Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арчаның 10 нчы балалар бакчасы балалары Казансу паркына сәяхәт кылды
Шәһәребезнең көннән-көн матураюын барыбыз да белә. Бу матурлыкны күрә һәм кечкенә буынга күрсәтә белү кирәк. Ә иң мөһиме- шушы гүзәллекне төзек итеп саклау. Без, Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре , балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү, аның истәлекле урыннары белән таныштыру өстендә даими эшлибез. Шушы көннәрдә 1 нче номерлы зурлар төркеме балалары белән шәһәребез стадионында һәм Казансу паркында булдык. Бу- нәниләр иң ярата торган ял итү урыны. Балалар әти-әниләре белән дә монда еш киләләр. Тәрбиячеләр Казансу паркы белән таныштырдылар, аның әһәмияте турында сөйләделәр, паркта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар.» Һәммәбез дә җаваплылык хисе тоеп, ял итү урыннарын сакласак, аның территориясен чүп-чар белән пычратмасак кына, парк безне һәрвакыт «шатланып» каршы алыр»,- диделәр. Ә аннан соң балалар өчен күңелле ,хәрәкәтле уеннар, Казансу паркы буенча экскурсия оештырылды. Нинди генә уен мәйданчыклары юк монда! Спортның бик күп төрләре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бар. Сәяхәт, парк сабыйларга бик ошады. Балалар Арчаның иң матур шәһәр булуына тагы бер кат инандылар. » » Казансу» паркы- дөньядагы иң яхшы парк!» -диеп,хәтта үзләренең иң югары бәяләрен бирделәр.
Тәрбиячеләр: Эльмира Фатыйхова, Рәмзия Гарифуллина