Апаз урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды

Апаз урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды
05.12.2022
2 декабрьдә Апаз урта мәктәбендә заманында биредә укыган Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Әлеге мемориаль тактаны Россия хәрби-тарихи оешмасы әзерләгән. Бу игелекле проектны 2014 елдан бирле тормышка ашыралар. “Безнең максат – Бөек  Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Геройларының барысы хөрмәтенә дә шундый такталар урнаштыру“, – диде  Бөек Ватан сугышы музей-мемориале мөдире, Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе башкарма директоры Александр Александров.