Илдар Низамов

Илдар Низамов Илдар Малик улы Низамов 1936 елның 3 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Олы Бәрәзә авылында укытучы гаиләсендә туган. Балалык, мәктәптә уку еллары шул районның Ключи-Сап авылында үтә. 1951—1955 елларда Казан елга техникумында укый, аны тәмамлагач, Агыйдел елга пароходчылыгына штурман итеп җибәрелә, аннан Совет Армиясенә алына. 1955—1957 елларда Ерак Көнчыгышта солдат хезмәтен тутырып кайткач, ул янә Агыйдел елга пароходчылыгында техник, инженер-диспетчер булып эшли. 1960 елда аны Уфада татарча чыга торган республика газетасы «Кызыл таң» редакциясендә әдәби хезмәткәр рггеп чакыралар. Шунда эшләгән чорда, хезмәтеннән аерылмыйча укып, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 11961 елда КПСС сафларына алына.
1968 елда И. Низамов Казанга күчеп килә һәм 1974 елга кадәр «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннан бүлек мөдире вазифаларын башкара, ә 1976 елдан — Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлап кайтканнан соң— рГатарстан китап нәшриятында политик әдәбият редакциясе мөдире булып эшли.
Әдәби иҗат эше белән И. Низамов Казан елга техникумында укыган улларында кызыксына башлый, актив рәвештә «Яшь сталинчы» (хәзерге «татарстан яшьләре») газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөри. Беренче әдәби парчалары, очерклары да шул газета битләрендә дөнья күрә, аннан ул күмәк җыентыкларда, журналларда басыла башлый. Кыска әдәби парчалардан торган беренче китабы 1970 елда чыга. Хәзер ул — җиде китап авторы. Алар арасында «Дәрья күзе», «Өмет» кебек повестьлар да, «Кул җылысы», «Илдә мин дә сандугач» кебек очерк җыентыклары да бар.
И. Низамовның иҗат кыйбласы — очерк, публицистика, яраткан темасы— Идел, аның үткәне, бүгенгесе, елгачылар тормышы. Аның В. И. Ленин, идеяләренең Идел, Кама, Агыйдел буйларында ничек тормышка ашырылуын, Татарстан, Башкортстан, Мари, Чувашстан кебек автономияле республикаларның бүгенге экономика, культура-сәнгать өлкәсендәге казанышларың бай фактик материаллар нигезендә тасвирлаган «Ул кабызган маяклар» (1980) дигән публицистик китабы 1980 елда Татарстан журналистларының X. Ямашев исемендәге республика бүләгенә лаек булды. 1983 елда ул Идел буенда гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган «Иделем» дигәң документаль повесть тәмамлады.
И. Низамов тел белеме буенча фәнни тикшеренү юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып бара. Ул «Матбугатның тәэсирле сүзе» дигән монографик хезмәт язды һәм шул темага 1981 елда кандидатлык диссертациясе яклады.
И. Низамов 1960 елдан — СССР Журналистлар союзы, ә 1979 елдан, СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Күңелеңдә ниләр бар?: Нәсерләр, парчалар.— Казан: Таткитнәшр. 1970.— 80 б., ил. 5000. Рец.: Камалов Б. Кеше күңеле — диңгез.— Соц. Татарстан, 1970, 26 июль.
Киерелгән җилкәннәр: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1971.—104 б.? ил. 6000. Рец.: Камалов Б. Җил тулсын җилкәннәргә.— Соц. Татарстан, 1971, 9 май.
Дәрья күзе: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1974.—111 б. 8000.
Кул җылысы: Очерклар.— Казан: Таткитнәшр., 1975.—160 б. 1000.
Өмет: Повесть, хикәяләр, парчалар.— Казан: Таткитнәшр., 1977.— 191 б. 14 000.
Илдә мин дә сандугач: Юл язмалары.— Казан: Таткитнәшр., 1978,— 192 б. 15 000. Рец.: Әгъзәмов Ф. Тирән тамырлар.— Кит.: Әгъзәмов Ф. Үзәктә— кеше: Очеркларыбыз турында.— Казан: Таткитнәшр., 1981, 76— 90 б.
Ул кабызган маяклар: В. И. Ленин эзеннән Горькийдан Уфага сәяхәт,— Казан: Таткитнәшр., 1980.—240 б., ил. 3500. Рец.: Сафин Р.—Казан утлары, 1980, № 11, 145—146 б.; Амирханов Р. По Ленину сверяя жизнь.—Сов. Татария, 1980, 31 июля.
Матбугатның тәэсирле сүзе: [Газета лексикасы мәсьәләләре].—Казан: Таткитнәшр., 1981.—144 б. 2000. Рец.: Поварисов С.— Кызыл таң, 1982, 25 март.
Аның турында

Расих А. Илдар Низамов: [Безнең сафка].—Казан утлары, 1980, № 8, 170 б. Хуҗин Фәйзи. Тормыш чишмәсе.— Татарстан яшьләре, 1973, 28 апp.