Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
05.12.2019
Сикертәндә бишенче тапкыр Мәһдиев укулары узды
Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган V Районара Мәһдиев укулары үткәрелде.
04.12.2019
Сәхнәдә Тукай образы
Әхмәт Фәйзинең 1938 елда язылган “Тукай” драмасы бөек шагыйрьгә әдәби һәйкәл була. Ул Тукайны яңа тормыш өчен көрәшче, социаль-демократларга, революционерларга теләктәшлек белдерүче итеп сүрәтли. Әсәр 1939 елда беренче тапкыр Шириаздан Сарымсаков тырышлыгы белән Татар дәүләт академия театрында күрсәтелә.
04.12.2019
"Sempre vivo - 2019" фестивале дипомантларын котлыйбыз!
Поздравляем учащихся Арской детской школы искусств, занявших достойные места в Открытом Всероссийском фестивале "Sempre vivo - 2019" в г.Казань.
03.12.2019
Алар - яңа буын талантлары
Арча сәнгать мәктәбе укучылары "Яңа буын талантлары" Бөтенроссия музыка сәнгате фестивалендә катнашып, уңышларга ирешеп кайттылар.
01.12.2019
Арча педагогика көллиятендә фән көне узды
Биредә Казан федераль университетыннан фәнни десант килеп, көллият студентларына, 12 яшьтән өлкән мәктәп укучыларына үзләренең җыр-моңга, биюгә сәләтле икәнлекләрен генә күрсәтеп калмыйча, яшь фән эшлеклеләре кызыклы фәнни темаларга, фән дөньясындагы уңышлар һәм төрле күренешләр турында лекцияләр укыды.
29.11.2019
Үрнәк авыл җирлегендә үзара салым акчасына эшләнгән эшләр күз алдында
Бу атнада үзара салым акчасы җыю буенча Үрнәк авыл җирлегендә референдум узачак. Моңа кадәр җирлектә яшәүче халык әлеге мәсьәләгә битараф калмыйча, бердәм булып катнаша, үзара салым акчасын да үзебез өчен дип җыя торган иде, быел да шулай булыр дип өметләнә җитәкчелек.
28.11.2019
Арча районы комбайнчылары республика конкурсында җиңде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче профессиясен дәрәҗәсен күтәрү һәм популярлаштыру, урып-җыю техникасын югары эффектлы итеп эшләтү максатыннан югары күрсәткечләргә ирешкән комбайн экипаҗларына Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының “Иң яхшы комбайнчысы” дигән республика конкурсы игълан иткән иде. Әлеге премияне алу өчен хуҗалыкларның барлык комбайнчылары да көрәштеләр.
28.11.2019
Өчиле Гыйләҗ
Бу мәкаләдә сүз Ибраһимов Гыйләҗетдин Ибраһим улы турында бара. Ул 1891 елда районыбызның Өчиле авылында туган.
27.11.2019
“Ашыт” гел алда
Узган шимбәдәге киңәшмәдә район хуҗалыкларының терлекчелектәге 10 айлык эшенә йомгак ясадылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды. “Ашыт” ширкәте, гадәттәгечә, призлы урында, сентябрьдә икенче булса, октябрьдә беренче урынга чыккан. “Тукай” ширкәте – икенче, “Курса МТСы” өченче урында.
26.11.2019
”Ястребы” хоккей командасының зур җиңүе
2009 нчы елгы яшүсмерләрдән торган «Ястребы» хоккей командасы җанатарларын янәдән шаккатырды.
25.11.2019
Ватандаш
Беркөн Наласада булып кайттым. Гаҗәеп кеше белән таныштым. Ишетеп белә идем, тик моңарчы аралашырга насыйп булмады. Кызыксындырдыммы? Махсус исемен башта язмадым. Үзбәкстан якларында туып-үсеп, Наласага кайтып төпләнгән һәм 35 ел эчендә үз кешегә әверелгән Хурсамбек Собиров турында сүз бара.
24.11.2019
“Аралашып яшәргә кирәк”
Арчада Саха Якутиядән Вилюйск улусы (районы) башлыгы Сергей Винокуров җитәкчелегендә рәсми визит белән сигез кешедән торган делегация булып китте. Араларында муниципаль берәмлекләр башлыклары, укытучылар да бар иде.
23.11.2019
Эшлекле сөйләшү
Күптән түгел эшмәкәрләр “АСПК” җәмгыяте кызыл почмагына җыелып, проблемалар турында сөйләштеләр. Бу юлы район эшмәкәрләре советы утырышы булды.
Район хакимияте бинасында түгәрәк өстәл артында район башлыгы Илшат Нуриев катнашында үтте ул. Анда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил Венера Камалова катнашты. Утырышны район эшмәкәрләренең совет рәисе Назим Сибагатов алып барды. Совет әгъзалары эшмәкәрлек эшен алга таба тагын да җәелдерү, проблемаларны хәл итү юлларын карадылар. Венера Камалова эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча үзләренең вәкаләтләре турында сөйләде.
22.11.2019
Хәтимә апага 90 яшь тулды
Иске Ашытта яшәүче Хәтимә Мөхәммәтҗанованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин килде, шулай ук юбилярга бүләкләр, район башлыгының һәм РФ Президентының котлау хатын тапшырдылар.
21.11.2019
Мөндеш балалар бакчасында сабыйлар милли рухта тәрбияләнә
Мөндеш балалар бакчасында кечкенә генә милли почмак-музей эшләп килә. Анда халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләреннән: бала бишеге, читек, чүәк, татар түбәтәе, чигүле калфаклар, самавыр, кулдан сугылган, чигелгән сөлгеләр, милли бизәкләребездән торган альбомнар, hәр төркем өчен туган якны өйрәнү әсбаплары, милли рухта сугарылган өстәл уеннары hәм башка бик күп әйберләр тупланган. Балалар бакчасына йөрүче балаларның әни-әтиләре, дәү әни, дәү әтиләре ярдәме белән оешкан әлеге хәзинәне балалар гына түгел, әни-әтиләр, килгән кунаклар да карамый китми.
