Урта Курсада «Курсави укулары» булды

Фото » Администратор портала » Урта Курсада «Курсави укулары» булды
Урта Курсада «Курсави укулары» булды
24.05.2016
Урта Курса мәдәният йортында I Бөтенроссия фәнни—гамәли конференция “Курсави укулары” булды. Галимнәр, дин әхелләре “Авыл җирендә татар мәхәлләсе үсеше: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге” темасы буенча сөйләштеләр. Конференциядә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Кунаклардан Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам—мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, филология фәннәре докторы, профессор Мирфатыйх Зәкиев, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттахов, шушы конференцияне оештыруда тырышып йөргән аспирант, “Мирас” нәшрият йорты директоры Александр Долгов һ.б. кайтты.