Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Ызандашлар Арчада очрашты
Арча ягы йөзгә якын язучы, шагыйрьләр биргән төбәк. Шунысы кызык, еллар үткән саен төпсез кое кебек, әдәбият, сәнгать сөючеләр, каләмнәрен чарлап карарга тырышучылар саны кимеми, ә артканнан арта гына бара.
“Каурый каләм” әдәби берләшмәсе елдан ел тулылана. Соңгы елларда берләшмәгә яшьләр килә. Һәвәскәр шагыйрьләр саны арта. Араларында прозаик, драматург, хәтта үз композиторлары да бар.
Узган ел арчалар үзләре кебек үк иҗат сөючеләрне барлау, алар белән аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу максатыннан күрше районнарда булып, дуслыкка күпер салып кайттылар. Моннан тыш язучы, шагыйрь Зиннур Тимергалиев инициативасы белән Арча һәм аңа чиктәш булган районнарның әдәби берләшмә җитәкчеләрен, актив иҗат итүчеләрен социаль челтәрләрдә, ватсапта берләштерә торган “Ызандашлар” төркеме оештырдылар.
Узган атнада «Казан арты» тарих-этнография музеенда әлеге төркемнең очрашуы булды. Анда күрше җиде районнан әдәбият сөючеләр катнашты.
– Үзебез уңышлы гына эшләп киткәч, күршеләр нишли икән дип кызыксына башладык, – диде “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова. – “Ызандашлар төркеме бүгенге көнгә 3500дән артык кешене җыйды. Күрше районнарда яшәүче каләмдәшләребез белән аралаша, бер-беребез иҗатына бәя бирә, фикерләшә башладык.
– Аралар якын түгел, тиз арада барып җитеп булмый. Ә интернет ул секундлык эш. Бик уңай, – дип кушылды Зиннур Тимергалиев.
“Ызандашлар” очрашуында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, якташыбыз Рифат Җамал, ТНВ каналындагы “Башваткыч” тапшыруын әзерләүче Әлфирә Мәһдиева катнашты.
– Бүгенге очрашу шушында гына калмасын иде. Максатлар куеп эшлик, очрашыйк, аралашыйк. Киләчәктә “Тукай ызандашлар җыя” дигән исем астында фестиваль оештыру теләге дә бар, – диде Рамил Гарифҗанов.
Эшне башлап җибәрү өчен бер этәргеч кирәк. Бу көнне шул аңлашылды, һәр район каләм тибрәтүчеләре өчен арчаларның элемтәгә чыгуы, кызыксынуы, урыннарга чыгып очрашуы үз эшләрен, уңышларын барларга яки җиң сызганып эшкә керешергә этәргеч булган да инде.
– Бездә рәсми берләшмә юк. Арчалар белән өйрәнербез дигән фикер белән очраштык. Безгә аралашу җитмәвен аңладык. Шуннан соң Әтнә районында яшәүче үзешчән язучыларны, шагыйрьләрне барлый башладык, – диде “Әтнә таңы” газетасы журналисты Сүрия Мингатина.
– Иҗат итүчеләр берләшмәсе 1967 елдан бирле эшләп килә. Шушы көннәрдә 50 еллыгын билгеләп үтәбез, – диде Кукмарадан Суфия Мостафина башкарган эшләре, уңышлары турында горурланып сөйләп. – Мин 1974 елда Арча педагогия училищесын тәмамладым. Арчага бик сөенеп килдем.
– Арчалар килеп киткәч, күңел кузгалды. Аңарчы эш бармады дип әйтеп булмый. Талантларның язмаларын туплап бардык, җирле радио аша яңгыраттык, республика газета–журналларында бастырдык. Хәзер иҗатчыларны яшьләр арасыннан барларга омтылабыз, – диде Биектаудан Диләрә Әхмәдуллина.
Һәр районнан каләм тибрәтүчеләр шулай фикерләрен җиткерделәр, шигырьләрен укыдылар, Рифат Җамалга сораулар бирделәр. Чәй өсәле артында әнә шундый җылы очрашу, чын күңелдән дустанә аралашу булды ул.
Гөлсинә Зәкиева