20.11.2019
"Этномириада" фестивале - Арчаның яшь талантларының юл башы
Арча сәнгать мәктәбе укучылары Казанда адицион мәдәни һәм халык сәнгать иҗаты “Этномириада” конкурс фестивалендә катнашып, уңышларга ирешеп кайтты.
19.11.2019
Ташкичү мәктәбе 90 еллыгын бәйрәм итте
Ташкичү авылы тарихы татар халкының бөек шәхесләре Шиһабетдин Мәрҗани, Мәхмүт Галәү исемнәре белән бәйле. Бу шәхесләр татар халкын, мөселманнарны агарту, белемле итү өчен армый-талмый хезмәт иткәннәр. Беренче белемне шушы авыл мәчете каршында оешкан мәдрәсәдә алганнар, Ш.Мәрҗани шушы мәдәсәдә 17 яшеннән мөгаллимлек иткән. Бүгенге мәктәп тарихы шушы мәдрәсә тарихына барып тоташа.
18.11.2019
Арчаларны әтнәләр елаткан
Шундый манзараны күз алдына китерегез әле: спектакль тәмамланды, бер мизгел тынлык... Аннан сирәк һәм акрын гына башланган кул чабулар, көчле алкышларга әверелә.
Сәхнәдәгеләрнең инде пәрдә ябасы бар, ә тамашачы баскан килеш алкышлавын дәвам итә, туктарга уйламый да. Ул ярым шок хәлендә, спектакльдән алган тәэ- сирләрдән аңына килә алмый, үзенең кайда икәнен дә абайламый басып тора. Мәдәният йортыннан чыгып көзге салкын саф һаваны күкрәк киереп сулаганнан соң гына бу дөньяга кире кайта башлыйсың...
17.11.2019
Арчалар Израильдә тәҗрибә уртаклашты
Билгеле булганча, бөтен дөньяда олы яшьтәге кешеләр саны арта, медик һәм соөциаль технологияләр үсү белән гомер озынлыгы да арту күзәтелә. Безнең бурычыбыз - гражданнарыбызның лаеклы картлыгын тәэмин итү. Шул сәбәпле, актив гомер озынлыгын арттыру һәм озак вакытлы карауны тиешле дәрәҗәдә оештыру технологияләре куллану мөхимлеге туа.
16.11.2019
Иске Ашытта яшәүче Рәйсә апага 90 яшь тулды
Иске Ашытта яшәүче Рәйсә Сабированы гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова килде.
Рәйсә апаны язмыш балачагыннан сыный башлый, тик ул һәр сынауны нәфис иңнәрендә күтәрергә көч табып, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән бирешми алга атлый. Бүгенге 90 яшьлек юбилеен үз аякларында, балалары кочагында каршы алуы әнә шул сабырлыгына, түземлелегенә бирелгән бүләк аның.
15.11.2019
"Ак калфак"лылар Гөберчәк китапханәсендә очрашты
Гөберчәк авыл китапханәсендә “Ак калфак”лылар кабат очрашты. 2019-Татарстанда «Эшче һөнәрләр елы» диеп игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә «Татар халык ашлары-табын күрке”исемле кичә үткәрелде.
Максаты :татар халкының милли ризыклары белән таныштырып, аларның төрләрен билгеләп, татар халык ашлары аша тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга карата ихтирам хисе тәрбияләү.
14.11.2019
Наласаны таныткан кеше
Миңа Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев, Фәйзи Галиев, Әдһәм Сәмигуллин, Мансур Касыймов, Рәиф Әхмәтшин кебек легендар колхоз рәисләре белән бер чорда эшләү насыйп булды. Аларның һәркайсы турында матур хатирәләр саклана, кайберләре инде исән дә түгел, урыннары җәнәттә булсын.
13.11.2019
Утар Аты мәктәбе укучылары якташ язучы һәм журналисты белән очрашты
Бүген Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбендә уздырылган җылы очрашу нәкъ менә шушы сүзләр белән башланып китте һәм төп тема булып сызылып барды. Ә зур мәгънәгә ия булган бу юллар якташ язучыбыз Рәис Сафинның “Җилләр исә” шигыреннән.
12.11.2019
Хезмәтегезгә тугрылыклы булыгыз
Арча мәдәният йортында Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара үткәрелде.
Арча мәдәният йортында Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара үткәрелде. Бәйрәмчә киемнән полиция хезмәткәрләрен танырлык та түгел, барысы да матурлар. Авыр, һәр мизгеле игътибар таләп итә торган көндәлек тормыштан ярты гына көнгә булса да аерылып торып, бәйрәм итә алар. Ярты көнгә диюем шуңа, иртәнге якта бәйрәм чарасында катнашкан ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре төштән соң юлга тәртип сагына чыккан иде инде.
11.11.2019
Үзе бер ул Нияз!
Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Роберт Һидиятуллин белән сөйләшәбез. Ул безгә болай диде:
– Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче Нияз Шаһиев бүген төшке ашка кадәр генә өйдә була, аннан соң Казанга барам, диде.
10.11.2019
Сәхнә теле остасы
Гаптрәүф Салих улы Нуриев бүгенге көндә татар әдәби телебезнең сафлыгы сагында торучы, ил күләмендә әйдәп баручы остаз.
Гаптрәүф Салих улы Нуриев 1951 елның 10 гыйнварында Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. 1970 елда Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Яңа Кишет сигезьеллык мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. 1971-1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Гаптрәүф Нуриев 1973 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кереп, бик яхшы билгеләренә тәмамлый
09.11.2019
Арчалар ярминкәдә Казанны гөрләтте
Арча районы ярминкәсен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров карады һәм югары бәя бирделәр. Аларны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
08.11.2019
Казанбашта Рәфкать Низамиевның шигырьләр җыентыгын тәкъдир иттеләр
Быел авылдашыбыз, үзешчән шагыйрь Рәфкать абый Низамиев үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Шушы матур юбилейга аның якын туганнары үз көчләре белән “Рәхмәтлемен язмышыма” исемле икенче җыентыгын бастырып бүләк иттеләр, аңа сюрприз ясадылар. Мондый истәлекле ваыйгалардан без дә читтә кала алмадык.
07.11.2019
Арча көрәшчеләре алдынгы урыннарда
2 нче ноябрь көнне Биектау спорткомплексында көрәш буенча 2001-2003 нче елгы егетләр арасында турнир булып узды. Әлеге турнир данлыклы көрәшче, унөч тапкыр ТР чемпионы, сигез тапкыр РФ чемпионы, атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә үткәрелде.
Әлеге ярышта тренер Зарипов Ф.В. җитәкчелегендәге Арча районы җыелма командасы да катнашты. Арча педагогия көллиятеннән Мубаракшин Инсаф 1 нче урын, Салахутдинов Рәсим 3 нче урын алды.
06.11.2019
Якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 6 ноябрь көнне, якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның туган көне!
Хөрмәтле Ильшат Габдельфартович! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә.
05.11.2019
"Казан арты" музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күргәзмә ачылды
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күргәзмә ачылды.
Анда 1992 елда кабул ителгән Республиканың Төп законы белән танышырга, Татарстан Республикасының уңышлары турында мәгълүматлар алырга мөмкин.
04.11.2019
Якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовнаны (Гөлназ Шәйхи) туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 4 ноябрь көнне, якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовна (Гөлназ Шәйхи) туган көне!
Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр,яңадан-яңа иҗади уңышлар тели!
03.11.2019
Арча районында авылда эшләсәң фатир бирәләр
1 ноябрьдә Наласа авылында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән биш йортны тапшыру тантанасы булды.
Тантанада район хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, әлеге йортларны төзегән “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, “Кырлай” ширкәте җитәкчесе Марат Кәримов, “Игенче” ширкәте җитәкчесе Марат Вахитов катнашты.
02.11.2019
Аңа бары тик 70
40 елдан артык гомерен Арча педагогика көллиятендә музыка белеме бирүгә багышлаган мөгаллим, ярты гасырдан артык иңнәрендә иҗат йөген күтәреп йөрүче музыкант, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Гасыймовның 70 еллык гомер бәйрәме Арча Мәдәният йортының 47нче иҗат сезонын ачып җибәрде.
01.11.2019
Кышкар авылы клубы республика конкурсында җиңде
Кышкар авылы клубы “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл Мәдәният йорты” республика конкурсының “200дән 300 кешегә кадәр торак пунктының авыл клубы, авыл Мәдәният йорты” номинациясендә 3 урын алды.
01.11.2019
Хатирәләр саклаучы нигез
Авылыбыз йортларының кайберләрендә кичләрен ут янмый. Ни өчен дисезме? Җавабы бик гади: нигездә яши торган кешеләре калмау. Ләкин иртә яздан кара көзгә кадәр туган нигез җылысын саклаучы, тәрәзә төпләрендә гөл үстереп, йорт-җирне тәртиптә тотучылар да бар. Шуларның берсе – Мөнзилә апа Саматова. Ул улы, килене, оныклары белән Арча шәһәрендә яшәсә дә, авылдагы туган нигезен онытмый.
31.10.2019
Казан арты" музееның туган телне саклау юнәлешендәге эшчәнлеге
Районыбызда алтмышлап мәгърифәтче, җитмештән артык профессионал һәм илледән артык танылып килүче язучылар, йөздән артык сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә тырышып хезмәт куючы хөрмәткә лаеклы бик күп шәхесләребезне беләбез һәм без алар белән горурланабыз, алар турында мәгълүматлар туплау эшен дәвам итәбез.
30.10.2019
Яңа Кенәрдә актив яшьләр яши
Яңа Кенәр урта мәктәбендә район Иҗтимагый советының күчмә утырышы узды. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов алып барды. Район җитәкчеләре белән берлектә, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф, яшьләр берләшмәләре, оешма, берләшмә җитәкчеләре катнашындагы утырышта районда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру темасы алга куелды.
29.10.2019
Казанбаш мәктәбенә язучылар кайтты
29 нчы октябрь көнне Гәүһәр Хәсәнова һәм Вакыйф Нуриев Казанбаш мәктәбенә очрашуга кайттылар. Укучылар белән очрашу вакытында алар үзләренең иҗади эшчәнлекләре, алдагы көнгә планнары белән таныштырдылар.
28.10.2019
Апаз мәктәбендә очрашу узды
2019 нчы елның 26 нчы октябрендә Арча районы Апаз урта мәктәбендә мәгънәле, тирән фикерләргә бай, эчтәлекле һәм киң кырлы очрашу булды.
Очрашуда авылыбызның игелекле улы, иң зыялы, күренекле шәхесләребезнең берсе Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин, “Татарстан яшьләре” газетасы баш мөхәррире Атлас Хәмидулла улы Гафиятов, “Ватаным Татарстан”газетасы баш мөхәррире урынбасары Габделбәр Газиз улы Ризванов һәм мәктәп белән тыгыз элемтәдә торучы “Ватан” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Готыф улы Әхмәтовлар катнашты.
