Кече Төрнәле халкы күперле булды

Кече Төрнәле халкы күперле булды
01.09.2016
Дөрес, әлегә җәяүлеләр күпере. Әмма анысы да бик кирәк иде. Халык гозерен районның яңа җитәкчесе Илшат Нуриев ишетте. Урман хуҗалыгы материаллар белән ярдәм итте. Балтач егетләре эшләп бирде.

31 августта күперне тантаналы рәвештә ачтылар. Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Кече Төрнәлегә олы юл да булачак, диде.

Тантанада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ринат Закиров, Рауил Рәхмәтуллин катнашты.