|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
03.11.2015
Айбулат Харисов Гран–при алды
Казанда халык этник инструментларында уйнау буенча «Мира–Велла» беренче республика фестивале үткәрелде. Арча сәнгать мәктәбеннән Айбулат Харисов курайда уйнап, аерым башкаручылар арасында Гран–прига ия булды. Курайчылар триосы (Айбулат Харисов, Рамил Гыйлаҗиев, Булат Ситтиков) шундый иң югары бүләк алды.
Рәсим Хәбибрахманов беренче, Фирзәр Камалиев икенче, курайчылар ансамбле өченче дәрәҗә лауреат, Рената Хәсәнова беренче, гармунчылар дуэты икенче дәрәҗә дипломант булды.
