События

Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуга багышлап, Тукай клубында “Хәзинәле гомер” дигән әдәби-музыкаль кичә була 18.11.2015

Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуга багышлап, Тукай клубында “Хәзинәле гомер” дигән әдәби-музыкаль кичә була

Әдәбият сөючеләрне, Г.Ахунов әсәрләрен яратып укучыларны, әдипнең якташларын чакырабыз, дип мөрәҗәгать итәләр ТР Язучылар берлегеннән.

20 ноябрь сәгать кичке 5тә ТР Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында (Казан ш., Мөштәри ур., 14 йорт) “Хәзинәле гомер” дигән әдәби-музыкаль кичә була.

Олуг әдибебез – Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуга (1925-2000) багышланган искә алу кичәсендә, әдәбиятыбызның күренекле әһелләре чыгышларыннан тыш, Миңгол Галиев, Зөһрә Сәхәбиева, Рәсим Низамиев, Мәсгуд Имашев, Фатыйма Имашева, Расих Галимҗанов башкаруында җырлар, Гариф Ахуновка багышлап каләмдәшләре тарафыннан иҗат ителгән шигъри юллар һәм автор әсәрләреннән өзекләр яңгыраячак. Әледән-әле экранда олуг язучыбыз белән бәйле, шулай ук телеспектакльләрдән күренешләр кичәнең эчтәлеген тагын да баетып җибәрәчәк.

Әдәбият сөючеләрне, Г.Ахунов әсәрләрен яратып укучыларны, әдипнең якташларын олуг язучыбызны искә алу кичәсенә чакырабыз, дип мөрәҗәгать итәләр ТР Язучылар берлегеннән.

Гариф Ахунов турында электрон китапханәдән белешмә. Татарстанның Арча районы Кече Өчиле авылында (хәзер ул авыл юк) дөньяга килгән ул. Арча педагогия училещесмында, Казан дәүләт университетында белем алган.

Гариф Ахуновның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә нәкъ менә шушы студентлык елларына туры килә. 1951 елда «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән күренә башлый. Шул ук 1951 елда, университетның соңгы курсында укыган чагында, аны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Мондагы хезмәтен ул университетны тәмамлап чыкканнан соң да дәвам иттерә — алты ел буе анда әдәби хезмәткәр, проза бүлеге мөдире һәм журналның җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. Журналда эшләү яшь каләмнең иҗади сәләтен ачып җибәрүдә һәм әдәби осталыкка өйрәнүдә үзенә күрә бер мәктәп ролен үти. Бу елларда ул күп кенә хикәяләрен, беренче күләмле әсәре булган «Яшьлек яме» (1955) повестен иҗат итә. Ибраһим Гази, Габдрахман Әпсәләмов, Әнвәр Давыдов, Гомәр Бәширов, Шәйхи Маннур, Салих Баттал кебек танылган язучылар турында әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен һәм иҗат портретларын бастыра.

1956 елның көзендә Гариф Ахунов, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән, республиканың нефть үзәге Әлмәт шәһәрендә берьеллык иҗади командировкада була, ә 1957 елдан гаиләсе белән бөтенләй шунда күчеп китеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә. Шул җанлы тормыш материалы нигезендә әүвәл күп санлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьларын яза (җыентыклар: «Еллар чатында», 1959; «Хыялый Хәйрүш егетләре», 1965; повестьлар: «Артышлы тау буенда», 1960; «Канатлар кая илтә?», 1967), аннары зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын ижат итә. Татарстан төбәгендә нефть хәзинәсе табылудан татар халкының яшәешенә, көнкүрешенә килгән үзгәрешләрне, шул яңача шартларда төрле буын һәм төрле кәсеп ияләре арасында күзәтелгән катлаулы социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрне реалистик буяуларда сәнгатьчә гәүдәләндергән бу дилогия әдәби җәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар татар прозасына яңалык алып килгән, аны яңа тормыш материалы һәм яңа геройлар белән баеткан әсәр итеп бәяләнә. Тиздән роман рус теленә дә тәрҗемә ителә һәм Казан, Мәскәү нәшриятларыңда кат-кат басылып, Татарстан нефтьчеләрен бөтенсоюз киңлегенә алып чыга. Дилогиянең аеруча беренче – «Хәзинә» романы популярлык казана. 1977 елда бу роман буенча Свердловск (Екатеринбург) киностудиясендә шул исемдәге нәфис фильм да эшләнә, ә соңрак, 1983 елда, «Кояшның да үз оясы була» дип исемләнгән инсценировка рәвешендә (авторы М.Шиһапов) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.

Гариф Ахуновның Әлмәт чоры әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары белән генә түгел, иҗтимагый активлыгы белән дә игътибарга лаек. 1963 елның мартындаТатарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәсмиләштерелеп, ул оешманың беренче җаваплы җитәкчесе буларак (1963-1965 һәм 1967-1968), Гариф Ахунов нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка туплау, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп табу һәм тәрбияләп үстерү юнәлешендә мөһим эшләр башкара, шул чорда ике тапкыр Әлмәт шәһәр советына депутат итеп сайлана.

Татарстан әдипләренең җиденче корылтаеннан соң республика Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе итеп сайлануы сәбәпле, Гариф Ахунов 1968 елда Казанга кайта. 1972-1974 елларда ул «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып эшли. 1974 елның май аенда узган сигезенче корылтайда исә каләмдәшләре аны Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлыйлар. Идарә рәисе булып Гариф Ахунов тугызынчы корылтайда да (1979) сайлана һәм бу хезмәтең 1984 елның маена кадәр дәвам иттерә. 1974-1984 елларда ул шулай ук СССР Югары Советында Татарстаннан сайланган депутат була.

Күптөрле административ һәм җәмәгать эшләре белән даими мәшгуль булуына карамастан, Гариф Ахунов үзенең иҗат активлыгын да киметми. Җитмешенче еллар дәвамында аның бер-бер артлы «И кадерле туган як» (1968-1970) исемле тарихи-публицистик китабы (М.Зарипов белән бергә язылган), «Чикләвек төше» (1971), «Олы юлга сәяхәт» (1974), «Ардуан батыр» (1975), «Без бит Арча яклары» (1978), «Йолдызлар калка» (1979) кебек әдәби, документаль һәм автобиографик китаплары нәшер ителә. Алтмышынчы еллар авылы тормышы материалына нигезләнеп язылган һәм җитәкче урында эшләүче хакимият кешесенең рухи ныклыгын, кыю, принципиаль характерын сәнгатьчә калку итеп, ышандырырлык итеп сурәтләгән «Чикләвек төше» повесте һәм элегрәк язылган «Хәзинә» романы өчен Гариф Ахунов1973 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Г. Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1984 елны Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда исә РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була. Әлмәт нефтьчеләре аңа 1975 елда Почетлы нефтьче исемен бирәләр.

1956-1984 еллар эчендә Г. Ахуновәсәрләре аерым китаплар булып татар һәм рус телләрендә утыздан артык мәртәбә басылды, повесть һәм хикәяләре илебез халыкларының унбиш теленә тәрҗемә ителде. 1981-1984 елларда татар телендә әдипнең дүрт томлык әсәрләр жыелмасы басылып чыкты.

ТР Язучылар берлегеннән алынган хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, депутат буларак ул республика тормышын алга җибәрү, татар язмышына рух өстәү өчен хәленнән килгәнчә тырышкан, чөнки Татарстан нефтенең бәясен белүче һәм аның халык көнкүрешенә ни дәрәҗәдә тәэсир итә алуын аңлаучы бердәнбер язучы булган.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/17/115617/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение