Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Төрки халыкларның “Нәүрүз” XIV Халыкара театр фестивале кысаларында Тинчурин театрында спектакльләр күрсәтеләчәк
2019 елның 1-8 июнендә Казанда Төрки халыкларның XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә. Фестиваль программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Таджикистан һәм Россиянең милли республикаларыннан барлыгы 29 театр катнаша. Фестивальнең махсус кунагы — Nottara Theater (Бухарест, Румыния). Алар тамашачыга Ж.-Б. Мольер һәм М. Булгаков әсәрләре буенча «Moliere» спектаклен тәкъдим итә. Спектакльнең режиссеры – Роман Феодори (Красноярск). “Узган “Нәүрүз” фестивале Якутиягә багышланган булса, быел фестиваль Башкортстан театр сәнгатенә багышлана.
XIV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале спектакльләрен КәримТинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театрында карарга була
2 июнь
12.00
Б. Кыдыкеева исемендәге Кыргыз дәүләт яшь тамашачылар театры (Бишкәк ш.)
Тунҗәр Җуҗәноглу
Ташкын 16+
Трагедия
Режиссер, музыкаль бизәлеш - Эльвира Ибраһимова
Рәссам - Юлдаш Нурмәтов
Режиссер ярдәмчесе - Гөлмира Ташматова
Көнчыгыш Анатолиядә, һәр ягын таулар әйләндереп алган бер авылда, кешеләр кычкырып сөйләшә дә, шаркылдап көлә дә алмыйлар, чөнки тавыш дулкыннарыннан таудан кар ташкыны ишелергә мөмкин.
Иң кызыгы шунда, кар ташкыны ишелү куркынычы биредә ел саен тугыз ай дәвам итә. Елның өч аенда гына монда яшәүчеләр кычкыра, мылтыктан ата, туйлар уздыра, бала таба алалар...
Ташкын – табигать күренеше генә түгел… Бәлки ул безнең аңыбызда курку хисе яралудыр… Ә инде әлеге куркуны җиңү – үз-үзеңне табу, җанда Яктылык һәм Өмет туу дигән сүз.
Кыргызский Государственный театр юного зрителя имени Б. Кыдыкеевой (г. Бишкек)
Тунджер Джюдженоглу
Лавина 16+
Трагедия
Режиссер-постановщик, музыкальное оформление - Эльвира Ибрагимова
Художник-постановщик - Юлдаш Нурматов
Помощник режиссера - Гульмира Ташматова
В Восточной Анатолии, в селении, окруженном со всех сторон массивами гор, местные жители громко не разговаривают, не смеются во весь голос, иными словами, стараются не производить ни малейшего шума, потому что звуковые волны могут вызвать сход снежных лавин.
Самое необычное в этой ситуации то, что опасность схода лавин сохраняется девять месяцев в году. И только три месяца в году эти люди могут кричать, стрелять из оружия, праздновать свадьбы, рожать детей…
Лавина – это не только природное явление… Может быть, это порождение страха в нашем сознании… И преодоление его для каждого означает обретение самого себя, возобладание в душе Света и чувства Надежды.
3 июня
18.30
Әлмәт татар дәүләт драма театры (Татарстан Республикасы)
Туфан Имаметдинов,
Равил Сабыр
Тынлыкта гына урын бар 16+
Фәлсәфи трактат
Спектакль «Россиянең кече шәhәрләре театрлары» федераль проекты ярдәмендә куелды.
Режиссер — Туфан Имаметдинов
Хореограф — Марсель Нуриев
Рәссам — Лилия Имаметдинова
Композитор — Эльмир Низамов
Спектакльнең премьерасы 2018 елның 5 ноябрендә булды.
«Әвәл Сүз булган...» - диләр, тик бүгенге заманда Сүз эш-гамәлләрнең, мәгънәнең башлангычы булудан туктады. Кайчаннан башлап сүз үзенең көчен, кыйммәтен югалтты соң?
Нигә, гаилә тормышы турында меңләгән китаплар язылуга, күпме тапшырулар чыгарылуга, фильмнар төшерелүгә, ни чаклы психологик тренинглар үткәрелүгә дә карамастан, бездә һәр ике парның берсе аерылыша?
Нишләп соң сугышларга каршы әйтелгән меңләгән сүзләр бушка китә, ни өчен кан коеш һаман тынмый? Ни өчен милли мәдәниятне, туган телне үстерергә дип, бертуктаусыз сөйләүгә карамастан, әлеге кыйммәтләр кысыла?
Нигә сүз өеме арасыннан мәгънәне күреп булмый? Нишләп бүгенге көндә дөреслек сүзләр арасында качып ята? Ни өчен безнең үз фикеребез юк, нигә без кемдер уйлап тапкан, калыпланган сүзләрне сөйлибез? Нигә без сүзләргә бәйле, киресенчә сүзләр безгә бәйле булырга тиеш түгелме?
