Динә Шәкүрова

Динә Шәкүрова ЯҢГЫР КЫЗЫ

Инде өч көн рәттән көзнең салкын яңгыры тәрәз артында яшен коя. Болай да моңсулыгы белән эчне пошырган көзге табигатькә шом сала, аңа тагын да караңгырак төс бирә. Азрак туктап торса, бер хәл. Берөзлексез чиләкләп-чиләкләп койгандай ява бит ул! Әйтерсең лә, салкын кышлар җитеп,табигать ап-ак юрганга төренгәнче җир йөзен юып, пакландырып калырга ашыга.
Тәрәзә каршында урамнан күзен алмыйча карап утыручы Алсуга, көзнең пыскак яңгыры шундый булып күренә иде.
Аның ятимлек ачысыннан тилмергән күңелендә дә ява бит ул яңгыр дигәннәре! Инде өч көн рәттән җаны сыкрый, йөрәге яна. Болай да керсез, бер гөнаһсыз ятим бала күңеленең тагын кайсы төшләрен юмакчы, чистартмакчы буласың соң син, яңгыр!
Син табигатьтәге яңгырга карама! Ул җир йөзен, кыш киләсе билгеле булганга, юып калырга ашыга. Шуңа бер туктамый ява ул. Ә Алсуның җанын юарга ашыкма син, күңел “яңгыры”. Аллага шөкер, җир йөзеннән аермалы буларак, күңеле түреннән юып чыгарырлык бернинди пычрагы юк аның! Тик шулай да табигать аннан барыбер өстенрәк! Аның бит киләчәге күптән билгеле! Менә бу мәгънәсез яңгыр озак бармас, туктар. Табигатьне сафландырып, ап-ак кыш җитәр. Аның артыннан язы, җәе хакимлекне үз кулларына алыр. Аларны яңадан елак көз алыштырыр. Ә аны ни көтә?! Киләчәге төпсез чокыр кебек дөм караңгы, билгесез.
Әйе, бик авыр бүген Алсуга. Сүз белән генә әйтеп, аңлатып бетерерлек түгел. Язмыш аны аямыйча бик күп сынады.
Иң элек әлеге ятимнәр йортына килеп эләгүен генә алыйк. Сау-сәламәт ата-анасы, кызлары мәхәббәт җимеше булып тумаганга күрә, тугач та Алсуны роддомда калдырып китә. Әлбәттә, биредә инде сине кызганып, тәрбияләп үстерә алмыйлар. Язмыш бары бер юл – ятимнәр йортын “күрсәтә”. Шушы көннән башлана да инде авыр һәм катлаулы тормыш арбасында үз урыныңны табарга тырышып, аның артына ябышып барулар. Әлбәттә, бик кечкенә чагын хәтерләми Алсу. Аңа гел тормышы теле ачылып, дөньяны таный башлаудан гына башланып киткән кебек тоела. Чөнки шушы чорда ул язмышның чираттагы сынавы белән очрашты. “Малышка”да эшләүче апаларның кайсысына “әни” дип эндәшергә белмичә аптырап бетү; үсә төшкәч, биредә үзе кебек “бәбиләр”нең күп булуы һәм алар өчен дә “әни” шушы апалар икәнлеген аңлау; тагын да зурайгач, беренче тапкыр үзен ятим итеп тоюы – бүгенгедәй хәтерендә аның. Баштагы чорда бик читен булды, әлбәттә. Әле тормышны тиешенчә аңлау җитеп бетмәгән чагы иде Алсуның.Үзенә игътибарны җәлеп иттерергә теләп, үкереп елаган чаклары, көйсезләнеп уенчыкларны ваткан вакытлары да булды. Тик инде 10 яшенә ул басыла төште. Бирегә килеп эләккәч, үзеңнән үзе иртә “картаясың” икән ул! Бу вакытта инде Алсу үзенең ятимлеген берничек тә үзгәртеп булмавын, бары яхшы апа-абый килеп, үзенең әти-әнисе булуын тели иде.
“Малышка”га яңа абый-апалар “кунакка” килү – зур бәйрәм. Бу көнне һәрбер бала бераз дулкынланган, ләкин шул ук вакытта җаннары чиксез өмет хисе белән сугарылган була. Аннары дөньяларын онытып уйныйсы да килми. Тәрбиче апалар сиздермәскә тырышса да, бик яхшы беләләр бит эшнең нәрсәдә икәнен! Бала күңелен алдап була димени?! Ул һәм кыз эзләп килгән алар! Ул һәм кыз! Кемгәдер бүген бәхет кояшы елмаячак! Һәркем шушы “кемдер” урынында булырга омтыла да инде бүген. Үзеңне бары яхшы яктан гына күрсәтергә кирәк! Моны “Малышка”дагы барлык кечкенә җан иясе дә бик яхшы аңлый. Үзенә бәхетнең һичшиксез киләчәгенә чын күңеленнән ышана.
Алсу холкы белән горур булса да, шушы хисләрне ул да кичерә иде. Бу абый-апаларның бүлмәдән бүлмәгә кереп, һәрбер балага товар сайлаган кебек карап йөрүләре күңелне бик нык кимсетә, әлбәттә! Ләкин тормыш мәйданында үз кыйблаңны табу өчен тешне кысып түзәргә, аларга ошарга тырышырга кирәк. Ә инде шушы балалар арасыннан сине түгел, башканы алып китсәләр, үзеңне дөньяда артык, иң кирәксез җан ияседәй хис итәсең. “Малышка” да бер мәлгә тынычланып тора. Һәркемнең күңелендә чынга ашмаган хыялның чәлпәрәмә килгән калдыклары йөрәккә килеп кадалалар да, никтер, күздән яшь бөртекләрен этеп чыгаралар. Бу чакта хәтта усаллыгы белән аерылып торган Ризванның да күзләре дымлана. Озакламый нәни нарасыйлар яңадан бар дөньяларын онытып уйнарга тотыналар. Тик ачы чынбарлыкны аңлаган олырак яшьтәгеләрнең күңелендә бу авыр халәт әле озак саклана. Күрәсең, хыялның чәлпәрәмә килгән калдыклары аларның йөрәгенә тирәнрәк үтеп кергән буладыр.
Бүген дә нәкъ шулай булды. “Малышка”га чит илдән бер апа белән абый килде. Шул ук хисләр кичерелде, зур өметләр багъланды. Алсу да бүген аеруча күтәренке рухта иде. Иртән иртүк бик матур төш күреп уянды ул. Шушы төшен дә “Бүген әти-әниле булам, Алла боерса!”, – дип юрады. Ни генә дисәң дә тиздән аңа биредән китәргә туры киләчәк. Шуңа күрә бу көннәрдә Алсу үзенең киләчәге турында күбрәк уйлый башлады. Ә менә бүген аңа нинди яхшы мөмкинлек туарга тора бит! Кунакка киләсе гаилә бик тәртипле булса кирәк. Кичә Алсу тәрбияче апаларның үзара сөйләшүләреннән шуны аңлап калды. Чит илдән булулары тагын да яхшы. Менә ул чит илгә китәр, үзе теләгән уку йортына керер, югары белем алыр, бу әти-әнисен бик яратыр, аларның йөзенә кызыллык китермәс. Аннары кире туган ягына кайтыр. Шушы “Малышка”га килеп, тәрбияче апаларын, барлык сабыйларны бүләккә, күчтәнәчкә күмер. Якын киләчәктә дә аларга ярдәм итәр... Тик бу хыяллар тагын чынга ашмады. Бәхет 13 яшьлек Ризванга елмайды.
Шуңа күрә бүген Алсу көне буе коридорның ахырында урнашкан тәрәзәдән урамга карап яшен түкте. Аның үзен шушы газапларга дучар иткән, бер тапкыр булса да, “әти”, “әни” сүзләрен әйтергә тилмерткән бәндәләрне күрәсе килә иде. Юк, күреп сөйләшәсе килми! Бары ерактан гына шушы таш бәгырьле кешеләрне күзәтәсе килә аның. Алсу аларга чын күңеленнән рәнҗи иде...
Ул сагышлы күз яшьләренә буылып утырганда, коридорда Гөлҗиһан апа күрендә.
– Балакаем, нишләп йокламыйсың? Абау, әллә чын тырышып елап утырасың инде?! Ни булды, кызым.
– И, Гөлҗиһан апа. Нигә елаганымны бик яхшы аңлыйсың бит инде.
– Кызым, тормыш шундый катлаулы инде ул, нишләтәсең. Шатлыгы да, кайгысы да бар. “Мине кызлыкка алмадылар” дип кенә дөнья бетми бит әле. Бүген булмаса, иртәгә бәхет елмаер.
– Ышанмыйм да инде мин хәзер, Гөлҗиһан апа. Тиздән моннан китәчәкмен. Кая барырга? Кем булырга?
– Бер җае чыгар, кызым. Ходай җүнен бирер. Терәгең дә юк түгел – яныңда мин бар.
Әйе, бик ярата шул Гөлҗиһан апа Алсуны. Балалар аера торган гадәте булмаса да, беренче күрүдә үк ошатты ул аны. Алсу башкалардан үзенең тыйнаклыгы белән аерылып тора иде. Бәлки моңа Гөлҗиһан апаның үз балалары булмау да йогынты ясагандыр. Алсуның балалар йортының язылмаган кануннарына буйсынып, кырысланмыйча тупасланмый калуында нәкъ менә аның өлеше зур. Тиздән Алсуның бик матур итеп рәсем ясау сәләте ачылып китте. Гөлҗиһан апа шунда “Бик сәләтле бала булачак”,-дип куйды. Шуннан бирле алар гел бергә. Бер-берсенә якын дус, киңәшче, сердәшче булдылар. Гөлҗиһан апа белән бер утырып сөйләшү дә Алсу өчен җан рәхәте. Аның биргән төпле киңәшләре, Алсуның күңел түрләренә үтеп кереп, барлык шик-шөбһәләрне дә куып таратканадай итә.
Бүген дә нәкъ шулай булды. Гөлҗиһан апаның “Бер җае чыга... яныңда мин бар” дигән сүзләре билгесезлектән бәргәләнгән җанында өмет чаткысы кабызгандай тоелды аңа. Бүгенге вакыйгалар бик алҗыткан, күрәсең. Башы йомшак мендәргә тиюгә, Алсу изрәп йоклап та китте.

* * *
Алсуның күңел түрендә саклап йөрткән зур хыялы бар – рәссам булу. Кечкенә чактан ук рәсем сәнгатен үз итте ул. Табигатьне бик яратканга булса кирәк, аның рәсемнәренең үзәгендә пейзаж өстенлек итә. Никтер Алсу үзен гел табигать белән чагыштырырга ярата иде. Үзенең эчке дөньсын, хис-кичерешләрен дә нәкъ менә табигать күренешләре аша чагылдыра иде ул.
“Малышка”да яшәгән дәвердә хобби гына булып тоелган бу шөгыль, алга таба Алсуның яшәү мәгънәсенә әверелде. Ул үзенең киләчәген рәсем ясаудан башка күз алдына да китерә алмый иде инде.
Гөлҗиһан апа үз шәһәрләрендә Сәньгать техникумы барлыгын ишетеп, Алсуга шунда барырга тәкъдим итте. Әлбәттә, ул бер сүзсез ризалашты.
Техникумда укуга Алсу бик тиз ияләште.Үзенә яңа дуслар тапты. Тулай торакта урын да бирделәр үзенә. Көннәр шулай бер-бер артлы уза торды. Ул техникумның соңгы курсына җиткәнен сизми дә калды. Шушы дәвердә Алсу үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте, рәсем ясау серләренә төшенде. Хәзер инде ул рәсемнәр генә түгел, ә картиналар да иҗат итә.
Көннәрдән бер көнне техникумның рәсем сәнгате бүлеге җитәкчесе Мөнирә Мансуровна Алсуга картиналарынан күргәзмә оештырырга тәкъдим итте. Алсу бераз каушады. Ә инде аның шәһәр үзәгендәге музейда узачагын белгәч, бөтенләй югалып калды. Ни генә дисәң дә бу бит гади генә күргәзмә түгел! Анда күпме халык булачак! Ләкин яхшылап уйлап карагач, ул ризалашты.
Ниһаять ул көн килеп тә җитте. Музейның зур залының буеннан буена Алсуның картиналары тезелеп киткән. Халык та хәйран күренә. Алар дикъкать белән һәр картинаны карап, өйрәнеп йөриләр. Алсу исә аларның һәр хәрәкәтен, һәр адымын игътибар белән күзәтә. Бик дулкынлана ул. “Ошатырлармы? Әллә, өч тиенгә ярамаган рәсемгә санап, тәнкыйть итәрләреме?” дигән уй һич тынгылык бирми аңа.
Ләкин аның борчылулары юкка булган икән. Озакламый алар Алсуга бер-бер артлы мактау сүзләре, теләкләр “яудыра” башладылар.Алсуның шатлыгының чиге юк иде.
Шул вакыт тамашачыларның берсе: “Нигә сезнең картиналарыгызды гел моңсулык хөкем сөрә? Әллә яңгырны бик яратасызмы?” дигән сорау бирде.
Алсу картиналарына үзенең нарасыйларына карагандай, ягымлы бер караш ташлады да: “Алар – минем үткәнем, минем эчке дөньям, минем хис-кичерешләрем. Алла боерса, киләчәк картиналарымның күгендә һичшиксез бәхет кояшы балкаячак”, – диде.
Тамашачылар, яшь рәссамның осталыгына сокланып, дәррәү кул чаптылар.
Бу язмышның Алсуга бары бәхет, шатлыктан гына торган тәүге бүләге иде. Бүген Алсу үзе дә тирән чокырдан кояшка омтылып үсеп килүче алсу гөлне хәтерләтте.