.
24.09.2018
Сокланырлык кешеләр алар
Лесхозда яшәүче Нурфия һәм Нурфаил Закировлар белән мин “Ир солтаны” бәйгесендә таныштым. Ир солтаны Нурфаилгә ярдәмгә ул көнне сәхнәгә хатыны Нурфия дә чыкты. Бу искиткеч матур парның дус, тату гына түгел, бер бөтен булып яшәвенә шунда игътибар иттем. Ә видеоязма аша аларның бакчаларын чын җәннәт почмагына әверелдерүләрен күреп сокландым. Үзләре белән якыннанрак танышу теләге туды. Беркөн Үрнәк мәдәният йорты җитәкчесе Мөнирә Абдуллина мине үзе белән аларга кунакка чакырды.
23.09.2018
Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде. Арча якташлыгы беренче өчлектә!
“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясендә Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә “Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. ЧарадаТатарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыклар мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы муниципаль районнары якташлыклары җитәкчеләре катнашты.
22.09.2018
Награждены лучшие землячества Республики Татарстан
В Ассоциации «Совет муниципальных образований Республики Татарстан» под председательством Экзама Губайдуллина состоялось награждение республиканского конкурса «Лучшее землячество года Республики Татарстан». В мероприятии приняли участие председатель Комитета Государственного Совета Республики Татарстан по государственному строительству и местному самоуправлению Альберт Хабибуллин, начальник Управления культуры и развития языков народов Республики Татарстан Кабинета Министров Республики Татарстан Гульшат Нигматуллина, руководители землячеств муниципальных районов Республики Татарстан.
22.09.2018
«Аю» агрофирмасы Арча районында кыр эшләрендә әйдәп бара
Арча муниципаль районының «Аю» агрофирмасы» җәмгыяте районда беренчеләрдән булып бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде. Хәзер агрофирма механизаторлары техниканы яңа сезонга әзерли. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
21.09.2018
Бердәмлектә көч!
13 август көнне Арча районының Казанбаш авылында зур югалтулар китергән янгын чыгып тулысынча ике хуҗалыкны юкка чыгарды.
Бер ай эчендә якташлар ярдәме белән зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелде. Бүгенге көндә ике гаиләгә кирпечтән яңа йорт күтәрелде. Алда эшлисе эшләр күп. Изге эшкә кушылырга теләкләре булган кешеләр 8(843) 264-35-18 телефоны буенча шалтырата алалар.
20.09.2018
Якташыбыз турында тапшыру булачак, карарга онытмагыз!
22 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә "ТНВ-Яңа Гасыр" каналында "Әдәби хәзинә" тапшыруының чираттагы чыгарылышы Арча районы Курса Почмак авылында туып үскән якташыбыз - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ әдәби бүләге иясе, шагыйрә һәм танылган җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова иҗатына багышлана. Тапшыру Арча тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлегендә һәм шагыйрәнең туган авылында төшерелде.
19.09.2018
«Мин инвалид, дип өйдә утырып булмый — эшләргә кирәк»
Арчада яшәүче 28 яшьлек Марат Миңнебаев тумыштан балалар церебраль параличы (ДЦП) белән авырса да, тулы канлы тормыш алып бара. Өстәвенә бик сәләтле егет. Элегрәк тактага яндырып рәсемнәр ясаса, бүген анда кеше исемнәре яза. Күптән түгел агач эшенә дә алынган.
18.09.2018
Президент Арчада
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 17 сентябрьдә Арча районында булды.
18.09.2018
Арча районындагы «Балыкчылар авылы» яшьләр лагере итеп үзгәртеләчәк
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районындагы «Балыкчылар авылы»н балалар һәм яшьләр сәламәтләндерү лагере итеп үзгәртергә йөкләмә бирде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
16.09.2018
Үзара салым акчасын Шушмабаш авыл җирлегендә нинди максатта кулланалар?
Шушмабаш авыл җирлегендә узган ел үзара салым акчасы нигездә урамнарга аз энергия сарыф итүче яктырткычлар куюга тотылган иде. Бу хакта газетабыз битендә дә язып чыктык. Быел биредә бу акча нинди максатларда кулланылган? Шуны ачыклау максатыннан без авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтовка мөрәҗәгать иттек. Колак белән генә ишеткәнгә караганда, күз белән күрү яхшырак, дип, ул үз чиратында безне җирлеккә караган җиде авыл буйлап алып китте.