27.10.2019
Райондашларыбыз Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
21-23 нче октябрьдә балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре өчен «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узды.
26.10.2019
Эшләгән кешегә ярдәм бар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин янында кеше өзелеп тормый. Теге-яки бу программаларда катнашу өчен документлар китерәләр, киңәшләр сорыйлар. Ул һәрберсенә җентекләп аңлата, тегеләй-болай эшләп карагыз, дип киңәшләрен бирә.
25.10.2019
Бер елга ике китабы дөнья күрде
Якташыбыз, Марсель Шәрәповның тәүге “Әткәй тальяны” дип исемләнгән китабы гыйнвар аенда дөнья күргән иде, инде менә октябрьдә “Бәхет юллыйм” дигән укучыларына барып җитте.
24.10.2019
Әрнәш кызы Зөләйха
Татар профессиональ театрының формалашу тарихы төрле шәһәрләрдәге иң яхшы һәвәскәрләрне бергә туплау рәвешендә оешкан “Сәйяр” труппасы белән бәйле. “Сәйяр” ул һәр яңа әсәрне беренчеләрдән булып сәхнәгә күтәргән, төрле яклардагы табигый талантларны үзенә тарта барган, үз чоры таләпләре яктылыгында спектакльләр иҗат итеп, ил күләмендә тамашачының олы мәхәббәтен казанган труппа. Ул күчмә коллектив буларак оеша, 1908 елда бу труппага “Сәйяр” исемен “күчеп йөрүче йолдыз” мәгънәсендә Габдулла Кариевка дусты Габдулла Тукай тәкъдим иткән.
23.10.2019
Кубок Кушлавычта
Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә терлекчелектә сентябрь аена йомгак ясадылар. Беренче урынга “Тукай” хуҗалыгы чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин хуҗалык җитәкчесе Илнар Гайнетдиновка күчмә кубок тапшырды.
22.10.2019
Иске Кишеттә гореф-гадәтләрне саклап яшиләр
Әлбә пешерү буенча Илһамия безгә мастер-класс күрсәтте.Ул бу йортка 1987 нче елда килен булып төшә.Кайнанасы Фәгыйлә апа бу эшнең чын остасы була һәм килененә дә өйрәтә.Алар икесе бергәләп әлбәне бик күп кешеләргә пешереп бирәләр.
21.10.2019
Үсеш биредән башлана
“Үсеш ноктасы” программасы Арчаның 7нче номерлы (Айван авылында), Иске Чүриле, Лесхоз һәм Яңа Кенәр мәктәпләрендә эшчәнлеген башлап җибәрде. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, район хатын-кызлар комиссиясе рәисе Альмира Гатауллина һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Ситдыйкова мәктәпләрдәге түгәрәкләрнең эшчәнлеген карап йөрде.
20.10.2019
Шәрыкъ бистәсе талантларга бай
Арчаның бишенче гимназиясендә “Татар халкының милли җәүһәрләре” дигән кичә булды. Аны “Шәрыкъ” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе (җитәкчесе Ринат Сафин) гимназия коллективы белән берлектә оештырды. Максаты – үзидарә территориясендәге талантларны барлау, аларны халык каршына чыгару, укучылар алдында үрнәк итеп күрсәтү, осталык классларында башкаларны да кул эшләренә өйрәтү һәм башкалар.
19.10.2019
Арчада яңа завод: табигый продукт кына җитештерелә
“Арча нефть продуктлары” җәмгыяте янында яңа бер оешма “Арча сыр ясау заводы” ширкәте (ООО “АСЗ”) барлыкка килде. Бу хакта белүчеләргә караганда белмәүчеләр күбрәк, әлбәттә. Колакка чалынган булса да, ул хакта әле безгә дә тулы мәгълүмат килеп ирешмәгән иде. Ачыклык кертү һәм халыкка җиткерү максатыннан “Арча сыр ясау заводы” җитәкчесе Илһам Сабировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Ни белән шөгыльләнә, дип сорау дөрес булмас, чөнки анысы заводның исеменнән үк күренә. Шунысы кызык, заводта нинди сырлар җитештерелә?
18.10.2019
Бүген якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне!
Бүген, 18 октябрь көнне якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән тәбрикли!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын.
17.10.2019
Алма агачыннан ерак төшми
Алма агачыннан ерак төшми, дигән халык мәкале бар. Кәчедән Илгизәр Бариев белән танышканнан соң шуны искә төшердем. Аның әнисе Хәмсәнә апаны яхшы беләм. Искиткеч кеше ул: кече күнелле, ачык йөзле, ярдәм итәргә әзер торган, һәр яктан булган... Аңа хас сыйфатларны санап кына бетереп булмый. Хәмсәнә апа һәркемгә үрнәк булырлык балалар да үстергән. Нинди эшкә алынмасыннар, барысын да булдыра алар. Илгизәр Бариев төзелеш белән бәйле булган бөтен эшләрне башкара: өйдәге бөтен мебельне үзе ясаган, челтәрле калайлар, кайка-коймалар, калайга чокып эшләнгән күләмле фигуралар... Өендә тимерчелеге, бөтен столяр инструментлары белән столяр цехына кадәр бар. Буш вакыты булдымы, шунда йөрәгенә ял таба Илгизәр. Ясаган әйберләрен дусларына, туганнарына, танышларына бүләк итә.
16.10.2019
Илшат яшь комбайнчылар конкурсы җиңүчесе!
14 октябрьдә Илшатны район башлыгы Илшат Нуриев та тәбрикләде, Рәхмәт хаты тапшырды, килчәктә уңышлар теләде.
Илшат Өтнә авылыннан, хәзерге вакытта Үрнәктәге көллияттә дүртенче курста укый. “Бишенче сыйныфта укыганда ук әти белән комбайн ярдәмчесе булып эшли идем инде, – ди ул. – Быел менә үзем өлкән комбайнчы булдым”.
15.10.2019
Бүген якташыбыз Мөхетдинов Рамил Рафис улының туган көне!
Бүген якташыбыз, Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениясе җитәкчесе, Мөхетдинов Рамил Рафис улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
14.10.2019
Арча сәнгать мәктәбе укытучыларын котлыйбыз!
Арча сәнгать мәктәбенең “Ятаган” фольклор-инструменталь ансамбле (җитәкчесе А.С. Гайнетдинов) һәм “Агачны кисеп ясау” бүлеге укытучысы Нияз Миңнемуллин Чабаксар шәһәрендә узган “Семицветик” IV Төбәкара милли мәдәният фестивалендә катнашып лауреат дәрәҗәсен яулап кайтты.
14.10.2019
“Кирәмәт”ле Сәрдәбаш
Авыллар... Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урыннар. Cәрдәбаш авылы да гөсләчеләре, гүзәл табигате, чишмәләре, эш сөючән халкы белән дан тоткан авыл. Керәшен авылы булса да, монда татарлар да бик күп яши. Аларның бер – берсе белән шулкадәр дус, тату яшәүләренә сокланырлык. Сәрдәбашта бөтен бәйрәмнәр дә бергә үткәрелә. Алар дини йолаларны , гореф – гадәтләрне саклап килә белә.
14.10.2019
Арчаның көрәшче егетләре ярыштан уңышлар белән кайтты
12 нче октябрь көнне Балтачта яшүсмерләр арасында Галимуллин Рафил Шафигулла улы истәлегенә багышланган көрәш ярышлары булып узды.
Биредә Мамадыш, Әтнэ, Теләче, Кукмара, Саба, Биектау, Арча һәм Балтач районнарыннан 161 яшүсмер бил алышты. Ярышлар 11 үлчәү категориясендә узды. Тренерлар Зарипов Ф.В., Саляхов М.Р., Фазылҗанов И.М. җитәкчелегендәге Арча районы командасы уңышлы чыгыш ясады. Арча педагогия көллиятеннән Мөбәракшин Инсаф 2 нче урында калды. Ашитбаш мәктәбеннән Файзрахманов Райнур һәм Арча педагогия көллиятеннән Нурисламов Раниф 3 нче урынга лаек булдылар. Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбеннән Хадиев Марат, Арча педагогия көллиятеннән Тазетдинов Динарис 4 нче урында калдылар. Егетләрне котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
13.10.2019
Киңәшле эш таркалмас
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә хуҗалык җитәкчеләре белән уздырылган семинарда сүз кукурузны сыйфатлы итеп силоска салу, азыкларны анализга биреп дөрес рацион төзү, баланслап ашату турында барды.
Колхозлар заманында кукурузны кырауларга кадәр урып бетерү таләбе куела иде. Хәзер чәкәне өлгергәч салынган силос тулы кыйммәтле азык булып санала. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә шулай эшлиләр дә. Кукурузның күпмедер өлешен суктырып сыттырылган азык та әзерләячәкләр. Монысын терлекләр аеруча яратып ашый, файдасы да зур, диләр.
12.10.2019
Мәхәббәт нишләттең син мине?
Кеше белән еш аралашкач, төрлесен ишетергә туры килә. Сүзебез гаилә турында булыр. Гаиләне ничек саклап калырга? Чөнки аерылышучылар күп.
Район үзәк китапханәсендә булып узган “Бәхетләре булсын гомерлек” кичәсен нәкъ менә шул темага багышлап үткәрделәр. Өйләнешәсе яшь парларны, 44 ел бергә гомер иткән Рәмзия һәм Альберт Хәмидуллиннарны чакырганнар. ЗАГС, хатын-кызлар советы, “Ак калфак” җәмгыятеннән дә вәкилләр, педагог-психолог та бар иде.
10.10.2019
Арчада зона киңәшмәсе булды
Арчада булып үткән зона киңәшмәсендә 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль--икътисади үсеш фаразын һәм Татарстан Республикасының 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 еллардагы бюджет проектын тикшерделәр. 16 районнан икътисад буенча башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, финанс органнары җитәкчеләре килде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
09.10.2019
“Кәмит-Җәвит”тә арчаларны карарга онытмагыз
12 октябрь көнне кичке 6да “Кәмит-Җәвит” тапшыруы “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары катнашында булачак. Карарга онытмагыз, кызык булачак. Оныткан очракта да борчылмагыз, 26 октябрь көнне аны кабатлап күрсәтәчәкләр. Дөрес, хоккей яки башка төрле спорт чарасы булмаса.
09.10.2019
Тәкъдиреңдә каләм язылган булса...
Казанбаштан Рәфкать ага Низамиевны күптәннән беләм. Арчага менгәндә сирәк булса да редакциягә дә сугыла ул. “Шигырьләремне бер укып чыкмассыз микән?” – ди акрын гына тавыш белән уңайсызланып кына күзгә карап. Рәфкать абыйга юк дияргә тел әйләнми. Аннан ошый миңа аның шигырьләре. Аларның һәр юлыннан, иҗегеннән хисләр ташып тора.
Шушы көннәрдә үзешчән шагыйрь, шигырьләр җыентыгы авторы Рәфкать Низамиев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан без очрашып сөйләшү максаты белән Казанбашка юл тоттык. Юбиляр безне капка төбендә үк каршы алды. Янында шигьри җанлы якташы, иҗатташ дусты дисәң дә буладыр, Фәнис Тимашев та бар иде.
08.10.2019
Канатланып кайттык
Кеше гомеренең бик күп вакыты эштә, үзе сайлаган һөнәрен башкарып сизелми дә үтеп китә. Ни арада картлык җитә?! 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан безне дә Казанбаш мәктәбенә кунакка дәшеп алдылар. Синең белән бергә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләрең белән күрешү, очрашу бик рәхәт, күңелле мизгел.
08.10.2019
“Әби-бабаларыбызны сөендерү – безнең төп бурыч”
Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булган, анда тәрбияләнүчеләрнең үзеңә төбәлгән моңсу күзләрен күргән саен күңелем әллә нишләп китә. Юк, яшәү шартлары начар түгел анда, киресенчә, бик яхшы. Ныклап төзекләндерелгән, бөтен шартлар тудырылган. Бүлмәләргә керсәң, якты, чиста, җылы. Карау да әйбәт, туклану да. Кайчан килмә, анда яшәүчеләр ни беләндер мәшгуль. Кемдер бәйли, чигә, икенчесе телевизор карый, өченчесе китап укый... Бер почмакта кул эшләреннән күргәзмә ясап куелган.
07.10.2019
Алмаз - Европа чемпионы! Котлыйбыз!
Арча егете Алмаз Закиров якшәмбе көнне төнлә генә Санкт--Петербургтан Арчага кайтты. Рәсемдә тренеры Газинур Борханов белән.
06.10.2019
Ашытбашта семинар
4 октябрьдә “Ашытбаш” хуҗалыгы базасында техниканы кышкы саклауга куюга багышланган семинар булды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, баш инженерлар катнашты.
05.10.2019
Марсель абый дибез, сәгатьне уйлап
“Марсель абыйны сагынып килдем, аның кебек кеше Татарстанда бер генә”, – диде танышы.
“Кул сәгатен күрсәтеп алырмын дигән идем, Марсель абый эшләми икән инде”, – диде бер танышым. “Алай икән, – дим. – Урам буйлап җай гына килгәнен күрә идем, соңгы вакытта күренгәне юк шул”.
04.10.2019
Ярминкә була
5 октябрьдә Өлкәннәр көне ункөнлеге уңаеннан Галактионов урамында (“Эссен” кибете каршында) ярминкә була. Ярминкәдә районның барлык авыл хуҗалыгы, крестьян-фермер хуҗалыклары катнаша. Рәхим итегез.
03.10.2019
“Татар халкының баһадир улы”
Минтимер Шәймиев Мирбат абый турында: “Мирбат Бәдриевичны мин татар халкының, Татарстанның баһадир кешесе дияр идем. Шул кадәр зур хезмәтләр башкарып та, Мирбат кебек тыйнак була белү бик кыен. Эшем белән даным чыксын, халыкның көнкүреше яхшы булсын дип яшәве үзе бер хисап”, – дигән.
2 октябрьдә ТАССРның 100 еллыгы, районыбыз оешуга 90 ел тулу уңаеннан, “Шәхесләрдә – Арча тарихы” проекты буенча “Казан арты” тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында Мирбат Хәстиевка багышланган күргәзмә ачылды.
02.10.2019
Кәгазьдән күлмәк
Район үзәк китапханәсенә килеп керүгә күзләр матур бер күлмәккә төшә. Газетадан ясалган затлы күлмәк ул. Кем ясады икән бу күлмәкне дигән сорау туа күңелдә. Биредә эшләүче китапханәче Илсөяр Яхина иҗаты булып чыкты ул. "Быел театр елы бит, -- диде Илсөяр. -- Шул уңайдан макулатура кәгазен файдалы эшкә җиктем..." Чыннан да, күлмәккә хозурланып карап торасың. Ул ничектер, үткәннәрне, тарихны, бай кызлары кигән күлмәкне хәтерләтә...
01.10.2019
Халыкара өлкәннәр көне белән!
Чын күңелемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Сез безне сабыр гына, аңлап һәм яратып шәфкатьле, хезмәт сөючән булырга, туган ягыбыз һәм гаиләбезгә тугрылыклы калырга, бервакытта да яхшылыкка өметне югалтмаска өйрәтәсез. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, шундый актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә сокланабыз.
30.09.2019
Бүләк алып кайттылар
“Милләтләр кроссы”на җыелгач, район башлыгы Илшат Нуриев Актанышта булып узган “Авыл яшьләре” спорт уеннарында уңышлы чыгыш ясаган егетләрне һәм хатын-кызларны да котлады. 43 кешелек Арча командасы республиканың 43 район командалары арасында 5нче урынны алып, 50 мең сумлык сертификат белән кайттылар.
29.09.2019
Көздән тырышсаң, язын җиңелрәк булыр
26 сентябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев җир эшкәртүдә яхшы эшләгәннәре өчен “Курса МТСы” ширкәтеннән Мансур Хуҗиәхмәтовка, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Рафаэль Җәләлиевкә, “Казанка” хуҗалыгыннан Илгизәр Сираҗиевка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
28.09.2019
Гостехнадзор ветеранын котладылар
26 сентябрьдә Арча районы буенча ТР Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе Габделхак Касыймов Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов исеменнән Гостехнадзор хезмәте ветераны Рафис Нигмәтҗановны якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән котлады.
27.09.2019
Наласа мәктәбендә
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында Наласа мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Атлап баручы автобус” дигән акция үткәрелде. Укучылар мәктәпкә бару, кайту юлында көн саен очрый торган юл билгеләрен искә төшерделәр, юл билгеләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. ЮХИДИ бүлекчәненең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова балаларга юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен аңлатты, “Бел, исеңдә тот, үтә” дигән эшче дәфтәрләр тапшырды.
