События

Арча егете Салават Бикбаевның аты Казанда үзен танытты! 11.05.2016

Арча егете Салават Бикбаевның аты Казанда үзен танытты!

6 майда Арча егете Салават Бикбаев атының Казан ипподромында ничек чапканын видеодан карап белә аласыз.

Ат ярышында призлы урыннарны алучы Арча егете Салават Бикбаев чиста токымлы аты белән Казан ипподромында шөгыльләнде. 6 майда Казан ипподромында көчле атлар ярышты. Салават Бикбаевның Шумный Бор кушаматлы аты 7 аргамак арасында финишка икенче килде. Салават атка үзе утырып чапмады, чөнки җайдак киемнәре булмаган. Киемне ательеда үз үлчәмең белән махсус тектереп алырга кирәк икән. “Аттан гына түгел, җайдактан да тора, — ди Салават. – Безнең Шумный Борда чапкан җайдак азрак сынатты. Атның көчен финишка саклап җиткермәде. Иң беренче булып барган Шумный Бор финишка җитәрәк икенчегә калды”.

Салават аты белән Арчага кайтты. Көн дә басуга йөгерергә алып чыгам, ди. Әмма басу басу инде ул, Казан ипподромы түгел.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение