Галимов Айнур Рәис улы

Галимов Айнур Рәис улы Айнур Рәис улы ГАЛИМОВ 1988 елның 1 нояберендә Татарстанның Арча районынның Казанбаш авылында туган. Журналист.
Күп еллар начар авыру белән көрәшкәннән соң 2016 елның 24 мартында вафат булды. Аңа нибары 27 яшь иде.

Кырмыска оясын тузгыталар

Ислам динен мәсхәрәләүче, Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) сөйрәлчек, балаларны көчләүче итеп күрсәтүче Америкада төшерелгән «Мөселманнарның гыйффәтлеге» («Невинность мусульман») фильмы тирәсендә шау-шу торган саен үсә, кабара бара. Кинокартина күрсәтелгәннән соң, беренчеләрдән булып ярсу ризасызлык белдергән Мисыр, Ливия, Тунис кебек мөселман илләренең протест дулкынына хәзер Австралия һәм кайбер Европа илләре (Бөекбритания, Франция һ.б.) дә кушылды.

Илләрдә хәлләр киеренке
Мөселманнар артык күп булмаган илләрдә каршылык белдерү митинглар белән генә чикләнсә, Ислам дине яшәү рәвеше булган дәүләтләрдә ул күпкә масштаблы һәм җимергеч. Мөселман илләрендә АКШның вәкиллекләренә һөҗүм итү, Америка байракларын, Барак Обаманың портретларын утка тоту протестлары күзәтелә. Әле бер илдән, әле икенчесеннән әлеге ризасызлык акцияләренең күңелсез нәтиҗәләре турындагы хәбәрләр интернетка агыла тора: «Ливиянең Бенгази шәһәрендә АКШ илчесе һәм өч дипломат үтерелгән», «Кабулда шаһидә автобуста 9 чит ил гражданинын шартлаткан», «Бәрелешләр вакытында полицейскийлар яраланган» һ.б. Күп илләрдә хөкүмәт демонстрантларны тынычланырга өндәсә, Кыргызстанда протест акциясен хәтта җирле хакимият үзе үк җитәкләргә дә әзер икән. Ә Мисыр имамы Әхмәд Фуад Ашуш фильмны төшерүгә һәм таратуга катнашы булган һәркемне – продюсер, режиссер, оператор, актерларны – барысын да үтерергә чакырып ята.
Төшерүенә 5 миллион доллар күләмендә акча сарыф ителгән кинокартинаны тудыручыларга килгәндә, аның авторының исеме генә мәгълүм, ә аның кайдалыгы билгесез. Фильмның режиссеры, «Ислам динен кешелек тәнендә яман шеш күзәнәге дип саныйм», – дип белдергән Накула Басела Накула да, иҗатының җимешләрен күзәткәннән соң, җәмгыятьнең күз уңыннан югалу хәстәрен күргән. Фильмны төшерүдә катнашучы төркем һәм актерлар исә, кинода бөтенләй башка тема белән сюжет дип белдек, дип акланганнар. Әлеге фильмда төшкән грузин актрисасы Анна Гурджи, фильмның эчтәлеге Җиргә комета бәрелү турында иде һәм махсус эффектлар өстибез дип төшерүнең күп өлеше яшел экран фонында үтте, дип сөйләгән.
Американың «Котыртучы» Штатлары
Фильмның төп максаты нидә соң? Американың 2001 елның 11 сентябрендә террорчылар тарафыннан манара биналарны шартлатуның 11 еллыгына әзерләнгәненнән чыгып, максат Ислам диненә пычрак атып, дөньяны мөселманнарга каршы котырту булган, дип кабул итү дөрестер. Бу АКШ хөкүмәте заказы дигән фикерләр дә бар. Шулай булган очракта, Американың дөньяны мөселманнарга каршы күтәрү исәбендә ялгышканын ассызыкларга кирәк. Чөнки дөньядагы соңгы вакыйгаларны күзәтеп, күп илләр киресенчә АКШны гаепли.
Америка гомер-гомергә тыныч яшәештә мөгез чыгарырга яратуы белән билгеле. Бу карашлар дәлилләнмәсә дә, 2001 елның сентябрь вакыйгаларында аның үзе гаепле булуы турында сүзләр йөрде. Янәсе, нефтькә бай Гыйрак җирләрен басып алу нияте белән, анда гаскәрләрен кертү өчен, биналарны ул үзе шартлаттырган. Американың «Мөселманнарның гыйффәтлеге» фильмын төшерүе дә, хәзер күп илләр тарафыннан, үзләрен котыртып маташу, болганчыклык тудырып, дәүләтләрне көчсезләндерергә тырышу, дип бәяләнә. Җәмгыять хисләрендә уйнап, талаш-тәртипсезлекләрдән файдаланып, АКШның бөтен дөньяны үз кубызына биетү планы коруы да бик ихтимал. Фильмны карагач, күп илләр Американың дошманнары булган мөселман дәүләтләрен сөйми башларга, аларга аркасы белән борылырга тиеш, дигән ният булгандыр да, бәлки, тик АКШның ул планы уңышсызлыкка очрады.
Фильм белән көрәш
Хәзерге вакытта бөтен дөнья буенча «Мөселманнар гыйффәтлеге» фильмын, илләрдә тәртипсезлекләр күләме артмасын өчен, күрсәтүне, таратуны тыю эшләре башкарыла. Гугл (Google) компаниясе үзенең Ютуб (YouTube) сайтында урнаштырылган видеоны бетерүдән баш тарткан. Моңа җавап итеп, күп илләрдә Ютуб сайтына керү мөмкинлеген ябу эше алып барыла. Россиянең Омск шәһәрендә дә ул сайт ябылган.