26.09.2019
“Автосессия-2019” бәйгесе үтте
Арчада “Автосессия-2019” дигән исем астында машина йөртүче студентлар арасында бәйге оештырылды. Ул ике этапта үтте. Башта студентларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде, аннан инде машинада фигуралы йөрү буенча ярыш булды. Призлы урыннарны Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентлары яулады. Беренче урында Артур Весенев, икенче – Ранис Газизов, өченче – Рүзәл Нәҗмиев. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
25.09.2019
“Күңел булмак – бер калҗа, хәтер калмак – бер калҗа”
“Безнең ишек алдына төшеп карасагыз, бер чүп таба алмыйсыз. Тирә-юнь чәчәккә күмелде. Әнәс Гарипов исемле күршебез тырышлыгы ул. Аның турында язып чыгыгыз әле”
24.09.2019
Алмаз Закиров – чемпион!
20-22 сентябрьдә Менделеевск шәһәрендә таэквон-до буенча Идел буе Федераль округы чемптонаты булып узды. Анда 2002 елгы һәм өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар, ир-егетләр катнашты. “Арча” спорт мәктәбеннән Алмаз Закиров (тренеры Г.Борһанов) беренче урынны яулады. Ул хәзер Идел буе Федераль округының икенче тапкыр чемпионы булды. Котлыйбыз.
23.09.2019
“Уйный-уйный өйрәнәбез”
Заманча технологияләр балаларның кызыксынуын, танып-белү сәләтләрен үстерә, алган хис-кичерешләр сабыйлар күңелендә озак вакытка саклана.
22.09.2019
И, язмыш...
Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә әти-әнисенең туган җирләрен, туганнарын, үзенең дә балачак елларын сагынып кайткан Зәйтүнә апа килде. Ул Сахалин өлкәсенең Оха шәһәрендә улы һәм кызы, оныклары белән яши икән.
21.09.2019
Геройлар – безнең горурлык
20 сентябрьдә Арча педагогика көллиятендә якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдиновның “Гомерем мизгелләре” дигән китабын тәкъдир итү булды.
20.09.2019
Якташыбызны котлыйбыз
“Арча хәбәрләре” район газетасы журналисты Гөлсинә Зәкиева озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
19.09.2019
Көрәш нәтиҗәләре (Яңа Кырлайда "Ат көне"ндә)
Яңа Кырлайда үткән "Ат көне" бәйрәмендә көрәшчеләр дә бил алышты. Барысы 118 көрәшче җыелды.
Яңа Кырлайда булып үткән “Ат көне”ндә атчылар гына түгел, көрәшчеләр дә җыелды. Көрәштә республикадан барысы 118 көрәшче катнашты. Рйон көрәш федерациясе рәисе Ринат Алиев көрәшне игълан итеп матур итеп башлап җибәрде.
18.09.2019
Якташыбыз Гариф Ахуновның тууына 94 ел
Танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов) 1925 елның 18 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Өчиле авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче коммунист-активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крестьяннар арасында зур оештыру эшләре алып барган өчен 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре тәрбияләп үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, Гарифҗан 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле укуын өзәргә мәҗбур булып, колхозда зшли, 1946 елда гына яңадан училищедагы укуын дәвам иттерә. 1947—1952 елларда ул В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәмәдәбияты бүлегендә укый. Аның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә шушы студентлык елларына туры килә. 1951 елда «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән актив катнаша.
17.09.2019
“Тукай юлы буйлап” җәяүле сәяхәт
13 нче сентябрь көнне районыбызның 4 мәктәбеннән җыелган укучылар төркеме зур көч булып берләшеп, “Тукай юлы – Путь Тукая” дип исемләнгән җәяүле сәяхәткә барды.
16.09.2019
Арчаларның тормыш кодексы: 21 гасырның 21 кагыйдәсе
Үзәк урамнан кайтканда плакатларга һәм алардагы язмаларга игътибар иткәнегез бармы? Булмаса, бүген үк күз салыгыз әле. Алдан бу хакта белсәм дә, шул язуларны укымыйча киткәнем юк. Үзеннән үзе күз шуларга төшә. “Әти-әниеңне хөрмәт ит! Туган нигезенә эзне суытма!”, “Олыларга хөрмәт, кечеләргә шәфкать кыл!” һәм башкалар. Плакатларга ике яклатып язылган. Нәрсә икән бу, диярсез. Бу “Арчаларның тормыш кодексы”. Ягъни, кагыйдәләре.
15.09.2019
Чишмәләр – табигать могҗизасы
Ташкичү чишмәләре турындагы язманы ничек башлыйм икән дип утырганда бер газета укучыбыз килеп керде.
– Матур итеп эшләнгән чишмәләр турында язып торасыз, аларның бөтенләй кеше яшәми торган урыннардагылары да бар, – диде ул. – Мин үтеп барышлый гына Кәдрәк авылына кереп чыккан идем. Чишмәләре шаккатарлык хәлдә, юлы да начар, суы да тамчылап кына ага, шуны рәтләтергә булышмассызмы икән?
14.09.2019
Гөлназ "Татар кызы" республика бәйгесендә катнашты
12 сентябрьдә Арча Үзәк балалар китапханәсендә эшләүче Гөлназ Рамил кызы Шакирҗанова "Татар кызы-2019" республика конкурсында катнашып, "Иң зирәк кыз" номинациясендә җиңүче булды. Афәрин, Гөлназ!
