ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районына эшлекле сәфәр кылды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районына эшлекле сәфәр кылды
17.12.2015
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Арча муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды, анда ул яңа торак йортлар һәм яңартылган район үзәк сырхауханәсен һәм балалар сәнгать мәктәбен ачу тантаналарында катнашты.