Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Корайван маҗаралары
Арча районының бу авылы заманында бөтен илгә танылды, исеме Россиянең ул чактагы Президенты Дмитрий Медведевка кадәр барып җитте. Барысына да бер хәреф – “х” хәрефе гаепле иде. Корайванны бөтен документларда өлкән туган телендә, ягъни урысчалатып “Керхайвань” дип язып куйган булганнар. Авыл башында да шундый язу торган. Баштарак авыл халкы моңа әллә ни игътибар итмәгән.
Беренчедән, авылда калдыру өчен паспорт бирмәгән заманда документларга игътибар да шул кадәр генә булгандыр. Икенчедән, милли үзаң дәрәҗәсе дә сәбәпче түгел микән дип шикләнәм. Һәрхәлдә, корайванлылар үзләрен кимсетелгән, рәнҗетелгән санап, төрле урыннарга “жалу”лар яза башлаганнар. Рәнҗетелгән санамаслар иде, кайбер оешмаларда паспорт күрсәткәч, болардан: “Тәк… нинди хайван авылыннан инде сез?” – дип төрттерә башлаганнар. Шулар өстенә топонимика буенча бер зур белгеч, профессор: “Бу авылда хайваннар көр булган, шуңа күрә “Керхайван” дип атаганнар дип язып чыккан. Авыл исеме кайбер очракта сызыкча аркылы “Кер-хайван” дип, кайбер очракта нечкәлек билгесе белән “Керхайвань” дип тә языла башлаган. Бер укучы бала:
“Туган авылым – Керхайвань,
Кирәкми миңа Тайвань…” –
дип шигырь дә чыгарган булган икән. Кыскасы, авыл атамасындагы “х” хәрефе тирәсендә тавыш зурга китә башлаган. Дөрес булса, халыкның ачуы шул дәрәҗәгә җиткән ди, “х” хәрефен гомумән юк итәргә кирәк, диючеләр табылган. Әмма уйлана торгач: “Х” хәрефсез дә булмый икән”, – дип әйтеп әйткәннәр ди. Берәүләр, мәсәлән, “эшләр хутка китте”не “эшләр утка китте”, яки “хат башы” дигәнне “ат башы” дияргәмени инде, дип шауласа, “х” хәрефе кергән сүзләрне мулдан кулланучы ир-атлар, гомумән, фетнә күтәргәннәр, имеш.
Әмма авыл исеме язмышын ничекләр генә булса да хәл итәргә кирәк бит. Безнең як халкы – бик акыллы, гыйлемле халык, кем әйтмешли, “үземнән беләм”. Икенчедән, Арча халкы башлаган эшне ярты юлда калдырмый.
“Арча хәбәрләре” газетасы журналисты Ильяс Фәттахов әле узган гасырның 70 нче елларында ук авыл исемен үзгәртү мәсьәләсен кузгаткан булган һәм райкомга мөрәҗәгать тә язган. Әмма: “Кычытмаган җирне кашып йөрмә, коммунистлар беркайчан да ялгышмый, дөрес яза”, – дигәнрәк сүзләр белән Ильясның авызын каплаганнар. Менә коммунистлар чоры да бетә, илдә-җирдә демократия, фикер хөрлеге, сүз иреге чәчәк ата. Милли үзаң яңа үсеш ала һәм Корайван халкы тагын да зуррак тавыш чыгара.
Акыллы кешеләр мәсьәләне район советы сессиясенә куярга тәкъдим итәләр. Әмма, закон буенча, мәсьәләне иң әүвәл авыл җыены хәл итәргә тиеш була. Әлбәттә, халык “х” хәрефен алып ташларга дүрткуллап риза була. Җыен карарын район сессиясендә хуплап, Татарстан Дәүләт Советы сессиясенә тиешле документлар җибәрәләр. Әмма әлеге документ иң әүвәл парламентыбызның Роберт Миңнуллин җитәкләгән комиссиясендә каралырга тиеш була. “Х” хәрефе язмышы белән милли җанлы депутатларыбыз, язучыларыбыз шөгыльләнә башлый. Ниһаять, Дәүсовет сессиясе тиешле карар кабул итеп, документлар Мәскәүгә җибәрелә. Чөнки аны ул чактагы Президент Дмитрий Медведев имзаларга тиеш була.
Ярты елга якын вакыт уза, ә Мәскәүдән хәбәр-хәтер юк та юк. Корайван халкы тынычсызлана башлый, төрле имеш-мимешләр китә. Берәүләр Россия Президенты Арча Сабан туена чакырылмаганга үпкәләде микән дип шикләнәләр. Икенчеләре: ”Инде без ничә ел йөргәнне Дмитрий Анатольевич атна-ун көндә генә хәл итә алмас. Эше болай да күп, ә мәсьәлә шактый четерекле”, – диләр.
Шулай, ярты ел чамасы вакыт узгач, Мәскәүдән шатлыклы хәбәр алына. Арча, аерым алганда Корайван халкы, Россия Президентына рәхмәтләр укый, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы “телезвезда”га әверелә. Татарстан гына түгел, Россия мәгълүмат чараларына да уңга-сулга интервью бирә. Бар халык шат һәм мәмнүн кала. Язганнарым кемгәдер кагылып, күңелләре рәнҗемәсен иде. Чөнки берәүне дә гаепләргә теләмим. Иле, системасы шундый бит. Без бөтен нәрсәне ил белән хәл итәргә өйрәнгән. Тик менә хәл итәселәр тагын калды бит әле. Арчага килгән кеше игътибар итәдер: юл өстендә “Эштрә” дигән авылга юл күрсәтүче язу тора. Урысчалатып “Штырь” дип куйганнар. Ильяс Фәттахов әйтүенчә, заманында ул Иштирәк дигән матур бер авыл булган. Тик менә “Иштирәк”, “Эштрә”, “Штырь” дигән атамаларны нинди мәгънә берләштерүе генә башка барып җитми. Инде килеп, татар хәрефләре булган атамаларны урыс кардәшем укый алмаячагын беләм, ә менә “Наласа”ны “Наласы”, “Орнашбаш”ны “Урнашбаш” дип “урысча” язу нигә кирәк булды икән дим мин, әй! Татарстанда урысчалаткач мәгънәсезгә әйләнгән күпме атамалар бар бит әле ул. Аларга да ил белән тотынасы иде дә, тик бер нәрсә икеләндерә: күпме оешмаларга, җитәкчеләргә өстәмә мәшәкать тудырачакбыз бит. Шуңа күрә кыяр-кыймас тәкъдим генә ясыйм. Алдан ук гафу итегез, извините, пажалысты.
P.S. Хәзер авыл татарча, элеккечә “Корайван” дип атала. Ә урысча, өлкән туган “о” хәрефен белмәскә мөмкин дипме, “Курайван” дип куйганнар.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Авылларыбызның русча һәм татарча язылышына, яңгырашына сезнең мөнәсәбәтегез нинди? Әйдәгез, фикерләшик әле. Хатлар, хәбәрләр көтәбез.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 72, 25.05.2016/)
Риман Гыйлемханов
Чыганак: http://www.vatantat.ru/