События

Арчада бер яклы, кыска гына урамга да асфальт җәйделәр 09.12.2025 Арчада бер яклы, кыска гына урамга да асфальт җәйделәр
Ежков урамы таралып, бүленеп-бүленеп урнашкан. Бер башы «Тепло-Сервис» ширкәте турысыннан тауга таба төшкәндә. Нәкъ яр кырыенда урнашкан бер яклы, берничә йортлы урам. Быел шул урымга да асфальт салдылар. Анда яшәүчеләр сөенеп туя алмый

Мөхәммәтҗан бабай истәлеге 08.12.2025 Мөхәммәтҗан бабай истәлеге
Арча агросәнәгать көллиятендә Габдрахман Ишморатовка багышланган фәнни-гамәли конференциядә байның ышанычлы приказчигы Мөхәммәтҗан Төхфәтулла улының оныгының улы Илдар Шәфигуллин да бар иде. “Мөхәммәтҗанның кызы Нәфига, аның кызы Мөршидә минем әни була“, – ди Илдар Габделфәрт улы.

Арчада “2025 елның иң яхшы эретеп ябыштыручысы” бәйгесе узды 06.12.2025 Арчада “2025 елның иң яхшы эретеп ябыштыручысы” бәйгесе узды
Арча элеваторы базасында “2025 елның иң яхшы эретеп ябыштыручысы“ дип аталган һөнәри юнәлеш бирү турниры уздырылды. Анда Арча агросәнәгать көллиятенең үзендә һәм аның Арчадагы филиалында укучы егетләр катнашты.

Арчаның алтынчы мәктәбе укучылары - республика бәйгесе җиңүчеләре 06.12.2025 Арчаның алтынчы мәктәбе укучылары - республика бәйгесе җиңүчеләре
5 декабрьдә Казан Кремлендә  “Бел һәм юл куйма!“ дип аталган коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсында  җиңүче укучыларны бүләкләделәр.

Якташыбыз Айгөл Галәветдинова «Служение» бөтенроссия муниципаль премиясе бәйгесендә катнаша 05.12.2025 Якташыбыз Айгөл Галәветдинова «Служение» бөтенроссия муниципаль премиясе бәйгесендә катнаша

Арча укучылар сарае директоры урынбасары Айгөл Галәветдинова «Служение» бөтенроссия муниципаль премиясе бәйгесендә катнаша.

Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләр белән очрашу узды 04.12.2025 Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләр белән очрашу узды
Район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайтып, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле комиссовать ителгән егетләр белән очрашты.

“Күңелем тулы ачкыч” дигән әдәби-музыкаль кичә узды 03.12.2025 “Күңелем тулы ачкыч” дигән әдәби-музыкаль кичә узды

Арча үзәк китапханәсенең уку залында “Күңелем тулы ачкыч” дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

Ул Әниләр көне уңаеннан үткәрелде һәм ачыктан-ачык сөйләшүгә, аралашуга корылган иде. Икенче төрле әйткәндә, әниләрнең үзара серләшүе булды ул.

Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 02.12.2025 Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 

Хөрмәтле Фәнис Наил улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! 

Бүген якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тууына 96 ел! 01.12.2025 Бүген якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тууына 96 ел!
Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы (1930-1995) — язучы, "Кеше китә — җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Бәхилләшү" повестьлары өчен 1990 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Гөберчәк авылында мулла гаиләсендә туа. 

Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк! 30.11.2025 Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк!
Айван мәдәният йортында үтте ул. Түрдә бер гаиләдән чыккан бертуганнар Вәлишевалар утырды. Илһамия апа белән Рәүф абый Вәлишевлар кызлары. Луиза, Равия, Сания, Дания, Дилбәр...Алар сигез булалар. Олысы Линиза, Наилә һәм кечкенәсе - игезәк сыңары Ирек бакыйлыкка күчтеләр. И-и, Ирек матур итеп "Пәрәмәч" шигырен сөйли иде. Көлдерергә оста иде. Хатыны Нурзия сөйләде ул шигырьне.

Шәхес эзләре: Габдрахман Ишморатовка багышланган конференция 28.11.2025 Шәхес эзләре: Габдрахман Ишморатовка багышланган конференция
27 ноябрьдә Арча агросәнәгать көллиятендә XIX гасырның икенче яртысында – XX гасыр башында яшәгән сәнәгатьче, сәүдәгәр һәм химаяче, Казан артында иң эре җирбиләүчеләрнең берсе Габдрахман Әхмәт улы Ишморатовка багышланган “Халык хәтерендә яшәр илгә иткән игелек“ дип аталган фәнни-гамәли конференция булды.

Якташыбыз Илназ Баһны туган көне белән котлыйбыз! 27.11.2025 Якташыбыз Илназ Баһны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 27 ноябрь көнне якташыбыз Илназ Баһның туган көне! 

Кабатланмас иҗаты, эш-гамәлләре белән туган районыбызны зурлаган, тамашачылар мәхәббәтен яулаган күренекле якташыбыз – Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ (Баһавиев Илназ Фаил улы) 1983 нче елның 27 нче ноябрендә Арча ягында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Ул балачактан ук музыкага тартыла. Нәтиҗәдә, тырышлыгы, табигый таланты белән зур үрләргә ирешә, композитор, шагыйрь, автор-башкаручы булып таныла.

