Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды

Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды
13.09.2023
Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин батырлыгында тәрбияләнгән егетләр яу кырында югалып калмый. Исән дә булсалар икән...

Яңа Кишет мәктәбендә махсус хәрби операция барган зонада һәлак булган Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды.

Бу уңайдан мәктәптә зур чара оештырылган иде. Алмаз белән Фирдүснең әниләре, хатыннары, иң якын кешеләре чакырылган. Яшь гвардиячеләр “Батырлык” орденына ия булган авылдашлары белән таныштырып үтте. Россия һәм Татарстан Гимны яңгырады.