|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
16.11.2015
Пенсионерлар өчен хокук белемнәре мәктәбе курслары ачылган
Арча үзәк китапханәсендә өченче буын Университеты базасында «Хокук белемнәре мәктәбе» курслары ачылган. Укучы пенсионерлар алдында районның пенсионерлар союзы рәисе Сания Камалетдинова һәм Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибатуллина чыгыш ясаган. Курсларның беренче дәресе торак-коммуналь хезмәтләргә багышланган. Анда шушы өлкә белән бәйле оешмалар җитәкчеләре дә катнашкан.
