Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
Гариф Ахунов
(1925-2000)
Танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов) 1925 елның 18 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Өчиле авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче коммунист-активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крестьяннар арасында зур оештыру эшләре алып барган өчен 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре тәрбияләп үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, Гарифҗан 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле укуын өзәргә мәҗбур булып, колхозда зшли, 1946 елда гына яңадан училищедагы укуын дәвам иттерә. 1947—1952 елларда ул В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәмәдәбияты бүлегендә укый. Аның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә шушы студентлык елларына туры килә. 1951 елда «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән актив катнаша.
Университетны тәмамлап чыкканнан соң Г. Ахунов биш ел буе «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм җаваплы секретарь вазифаларын башкара. Журналда эшләү яшь каләмнең иҗади сәләтен ачып җибәрудә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти. Бу елларда ул күп кенә хикәяләр, очерклар, күләмле беренче әсәре булган «Яшьлек яме» (1955) исемле повестен иҗат итә, И. Гази, Г. Әпсәләмов, Г. Хуҗи, Ә. Давыдов, Г. Бәширов, М. Әмир, Ш. Маннур, С. Баттал кебек танылган язучылар турында әдәби тәнкыйть мәкаләләрен бастыра.
1956 елның көзендә Г. Ахунов республиканың нефть үзәге Әлмәт шәһәренә бер еллык иҗади командировкага бара. 1957 елны бетенләй шунда күченеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның фидакяр хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормыш-көнкүрешен тирәнтен өйрәнә. Шул җанлы тормыш материалы нигезендә ул башта бик күп санлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьлар яза («Юллар чатында», «Хыялый Хәйруш егетләре» жыентыклары; «Артышлы тау буенда», «Канатлар кая илтә?» повестьлары, аннары зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын иҗат итә. Татарстан төбәгендә нефть хәзинәсе табылудан татар халкының яшәешенә, көнкүрешенә килгән үзгәрешләрне, шул яңача шартларда төрле буын һәм төрле профессия кешеләре арасында күзәтелгән социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрне реалистик буяуларда сәнгатьчә гәүдәләндергән бу дилогия әдәби җәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар татар прозасына яңалык китергән, аны яңа тормыш материалы һәм яңа геройлар белән баеткан әсәр итеп бәяләнә. Тиздән ул рус теленә дә тәрҗемә ителә һәм Казан, Мәскәү нәшриятларында кат-кат басылып, Татарстан нефтьчеләрен бөтенсоюз аренасына алып чыга. Дилогиянең аеруча беренче кисәге — «Хәзинә» романы популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Свердловск киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм эшләнә, ә соңрак, 1982 елда, «Кошның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.
Г. Ахуновның Әлмәт чоры әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары белән генә түгел, иҗтимагый активлыгы белән дә игътибарга лаек. 1963 елның мартында Татарстан Язучылар союзының Әлмәт бүлеге рәсмиләштерелгәч, ул, оешманың беренче җитәкчесе буларак (1963—1965 һәм 1967—1968 елларда Г. Ахунов Әлмәт бүлегенең җаваплы секретаре булып эшли), нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка туплау, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп табу һәм тәрбияләп үстерү юнәлешендә мөһим эшләр башкара, шул чорда ике тапкыр халык депутатларының Әлмәт шәһәр советына депутат итеп сайлана.
Татарстан әдипләренең җиденче съездыннан соң республика язучылар оешмасының җаваплы секретаре итеп сайлануы сәбәпле, Г. Ахунов 1968 елда яңадан Казанга кайта. 1971—1974 елларда ул «Казан утлары» журналының баш редакторы булыпәшли. 1974 елның май аенда узган сигезенче съездда исә аны Татарстан Язучылар союзы идарәсенең председателе итеп сайлыйлар. Идарә председателе булып ул тугызынчы съездда да (1979) сайлана һәм бу хезмәтен 1984 елның маена кадәр дәвам иттерә.
Г. Ахунов — 1969 елдан КПСС члены.
