Госман Бакиров

Госман Бакиров Госман Бакиров (1896—1982)

Татар балалар әдәбиятында озак еллар эшләгән Госман Фәтхулла улы Бакиров 1896 елның 12 мартында Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Югары Курса авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Җиде яшендә аны туган авылындагы җәдит мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Моңа кадәр Габденнасыйр әл-Курсави салдырган һәм тирә-якта алдынгы уку йортларыннан саналган сигезьеллык мәдрәсәне тәмамлагач, Госман үзенең мөгаллимлек эшен башлап җибәрә: башта — күршедәге Симет, аннары Сарай-Чокырча авылларында өч ел буе башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1915 елда аны солдатка алып, фронтка озаталар. Ул Украинада Австро-Венгрия гаскәрләренә каршы барган сугышларда, аерым алганда, Тернополь шәһәрен азат итүдә катнаша, ләкин 1916 елда, үзе хезмәт иткән часте белән чолганышта калып, дошман кулына эләгә һәм 1918 елга кадәр Дебрецен шәһәрендә хәрби әсир булып яши.

Ватанына кире әйләнеп кайткач, Госман Бакиров укытучылык хезмәтен дәвам итә: 1918—1922 елларда Сарай Чокырча һәм туган авылы Югары Курсада яңа ачылган совет мәктәпләрендә укыта. Белемен арттыру нияте белән 1923 елда Казанга килә, Җир төзү техникумының кичке бүлегендә укый. 1924 елда ул Көнчыгыш педагогия институтының кичке бүлегендә укый башлый. 1927—1929 елларда Госман Бакиров Татарстан Мәгариф комиссариатында инспектор, ә 1929 елдан 1936 елга кадәр «Мәгариф» журналының җаваплы сәркатибе булып эшли.

1942 елда Госман Бакиров үзе теләп фронтка китә, башта орудие командиры, аннары «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасының хәрби корреспонденты сыйфатында сугышның ахырынача алгы сызыкта була. Польшаны, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны алу сугышларында катнаша, күрсәткән батырлыклары һәм хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Госман Бакиров — яңадан Татарстан китап нәшриятында: 1945 елдан алып 1956 елга хәтле нәшриятның дәреслекләр редакциясенә мөдирлек итә. Аның иҗат эшчәнлеге дә тематик яктан баеп, сәнгатьчә камилләшүгә таба бара.

Госман Бакировның «Беренче җиңү» (1928), «Яшәсен яшьләр» (1934), «Безнең рапорт» (1936), «Сафа балалары» (1935) дигән сәхнә әсәрләре, «Урак өсте» дигән хикәяләр җыентыгы, «Партизан малай» (1952), «Классташлар» (1954), «Укытучым» (1963), «Утлы тегермән» (1965) повестьлары, «Мыеклы бикә», «Кадерле бүләк» кебек мәктәпкәчә яшьтәге балаларга адресланган китаплары бар. Шулай ук ул көндәлек матбугатта мәктәп һәм педагогикага кагылышлы дистәләрчә очерклар, мәкаләләр яза.

Госман Бакиров 1982 елның 12 мартында Казанда вафат була.

БИБЛИОГРАФИЯ

Беренче җиңү: Пьеса 3 пәрдәдә, 4 күренештә.— Казан: Татарстан дәүләт нәшр., 1928.—32 б. 3000.

Урак өсте: Хикәяләр.—Казан: Татиздат, 1930.—39 б. 5000. Беренче җиңү: 3 пәрдәдә, 4 картинада.— Төзәт. 2-басма.— Казан: Татиздат, 1931.—30 б. 10000.

Яшәсен яшьләр: Балалар өчен пьеса. 5 пәрдәдә.— Казан: Татгосиздат, 1934.—37 б. 5000.

Сафа балалары.: Балалар өчен 4 пәрдәлек сәхнә әсәре.— Казан: Татгосиздат, 1935.—39 б. 7000.

Шул ук.— Төзәт. һәм арттыр. 2-басма.— Казан: Татгосиздат, 1936.—39 б. 5000.

Безнең рапорт: Балалар өчен 4 пәрдәлек пьеса.— Казан: Татгосиздат, 1936.—52 б. 5000.

Кар йорт: [Шигырь].—Казан: Татгосиздат, 1947.—12 б. 20000.

Мыеклы бикә: [Хикәя].—Казан: Татгосиздат, 1948.—23 б. 10000.

Сиртмәле кое: [Хикәяләр].— Казан: Татгосиздат, 1949.—60 б. 5065.

Сугышчы көндәлегeннән: [Хикәя].— Казан: Татгосиздат, 1949.—108 б. 5065.

Кадерле бүләк: [Хикәя].—Казан: Татгосиздат, 1953.—19 б. 6000.

Партизан малай: Повесть. 1-кисәк.— Казан: Татгосиздат 1953.—130 б. 10000.

Классташлар: [Хикәя].—Казан: Таткнигоиздат, 1955.—98 б. 10000.

Мыеклы бикә: [Хикәя].— Казан: Таткнигоиздат, 1955.—20 б. 20000.

Кадерле бүләк: [Хикәя].—Казан: Таткитнәшр., 1958.—15 б. 25000.

Укытучым: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1964.—60 б., ил. 13000. Ред.: Ќәләй Л. Балаларыбызга бүләк.— Соц. Татарстан, 1966, 16 июль.

Пьесалар.—Казан: Таткитнәшр., 1965.—66 б. 6000.

Утлы тегермән: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1966.—80 б., ил. 15000. Рец.:Мостафина Г. өлкән язучы бүләге.— Соц. Татарстан, 1966, 14 окт.

Кадерле бүләк: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 26 б. 15000.

Укытучы апам: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 168 б. 15000.

Бормалы юллар: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 224 б. 7000.

Моя учительница: Повести и рассказы /Пер.: Л. Файзуллиной.— Казань: Таткнигоиздат, 1975.—79 с. 10000.

Аның турында

Ђхмәт А. Г. Бакиров—язучы Нәм редактор.— Сов. әдәбияты, 1956, № 5, 113—116 б.

Госман Бакировка 70 яшь.— Казан утлары, 1966, № 3, 62 б. ИшморатР. Язучы, солдат.— Соц. Татарстан, 1966, 13 март. Шәрифуллин Ф. Укытучы, журналист, язучы.— Сов. мәктәбе, 1966, № 3, 61 б.

Шакир С. Сез әле дә уң флангта: Г. Бакировка 80 яшь.— Казан утлары, 1976, № 3, 176—177 б.

Тәрҗеманов Җ. Язучы Госман Бакировка 80 яшь. — Ялкын, 1976, 3, 7 б.

Ишмуратов Р. Всегда солдат. — Сов. Татария, 1966, 13 марта.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)