15.09.2018
Арча районында урман атналыгы бара
Татарстанда урман атналыгы бара. Атналык кысаларында Арча урман хуҗалыгында да төрле чаралар уза. Шушы көннәрдә урман хуҗалыгы инженеры Илсөяр Сәләмова Лесхоз мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен Урман дәресе уздырды.
14.09.2018
Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповка 80 яшь!
Бүген филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы, Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыпов 80 яшьлек юбилеен билгеләп уза!
13.09.2018
Арчаның 10 нчы балалар бакчасы икенче туган көнен бәйрәм итте
10 сентябрьдә Арчаның 10нчы номерлы балалар бакчасы икенче туган көнен бәйрәм итте. Ярты елга сузылган ныклап төзекләндерүдән соң бакча тантаналы шартларда нәниләргә кабат ишекләрен ачты.
12.09.2018
Арча урманчылыгында Татарстан урманчыларына һәйкәл ачылды
Арча урманчылыгында биредә 6 ел хезмәт иткән урманчы Зариф Сәфәргалиевка һәйкәл ачылды. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
11.09.2018
Якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиеваны туган көне белән котлыйбыз!
Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиева 1959 елның 11 сентәберендә Татарстанның Арча районы Казанбаш авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе—булачак галим һәм халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев, әнисе—Лилия Бәширова (халык язучысы Гомәр Бәшировның кызы).
10.09.2018
Булат Галиевка 60 яшь тулды
Мин аны Арчада узган «Балкыш» ветераннар концертында күрдем. Ул чакта моңлы халык җырларын башкарды Булат абый. Үзе генә түгел — баянда уйнаучы Нәзир Фәхретдинов һәм авылдашы — курайчы Рүзәл Мортазин белән. Аңарчы инде Булат Галиев Казанда узган “Балкыш”та, телевидениедә “Җырлыйк әле!” тапшыруында катнашып кайткан булган.
10.09.2018
55 ел бергә
Гомер буе китапханәдә эшләгән Әлфия апа Рәхимованы ак фәрештәгә тиңлим. Матур ак яулыгын бөркәнеп, яшел күлмәген киеп ул, мәчеткә юнәлә яки коръән ашына бара. Бу көннәрдә Әлфия апа белән Хәдис абыйның бергә яши башлауларына 55 ел тулды. Өйдә балалар, туганнар белән матур итеп юбилейларын билгеләп үттеләр.
09.09.2018
Рәхмәт әни, мәңге яшә әле…
Татарстанның халык җырчысы Фердинад Фәтхи шаккатырмый калмый. Бу юлы, үткән җомгада, туган авылы Иске Ашытка бер төркем артистлар белән кайтты. Әнисе Сәяра апаның туган көнен бөтен авыл халкы белән билгеләп үттеләр.
07.09.2018
Яңасала авыл җирлегендә
Район советының социаль мәсьәләләр буенча даими комисияснең Яңасала авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Мәдәният учреждениеләре эше белән таныштылар. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты. Утырышта катнашучыларны Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин озатып йөрде.
06.09.2018
Икмәк булса, җыр да була
4 сентябрьгә районда игеннәрнең 85,8 проценты җыйнап алынды. Беренче “Казанка”, “Аю”, “Северный”, “Тукай”, “Кызыл Яр” хуҗалыкларында урак өсте тәмамланды. “Курса МТСы”, “Закирҗанов Р.М.” хуҗалыклары соңгы гектарларны суктыралар.
05.09.2018
Иске Чүриледә күчмә утырыш
Арча район Советының законнар, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә даими комиссиясенең күчмә утырышы булды. Ул Иске Чүриле җирле үзидарәсендә булды. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты. Күчмә утырышта Иске Чүриле авыл җирлегенә кергән авылларның яшәеше, көнкүреш шартлары каралды.
04.09.2018
Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары өлкәннәргә хәйрия концерты куйды
31 августта Арча картлар һәм инвалидлар йортында Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашында Татарстан Республикасы көненә багышланган хәйрия концерты узды. Концертта катнашучылар әлеге йортта яшәүчеләргә матурдан-матур җырлар, кызыклы, күңелле биюләр бүләк итте, төрле уен кораллларында – курай, гармун, синтезатор, тальян гармунда моңлы, дәртле көйләрен сузды.
03.09.2018
Арчалар Әлифбаның «әтисе» Сәләй Вагыйзовның туган авылында
Әлифба – татарча белем бирү системасында иң зур баскыч. Һәр бала мәктәпкә кадәр дә һәм мәктәп бусагасын атлап кергәч тә укырга, язарга һәм туган телебезнең хәзинәләрен өйрәнергә шушы тиңсез дәреслек буенча эшен башлап җибәрә. “Әлифба – белем чишмәсе”, “Әлифба – баланың беренче уку китабы” – дип истә калдырабыз.
02.09.2018
Кыр батырларына бүләкләр
Арча район башлыгы Илшат Нуриев 31 августта урып-җыю алдынгыларына Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.
31.08.2018
Габдулла Тукай музеенда
30 август көнне Татарстанда зур бәйрәмне – Республика көнен билгеләп үттек. Казан шәһәрендәге Габдулла Тукай музееның төзекләндерелеп һәм яңа экспозицияләр белән үзгәртелеп ачылуы бәйрәмнең истәлеге булды.
30.08.2018
Рәхмәтнең иң олысы, сезгә!
29 августта Арчада мәктәпләр ярминкәсе һәм чәчәкләр күргәзмәсе булды.
Искиткеч матур көндә халык та күп килгән иде, ассортимент бик бай, бәяләр дә кибеттәгедән арзанрак. Ул чәчәкләр күргәзмәсе! Һәр мәктәп күңел җылысы биреп әзерләнгән. Алар хезмәтенә район башлыгы урынбасары Любовь Осина да югары бәя бирде.
29.08.2018
Арчада укытучыларның август киңәшмәсе узды
27 августта Арчада укытучыларның август киңәшмәсе узды. Анда Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова катнашты.
28.08.2018
Спорт залының балаларсыз торганы юк
Район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең Ташкичү авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Күчмә утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты. Ташкичү авыл җирлеге мисалында балалар һәм яшьләр спорты үсеше мәсьәләсе каралды.
27.08.2018
Арча районында 83 нче мәчет ачылды
26 августта Казаклар авылында яңа мәчет ачылды. Тантанада Арча райоын башлыгы Илшат Нуриев, Арча районы һәм шәһәр имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев катнашты.
27.08.2018
«Мәрхәмәтлек үзәге»ндә җыелыш узды
2018 елнын 28 августында Арча районы “Мәрхәмәтлек үзәге”нең өйгэ барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәрләр белэн берлектә жыелыш уздырылды.
26.08.2018
Кул эшләрендә — күңел җылысы
Зайнуллин Хайрулла абыйның кул эшләре белән танышу.
Яңа гасыр каналының «Манзара» тапшыруыннан килгән кунакларына Пөшәңгәр авыл мәдәният йорты директоры Розалия Мөстәкыйм кызы белән шул ук мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Әминә Тәлгат кызы бик көтеп алдылар.
25.08.2018
Мөрәледә урам бәйрәме узды
18 августта Мөрәле авылында икенче ел рәттән урам бәйрәме үткәрелде. Узган ел ул 26 нчы августта булган иде. Күкчә урамы бәйрәменә алдагы елда килә алмаучыларның да өстәлүе нур өстенә нур булды.
24.08.2018
Алан балалар мәйданчыклы булды
Узган шимбәдә «Курса МТСы» ширкәтенә кергән Алан авылында балалар мәйданчыгын ачу тантанасы булды. 30 хуҗалыклы Алан зур авылларны да көнләштерерлек итеп яши.
23.08.2018
Арчалылар якташлары — язучы Вакыйф Нуриев белән очрашты
20 нче август көнне 6 нчы номерлы мәктәптә якташыбыз, язучы, журналист, Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты, “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе Вакыйф Вәкил улы Нуриевнең 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Кечегә шәфкатьле, олыга хөрмәтле” исемле очрашу кичәсе узды.
22.08.2018
Арчаның 2 нче мәктәбендә семинар узды
20 нче август көнне Арча 2 нче урта мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты, һәм мари теле әдәбияты укытучыларының «Хәзерге заман таләпләре контекстында милли мәгариф: бурычлар, проблемалар, хәл итү юллары» темасына традицион август киңәшмәсенең секция семинары узды.
22.08.2018
Мирҗәмдә мәчет ачыла. Бәйрәмгә рәхим итегез!
2018 елның 25 августында халкыбызга өч Геройны биргэн данлыклы Арча районы Мирҗәм авылында зур вакыйга булачак. Авыл мәчете төзелүгә 20 ел. Шул уңайдан оештырылачак тантанага Мирҗәм авылында туган авылдашларны көтеп калабыз.
22.08.2018
Казакларда мәчет ачыла. Кунакка кайтыгыз, якташлар!
