Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
12.05.2016
Апаз мәктәбендә Советлар Союзы Герое Сафин Нәкыйп Сафа улына мемориаль такта куелды
Апаз урта мәктәбенең тарихы бик бай. Тарих эзләре буйлап китсәк, мәктәп белән күп кенә күренекле шәхесләрнең язмышы бәйләнгәнен күрәбез. Шундыйларның берсе — Арча районының Мирҗәм авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Сафин Нәкыйп Сафа улы.
Аның да язмышы мәктәпкә барып тоташкан. Нәкыйп ага Мирҗәм авылында башлагыч белемне алганнан соң, 1932-1935 елларда Апаз җидееллык мәктәбендә белем алган. 7 май көнне шушы бөек шәхескә “1932-1935 елларда Апаз мәктәбендә укыды” дигән мемориаль такта ачу тантанасы үтте. Тантанада авыл җирлеге башлыгы, күмәк хуҗалыгы җитәкчеләре укучылар, укытучылар, авылдашлары катнашты.
Чыганак: http://arskmedia.ru/