События

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Содружество талантов» бәйгесендә җиңү яулап кайтты 21.01.2025 Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Содружество талантов» бәйгесендә җиңү яулап кайтты

Ихлас күңелдән котлыйбыз! Яңадан яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз!

Казанда узган "Содружество талантов" Халыкара фестиваль-бәйгесеедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары актив катнашып Лауреат Дипломнарын яуладылар.

Арчада чаңгычылар ярышты 19.01.2025 Арчада чаңгычылар ярышты
Арча стадионында районыбызның мәктәп укучылары, студентлары арасында чаңгы ярышлары булып узды.
Ярышта Арча районының 17 мәктәбеннән,   Арча   агросәнәгать көллиятеннән 101 укучы катнашты. Ярышлар каты барды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды.

«Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе журналисты Ильяс Фәттаховка мактаулы исем бирелде 17.01.2025 «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе журналисты Ильяс Фәттаховка мактаулы исем бирелде
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Арча-информ» филиалы мөхәррире Фәттахов Ильяс Сәхәп улына Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. 

Таэквон-дочылар Казаннан ярыштан кайттылар 16.01.2025 Таэквон-дочылар Казаннан ярыштан кайттылар

Алар ярыштан медаль алмый кайтмый.

Тренер Газинур Борханов сөйли: "12-14 яшьлек яшүсмерләр арасында республика беренчелегеннән килделәр, анда республиканың бу яшьтәге 146 иң көчле спортчысы катнашты. Бездән 7 кеше катнашты. 2 бронза медаль алып кайттылар - Гаптелбаров Ранель һәм Прытков Аскар" Спортчыларга уңышлар телибез!" 

Арча укучылар сараенда «Журналистлыкка багышлау» квест-уены узды 15.01.2025 Арча укучылар сараенда «Журналистлыкка багышлау» квест-уены узды

Журналистика - ул һөнәр генә түгел, ул тарих сөйләү, бүгенгене өйрәнү, заман белән бергә атлау һәм чынбарлыкны чагылдыру сәнгате.

Арча укучылар сараенда "Журналистлыкка багышлау" квест-уены узды.

Катнашучылар, командаларга бүленеп, биш тукталышта журналист осталыгының төрле аспектларын үзләштерделәр.

“Яшьлек”нең яшь артистлары уңышы 14.01.2025 “Яшьлек”нең яшь артистлары уңышы

Арча педагогика көллиятенең “Яшьлек“ театр төркеме Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” музыкаль спектакле белән Татарстанга танылды.

Коллектив “Созвездие-Йолдызлык” театрында үткән Татарстан Республикасы “Премьера” студентлар һәм яшьләр театрлары ачык телевизион фестивалендә икенче урынга лаек булды.  

Арчадагы бу чишмәдән бер көндә 4 тонна су алалар 13.01.2025 Арчадагы бу чишмәдән бер көндә 4 тонна су алалар

Арчаның Көнбатыш мәчете янындагы чишмәне ачу тантансы булды.

Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка бик күп мөхтәрәм кунаклар катнашты. 

Арча Үзәк мәчете янында Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге ачылды 12.01.2025 Арча Үзәк мәчете янында Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге ачылды
Арчада Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды  башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан, күрше районнарның имам-мөхтәсибләре һ.б катнашты.

Иң мөһиме – халык ышанычын яулау 11.01.2025 Иң мөһиме – халык ышанычын яулау

“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте директоры Ленар Абдуллинның әлеге вазыйфага керешүенә 9 февральдә бер ел тула.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып матур гына эшләп йөргән җиреннән шактый кыен хәлдә калган хуҗалыкка китеп баруы гаҗәбрәк тә булган иде. Совет чорында андый алым җәза буларак кулланыла иде. Ә монда үз теләге белән...

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! 10.01.2025 Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

9 гыйнварда район башлыгы Илшат Нуриев авыл җирлекләре башлыклары, волонтерлар, җәмәгатьчелек, төрле хезмәтләр вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде.

Билгеле булганча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Безнең районда да шушы уңайдан күп чаралар планлаштырыла, 26 гыйнварда районда шушы елны ачуга старт биреләчәк.

Арча кызлары - һөнәри осталык чемпионаты җиңүчеләре 09.01.2025 Арча кызлары - һөнәри осталык чемпионаты җиңүчеләре
Узган ел ахырында Санкт-Петербургта илнең һөнәри белем бирү өлкәсендәге иң зур вакыйгасы – “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионаты финалы узды. Биредә 900дән артык кеше үзара ярышты, финалга шуларның яртысы гына узды. Алар арасында Татарстан данын яклап, җиңү яулачы Арча кызлары Динә Сираҗиева һәм Алисә Йосыпова да бар.

Арча стадионында Раштуа бәйрәменә багышланган мәдәни-күңел ачу чаралары узды 08.01.2025 Арча стадионында Раштуа бәйрәменә багышланган мәдәни-күңел ачу чаралары узды

Христиан динендәгеләр бүген төнлә иң төп бәйрәмнәрнең берсен – Раштуаны каршы алды.

Районыбызда, традиция буенча, шәһәрнең үзәк стадионында бәйрәм чаралары оештырылды. Милли йортларда балалар осталык дәресләрендә катнашып, мультфильмнар караса, кече сәхнәдә мәдәни-күңел ачу программасы тәкъдим ителде.

Арча укучылар сараенда өч яшькә кадәрге балалар ярышты 07.01.2025 Арча укучылар сараенда өч яшькә кадәрге балалар ярышты

Гаилә елы узса да, гаилә белән төрле ярышлар уздыру традициясе дәвам итә.

6 гыйнвар көнне Арча укучылар сараенда «Гаилә белән яңа ел ярышлары һәм сабыйлар йөгерүе» дип аталган матур чара узды. Бу чараның үзенчәлеге – өч яшькә кадәрге балалы гаиләләр катнашу.

Игелекле эш башкаралар 06.01.2025 Игелекле эш башкаралар

Сокланырлык кешеләр.

Ел ахыры ул нәтиҗәләр чыгара торган вакыт. Яңа ел алдыннан районның пенсия фонды бинасында актив пенсионерлар җыелды. Алар Россия пенсия берлегенең Арча бүлекчәсененең актив волонтерлары. Бүлекчә рәисе Руфия Баһаветдинова аларга игелекле хезмәтләре өчен  Рәхмәт хатлары тапшырды.

Язмышлардан узмыш юк... 05.01.2025 Язмышлардан узмыш юк...

Игелекне эшләп торалар. Спектакльдән кергән акча СВОда хезмәт итүчеләргә ярдәмгә китәчәк.

Сәяра Фәттерахманова ис.Иске Ашыт мәдәният йортының Сәяра халык театры Иске Ашыт мәдәният йортында, Яңа Кенәр мәдәният йортында, Ашытбаш мәдәният йортында Гөлшат Мөхәммәтшинаның "Пар аккошлар" пьессасына нигезләнеп эшләнгән "Язмышлардан узмыш юк" дигән драмасын күрсәтте. Спектакльдәге вакыйга картлар йортында бара.

Лесхоз мәктәбе укучысы Рөстәм Миңнеханов белән очрашты 04.01.2025 Лесхоз мәктәбе укучысы Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

Лесхоз мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Самирә Хәсәнова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булды.

Декабрь ахырында Казанда республика Яңа ел чыршысы узды. Анда Арча районыннан әтиләре махсус хәрби операциядә булган 95 бала катнашты. 

Арчада итекле хоккей уйнадылар 03.01.2025 Арчада итекле хоккей уйнадылар
3 нче гыйнвар көнне Арча стадионында традицион "Итекле хоккей" ярышы булып узды.
Ярышны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.  

Сикертән мәктәбендә балалар мультфильм дөньясына сәяхәт итте 02.01.2025 Сикертән мәктәбендә балалар мультфильм дөньясына сәяхәт итте
Арча районы Сикетән төп мәктәбе укучылары кышкы канкулларның һәр көнен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә. Бүген анда башлангыч сыйныф укучылары мультфильм дөньясына сәяхәт иткән. Мультфильм сериаллары укучыларның күңеленә хуш килгән.

Яңа ел - иң матур бәйрәмнәрнең берсе 01.01.2025 Яңа ел - иң матур бәйрәмнәрнең берсе

Халисә Сәгьдиева хәбәр итә.

Д.Г.Хәкимов исемендәге  Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә  гөрләп чыршы бәйрәме узды

Яңа ел - елның иң матур һәм көтелгән бәйрәме. Безнең мәктәп укучылары да бу бәйрәмне шатланып көтеп алалар һәм бик матур итеп уздыралар.

Арча стадионында Яңа елны каршы алу бәйрәме бара 31.12.2024 Арча стадионында Яңа елны каршы алу бәйрәме бара
Күңелле! Бәйрәмне Данис Гайфуллин алып бара. Үзешчәннәр җырлап тора. Халык рәхәтләнеп күңел ача. Үзешчәннәр Расих Галимҗанов, Ильмира Заһидуллина, Илназ Әскәров, Светлана Һаҗиева, "Веста" ансамбле һ.б. җырлап, матур ял бүләк иттеләр. Рәхмәт. Яңа ел белән! Ил-көннәребез тыныч, үзебез исән-сау булыйк!

Кыш бабай белән Кар кызы фермага Яңа ел белән котларга килделәр 27.12.2024 Кыш бабай белән Кар кызы фермага Яңа ел белән котларга килделәр

«Ак Барс» агрокомплексы» (җитәкчесе Ленар Абдуллин) фермаларында бәйрәм рухы.

Кыш бабай белән Кар кызының эш урынына килеп котлаулары күңелле хәл. Бүләкләр белән! Исән-сау булыйк! Яңа ел белән!

Район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм узды 26.12.2024 Район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм узды

Арчада район башлыгының чыршы бәйрәмнәре башланып китте.

Район мәдәният йорты, укучылар сарае, һәм мәрхәмәтлек үзәге хезмәткәрләре сәламлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга бәйрәм бүләк иттеләр. 200дән артык бала яңа елның тәмле бүләкләрен алып, онытылмаслык тәэсирләр белән кайтып китте.

Шушмабаш, Носы, Шекә якларында 24.12.2024 Шушмабаш, Носы, Шекә якларында
Район иҗтимагый советының күчмә утырышы Шушмабаш авыл җирлегендә булды. Иң башта Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов “Северный” хуҗалыгы өчен мегафермалар төзү участогына алып килде. Төзелеш быелның октябрендә башланган. “Төзелеш өч елга планлаштырыла, - дип сөйләде төзелеш мастеры Фәнил Вәлиев.

Сабырлыкның төбе – сары алтын 23.12.2024 Сабырлыкның төбе – сары алтын
Сеҗе авылында 50 ел бергә гомер иткән Раушан һәм Флорит Рәхимуллиннар белән кайчан танышыр идек әле, Арча ЗАГСы кунакка чакырмаса!

Арча мәдәният йортында күп балалы гаиләләрне бүләкләделәр 22.12.2024 Арча мәдәният йортында күп балалы гаиләләрне бүләкләделәр

Гаилә елы ахырына якынлашу уңаеннан районда тантаналы концерт-тамаша узды

19 декабрьдә район мәдәният йортында узып баручы елга багышланган йомгаклау концерты булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина да катнашты.

Түбән Мәтәскә укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары белән очрашты 21.12.2024 Түбән Мәтәскә укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары белән очрашты
Укучыларны һәм яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, 2024 нче елның 23 нче ноябрь һәм 14 нче декабрь көннәрендә Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы, вакытлыча ялга кайткан авылдашларыбыз, шушы мәктәпне укып тәмамлаган патриот ир-егетләребез- Саттаров Равил Гаптелхәй улы, Минһаҗев Рәзил Гадил улы, Гыйльметдинов Динар Азат улы белән бик җылы очрашу булып узды.

Арчаның балалар бакчасында шагыйрә белән очрашу узды 18.12.2024 Арчаның балалар бакчасында шагыйрә белән очрашу узды

Шәһәребезнең 8нче балалар бакчасы малай-кызлары Дилә Абдуллина шигырьләрен башкарды

Арча «Каенкай» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шагыйрә, китапханә каршында эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкчесе Дилә Абдуллина белән очрашты.

Ильяс Фәттаховның китабын Арча район китапханәсеннән алып укырга мөмкин 17.12.2024 Ильяс Фәттаховның китабын Арча район китапханәсеннән алып укырга мөмкин

Шушы көннәрдә «Арча хәбәрләре» газетасы журналисты Ильяс Фәттаховның «Журналист язмалары» дигән китабы дөнья күрде.