Якташыбыз Галиуллин Рөстәм Госман улын туган көне белән котлыйбыз! 26.11.2025 Якташыбыз Галиуллин Рөстәм Госман улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 26 ноябрь көнне якташыбыз, Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне!
Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Һәркемгә кирәк булып алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Сугыш белән беркетелгән дуслык эзләреннән: Людмила Сайгадинова Арчага кайтты 25.11.2025 Сугыш белән беркетелгән дуслык эзләреннән: Людмила Сайгадинова Арчага кайтты

Газетабызның 7 ноябрь санында Мәскәүдә гомер итүче Людмила Сайгадинованың “Сугыш белән беркетелгән туганлык” язмасы чыккан иде.

Әлеге мәкаләдә Людмила Сайгадинова әтисе Хасмагомед Сайгадинов һәм якташыбыз Гани Сафиуллинның Бөек Ватан сугышыннан башланып, еллар белән сыналган дуслыгы турында язды. Автор әлеге батыр егетләрнең дуслыгын милләтара туганлык тарихы дип атый.

Арча педагогия көллиятенең «Илһам» театр студиясе Казанда узган “Премьера” фестивалендә җиңү яулады 25.11.2025 Арча педагогия көллиятенең «Илһам» театр студиясе Казанда узган “Премьера” фестивалендә җиңү яулады

Быелгы фестивальдә Арча педагогия көллиятенең «Илһам» театр студиясе Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 нче ел балалары» повесте буенча әзерләнгән «Әнә шул елларда» күренеше белән уңышлы чыгыш ясады.

Чыгыш жюри тарафыннан югары бәяләнеп, 1 нче урынга лаек булды.

Арчада «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенына 60 мәктәп укучысы җыелды 24.11.2025 Арчада «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенына 60 мәктәп укучысы җыелды
21 ноябрьдә «Мин Арча баласы» проекты кысаларында Арча мәдәният йортында яшьләр өчен интеллектуаль «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены узды. Турнирда районның 25 мәктәбеннән 60 укучы катнашты

Фирдүс Гыймалтдинов белән очрашу 23.11.2025 Фирдүс Гыймалтдинов белән очрашу
Очрашу барышында авторның “Шом”, “Үлемнән бер адым алда”, “Буа”, “Урда ханы Үзбәк” әсәрләренең күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен Брайль шрифтында бастырылган вариантлары тәкъдим ителд

20 млнлык гуманитар ярдәм җыю – район халкының көчен исбатлады 21.11.2025 20 млнлык гуманитар ярдәм җыю – район халкының көчен исбатлады
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз янында булып кайтты.

Район башлыгы Түбән Мәтәскәдә киндер эшкәртү цехы төзелешен тикшерде 19.11.2025 Район башлыгы Түбән Мәтәскәдә киндер эшкәртү цехы төзелешен тикшерде
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов 18 ноябрьдә Түбән Мәтәскә авылында киндер сабагын беренчел эшкәртү цехы ачарга әзерләнүче эшмәкәрләр янында булды. Әлегә цехта монтаж эшләре бара.

Казанда узган «Прорыв» бәйгесендә арчалылар зур уңышларга иреште 18.11.2025 Казанда узган «Прорыв» бәйгесендә арчалылар зур уңышларга иреште

Әлеге мәртәбәле чарада Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып, югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

«Тамчылар» бию төркеме ике II дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды. Яшь башкаручыларның осталыгын әзерләүче җитәкче – Гомәрова Альбина Данис кызы.

Тернәкләндерү үзәге җылылык бүләк итә 16.11.2025 Тернәкләндерү үзәге җылылык бүләк итә
«Өмет чаткысы» тернәкләнү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм бездә эшлүче хезмәткәрләр махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләделәр.

Арча районы белем бирү оешмалары татарча диктант язды 14.11.2025 Арча районы белем бирү оешмалары татарча диктант язды

Арча районы белем бирү оешмалары “Татарча диктант – 2025” бөтенроссия акциясендә бик теләп катнашты.

Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.

Арчадан чираттагы гуманитар колонна кузгалды 13.11.2025 Арчадан чираттагы гуманитар колонна кузгалды
10 ноябрьдә Арчадан чираттагы гуманитар колонна махсус хәрби операция зонасына китте. 
Волонтерлар төркемнәре, район халкы кырык биш көн дәвамында солдатларга көчләреннән килгәнчә барлык кирәк-яракны – медикаментлар, азык-төлектән алып, транспорт һәм мунчага кадәр туплады.

Арчаның 6нчы мәктәбенә - 8 яшь 11.11.2025 Арчаның 6нчы мәктәбенә - 8 яшь

7 нче ноябрьдә Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе үзенең 8 еллык туган көнен билгеләп үтте

Мәктәп үз тарихын 2017 нче елдан башлый.

Арча мәдәният йорты батыр уллар үстереп биргән әти-әниләр, бергә тормыш йөген тартып барган хатыннары, балалары, туганнары җыелды. 07.11.2025 Арча мәдәният йорты батыр уллар үстереп биргән әти-әниләр, бергә тормыш йөген тартып барган хатыннары, балалары, туганнары җыелды.
Арча мәдәният йорты тамаша залы шыгрым тулы. Бүген анда илебезгә батыр уллар үстереп биргән әти-әниләр, бергә тормыш йөген тартып барган хатыннары, балалары, туганнары җыелды.

Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз! 07.11.2025 Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 7 ноябрь көнне, якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызының туган көне! Арча якташлыгы  Сезне туган көнегез белән тәбрик итә. 

Якташыбыз, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз! 06.11.2025 Якташыбыз, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 6 ноябрь көнне, якташыбыз, Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның туган көне!

Бөтен Арча, Күпербаш халкы махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен кәбестә тозлый 05.11.2025 Бөтен Арча, Күпербаш халкы махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен кәбестә тозлый
Менә шундый безнең халык, элек-электән илгә килгән авырлыкны бердәм булып күтәрә. Арча, Күпербаш халкы әзерләгән кәбестә махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә туган яктан "тозлы, шул ук вакытта тәмле" сәлам буларак барып ирешсен иде.

Арчалар кул көрәше буенча республика беренчелегеннә җиңүләр белән кайтты 04.11.2025 Арчалар кул көрәше буенча республика беренчелегеннә җиңүләр белән кайтты
31 октябрь – 2 ноябрь көннәрендә Чистай шәһәрендә кул көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Бу хакта “Арча” спорт мәктәбе хәбәр итә.

Казан артының җырчы Фердинанды 03.11.2025 Казан артының җырчы Фердинанды
Арча ягы егете, Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхигә халкыбыз җырларын, шул җырлар аша гасырлар тирәнлегеннән килгән көй-моңнарыбызны һәм туган телебезне киләчәктә дә илнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләргә җиткерүдә уңышлар телибез.

Арча егете Данил Хәнәфиев алтын медаль яулады 02.11.2025 Арча егете Данил Хәнәфиев алтын медаль яулады
Лаеш техник-икътисад техникумында өч компетенциядә һөнәри осталык буенча “Профессионаллар” чемпионатының төбәк этабы үтә.

Арча районы Курса-Почмак авылы халкы махсус хәрби операция зонасына 100 мендәр текте 01.11.2025 Арча районы Курса-Почмак авылы халкы махсус хәрби операция зонасына 100 мендәр текте
Курса-Почмак авылында махсус хәрби операция зонасына һәрдаим ярдәм итү чаралары оештырылып тора. Мәдәният йорты, мәктәп, китапханә, шәхси эшмәкәрләр, авыл халкы берләшеп, яу кырындагы ир-егетләргә кирәк-яраклар җибәрә.

Шушмабашта күчмә утырыш узды 01.11.2025 Шушмабашта күчмә утырыш узды
Анда катнашучылар мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, балалар бакчаларында, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, мәчетләрдә һ.б. социаль учреждениеләрдә булдылар.

Безнең ветераннарыбыз 01.11.2025 Безнең ветераннарыбыз
Фәттрахман Фәйзиев Арча типографиясенә 2003 елда килде. 20 ел кәгазь кисүче булып эшләде ул. Күптәннән лаеклы ялда. Быел Фәтхрахман абыйга җитмеш яшь тулды.

Якташыбыз Бөтенроссия «Уңыш траекториясе»  семинары-киңәшмәсе ндщ катнашты 31.10.2025 Якташыбыз Бөтенроссия «Уңыш траекториясе» семинары-киңәшмәсе ндщ катнашты
9–14 октябрь көннәрендә легендар «Артек» лагере мәгариф өлкәсендә зур вакыйга мәйданына әйләнде — укучылар советларының педагог-кураторлары Бөтенроссия семинары-киңәшмәсе «Уңыш траекториясе» узды. Чара илнең иң яхшы остазларын берләштерде, алар бергәләп тәрбия һәм мәктәп үзидарәсен үстерүнең заманча ысулларын тикшерделәр.

Зөбәрҗәт Хәлиуллинаның “Сыналган сабырлык” исемле китабы дөнья күрде 30.10.2025 Зөбәрҗәт Хәлиуллинаның “Сыналган сабырлык” исемле китабы дөнья күрде

Арчада яшәүче, тумышы белән Ашытбаш кызы Зөбәрҗәт Хәлиуллинаның “Сыналган сабырлык” исемле китабы дөнья күрде.

Бу аның беренче китабы гына түгел, үз гомерендә тәүге тапкыр кулына каләм алып язган беренче әсәре.

Ветераннарыбызны барлыйбыз 29.10.2025 Ветераннарыбызны барлыйбыз

«Арча хәбәрләре» газетасына 95 ел. Шул уңайдан ветераннарны барлыйбыз. 

Бүген гомер буе типографиядә эшләгән Гандәлиф апа Сабироваларда булдык. Хәлен белдек. Сөйләшеп утырдык. Килене Гөлнар ханым да өйдә иде. Гандәлиф апа 1939 елгы. 22 августта 86 яшь тулды.

Арчадан Рәмзия һәм Альберт Хәмидуллиннар алтын туйларын билгеләп үтте 28.10.2025 Арчадан Рәмзия һәм Альберт Хәмидуллиннар алтын туйларын билгеләп үтте
Рәмзия Хәмидуллина район ветераннар советы җитәкчесе, ә Альберт әфәнде – аның уң кулы. Рәмзия ханымның бөтерчек кебек бөтерелеп барысына да өлгерергә тырышып йөрүенә исең китәрлек. Андагы энергиягә, дәрт-дәрманга сокланырлык. Күзләр тимәсен, дибез кайчак. Ул бернинди авырлыктан да курыкмый, ветераннарны төяп экскурсияләргә дә алып чыгып китә, гуманитар ярдәм оештыруда да иң активларның берсе ул. Бөтен башкарган эшләрен санап китеп тә булмый. 

Якташыбыз Бөтенроссия бәйгесендә икенче урын алды 27.10.2025 Якташыбыз Бөтенроссия бәйгесендә икенче урын алды
Арчаның алтынчы мәктәбе укытучысы Ришад Сәйфетдинов "Кеше тәрбияләү - 2025" Бөтенроссия бәйгесендә "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә икенче урын алды.

Арчада махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрне бүләкләделәр 26.10.2025 Арчада махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрне бүләкләделәр
Олы йөрәкле, ярдәмгә ашкынып торучы волонтерлар, хезмәт коллективлары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрен Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров һәм Татарстан Республикасы “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” сугышчан хәрәкәтләр ветераннары җәмгыяте рәисе Илнур Яруллин тәбрикләделәр.

Шушмабаш мәктәбе чираттагы җиңүен яулады 25.10.2025 Шушмабаш мәктәбе чираттагы җиңүен яулады
Шушмабаш мәктәбе “Агросәнәгать комплексында кадрлар“ дигән федераль программада катнашып, чираттагы җиңү яулады

Казиледән Ләүлия һәм Мәхмүт Дияровлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп узды 24.10.2025 Казиледән Ләүлия һәм Мәхмүт Дияровлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп узды
Ләүлия ханым каршы килеп караса да, балалары авыз да ачтырмаган, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәргә булган. Бу көнне бирегә иң якыннары – балалары, оныклары, якыннары җыелды. Алар каршында зөбәрҗәт туй медальләре алышу, кызыл туйдагы кебек китапка кул кую – үзе дәрәҗә!

Фәнис Зыялыга 50 яшь тулды. 23.10.2025 Фәнис Зыялыга 50 яшь тулды.
Якташыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Якташыбыз Фәнис Зыялы шигырьләре

Балтачка шашка ярышына бардылар 23.10.2025 Балтачка шашка ярышына бардылар
Балтач районы Кенәбаш мәктәбендә шашка буенча дусларча турнир "Төньяк балкышы" үтте. Ярышларда  Киров өлкәсе, Мари Иле һәм Татарстан спортчылары катнашты. Кубокны Кенәбаш укучылары алды. 2нче урында - Арча районы Пешәнгәр укучылары. 3нче - Киров өлкәсе укучылары.

Мәйсәрә апага 95 яшь тулды 23.10.2025 Мәйсәрә апага 95 яшь тулды

Бүген Ашытбаш авылында яшәүче Мәйсәрә апа Гарәфиевага 95 яшь тулды. 

Ул 1930 елда туган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Ачлыгын да, ялангачлыгын да күргән. Гомер буе фермада терлекче булып эшләгән. Шуннан лаеклы ялга киткән. 

Мәктәптә хәйрия ярминкәсе узды 22.10.2025 Мәктәптә хәйрия ярминкәсе узды

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм итү максатыннан Курса-Почмак мәктәбендә “Без бергә” хәйрия ярминкәсе үткәрелде.

Сатуга балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләр, әти-әниләре пешергән ризыклар, тәм-томнар, укытучылар әзерләгән, бәйләгән, чиккән, теккән әйберләр куелган иде.

Өлкәннәр ункөнлеген ябу тантанасы узды 21.10.2025 Өлкәннәр ункөнлеген ябу тантанасы узды
Районда өлкәннәр yнкөнлеге һәр ел оешкан төстә үтә. Котлаулар, бүләкләүләр, төрле чаралар, очрашулар, күзгә-күз аралашулар....

Яңа Кенәрдә үткән көрәш ярышы җиңүчеләре 19.10.2025 Яңа Кенәрдә үткән көрәш ярышы җиңүчеләре
Яңа Кенәр мәктәбендә узган көрәш ярышларының җиңүчеләре:

Арча шәһәре һәм авылларда юллар асфальтланды 17.10.2025 Арча шәһәре һәм авылларда юллар асфальтланды
Арча стадионы, Казансу паркына йөрергә еш төшкәнлектән (җәяү дә, машина белән дә), эх, җәяүлеләр өчен тротуар булса, дип хыяллана идем. Чөнки бу машина юлы велосипедчылар, җәяүлеләр өчен хәтәр иде. Күңелсез очраклар да булгалады.

Россиянең татар журналистлары Арча районына килде 16.10.2025 Россиянең татар журналистлары Арча районына килде
у көннәрдә Татарстанда Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникасъцияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистларының VIII форумы бара. 15-17 октябрь көннәрендә бара ул.Татар журналистлары белән Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи кайтты.

"Энекәш" китабының тәгъдим итү кичәсе узды 15.10.2025 "Энекәш" китабының тәгъдим итү кичәсе узды
Язучы, журналист,"Мәгариф "," Гаилә һәм мәктәп " журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Рәүф кызы Закирова белән очрашу һәм "Энекәш" китабының тәгъдим итү кичәсе узды. 

Арча станиясендә яшәүче Бакый абый Гарәфиев шушы көннәрдә 90 яшен тутыра 14.10.2025 Арча станиясендә яшәүче Бакый абый Гарәфиев шушы көннәрдә 90 яшен тутыра
Олы юбилеен ул кызлары, кияүләре, онык-оныкчыклары, якыннары арасында билгеләп үтте. “Биш бәхетем, биш шатлыгым”, – дияргә ярата  Бакый абый кызлары турында.

Яңа Кырлайда атлар ярышы сезонын тәмамладылар 11.10.2025 Яңа Кырлайда атлар ярышы сезонын тәмамладылар
Яңа Кырлайда ат ярышлары сезонын ябу тантанасы үткәрелде. Бу Арча районында матур яңалык булды. Көндезге сәгать 1дә тантаналы шартларда ачылды ул. Бәйрәмне районыбызның сүз остасы Данис Гайфуллин алып барды. Татарстанның атказанган һәм халык артисты ИлСаф үзенең матур җырлавы белән бәйрәмне тагын да күтәреп җибәрде. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов атчыларга исәнлек-саулык, уңышлар теләде.

Арча агросәнәгать көллияте махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыйды 11.10.2025 Арча агросәнәгать көллияте махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыйды
Арча агросәнәгать көллияте махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыюда беренче тапкыр гына  катнашмый. Анда безнең көллиятне тәмамлаган студентларыбыз да катнаша. 

Арча шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Илгиз Бәйрәмовка 75 яшь тулды 09.10.2025 Арча шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Илгиз Бәйрәмовка 75 яшь тулды
Район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе житәкчесе Ленар Абдуллин аны юбилее белән котлап Татарстан Республикасы авыл хужалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Юбилярны элеккеге хезмәттәшләре  дә тәбрикләде, иң  матур теләкләрен житкерделәр.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан шахмат ярышы узды 06.10.2025 Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан шахмат ярышы узды
Районның шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов Укучылар сарае белән берлектә оештырып йөрде. Ярышлар бик матур үтте. Балалар да катнашты.

Традицион «Арча уен» быел республика күләмендә уздырылды 05.10.2025 Традицион «Арча уен» быел республика күләмендә уздырылды
4 октябрьдә Арчаның үзәк стадионыныда «ТатАрча уен» ачык яшьләр спорт-күңел ачу уены узды. Чарада Арча, Теләче һәм Алексеевск районнарыннан, шулай ук Түбән Кама һәм Казаннан килгән 28 команда катнашты.

Арча педагогика көллиятендә истәлекле көн 03.10.2025 Арча педагогика көллиятендә истәлекле көн
Әлифбачылар Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитовага багышланган повесть «Әлиф ләм мим» китабын тәкьдир итү кичәсе булды.

Район мәдәният йортында өлкәннәрне хөрмәтләделәр 02.10.2025 Район мәдәният йортында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина котлап, Өлкәннәр ункөнлегендә нинди чаралар буласы турында сөйләде.

Арчада «Автобабай» бәйгесе үтте 01.10.2025 Арчада «Автобабай» бәйгесе үтте
Өлкәннәр ункөнлеге уңаенгаг Арчада "Автобабай" бәйгесе үтте. Беренче урынны Дамир Шакиров яулады. Икенче урында Мөнир Сабиров, өчегче - Хашим Гарапшин.

Арчада бәйрәм ярминкәсе оештырылды 28.09.2025 Арчада бәйрәм ярминкәсе оештырылды

Арчада өлкәннәр ункөнлеге һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе узды.

Ярминкәдә җаның ни тели шул бар. Хәзер кибетләрдә товар күп булса да,  бездә халык ярминкәләрне көтеп ала. Озаграк үтми торса , кайчан үткәрәләр,  дип сорап торалар.  Моның сере , миңа калса,  товар кытлыгында да түгел, ә ярминкәләрнең чын бәйрәм рухында узуы. 

Районның актив хатын-кызлары 26.09.2025 Районның актив хатын-кызлары
Пенсионерларның аралашу үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан менә инде өченче сеткаларын үрәләр, кирәк әйберләрне җыялар. Районның пенсионерлар берлеге рәисе Руфия Баһаветдинова үзе дә һәрчак шунда. Афәрин дими ни дисең инде аларга, исән-сау булсыннар! Һәрвакыт шундый активлык күрсәтсеннәр

Арчада алдынгы механизаторларны бүләкләделәр 24.09.2025 Арчада алдынгы механизаторларны бүләкләделәр
16 сентябрьдә туфрак эшкәртүдә яхшы эшләгән өчен “Яңарыш“ ширкәте тракторчысы Евгений Чугуновка, “Казанка“ ширкәтеннән Данил Әгъзәмовка, “Курса МТСы“ ширкәтеннән Илнур Галимуллинга, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтеннән Азат Гыйниятовка дипломнар, акчалата премияләр тапшырылды

Арча педагогика кызлары, афәрин! 23.09.2025 Арча педагогика кызлары, афәрин!
Төрле яшьтәгеләр аерым ярышты. 16-25 яшьтәге хатын-кызар арасында Арча педагогика кызлары аерылып торды. Аларның спортчы икәнлекләре әллә каян күренеп тора.  Укыйлар да, Арча, көллият данын яклап төрле ярышларда да катнашалар. Баскетбол, җиңел атлетика, чаңгы һ.б. Җиңүләрне яулап торалар. Бу кросста 1нче урынны Альбина Фәйзуллина, 2нче - Зилә Сабирова, 3нче урынны Алия Зәйнуллина алды.

«Арча Хәбәрләре» редакциясе - «Иң яхшы дизайн» номинациясе җиңүчесе 22.09.2025 «Арча Хәбәрләре» редакциясе - «Иң яхшы дизайн» номинациясе җиңүчесе
«Арча хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйфуллин һәм дизайнер Алия Мостафина «Иң яхшы дизайн» номинациясендә өченче урынны алдылар.

Кәче авылның икенче зиратына бара торган юлны төзекләндерү эше алып барыла 21.09.2025 Кәче авылның икенче зиратына бара торган юлны төзекләндерү эше алып барыла
Әлеге зиратны төзекләндерү эшләрендә Миндияр Хөснетдинов белән Фоат Закиров башлап йөрүчеләр булган. Андый игелекле кеше юл мәсьәләсен хәл иткәндә  табылган. Ул – Галимов Тәүфыйк Илдар улы, “Ремстроймост“ ширкәте җитәкчесе. Бик күп игелекле гамәлләр башкара, махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм оештыруга зур өлеш кертә.

«Татарстан кроссы» Арчада 20.09.2025 «Татарстан кроссы» Арчада
Кросста мәктәп укучылары, яшьләр, урта яшьтәгеләр, 60тан узганнар да катнашты. Кросста катнашучылар коймак белән чәйдән авыз иттеләр. Стадионда күңелле бер рух хөкем сөрде. Үзара күрештеләр, аралаштылар, бергәләшеп йөгерделәр. Уен-көлке, шатлыклы авзлардан стадион яңгырап торды.

Гариф Ахуновның тууына 100 еллык юбилейны Арчада зурлап билгеләп үттеләр 19.09.2025 Гариф Ахуновның тууына 100 еллык юбилейны Арчада зурлап билгеләп үттеләр

Г.Ахунов ис. Казанбаш мәктәбендә шулай ук матур очрашу булды. Г.Ахунов укулары булып, җиңүче балаларны котлап үттеләр. Мәктәптә Г.Ахунов музее тантаналы шартларда ачылды. Ишеккә аркылы сузылган тасманы язучы кызы Наилә ханым кисте. 

Арчада машина йөртүче студентлар арасында бәйге узды 18.09.2025 Арчада машина йөртүче студентлар арасында бәйге узды
Арчада машина йөртүче студентлар арасында бәйге узды. Алар өч этапта ярышты. Беренче урынны Раяз Камалиев яулады. Икенче урында Инсаф Габдуллин, өченче - Рамазан Хәбибуллин.

Арчада алдынгы механизаторларны бүләкләделәр 17.09.2025 Арчада алдынгы механизаторларны бүләкләделәр
Аларга район җитәкчесе Алмаз Хисаетдинов дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырды.

Раил Шакирҗанов - Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңүче 16.09.2025 Раил Шакирҗанов - Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңүче
Вологда шәһәрендә илнең 8 иң яхшы яшелчә үстерүчесе Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңүче булу өчен ярыштылар.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы башланды 15.09.2025 Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы башланды
15 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы игълан ителде.

Арча Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында 13.09.2025 Арча Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында

Район Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында матур бер очрашу узды. Арча интернат-йортында талантлы җырчы һәм музыкант Андрей Маламан концерт оештырды. Үзе әйткәнчә, ул яхшылыкны яраткан җырларының һәркемгә билгеле гади юллары белән тарату ысулын тапкан. Андрей Николаевич җылылык һәм мәхәббәт белән тулган таныш көйләрне башкарды, һәр чыгышын күңелгә ятышлы әңгәмә һәм һәр тамашачыга игътибар белән озата барды. Ахырда, рәхмәт йөзеннән, аңа милли мәдәният символы булган түбәтәй бүләк иттеләр. 

Арча командасы – көч! 11.09.2025 Арча командасы – көч!

Казанда махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогының финал этабы узды.

Ул бөтен Татарстаннан 200гә якын спортчыны берләштерде. Әлеге проект Ватанны саклаучыларга ярдәм итүгә һәм тернәкләндерүгә юнәлдерелгән.

Хәзрәтләр исеменнән махсус хәрби операция зонасына мотоцикл җибәреләчәк 10.09.2025 Хәзрәтләр исеменнән махсус хәрби операция зонасына мотоцикл җибәреләчәк

Арча районы мәчетләре хәзрәтләре исеменнән Татарстан Диния Нәзарәтенә мотоцикл тапшырылды.

Шушы көннәрдә ул махсус хәрби операция зонасына китәчәк.

«Рәмисебез ялга кайтты» 09.09.2025 «Рәмисебез ялга кайтты»
Менә тагын шатлыклы көннәрнең берсе.Авылда куанычлы хәбәр ишетелде, Рәмис Бәдриев чираттагы ялга кайткан, дигән хәбәр тиз таралды, тизрәк туганнары, авыл халкы, олысы да, кечесе дә хәл белергә ашыкты, чөнки авылына берәү генә ул безнең, шундый батыр, курку белмәс Рәмисебез.

Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбанчылар бүләкләнде 08.09.2025 Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбанчылар бүләкләнде
Соңгы атнада игеннәрне урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен “Кырлай“ ширкәте комбайнчысы Расих Галимҗанов, “Тукай“ ширкәте комбайнчысы Рәдиф Сәфәров, “Яңарыш“ ширкәтеннән Фәрит Хөснетдинов, “Ак барс“ агркомплексы“ ширкәтеннән Рамил Нуриев вымпеллар, акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

70 яшьлек ветеран Фәрит Хәлиловның Санкт-Петербургта җиңел атлетика буенча җиңеп кайтты! 07.09.2025 70 яшьлек ветеран Фәрит Хәлиловның Санкт-Петербургта җиңел атлетика буенча җиңеп кайтты!

Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина үзенекеләрнең уңышлары турында дәшми кала алмый.

Бу юлы да, Кәчедә яшәүче 70 яшьлек ветеран Фәрит Хәлиловның Санкт-Петербургта җиңел атлетика буенча җиңүе турында иң беренчеләрдән булып хәбәр итте. Шунда ук без Фәрит Мөхәммәтхан улы белән элемтәгә чыктык.

Арчаның Үзәк стадионында “Арча читекләре” республикакүләм этно-фестивале узды 06.09.2025 Арчаның Үзәк стадионында “Арча читекләре” республикакүләм этно-фестивале узды
“Арча читекләре” дигән исем астында ул районда икенче тапкыр үткәрелә. Беренчесе узган ел чигүле читекнең туган ягы Колачы авылында булды. Анысы районкүләм саналса, шундый яхшы башлангычны республикада тиз күреп алдылар һәм республикакүләм дәрәҗәсенә күтәрделәр.
Быел фестивальдә республиканың җиде төбәгеннән – Алексеевск, Биектау, Арча, Әтнә, Норлат, Балтач районнарыннан, Казаннан килгән 35 иҗат коллективы, үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады. 

3 сентябрьдә Россиядә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн буларак билгеләп үтелә 03.09.2025 3 сентябрьдә Россиядә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн буларак билгеләп үтелә
3 сентябрьдә әлеге истәлекле көнне Арчада да билгеләп үттеләр. Әлеге чарада Бөек Ватан  сугышы ветераны Тәлгать ага Ногманов та катнашты. Ул нәкъ менә илебезнең көнчыгыш чикләрен саклый, алты ел хезмәт итә.

Мирҗәм авылында Мөбәрәкшин Искәндәр Кәрим улына багышланган волейбол ярышы оештырылды 02.09.2025 Мирҗәм авылында Мөбәрәкшин Искәндәр Кәрим улына багышланган волейбол ярышы оештырылды
10 нчы август көнне авылыбызда махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Искәндәр Мөбәрәкшинга багышлап волейбол ярышы оештырылды. Бу ярышны оештыруда авыл яшьләре күп көч куйды. Казыксыз җиргә казык кагып, иң беренче чиратта уен өчен мәйдан кырын әзерләделәр. Иганәчеләр дә ярдәм итте. Бүләкләр, грамоталар тапшырдылар Шулай бердәм булулары өчен зур рәхмәт авылыбыз яшьләренә!

Белем көнендә – икеләтә бәйрәм! Арча педагогика көллияте базасында “Профпед“ мәгариф кластеры ачылды 01.09.2025 Белем көнендә – икеләтә бәйрәм! Арча педагогика көллияте базасында “Профпед“ мәгариф кластеры ачылды
Белем көнендә – икеләтә бәйрәм! Арча педагогика көллияте базасында “Профпед“ мәгариф кластеры ачылды, Носы авылында  төп гомумбелем мәктәбен ныклап төзекләндерелгәннән соң ачу тантанасы булды.

Бүген районыбызга мөхтәрәм кунаклар – Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Бохараев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров килде. Алар Белем көненә багышланган тантаналарда катнаштылар.

Булат Гайнуллинга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде 31.08.2025 Булат Гайнуллинга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде
Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Булат Ганйуллинга “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелгән. Бу хакта Арча мәдәният идарәсе үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

Арча районында "Буыннар старты" бәйгесе үтте. 30.08.2025 Арча районында "Буыннар старты" бәйгесе үтте.
Анда гаиләдән дүрт кеше - әти, әни, бала, әби яки бабай катнашты. 

Милли җыен кунаклары - Арчада 27.08.2025 Милли җыен кунаклары - Арчада

Бүген Милләт җыенының икенче көне Арча районында уза.

Җыен кунаклары берничә 3 төркемгә бүленеп, районның истәлекле урыннары белән танышалар.

Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды 26.08.2025 Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды

Киңәшмәдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мәҗитов катнашты.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров узган уку елы йомгаклары һәм алдагы уку елына бурычлар турында чыгыш ясады.

Арчалар кайда да сынатмый 20.08.2025 Арчалар кайда да сынатмый

Махсус хәрби операция ветераннары арасында Татарстан Республикасы Рәисе Спорт кубогына ярышларның тагын ике туры үтте.

Беренче ярыш йөзү буенча булып, анда Арчадан Илһам Шәфыйков үз категориясендә икенче урынны яулаган иде.

Сабада махсус хәрби операция ветераннары өстәл теннисы буенча көч сынашты. Рамил Нуриазданов үз номинациясендә җиңүче булды. Румис Асадуллин “Сәламәтлекләре буенча начар күрүчеләр” номинациясендә икенче урынны яулады.

Яңа Кенәрдә яшәүче Гөлнур Муллагалиева гаиләсенә ярдәм кирәк 19.08.2025 Яңа Кенәрдә яшәүче Гөлнур Муллагалиева гаиләсенә ярдәм кирәк
Яңа Кенәрдә Гөлнур Муллагалиева гаиләсе өчен зур фаҗига була – янгын чыгып, бөтен нәрсәләре янып бетә.

Якташыбыз Фәнис Зыялы белән иҗади очрашу узды 18.08.2025 Якташыбыз Фәнис Зыялы белән иҗади очрашу узды
“Казан Су” ял паркында якташыбыз Фәнис Зыялы белән “Туган якта бар да якын миңа!” дип исемләнгән иҗади очрашу узды.

Казанда "Балачак җыры" бәйгесенә йомгак ясалды 17.08.2025 Казанда "Балачак җыры" бәйгесенә йомгак ясалды
Анда Хәсәншәехтан Гөлзилә Фәхретдинова сүзләренә Таһир Яруллин иҗат иткән җыр җиңү яулаган.

Район данын яклаган яшьләребез - горурлык 16.08.2025 Район данын яклаган яшьләребез - горурлык

Спортның кайсы юнәлешен генә алсаң да, районда горурланып сөйләрлек җиңүләр һәм алдынгы урыннар бар.

 “Арча” спорт мәктәбендә һәм “Арча” боз сараенда тәҗрибәле тренерлар эш алып бара. Спортның һәр төренә аерым игътибар бирелә һәм яшь спортчылар тәрбияләүдә зур хезмәт башкарыла.

Марат Җәббаров Арча районында яңа төзеләчәк сөтчелек комплексына нигез ташы салуда катнашты 15.08.2025 Марат Җәббаров Арча районында яңа төзеләчәк сөтчелек комплексына нигез ташы салуда катнашты
Марат Җәббаров, Алмаз Хисаметдинов “Кишет”, “Кырлай”, “Ватан” шикрәтләрендә яңа төзелә торган сөтчелек комплексларында булдылар.

Ат көнендә яшь рәссамнар да бүләк алды 14.08.2025 Ат көнендә яшь рәссамнар да бүләк алды
Атлар турында рәсемнәргә бәйге игълан ителгән булган. Ат көнендә аларны да бәяләп үттеләр. Иң матур рәсемнәр өчен балалар бүләк алды.


«Ат көне»ндә бүләккә ат бирелде 13.08.2025 «Ат көне»ндә бүләккә ат бирелде
Яңа Кырлайда Ат көне үтте. Быел ул унынчы тапкыр оештырылды. Бик зурдан әзерләнгәннәр. Кешенең  чиге юк. Уеннар - катнаш кына, бүләкләр мулдан. Мәйданда көрәш бара, читтә атлар ярыша, аударыш ярышы бара, арба тарталар һәм башкалар. Икенче сәхнәдә зур концерт. 

Яңа Кырлай авылында «Ат көне» бәйрәме узды 12.08.2025 Яңа Кырлай авылында «Ат көне» бәйрәме узды
Яңа Кырлайда быел 10 тапкыр узган «Ат көне»нең һәр ярышы зурлап оештырылган иде. Күпләр кызыксынып караган «Аударыш» аеруча халык күңеленә хуш килә кебек.  

Арчада физик һәм психологик сәламәтлек буенча «ӘЙТ» шоу-конференциясе узды 11.08.2025 Арчада физик һәм психологик сәламәтлек буенча «ӘЙТ» шоу-конференциясе узды

8 августта физик һәм психологик сәламәтлек буенча «ӘЙТ» сессиясе старт алды. Ул Арча районыннан башланды.

Шоу-конференциягә Арча һәм Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләче районнары чакырылган иде. Барлыгы 280нән артык кеше килде. Чара район мәдәният йортында узды.

Арчаның Көнбатыш урамында “Оста куллар” фестивале узды 10.08.2025 Арчаның Көнбатыш урамында “Оста куллар” фестивале узды

Бүген илебездә Физкультурачы көне билгеләп үтелә 09.08.2025 Бүген илебездә Физкультурачы көне билгеләп үтелә
Бәйрәм уңаеннан без район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек җитәкчесе Мостафин Дилүс Фәрит улы белән районда спорт өлкәсендәге мөмкинлекләрне, тудырылган шартларны барладык.

«Ат көне» фестивалендә көрәш ярышында җиңгән баш батырга ат бүләк итәчәкләр 08.08.2025 «Ат көне» фестивалендә көрәш ярышында җиңгән баш батырга ат бүләк итәчәкләр
9 августта Арча районы Яңа Кырлай авылында узачак «Ат көне» ат спорты фестивалендә беренче тапкыр татар көрәше буенча ярышлар оештырылачак.

Алдынгыларга бүләкләр тапшырылды 07.08.2025 Алдынгыларга бүләкләр тапшырылды
Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов соңгы атнада иң югары күрсәткечләргә ирешкән «Казанка» ширкәте комбайнчысы Фаил Хәбибуллинга, «Заря» ширкәте комбайнчсы Илдар Кавиевка, «Курса МТС» ширкәте комбайнчысы Айрат Гыйниятовка вымпеллар, акчалата бүләкләр тапшырылды.


Новости 1 - 100 из 4027
Страницы: