Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Шушмабашта чатырлы лагерь эшләде
2019 елның 1 июненнән 7 июненә кадәр Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шушмабаш урта мәктәбе базасында «Азимут» чатырлы лагере эшләде. Балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен тәэмин итү өчен менә дигән шартлар тудырылган иде.
«Азимут» лагерена 11-15 яшьлек балалар кабул ителде, ял итүчеләр саны 20 кеше тәшкил итте.
Лагерь сменасы дәвамында «Талантлар Университеты» остазлары катнашында «Бергә без команда» мастер-класслары уздырылды, балалар «физик бунт», «лагерьда химик могҗизалар» физика, химия лабораториясендә булдылар. Балалар Яңа Кырлай авылын Г. Тукай музеена бардылар. Арча шәһәрендә туристлык буенча мастер класста Укучылар сарае белән берлектә практик дәрестә катнаштылар. Туган як табигатен өйрәнү максатыннан «Экологик сукмак» җәяү йөрү оештырылды. «Азимут» чатырлы лагере базасында «Аҗаган» хәрби-патриотик уены, шулай ук ДОСААФ хезмәткәрләре белән берлектә җирлектә оештырылган «җиңүчеләр юлы» тактик уены узды. 6 июньдә бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуны билгеләп үттеләр. Бу көнне «Пушкин –рус шигъриятенең кояшы», «әдәби марафон»кебек чаралар үткәрелде.
Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен кисәтү, балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, тормыш иминлеге күнекмәләрен үстерү максатыннан палаткалы лагерьга Арча ЮХИДИ җитәкчесе Хуҗин Р. Р. һәм ТР ДОСААФ оешмасының Арча муниципаль берәмлеге Советы рәисе Алеев Р. Килделәр. Шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән очрашулар оештырылды
Лагерьда ял итү балаларның сәламәтлеген ныгытты, физик яктан чыныктырды
http://arskmedia.ru/2019/06/11/shushmabashta-chatyirlyi-lager-eshlade/