Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Хәсәншәехтә Люция Хәсәнова белән очрашу узды
Арча районы республикабызда танылган бик куп кешеләргә тормыш, белем һәм тәрбия биргән як. Туган авылыбыз Хәсәншәехта да авыл хуҗалыгы, икътисад, сәнгать өлкәсендә үз юлын тапкан, матур хезмәт юлы үткән, яшәеше безгә үрнәк булган күренекле кешеләр шактый.
Авылдашыбыз Люция Бари кызы Хәсәнова нәкъ шундый шәхесләрнең берсе. Татарстанның атказанган җырчысы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты доценты, йөзләгән татар җырын тамашачыга җиткергән искиткеч талантлы һәм шул ук вакытта гади шәхес. Табигать аңа челтер чишмәләрдән күчкән илаһи моң биргән, күңелне назлый, рухны иркәли, җанга дәрт бирә торган гүзәл тавыш бүләк иткән. Ул җырларны халыкчан башкару остасы, һәр җырның эчтәлеген тирән ачып, аңа зур мәгьнә салып башкара, көйнең милли аһәңнәрен үзенең тавышындагы күнекмәләр белән баетып җырлый.
Люция апа беренче сүзләреннән, беренче җавапларыннан безне таң калдырып, үзенә гашыйк итте. Аның искиткеч зыялы, тәрбияле, кешелекле булуына сокландык. Һәр сүзеннән, күзләреннән дөньяга, кешеләргә мәхәббәт агыла, бүгенге вәзгыятьне аңлап, тарих белән бәйләп, татар язмышы турында борчылып әйтелгән һәр фикере аңлаешлы.
Люция апа үзенең тормышы, хезмәте турында бик күп файдалы мәгълүмат бирде, укучылары турында да яратып сөйләде. Кыска гына вакыт эчендә безнең укучыларыбызга да үзенең киңәшләрен бирергә өлгерде. Авылыбызда талантлы балалар: җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары үсүенә чын йөрәгеннән куанды.
Люция апа белән очрашу һәркемнең күңеленә бик матур вакыйга булып кереп калыр дип уйлыйм мин. Аның кебек кешеләр белән аралашкач, җаннарга тынычлык иңә, тирә-як тагын да матураеп, яшәргә рәхәт булып китә.
Бик зур рәхмәт сезгә, Люция апа! Әле тагын күп еллар халкыбызны куандырып, талантлы яшьләргә хәер-фатихагызны биреп яшәргә язсын!
http://arskmedia.ru/2019/04/02/hasanshaehta-lyutsiya-hasanova-belan-ochrashu-uzdyi/