Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арчада балалар сабантуе узды
Балаларны яклау көне уңаеннан “Казансу” паркында балалар сабантуе узды. Рәхәт, матур чара булды ул. Бер генә бала да читтә калмады, туйганчы уйнады, биеде, җырлады, көлде, күңел ачты. Арча мәдәният йорты, китапханә, укучылар сарае, сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе, район мәгариф идарәсе, Казан арты тарих-этнография музее – барысы бер булып шундый бәйрәм ясадылар. Парк ул көнне балаларның шатлыклы авазыннан гөрләп торды.
Төп мәйданда концерт барды. Сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең осталыкларын күрсәтте. Укытучыларының хезмәте дә, балаларның тырышлыгы да мактауга лаек. Нинди генә талантлы балалар юк! Яшь җырчылар моңлы тавышлары белән сокландырса, биючеләрнең җитезлекләре таң калдырды. Һәрберсе – күз явын алырлык.
Концертта чыгыш ясамаганнар да тамашачы ролендә читтә генә басып тормады. Флэшмобта бар да катнашты, оештыручылар, мультфильнар геройлары Крокодил Гена, Шапокляк, Микки Маус, Маша, Буратино үзләре дә аларга кушылып биеде.
Спорт сөючеләр өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек иде. “Яшел фитнес” хәрәкәте командасы саф һавада күнегүләр ясатты, теләге булганнар шашка уйнады, шунда ук пляж волейболы буенча ярышлар оештырылды. Егетләр һәм кызлар аерым мәйданчыкларда уйнады. Теләчедән дә әлеге спорт төрен үз итүчеләр килгән иде. Барлыгы 15 команда катнашты.
Рәсем ясарга яратучыларга урын бик иркен иде. Алар асфальтка сурәтләр төшерделәр. Ярдәмгә әти-әниләре дә килде. Темасы билгеле инде, бәхетле балачак. Бер өстәлдә кабы белән яссы вак ташлар күреп, шуның янында тукталдым. “Нәрсә өчен кирәк соң бу ташлар”, — дип аптырап сорадым. Балалар ул ташларга төсле буяулар белән рәсем ясыйлар икән. Кызыксынып карап та тордым, матур чыга. Балаларда фантазия җитәрлек.
Бер урында балалар тезелеп утырганнар да ниндидер фоторәсемнәр карыйлар. Тарих-этнография музее балалар өчен экскурсия оештырган икән. Рәсемнәрдә – борынгы Арча, археологик эзләнүләр вакытында табылган әйберләр сурәтләнгән.
— Казансу паркы буйлап экскурсия үткәрергә булдык. 15нче гасырларда тау әйләнәсе Арча крепосте, елганың икенче ягында сазлык, бу ягында су булган. Хәтта кечерәк көймәләр белән килеп, тау астында туктаганнар. Җир асты юллары да булган, — диде музей җитәкчесе Радик Яруллин. – Балаларны менә шулар белән таныштырырга уйладык. Бик теләп экскурсиядә катнашалар, игътибар белән тыңлыйлар. Балалар үз туган җирләре тарихын белергә тиеш. Киләчәктә Арча үзәге буенча да экскурсияләр оештырырга планлаштырабыз. Анда да бик кызыклы урыннар бар.
Ә кечкенә балалар уйнап рәхәтләнде ул көнне. Нәкъ сабантуйдагы кебек, кашыкка йомырка салып та йөгерделәр, скакалка, туплар да эшкә җигелде. Нәниләргә оештыручы апалары да булышты.
Бәйрәм бүләкләргә дә бай иде. “Мәдәни көндәлек” республика бәйгесенең район этабы җиңүчеләре дә бүләк алды, сәнгать өлкәсендә уңышларга ирешкәннәр дә читтә калмады.
Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.
Бу җылы, матур чара балалар күңелендә балачакның якты истәлеге булып саклансын иде.
Гөлсинә Зәкиева
http://arskmedia.ru/2019/06/03/archada-balalar-sabantue-uzdyi/