Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВА

Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВА Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВА Арча районы Наласа авылында китапханәче булып эшли.
СИРЕНЬНӘР

Сиреньнәр ак чәчәк атканнар,
Бик татлы хушбуйга батканнар.
Әйтерсең, ак күлмәк кигәннәр,
Яз дигән җиһанга килгәннәр.

Күмелгән чәчәккә ак сирень
Әйтерсең, бәхетле яшь килен.
Зәңгәрсу чәчәктә бер сирень,
Күзләрең төсле бит ул синең.

Тибрәнә, хуш исен таратып,
Иркәм, дим мин аңа яратып.
Шәмәхә, зәңгәрсу таңнарың,
Чәчәккә күмел гел язларын!

Сиреньнәр шәмәхә, ак болыт,
Үсәләр бакчамны тутырып.
Әкияти бакчада берүзем,
Балкыган шатлыктан бар йөзем.

Исерәм сиреньнәр исеннән,
Чыкмыйсың син минем исемнән.
Мәйдан" № 6, 2010.
Супер чалбар
Урамда шундый буран,
Суык, исең китәрлек.
Кешеләр атлый ашыгып,
Якаларын күтәреп.

Иртән радио әйтте —
Салкын, булмый уку, дип.
Ә без чыгып чаптык тауга,
Нинди анда курку, ди.

“Чыж” итеп шуып төшәбез,
Утырып чаналарга.
Син, суык, безнең колакны
Тешләргә чамалама.

Без очабыз таудан түбән,
Борын кызыл, битләр ал.
Әй, зәмһәрир суык агай,
Ничек бирдең безгә ял!

Караңгы төшкәндә генә
Кайтырга чыктык көчкә.
Пальтоларны салып элдем,
Итек сөялде мичкә.

Бөтен кием карга баткан,
Дөресрәге, каткан.
Ахры, таудагы бөтен кар
Миңа ияреп кайткан.

Бастырып куйсаң, басып тора
Салып куйган чалбарым.
Кубарга һич уйламый да,
Ябышып каткан карлары.

Әни кайткач, исе китте
Минем супер чалбарга.
“Кай җирләрең өшеде”, — дип,
Тотынды тоткаларга.

Нишләп өшеп торырга, ди,
Мин бит чыныккан егет.
Чалбар гына “махы” бирде —
Җылыда төште җебеп.

Карточкага төшердем
Туган көнгә бүләк итте
Әтием фотоаппарат.
Шул бүләккә көне буе
Шатланып тордым карап.

Төшерергә дусларымны
Кылдым шунда бер карар.
Миннән бүләк булсын әле,
Истәлеккә бит ярар.

Утырыгыз матур итеп,
Селкенмәгез, көлегез.
Хәзер чыпчык очып чыгар,
Менә, менә, күрегез.
Син, Фәридә, нигә алай
Аягыңны селкәсең?
Ә син, Рәниф, борыныңны
Ник җиңеңә сөртәсең?

Азат, нигә чеметәсең,
Күрмәгәндә, Алсуны?
Елатма сеңлең Динәне,
Зинһар, Фәрит, ал шуны.

Айгөл, син утыр мондарак,
Сыймыйсың бит кадрга.
Битен дә юып килмәгән,
Кара инде Кадыйрга.

Булдыгызмы, я, төшерәм,
Туры бассын Гариф та.
Менә шундый булып хәзер
Калырсыз сез тарихта.

Шулай бик тырыша торгач,
Төшердем бит дусларны.
Төшердем этне, песине,
Агачтагы кошларны.

Төшердем күрше әбине,
Урамдагы сыерны.
Атны гына төшермәдем,
Шикләндем: ул сыярмы?

Шулай арып-талып йөреп,
Кич кенә кайтып кердем.
Нишләп йөрүемнең серен
Әтигә сөйләп бирдем.

Әти мине бик кызганды:
“И, сабыем, син, балам”.
Беләсезме, эчендә бит
Пленкасы булмаган!

Урманда
Урман тулы җәнлек-җанвар,
Бөҗәкләр һәм дә кошлар.
Ә Төлкеләр нәкъ ялагай
Кешеләргә охшыйлар.
Зәһәр Еланнар ысылдый,
Ә Керпе алма ташый.
Мескен Куяннарны тотып,
Явыз Бүреләр ашый.
Умартадан кайтып килә,
Бал ашап, Аю бабай.
Һәрбер җәнлекнең эше бар,
Исләрең китәр, малай.
Кырмыскалар, йөгерә-йөгерә,
Гаҗәеп сарай сала.
Һәммәсе дә тырышалар —
Кышка аз вакыт кала!
"Сабантуй"