Спектакль шушы сорауларны күтәрә һәм шуларга җавап эзли.
Альметьевский татарский государственный драматический театр (Республика Татарстан)
Туфан Имамутдинов,
Равиль Сабыр
Место есть лишь в тишине 16+
Философский трактат
Спектакль поставлен при поддержке федерального проекта
«Театры малых городов России.
Режиссер — Туфан Имамутдинов
Хореограф — Марсель Нуриев
Рәссам — Лилия Имамутдинова
Композитор — Эльмир Низамов
Премьера спектакля состоялась 5 ноября 2018 года.
Сказано: «В начале было Слово...», но в современном мире Слово перестало быть началом чего-либо. Началом смысла, действия, поступка. С какого момента слово утратило свою силу и перестало представлять ценность? Где это Начало?
Почему, несмотря на то, что о семейной жизни напечатано тысячи книг, выпущено столько телепередач, фильмов, проведено множество психологических тренингов, у нас разводится почти каждая вторая пара?
Почему миллионы слов, сказанных в осуждение войн уходят в пустоту, ведь им и сегодня не видно конца? Почему, несмотря на то, что постоянно говорится о необходимости развития национальной культуры и родного языка, среда, в которой они существуют, сжимается, как шагреневая кожа?
Почему за ворохом слов невозможно разглядеть смысл? Почему сегодня правда спрятана между строк, между слов? Почему у нас нет собственных мыслей, и мы начали говорить словами-штампами, которые для нас кто-то придумал? Почему мы стали зависеть от слов, ведь это они должны быть зависимы от нас?
Спектакль поднимает эти вопросы и ищет на них ответы.
4 июня
17.00
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры (Татарстан Республикасы)
Михаил Башкиров
Салкын кын 16+
Трагедия
Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын битлек» милли театраль премия лауреты
Рәссам – Валерий Яшкулов, Россия Федерациясенең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Пластика буенча режиссер – Нурбәк Батуллин, «Алтын битлек» милли театраль премия лауреты
Татар теленә тәрҗемә – Ркаил Зәйдулла,Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Спектакльнең премьерасы 2018 елның 20 декабрендә булды.
Кылычны кыныннан суырып алуы җиңел. Ул көч-кодрәт, хакимлек, байлык, башкалардан өстенлек бирә. Ләкин күпмедер вакыттан соң син кылыч белән түгел, ә кылыч синең белән идарә итә башларга, дошманыңа гына түгел, иң якын кешеләреңә зыян салырга мөмкин. Вакытында кылычның кынын табып, аны урынына салырга ихтыяр көчең җитәрме, адәм баласы?!
«Спектакль күп халыклар өчен канлы һәм аяусыз булган ХХ гасыр башын сурәтли. Безнең халыклар өчен әлеге чор аеруча фаҗигале, чөнки үз республикабызны төзү, халыкларга үзләренчә яшәү мөмкинлеге бирелү иллюзиясе туды. Бик күп кан коелды. Иң яхшылар һәлак булдылар яки чит илләргә китеп бардылар. Пьеса шул хакта. Ягъни гыйбәрә, ә бәлки заманча эпостыр...»
Зөһрә Буракаева
Мензелинский государственный татарский драматический театр имени С.Амутбаева (Республика Татарстан)
Михаил Башкиров
Холодные ножны 16+
Трагедия
Режиссер- постановщик – Сергей Потапов, заслуженный деятель искусств Республики Саха, лауреат Национальной театральной премии «Золотая маска»
Художник- постановщик – Валерий Яшкулов, заслуженный деятель искусств Российской Федерации и Республики Калмыкия
Режиссер по пластике – Нурбек Батуллин, лауреат Национальной театральной премии «Золотая маска»
Перевод на татарский язык – Ркаиль Зайдулла, заслуженный деятель искусств Республики Татарстан, лауреат Государственной премии Республики Татарстан имени Г.Тукая
Премьера спектакля состоялась 20 декабря 2018 года.
Вынуть меч из ножен легко. Он обещает силу, власть, богатство, превосходство над остальными. В какой-то момент меч может возобладать тобой и сокрушить не только врагов, но и самых близких тебе людей. Найдешь ли ты вовремя ножны, сможешь ли положить меч на покой, Человек?!
«Действие спектакля описывает самое трагическое для наших и многих народов время – начало кровавого и жестокого ХХ века. Для наших народов он особенно трагичен тем, что была, засверкала иллюзия своих республик, что народы сами выберут, как им жить, да вот нет... И потекли реки крови, и лучшие из лучших либо погибли, либо эмигрировали... Об этом и пьеса. То есть притча. Или все же современный эпос?..»
Зухра Буракаева
5 июня
18.30
«YUĞ» («Йуг») Әзәрбайҗан дәүләт театры (Баку ш.)