13.09.2019
Ул балаларны ярата
Орнашбаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Чаллы шәһәре янындагы Күзкәй авылында яшәп иҗат итүче Флера Мәрданова яңа чыккан “Әкиятләр” китабын музеебзның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә тапшырды. Төрле тәрбияви темаларга язылган әкиятләргә төсле рәсемнәр ясалып, матур итеп бизәлеп чыгарылган бу китап һәр баланы кызыктырырлык. Аны кулына алган һәр бала ахырынача укып чыкмыйча түзә алмас.
12.09.2019
Арча районында Мөхәммәт Мәһдиев эзләре буйлап автомарафон узды
11 сентябрь көнне “Казан арты” тарих-этнография музее Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90, аның кызы Гәүһәр Хәсәновага 60 яшь тулу уңаеннан “Әтием эзләреннән...” исеме астында әдәби автомарафон оештырды.
11.09.2019
Якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиевны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиеваның туган көне — 60 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
10.09.2019
Ашытбашта шахмат ярышы узды
Уку елы башлануга, Ашытбаш мәктәбе базасындагы шашка-шахмат дөньясы да үз ишекләрен ачты. Биредә берьюлы шахмат уйнау сеансы узды. Балаларның белемен күтәрү максатыннан, уку-укыту методик чарасы буларак оештырылган уеннарга Арча гына түгел, Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнарыннан да килгәннәр. Ашытбаш ярышларының данын күрше-тирә район укучылары яхшы белә, шунлыктан, ярышларга килергә ашкынып тора алар.
09.09.2019
Әтисенең эшен дәвам итә
Татар әдәбиятының матур үрнәкләрен русча укучыларга җиткерү - әдәбиятыбызның мөһим бурычларыннан берсе. Бик күп вакыт, төгәллекне, татар һәм рус телләрен тирәнтен белүне таләп иткән хезмәтне якташыбыз Гәүһәр Хәсәнова яратып башкара, бүгенге талантлы татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүне бик теләп дәвам итә.
08.09.2019
Алдынгыларга-бүләкләр
8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев басуларда игеннәрне урып-җыюның барышы белән таныштылар.
07.09.2019
"Казан арты" музее тернәкләндерү үзәгендә кунакта
6 сентябрь көнне "Казан арты" музее хезмәткәрләре, #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН #МЫВМЕСТЕ#БЕЗБЕРГӘ акциясе кысаларында, “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә кунакта булды. Балалар “Көзге уңыш кәрзине”н бик яратып кабул иттеләр. Аларның йөзендә елмаю чаткыларын күрү безнең өчен зур бәхет иде.
06.09.2019
Арчада үзгәрешләр көтелә
Россиядә быел старт алган илкүләм проектларны тормышка ашыру турында газетабызда бер генә язылмады. Райондашларыбыз өчен әлеге тема ят түгел. “Кешелек капиталы”, “Тормыш өчен уңайлы шартлар” һәм “Икътисади үсеш” юнәлешләре буенча тормышка ашырылучы проект 5 елга исәпләнгән.
05.09.2019
Алдынгы игенчеләр бүләкләнде
Арча шәһәренең “Көнбатыш” сәүдә комплексы җитәкчесе Әгъләм Локманов “Северный” хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Мидхәт Локмановка Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.
Районның Иҗтимагый советы рәисе Ренат Һидиятов җәмәгатьчелек контроле максатында район басуларында булып эш барышы, сыйфат белән кызыксынды.
04.09.2019
“Китаплы халык – тарихлы халык”
Язучылар Арчага еш килә. Тукай атлап йөргән җирләр, ул сулаган һава, күрәсең, аларны үзенә тарта. Күптән түгел генә бер төркем язучы янәдән Арчада булып, китап укучылар белән очрашып китте. Бу көнне Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Китаплы халык – тарихлы халык” дигән бик матур кичә үткәрде.
03.09.2019
Арчаның 1 нче балалар бакчасы чәчәк күргәзмәсендә катнашты
Арчаның 1 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр балаларны кечкенәдән яхшылык, матурлык, әдәплелек үрнәгендә генә түгел, хезмәтне яратырга, киләчәктә һөнәрләр үзләштерергә өндәп, һөнәр кешенең гомерлек юлдашы икәнлеген мисалларда күрсәтеп тә тәрбияли. Әйтик, кул эшләнмәләре сәгатьләрендәге шөгыльләр — шуның ачык мисалы.
02.09.2019
Игелеге булсын, халыкка озак еллар хезмәт итсен
Милли проект кысаларында ныклап төзекләндерелгәннән соң Иске Чүриле авылы мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Бик ямьсезләнгән, төссезләнгән иде инде ул бина. Тышкы яктан гына түгел, эчтән дә.
– Кай урынына ДВП, фанера кадаклап куйганнар, кайбер урынын пленка белән каплаганнар, идәненә басып булмый, аяк төшеп китә. Тәрәзәләр иске, җил өрә. Батареяларга кул тидереп булмый, эссе, ә бинада салкын, җылы тормый, – диде ныклап төзекләндерү эшләре башкарган “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе урынбасары Азат Җәләлетдинов. – Хәзер плитә идән, пластик тәрәзәләр, иркен сәхнә, барлык уңайлыклары тудырылган. Сакларга гына кирәк.
01.09.2019
Носы Әлмәндәре
Гаҗәеп кешеләр бар бу дөньяда. Кайберләренә карап сокланып туя алмыйсың, Күптән түгел шундый кешеләрнең берсе белән Носыда очраштык. “Носы Әлмәндәре” дип атадылар аны. Шушы авылның аксакалы, 89 яшьлек Габделбарый абый Мортазин турында сүз бара монда. Яр буенннан чишмә тапкан ул. Шуны казып, манаралар белән будка ясатып, тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алган. “Габделбарый” чишмәсе дигән язу да куйганнар.