Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы

Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы

Язучы Гүзәл Әдһәм (Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы) 1957 елның 9 мартында Наласа авылында туа. Наласа сигезьеллык мәктәбе һәм Арча педагогия училищесын тәмамлаган кыз Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

Университетның беренче курсында ук җырга сәләте булганнарны хорда җырлау өчен сайлап алалар. Илебезнең төрле почмакларында булу, чыгышлар ясау,аның өчен тормыш мәктәбе була. Гүзәл Казан шәһәренең укытучылар йортында оештырылган концертта Сара Садыйкова көен язган “Мин сине ничек яраттым” җырын башкара. “Сара апа сәхнәгә менеп: Шәп җырладың, сеңлем,- дип мактап, кочаклап алды, ап-ак чәчәкләр бәйләме бирде. Без бу җырны булачак ирем Ринат белән сәхнәләрдә бик күп тапкырлар башкардык. Үзебезнең туйда да кабат-кабат сорап җырлаттылар. Әле хәзер дә балалар берәр җирдә ишетсәләр, сезнең җырны җырлыйлар диләр шаяртып”,- дип искә ала яшьлек елларын Гүзәл Әдһәм.

Алар Ринатның туган ягы Актаныш районы мәктәпләрендә эшлиләр, шул ук вакытта Гүзәл Казан педагогия институтында укып икенче диплом ала, Алабуга культура училищесының театр бүлеген читтән торып тәмамларга да вакыт таба. Яшьләр барысына да өлгерә: халык театры режиссёры булып спектакльләр куеп йөрү, Бөтенроссия смотрлар лауреаты булу, татар драматургиясе буенча Алабуга педагогия институтында диссертация яклау, студентлар белән эш, аларның диплом эшләренә җитәкчклек итү, илледән артык фәнни хезмәт язу һәм дәреслекләр авторы булу, шул ук вакытта 2003-2010 елларда Түбән Кама муниципаль институтының татар филологиясе кафедрасын җитәкләү. Ул арада ике егет һәм бер кыз үстерү, аларга икешәр югары белем алуда ярдәм итү, оныклар үстерүдә булышу. Ә инде Гүзәл Әдһәмнең тормышы белән тулырак танышасы килсә, “Гасырлар кичкән Наласа” китабын укырга кирәк.

***

Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы 1957 елда Арча районы Наласа авылында укытучы гаиләсендә туган. Арча педагогия училищесын уңышлы тәмамлагач, КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала.Актаныш районы мәктәпләрендә татар теле һәм рус теле фәннәрен укыта, ә 1987 елда Казан дәүләт педагогия институтының рус бүлеген читтән торып тәмамлап, икенче югары белемен ала. Мәктәптә укыту белән беррәттән халык театры режиссеры вазифасын да бик теләп башкара, үзе үк төп рольләрдә дә уйный, Үзешчәннәрнең Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз смотры лауреаты исемнәренә лаек була.

1990 елда гаиләсе белән Алабуга шәһәренә күчеп килгәч, татар гимназиясендә укытучы булып эшли, укытучыларның театр коллективы белән җитәкчелек итә.Соңрак Алабуга дәүләт педагогия университеты аспирантурасын тәмамлап, татар драматургиясе буенча диссертация яклый.Хәзерге вакытта Алабуга педагогия университеты доценты, филология фәннәре кандидаты.

Мәктәптә укыганда беренче хикәяләре район газетасында, "Яшь ленинчы" һәм "Ялкын"да басыла. Соңгы елларда тагын әдәби иҗат эшенә чумды , хикәяләре "Ватаным Татарстан", "Мәдәни җомга", "Мәйдан", "Алабуга нуры" газете- журналларында басылып килә.

"Сине миңа язлар алып килде" мелодрамасы белән "Яңа татар пьесасы" конкурсында катнашып, әлеге пьеса шул исемдәге җыентыкта басылып та чыкты. Үзе язган "Асылмалы күпер" повесте буенча эшләнгән нәфис фильм өчен сценариясе Яңа гасыр каналы уздырган конкурста җиңеп 3 урынга лаек булды.

2009 елда "Мәйдан" журналында Гүзәл Әдһәмнең "Тыкрык" повесте дөнья күрде. Ул шулай ук "Туфан Миңнуллин драматургиясе", "Мәктәптә Туфан Миңнуллин иҗатын өйрәнү" дигән китаплар авторы да.

Гүзәл Әдһәмнең матбугатта чыккан кайбер хикәяләре: "Җәүһәрия"("Мәйдан",2007, № 9), "Әкълимә" ("Ват. Татарстан",2008,29авг.),"Икәү" ("Ват. Татарстан", 2009, 27 март), "Ир җылысы"("Ват.Татарстан",2009, 14 авг.), "Сылу исемле кыз"( "Мәдәни җомга", 2009, 9окт.) һ.б

Без Гүзәл Әдһәм белән горурланабыз!