Чулпан Гобәйдулина

Чулпан Гобәйдулина Чулпан Гобәйдулина (Арча) "Иделем Акчарлагы-2012" яшь язучылар бәйгесенең драма номинациясендә икенче урынны яулады.
ХИС ДУЛКЫНЫ ЯРГА БӘРЕЛӘ

хикәя

Үләм, мондый кышны инде берничә ел күргәнем юк иде. Урамда кышның бик зәһәр салкыннары, ничаклы калын итеп киенеп чыгуына карамастан, тәнеңдәге бөтен күзәнәкләр дә әлеге салкыннан «уяналар».
Тукталышта кешеләр башка вакыттагы кебек күп түгел. Әлбәттә, мондый салкында эттә баласын оясыннан чыгармас. Барысы өч кеше басып торабыз, барыбыз да аз хәрәкәтле юлга карап, үз маршрутыбызны көтәбез. Чыгып басканыма 15 минутлап вакыт узгандыр, ә автобус килми дә килми, үч иткәндәй, аның җиле дә ачы бит әле.
Мондый вакытларда бер укытучыбыз: «Үзегезне пляжда, диңгез янында кебек хис итегез, яныгызда агачлар, кошлар сайрый дип күз алдына китерегез. Шуннан соң сезне борчыган әйберләрне онытып торырсыз», —дип әйтергә ярата. Бу алымны да кулланып карадым, тик кая ул, һаман шул салкын җил ыжгырып тора.
Юк, болай түзеп булмый. Валлаһи, ватылгандыр бу автобус. Тукталыштан читкәрәк барып басып кул күтәрергә кирәк. Тик караңгы бит, куркыта. Алла диген, әллә нинди кеше булса шоферы. Яшисе килә, гомеремнең 20 елын гына уздым бит әле. Юк-юк, инде һич түзә алмыйм, яхшы кеше эләгер әле... Күңелемнең бер чите: «көт автобусыңны, хәзер килер», — дип көзге яфрак кебек кыштырдап көтәргә кушса да, аяклар, куркыбрак булса да, тукталыштан читкә атлый, кул да акрынлап күтәрелә, әмма машиналар туктарга уйламый. Кулымны әллә азрак төшереп торыйм микән дип тә уйладым. Их, кешелектә җитәрлек акча булса, такси гына чакыртыр идем дә, юк шул, зарплатаны тоткарлыйлар. Менә кулымны төшерәм-төшерәм дип торганда гына берсе килеп туктады тагын.
- Куда едешь? — дип эндәште руль артындагы егет.
- На Проспект Победы.
- Садитесь, по пути, и тем более мороз на улице.
Ничә сум алачагын да сорамадым, җитәр әле дип кереп утырдым инде. Утыруга эчтән генә белгәннәремне укый башладым. Җиңү Проспектына кадәр бер сәгатьләп кайтасы бар бит әле. Бераз ияләшкәч, салон эчен караштыргалый башладым. Иң әүвәл күземә ташланганы эленеп торган тәсбих булды. Моны күргәч, эчемә җылы керде. Күзем, тизлекне күчергәндә, кулына төште: балдагы юк — өйләнмәгән. Машинасы да чип-чиста тагын. Шулай караштыргапап барганда:
- Что делаешь на улице на таком холоде? — дигән тавыш сискәндереп җибәрде. Тавышы да матур үзенең. Татарча җавап бирергәме моңа, әллә русчамы? Әюәттә татарча — мин бит татар кызы, ул да татар.
— Эштә тоткарландым, шуңа да соңарак калына, — дидем инде. Тик тавышым әллә ничек калтыранып чыкты бугай. Шулай да җавап биргәндә мин аның йөзен яхшылабрак күрдем. Болай ничава гына егет икән үзе. Алай ук чибәр булмаса да, сөйкемле сөяге бар... Шулай сүз иярә сүз чыгып, сөйләшеп киттек. Әлеге сөйкемле егетнең исеме Рамил икән.Ниндидер бер клубның директоры икән. Гәпләшә торгач, кайтып җиткәнемне сизми дә калдым. Кирәкми дисәм дә, подъездга кадәр китереп куйды. Машинадан чыгып китәр алдыннан үземә бик тә кызыклы тоелган бер соравымны бирми кала алмадым:
— Сез менә, Рамил, үзегез клуб директоры, ә шулай да безнең машинада йөрисез, әллә иномарка алырлык акча керми мәллә эшегездә? — дигән идем, ул рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Чукынчык, көлүе дә бик матур, тешләре дә тип-тигез, ап-ак, көлгәндә хәтта бит очларында чоңгыллар да барлыкка килә икән.
— Юк, нигә алай дисез? Акча ярыйсы керә, тик эштә әле монда, әле тегендә чабарга кирәк, ә шәһәр урамнары ямаулы да тишекле. Дәүләт ичмасам үзенең юлларында йөрерлек машина җитештерә, —дип, сүзен тәмамлады да, сузган акчамны кире этәрде:
— Сезне акча алыр өчен алып кайтмадым мин, кыз кеше салкында туңып тормасын, дип утырттым һәм сездән тагын бер әйбер сорарга булдым. - Моны ишеткәч, өстемә чиләге белән салкын су сиптеләрмени. Йә Аллам, җүнсез егет булып чыкты бит бу! Рамил шунда:
— Телефон номерыгызны калдырыгыз әле, мөмкин булса, —диде. Җиңел сулап куйдым. Кичке ун булуга да карамастан, без тагын ярты сәгатьләп сөйләшеп утырдык та, мин рәхмәтемне әйтеп һәм телефон номерымны калдырып чыгып киттем.
Рамил икенче көнне үк шылтыратты, шулай итеп, атнаның өч көненең икешәр сәгате аның белән сөйләшеп үтте. Тавыкмы, йомыркамы дан башлап, кешенең бакый дөньясына кадәр барып җиттек. Биш минут кына сөйләшә алам дип утырасың да телефонны утыз, кырык минуттан гына куясың, нәкъ контакт сайтына кергән кебек. Кичен йокы килми, иртән йокы туймый башлады. Ул минем өчен күтәрелә башлаган тавыма әверелде: менгән саен менәсе килде, тау башына менеп, аның күңеленә күз ташлыйсым, җанының матурлыгына шик-шөбһәсез ышанасым килү теләге сәгатьләп түгел, минутлап, юк, минутлап та түгел, секундлап арта торды. Аның тавышын ишеткән саен әйтерсең лә күкрәк читлегемнең бер почмагыннан нидер алга таба талпынып очып чыгып китәрдәй булып канатлана, иреккә чыгып шул биек тауны әйләнә-әйләнә өскә атыласы килә... Килә!..
Җомга көн авылга алып кайтасы кирәк-яракларымны сумкага җыйганда телефоным шылтырады. Күңелем талпынып куйды, уйчан йөземә — елмаю, күземә кояшның соңгы нуры чыккандай булды, йөгереп барып тәрәз төбемдә торган телефонны алдым.
— Шимбә көнегезгә планнар ничек корылган? — диде Рамил. - Минем өчен генә вакыт табылырмы? Йә кинога, йә театрга барырбыз дигән идем. Их, күрәсем килә бит үзен, театрда да бер еллап булганым юк, тик өйгә кайтырга кирәк шул, якшәмбе — аш, әзерләнәсе бар. Мин акыл һәм йөрәк сугышының уртасында калдым. Янәдән шул кайнарлы-суыклы сугышта. Кайнар йөрәк, аның янына бар, аның белән шимбәнең берничә сәгатен үткәр, дип үз көенә, бары тик минем тормыш көенә тибә. Акыл салкын, үзенекен итә: өйгә кайт, туганнарың янына, әбиеңнең ашына кайт. Әгәр сиңа дигән кеше икән, ул югалмас, әгәр кадерле икәнсең, көтәр, дип тукыды. Нәтиҗәдә, авылга кайтып китәсемне әйттем.
Бүген әбиемнең безнең арада булмаганына кырык көн үтте. Әбием рухына багышланган аш тәмамлангач, табын янына кайткан кунакларны, ир-атларны дәштек. Мин алар янына, түр якка чыкмадым, аш бүлмәсендә аш бүлеп, чәйләр ясап, аларны апага биреп барам, ә үземнең уйларым шул сөйкемле егет турында. Бүген хәерле иртә дип тә язмады, хәлләремне дә белешмәде. Шылтыраткан идем дә, тотмый, югалды. Әллә гомерлеккә югалдымы инде? Күңел сорауларына җавап бирә алмый интегеп йөргәндә әнинең түр ягыннан: «Чәй алып чык әле, дигән тавышына сискәнеп киттем. Яулыгымны яхшылап бәйләдем дә, чәй ясап түр якка чыктым, Лена апаның миңа арты белән утырган улына чәй сузып: «Алыгызчы», — дип эндәшкән идем, шулчак телефоным шылтырый башлады. Миндә, җиде баллык ук булмаса да, тән тетрәнүе башланды. Ул, ул шылтырата! Каушап китүем нәтиҗәсендә кулымдагы чәй чынаягы чайпалып, Лена апа улының тезенә түгелде. Сизәм, кистереп карый бу миңа туган тиешле абый. Нык пешердем, ахры, нишләргә дә белмичә башымны күтәрдем. Миңа кулын сузып ярты чынаяк чәйне алырга торган егет... ул... ул иде!
Бүген инде салкын түгел, киресенчә җылы һава. Бияләй хәтле кар ява, минем мәрхүм әбием әйтмешли: «Әхмәт бияләе хәтле кар ява». Кичке багана уты астында ул тагын да матуррак булып күренә, ялтырап күзне чагылдыра... Без акрын гына парктагы ак элпәне бозып, сөйләшеп барабыз, вакыты-вакыты белән көлеп тә алабыз. Көлми мөмкин дә түгел, туганнар булып чыктык бит, егерме ел күрешмәгән туганнар, гәрчә бер-беребез турында ишетеп белсәк тә. Әле ярый узган атнада аш булган, әле ярый салкын акылны тыңлаганмын. Алайса, гел йөрәгеңне тыңла, ул сине беркайчан да алдамас, диләр, юк, йөрәкне тыңлап кына яшәп булмый икән, акылга да колак салырга кирәк. Акрынлап аңа карата барлыкка килгән очкын, мәхәббәт очкыны, юешләнеп, манчылып җиргә төште. Менәсе тау башымның юллары үзгәрде, туганлык сукмагына кереп кителде. Кардан түшәлә башлаган ак пәрдәне ертып барабыз, юк, аны гына түгел, ә икебезнең дә йөрәгендә түшәлә башлаган ак пәрдәне икегә аерабыз. Киләчәктәге бер тормышны икегә аерабыз: Абыйга һәм Сеңелгә.