26 августта Казаклар авылында мәчет ачу тантанасы була. 10 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
21.08.2018
Сугалар, чәчәләр
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 20 августта «Ак барс» агрокомплексы ширкәте комбайнчысы Яхия Габидуллинга
20.08.2018
Арчадан Ринат Сафин Казанбаш буасында өч чакрым йөзде
Арчадан Ринат Сафин, без аны “Шәрыкъ” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе буларак яхшы беләбез, Казанбаш буасында үткән “Фәйзуллин йөзүләре”ндә катнашып, өч яшь егетне генә уздырып, дүртенче булып килгән иде. Шунда ул ачык суда ерак арага йөзү, өстәвенә ярышу үзенең күптәнге хыялы булуы турында әйтте. Ә беркөнне Ринат безне бөтенләй дә гаҗәпләндерде.
19.08.2018
“Очрашу урыны – Мөхәммәт Мәһдиев музее”
Шушындый шигарь астында 15 нче август көнендә Казан Дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенең 1984 нче ел чыгарылышы студентлары утыз биш елдан соң үзләренең остазлары, язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең музеенда очраштылар. Очраштылар дип әйтү, бәлки, бик үк дөрес тә түгелдер, ә күңелләре кушканга, укытучыларының туган җиренә килү теләге көчле булганга кабат Гөберчәк авылына килделәр. Чөнки моннан ун ел элек алар шулай җыелганнар иде, ул вакыттагы матур очрашу мизгелләре бүген дә хәтердә саклана.
18.08.2018
Якташыбыз Hаил Касыймовны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 18 август көнне якташыбыз Hаил Васыйл улы Касыймовның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
17.08.2018
Олы юбилеең белән, якташыбыз!
Минем кулымда Вакыйф Нуриевның 2018 елда басылып чыккан, “Ни хәлең бар, балам?..” дип исемләнгән яңа китабы. Аны якташыбыз үзе музейга килеп тапшырды. “Мәһдиев һәм…” повесть – хатирәсендә Татарстанның халык язучысы белән бергә Арча педагогия училищесында укыган әнисе Нәкыя апаның истәлекләре яңара, “Казан күркәсе” сатирик повестен укыгач Мәскәү кибетләренә азык-төлек алырга баргандагы кызыклы вакыйгалар искә төшә.
16.08.2018
Якташыбызның шигъри җыентыгы дөнья күрде
Шушы көннәрдә райондашыбыз — Урта Бирәзә егете Фирдүс Ганиевның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. «Күз күргәнем кәгазьдә» дип исемләнгән җыентыкта авторның соңгы ике елда иҗат ителгән шактый иҗат җимеше урын алган.
15.08.2018
Янгыннан зыян күрүчеләргә бергәләп ярдәм итик дусларым!!!
13 август көнне Арча районының Казанбаш авылында зур югалтулар китергән янгын чыкты. Янгын нәтиҗәсендә 1957 елгы ир кеше һәлак булды. Янгын тулысынча ике хуҗалыкны юкка чыгарды.
Изге эш беркайчан да эзсез калмый, якташларга бергәләп ярдәм итик!
14.08.2018
Барда авылы бәйрәмендә
Безнең Арча районы һәм Пермь өлкәсенең Барда районы халкы белән дуслык, туганлык җепләренең сузылуына инде 25 ел булган икән. Шушы еллар эчендә әлеге ике район арасында шактый санда делегацияләр бер-берләрендә булып, хәбәрләшеп, хәл-әхвәлләр белешеп яшәде. Шулай туганлашып яшәүнең төп сәбәпчесе, әлбәттә, Габдулла Тукай иде. Тукайның бабасы Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы Әмиров, нәкъ менә шушы Барда районыннан килеп, Кышкар мәдрәсәсендә белем ала һәм 1864-1909 елларда безнең Өчиле авылында муллалык итә.
13.08.2018
Кәче иленә кайчан нигез салынган?
Арчага терәлеп торган Кәче авылына кайчан нигез салынганын тәгаен генә әйтеп булмас,әлбәттә. Чөнки, катлам-катлам тарихыбыз “битарафлылык тузанына”күмелеп калган. Күпме генә «казынсаң» да, башлангыч ноктага төшеп җитеп булмый – эзләр ахыр чиктә, гасырлар томанлыгына кереп югала. Авылыбызның тарихы язылып барылмаган. Зиратларыбыздагы борынгы кабер ташларындагы язмалардан тыш, башка җирле тарихи чыганакларыбыз юк. Ни хәл итәсең…
12.08.2018
“Алтын каләм” яшь журналистлар фестивале Зөлфия Хәсәнова Гран–при алды
Быел “Алтын каләм” яшь журналистлар фестивале “Борис Полевой” теплоходында сәяхәт итеп уздырылды. Анда “Нур” телестудиясе яшь журналистлары да катнашты һәм төрле номинацияләрдә җиңүләр яулады.