Административ һәм җәмәгать эшләре белән даими мәшгуль булуына карамастан, Г. Ахунов үзенең иҗат активлыгын киметми. Җитмешенче еллар дәвамында аның бер-бер артлы «И кадерле туган як» (1968—1970) исемле публицистик китабы (М. Зарипов белән бергә язылган), «Чикләвек төше» (1974), «Ардуан батыр» (1975), «Олы язга сәяхәт» (1974), «Без бит Арча яклары» (1978), «Йолдызлар калка» (1979) кебек повестьлары иҗат ителә. Алтмышынчы еллар авыл тормышы материалына нигезләп язылган һәм җитәкче урындаәшләүче совет кешесенең рухи ныклыгын, кыю, принципиаль характерын сәнгатьчә калку, ышандырырлык итеп сүрәтләгән «Чикләвек төше» повесте һәм элегрәк язылган «Хәзинә» романы өчен Г. Ахунов 1973 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясена лаек була.
1978 елда әдипнең тарихи-революцион темага багышланган «Идел кызы» исемле яңа романы басылып чыга. Зур эпик әсәрнең — трилогиянең беренче китабы булган бу романда автор, катлаулы тормыш юлы үткән төп образларының язмышлары аша, 1900—1930 елларәчендә Урта Иделдә барган зур тарихи вакыйгаларның һәм иҗтимагый-социаль процессларның җанлы картинасын күз алдына китереп бастыра.
Г. Ахунов драма әсәрләре авторы буларак та билгеле. Төрле елларда Татар дәүләт академия, Әлмәт, Минзәлә татар дәүләт драма һәм комедия театрлары сәхнәләрендә аның «Чулпы жыры», «Утлар яна учакта», «Тынгысыз йөрәк» (Ф. Мостафин белән бергә язылган), «Чикләвек төше» (инсценировка), «Ардуан батыр», «Икәүдән-икәү генә» (соавторы — Р. Ахунов) исемле пьесалары куела. Ул үзе Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестен сәхнәләштерде.
Г. Ахунов — тәрҗемә остасы. Ул татар теленә В. Закруткинның «Плавучая станица» («Йөзмә станица», 1953) романын, А. Макаренконың «Педагогическая поэма»сын («Педагогик поэма», 1957), Рабиндранат Тагорның «Хикәяләр»ен (1960), М. Шолоховның мәшһүр «Тихий Дон» («Тын Дон») эпопэясенең икенче, дүртенче китапларын (1964, 1965), Н. Шундикның «Быстроногий Олень» («Боланнар илендә», 1977) романын, Татар дәүләт академия театры сәхнәсе өчен Н. Погодин һәм А. Островский пьесаларын тәрҗемә итте.
Г. Ахуновның иҗтимагый-политик эшчәнлеге күпкырлы. Ул 1973 елны Татарстан Язучылар союзының партия оешмасын җитәкли, 1975 елдан бирле партиянең Татарстан өлкә комитеты члены, КПССның XXV һәм XXVI съездларында (1976, 1981) делегат булып катнаша. Татарстан хезмәт ияләре аны тугызынчы (1974—1979) һәм унынчы (1979—1984) чакырылыш СССР Верховный Советына депутат итеп сайлыйлар. Ул күп еллар буе РСФСР Язучылар союзы идарәсе члены, ә 1974 елдан РСФСР Язучылар союзы идарәсенең секретаре, 1981 елдан СССР Язучылар союзы идарәсенең секретаре вазифаларын башкара. Современник» нәшриятының редсовет члены, «Волга» журналының, «Литературная Россия» атналык газетасының редколлегия члены, Африка-Азия илләре язучылары белән багланыш буенча Совет комитеты члены буларак та ул зур җәмәгать эше алып бара. Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Г. Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1984 елны Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда исә РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исемгә лаек була. Әлмәт нефтьчеләре аңа 1975 елда Почетлы нефтьче исемен бирәләр.
1956—1984 еллар эчендә Г. Ахуновәсәрләре аерым китаплар булып татар һәм рус телләрендә утыздан артык мәртәбә басылды, повесть һәм хикәяләре илебез халыкларының унбиш теленә тәрҗемә ителде. 1981—1984 елларда татар телендә әдипнең дүрт томлык әсәрләр жыелмасы басылып чыкты.
Г. Ахунов—1957 елдан СССР Язучылар союзы члены.