Равил Вәлиев

Равил Вәлиев Равил Вәли улы Вәлиев 1942 елның 20 августында Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылында туган. Балалык еллары шушы райондагы Иске Әҗем авылында үтә. 1960 елда Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлагач, бер ел Арча педагогия училищесында укый, аннары бераз вакыт үз авылларында укытучы булып эшли. 1961—1964 елларда Р. Вәлиев Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, В. И. Ленин-Ульянов исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1969 елда университетны тәмамлап, башта күп тиражлы «Татарстан кооператоры» газетасында әдәби сотрудник, аннары Казан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә редактор булып эшли. 1969 елның көзендә Татарстанда Кама автомобиль заводы төзелә башлый. Гасыр гигантын коруда катнашу теләге 1970 елның маенда яшь журналист Р. Вәлиевне дә Чаллыга алып килә. .Төзүчеләр хезмәтен һәм тормышын яхшырак өйрәнү максаты белән, башта ул гади ташчы булып эшли, язылачак әсәрләренең геройлары белән иңгә-иң торып, Яңа Чаллының беренче йортларын салыша, күргән-кичергәннәрен исә көндәлек дәфтәренә теркәп бара.

1970—1972 елларда Р. Вәлиев Чаллыдагы «Кама таңнары» исемле күп тиражлы газетаның редактор урынбасары булып эшли. Шул ук вакытта җитди рәвештә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Тиздән авторның. «Каурыйлар чыныкканда» дигән очерклар циклы «Казан утлары» журналында (1972 ел, № 2, 3, 4) басылып чыга һәм журналның еллык премиясе белән бүләкләнә. Яшь язучы тарафыннан тагы да киңәйтелебрәк эшләнгән бу әсәр 1973 елны Татарстан китап нәшриятында «Шәһәр булсын бүләгем» исемле документаль повесть рәвешендә аерым китап булып басыла һәм укучыларның җылы бәясенә лаек була. Әсәр очеркистларның 1974 елда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия семинарында да тикшерелә һәм уңай бәя ала.

1972—1973 елларда Р. Вәлиев КамАЗның беренче карлыгачы — ремонт-инструмент заводы төзелешендә матбугат үзәге җитәкчесе булып эшли, гади-бетончы һәм монтажчы сыйфатында автогигантның кою һәм пресс-рам заводы корпусларын коруда катнаша. Тормышны әнә шулай актив өйрәнүнең нәтиҗәсе буларак, озакламый Татарстан китап нәшрияты авторның. «Таяну ноктасы» исемле икенче китабын бастырып чыгара.

1974 елда Р. Вәлиевне Чаллы шәһәр радиотапшырулар редакторы итеп билгелиләр, ә 1976 елда, Чаллыда «Якты юл» исемле яңа район газетасы чыга башлагач, шунда өлкән корреспондент итеп күчерәләр.

Р. Вәлиев, документаль проза белән беррәттән, хикәяләр дә яза. «һәйкәл Сапый» («Идел», 1972, № 3), «Ташулар агар чаклар» («Идел», 1980, № 12), «Елга буенда» («Азат хатын», 1980, № 10), «Гөлмәрҗән мәкләре» («Казан утлары», 1981, № 2) кебек хикәяләре аның бу өлкәдә дә эшли алу мөмкинлеге турында сөйли.

Р. Вәлиев «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы исем йөртә.

Равил Вәлиев— 1978 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Шәһәр булсын бүләгем: Докум. повесть. — Казан: Таткитнәшр., 1973. — 104 б. 2000.

Рец.: Рәшитов Ә. Бизәлмәгән хакыйкать. — Соң. Татарстан, 1974, 11 май.
Таяну ноктасы: Очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1978.— 120 б. 1500.

Рец.: Әгъзәмов Ф. Таяну ноктасы. — Кит.: Әгъзәмов Ф. Үзәктә— кеше: Очеркларыбыз турында. Казан, 1981, 92—108 б./p>
Аның турында

Хәмитов М. Күп һөнәрле егет. — Татарстан яшьләре, 1973, 30 окт.

Баянов Ә. Равил" Вәлиев: [Безнең сафка]. — Казан утлары, 1980, № 1, 174—175 б.