11.08.2018
Яхшы эшләсәң — бүләк
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 10 августта «Тукай», «Игенче», «Кырлай», «Северный», «Казанка» хуҗалыклары комбайнчылары Рамил Фәттаховка, Ильяр Сибгатуллинга, Ринат Шәфыйковка, Равил Габдрахмановка, Фаил Халиуллинга игеннәрне урып-җыюда яхшы эшләгәннәре өчен Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды
10.08.2018
Туган җиргә тугрылыклылар
Бер танышым: “Элек кадрларны райком әзерли иде. Хәзер “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте әзерләп җибәрә”, – дип әйтә. Сүзләренең хаклыгына инандыру өчен бармакларын бөгә–бөгә биредә чыныгу алып, белемнәрен тирәнәйтеп район, хәтта республика дәрәҗәсендә эшләүчеләрне саный.
09.08.2018
«Каурый каләм” музейда
7 август көнне Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенең бер төркем һәвәскәр шагыйрьләре Фәйзрахманова Халидә Абдулхак кызы җитәкчелегендә Биектау районында урнашкан “Иске Казан дәүләт һәм табигать мүзей-тыюлыгы”нда иҗади сәяхәттә булып кайтты.
08.08.2018
Бөтендөнья татар яшьләре –Арчада
1–5 августта Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы булып узды. Гадәттә ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге чара делегатлары бер көннәрен безнең Арчага кайтуга багышлый. Бу юлы да шимбә көнне арчалар (җитәкчеләр, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, татар теле укытучылары, китапханәчеләр) форум делегатларын каршы алды. Үзәк стадионда шимбә кичендә онытылмаслык матур чара булды.
07.08.2018
“Мулла” – чын сәнгать үрнәге
Кушлавычка ул бик кирәк иде. Тукай туган авылның бер музей белән генә түгел, башка аны танытырлык урыннар белән дә баетылуы турында сүз бара. Татарстанда егермедән артык чишмәне төзекләндергән “Таттелеком” оешмасы җитәкчесе, мактанып (мактанырлыгы бар) якташыбыз дияргә дә онытмыйк, Лотфулла Шәфигуллин шуңа игътибар иткән, күрәсең. Ул тарихи “Мулла” чишмәсен төзекләндерергә алынган һәм бу эшне һәрвакыттагыча үзенә хас төгәллек, зәвык белән башкарып та чыккан. Тау кырыенда урнашкан чишмәгә бару юлындагы елгага басма да салдырган.
06.08.2018
Игелекле эшләр. Халык хәтере
Сикертән авылының тарихта үз урыны бар. Монда татар әдәбияты классигы, атаклы халык драматургы Галиәсгар Камал туган. Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе шушы авылныкы. Булачак язучы үзе дә Сикертән мәктәбендә укыган, соңрак укыткан. Педагогия фәннәре кандидаты, профессор, бик күп дәреслек, программа һәм методик кулланмалар авторы Мәрьям Хәсәнова шулай ук Сикертәннән.
Әлеге шәхесләр истәлеген кадерләп саклыйлар, мәктәпкә Галиәсгар Камал исеме бирелде, Мөхәммәт Мәһдиевкә багышлап истәлек тактасы куелды һ.б.
Авыл халкы хәтерендә яши торган тагын бер шәхес бар. Ул – 1919–1944 елларда авылның мулласы булган Хәсән Абдуллин. Гаҗәеп язмышлы, мулла булганы өчен күп михнәтләр кичергән, Казан шәһәрендә туып, 92 яшендә Сикертәндә вафат булган кеше ул.
02.08.2018
“Аралашуны балалардан башлыйк”
“Ак калфак”ларны арчаларга гына хас кунакчыллык белән район чигендә каршы алдылар. Көннәре әнә шулай җыр, татар моңы белән башланып китте. “Арча бизәкләре” ансамбле чыгышын карап хозурландылар, үзләре дә рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар, җырладылар.
01.08.2018
Арчада зона семинары
31 июльдә Арча районының “Игенче” хуҗалыгы базасында урып–җыю эшләрен, көзге чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салуны оештыру мәсьәләләренә багышланган семинар–киңәшмә узды
31.07.2018
Ветераннарга бүләкләр
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 28 июльдә Яңа Кенәр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Тәлгать Шәриповка, Гаптелмән Сәмигуллинга, Шура авылында яшәүче Әхмәтвәли Хәкимовка “Татарстан Республикасы алдындагы фидакарь хезмәтләре өчен” медальләре тапшырды.
30.07.2018
Алар яхшы әзерләнгән
Район хуҗалыклары арасында урып–җыюга иң яхшы әзерләнүчеләр билгеле булды. Беренче урында “Курса МТСы” ширкәте. “Северный” хуҗалыгы – икенче, “Ватан” һәм “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре өченче урында. Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды.
29.07.2018
Бүген–иртәгә уракка төшәбез
Ындыр табакларында эш кайный, чистарталар, агарталар, чистарту, киптерү җайланмаларын көйлиләр. Алар яңа уңыш кайта башлаганчы әзер булырга тиеш.
28.07.2018
Бүген Казанбаш плотинасында «Фәйзуллин йөзүләре» булды
Үзенең 75 яшьлеген Равил Фәйзуллин Гариф Ахунов туган Өчиле авылы, Ахун чишмәсе янында әнә шулай билгеләп үтте. «Фәйзуллин йөзүләре»нең дә юбилее - 40нчысы булып чыкты бу.
27.07.2018
Ул матурлыкны ярата
Табигать юмартлыгына соклана-соклана чәчәкләрне карадык, фотоларга төштек. Төрледән–төрле чәчәкләр арасында “Күрегезче мине!” дигәндәй югарыга үрмәләгән роза гөле үзе бер могҗиза! Әйтерсең лә, биредә Сочи үзе!
26.07.2018
“Ак калфак”ның күчмә утырышы вәкилләре Кушлавычта “Мулла чишмәсе”н ачуда катнашты
Бүген "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы Арча районы Кушлавыч авылында “Мулла чишмәсе”н ачу тантанасында катнашты. Бу хакта “Татар-информ”га утырышта катнашучы вәкил хәбәр итте.
25.07.2018
Арчада "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының өч көнлек күчмә утырышы башланып китте
Бүген, 25 июльдә, Арчада "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының өч көнлек күчмә утырышы башланып китте. Дөньяның төрле илләреннән килгән 150дән артык делегатны утырышның беренче көнендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте кабул итә. Бу хакта “Татар-информ”га утырышта катнашучы вәкил хәбәр итте.
24.07.2018
Гани Сафиуллин музее тагын да матурланып күркәмләнеп китте
Вакыт искән җил кебек бик тиз үтә.Бөек җиңүнең 70 еллыгын үткәреп йөргән көннәрдә “Таттелеком” АҖ генераль директоры Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы җитәкчелегендә Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның мемориаль музей-утары ачылды.Өч ел вакыт сизелми дә үтеп киткән.Шул вакыт эчендә нинди үзгәрешләр,вакыйгалар булган соң?
23.07.2018
Кушлавыч үзгәреш кичерә
Казан артындагы күпсанлы эреле-ваклы авыллар арасында Кушлавыч үзенә аерым бер урын алып тора, чөнки ул дөньяга татар халкының бөек улы Габдулла Тукайны биргән авыл. Сөекле шагыйребезнең безнең авылда тууы зур горурлык.
21.07.2018
Легендар шәхес
Иске Ашыт авылында яшәүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәтхрахманова Саяра Гыйбадулла кызына 90 яшь тулды. Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев аны юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
20.07.2018
Якташлары белән горурланалар
Музеебызга районыбызның Утар Аты һәм Субаш Аты мәктәбе укучылары килде. Аларның якташлары, Утар Аты авылында туып-үскән, РСФСРның атказанган һәм ТАССРның халык артисты Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел тулу уңаеннан без аны бергәләп искә алдык. Алар “Театр – минем төп йортым” дип исемләнгән күргәзмә янында Нәгыймә Таҗдарова турында белгәннәрен горурланып сөйләделәр һәм күренекле шәхес турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.
19.07.2018
Амсар абый – атказанган хезмәткәр!
Яңа Кишеттә яшәүче Амсар Садыйковка 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярга Президент В. Путинның һәм район башлыгы И. Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Район социаль яклау бүлегеннән, авыл жирлегеннән дә котладылар. Күңелле итеп сөйләшеп утырдылар.
18.07.2018
Диас Вәлиевны искә алу
Арчаның «Казансу» паркында «Казан арты» тарих-этнография музее һәм Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре «Әдәби мәйдан»оештырып, драматург Диас Вәлиевны искә алу кичәсе үткәрделәр. Якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты тирәнтен яктыртылды, музей хезмәткәрләре Диас Вәлиевның «Тормыш бүләк итәм» пьесасыннан өзек тәкъдим иттеләр.
17.07.2018
Балтырган басып китмәсен
Безнең районда Сосновский балтырганы 42 гектар чамасы җир били, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Ул “Ташкичү”, “Ашыт”, “Кырлай” хуҗалыкларына кергән авыллар тирәсен үз иткән. Әмма тагын да таралу куркынычы бар.
16.07.2018
Урта Бирәзәдә яңа клуб ачылды
Берара фермалар ябылып, халык эшкә шәһәргә китә һәм шунда төпләнеп тә кала башлагач, Урта бирәзәләр авыл бетә икән, дип борчылышканнар иде. Соңгы вакытта аларга канат чыккандай булды. Авылга яшьләрнең кайтуын, яңадан–яңа йортлар калкып чыгуын, балалар саны артуын, юллар төзекләндерелүен күреп торган Урта Бирәзә авылы халкы рухланып китте. Ямь өстенә ямь өстәп авылның нәкъ уртасында, иске клуб урынында өр–яңа клуб бинасы да калкып чыкты.
15.07.2018
Арчаның тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр техникумда кунак булды
Узган атнада Арчаның гуманитар-техник техникумы үзенә Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы яшүсмерләрне кабул итте. Кунакка килүчеләр 10 нан 17 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр иде.
14.07.2018
Арча районында яңа ашлыкны яңа амбарлар кабул итәчәк
Дәүләтнең авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән программалары бар. Соңгы елларда районыбыз хуҗалыклары алар ярдәмендә терлек тораклары, машина–трактор парклары, остаханәләр төзәтә, силос–сенаж траншеялары төзи.
13.07.2018
Бәхетләре булсын гомерле
ЗАГСта узучы бәйрәмнәр җанга рәхәтлек, озак вакытка җитәрлек энергия бирә. Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ЗАГСның Арча Мәдәният йортындагы бәйрәм залы районыбызның күркәм, үрнәк гаиләләрен җыйды.
12.07.2018
Уңда – яңгыр, сулда – кояш
Соңгы көннәрдә район өстен каплаган кысыр болытлар яңгырлыга әйләнде. “Июль аенда Арчада 49 мм яңгыр яуды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов. – Июль нормасы – 63 мм.
11.07.2018
Якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 11 июль көнне якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улының туган көне — 55 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне туган көнегез белән тәбрикли!
10.07.2018
Кушлавыч авылы үзгәреш кичерде
Казан артындагы күпсанлы эреле-ваклы авыллар арасында Кушлавыч үзенә аерым бер урын алып тора, чөнки ул дөньяга татар халкының бөек улы Габдулла Тукайны биргән авыл. Сөекле шагыйребезнең безнең авылда тууы, күпмедер яшәве, районыбыз авылларында булуы – безнең өчен зур горурлык.
09.07.2018
Айдар Фәйзрахманов туган авылына клуб ачылышына кайта
Татарстанның халык артисты, опера җырчысы, дирижер Айдар Фәйзрахманов 15 июльдә Арча районындагы Урта Бирәзә авылы клубы ачылышына Татарстанның дәүләт фольклор музыка ансмабле белән кайта. Бу хакта ансамбльнең сәнгать җитәкчесе “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
08.07.2018
Иң уңган кыз Өчиледә яши
Алсу – Өчиле кызы. Челтер чишмә суларыннан илһам, кояштан якты нур, сөйкемлелек, шаян җилләрдән наянлык туплап үсеп буйга җиткән дә, балачактан ук бөреләнгән хыялын тормышка ашыра башлаган. Ә ул хыял – сәхнә. Кечкенәдән биергә хирыс кызны әти-әнисе Арча сәнгать мәктәбенә алып килә. Ә ул серле дөнья кызны 5 ел буе бию серләренә өйрәткәннән соң да җибәрергә теләми – тагын өч елга зурлар төркемендә биергә калдыра, аннары тормышын бию дөньясы белән бәйли
07.07.2018
Ул һәрвакыт гадел булган
Мөбарәк Әшрәфҗан улы Әшрәпов Арча районы прокуроры булып 1970 елда билгеләнә һәм әлеге җаваплы вазыйфаны 15 ел башкара. Ул районда иң озак эшләгән прокурор. Аңа кадәр Кызыл Юл, Кызыл Йолдыз, Теләче, Саба районнарында прокурор булган. Прокуратура органнарында 38 ел эшләгән. Татарстан Республикасы прокуратурасының иң хөрмәтле ветераннарының берсе.
06.07.2018
Яңа Кырлайда җәй дә татарча
Өченче ел рәттән татар телен үзләштерергә, камилләштерергә, татар халкы гореф–гадәтләре белән танышырга теләгән балаларны Яңа Кырлай авылындагы “Без – Тукай оныклары” дигән төбәкара чатырлы лагерь үзенә җыя. Бу көннәрдә анда Башкортстаннан, Киров, Оренбург өлкәләреннән, Мари Иленнән, Татарстанның төрле районнарыннан килгән 200 бала ял итә.
05.07.2018
Носы мәктәбе өч буынны очраштырды
Кояшлы, җылы июнь ае 29 елдан соң, 1988 — 1989 елгы чыгарылыш укучыларын, белем һәм тәрбия биргән туган мәктәбенә кабаттан җыйды. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый, чөнки балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле.
04.07.2018
Арча агросәнәгать көллияте студентлары диплом алды
Быел Арча агросәнәгать һөнәри көллиятен 150 укучы тәмамлады. 30 июньдә аларга дипломнар тапшыру тантанасы булды.
03.07.2018
Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова иҗатына багышланган махсус тапшыру әзерләнә
“ТНВ – Яңа гасыр” телевизион каналының «Әдәби хәзинә» тапшыруларының берсе шагыйрә, популяр җырлар авторы, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мөхәррире Сания Әхмәтҗановага багышланачак. Шушы көннәрдә телевидение шагыйрәнең туган ягына – Арча районының Курса Почмак авылына кайтып, туган нигезен, авыл мәктәбен, яңа ачылган Курсави чишмәсен, Арчадагы «Казан арты» тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеген төшергән.
02.07.2018
Якташыбыз, җырчы Илназ Баһ абитуриентларны татар теле укытучысы булырга өнди!
Җырчы Илназ Баһ Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбенең рекламасында төшкән. Татар теле укытучысы һөнәрен сайларга өндәгән реклама уку йортының социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә чыкты. Җырчы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ни өчен бу рекламада төшүе турында сөйләде.
01.07.2018
Якташыбыз белән горурланабыз
Вәлиев Диас Назыйх улы 1938 елның 1 июлендә районыбызның Казанбаш авылында туа. Ул үзенең балачагын искә алып: “Документлар буенча мин, Казанбаш авылы малае, әмма нәни чактан шәһәрдә яшәдем. Шул ук вакытта тууым да гадәти түгел. Әнием, шәһәр врачы, мине табар алдыннан Казанбашка кайта. Вакыты җиткәч аны тарантас белән Арчага алып китәләр. Мин юлда туганмын, район больницасына җиткәч салам арасыннан табып алалар. Шуңа кечкенә чагымда Тарантас — малай, дип үртиләр иде”.
28.06.2018
Арчада балалар өчен актерлык осталыгы буенча осталык дәресе үткәрелде
Арчадагы “Эрудит” үсеш үзәгендә актерлык осталыгы буенча осталык дәресе үткәрелде. Аны Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисткасы Гүзәл Сибгатуллина алып барды. Ул безгә “Тапшырылмаган хатлар” нәфис фильмы (анда төп рольне башкарды) аша таныш. Шулай ук без аны Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруында катнашкан, “Священная война” җыры белән Интернетны шаулаткан Арслан Сибгатуллинның әнисе буларак та беләбез.
27.06.2018
Бүген якташыбыз Фәйзрахманов Җәүдәт Ибраһим улының туган көне - 70 яшьлек юбилее!
Җәүдәт Фәйзрахманов — Казан дәүләт аграр университеты ректоры, икътисад фәннәре докторы (1991), профессор (1993), ТР ФАнең хакыйкый әгъзасы (2013), Халыкара югары мәктәп академиясенең хакыйкый әгъзасы (1997), Россия авыл хуҗалыгы мәгарифе академиясенең мөхбир-әгъзасы (1995)
26.06.2018
Якташыбыз Арчага Гагарин кубогын алып кайтты
Узган шимбәдә Арчада Гагарин кубогын каршы алдылар. Аны безгә континенталь хоккей лигасында беренчелекне яулаган һәм әлеге кубокка лаек булган “Ак Барс” хоккей командасы капкачысы, якташыбыз Эмиль Гарипов алып кайтты. Район өчен, бигрәк тә хоккей спорты сөючеләр, уйнаучылар гына түгел, бу өлкәдә безнең төбәк елдан–ел зуррак уңышларга ирешә, җанатарлар өчен дә, чын вакыйга булды. Кубокны каршы алырга Арча үзәгенә районыбыз хоккейчылары, җанатарлары (күрше районнардан да килгәннәр) җыелган иде.