Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Якташыбыз — Тукай бүләге иясе
27 апрель көнне Яңа Кырлай Тукай туган көнен билгеләп үтте. Бирегә Татарстаныбыздан гына түгел, чит төбәкләрдән дә кунаклар – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә язучылар, шагыйрьләр, әдәбият белгечләре килде. Араларында Карачай-Черкес республикасы халык шагыйре Аскер Додуев, Башкортстаннан Хисмәтулла Юлдашев, Тамара Искәндәрия, Чувашстанның халык шагыйре Валерий Тургай, танылган шагыйрь Ренат Харис, шагыйрь Газинур Морат, драматург, прозаик Рәдиф Сәгъди, Хәбир Ибраһим, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт, 2019 елгы Тукай бүләге ияләре прозаик, әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин, якташыбыз, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов та бар иде.
– Икенче ел рәттән районыбызда туып-үскән шәхесләрнең Тукай бүләге иясе булуы – безнең өчен зур дәрәҗә. Айдар Фәйзрахманов – безнең районнан алтынчы лауреат, – диде район башлыгы Илшат Нуриев кунакларны сәламләп.
– Айдар Фәйзрахманов Татарстан брендын ясаган, үзенең иҗат җимешен республикага гына түгел, бөтен дөньяга таныткан, татар халкының бөтен уй-фикерләрен, җыр-моңнарын, киемнәрен чит илләргә күрсәткән кеше, – диде Данил Салихов,
Ул шулай ук туган телебезне саклауга, Тукаебызны зурлауга зур өлеш керткән өчен район башлыгы Илшат Нуриевка Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатын да тапшырды.
– Тукай шигырьләре аша кешеләр бер-берләренең күңелләренә үтеп керә. Аны белгән, укыган кеше начар була алмый, – диде Аскер Додуев һәм үз телендә Тукай шигырьләрен укыды.
Айдар Фәйзрахманов якташларына бүләк итеп үзе җитәкләгән Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблен алып кайткан иде. Ансамбль башкаруындагы татар халык җырлары, биюләре шигырь бәйрәмен милли моңга күмде.
– Урта Бирәзәдән мин. Беренче мәктәптә укыдым. Рус мәктәбендә белем алган татар егете буларак мин гомерем буе ана телендә сөйләштем, җырладым. Балаларым, оныкларым да татар телендә сөйләшә. Бөтен дөньяны әйләнеп чыгып, татар халкы кебек матур әдәбиятлы, динле, мәдәниятле халык очратмадым. Татар булуыгыз белән горурланып яшәгез, – диде Тукай бүләге иясе Айдар Фәйзрахманов.
Чарада төрле бәйгеләр җиңүчеләре дә чыгыш ясады, “Без Тукайны укыйбыз” хэштегы белән инстаграм аккаунтында барган әдәби марафонда төрле номинацияләрдә җиңү яулаганнарны да билгеләп үттеләр, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Фойедагы Арча сәнгать мәктәбе, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты коллективлары тарафыннан оештырылган рәсемнәр, кул эшләре күргәзмәләре Тукай бәйрәмен тулыландырды, ямьләндерде. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Соңыннан кунаклар музейда, Сәгъди карт йортында булдылар, Яңа Кырлайдан соң Кушлавычка юл тоттылар, Арчага кайтып, үзәктәге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
http://arskmedia.ru/2019/04/29/yaktashyibyiz-tukay-b-lage-iyase/