|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
09.11.2015
Кушлавычта бәйрәм узды
Кушлавыч авыл клубының «Сәйләннәр» фольклор берләшмәсенә йөрүче укучылар «Сәнгать төне» акциясе һәм «Халыклар бердәмлеге көне» уңаеннан Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йортында әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар. «Сәйләннәр» монда «Җиләк җыйганда» дип исемләнгән фольклор күренеш белән дә чыгыш ясаган. Очрашу вакытында шәхси экскурсиягә Арча шәһәренең 5нче номерлы татар гимназиясеннән дә кунаклар килгән. «Бәйрәм чарасы бик күңелле һәм тирән эчтәлекле узды» дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
Чыганак: http://trkarcha.ru/kushlavuchta-b-yr-m-uzdyi/