Рюноскэ Акутагава
Бер серле үтерүнең өч аңлатмасы
Гыйбрәтле хикәя
Режиссёр - Мехрибан Алекберзаде, Әзәрбайҗанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам - Вусал Рагимов
Музыкаль бизәлеш - Вугар Җамалов, Әзәрбайҗанның атказанган артисты
Режиссёр ярдәмчесе - Гюнел Сәфәрова
Спектакльнең премьерасы 2018 елның 11 октябрендә булды.
Беренче карашка спектакль детективны хәтерләтә. Тик сюжет ачыла барган саен фәлсәфи-метафорик стиль өстенлек ала. Урман уртасында кеше үтерелгән һәм көчләнгән, бер сорау туа: кем һәм кемне үтергән? Төгәл генә җавап юк, әмма вакыйгалар барышында персонажларны да, тамашачыларны да әлеге бер сорау борчый һәм геройларның төрле кешелек сыйфатларын ачарга ярдәм итә.
Ә дөреслек... ачылмый да ачылмый, без аның төгәл билгеләрен күрмибез, ул каядыр еракта, ул иллюзия. Соңгы чиктә хакыйкать – һәр образда чагыла! Хакыйкатьме, ялганмы яки гаепне танумы? Аңлашылмый! Төрле субъектив карашлар дөреслекне ача аламы? Урманда законнар үзгәрде...
Афет ИСЛАМ
Азербайджанский Государственной Театр «YUĞ» («Йуг») (г. Баку)
Рюнеско Акутагава
Три версии загадочного убийства 16+
(По мотивам новеллы «В чаще»)
Притча
Режиссёр-постановщик - Мехрибан Алекберзаде, заслуженный деятель искусств Азербайджана
Художник - Вусал Рагимов
Музыка - Вугар Джамалов, заслуженный артист Азербайджана
Помощник режиссёра - Гюнел Сафарова
Премьера спектакля состоялась 11 октября 2018 года.
Спектакль на первый взгляд оставляет впечатление детектива, но по мере развития сюжета он больше склоняется к философско-метафоричному стилю. В лесной чаще совершено убийство и изнасилование, и в воздухе витает немой вопрос: кто и кого убил? Однозначного ответа нет, но на протяжении событий всех - и персонажей, и зрителей - мучает поиск ответа на происходящее: как же все это произошло? - который вскрывает разные человеческие обличья героев. Однако истина… так и не появляется, мы не видим ее конкретных очертаний, она недосягаема, иллюзорна и относительна, в конце концов, истина - в версии каждого образа! Истина, ложь или признание? Непонятно! Могут ли раскрыть истину разные субъективные выражения? В лесной чаще изменились законы…
Афет ИСЛАМ
6 июнь
12.00
Махтумкили исемендәге Төркмән милли музыкаль-драма театры (Ашхабад ш.)
Говшутгельди Данатаров
Тумар-Патшабикә 12+
Музыкаль трагедия
Режиссёр — Айназар Батыров
Композитор — Бегенч Ходжаев
Художник-постановщик — Вепа Амансахедов
Спектакль массагетлар ыруы ханбикәсе Тумарның (Томирис) авыр язмышы хакында. Безнең эрага кадәр 530 елларда Үзбой ярларында ханбикә җитәкчелегендәге халык ополчениесы фарсы ханы Кир Икенченең армиясен тар-мар итә.
Тумарша образы, аның кыюлыгы, халкына тугрылыгы гасырлар аша Ватанга мәхәббәт һәм ирек символы булып мәңге яши. Легендар патшабикә хөрмәтенә романтик һәм героик поэмалар, романнар, повестьлар, хикәяләр, зур күләмле драматик һәм музыкаль әсәрләр иҗат ителә. Аңа багышланган күп кенә төркмән дастаннары төрки халыкларның рухи мирасына әверелде.
Туркменский национальный музыкально – драматический театр имени Махтумкули (г. Ашхабад)
Говшутгельди Данатаров
Царица Тумар
Музыкальная трагедия
Режиссёр — Айназар Батыров
Композитор — Бегенч Ходжаев
Художник-постановщик — Вепа Амансахедов
Спектакль повествует о нелегкой судьбе правительницы племени массагетов – царице Тумар (Томирис). В 530 г. до н.э. в битве на берегах Узбоя народное ополчение под её руководством наголову разбили армию персидского царя Кира Второго.
Образ Тумарши, её бесстрашие и преданность народу прошли сквозь тысячелетия как вечные символы патриотизма и свободы. В течение многих веков в честь легендарной царицы её потомки слагают романтические и героические поэмы, сочиняют музыку, пишут романы, повести, рассказы, создают большие драматические и музыкальные произведения. Многие туркменские дестаны о ней стали общим достоянием духовного наследия тюркских народов.