Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Курса Почмак урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде
Бөркет оча тауда, далада,
Һәм уяна бөркет бик иртә.
Шуңа күрә Ватан-ана да
Кыюларны бөркет дип йөртә.
23 февраль… Бу бәйрәмгә инде 95 елдан артык. 95 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч,түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул — ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.
Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әтиләрен бәйрәм уңаеннан мәктәпкә чакырдылар. “Әтием – минем терәгем” дип исемләнгән кичәдә һәр әти үзенең баласы белән горурланып, алар өчен чын күңелдән шатланып утырды. Әтиләре өчен ясаган бүләкләр, алар өчен атап сөйләгән шигырьләр һәм җырлар күңелләренә хуш килде. Балалар йөзендәге шатлык һәм сөенеч әтиләрнең йөзенә дә күчте. Бәйрәмнең икенче өлеше спортзалда үтте. Анда ике командага бүленгән әтиләр командасы, үзләренең Армия сафларында хезмәт иткән чакларын искә алып спорт төрләре буенча көч сынаштылар, ә хөкемдарлар аларның уллары һәм кызлары булды. Балалар әтиләренә көч һәм тырышлык теләп тордылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бәйрәм белән сезне, Ватанны саклаучыларыбыз.
Ләйсән Шиһапова
Арча Хәбәрләре