Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Шушмабашлар «Яшь автомобиль йөртү остасы-2019» республика конкурсы җиңүчесе
18 апрель көнне Казанда 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар командалары арасында автоузыш буенча республика конкурсы узды. Ярышларда Татарстанның 32 шәһәреннән һәм районыннан 32 команда составында 100дән артык Яшь автомобильче катнашты.
Конкурсны оештыручылар — Министерство образования и науки Республики Татарстан, УГИБДД МВД по Республике Татарстан, ГБУ «Безопасность дорожного движения», ТРО ОО «Всероссийское общество автомобилистов», ЧОУ ДПО «Детская юношеская автомобильная школа», РОГО «ДОСААФ Республики Татарстан». Ярышлар шәхси һәм команда зачетларында узды. Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм авыр күнегүләрне үтәгән вакытта җиңел автомобиль белән идарә итүнең гамәли күнекмәләрен күрсәттеләр.
Элеге ярышларда өченче урынны — Арча районыннан ДОСААФ вәкилләре яулады. Ә алар – безнең Шушмабаш урта мәктәбебезнең “Автодело” түгәрәге җитәкчесе һәм технология укытучысы Шаймарданов Әнис Равилевич җитәкчелегендә 10 класс укучылары – Сафин Марат, Степанова Алинә һәм 11 класс укучысы – Хадиев Илгиз иделәр. Чын күңелебездән аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм горурланабыз.
Җиңүчеләребез дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
http://arskmedia.ru/2019/04/22/shushmabashlar-yash-avtomobil-y-rt-ostasyi-2019-respublika-konkursyi/