Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Югары Орыда мәчет ачылды
Узган атнада Югары Орыда мәчет ачылды. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, районның баш мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин катнашты.
–Бу райондагы 85 нче мәчет. Авыл халкы бик тырыш икән. Уртак көч белән нинди мәчет төзеп чыккансыз. Аның ишеге ябылып тормасын, азан тавышы тынмасын иде, – диде Илшат Нуриев.
–Ачу тантанасы гына булмаган иде. Чынлыкта кыш буе (декабрьдә генә җылы бирелгән) Феликс хәзрәт Фазылҗанов анда укулар алып барды. Ике төркем төзелеп, 15-17 кеше дини белем алды. Араларында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Узган ел беренче тапкыр Корбан гаете үтте, – диде авылның хәзерге абыстае Раушания ханым Фазуллина. – Авылда мәчет булмагач, халык дингә тартылмады, читләшә дә башлады, дип курыккан идек. Аллага шөкер, җомга намазлары вакытында күп кеше була. Гаеттә мәчет тулы иде. Феликс хәзрәт аны эшләтеп җибәрү өчен бөтен көчен куйды, күңелен биреп йөрде.
Югары Оры мәчете төзелүнең үз тарихы да бар. Якташыбыз Лотфулла Шәфигуллинның бабасы урманчы булган. Шушы авылдан ерак түгел генә урнашкан урманчылыкта яшәгән. Лотфулла әфәнде бабасы истәлегенә урмандагы бер аланга таш куйдырган, ял итү урыны ясаган, ә авылга Симетбаштагы элеккеге агач мәчетне күчереп салырга булган.
–Халык бу тәкъдимне күтәреп алды, – ди Феликс хәзрәт. – Дөрес, 59 йортлы, 110 кешеле бу авылда мәчеткә йөрүче булырмы икән, диючеләр дә табылды. Бүген даими 10-15 кешенең йөрүе – аларга җавап. Иң мөһиме – яшьләр килә. Бөтен нәрсәне шушында җыелып хәл итәбез. Мохтаҗларга ярдәм күрсәтәбез. Фитыр сәдакасын дә шундыйларга өләштек. Көзен гошер сәдакасы җыеп, 1000 еллык исемендәге мәдрәсәгә илтеп тапшырдык. Ихлас кешеләр бик күп, Аллага шөкер. Халык белән бергә яшибез. Ачылу тантанасына да бөтен авыл җыелды. Пылаулар пешереп, чын дини бәйрәм оештырдык.
Мәчет зур түгел, әмма бик матур килеп чыккан. Кичен дә балкып тора. Манарасы – әллә каян күзгә ташланырлык. Феликс хәзрәт әйтүенчә, аны чаналар ясау остасы буларак танылган Югары Пошалымнан Равил исемле кеше эшләгән. Андый матур манара әле дүртенче мәчеткә генә куелган.
Элеккеге мәчетнең манарасын 60нчы еллар тирәсендә төнлә килеп кисеп төшергәннәр. Иртән халык ах иткән, бөтенесе җыелып елаган.
– Без бала вакытта булды ул, – диде авылда 18 ел абыстай булып торган 84 яшьлек Гөлҗәүһәр апа Хәмидуллина. – Ул бинага ашлык салдылар, рөхсәтсез басуда йөргән терлекләрне алып кайтып яптылар. Аннан клуб ясадылар. Мәчетсез калганга карап, дини кешеләр бетмәде. Мәчет карты Минкамулла абый азанга кадәр әйтте. Курыкмадылар да, ташламадылар да.
– Менә бит, изге күңелле кешеләр ярдәмендә яңа мәчет төзелде, – диде Раушания ханым. – Лотфулла Шәфигуллин башлап җибәрде. Шушы безнең нигездән чыккан Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин материаллар белән дә, финанс ягыннан да бик күп көч салды. “Аю” хуҗалыгы җитәкчеләре Якуб, Яхья, Ягъфәр, Марсель Сафиуллиннар бик булышты. Авылдан чыккан Гомәр Шәйхиев зират төзекләндергәндә дә ярдәм итте, быел 80-90 кешелек ифтар ашы үткәрде. Рәфкать Бәдриев, аның өч бертуган сеңлесе мәчетне “киендерделәр”.
Уң кулың биргәнне, суң кулын күрмәсен, диләр. Шулай да бу урында исемнәрен атап китми мөмкин булмады.
– Мөселман гына түгел, чит дин кешеләре дә ярдәм кулы сузды, – диде Феликс хәзрәт. – Агач котельныйны Яшел Үзәннән килеп янмый торган материал белән эшкәртеп киттеләр. Бер тиен акча алмадылар. Мөхәммәттәкый исемле кеше хатыны Рәшидә ханым белән чапан һәм чалма бүләк иттеләр. Ачылу тантанасына да күп бүләкләр белән кайтканнар иде. Авыл халкына да рәхмәтем чиксез зур.
Гөлсинә Зәкиева
http://arskmedia.ru/2019/06/17/yugaryi-oryida-machet-achyildyi/