Китапта авторның район газетасында «Журналист блокнотыннан» дигән рубрика астында басылган язмалары тупланган. Алар барысы да булган хәлләр турында һәм шуның белән кызыклы да.

Илнур Яруллин: «Куанып каршы алалар, чөнки без аларга туган як җылысын, туган як күчтәнәчләрен алып киләбез» 16.12.2024 Илнур Яруллин: «Куанып каршы алалар, чөнки без аларга туган як җылысын, туган як күчтәнәчләрен алып киләбез»

Райондашыбыз Илнур Яруллин Арча районында гына түгел, республикада күпләргә билгеле шәхес.

Якыннары махсус операциядәгеләр өчен ул аеруча якын кеше. Балаларына, ирләренә күчтәнәчләр илтеп тапшыра, алардан хәбәрләр алып кайта. 

2022 елдан ай саен махсус хәрби операция булган җирләргә бара ул. “Башта бер генә машина белән йөри идем, Бер хуҗалык җитәкчесе яңа “ГАЗель“ алып бирде, рәхмәт. Машинаның ныклыгы бик кирәк, чөнки барган саен 6 меңәр чакрым йөреп кайтабыз, ә юлның бик начар җирләре дә бар”, – ди ул

Арча районы энциклопедиясе булачак 15.12.2024 Арча районы энциклопедиясе булачак

Татарстан Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының 30 еллыгы уңаеннан Арчага фән эшлеклеләре кайтты

“Муниципаль энциклопедияләр: методологик якын килүләр” дигән фәнни семинар булды ул. Семинарда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Кызыклы һәм файдалы мәгълүматларны, киңәш-күрсәтмәләрне авыл җирлекләре башлыклары, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр һ.б. тыңлады. 

Арча Загсында юбилярларны бриллиант һәм алтын туйлары белән котладылар 14.12.2024 Арча Загсында юбилярларны бриллиант һәм алтын туйлары белән котладылар
Кыснадан 60 ел бергә яшәгән Равия һәм Рифат Галимуллинарны һәм Сеҗедән 50 ел бергә яшәгән Раушан һзм Флорит Рәхимуллиннарны котладылар. Балалары, оныклары, Ташкичү ааыл җирлеге башлыгы Рәдис Хәбибуллин, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина юбилярларны матур итеп котладылар. Тантананы Загсның баш белгече Гөлназ Маркелова алып барды. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Районда беренче ачык төбәкара шахмат турниры узды 13.12.2024 Районда беренче ачык төбәкара шахмат турниры узды

Яңа Кенәр урта мәктәбендә ике тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә багышланган шахмат буенча беренче ачык төбәкара шахмат турниры узды.

Ярышларда төрле төбәкләрнең өстәмә белем бирү оешмаларыннан 14 команда катнашты. Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Мамадыш, Актаныш районнарыннан тыш, Мари Иленнән дә егет-кызлар бар иде. 

Арча мәдәният йортында «Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез” дип исемләнгән иҗат фестивале узды 12.12.2024 Арча мәдәният йортында «Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез” дип исемләнгән иҗат фестивале узды

1 декабрьдән башлап районыбызда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге үткәрелде.

Ункөнлек кысаларында бик күп мәдәни-күңел ачу чаралары узды, физик мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбызга җыр-моңнар бүләк ителде. Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы районыбызның картлар һәм инвалидлар интернат йортында,  "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә, Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә, Яңа Чүриле психоневрология интернатында чыгыш ясадылар.

Арча батырларын данлады 11.12.2024 Арча батырларын данлады
Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ул хезмәт алдынгыларына, җитәкчеләргә, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы, хәзерге вакытта ялга кайткан райондашларыбызны тәбрикләде. Барлык якташларыбызның исән-имин кайтуларын теләде.

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучыларын котлыйбыз 10.12.2024 Арча балалар сәнгать мәктәбе укучыларын котлыйбыз

Яшел Үзән шәһәренең балалар музыка мәктәбендә «БАШ ӘЙЛӘНДЕРГЕЧ БАРМАКЛАР» дип аталучы халык уен коралларында яшь башкаручыларның VII Бөтенроссия конкурс-фестивале узды.

Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары лаеклы урыннар яулады. «Гармун-соло " номинациясендә Салават Солтанов, Ильяс Нуретдинов 3 нче дәрәҗә лауреатлар, (укытучысы Гайнуллин Б. М.); «Баян-соло " номинациясендә Аяз Баязитов 1 нче дәрәҗә дипломант (укытучысы Яппаров и. И.) дәрәҗәсен яулады. Котлыйбыз!

Арчаның Җиңү паркында батырлар истәлегенә чәчәкләр салынды 09.12.2024 Арчаның Җиңү паркында батырлар истәлегенә чәчәкләр салынды

Илебездә 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә

Гомуми белем бирү оешмаларында Ватан Геройлары көнен батырлык дәресләре үткәрү, Россия ветераннары һәм геройлары белән очрашу, һәйкәлләргә чәчәкләр салу белән билгеләп үтү кабул ителгән. Арча районында да бүген, елдагыча, Җиңү паркында батырлар истәлегенә чәчәкләр салынды. Чарада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

«Арча хәбәрләре» газетасы журналисты Ильяс Фәттаховка - 75 яшь 08.12.2024 «Арча хәбәрләре» газетасы журналисты Ильяс Фәттаховка - 75 яшь
Корайван авылында Гөлбәгъда апа белән Сәхәп абый гаиләсендә 7 бала үсә алар. 5 малай ике кыз. Аллага шөкер, туган нигезе буш түгел. Энесе Вәли гаиләсе белән яши. 

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-xabarlare-gazetasy-zurnalisty-ilias-fattaxovka-75-ia...

Курса-Почмак авылында яшәүче Сәрия Фәсхиева “Ана даны” медале белән бүләкләнде 07.12.2024 Курса-Почмак авылында яшәүче Сәрия Фәсхиева “Ана даны” медале белән бүләкләнде

Бүләкләргә лаек булган актив сәхнә кешесе ул. Әмма авыл тормышы сәхнәдән генә тормый шул.

Йорт-җире, бакчасы, терлеге, кош-корты дигәндәй... Һәм бала-чагасы. Сәрия биш бала әнисе! Сиринә, Ризәлә, Рәмзилә, Салават, Сәгыйрь... Малай табам, дип тырышкансыздыр инде дим. “Өч кыздан соң дүртенчесен малай тапкач, ирем алып кайтып күрсәтмичә ышанмыйм диде”, – ди Сәрия. Олыраклары инде үсеп чыгып киткән. Өчесе дә кияүдә. Оныклар үсеп килә. Ә малайлар әле өйдә, мәктәптә укыйлар.

Арча районы волонтерлары Казан арты музеена җыелды 06.12.2024 Арча районы волонтерлары Казан арты музеена җыелды
Мохтаҗларга ярдәм итүче олы йөрәкле волонтерларны Казан арты музеена җыйдылар. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бу җылы очрашуда күңел түрендә булган хис-кичерешләр яңартылды, башкарылган игелекле эшләр барланды. 

Арчада “Татар кызы, татар егете – 2024” бәйгесе узды 05.12.2024 Арчада “Татар кызы, татар егете – 2024” бәйгесе узды
Татар кызы, татар егете..... Нинди тирән мәгънә салынган бу сүзләрдә. Алар – татар халкының йөзек кашы, намусы, милләтебезнең дәвамчылары, саклаучылары. 22 нче ноябрь көнне күппрофильле Г.Курсави исемендәге лицейда кызларыбызның, егетләребезнең милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максатыннан “Татар кызы, татар егете – 2024” бәйгесе узды.

50 ел бергә – иң яхшы еллар 04.12.2024 50 ел бергә – иң яхшы еллар

Төбәк-Чокырча авылында яшәүче Зоя Ивановна һәм Леонтий Александрович Евдокимовлар 50 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр.

Арчадан да килеп котладылар үзләрен. Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, “Көньяк“ территория җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Ленар Васыйлов юбилярларның өенә килеп, бүләкләр тапшырып, матур итеп котладылар.

Балалары – тормыш бизәкләре 03.12.2024 Балалары – тормыш бизәкләре
Арчада яшәүче Хәбибрахмановлар 10 балага гаилә җылысы бүләк иткән

Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 02.12.2024 Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 

Хөрмәтле Фәнис Наил улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! 

Рашат Салихҗанов: «Олы яшендә булуга карамастан, анда булган энергия һәм кешегә ярдәм итеп яшәве күпләрне сокландыра» 27.11.2024 Рашат Салихҗанов: «Олы яшендә булуга карамастан, анда булган энергия һәм кешегә ярдәм итеп яшәве күпләрне сокландыра»
Яңа Кенәр волонтерлар оешмасы җитәкчесе, әфганчы Рашат Салихҗанов белән һәрдаим элемтәдә торабыз

Алар ай саен диярлек махсус хәрби операция зонасына барып, егетләребезгә халыктан җыелган гуманитар ярдәмне тапшырып кайталар. Рашат Салихҗанов аның белән юлга чыгучы авылдашларына аеруча рәхмәтле. Олысы, кечесе бу эштә ярдәм итәргә әзер тора.

Арча таэквон-дочылары 25 медаль алып кайтты 26.11.2024 Арча таэквон-дочылары 25 медаль алып кайтты
24 ноябрь көнне Яшел Үзән районының Осиново авылында 2010-12 һәм 2013-14 елгы  егетләр һәм кызлар, 2015-16 елгы һәм 2017-18 елгы малайлар һәм кызлар арасында тхэквондо буенча СК «Мангуст» ачык беренчелеге узды. Турнирда Казан, Яшел Үзән, Осиново, Биектау, Чабаксар һәм Яңа Чабаксар спортчылары катнашты. Арча командасы составында (тренерлары Газинур һәм Руслан Борхановлар) 25 спортчы чыгыш ясады, алар әлеге ярышлардан 25 медаль алып кайттылар: 9 алтын, 8 көмеш, 8 бронза, 2 нче гомумкоманда урыны өчен кубок.

Әниләр көнендә 90 яшьлек юбилей 24.11.2024 Әниләр көнендә 90 яшьлек юбилей
Арчада яшәүче Ләлә апа Садриевага бүген 90 яшь тулды. Кызлары, кияүләре, балалары, оныклары туганнары, күршеләре зурлап Ләлә апаны юбилее белән котладылар. Ләлә апа мех берләшмәсендә кисүче булып эшләп пенсиягә чыга. Өч кыз тәрбияләп үстерә. Юбилей бик матур үтте. Озын гомернең серен дә сорадык. Сере - эш, дип җавап бирде Ләлә апа. 

Бардыр бер авыл, аны Кече Төрнәле диләр 22.11.2024 Бардыр бер авыл, аны Кече Төрнәле диләр

Юлы булган авылның киләчәге бар

Мәзәкләр алар тормышта туа. Кече Төрнәле авылына кайтучы бер хатын-кыз (исемен әйтеп сөйлиләр) шул якка баручы машинага утыра. Үрнәк бистәсенә җитәрәк шоферга: “Әнә теге полосада туктарсың“, – ди. Кәефсезрәк чагы булганмы: “Кара син бу оятсызны, полосада туктарга куша бит!“ – дип сүгеп ташлый теге.

Наласалар МХОга токмач кисеп җибәрде 21.11.2024 Наласалар МХОга токмач кисеп җибәрде

Шушы эшкә тотынырга ниятләгәч, Наласа авылы группасына: «13 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә махсус хәрби операциядәге егетләргә жибәрергә мәдәният йортында токмач кисеп алыйкчы,» – дип яздык.

Язуын яздык та, тик һәркемнең үз эше, үз мәшәкате, килүче булырмы, дип уйга калдык. Белдерү язып 5 минут та узмагандыр, Миләүшә ханым кечерәк капчык белән он, капкачлы зур савыт һәм тоз кертеп тә бирде. Аның җиңел кулы белән мәдәният йортына авылдашларыбыздан он, йомырка, киселгән токмачлар агыла башлады

Кайда авыр, ул шунда 20.11.2024 Кайда авыр, ул шунда

Үзбәк Сабир улы 1927 елда Югары Масра авылында туа.

7 классны тәмамлагач колхозда төрле эшләр башкара, атлы лобогрейкада урак ура, Арча элеваторыннан күтәреп чәчү орлыгы ташый. 15 яшендә тракторчылар курсында укып тракторчы була. Авыр сугыш еллары бит, бөтен эш хатын-кызлар, яшүсмерләр, балалар җилкәсенә кала.

Хуҗалык җитәкчесе махсус хәрби операция зонасына бару өчен машина бүләк иткән 19.11.2024 Хуҗалык җитәкчесе махсус хәрби операция зонасына бару өчен машина бүләк иткән
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм оештыру буенча райондашларыбыз бик актив эшли, көченнән килгән һәркем үз өлешен кертә.

Шәхси эшмәкәр Илнур Яруллин бик күп тапкырлар алгы сызыкка кадәр барып гуманитар йөкләрне андагы райондашларыбызга тапшырып кайтты, алар белән даими элемтәдә тора.

Ашабашта «Каз өмәсе» гөрләде 18.11.2024 Ашабашта «Каз өмәсе» гөрләде
Шушы көннәрдә Ашабаш авылының уңган ханымнары: Зөрия Гыйниятова, Венера Ганиева, Динә Хәлиуллина, Фирдәвес Кәлимуллина, Найлә Афзалова, аның кызы Ләйлә, килене Адилә Афзаловалар, Көчедән кодагыйлары Энҗе Әхмәтҗанова, Эльмира Мөхәммәтшиналар, үзләренең яшь чакларында өмәләрдә катнашуларын искә төшереп, барлык шартларын туры китереп, Афзаловлар йортына «Каз өмәсе»нә җыелды.

Райондашыбыз махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә люлкалы мотоцикл җибәргән 17.11.2024 Райондашыбыз махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә люлкалы мотоцикл җибәргән

Каенсар авылында туып-үскән, бүген Арча станциясендә яшәүче Ленар Хәсәнов люлкалы мотоцикл җыеп, махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә озата.

“Ике якын туганым махсус хәрби операциядә хезмәт итә, – дип сөйләде ул безгә. – Мотоцикл булса, яхшы булыр иде дип әйттеләр. Шуннан тотындым. Белдерүләр сайтына мотоцикл сатып алам дип язып элдем. Гаражда тик торган мотоцикллар була бит ул. Эшләмәсә, җыям, рәтлим. Яраклы хәлгә китерәм. Мотоциклларын тәкъдим итүчеләр булды. Акчага сатып алдым. Сеҗе ягыннан берәү мотоциклны бушка бирде. Исемен әйтмәде. Икесен озаттым инде. Өченчесен җыйдым. Менә сеңлемнең улы Руслан кайтканны көтәм”. “Техникага кайдан өйрәндегез?” – дип сорыйм

Яңа Кенәрдә көрәшчеләр очрашты 16.11.2024 Яңа Кенәрдә көрәшчеләр очрашты

Яңа Кенәр мәктәбендә 2009 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында район башлыгы призына көрәш ярышлары үтте.

Матур бер спорт чарасына әйләнгән шушы ярышка районыбыз мәктәпләреннән 108 яшь көрәшче җыйналды һәм алар 11 үлчәү категориясенә бүленеп бил алыштылар.

Ике бәйрәм бер көндә 15.11.2024 Ике бәйрәм бер көндә

10 ноябрь – Хәлиулла Хәбибуллин өчен икеләтә бәйрәм. Гомер бәйрәме, туган көне белән бер көндә ул, ел саен, һөнәри бәйрәме, РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен дә билгеләп үтә.

Гомере буе халык иминлеге сагында торучы райондашыбыз Хәлиулла Хәбибуллин һөнәрен дәвам итүчеләр өчен үрнәк булып тора. Хөрмәт белән искә алырлык, горурланып сөйләрлек хезмәт юлы бар аның..

Арча китапханә хезмәткәрләре сукырлар көне уңаеннан чара уздырды 14.11.2024 Арча китапханә хезмәткәрләре сукырлар көне уңаеннан чара уздырды

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне.

Арчаның Казан арты музеенда әлеге уңайдан үзәк китапханә һәм район сукырлар җәмгыяте тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасы узды. 

И-и, әни, әни бит син! 13.11.2024 И-и, әни, әни бит син!

Корайван авылыннан хезмәттәшебез Ильяс Фәттаховның беренче укытучысы Нурдилә Хәбибуллинаның өенә бардык. 90 яшь тулу уңаеннан.

Нурдилә апа Югары Курсада яши. Тау башындагы авыл. Капка төпләренә килеп туктагач, табигать хозурлыгына сокланып басып тордык. Өйләре нәкъ тау башында. Ә аста чишмә, агачлар, елга, аннан китә басу... Монда сандугачлар сайравы йөрәкләргә шифа булып ятадыр...

Халыктан ярдәм бик зур 12.11.2024 Халыктан ярдәм бик зур

Алинә Латипова: “Гуманитар ярдәм күрсәтергә теләүчеләр саны арта. Нәрсәләр кирәк, ничек булышыйк, дип шалтыратучылар күбәйде”.

Узган атнада редакциядә тынгы белмәс волонтерларыбыз Алинә Латипова, Гөлия Гарифҗанова, Фәрит Әхмәтгалиев булып китте.

Шурабашта киңәштеләр 11.11.2024 Шурабашта киңәштеләр

“Заря“ ширкәтендә терлекчелектә тугыз айлык эш йомгакларына һәм техниканы кышкы саклауга куюга багышланган семинар-киңәшмә булды.

Анда район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров, хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, баш инженерлар катнашты.

Арча Тукай Ватаны, Әлифба Ватаны! 10.11.2024 Арча Тукай Ватаны, Әлифба Ватаны!
Арча педагогика көллиятендә Әлифба музееның 25 еллыгын билгеләп үттеләр.

Мәдәният йортында бәйрәм концерты узды 09.11.2024 Мәдәният йортында бәйрәм концерты узды

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге бәйрәм 2005 елдан башлап 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Россия дәүләт бәйрәме.

Тарихи көн уңаеннан, район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды.

Район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар 08.11.2024 Район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар

Бүген Урта Аты авыл җирлеге башкарма комитеты баш хисапчысы Гүзәл Хисмәтуллина һәм шул ук башкарма комитетның сәркатибе Лилия Газизовага Район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Алар бу бүләккә җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәтләре һәм юбилейлары уңаеннан лаек булды.

Яңа Кенәр авылында мәчет беренчелегенә волейбол ярышлары узды 07.11.2024 Яңа Кенәр авылында мәчет беренчелегенә волейбол ярышлары узды

3 ноябрь көнне Яңа Кенәр мәктәбе спортлар залына спорт сөюче мөселман яшьләре җыелды

Авылның спорт ветераны Ришат Садиков мәчет әһелләре белән берлектә волейбол ярышлары уздырды. Биредә Балтач, Әтнә, Биектау һәм Яңа Кенәр командалары катнашты. 

Район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды 06.11.2024 Район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге бәйрәм 2005 елдан башлап 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Россия дәүләт бәйрәме. Бу көнне Россиянең Хәрби дан көне билгеләнгән.

Яңа Кенәрдә “Җиһангирлар паркы“ ачылды 05.11.2024 Яңа Кенәрдә “Җиһангирлар паркы“ ачылды

Читтән караганда ул үзәгендә кояш белән Кояш системасын хәтерләтә. Шунда ук очып китә торган ракета белән стела урнаштырылган.

Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча проект кысаларында Яңа Кенәр авылында “Җиһангирлар паркы” сафка басты.
Узган атнада әлеге паркны ачу тантанасы булды. Бәйрәм Яңа Кенәр урта мәктәбендә башланып китте. Биредә чараларына оештыра беләләр. Бу юлы да мәктәп коллективы бик эчтәлекле һәм мәгълүматка бай кичә әзерләгән иде. Кунакларны мәктәп директоры Хәмбәл Зарипов каршы алды. 

Кул көрәшендә икенче урында 04.11.2024 Кул көрәшендә икенче урында

Арча районыннан Айрат Низамов кул корэше буенча Республика Чемпионатында икенче урынны яулаган.

2 ноябрьдә Алабугада республика беренчелеге һәм чемпионаты үткән. Айрат шунда катнашып, уңышлы чыгыш ясаган.

Әлифба музеена 25 ел 01.11.2024 Әлифба музеена 25 ел

Арча педагогика көллиятендә урнашкан Әлифба музееның 25 еллыгын билгеләп үттеләр.

Әлифбачылар Сәләй ага белән Рәмзия апа Вәлитованы зурлап искә алып үткәрделәр. Укучылары да килде. Заманында Арча педагогика көллияте директоры булып эшләгән Илдус Сәгьдиев, Шәфигулла Гарипов та бар иде. Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы доценты, Башкортстанның атказанган укытучысы Нәсимә Мөкимова да кайткан.

Ветеранга 70 яшь тулды 31.10.2024 Ветеранга 70 яшь тулды
31 октябрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров Арча шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Хәйретдинов Рифнур Гафетдин улын 70 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.

Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр спорт ярышларында катнашып торалар 29.10.2024 Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр спорт ярышларында катнашып торалар
Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы спорт ярышларын оештырып тора.

Спартакиада кысаларында Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең беренчел профсоюз оешмалары арасында 23 октябрьдә Арчаның 5нче гимназиясендә ату һәм дартс буенча ярышлар узды.

Арча районы мәхәлләләрендә мөселманнар Гошер җыйды 28.10.2024 Арча районы мәхәлләләрендә мөселманнар Гошер җыйды

Аллаһ катнашучылардан һәм ярдәм итүчеләрдән разый булсын!

Шушы көннәрдә Арча районы мәхәлләләрендә мөселманнар Гошер җыйды.

Теләгән һәркем үз уңышының бер өлешен мохтаҗларга бирә алды, шулай ук аны мәчетләргә тапшырырга да мөмкин иде.

Иске Кырлай авыл җирлегендә бер көн уздырдык 25.10.2024 Иске Кырлай авыл җирлегендә бер көн уздырдык

Иртәнге сәгать 8дә Түбән Мәтәскәгә чыгып киттек. Мәктәп янында безне Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин каршы алды һәм җирлек тормышы белән таныштырды.

Бу юлы район Иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) бер көне шушы җирлектә үтте. Авыл җирлеге эшчәнлеге белән таныштылар, аңа бәя бирделәр.

Район мәдәният йортында «Гаиләле ШТК»ның финалы узды 23.10.2024 Район мәдәният йортында «Гаиләле ШТК»ның финалы узды

Агымдагы елның 26 мартында районыбызда Гаилә елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесенә старт бирелгән иде

11 апрельгә кадәр “Гаиләле ШТК” лигасының беренче туры узды. 17 октябрьдә лиганың финалы Арча район мәдәният йортында узды.

Районда өлкәннәр ункөнлеге ничек узды 20.10.2024 Районда өлкәннәр ункөнлеге ничек узды

Ун көн дәвамында өлкәннәрне зурладылар, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, бәйрәмнәр оештырып, күңелләрен күрделәр.

Өлкәннәр ункөнлеген ябу уңаеннан Арча мәдәният йортында концерт булды. Зал тулы өлкән яшьтәге апа-абыйлар каршында яшьләр чыгыш ясады.

Бүген якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне! 18.10.2024 Бүген якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне!
Бүген, 18 октябрь көнне якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрикли!

Казаннан 20 медаль алып кайттылар 17.10.2024 Казаннан 20 медаль алып кайттылар
Арча таэквондочылары Казанда «Олимпиец» спорткомплексында «Казан Барсы» турнирында җиңүләр яуладылар. Тренерлары - Газинур һәм Руслан Борхановлар.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган 83 каһарман истәлегенә кедр агачлары утыртылды 16.10.2024 Бөек Ватан сугышында һәлак булган 83 каһарман истәлегенә кедр агачлары утыртылды
9 октябрьдә районыбызда тагын бер аллея барлыкка килде. Гади генә аллея түгел, биредәге һәр агач яу кырында ятып калган Чиканас авылы батырлары хөрмәтенә утыртылды. 
“Бу эшне башлап йөрүчеләр – Абдуллаҗан абый кызлары”, – дип башлады таныштыруны авыл ветераннар советы рәисе Халидә Вафина. Яшь чакта авылдан чыгып киткән өч кыз туган (Фәридә Җиһангирова, Фирдания Бәдретдинова, Резеда Гыйльмиҗанова) бүген туган якларына кайтып гомер итә.  Алай гына да түгел, кешенең тамыры җирдә булырга тиеш дип, агачлар утырту белән шөгыльләнә башлый алар.

Арчаның 10нчы балалар бакчасында әби-бабайлар кунак булды 15.10.2024 Арчаның 10нчы балалар бакчасында әби-бабайлар кунак булды
Тәрбиячеләре Рәүзия Закирова, Лилия Шәрәфетдинова һәм татар теле тәрбиячесе Рәмзия Гарифуллина белән балалар әби-бабаларын яшьлек елларына да алып кайтты, рәхмәт сүзләре дә җиткерде, уйнатты да, биетте дә. 

Арчада спортлы гаилә фестивале узды 14.10.2024 Арчада спортлы гаилә фестивале узды
13 октябрь көнне «Арча» спорткомплексында гаилә һәм дуслык бәйрәме узды. Районыбызның 20 командасы Россиякүләм "Алдынгылар чакыруы" проекты кысаларында төрле спорт уеннарында үз көчләрен сынадылар. Ярышларны «Алдынгылар хәрәкәте» һәм «Арча» спорткомплексы оештырган иде.

Арчада бәхетле гаиләләр агач утыртты 13.10.2024 Арчада бәхетле гаиләләр агач утыртты
Чын гаилә бәйрәменә әверелде ул. Мәдәният хезмәткәрләренең дәртле җырлары астында районыбызның төрле төбәкләреннән җыелган бәхетле гаиләләр аллеяга үз агачларын утыртты. Урманчылар әйтүенчә,алар барысы 150 төп үсенте алып килгән.Балары,оныклары белән килгән әти-әни,әби-бабайлар бергәләп әлеге хезмәт бәйрәмендә бик теләп катнашты. Киләчәктә бу агачлар "Гаилә елы" истәлеге булып тирә-юнебезгә ямь биреп торыр.

Ат халкымның юлдашы һәм моңдашы да: Яңа Кырлайда ат көне ничек узды? 12.10.2024 Ат халкымның юлдашы һәм моңдашы да: Яңа Кырлайда ат көне ничек узды?
Мондый күңелле манзарага ничек килми каласың! Әнә Балтачтан Мансур Сәләхов бизәлгән, җигелгән аты белән ел саен киләм, йөрәк түзми, килми кала алмыйм, ди. Атын бизәп тә караган! Аты исәнләшкәндәй башын селкегән саен кыңгыраулары чыңлый... Сөрдедән Рүзәл Хәмидуллин: “Шушы бизәлгән атыбыз белән дүрт атыбыз бар”, – дип сөйләде. “Ат тоту файдалымы?”. “Кемдер балыкка йөри, кемдер ауны ярата, безнеке шушы ат инде. Үзем ветврач булып эшлим. 1997 елда эшли башладым. Ул вакытта машина юк. Кая ул без яшьләргә машина... Күрше авылга эшкә йөрисе бар. Башта атта йөрдек, хәзер машина...”. 

Иске Кырлай авыл җирлегендә 11.10.2024 Иске Кырлай авыл җирлегендә
Район иҗтимагый совет әгьзалары Иске Кырлай авыл җирлегендә булдылар. Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин җирлек эше белән таныштырды. Түбән Мәтәскә мәктәбендә, Мөндеш балалар бакчасында, мәдәният йорты, Иске Кырлай мәктәбендә, мәдәният йорты эше, андагы шартлар белән таныштылар, дәүләт программаларының, илкүләм проектларның ничек тормышка ашуын күрделәр.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Арчада «Караоке Баттл» иҗади ярышы узды 10.10.2024 Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Арчада «Караоке Баттл» иҗади ярышы узды

Районыбызның иҗат сөючеләре җыр-моң өлкәсендә көч сынашты

9 октябрь көнне, районыбызда Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чираттагы мәдәни чара узды. Иҗади чара район мәдәният йорты тарафыннан оешытырлган иде. 

“Яңарыш“ ширкәте баш зоотехнигы Рамилә Вәлиуллина Россиядә – өченче! 09.10.2024 “Яңарыш“ ширкәте баш зоотехнигы Рамилә Вәлиуллина Россиядә – өченче!

“Яңарыш“ ширкәте баш зоотехнигы Рамилә Вәлиуллина Мәскәүдә Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясендә узган өченче Бөтенроссия зоотехник-селекционерлар конкурсында өченче урынны яулады. Ширкәттә терлекчелектә яңа программалар, цифрлаштыру кебек яңалыклар кертүдә аның өлеше зур.

Укучы балалар арасында төбәкара шахмат ярышлары була 08.10.2024 Укучы балалар арасында төбәкара шахмат ярышлары була
19 октябрьдә Яңа Кенәр мәктәбендә 2012 елгы һәм аннан яшьрәк укучы балалар арасында төбәкара шахмат ярышлары була. Ярышларда Татарстан, Мари Иленнән һәм Удмуртиядән килгән спортчылар катнашачак. Ярышларны Татарстан шахмат федерациясе уздыра.  

Мәктәп еллары гомергә уелып кала 07.10.2024 Мәктәп еллары гомергә уелып кала
Лесхоз мәктәбендә бик күңелле, матур очрашу булды. Бәйрәмгә Лесхоз мәктәбендә эшләп ялга киткән өлкәннәр чакырылган иде. Шул мәктәптә эшләүче Зәлия Саттарова программаны зәвыклы итеп эшләгән иде. Шулкадәр матур җылы очрашу булды ул. Мәктәп елларындагы матур хәтирәләр, күңелле вакыйгаларны искә алып күңелләргә үтеп керә торган моңлы җырлар тыңлап бәйрәмдә кунак булып кайттык.

«Аударыш»та Илнур Рамазанов беренче! 07.10.2024 «Аударыш»та Илнур Рамазанов беренче!

Ат өстендә ир-егетләр бер-берсен тартып төшерү ярышы бу. Кара-каршы ике атта ике ир-егет. Курса Почмак егете Илнур Рамазанов менә инде ничә ел рәттән бу ярышта катнаша. Көрәшче егет. Быел 70 кг.авырлыктагылар арасында беренче калды. Котлыйбыз!


Яңа Кырлайда Ат көне узды 06.10.2024 Яңа Кырлайда Ат көне узды
әйрәмдә ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, ТР Дәүләт советы депутаты Назиф Газизов, Теләче районы башлыгы Айрат Фатхуллин катнашты. Ярышларда 100ләп ат җитезлеккә, чыдамлыкка сыналды. Иртән иртүк атлар озын дистанциягә чыгып китте. 21 ат 40, 80, 120, 160 км.га ярыштылар.

Фирдания һәм Әдһәм Шәриповлар 60 ел бергә гомер итәләр 05.10.2024 Фирдания һәм Әдһәм Шәриповлар 60 ел бергә гомер итәләр

Бриллиант туй: 60 ел бергә 
Фирдания һәм Әдһәм Шәриповларда чын мәгънәсендә китап итеп язарлык гаилә тарихы һәм шул истәлекләр арасында гыйбрәт алырлык хатирәләр бар. 60 ел бергә гомер итү дәверендә шатлык-куанычлары да, сынаулары да күп була.

Фирдания ханым Субаш Аты авылыннан. Әтисе сугышка киткәндә 10 айлык бала булып кала ул. Гаиләдә алты бала булалар. 1958 елдан кыз Арчада яши. Гомере буе тегүче булып эшли.

Үз агачыңны утырт 04.10.2024 Үз агачыңны утырт

3 октябрьдә Арча педагогика көллияте студентлары Арча шәһәренең Ямашев, Кызыл Бистә  урамнары янәшәсендәге тау битләренә агачлар утырттылар.

Мондый игелекле эштә бу атнаның шимбәсендә күп кеше катнашыр дип көтелә.

Котлыйбыз 03.10.2024 Котлыйбыз
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен «Ватан» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш агрономы Габдрәис Әгъләм улы Рамазановка Россия Президенты Указы нигезендә «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Арчада ветераннар арасында шашка һәм шахмат ярышлары була 03.10.2024 Арчада ветераннар арасында шашка һәм шахмат ярышлары була

3 октябрь көнне ветераннар арасында шашка һәм шахмат буенча ачык турнир уздырыла

«Арча» спорткомплексында 55 яшьтән өлкәннәр өчен ачык турник оештырыла. Шашка һәм шахмат ярышларына теркәлү – 9.00дә, уеннар 10.00 сәгатьтә башлана. Төп хөкемдар – Сөләйман Галиуллин

Урманчыга беренче һәйкәл 02.10.2024 Урманчыга беренче һәйкәл

Арча урман хуҗалыгында гаять күңелле, мәгънәле һәм тарихи вакыйга булды – Урманчыга – урман саклаучыга һәйкәл ачылды.

Тантанада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Арча һәм Саба районнары башлыклары Илшат Нуриев, Рәис Миңнеханов, ТР муниципаль берәмлекләр ассоциациясе җитәкчесе киңәшчесе Алмас Назиров, директор Шамил Хәйруллин, урманчылар, башка кунаклар катнашты.

Илшат Нуриев 100 яшьлек райондашларны котлады 01.10.2024 Илшат Нуриев 100 яшьлек райондашларны котлады
1 октябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев Иске Иябаш авылында яшәүче тыл ветераны Минҗофар Сабированы, Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераны Гөлирам Хаялованы Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән котлады, бүләкләр тапшырды.

Арча Мәдәният йортында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, хатыннарына, якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырдылар. 27.09.2024 Арча Мәдәният йортында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, хатыннарына, якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырдылар.
Герой булып тумыйлар, батырлык үрнәкләре күрсәтеп герой исемен яулыйлар. Көчле рухлы, туган җире өчен җаваплылык хисләре белән янган, ватанына, үз халкына тугры булган егетләребез моны батырлыклары белән исбатлый. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган егетләребезне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Берәү дә битараф калмады 26.09.2024 Берәү дә битараф калмады

Безгә Арча педагоия көллияте гимназиясе укытучылары Алия Гыйләҗева һәм Әлфия Төхфәтуллина яза.

Ничек итеп яшьләрнең игътибарын авыл хуҗалыгына, игенчелеккә юнәлтергә? Мең кат сөйләгәнче бер кат күрү яхшырак булыр дигән ният белән Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең гимназия сыйныфы укучылары “Ак барс” агрокомплексына сәяхәткә барды. Укучылар өчен бу гаҗәеп һәм көтелмәгән яңалык булды. Анда безне  хуҗалык җитәкчесе Ленар Абдуллин, агрокомплексның агрономнары Булат Сәләхов һәм Илүсә Шәрәфиева каршы алдылар. Алар ипинең өстәлгә ничек килүе турында яратып һәм кызыклы итеп сөйләделәр. Бу сөйләүләр бер генә баланы да битараф калдырмады. Һәркемдә тизрәк бу күренешләрне үз күзләре белән күрәсе килү теләге уянды

Министр безнең районда 25.09.2024 Министр безнең районда

25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булды.

25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Зиннур Тимергалиев: “Илһамны мин туган яктан алам” 23.09.2024 Зиннур Тимергалиев: “Илһамны мин туган яктан алам”

21 сентябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортына иҗат сөючеләр җыелды

Язучы-прозаик, шагыйрь, райондашыбыз Зиннур Тимергалиевка 50 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды. Биредә язучының туганнары, якыннары һәм Сөрде авылы халкы катнашты.

Районыбызда узган “Татарстан кроссы – 2024”тә 300дән артык кеше катнашты 22.09.2024 Районыбызда узган “Татарстан кроссы – 2024”тә 300дән артык кеше катнашты
Районыбызның мәктәп укучылары, көллият студентлары, төрле оешмада эшләүчеләр, спорт ветераннары 1-3 чакрым аралыкны йөгереп үттеләр. Ярышлар алты яшь категориясендә уздырылды. 
Спорт бәйрәмен район башлыгы Илшат Нуриев ачты. 

Арчада фильм төшерелә 21.09.2024 Арчада фильм төшерелә
"Районыбызда "Әлифба" китабы авторы, Татарстанның атказанган укытучысы Сәләй Гатат улы Вагыйзов турында документаль фильм төшерелә. Күмәк күренешләрдә райондашларыбыз, мәдәният хезмәткәрләре дә катнаша. 

Арчаның 10нчы балалар бакчасында көзге ярминкә узды 20.09.2024 Арчаның 10нчы балалар бакчасында көзге ярминкә узды
19 сентябрь көнне районыбызның 10нчы балалар бакчасында көзге ярминкә узды. Сату-алу башланганчы, нәниләр концерт куйды. Балалар да, тәрбиячеләр дә җырлап-биеп күңел ачтылар. Әти-әниләр өчен уеннар да әзерләнгән иде.  

Район иҗтимагый советы Яңа Чуриледә һәм Югары Атыда булды 19.09.2024 Район иҗтимагый советы Яңа Чуриледә һәм Югары Атыда булды
Район иҗтимагый советы әгьзалары (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) Яңа Чуриле психоневрология интернат йортында һәм Югары Курса авылында мәшһүр мәгьрифәтче Г.Курсави музеенда булдылар.


Новости 1 - 100 из 3777
Страницы: