Арча якташлыгы җәмәгать оешмасы очрашуы (06.04.2017)

Арча якташлыгы җәмәгать оешмасы очрашуы (06.04.2017)
06.04.2017
Бүген, 6 нчы апрель көнне,  Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды.

Быел Арчалылар «Арчалар — ут күршеләр кунак җыя» дип исемләнгән театральләштерелгән зур концерт-тамаша оештырды. Ул туй мәҗлесе буларак алып барылды. Программа бик эчтәлекле һәм бай итеп төзелгән. Беренче көнне мәҗлес кәләш өендә булды, иртәгә туй кияү йортындә гөрләячәк. Тамадалар - Фәнис Җиһанша, Нурзадә.